Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ АБЗЫЙ НАСЫЙРИ

(Истәлек)

Тарихын хәтерләмим. Укмас авылы тегермәненә арыш тартырга төштем, вакыт кыш көне иде. Минем әле авыл мәдрәсәсендә укыган вакытым. Туңгач тегермән йортына кердем, тәрәзә төбендә китап сыман бер нәрсә ята.

Рус тегермәне булганга, аны рус китабы дип уйлап, русча бернәрсә дә белмәсәм дә, китапны тәрәзә төбеннән алып карый башладым. Ип күрим, яртысы татарча, яртысы русча язылган бер китап. Ул вакыт яшьлек наданлыгым белән ачык әйтә алмыйм, моның өстенә «Горрәлек» дип язылган иде. Бу еллык календарь булырга тиеш, анда минем йөрәгем өчен иң кадерле нәрсә — татар халык җырлары һәм аларның русча язылган тәрҗемәләре иде. Бу минем ул көнгә кадәр күрмәгән бер нәрсә булганга, имчәк баласы күк, бу китапка сарылдым. Мин белмәгән авыл халык җырлары миңа күңелле, җан теләп, ташланып укыйм.

Йортта беркем дә юк иде, бераздан йорт хатыны күренгәч, бу китаплы миңа бирүне сорадым. Хәтерләмим, хатын миннән күпмедер он сорады, бирдем. Мин әле мондый китапны бер дә күргәнем юк иде. Өйгә алып кайттым, әти укый, әни укый. Бу китапның сыртына «Каюм Насыйри» дип язылган иде. Шүрлектә күпме китап булмасын, берсен дә мин — татар малае — аңламый идем. «Йосыф», «Алма китабы» һәм «Бакырган» күк китаплар миңа ят иделәр.

Мин бу китапны кулымнан төшермичә, кич утыручы кызлар, егетләр янына алып йөри, аларга укып күрсәтә башладым. Бөтен яшьләр моның белән кызыксыналар, ул китап барыбызга да бер төсле җан азыгы бирә иде.

Егетләр бу китапны Казанга барып эзләсәләр дә, таба алмадылар, ләкин бөтен авыл халкы моның белән кызыксынды һәм язучысы Каюм Насыйри икәнен белделәр. Шулай итеп, без — авылның киң катлавы — иң элек үз телебездә аның белән таныштык.

Үсә төшкәч әти мине Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә илтеп бирде, хәтерем алдамаса, мин монда 1898 нче елда килдем бугай. Монда килгәч Каюм Насыйриның календарь һәм башка китаплары белән дә таныштым.

Укучы шәкертләр арасында аңа ихтирам бпк зур иде. Безнең мәдрәсәдә шәкертләр аның янына баралар, кайтып күргәннәрен сөйлиләр иде. Шулай итеп, 1901 нче елда булырга кирәк, мин дә Каюм Насыйри аганы күрергә киттем. Башка шәкертләргә әйтергә кыймадым, кабул ителмәсәм уңайсыз булыр, дип бер үзем киттем.

Минем 17 яшьләр чорым булырга кирәк, Каюм Насыйри квартирасы безнең мәдрәсәдән ерак түгел, шул ук Тукай урамында, хәтеремдә ялгыш калмаса, чаттан икенче яки 3 нче йортның ишек алдында иде.

Хөрмәтле Насыйри квартирасын таптым, барып ишек кактым, бер малай чыгып, «Сиңа кем кирәк?» диде. Каюм абзый монда торамы, дидем. Йөдәттегез инде, монда тора, сиңа ул нигә кирәк, диде. Бу малай, һичкем белән хисаплашмаучы, минем кешелек хөрмәтен бернәрсәгә дә исәпләмәүче бер кеше иде. Каюм Насыйри миңа керергә рөхсәт итте. Яшь булу сәбәпле, куркып, оялып кына кердем.

Мине Каюм Насыйри үзе каршы алды. «Нихәл, шәкерт», диде, буй-сынымнан белде күрәсең, мине малай да хуплап алмаган кебек, Каюм Насыйри да артык илтифат бирмәде. Каюм абзый сез буласыз икән, дидем. Мин Мөхәммәдиядә укучы бер шәкерт, язган нәрсәләрегез белән танышуым сәбәпле, сезне күрергә килгән идем, дидем, «һе... күрерсез шул», диде.

Ишек кергәч тә верстак, ләгән, комган, стенада эленгән сөлге, шунда ук кечерәк кенә бер сәке, бер табуретка, верөтак астында йомычкалар. Бу бүлмә кечкенә генә иде. Әлеге малай шул бүлмәдә кайнаша башлады.

Укмаси мычкаларны җыеп, бу якка карап торган мичкә, аннан аерылган казан астына аларны тутыра башлады.

Каюм абзый малайга кибеткә барып күмәч, ит, бәрәңге алып кайтырга кушты. Малай аның сүзен тыңлап, кәгазь һәм кызыл эскәтер һәм Каюм абзыйдан күпмедер акча алып, илтифатсыз чыгып китте. Әле мине санга алган кеше юк иде... Ул чыгып киткәч, Каюм абзый мине түр якка алып чыкты, анда гади өстәл, шкаф һәм бер як стенада өелгән китаплар иде. Стенада пыялага ягылган ике шамаил, ләкин аларга нәрсә язылганын мин хәзер хәтерләмим. Каюм абзый өстәл янындагы урындыкның берсен миңа тәкъдим итеп, үзе өстәл башындагы яза торган нәрсәләре белән шөгыльләнә, һәм шул вакытта миннән сораша башлады.

Галимҗан мулла мәдрәсәсендә укучы икәнемне әйттем, аның әсәрләре белән күптән таныш булуымны, үзен күрергә килгәнемне сөйләдем. Ата-бабамны, авылларымны сорашты, атам төп Саурыш авылыныкы, анам Күгәрченнең Мөхәммәтҗан мулла кызы икәнен сөйләдем... «Беләм, бабаң Заитов белән мин таныш, алайса шуның токымы буласың икән», диде. Бабайның туйга чакырып язган шигыреннән берничә юл укыды.

«Мин дә шигырьләр язгалыйм, диде. Бабаң да шагыйрь иде, аларга ошасаң язарсың. Анда Кандалиның үз кулы белән язып җибәргән шигырь дәфтәре бар иде. Ул юкмы синдә», диде. Бар иде, аны Саратау губернасы, Хвалин өязе, Зиминчә авылының үзем белән укучы Кашшаф Патиевка бирдем, дидем. «Ялгыш иткәнсең, син яшь шул әле» диде. Ләкин минем белән сөйләшүе салкынча булып, өстәл өстендә язган бер кәгазьдән, үзе нәрсәдер укый иде. Мин күрергә килсәм дә, Каюм абзыйның күңелен күтәрерлек бер сүз дә тапмый идем. Аның аягында читек, яхшук кыска чалбар, өстендә озын ак күлмәк, аны чалбар эченә тыкмаган, аның өстеннән, җиңсез камзул кигән, аны төймәләмәгән, шулай ук күлмәк якасы да төймәләнмәгән иде. Башында яхшы хәтфә кәләпүш, аны яхшук артка җибәргән, яше зур булса да күңеле шат, ләкин бөтен күңеле белән эшкә чумган иде.

Каюм абзый, сез язу өстендәге кеше, бу верстак сезгә нәрсәгә? дидем. «Энем! тоташ зиһен эше адәмне ялыктыра, зиһен арыгач, аңар тән эше кушып җибәрсәң, зиһен яңадан яшәреп һәм бирү җимешен көчәйтеп җибәрә, мин кирәкле китапларны да үзем төплим, сезнең дә мәдрәсәгездә мастерской кирәк иде, туктаусыз китап һәм язу өстендә генә утыру адәмне арыта, уку белән бергә мастерскоегыз да булса, сез ике белемне бергә һәм җимешле итеп алыр идегез» диде. «Безнең Ватаныбыз руслар белән бергә, аларда гыйлем зур, без файдалана белмибез, мәдрәсәләрдә рус теле булмау бик зур кимчелек, безгә гарәп теле түгел, рус теле кирәк, русча укырга тырыш, кирәкле белем шунда, энем» диде.

 — Укытмыйлар бит, — дидем.

— Укытмасалар, укымаска кирәк, Татарская Учительская школа бар бит. Шунда укырга кирәк, маптикълар уку нигә кирәк, яшь гомернең кадерен белергә, ана теле укырга кирәк, үз телеңне белмә, гарәп теле кагыйдәләрен укып йөр, бу бит көлке һәм аңланмый торган нәрсә бит» диде. «Җәгьрәфия кирәк, математика, физика кирәк, гыйлем шул ул, безгә Бохара программасын күптән ыргытып бәрергә вакыт инде» диде бераздан өстәп.

Мингем башым әйләнеп калды, чөнки без укый торган нәрсәләр барысы да яраксыз булып, безгә кирәкле нәрсәләр берсе дә бездә булмаганга, без юлсыз кешеләр булып калабыз бит.

Мәдрәсәгә кайткач, иптәшләргә боларның барысын да сөйләдем, бөтен иптәшләр уйга калдылар, бездә, «Без кая барабыз?» дигән уй туды. Шул вакыттан башлап, бездә ризасызлык туды һәм ул акырынлап үсте, җәмгыятьләр төзелде, шул нәрсә үсеп җитеп 1905 нче елда, мәдрәсәдәге бу ризасызлык калкып чыгып, 85 шәкерт мәдрәсәне ташлап чыктылар. Каюм Насыйриның шул күргәзмәсен Хөсәен Ямашевлар, Колахметовлар, Фатих Әмирханнар раслап, киңәйтеп, безнең күзебезне ачтылар. Мәдрәсәдә Каюм абзыйның «Фәвакиһел җөласә», «Хәвасснәбатәт» һәм башка китаплары һәр шәкертнең кулында ихтирам белән саклана иде. Каюм абзый үлгәч, без, шәкертләр, бик кайгырдык һәм аны күмәргә бардык. Ләкин әле бу вакытта татарларда дини фанатизм бик көчле һәм аң түбән булганга, бигрәк тә татар байлары бу мөхтәрәм затка, түбән һәм динсез дигән күз белән каран, тиешле бәя бирелми иде.