Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛРӨХ БЕЛӘН КАМӘРҖАН

(ДӘВАМЫ)

Ике гашыйк, бүлмәнең түрендә тезгә-тез терәп утырган килеш, эч серләрен, мәхәббәт төеннәрен бер-беренә чишәргә керештеләр. Шул вакыт Гөлрөх даясен чакырып алды:

— Атама бар да, минем дәртемә дәва табылганлыгыпнан сөенеч ал, — дип боерды. Патша, шундый зур сөенеч хәбәрне ишеткәч, тәхтеннән торып, кызы янына юнәлде.

Күрде ки, кызы Гөлрөх белән әлеге «доктор» бер-беренә күптәпнән таныш, хәтта туганнар шикелле, бик тыныч һәм татлы гына серләшеп утыралар. Патшаның килеп керүен сизгәч, болар икесе дә сикерешеп тордылар һәм аның аягына, ятып йөзләсен сөрттеләр. Ул да, шатлыгына сыеша алмый, тиз генә моннан чыгып китте, һәм тәхеткә утырып:

— Бүгеннән минем дәүләтемдә бер атналык олуг бәйрәм игълан ителә. Олуг-кече, ир-хатын — барсы да минем кызымның туена килсен, ашымны ашасын, шатлыгымны уртаклашсын, — дигән боерыгын игълан итте.

Шул минут чапарлар, ярчылар, илнең барлык почмакларына таралып, яр салдылар. Бер атна буена бөтен ил бәйрәм торды. Бөтен шартлары китерелеп, зур туй-тамаша ясалды. Ике гашыйк моратларына ирештеләр. Гөлрөх белән Камәрҗан, өч ел буена кунак булып, Чин шаһы ялында кәеф-сафа кичерделәр. Көннәрдән бер көнне, Гөлрөх белән киңәшкәннән соң, Камәрҗан атасы иленә — Эсфәһап шәһәренә кайтып китәргә Чин шаһыннан рөхәт сорады. Шаһ киявенең теләгенә каршы килмәде, кайтырга рөхсәт бирде һәм юл кирәк-яракларын әзерләргә кушты.

Берничә көннәрдән соң, зур кәрван һәм аны саклау өчен билгеләнгән күп кенә гаскәр белән, Чин патшасының кызы Гөлрөх, кияве Камәрҗан, Әсфәһан шәһәренә табан йөз тотып, юлга чыктылар. Болар көн киттеләр, ай киттеләр һәм бик матур җайга барып җиттеләр. Бу җайның суы йомшак, һавасы мөлаем, күренеше гүзәл икән. Монда туктагач мосафирлар озын юлда күргән азапларын. Башы журналыбызның узган санында. Яр салу — патша, дәүләт эшләре турында халыкка хәбәр тарату, оныттылар, тәннәре җиңеләеп, рухлары хушланып, күңелләре күтәрелеп китте.

Гөлрөх белән Камәрҗан киңәштеләр дә, чатырлар корып, шушы җайда бер-ике көн ял итәргә, тынарга булдылар. Гөлрөх, юл мәшәкатьләреннән йончегәк тәнен ял иттермәк булып, өстендәге киемнәрен чишенеп, зиннәтләрен салып, чатыр эчендә йокыга талды. Шул вакыт Камәрҗан килеп керде һәм Гөлрохның йоклавын күрен, «Тукта, борчымыйм, йокласын» дип чыгып барганда, күзе хатынының биленнән чишеп куйган кәмәренә тәште. «Ай-һай, бу кыйммәтле күренә» дип, ул шушы кәмәрне кулына алды. Күрде, бу кәмәр якут ташыннан ясалган икән. Җентекләбрәк караган иде, кәмәрнең бизәкләре арасында вак хәрефләрдән язылган язу кебек нәрсә дә бар икән. Камәрҗан бу язуга кызыкты һәм, яктыда укыйм әле дип, кәмәрне тоткан килеш, чатырдан тышка, чыкты.

Бу вакыт һавада зур бер кош очып, җир өстеп күзәтә иде. Камәрҗан кулындагы кәмәр аңа ит кисәге төсле булып күренде бугай, ул, кинәттән коелып төште дә, аның кулыннан кәмәрне алып качты. Моңа Камәрҗан бик кәефсезләнде, «Гөлрөхбелсә, ачулануы бар» дип, атына атланды да, Әлеге кошны куа чапты. Кош, үч иткәндәй, бер җирдән икенчесенә куна-куна, һаман алга табан оча бирде. Камәрҗан аны куды да куды, хәтта, кич җитеп, караңгылык тошкәнен дә сизмәде. Кош күренмәс һәм кире әйләнеп кайтырга юл да табылмас хәлгә килде. Камәрҗан атыннан төште дә, шундагы бер әрәмәлеккә кереп, кич кунды.

Менә бер заман сызылып таң атты, җир исте ачылып китте. Төрле кошлар сайрап әрәмәлекне нәфис аваз белән җанландырдылар. Камәрҗан, «Хәерле булсын, кайтып китим» дип, атын иярләде һәм атланыйм дигәндә, томшыгына Гөлрөхның кәмәрен эләктергән килеш, кичәге кошның очып килгәнен күрде.

«Бу ләгънәт әле монда икән. Мин аны тотмый калдыра алмыйм» диде дә, Камәрҗан гайрәтләнеп атын тартты һәм кош артыннан чапты. Шулай куып бара-бара, Камәрҗан, инде көн кичегеп, кояш баер алдыннан гына ниндидер бер шәһәргә җитте. Монда җиткәч, ул теге кошны тагын югалтты. Аны эзләп йөри торгач, Камәрҗан бер бакча ишеге төбенә килеп туктады. Анда аны бакчачы карт, «Әйдә, угылым, хуш киләсең, кай җирләрдән киләсең һәм кая таба барасың, рәхим ит, минем бакчамда кунак булыйк» дип, үзенә алып керде.

Шунда ашап-эчеп утырганда карт моңардап сорады:

— Сез, угылым, ят җир кешесенә охшыйсыз. Бу җайга нинди язмыш ташлады үзегезне? Бу шәһәрнең халкы бик явыз вандал халкы ич, ничек һәлак итмәделәр үзеңне?

Камәрҗан, башыннан үткәннәрне сөйләп, картка үзен таныштырды. Бакчачы карт тыңлан торганнан соң:

— Угылым, күренә ки, хатының, кәрваның һәм гаскәрләрең сине эзләячәкләр, таба алмагач, китәчәкләр. Бу җирдән исә сезнең шәһәрегезгә кәрван йөрми. Елга бер тапкыр, төрле товарлар төяп, көймә генә китә. Аның киткәненә әле бары утыз көн генә. Димәк, сезгә тагын нәкъ унбер ай көтәргә туры килә. Бу унбер айны сез минем менә шушы бакчамда уздырырсыз. Шарты шул: бу бакчадан читкә бер адым да атламаска. Юкса тотып алып үтерәчәкләр. Менә минем бакчам, шунда яши бир, тик аның тышкарысына гына чыкма, харап булырсың, — дип сөйләп бирде.

Камәрҗанның башка чарасы юк иде, бакчачы картның киңәшенә буйсынды, унбер айны шушында уздырырга булды.

Ярый, Камәрҗан шушында тора бирсен, без инде Гөлрөх хәленә күз салыйк. Гөлрөх йокысыннан уянды. Кәмәренең үзе куеп калдырган урында юклыгын күрде һәм хәзинәсе эчендәге кытчыкларының  кузгалган икәнен белде. «Язуларын укып карарга дип, Камәрҗан алган булса кирәк» дигән уй белән ул үз-үзен тынычландырды. Көн үтеп, кич булды, ләкин Камәрҗан да янына килеп чыкмады, әйберләре дә табылмадылар.

Гөлрөх эшне тикшерде һәм Камәрҗанның кичәдән бирле юкка чыккан булуын белде. Шунда ук утырып еглады, ләкин уф орып, башны ташка бәреп эш чыкмаячагы бик ачык иде.

«Шаһзадәнең югалуы турында кәрван халкына белдерү файдалы булмаячак» диде үз-үзенә Гөлрөх, дөрестән дә шулай иде, чөнки «Камәрҗан югалган» дигәч, кәрванчыларның таралып, тузылып китүләре һәм Гөлрөхның ялгыз калып, тагын да әллә нинди бәлаләргә төшү ихтималы бар иде. Гөлрөх мондый юлны тотты: үзенең төстә һәм кыяфәттә Камәрҗанга ошаган булуыннан файдаланып, тиз генә аның киемнәрен киенде дә, ул булып, чатырдан чыкты һәч кәрванга шул минутта кузгалырга боерды. Үзенең иң якын даясенә исә бу серне һичкемгә сөйләмәскә кушты.

Кәрван берничә көннәрдән соң Бәсара дигән шәһәргә килеп җитте. Бу шәһәрнең патшасы Ходаколы дигән бер карт иде. Ул патша белән Хаварзәм шаһ бик күптән бирле берберенә якын дуслар икән. Ходаколы Гөлрөхны Хаварзәм шаһ улы Камәрҗан дип белеп, бик олылады, аның килү уңае белән олуг бәйрәм, сый-хөрмәт, зур тамашалар оештыртты. Кәрван монда чын-чыннан кунак булды. Шул килеш, кунак булып торганда Ходаколы «Камәрҗанны» үз янына чакыртып алды да, эч серен ачып, «И угылым, мәгълүмдер ки, минем байлыгым синең атаңныкына чагыштырганда ничәмә тапкыр зурдыр. Синең атаң әле яшь кеше, мин исә гомеремнең ахыр көннәрен кичерәм — картлыгым җиткән. Нәселем дә юк, тик бер кызым гына бар. Кыскасы, син миңа килеш-килбәтең, сүзең-башың, акылың-фигылең белән бик ошадың. Мин сине үзем исән чакта кызыма кияү, дәүләтемә хуҗа, илемә патша итәргә теләр идем. Шунысын да алдан ук әйтәм ки, без инде бу мәсьәлә турында вәзирләр һәм биләрем белән киңәш-уңаш ясадык, алдан ук сүз беркетеп куйдык. Әгәрчәндә ки син мңнем бу тәкъдимемне кабул итмәс булсаң, эшне көчләү юлы белән хәл итәчәкбез. Минем сүземне кабул итеп безне шатландырсаңчы...

Гөлрөх, үзенең ифрат кыен, хәтта мөмкинлектән тыш вакыйгага очраганын төшенеп:

— Шаһлар шаһы, патшалар патшасы Ходаколы хәзрәтләре, гомерегез озын, дәүләтегез мул, илегез тыныч, күңелегез шат булсын, мин сезнең |тәкъдимегездән баш тартырга кыймаячакмын, әлбәттә, шулай да миңа моның турында өч-дүрт көн уйларга рөхсәт итегез. Мәгълүм ки, өйләнү ул сөйләнү генә түгел. Алдан һәрьяклап үлчәми торып, эшләнә торган җиңел эш түгел бу, — дип, карт патшага мөрәҗәгать итте.

Дөньяны алдан һәм өркетеп яшәгән карт патша, сөйкемсез елмаеп,

— Бик хуп, угылым, өч көн дә, дүрт көн дә уйла, сиңа ирек: тик уең яхшы якка, без теләгән якка юнәлсен, икенче якка табан борыла калса, башыңа авыр киләчәк, — диде.

Гөлрөх, авыр мәсьәлә каршында калган килеш, өч көннән соң җавап бирәчәген белдереп, Ходаколы шаһ яныннан чыгып китте.

Өч тәүлек буена йокысыннан һәм ашау-эчүеннән калып, Гөлрөх тик шушы мәсьәлә турында гына уйлау белән мавыкты. Ахыр чиктә бер хәйләсен тапты, патша кызын күреп эшнең төп сере турында сөйләшергә карар бирде. Кош теле чаклы бер язу тоттырып даясен патша кызына җибәрде.

Бу вакыт патша кызы кырык кыз-кыркыны белән үз бакчасына махсус ясалган күл янында аккошлар ашатып утыра иде. Дая тапшырган язуны укыгач, патша кызы Фәррахбану, мөлаем елмаеп:

— Барып әйтегез, мин аны хәзер үк шушы күл янында көтәчәкмен. Рәхим итсен, канулар аңар ачык, — диде һәм ике генә сүздән торган бер бөтик язын бирде. Дая Гөлрөх янына ашыкты. Патша кыз исә, шул ук минутта кыз-кыркыннарына сарай капуларын ачып «Камәрҗанны» каршы алырга, шушы күл янындагы ханакларның барсына да табыннар тезеп, төрле ашамлыклар әзерләргә боерды. Һәм үзе, кешлек киемнәрен киенергә дип, сараена кереп китте.

Гөлрөх патша кызының чакыру бөтиген алгач ук, шаһзадәләргә махсус киемнәрен киенеп, үзе белән нукарларын ияртте дә кыз янына юнәлде. Гөлрөх барып җиткәндә, сарай тирәсе каршылаучы кызлар, җарияләр белән урап алынган иде. Аны төрле җыр, уеннар белән каршыладылар һәм сарай бакчасының түренә, аккош күле буендагы хапакаларның берсенә уздырдылар.

Анда Гөлрөхны, тулган айдай елмаеп, патша кызы каршылады. Кыз уналты-унҗиде яшьлек бер гүзәл икән. Аның хәрәкәтләрендә әле балалык кыйланышлары бик нык сакланганнар. Кызны күргәч, Гөлрөх, үз-үзенә, «саби бала икәнсең әле. Ышаныч бар, синең белән сер берләштереп булачак» дип уйлап куйды һәм, үзен югалтмастан:

И, җир йөзенең назлы чәчкәсе, минем ардаклы Фәррәх Бану, сезне күрү бәхетенә 1 бөтик — язу, хат, бөти. - халака — беседка, кебек урын. ирешүем белән шатмын. Әткәгез мине үзенә кияү итеп сайлады. Мин аның теләген аяк аска сала алмыйм. Менә инде, күзгә күз карашып, авызга-авыз куеп, сезнең белән сөйләшим һәм аңлашыйм дип, үз катыгызга килдем, былбылым. Максатым сезнең үз авызыгыздан чыккан сүзне ишетү...

Бу минутта Фәррах Бануны мәхәббәт балын әле беренче башлап кына авызына капкан яшьләргә хас балачыл тойгылар басып алдылар. Аның бит алмасына әллә нинди кайнар кызыллык йөгерде, колаклары ахактай кызарып киттеләр, уймактай җыйнак авызы артыграк җәелгән, иреннәрен кыюсыз калтырау баскандай булып сизелде. Аның тал чыбыктай нечкә куллары, ихтыярсыз рәвештә акрын гына күтәрелеп, Гөлрохка табан сузылдылар.

Гөлрөх аларны шундый ук йомшак, тик бераз сазаганрак куллары белән каршылады, һәм мөлаем елмаюлы иреннәрен тиереп, башын күтәрде дә, Фәррах Бануга сораулы караш ташлады.

Яшь кыз, тамак төбенә килеп тыгылган ниндидер каты бернәрсәне читкә этәреп маташкандай бер хәрәкәт ясап алганнан соң,

— Шаһзадә, миңа сезнең исемегез һәм егетләр күрке булуыгыз күптән билгеле иде. Сезне уйлап, йокламый уздырган төннәрем дә әз түгел. Бу минут минем күптәннән бирле үсеп яткан беренче мәхәббәт гөлемнең чәчкә аткан минуты. Мин синеке, син минеке булсак иде — менә минем теләгем, — дип, артык кыюлануыннан үзе дә оялган бер кыяфәт белән Фәррах Бану башын аска иде.

Яшь кызның самимилыгы Гөлрохка аерата йогынтылы тоелды. Ул, түземлелеген югалтып, ике күзен мөлдерәгән яшь каплады. Шул вакыт ул аякка басты да, Фәррах Бануның, кара бөдрә чәченнән аналарча сыйпап, маңлаеннан үпте, Фәррах Бануга аның бу үбүе әллә ничек бик таныш, гүяки, әнкәсе үпкәндәге сизем белән сугарылган кебек тоелды.

Ул, «Камәрҗанның» йөзенә яңа бер дикъкать белән күтәрелеп карады һәм, аның ике бит алмасы буйлап тәгәрәгән яшь тамчыларын күреп, гаҗәпсенде, «бу нинди күренеш?» дигән сорау алдында калды.

 — Сеңелем, — диде Гөлрөх, уң кулын Фәррах Бануның җилкәсенә куеп, — сиңа эч серемне ачмый булдыра алмыйм. Миң бит, сез уйлаган Камәрҗан шаһзадә түгел. Мин аның хатыны, Чин патшасының кызы Гөлрөх ханша булам...

- Ничек инде ул алай? Я раббем, мин яшь бер кызга нинди хикмәтләр күрсәтә. Гөлрөх белән Камәрҗан сен? — дип, Фәррах Бану утырган урыныннан кинәт сикереп торды да, бер-ике адым артка чигенеп кунды.

 — Ардаклый, Фәррах Бану, — Гөлрөх, аңа якынрак килен, сүзендә дәвам итте, — бу вакыйганың сере тирән. Сөйләсәм, берничә көн һәм төннәр кирәк булачак. Мин аның сиңа кыскачасын гына әйтеп бирим.

Камәрҗан белән без бер-беребезгә, әйтерсең, бер тамчы су охшаганбыз. Әгәр дә без икебез дә бер Ак төрле киемнәр киеп янәшә бассак, безне берәү дә аерып ала алмый. Без хәзерге көндә минем илемнән аның иленә кайтып барабыз. Юлда зур маҗарага тап булдык. Камәрҗан югалып калды. Мин исә, аның киемнәрен киенеп һәм кәрванга хуҗалык хокукын кулыма алып, үземнең Гөлрөх икәнлегемне берәүгә дә белдсрмәстән, Хаварзәм шаһ хозурына кайтып барам.

Ышанам ки, Камәрҗанны да эзләп табачакмын. Үзеңә мәгълүм, менә монда — сезнең шәһәргә килеп төшү аркасында, бик күңелсез вакыйгага очрадык: сезнең әткәгез мине үзенә кияү итеп сайлады. Мин аңар бу турыда иртәгә үземнең ризалыгым турында соңгы сүземне әйтергә тиешлемен. Мин синең киңәшеңә мохтаҗмын, җиһанның былбылы, сеңелем Фәррах Бану. Үзеңә мәгълүм, әгәр дә мин әткәгезгә үземнең кем икәнлегемне ачсам, бердән, алдакчы хатын дип, ул мине аттырачак, икенчедән, ул да, шулай ук син дә «Бер хатынга гашыйк булучылар» дигән көлкеле исем тагып калачаксыз.

— Ай минем хәлем. Вай минем кара язмышым, — дип уф орды Фәррах Бану. — Сеңелем, — диде Гөлрөх, кызның аркасыннан сөеп, — хәзер безгә бер генә юл кала — кешеләр, гадәтенчә эшләнә торган туй гадәтләрен уздырырга да, бөтен көчне салып, Камәрҗанны икәүләшеп табарга һәм, туганнарча татулык белән, өчәүләшеп яшәргә. Ышанам ки, син миңа риза булырсың. Шушындый юлга бассак, шиксез, бәхетле гомер табачакбыз...

Гөлрөх сүзеннән туктады. Берникадәр вакытка болар арасындагы әңгәмә тукталып, киселеп торды.

— Әйе, минем сөеклем, Гөлрөх ханша, — дәвам иткән тынлыкны бозып, Фәррах Бану ханшага якын ук килде — гомерең озын һәм һиммәтле булсын. Фикерең тугры, сүзең дөрес. Барсы да син әйткәнчә булачак. Мин үземне синең кулга тапшырдым — һәм синең намусыңа таянам...

Болар, шушы килеш, серне беркеттеләр. Ходаколы патша, зур туй-тамашалар корып, кызы Фәррах Бануны «Камәрҗанга» никахландырды һәм, патшалыгын да балаларына һибә кылып, тынычлык түшәгенә башып куйды.

 Башыңа төшсә атаказга да сәлам бирерсең дигәндәй, Гөлрөх, кияү исеме күтәреп, карт патшаның таҗын киеп, зур бер илгә патша булып калды, уңлап-суллап хөкемен йөртә башлады. Мондагы маҗараның төп сере исә тик өч кешегә генә мәгълүм иде.

Әйдә, болар үз юллары белән бара торсыннар, без Камәрҗан янына килик. Камәрҗан, читлеккә япкан кош кебек, әлеге картның бакчасыннан һичкая чыкмый ята бирде. Унбер айны уздыру аңа унбер елдан да озаграк һәм авыррак тоелды. Аның күңелендә һәм телендә һәр минут, һәрдәм мәгъшукасы Гөлрөх булды. Көннәрдән бер көнне бакчачы карт, җимешләрен сатарга дип, базарга китте. Камәрҗан, гадәтенчә, бакчага чыгып бер агач төбенә утырды. Күкне, анда йөзгән вак болытларны, ирекле очкан төрле кошларны тамаша кылып утыра-утыра, ул татлы йокыга чумды. Бераздан соң күзен ачып җибәрсә, шушы агач башында теге. Гөлрөх кәмәрен урлап киткән кошның бер ботакта утырганын күрде. Шул секундта аның бик каты ачуы кабарды, «Мине шундый авыр горбәткә салучы явыз кош, син әле тагын килдеңме?» дип, сикереп торды да, кулына бер таш алып агач башына үрмәләп менде. Башына орыйм дигәндә генә, теге кош очып китте.

«Ай, бәдбәхет, тагып ычкындың бит» дип, кулындагы ташны аның артыннан җибәргән иде, эләкмәде. Камәрҗан тирә-юнен караштыргалаган иде, шул ук агачның икенче бер ботагында шактый зур бер оя күрде.

«Бу, мөгаен, шушы мәлгуннең оясы булса кирәк»,—диде дә Камәрҗан анда үрмәләде. Күрде, оя төбендә, үлем ачысы белән сызланып теге кошның баласы ята икән. Ул, «Әй, ыруың үчкере, җир йөзендә нәселең калмасын» — дип, ачу белән, шушы кош баласын алып, җиргә атты. Кошчык, башы ташка туры килеп, ахыр сулуын алырга да өлгермәде, катып калды.

Камәрҗан агач башыннан төште. Канга бөркелеп яткан кошчык үләксәсен күтәреп алды, аның тәнендәге соңгы җылылыкны сизеп, «Үлдеңме? Анаңның явызлыгы, комсызлыгы сине шул хәлгә төшергәнен белми үлүең генә бераз үкенечлерәк. Шулай, ата-аналарының явызлыгы аркасында, балалары михнәт чигү дигән нәрсә озак тарихлардан бирле сузылган бер нәрсә ул. Мин үзем дә, төптәнрәк уйлап карасаң, шуның корбаны...»

Камәрҗан, шулай сөйләнә-сөйләнә, кошчык үләксәсе тоткан килеш, үзе дә белешмәстән, бакча сукмагы буйлап атлый бирде.

«Тукта әле, нишләп соң мин бу үләксәне күтәреп йөртәм. Бер җиргә күмим үзен», — диде дә, бер агач төбенә барып туктады. Караса, бу бер корыган агач икән. «Эткә эт үлеме һәм эт урыны да булырга тиеш... Моңа шушы корыган агач төбеннән дә лаеклы җай булмас...»

Камәрҗан, шушы агач төбенә бер чокыр казымакчы булып кулына көрәк алгап иде, күзе янә дә җирдә тынсыз һәм хәрәкәтсез яткан кошчыкка төште. Ни өчендер аның бүсәсе кирәгеннән артык зур, шешенгән төсле күренде аңар. «Бу, кабахәт, бүсәсе шешеп үлгән булса кирәк. Анасы — комсыз моңа ни дә булса кирәкмәс әйбер ашаткандыр. Ярып карыймчы дигән уй Камәрҗанның башына килде һәм, билендәге хәнҗәрен суырып алды да, кошның бүсәсен ярып җибәрде. Ни күзе белән күрсен, аннан, мин сиңа әйтим, Гөлрөх кәмәренә беркетелгән теге кыйммәтле якут ташы килеп чыкты. Камәрҗан башта моңа бик гаҗәпләнде, соңыннан исә, михнәт, җәфа чиксәм чиктем, әмма Гөлрөх каршында йөз кызыллыгы кичерешеннән котылдым, ди-ди бик куанды.

Якут ташын элек бик нык юды, аннан, Гөлрөх хатирәсе итеп саклый торган ефәк кулъяулыгына төреп, күкрәк кесәсенә салды. Кошчык үләксәсен чокырга ташлап, арлы-бирле күмде дә, үзенә билгеләнгән бүлмәгә кереп бикләнде һәм, биләүсәгә салынган нәниләрдә генә була торган тынычлык белән, рәхәткә талды.

Шушы вакыйгадан соң берничә көннәр үткәч бакчачы карт тагын базарга киткән иде. Камәрҗан бакчага чыкты. Инде күптәннән бирле корып утырган бер агачны, бөтен бакчаның ямен китәреп тора ич бу дип, пычкы белән кисәргә кереште. Агач, хәтта моның кисеп бетергәнен дә көтмәстән, төбе-тамырыннан ук ауды, һәм аның урыныннан җир эченә таба бер ишек кебек нәрсә ачылды.

Камәрҗан кызыксынып шушы ишекне ачкан иде, ни күзе белән күрсен, анда мәрмәрдән ясалган йөз данә чүлмәк утыра, һәркайсының авызы бик томан итеп капланган. Берсен көч-хәл белән ачып караган иде, алтын комы килеп чыкты.

Икенче һәм өченчеләрен дә ачты, шул ук алтын комы икән. Шуннан соң, бу бер яшереп хәзинә икән, бәлки, картның үзенекедер дип, чокырдай чыкты, ишекне явып, җир белән каплады да, икенче бер эш белән шөгыльләнде. Менә карт та базардан кайтып, бакчасына чыкты.

— Я, кәефләр ничек, гүзәл егет, горбәт моңсулыгы бик борчымыймы? Зарар юк, яшьлегеңдә михнәтне күбрәк татысаң, картлыгыңны тыныч үткәрерсең. Йөргән таш шомара, яткан таш бәсәрә, дигәннәр картлар. Менә озакламый көймәчеләр кузгалачаклар, син дә шулар белән китәрсең һәм җан сөйгәнеңә җитеп кавышырсың,— дип Камәрҗанны юатты карт.

 — Рәхмәт, бабасы, яхшы теләгегезгә. Дөрес әйтәсез, җәфаны чикмәгән адәм, сафаның кадерснс белмәс дигәннәр. Зарар юк, бераз татып карыйк әле михнәт шәрабын да.

— Мин әле сезгә яңа хәбәр әйтмәкче булган идем, — диде Камәрҗан.

— Бардыр, баш өсте, кадерлем, әйтегез. Сезнең шатлык һәм кайгыгызны уртаклашырга мин әзермен. Гади бер бакчачының һәркайчанда да шундый мөлаем, кешелеклелек беләп сугарылган сүзле булуына Камәрҗан кайчагында гаҗәпләнгәләп тә ала торган иде. Бу юлы ул үзендәге уйны яшереп кала алмады.

— Бабакаем, гомерең озын һәм тыныч булсын, син мондый саф күңеллелекне ничек һәм кайдан кәсеп иттең? дип картка сорау бирде.

— Мин, энем, матурлап сөйләп бирә алмыйм. Тик шунысын гына әйтәм сиңа. Менә мин шушы кыргый халык белән үз гомерем буена күрше булып яшәдем. Шулардан күргән, җәбер-җәфалар, аларның кешелексезләрен үз җилкәмдә татулар минем намусны тәрбияләделәр, кыскасы, мине кешелекле булырга өйрәттеләр. Әгәр дә мәгәр син монда миңа килеп очрамаган, минем бакчама кереп сыенмаган булсаң, алла күрсәтмәсен, бу Вандаллар сине эштән чыгарган, намусыңа тукынган, хәтта үзеңне эт баласы урынына үтереп ташлаган булырлар иде...

— Син үзең төп кайсы халыктан соң? — дип сорады Камәрҗан.

— Минем,— диде карт, — төп илем моннан шактый, ерак. Ител, Чулман дәрьяларын, бәлки, беләсездер. Безнең борынгы бабайлар шушындагы халыклар нәселеннән. Безне Россиялеләр дип атыйлар...

— Алай икән. Аңладым. Рәхмәт, бабасы, мең яшә. Инде мин сезгә әлеге хәбәрне әйтим. Мин бүген, әнә шундагы бер корыган агачны кисә башлаган идем, ул үзе ауды китте һәм шунсы гаҗәп ки, астыннан бик бай казна килеп чыкты. Анда берничә чүлмәк алтын комы бар. Рәхим итегез, мин сезгә ул казнаны күрсәтим. Камәрҗанның бу хәбәреп ишеткәч карт елмаеп куйды һәм, сабыр гына тавыш белән:

Гөлрөх белән Камәрҗан — Угылым, минем балам-чагам, мирасыма ия булып калырдай беркемем дә юк, һәм мин ул чаклы байлыкны үз гомеремдә файдаланып та өлгерә алмаячакмын. Син тапкансың икән, үзеңә булсын, мин аңа мохтаҗ түгел. Тик шунсы бар: син аны моннан ничек алып китәрсең икән, — диде.

— Ул байлык миңа да үземә генә күп булачак. Мин аның барсын да төяп китә алмаячакмын...

— Әмәлен табарбыз. Алып китәрсең, тик урынсызга әрәм-шәрәм итәргә генә булмасын. Бигрәк тә сезнең шикелле ил кешесе булган адәмнәр кулына кергән казна малы ул тулысы белән ил, ватан, халык кирәк-ярагына, аның файдасына тотылырга тиеш. Әгәр дә син аны, җилдән килгән җилгә китсен дпп тотачак булсаң, аның әнә шул күмелгән урынында ятуы хәерлерәк.

— Сүзең тугры, хөрмәтле картым. Бүгенге көндә минем өчен мал кайгысы түгел, баш кайгысы зуррак әле, — диде Камәрҗан.

— Җайларбыз. Башың да исән-сау булыр, тапкан казнаны да үзең теләгән, нәфсең туйган чаклы алып китәрсең. Минем белүемә караганда, бу араларда сезнең илгә көймәчеләр мал төяп китәчәкләр. Шуңа әзерләнү мәслихәт булыр. Әнә шушы сарайда минем бик мәхкәм итеп эшләнгән әрҗәләрем бар. Шуларны, асларына әлеге алтын комны, өске өлешләренә исә менә шушы бакчада үсеп яткан зәйтүн җимешен салып тутырырга кирәк булыр. Күтәреп- төшереп йөртергә дә ипле булыр, кешеләргә куйды.

Бер көнне көймәчеләр янына барды, аларның юлга чыгарга әзерләнүләрен белгәч, башлыклары белән сөйләшеп, үзенең йөз әрҗә зәйтүнен китереп тапшырды. Көймә бүген яки иртәгә китәчәк, тик җанлы, юлаучы җил генә көтеп ята иде. Менә рып калды, төягән маллары китте.

Шаһзадә бу хәлне күреп бик зур кайгыга төште, хәтта үзен-үзе һәлак итү дәрәҗәсенә җиткән иде дә, бакчачы картның үгет-нәсихәтләре аны итеп тора бирсен, без көймәчеләр артыннан барып карыйк әле. Җил җае туры килеп, көймәчеләр берничә көн эчендә Бәсара шәһәренә, ягъни Гөлрөх патшалык итеп яткан калага килеп җиттеләр.

Гөлрөх, читтән килгән һәрбер кешене үзенә чакыртып, Камәрҗан турында сорашып тора иде. Безгә таныш көймә килеп туктау белән, аның башлыгын да Гөлрөх катына алып киттеләр. Гөлрөх сораша торгач, көймә башлыгы болай диде:

— Бик ашыгып китәргә туры килгәнлектән, бер мосафирыбызны онытып калдырганбыз. Көймәбездә исә аның йөз әрҗә зәйтүн җимеше килде. Ул малны, безнең уебызча, хәзинә бездән алып үзе сатса һәм җыелган акчасын, дәфтәргә теркәп, минем кулыма бирсә бик яхшы булыр иде. Мин аны кайткач иясенә тапшырыр идем.

Гөлрөх аңар:

— Ул зәйтүннәрне үзем карыймчы. Хәзер үк миңа бераз китертегез,—дип боерды. Көймә башлыгы чыгып китте. Бер сәгать вакыт үтмәде, Гөлрөх алдына бер табак зәйтүн җимешен китереп тә куйдылар. Ул аларны берәм-берәм алып карый башлаган иде, һәркайсысыныц өстен алтынга охшашлы комсыман тузад каплаган икәнен сизеп алды.

«Тукта, монда ниндидер бер хикмәт булырга тиеш» — дип, үз алдына уйланып торганнан соң ул:

— Зәйтүннәрнең барсы да бергә китерелсен, — диде. Йөз әрҗә зәйтүнне китереп куйдылар. Гөлрөх, хезмәткәрләрен кушып, әрҗәләрнең барсын да ачтырды, зәйтүннәрне аерым савытларга бушаттырды. Шул вакыт, ни күзе белән күрсен, әрҗәләрнең берсеннән үзенең Камәрҗанга бүләк иткән кыйммәтле яулыгына төргән килеш, теге югалган кәмәрендәге якут ташы килеп чыкты. Бу күренеш аңар зур шатлык һәм өмет бирде. Ул шул ук сәгатьтә теге көймә башлыгын янә чакыртып китертте дә аңар: Синең бу зәйтүннәреңнең иясе нинди кеше? Аның төсе, кыяфәте, гомумән торышы ничек? —дип сораштыра башлады. Көймәче аңар ул кешенең нинди икәнлеген сөйләп бирде. Төлрөх белде ки, ул мосафир Камәрҗан икән. Шунда ук көймәчегә:

— Менә шушы әдәмнәр белән бар да бу сәгатьтә көймәгездә булган барлык малыңны бушат һәм, һәрберсенә мөһер сугып, хәзинәгә тапшыр. Үзең буш көймәгә утыр да, әлеге онытын калдырган мосафирыңны тиз көндә шикләнергә урын да калмас...

Картның бу киңәшләрен колакка алып, Камәрҗан сәфәргә әзерләнә башлады һәм, берничә көн тоташтан эшләп, йөз әрҗәне туты шулай көтеп ятканда, төнлә белән юлаучы җил әрен, көймә китеп тә барды.

Көймәчеләр, ашыгып китү сәбәпле, Камәрҗанны чакыртырга оныттылар, шулай итеп ул тагын уты тынычландырдылар.

Камәрҗан бакчачы картның өендә сабыр монда китереп җиткер. Әгәр дә син шул эшне үтәсәң, азат буласың һәм бездән күп бүләк алачаксың. Инде булдырмыйсың икән, ул чагында сиңа бик зур җәза һәм үлем булачак, үзеңне дә, көймәңне дә, шулай ук бөтен малыңны да утка атачакмын, — диде. Көймәче, баш өсте дип, Голрөхның боерыгын кабул итте.

Бәхеткә каршы, шул ук көнне юлаучы җил чыгып, көймәче үз иленә кайтып китте. Ул бик тиз арада кайтып та җитте һәм теге бакчачы улы ягъни Камәрҗан катына барып вакыйганы сөйләп тә бирде. Камәрҗан, бакчачы карт белән туганнарча аерылышып, көймәгә утырды. Шунда ук юлаучы җил чыгып, болар кузгалып та киттеләр һәм унике тәүлек дигәндә, Бәсара каласына барып та җиттеләр.

Гөлрөх шаһ, бигрәк тә соңгы көннәрдә һәр минут диярлек, дәрья өстендәге хәрәкәтне күзәтеп, чит илләрдән килгән көймәләрне тикшертеп, аларның каян килгәнлекләре, мосафирлары кемнәр булуы турында мәгълүмат «алып тора иде. Камәрҗаннар көймәсе Басара каласына җитеп, ләнкер 1 салырга да өлгерә алмады. Гөлрөхнып кешеләре килеп җиттеләр һәм «бакчачы улын» патша сараена алып та киттеләр.

Камәрҗан, «Монда тагын ниләр күрәсем бар икән?» дип, юл буена куркулы уйлар белән болайга килде. Менә аны зур һәм зиннәтле бер сарай эченә китереп керттеләр. Гөлрөх үзенең мәгъшукын тәхеткә утырган килеш каршылады, ләкин чыдамы җитмәде, Камәрҗанны күрү белән, көчле тойгыга бирелеп, һушыннан язу дәрәҗәсенә якын хәлгә килде, хәтта иренә утыр дип тә әйтә алмады, тик кулы белән генә ишарә кылды. Камәрҗан күрсәтелгән урынга барып утырды һәм, ят бер җирдә калган кешедәй, үзенең кайда икәнлеген төшенә алмыйча хәйранга калды. Гөлрөх, үз-үзен кулга алып, «кайнатасы» Ходаколы шаһны чакыртып китерде һәм аулак бер бүлмәгә алып керде.

«Бакчачы угылын» да шушы бүлмәгә кертеп утырттылар. Болар янына Фәррах Бануның да керүен үтенделәр. Шуннан соң Гөлрөх, зур ихтирам белән, карт патша Ходаколы алдына килеп тезләнде һәм «Сез мине гафу итегез! Мин моңарчы сезгә яшерен булган серләрне инде ачарга тиешлемен...» дип, вакыйганы сөйләргә керешкән иде. Камәрҗан, йокысыннан сискәнеп уянган кешедәй хәрәкәт ясап, «Бакчы, бу минем мәхбүбәм2 Гөлрөх ич!» дип, муенына 2 ләнкер — якорь. 2 мәхбубәм — сөйгәнем. сарылды.

Болар икесе дә һушларын югалттылар. Сарай хезмәткәрләре җитмеш җиде төрле гөл сулары китереп сипкәч кенә, аңларына килделәр. Ходаколы шаһ бу күренешкә хәйран калды:

 — Афарин, кызым Гөлрөх. Мин синеп тулы акыллы, оста итеп эш йөртә ала торгал, чын-чыннан булдыклы хатын булуыңны котлыйм. Без сине, Камәрҗан шаһзадәгә саяп үзебезгә кияү иткән һәм патшалык таҗыбызны сиңа ук тапшырган идек.

Карарыбыздан дүнмибез— киявебез һәм тал иябез һаман да Камәрҗан булып калачак. Тик үтенечем шул гына: минем кызым Фәррах Бануны үзегезнең туганыгыз итеп саклагыз, — дип сүзен тәмамлады.

— Рөхсәт итегез минем атамнан да олуг итеп санаган шаһым Ходаколы җәнаплары һәм минем җанымнан кыйммәтле Камәрҗаным, Фәррәх Бану белән бер тән һәм бер җан булып яшәячәгебез турында безнең антларыбыз, вәгъдәләребез беркетелгән инде. Ышанабыз ки, хөрмәтле шаһзадә безнең теләгебезгә каршы килмәс.

— Баш өсте!— диде Камәрҗан, аякка багып. — Мин дә үземне бәхетле саныйм,— дип, Фәррах Бану торып иң элек Камәрҗанның, аннан соң Голрөхның кулларын кысты.

Шуннан ук туй бәйрәме башланды. Фәррах Бануны Камәрҗанга никахладылар. Камәрҗан белән Гөлрөх арасындагы төс ошашының көчле, һичкем аера алмаслык булуы сәбәпле, халык бу кыйссаны аңламады, сизмәде. Бу вакыйга xaн сарае эчендәге берничә кеше арасындагы яшерен сер булып калды. Гөлрөх белән Фәррах Бану арасындагы дуслык вәгъдәсе көннән-көн ныгый барды.

Болар икесе Камәрҗанның ике күзе булып әверелделәр. Көннәр үтеп тора торгач, бер үк көнне, хәтта бер үк сәгатьтә бу ике ханшаның икесе дә берәр угыл дөньяга китерделәр. Бу ике солтанның туу шатлыгы итеп, бөтен ил кырык көн буена бәбәй туе уздырды. Гөлрөхтан туган угылга — Асыл, Фәррах Банудан туганына исә — Насыл исеме куштылар. Бу ике угланны тигез тәрбия һәм кадер-хөрмәт биреп үстерделәр. Боларның һәр икесе дә, унсигез яшькә җитеп, «аталарының ил белән идарә итү эшенә булыша башладылар. Камәрҗан бер угылын, минем уң кулым ул, икенчесен исә, минем сул кулым ул, дип атый.