Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧҮМӘЛӘ ЗӘКИ

 Сугышның икенче елы иде. Без аның белән бергә пулемет расчетында хезмәт иттек. Аның исеме Зәки иде һәм безнең расчетта гына түгел, хәтта ротада, батальонда да аннан башка Зәки исемле солдат юк иде шикелле. Шулай булса да безнең расчетта аңа «Чүмәлә» кушаматы бирделәр. Моның үзенә күрә кечкенә тарихы да булды.

Без ул көнне ниндидер бер елганы кичеп, аның аргы ягында үзебезнең плацдармыбызны киңәйтергә тиеш идек. Бу шулай эшләнде дә. Әнә шул плацдармны киңәйтү сугышының иң кызган бер вакытында расчет командиры Зәкине чакырып алды да, аңа пулеметтан ату өчен запас ячейка казырга боерык бирде һәм сул флангтагы бер кечкенә калкулыкны күрсәтеп: «Хәзер үк шунда бар да, ячейка казырга тотын», — диде. Зәки командир күрсәткән калкулыкка шуышты. Ләкин дошмап утына чыдый алмыйча, бик тиз кире борылып кайтырга мәҗбүр булды.

Бу аның куркаклыгы түгел, сак булуы, мәгьнәсезгә үләргә теләмәве иде, әлбәттә.

Шуннан соң ул хәйләгә кереште. Пулемет янында — арыш басуында баулары чишелеп, бүселеп ята торган ике көлтәнең һәрберсен аерым-аерым яхшылап бәйләде дә, берсен уң кулы терсәгенә, икенчесен сул кулы терсәгенә киеп, үзе җиргә сузылып ятты.

Ничек, иптәш сержант, чүмәләгә ошыйммы мин? — дип сорады ул расчет командирыннан.

— Нәкъ үзе инде! Чынлап та, болай да чүмәлә кебек юан, тәбәнәк гәүдәле Зәкине ерактанрак караганда чүмәләдән аерып булмый иде.

— Киттем алайса, иптәш сержант, — дип, ярым сорау белән карады ул расчет командирына. Ә расчет командиры сержант Михайлов теге яки бу боерыкны ничек үтәү эшен күп вакытта солдатның үз ихтыярына куюны ярата торган егет иде. Шунлыктандыр инде, ул Зәкинең теләгенә каршы килмәде, мәгәр бик әкрен шуышырга, сак хәрәкәт итәргә кушты. «Чүмәлә» кузгалды. Без пулеметтан дошман өстенә ут яудыруны дәвам иттерү белән бергә, «чүмәлә» хәрәкәтен дә күзәтә идек. Ул бара һәм бик уңьпплы бара иде. Менә ул расчет командиры күрсәткән калкулыкка җитеп, туктап калган шикелле булды. Дөресен әйткәндә, без аны күздән югалта яздык. Арыш басуындагы бу калкулыкта уңыш аерата яхшы булганлыктан, чүмәләләр бик куе һәм бу чын чүмәләләр арасында безнең «чүмәләбезнең» югалып калуы, ягъни безнең аннан күз язуыбыз бик табигый иде. Шулай да сержант Михайлов иркен сулу алып куйды:

— Болай булгач, запас ячейка була инде. Югыйсә безнең эш шәптән түгел иде. Бу ячейкадан нәкъ бер сәгатьтән бирле атабыз бит инде. Дошман безнең расчетның кайда атуын хәзер инде ачык белә булырга тиеш. Шулай булгач, тизрәк хәзерләнегез, күчебез, — диде. Белмим, биш-ун минут вакыт үттеме икән, бер «чүмәлә»нең безгә таба әкрен генә кузгалганлыгы күренде. Шул чакта мин үзем сизмәстән:

Әнә Чүмәлә Зәки кайта, — дидем. Минем болай әйтүемне иптәшләр бик тиз эләктереп алдылар һәм үзара:

— Таптык Зәкигә яңа исем, — диештеләр. Бераздан соң әлеге «Чүмәлә» безнең яныбызга ук килеп җитте, һәм Зәки, терсәкләренә кигән көлтәләрдән арынып, сержант Михайловка запас ячейканың хәзер икәнлеген белдерде. Без шул минуттан ук Зәки казыган запас ячейкага күчтек. Бу, әлбәттә, ансат булмады, анда без дошманнан яшеренү өчем һәрбер түмгәктән, һәрбер куактан Файдаландык, үзебезнең уебызга килгән бөтен хәйләләрне ходка җибәрдек. Әгәр без анда күчеп өлгермәгән булсак, бөтенебез булмаса да, ә бәлки бөтенебез дә, һәлакәткә очрый идек. Чөнки без аннан кузгалып китәргә генә өлгердек, дошман безнең ул урыныбызны миномет уты астына алды. Ул көнне Чүмәлә Зәки безгә берничә запас ячейка казыды һәм расчетның дошманны кысырыклап чигенергә мәҗбүр итүендә ул казыган ячейкалар зур урып тоттылар. Бу турыда мин күп тукталып тормыйм, аның шул көнге сугыштан соң күкрәгенә бер Кызыл Йолдыз тагып алуы үзе дә күпне аңлата. Ул бу сугышта иң беренче орденлы пулеметчы булды, ләкин бер үк вакытта шушы ук сугышта «Чүмәлә Зәки» дигән кушаматны да алды — аны һәркем шулай атый торган булды.

Бер үк сугышта аның орден да, кушамат та алуы безне ничектер уңайсыз хәлгә куйды. «Чүмәлә» кушаматы биргәнебез өчен бик үкенсәк тә һәм бу кушаматны телдән төшерү өчен үзара сүз куешсак та, булмады, аны һаман «Чүмәлә Зәки» дип йөртә бирделәр.

Бу кушаматны бирүдә беренче гаепле кеше мин идем. Шунлыктан бу саксызлыгым өчен озак вакытлар борчылып, көенеп йөрдем, һәм Зәкидән гафу үтенү өчен җамлы вакыт көттем. Көтүем бушка китмәде, моның бер рәте килеп чыкты. Бик әһәмиятле урын тоткан Н. авылын алу өчен булган каты сугышта, зур гына батырлыклар күрсәткән өчен, безнең ротада берничә кешене орденнар белән бүләкләделәр. Шулар арасында Чүмәлә Зәки дә бар иде. Орденнар сугыш кырында тапшырылып, бу уңай белән кечкенә генә мәҗлес тә оештырылган иде. Мин Чүмәлә Зәки белән бергә утыруны мәҗлеснең башында ук кайгыртып куйдым һәм максадыма бик җиңел ирештем. Стаканнарны тутырып салу белән каннарның йөреше тизләште, тамырлар йомшарып китте, кыюлык керде, сүзнең җилеме табылды.

Ул сугышка кадәр үзе эшләгән бригаданың ел саен бүләкләнеп килүен, бервакытта да телдән төшмәвен сөйләп, ниһаять, фронтта да икенче тапкыр орден алуга ирешү шатлыгы белән уртаклашты. Шул чакта мин аңа «Чүмәлә» дигән кушамат бирүдә үземнең гаепле икәнемне әйттем — гафу үтендем. Ләкин минем бу үтенүемә аның бер дә исе китмәде:

— Син юкка гына үзеңне гаепләп йөргәннең, дускаем. Минем «Чүмәлә Зәки» дип аталуым ул бик иске тарих һәм айда синең һич кенә дә катнашың юк, — диде. Зәкинең болай дип җавап бирүе мине кызыксындырмый калмады, әлбәттә. Мин бу турыда аны тыңларга хәзер икәнлегемне аңлаттым. Ул икенче стаканны тутырып өстәлгә куйды да:

— Тыңла алайса, — дип сөйләргә кереште. — Мин үзем Казан ягыннан булам. Нәсел-нәсәбемә тукталып тормыйм. Тик «Чүмәлә» кушаматының ничек килеп чыгуы турында гына сөйләп узам. Шулай, бер кеше кырыкка ярылырдай булып эшләрлек кызу урак өстендә, әти белән әни урак урганда, мин әниемнең карынында килеш, дөньяга чыгу өчен, аны тынычсызлый башлаганмын, әтием бу хәлне аңлай алып, арыш чүмәләсе төбенә — аның күләгә төшкән ягына чикмәнен җәйгән дә, әниемә ятып тору өчен урын хәзерләгән. Әнием, җиңсәләрен дә салмаган хәлдә, шунда ялгыз яткан.

 Мәгәр ул аннан торганда ялгыз булмаган, без икәү булганбыз. Мин бераз үсә төшеп, тәпи йөри башлагач, әниемә һәртөрле юк-бар сораулар биреп аптырата башлаганмын. Кеше дигәнең теле ачылу белән бөтен нәрсәне берьюлы белердәй булып сөйләнә бит ул.

Шундый сөйләнүләрнең берсендә мин үземнең дөньяга ничек килүем белән кызыксынган булсам кирәк, әнием миңа сш кына: «Мин сине арыш чүмәләсе төбениәп табып алып кайтканмын, син шунда идең», — дип сөйли торган иде. Мин сабый моңа күп гомерләр ышанып йөрдем һәм шуңа күрәдер инде. миңа арыш арасында рәхәт пде. Әле хәзер дә исемдә: әнием мине имезеп, үзе арыш ура-ура җирнең аргы башына ук китеп югала, мип ул каптырын киткән, имезле- гемне суырып, аякларымны югары күтәреп, арыш күләгәсендә ята бирә идем. Соңга таба мин әнием каптырган имезлек белән генә канәгатьләнмичә, турыдан-туры балчык ашауга да күчтем.

Мин яшьтән үк җирдән аерылмаска, аннан ерак китмәскә тырыштым. Урак тота алырлык булу белән кулымны арыш арасына, ә ат әйдәрлек көч керү белән аягымны буразнага тыктым. Әйе, мин җирдән аерылмаска тырыштым: бала вакытымда җпңел акыллылык белән тирән елгага кереп батсам да, җиргә басып ярга чыга идем, шаянлык белән кәҗә бәтиләренә ияреп өй түбәсенә менсәм дә җиргә егылып төшә идем, өстемнән җигүле атлар үткәндә дә җиргә ятып исән кала идем мин. Җиргә ябышып үстем мин. Бәлки шуңа күрәдер, кечкенәдән үк юан булып үстем. Чүмәлә төбендә туып, буразна арасында юан һәм тәбәнәк булып үскәнгәдер инде, миңа кече яшьтән үк «Чүмәлә Зәки» исеме бирделәр. Мине колхозыбызда да «Чүмәлә Зәки» дип атыйлар, хәтта ки бригада исемлекләренец башына «Чүмәлә Зәки» бригадасы дип язалар. Шулай булгач, синең бу кушамат турында борчылып йөрүең бөтенләй урынсыз. Аннары «Чүмәлә Зәки» дип дәшүгә бер дә кәефем китми минем. Киресенчә, мин сугышка алынганнан бирле бу кушаматымны юксынып йөри идем, чөнки колхозда эшләгәндә минем бригаданы — «Чүмәлә Зәки» бригадасы дип һәрвакыт мактап телгә алалар иде. Сугышта йөри-йөри мин авылдашларымнан аерылдым, сезнең арага ялгызым килеп кердем һәм минем «Чүмәлә Зәки» икәнлегемне берәү дә белми иде. Тик үзең сөйләгән әлеге вакыйгадан соң гына мине «Чүмәлә Зәки» дип йөртә башладылар. Бу кушаматымны яңартып җибәрүгә син сәбәпче булгансың икән, мин сиңа моның өчен рәхмәттән башка нәрсә әйта алмыйм. Ә син гафу үтенәсең! Әйдә, күтәрик стаканнарны! Без чәкәштек. Шушы аңлашудан соң мин аңа һичбер тартынмыйча: дустым Чүмәлә Зәки дип дәшә торган булдым.