Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАРГА «1941—1945 НЧЕ ЕЛЛАРДАГЫ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА БАТЫР ХЕЗМӘТ ӨЧЕН» МЕДАЛЬЛӘРЕ ТАПШЫРУ Язучыларның Тукай исемендәге клубында, Татарстан АССР Верховный Советы Презихиу- мы Секретаре иптәш Шәмсеева татар язучы- ларыпыц зур группасына «1941 — 1945 иче «лардагы Бөек Ватан сугышында Батыр хезмәт өчен» медальләре тапшырды. Медальләрне язучылардан Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй, Нәкый Исәнбәт, Охмәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Газиз Иделле, М.Гали, Бруно Зернит, Мирсәй Эмир, Фатих Хөсни, Сахаб Урайский, Гази Каш- птаф. Әсгать Айдар, Гомәр Разин, Онәс Камал, Латыйф Җәләй, Сәрвәр Әдһәмова, Дарҗия Ап- макова, Абдулла Гумеров, Г.Халит, Охмәт Юнус, шулай ук язучылар союзының литфонд вәкиле Зәйнәп Исхакова иптәшләр алдылар. Интәш Шәмсеева язучыларны хөкүмәт бүләге белән котлап, аларнып алдагы иҗат эшләрендә уңышлар теләде. Бүләкләнүчеләр исеменнән. Татарстан Совет Язучылары Союзының партоешма секретаре Кави Нәҗми иптәш җавап рече сөйләде. Ул үзенең речендә болай диде: — Бүген татар әдәбияты тарихында бнк зур вакыйга булды. Татарстан язучыларыпың зур группасы— «1941 —1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Батыр хезмәт өчсп> медале белән бүләкләнде. Бу факт, Совет тезелеше, большевиклар партиясе һәм юлбашчыбыз бөек Сталин тарафыннан тәрбияләп үстерелгән безнең совет язучылары бөек Ватан сугышы елларында үз бурычларын намус белән үтәүләрен раслый. Без хөкүмәт бүләген алган бу шатлыклы сәгатьтә, үзебезнең чын йөрәкләрдән чыккан ялкыплы тәбрик сәламнәребезне, чиксез зур рәхмәтебезне, безне яхшы әсәрләр язарга рухландыручыбызга, бөтен дөньядагы иң алдынгы һәм иң идеяле әдәбиятның — Совет әдәбпягыпып байрагы булган остазыбыз бөек Сталинга юнәлдерәбез. Без үзебездә булган бөтен талант һәм иҗат энергиябезне, бөек Сталин эпохасына лаеклы булган яңа әсәрләр тудыруга, халыкларны коммунистик рухта тәрбияләүгә багышлаячакбыз. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ МЕХКОМБИНАТ ЭШЧЕЛӘРЕ АРАСЫНДА Илче декабрь да мех комбинатының партия комитеты рус һәм татар яшь эшчеләрнең татар •ювет язучылары, композиторлары һәм артистлары белән очрашу кичәсен үткәрде. Бу кичәдә комбинатның комсомолеплары һәм союздан тъпп яшьләре катнаштылар. Анда олы яшьтәге эшчеләр дә, матур әдәбият белән һәм язучыларның үзләре белән кызыксыш’ац байтак санда йорт хозяйка лары да бар иде. Кичәгә язучылардан Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи. Газиз Иделле. Сахаб Урайский һәм Фронтовик шагыйрь Мостафа Погъмап иптәшләр катнаштылар. Нәкый Исәнбәт үзенең яңа драмасы — Сахибҗамал Волжская» даи өзекләр, Газиз Иделле «Күпер» хикәясеннән өзек укыдылар. Әхнәт Фәйзи үзенең һәм Охмәт Ерикәйнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләде. Сахаб Урайский һәм Мостафа Погъман иптәшләр үзләренең яңа лирик шигырьләрен укыдылар. Танылган композиторлардан Заһид Хәбибул- лин һәм фронтовик композитор Мәсгут Латыпов иптәшләр зур осталык белән халык көйләрен һәм үзләре язган көйләрне башкардылар. Композитор Заһид Хәбибуллин һәм радиокомитст солисткасы Гайшә Камаева иптәшләр халык көйләрен, шулай ук тзтар совет композиторлары әсәрләрен аеруча яхшы үтәп, кичәгә тагып да җанлылык керттеләр. Эшчеләр массасы язучыларны, композиторларны һәм артистларны бик җылы каршы алып, монхый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дигән теләкләрен белдерделәр. Хроника ДЕКАБРЬ АЕНДА ҮТКӘРЕЛГӘН ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР Беренче әдәби җомгада Охмәт Юпуо үзенең «Солдат кәләше» исемле яңа поэмасын яттан укыды. Поэма турында Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур. Әсгать Айдар. Фатих Хөсни, карт укытучы Дәүләт Сафин, Урайский һ.б. иптәшләр сөйләделәр. Сөйләүче иптәшләр поэманың матур язылган булуың әйтеп, андагы кимчелекләргә тукталдылар. Әсәрдәге кимчелекләрнең иң зу- рысы итеп, анда алынган кайбер типларның ахрынача эшләнеп бетмәгән булуы әйтелде һәм әсәрне төзәтүдә авторга файдалы киңәшләр бирелде. Икенче әдәби җомгада фронтовик язучы Г. Әпсәләмов үзенең яңа әсәрләреннән «Зәңгәр кыя», «Уссури тайгасында» дигән хикәяләрен һәм сШанго» исемле очерегын укыды. Укылган әсәрләр турында Фикер алышуларга Г. Иделле, Ш. Маннур, А. Расих, Ф. Хөсни, Л. Җәләй. С. Урайский. Ә. Гәрәй һ. б. иптәшләр катнаштылар. Алар Әпсәләмовның үсеп баручы язучы булуын, Ватан сугышы елларында матур хикәяләр - язуда аеруча активлык күрсәтүен әйттеләр. Шуның белән бергә Г. Әпсәләмовка хикәяләрендә телне баету һәм сюжет мәсьәләләрен нык уйлау өстендә тагын да эшләргә кирәклекне күрсәттеләр. Әдәби җомганың концерт бүлегендә танылган композитор Заһид Хәбибуллин, фронтовик композитор Мәсъгут Латыйпов һәм Татрадио комитет солисткасы Гайшә Камаева иптәшләрнең чыгышы булды. Әчекче әдәби җомгада Сахаб Урайский үзе_ нен уннан артык яна шигырьләрен укыды. Алар арасында «Сталин турында җыр», «Такташка хатлар», «Җырлар иле», «Онытма», «Сагыну җыры», «Бер кызның блокнотына» һ. б. шигырьләр бар. Укылган шигырьләр буенча фикер алышуларда Охмәт Фәйзи, Ф.Хөсни, Л.Җәләи, П.Дәүлн, Т.Имаметдтпюв һ.б. шттәшләр катнаштылар. Алар Урайскийныц үз юлын табуга, формалашуга таба барган, Ватан сугышы елларында, бигрәк тә соңгы вакытларда яхшы шигырьләр, җырлар язуда активлык күрсәткән шагыйрь булуын әйттеләр. Конце,рт бүлегендә татар опера һәм балет театры солисткасы Шәфика Котдусова һәм Тат- радиокомптет җырчысы Суфия Охмәдуллипа иптәшләр композитор Мансур Мозаффаров һәм Шакир Мәҗитовларныц Урайский сүзләренә язылган җыр һәм романсларын башкардылар. Дүртенче әдәби җомга СССР Верховный Советына сайла улар га багышланды. Шагыйрьләрдән Бруно Зернит, Иван Парусов, Сахаб Урайский, Башкортстац шагыйре Хәниф Кәрим иптәшләр үзләренең яда шигырьләрен укыдылар. Шагыйрь Охмәт Фәйзи В.Маяковскийпыц Совет паспорты турындагы шигыренең татар телендә тәрҗемәсен сөйләде. Язучы Кави Нәҗми тиздән язылып бетәчәк «Туган ил» исемле романыннан бик матур өзекләр һәм Фатих Хөсни «Учак» исемле хикәясен укыдылар. Концерт бүлегендә Татгосфилармониянец артистларыннан гармонъчы Гомәр Бикчәнтәен һәм нәфис сүз остасы Хәдичә Шәрипова иптәшләрнең чыгышы булды. Бикчәнтәең татар халык көйләрен һәм татар совет композиторлары әсәрләрен башкарды, ә Шәрипова Иурый Арыс- лаиовпьщ Советлар Союзы герое Зоя Косьмоде- мьялская турьшдагы «Рус кызы» исемле поэмасын һәм татар шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен зур осталык белән сөйләде