КАЙДА СИН, ГӨЛҖИҺАН?
Диңгез өстендә очрашкан акчарлаклар һәм ак җилкәнле көймәләр кебек, очраштык без. Безнең диңгезебез киң, иркен иде — тормыш диңгезе иде ул. Аның түрләре ерак, әкияттәгечә матур, суы зөбәрҗәт ташыдай зәңгәр, саф иде.
Тиңдәше булмаган якты кояш алтын таҗыннан нурлар сибеп безне очрашуыбыз белән тәбрикләде. Аның җылы нурлары безнең өчен яшәү нурлары иде. Без бәхетле идек, зур киләчәкле яшь балалардай бәхетле идек без. Җилкәннәребезне киердек тә, саф зәңгәр диңгез түренә — безгә яңа бәхет биргән тормыш түренә — юл алдык. Якты кояшыбыз, безнең бәхетле булуыбызга шатланып, биеклегенә тиңе булмас югарылыктан безгә нурын сибә иде. Ул безгә юл күрсәтте. Аның якты, җылы нурларында без күбәләкләр кебек, иркәләндек. Безнең барачак юлыбыз ачык, киң һәм иркен иде. Каршыбызга күтәрелеп чыккан дулкыннар безне куркыта алмый иде. Андый чакларны җилкәннәребезне тагын да ныгырак киерә төшә идек һәм каршыбызга үкереп килгән дулкыннарны кисеп кенә үтә идек. Диңгез түренәрәк, һаман эчкәрәк юл ала идек. Без яшәү өчен, үзебезгә бирелгән бәхетле тормышыбызны саклау өчен, дулкыннар белән сынашып чыныга идек. Без, акчарлаклар кебек, һаман саен өскә, дулкыннар, сыртына атылып менә идек. Югарыга күтәрелгән саен диңгезнең киңлеген, тормышыбызның матурлыгын ачыграк күрә идек. Давыллар, дулкыннар безгә көрәш симфониясен уйныйлар иде. Авыр минутлар туры килгәндә без бер-беребездән көч таба идек, авырлыкларны бергәләп җиңеп чыга белә идек. Баш өстебездә торган якты кояшыбыз безгә көч, дәрт бирә иде.
Көтелмәгәндә көнбатыш яктан авыр, кара болытлар күтәрелде, кара канаты белән күк йөзен каплады. Киң диңгез өстсиә, тормышыбыз өстенә төшеп ябырылды. Коточкыч зилзилә күтәрелде. Кара күк йөзе диңгез белән тоташты. Болытлар арасыннан утлы яшеннәр атылып яргалана башлады. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән дәһшәтле көрәш башланды. Бу көтмәгән упкын, давылдан диңгез өсте ыңгырашты. Кара болытларга каршы үзенең үткер башлы дулкыннарын күтәрде...
Менә шунда, көрәш кочагында без берберебезне югалттык. Көнбатыш яктан күтәрелгән кара болытлар көчле иде, куркыныч иде. Кат-кат ләгънәт ителгән хаин дошман иде ул. Ләкин никадәр генә көчле һәм куркыныч булмасын, безнең куллардан корал төшмәде. Якты кояшыбыз нурында без мондый булачак көрәшләргә инде чыныгып елгергән идек. Яшенгә каршы яшен аттык, давылга каршы давыл булдык, утка каршы ут аттык — бирешмәдек. Теш-тырнакларыбыз белән җиргә ябыштык, җиргә күмелдек, җирне умырып, сытып килгән авыр тимер-корыч асларында калдык, ләкин бирешмәдек, дошманга тез чүкмәдек, баш имәдек. Шулай чыныктырган иде безне кояшыбыз.
Гасырларда күрелмәгән канлы көрәш астында җир анабыз сыкрады, ыңгырашты. Үзен яклаучы туган улларын куенына, кочагына алды, дошман тырнагыннан саклап калырга тырышты. Күп авыр, газаплы көннәр кичердек без. Үлемнең нәкъ каршысына чыгып, күзенә туры карадык. Аның салкын кулларын үзебезнең җилкәләребездә сиздек, ләкин каушамадык, курыкмадык. Үлем безнең өчен гади бөр нәрсәгә әйләнде. Ник дисәң, туган илебезгә булган мәхәббәтебез, аны сөюебез үлемгә караганда күп мәртәбә көчлерәк иде. Мәхәббәт үлемне җиңгән кебек, кешелек тә вәхшилекне җиңеп чыкты.
Кояш нурлары, кара болытларны ертып, өскә үтеп чыктылар. Бу нурлардан без яңа көч, яңа рухлану алдык. Инде үзебез тыныч, рәхәт илебезгә басып кергән ләгыйнь ерткыч дошман өстенә ташландык. Мин, җир-анам өстенә тезләнгән хәлдә, сызылып аткан ал таң битенә карап ант иттем:
— Дошманны тәмам бетермичә торып, кулымдагы кылычымны кынысына салмаска, көрәшләрдә шәһит булган иптәшләремнең тәмам үчен алмыйча, туктамаска! Бер үлем өчен йөз үлем! Нәни балаларның, аналарның һич гөнаһсызга күргән газапларын, изге күз яшьләрен йөз-иөз мәртәбә артыгы белән кайтарырга! Давыл кочагында югалып калган дустымны, гөрләшеп яшәгән күгәрченемне, сине, сөекле Гөлҗиһаным, табарга, синең үчеңне кайтарырга! Тыныч, шат тормышыбызны бозучы дошманның үз оясын туздырырга ант иттем. Минем антыма газиз җир-анам һәм кулымдагы яшендәй ялап кылычым шаһитлар.
Мин, яшендәй булып, дошман өстенә атылдым. Кулымдагы кылычымны һавада уйнатып синең исемеңне яздым мин. Гөлҗиһан, һәм, нәләт әйтеп, дошман башын чаптым. Ләкин, дошманга каршы булган ачы нәфрәт һич тә кимемәде, ул арта гына барды. Салкын, күз ачып-йомгысыз давылларда да дошманга тынычлык бирмәдем мин. Синең үчеңне, бәхетле һәм тыныч рәхәт гомерле илемнең үчен алырга тырыштым. Көрәшеп алган һәрбер адым җирдә сине табар кебек була идем, Гөлҗиһан.
Күз күрмәс кара төннәр дә миннән яшерә алмас иде инде, иркәм. Ләкин мин таба алмыйм. Кайда син, Гөлҗиһан? Дошман кулыннан «җимерелеп төшкән хәрабәләр астыннан бик күбәүләрне таптым. Ләкин сине, күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Балчык асларына күмелеп калган зәңгәр гөл чәчәкләрен табып казып алдым мин. Ләкин сине таба алмадым. Кайда син, Гөлҗиһан? Дошманнарга сулыш алырга бирмәдек, алга бардык, юлын кистек. Коллыкка, мәсхәрәгә төшкән сеңелләрне, аналарны коткардык, юеш, пычрак, подвалларның ишекләрен каерып, кешеләрне иреккә чыгардык. Шатлыкларыннан аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә килеп чыгучы ул сеңелләрнең арасыннан мин сине көттем. Син чыкмадың, Гөлҗиһан.
Дошман тарафыннан ерткычларча газапланып үстерелгән аналар, сеңелләр арасыннан эзләдем мин сине. Тапмадым.
Кайда син күгәрченем, кайда син, Гөлҗиһан?
Көрәш мәңге бармас, бетәр, дошман үз оясында тар-мар ителер. Диңгездә давыл басылыр. Йомшак кына искән көньяк җиле безне зәңгәр диңгез битенә чакырыр, җилкәннәрне сыйпар, иркәләр. Мин кем белән юлга чытармын, кем белән пар күбәләктәй куышып уйнармын?
Ник дәшмисең, Гөлҗиһан?
Әгәр... Әгәр... юк, һич тә ышанасым килми. Сине сөя торган күңелемдәге өметем шундый зур, шундый көчле. Кулымдагы кылычым сынмаган, йөрәгемдә әле каным тибә. Җир читенә кадәр барырмын, ләкин син, иркәмне дошман кулында калдырмам? Көт, мине, канатым! Тик әйт син миңа: кайда син, Гөлҗиһан?