Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЕКСЕЙ ТОЛСТОЙ

Алексей Толстой үлде. Бу хәбәр безнең халкыбызның һәм миллионлаган укучыларның йерәкләрендә тирән кайгы белән каршы алыныр. Әле үзенең чәчәктәй яшендә безнең арабыздан зур бер рус язучысы, безнең мактанычыбыз, совет әдәбиятының иң талантлы вәкилләреннән берсе. Ватаныбызның ялкынлы патриоты китте дигән сүз. Алексей Толстойның иҗаты милли рус даһилыгының иң яхшы кырларын үзендә чагылдырды. Бу иҗат туган илгә, кешегә, дөреслеккә һәм гүзәллеккә чиксез мәхәббәт белән сугарылган иҗат иде. Алексей Николаевич Толстой — революция алды елларында яза башлады. Аның элекке елларда язган әсәрләре рус әдәбиятында критик реализмның алдынгы традицияләрен дәвам иттерү иде. Максим Горький Алексей Толстойның таланты «һич шиксез зур, көчле һәм хәзерге заман дворянствосынын психик һәм экономик таркалышын нык рәхимсезлек белән тасвирлаучы» талант булганлыгын беренче башлап билгеләп үтте.

Чын халык язучысы буларак, Алексей Толстой тик совет эпохасы чорында гына күтәрелеп җитте. Шушы вакыт эчендә ул үзенең иц зур һәм иң яхшы әсәрләрен язды. Совет эпохасы Алексей Толстойның талантын ныгытты һәм баетты. Бу чор аңа үз тарихы[1]бызны тагын да тирәннәнрәк аңларга ярдәм итте, аның талантының тормыш бөркеп торучы көченә киң мәйдан ачты. Апыц бик матур роман-эпопеяләре битләреннән рус халкы баһадир халык булып күтәрелеп чыга. Максим Горький, совет әдәбиятының иң яхшы тарихи романы, дип атаган «Беренче Петр» романында Алексей Толстой безнең тарихыбызның мөһим чорларыннан берсен, Россиянең Европа илләре арасында беренче сафта үзенә урып һәм хокук яулап алган чорпы сурәтләде. Толстой каләме белән тудырылган Беренче Петр һәм Иван Грозный образлары — бу дәүләт эшлеклсләренең шул чорның алдынгы кешеләре һәм Ватан мәнфәгатен тпрәнтен аңлаучы кешеләр булганлыкларын күрсәтә. Алексей Толстойның «Михнәтле юллар буенча сәяхәт» дигән трилогиясе безнең әдәбиятыбызда Октябрьның бөек идеаллары өчен көрәш эпосы булып калыр. Халыклар юлбашчыларын — Ленин, Сталин образларын матур әдәбиятта беренче башлап чагылдыручы да Алексей Толстой булды. Алексей Толстой безнең әдәбиятыбызда пң зур талантлы сүз художнигы булып, рус халкының тормышын, аның каһарманлыкларын һәм фидакарьлеген билгеләп барган летописчы булып калачак. Алексей Толстойның иҗаты безнең классик әдәбиятыбызны социалистик реализм әдәбияты бсләи бәйләүче буын ул.

Алексей Толстойның үлеме — безнең совет әдәбияты өчен һәм тулай ук бөтен дөньяның алдынгы әдәбияты өчен иң зур югалту. Н. Тихонов, М. Шолохов, Г. Александров, С. Сергеев-Цепский, Л. Леонов, А. Фадеев, П. Асеев, Д. Бедный, И. Павленко, А. Караваева, В. Вересаев, И. Поспелов, Ф. Панферов, В. Иванов, Ф. Гладков, В. Вишневский, С. Вургуп, Колас Якуб, Л. Соболев, П. Погодин, Б. Пастернак, А. Серафимович, М. Пришвин, акад. В. Комаров, акад. П. Капица, Д. Поликарпов, С. Маршак, акад. П. Мещанинов, М. Рыльский, С. Чиковани, Уинте, И. Москвин, П. Антокольский, В. Качалов, О. Книнпер-Чнхова, Н. Хмелев, В. Кожевников, А. Яблочкина, П. Садовский, В. Шишков, акад. И. Грабарь, А. Тихонов, М. Исаковский, К. Симонов, А. Сурков, П. Телешов. П. Скосырев, Д. Заславский, В. Гроссман, В. Ильенков, А. Игнатьев, С. Михалков, М. Зощенко, А. Прокофьев, О. Форш һәм башкалар.