АНА ЙӨРӘГЕ
t X икая) Серб и җам ал апа үзенең буй җиткән ике -;ызы белән мең күл илендә — Карелиядә, Лоухи исемле бәләкәй станциядә яши иде. Ул үзенең карты Галимулла абзый белән бирегә бик күптәннән инде килен нигез корган. аның кызлары биредә туганнар, биредә үс- кәииәр. Ямьле Идел, сылу Кама, мәшһүр Казан турында бары тик әниләренең кышкы озып кичләрдә җылы мич янында сөйләгән татлы хикәяләреннән һәм китаплардан укып кына беләләр. Огәр дә берәр яры эш чыгын, кызлар Мурманскига яисә Ак диңгез шәһәренә китсәләр һәм шунда туган-үскән илләре сагындыра башласа алар Идел. Кача буйларын гүгсл, менә шушы, салкып Лоу.хи станциясен күз алларына китерәләр пде. Биредә, рәшәткәле бакчаларда!ы кушкаеи. тәрәзә төпләрендәге күз явын алырлык матур кына гөлләре, җыйнак, якты өйләре, өй турысыннан үтеп, борылып урманга кереп киткән юл һәм тып- гын булып җәелеп яткан күл. күл буендагы балыкчы көймәсе, кышларында мамыктай йомшак кар белән капланган биек таулар, шул таулардан чаңгыларда кош кебек очулар яшь кызларның яшь күңелләрендә гомергә онытылмаслык туган җпр хатирәләре булып калганнар иде. Галимулла абзый Ватан сугышы башланудан күп еллар элек, салкын ти дерү юн үлде. Ул үлгәннән соң, балалар әле яшь булганлыктан, тормыш үзенең бөтен авырлыгы белән Сәрби ананың иңнәренә төште. Сәрби апа элек карты эшләгән тимер юлга кара эшче булып керде һәм олы кызы Ханифа укуын тәмамлаганчы шунда эшләде. Хәнифә укуын тәмамлан, шушы ук тимер юлга техник бу- лып урнашкач. Сәрби ананың көнкүреше шактый җиңеләйде, ул хезмәтеннән чыкты Ьәч үзенең бөтен көчен өенә, гаиләсенә багышлады. Картлык көннәрең тынычлыкта. рәхәттә. балаларының балалары белән берг- гүрләшеп үткәрергә әзерләнде. Менә ул кы. - ларын кияүгә бирер, менә адарпыц беренче балалары туар. Яшь апалар баланы ничек итеп имезергә дә. ничек игеп төрергә дә белмәсләр. Сәрби апа, әби кеше, алариы өйрәтер... Ана буларак Сәрби апа олы кызы сабыр холыклы, акыллы Хәниф.» ’нчен бит тг.г »i диярлек борчылмады. Аның көченә, булдыклылыгына. үз-үзен тота белүенә ышанды Менә кечкенә кызы шук Хәдич-». киресенчә, аңарда күп мәшәккатьләр. борчылулар тудырды, Хәдичә бала вакыттан ук чиксез шаян холыклы булып үсте, аның үрмәләмәгән агачы, менмәгән өй түбәсе, атланмаган коймас ы. кермәгән бакчасы, йөзмәгән сулары, сугышмаган малайлары калмады. Үзенең апасыннан ♦ш яшькә кече, булуына карамастан, өйдә ул нстеплек итте. Әгәр дә бүлмәң» Хәнифә бер үзе генә булса, бүлчә пичектер буп-буш булып. әгәр дә Хәдичә килеп керде исә бөтен бүлмә шыгрым тулы булып тоела нде. Әтии исән чакта Хәдичә аның тезләренә менеп картны йөдәтеп бетергәнче шаяра торгап иде. 0 бер вакыт, хәтта. Галимулла абзыйның йөгереп йөртә торган мыек очын да кайчы белән кисеп төшерде. Ирен бу хәлдә күргәч Сәрби апа. кулларын ботларына чабын. — Әбәү, атасы, хур иткәнлә баса бу җен кызы үзеңне. — дип шаккатты. Бер кшне. Хәдичә үзе кебек үк кояшта каралып беткән тугызар-унар яшьлек иптәшләре белән бергә станциягә төште. Алар, плы- -ар күрмәгәндә. әле паровозга. әле каишна.пга шышын. шаярырга ярата торганнар иде. Бт ю. ы 'а балалар шулай иттеләр. Башкалардан. хәтта, малайлардан да җитезрәк булган Хәдичә чаневр шап йорүче паровозның арт баскычына беренме булып ябышты. Гадзгт. мондый паровозлар станциянең аргы башына Га б драхм ан Әпсәләмов җитәләр дә туктыйлар иде. Бу юды паровоз аишләптер туктамады. Ул. йөрешен кызулатып. яланга ук чыкты. Хәдичәнең колак тө- белдә җил сызгырды, күлмәге, чәчләре тузгыдылар. күзләренә ком ту.пы. Ул бик курыкты һәм күзләрен каты йомып, бетеп көче белән баскычка сыенды. Егылырмын дип коты очса да ниндидер көч зны илерүдән тыйды, ул үзе дә сизмәстән балаларга гына хас кирелек белән: мин курыкмыйм, курыкмыйм. курыкмыйм!» дин кабатла ды. Бер ике километр киткәннән соң паровоз ябык семафор алдына туктады. Хәдичә күз ачып йомганчы җиргә сикерде һәм бөтеп көче белән урманга чапты. Башта ул кая чабуын да абайламады, артыннан «усал паровоз» кутан шикелле җан-фарманга йөгерде дә йөгерде. Яшь чыбыклар аның битләренә суктылар. чыршы ылыслары балтырларын тырнадылар. Күпмедер йөргәннән соң урман аланында Хәдичә гаҗәеп матур чәчәкләр күрде, күрде һәм шунда ук чабуыннан туктады. Аннары б-ттен куркуын онытып, матур чәчәкләрнең -ле берсенә, әле икенчесенә йөгерәйөгсрэ, зларпы җыярга кереште. Өйләренә ул караңгы төшәр алдыл пав гына, корымга, тузанга, майга буялган хәлдә, ■ер кочак чәчәкләр күгәреп кайтты... Шулай тынычлыкта, иркенлектә һәм кайгысызлыкта көннәр үттеләр дә үттеләр. Кай ^рада нәни кызлар зур булдылар, кай арада д.дар егетләрнең төн йокыларын калдырырлык соклангыч туташлар булып җиттеләр. Сугыш башланганда Хәлифәгә унтугыз. Хәдичәгә уналты яшь иде инде. Алар зыйфа буйлы булып үстеләр, тик Хәиифә бераз юанрак һәм чәче, әтисенеке кебек, чөм кара, ә Хәдичә талчыбыктай нечкә һәм. әнисенеке кебек, коңгырт чәчле, иртәнге зәңгәрлек кебек ачык зәңгәр күзле иде. Егерменче июнь көнне Сәрби апаларда гаилә бәйрәме — Хәдичәнең туган көпе булды. Бу көнне Хәдичә ак күбәләк кебек очынып йөрде, туйганчы көлде, арганчы биеде, купеле кайтканчы җырлады, әллә нинди мәзәкләр табып, дусларын, иптәшләрең шак катырды. Дус кызлары, бергә укучы таныш . егетләре аңа урманнарда үскән матур чәчәкләрдә!/ төзелһән матур букетлар алып килделәр, аны тәбрикләделәр, ана озың гомер, ак бәхетләр теләделәр. Мурмаискидан алын кайткан кө- иепг дагалы альбомына яшьлек кебек матур хатирәләр яздылар. Кичәдә Сәрби апаның күршесе Наталья >ергеевна да бар иле. Наталья Сергеевна илле биш яшьләр чамасындагы, бик күркә* холыклы, бик ягымлы хатын иде. Алар. Сәрби апалар белән егерме ел буе бергә яшияши дуслашып кына түгел, кардәшләшеп 7* беткәннәр иде. Бәйрәмнәрдә дә, гаилә мәҗлесләрендә дә әле берсенә, әле икенчесенә кунак булып йөрешкәннәр. Рәхәт, тату һәм пвт яшәгәннәр күршеләр. Бүгенге кичәдә дә карчыклар, шашкын, фокстротта парлап-параав әйдәп гәп яшьләргә карап, сокланышып йомшак диванда утырдылар. Менә фокстрот чыңнары өзелде. Бүлмәдек икенче башында калган Хәдичә тәрәзә турш- дагы кечерәк өстәл өстендәге патефон янына очып килде, озын кара керфекләре астынпаз шаян карый-карый ялтыравыклы ТОТКЫЧЕЫ бора башлады. Бүлмәгә яңадан җицел һә» күңелле авазлар сибелде. Шуннан Хәдичә дусларының колакларына иелеп нәрсәдер әйтте дә, әнисе белән Наталья Ссргсевнаны кулларыннан өстерәп, идәп уртасына чыгарды һәм яңгыравыклы шаян тавыш белән: — Әгәр дә мине сөйсәгез, әгәр дә мине яратсагыз икәүләшеп биегез,—диде. Карчыклар кулларын селкеп карышмакчы булсалар да, моннан бер пәрсә дә чыкмады. Яшьләр бер тавыштан: — Сорыйбыз, сорыйбыз!—дип кул чаптылар. Ә Хәдичә әнисе белой Наталья Сергеев- ианыц күзләренә чәчрәп керердәй булып: — Юк, күгәрченкәйләрем, бер яшьлектә, бе? картлыкта, биегез, — дин аларга тьш алырга бирмәде. — Әгәр дә биемәсәгез миңа үпкәләмәгез, — диде. Хәдичә саф көмеш тавыш белән көлса җибәрде. Аның күзләре очкынланып ялтырыйлар. алсу иреннәре арасында вак тигез тешләре җемелдиләр, яңаклары кояштан яна, нәфис, туры борынының яфраклары сш-еш тыв алганга селкенә, яңа калкын килә торган күкрәкләре дулкынлана иде. — Ах, шаяц тиен!—диде Наталья Сергеевна һәм бәхете ташып торган кызга бармак янап, тути коштай мәһабәт рәвештә биеп китте. Юан һәм тәбэпәгерәк гәүдәле Наталья Сергеевпага каршы, кыз шткытларып хәтерләтеп. яулык nine белән авызын канлан, озын һәм ffc'fKa гәүдәле Сәрби апа да тнште. Берничә минут буенча мәҗлес халкының бөтен игътибары аларга тупланды. Соклану, гаҗәпләнү тавышлары, кул чабулар шнстелен торды. Хәдичә элек әиисеп. аннары Наталья Сер- гсевиашл битләреннән үпте дә, Рәхмәт, күгәрченкәйләрем, — диде. Пөзләре кызарган, хәлләре беткән карчык- л а р уф ы лд ый- уф ЫЛД ый торра сд га чыктылар 10 Ляа йөрәге 11 йэм кул яулыклары белая йөзләренә салкын т,ил җилпиҗил ни, чыбыктай үрелгән җиңел урындыкларга утырдылар. — Ух, шаян да бу Хәдичәң синең, Сәрби £асгшовпа, — диде Наталья Сергеевна серле пышылдау белән. — Күзем генә тимәсен, шундый матур кыз, хәтта акыллыбыз Хәпифәдәп дә уздырган бит. Биллаһи, нәкъ ләлә чәчәге i тесле. Насыйп булса төпчегем Викторга I алырмын. Наталья Сергеевна елмаеп, күз кырыйлары белән күршесенә карады. Сәрби апа да үз алдына көлемсери иде. — Чәчләре бәйләнсә берни дә әйтеп булмый.— диде ул вәгъдә дә бирмтгчә, каршы «а килмичә. f Бераздан бип-бин, әйләиә-әйләпә террасага Виктор белән Хәдичә дә чыктылар. Алар ьүлэгәдә утырган карчыкларны күрмәделәр булса кирәк. I — Их, нинди яхшы бу тормыш, Витя, — пце Хәдичә. — Икәү бергә чакта. — дип өстәде егет. \лар борбсрсснец күзләренә карадылар һәм бер-берсенең эчке уйларын аңлап көлеп җибәрделәр. • — Телисеңме, мин сиңа бик матур сүз дйтом, Хәдичә. — Телим. — Мин... Аналарның берсен шунда очкылык тоттымы. әллә юри генә булдымы, төчкереп җибәргән тавыш ишетелде. Яшьләр, куркыныч барын сизгән болан кебек, күз ачып йомганчы террасадан югалдылар. Тагып ике көинәи сугыш башланды. Тын •Ъухи өстеннән биектә-биектә очып, немец очкычлары Мурманскнга таба үттеләр. Ул рзннс Хәдичә беренче тапкыр дәресен тәмамламыйча, әллә пичек боегып, тынып өйгә кайтты. Бүлмәгә кергәч тә аның шат җырлары, шук көлүләре ишетелмәде. Бсренчр тан- шр бугай Хәдичә бар чагында бүлмә буп- буш булып тоелды. Икенче көнне Наталья Сергсевпаның биш Qu. төпчеге Виктордан башкалары, барысы ’Л армиягә киттеләр. Ике семья аларны бер- [ гэдэп озаттылар. Сәрби апа төне буе аларга »лга дип, төрле ашамлыклар пешерде, ә ир- пм Наталья Сергеевна бсләң бергә аларны лы юл чатына кадәр озата барды да, маң- лайяарьшнан үбеп, — Исәнлектә йөреп, исәп кайтыгыз, балакайларым, явыз дошманнарны җиңеп, дөнья күзе беләл күрешергә пасыйп булсын, — дип кайнар теләкләр теләп калды. Егерме ел буе бергә яшәп, Сәрби апа Наталья Сергеевна белән үзе арасында, ана буларак, һичбер аерча күрми иде. һәр икесе балалар асрадылар. Берсенең уллары, пкечгче- сепең кызлары бар икән, мопыц үзеннән үзе шулай булырга тиешлеген уйлап, Сәрби ана һич тә пошынмады. Ә мспә бүген. Наталья Сергеевнапың улларын сугышка озатканда аның күңелендә бөтенләй яңа, бөтенләй башка тойгылар туды. Дөрес, элек тә кайчагында Галимулла абзый: «Бәхет кптегерәк безнең, анасы, малай булма ш. Кызлар бит алар үскәнче гепә. Үсәрләр дә китәрләр. Картайгач безне кем тәрбияләр*— ди торган иде. Эчмә Сәрби апа моңа да артык аптырамады. «Алла тәүфик бирсен, тәүфиклары булса кыз булсалар да әти-әниләрен ташламаслар әле»—дип җавап бирә иде ул. Xatep инде Сәрби апа үз улы юклыгының никадәр ачы булуын бөтеп көрәге белән спзде. Ил алдында, кешеләр алдында. Наталья Сер’еевна алдында аңа пичектер уңайсыз, хәтта оят булып китте. Сәрби апа үзен бпк-бик бәхетсез итеп санады. Балалар асрап та балаларың пзге эшкә ярамагач, ана бәгъре ничек көймәсен, ничек телгәләнмәсен соң. Көйде дә. телгәләнде дэ. Ул җылыи-җылый, бөкрәеп, кечерәеп өенә кайтты һәм кич буе үз-үзен кая куярга белмичә аптырап йөрде. Оле күптән түгел г°нә аның күңелендә якты, җылы өметләр тудырган сөекле кызларына күтәрелеп карарга да көче җитмәде. Гүя алар алдында да ул гаепле иде. Хәдичә төрле юллар белән әнисен юатырга тырышты.. Кочты, сөйде, иркәләде һәм «Оп- кәем. бәгърем, җылама. Дошманнар безне җпңә алмаслар» дип балаларча бер катлырак итен ышандырырга тырышты. Лэкнп Сәрби апаның күз яшьләре һаман кипмәде. Аптырагач Хәдичә: — Иик җылыйсың соң, әнкәем? — дип. аның җылавыныц сәбәбен сорады. Сәрби апа һичпп әйтмәде. Яшь кыз карт апа күңелендә яткан тирәп кайгыны барыбер аңлый алмас иде бит. Котыр үтте. Дошман авиациясе, башка бик күп шәһәрләребезне, станцияләребезне бомбага тоткан кебек, бәләкәй Лоухипы да әллә ничә тапкыр бомбага тотты. Матур вокзалның һәм вокзал тирәсендәге корылмаларның бары күмерләнеп беткән бүрәнәләре һәг күңелгә шом биреп, һавага сузылган морҗалары гына калды. Фронтлардан да берсе ар Габдрахман Әпсәлэмоь • ♦ тыннан берсе куркынычлырак хәбәрләр килә башлады. Немецлар Мурмзнскигз якынлашалар. филнар Алакуртины алганнар, Кестенъ- гага кергәннәр имеш дигән хәбәрләр сөрем шикелле таралды. Күпме вакыт инде бөтен юллар буйлап качаклар агыла... Төннәрен Сәрби апаның күзенә йокы Керчи башлады. Мотор тавышлары ишетелсә яткан урыныннан сикереп торып, станциягә караган тәрәзә янына йөгерде. Анда апың кызы Хәнифә эшли бит. Ананың барлык борчылулары апың әчеп булды. — II, раббеч. сакла шул кызымны, сакла допгиан утыннан, — дип пышылдый идз ул кипкән иреннәре беләп. Хәдичә һәр вакыт диярлек әнисе япыпда булды. Станция бомбага тотылган чакта алар, аналы-кызлы когакланшн тәрәзә тәбеңдә яисә бакчадагы кушкаеи төбендә басып торалар иде. Баштарак алар. һәрбер бомбага тотылудан соң. бөтен дөньяларын онытып. станция тирәсенә Хәнифәне эзләргә йөгерәләр иде. Соңрак күнектедер. Т.р -.'.ә яки куш каен явына чыгып карау белән чякләнә башладылар. Бер Енште Хәнифә берничә генә минутка дип өйләренә йөгереп кайтты. — Әнкәй. — диде ул өс-башьш да чишенмичә, — әйбе;ләренпе төйнә. Сезгә Хәдичә белән тынычрак урынга күчәргә кирәк. Бүген төнлә поезд булачак. Биредә артык калырга ярамый. Дош^ацнып килеп җитүе мөмкин диләр. — диде. — Ә син?—дип сорады ана һәм кызы а-тдыла килеп басты. Хәлифәгә әнисе бик кызганыч булып китте. Шулай да ул турысын әйтте. — Мин молда калач әле. Миңа китәргә ярамый. Мин эш кешесе бит, әнкәй.—диде ул. Ана һичбер сүз әйтмичә уфтанып җибәрде дә. ничектер бөтенләй йомшап, урындыкка •гальшды. — Энәкем. мкнрч өчен борчылма, — диде Хәнифә аның чал чәчләреннән сыйлап. Ана эндәшмәде. Аның урынына бер читтә басып торган Хәдичә сүзгә кушылды. — Дөрес, ана,—диде ул, — әнине моннан озатыйк. Э мин синең белән калам. Хәдичә бу сүзләрне бш; җитди ител әйтте, ләкин Хәнифә уд кадәрси төшенеп жнт- нәдр ахырысы. — Зинһар шаярма, Хәдичә. Сил бала түгм бит иик. Сүзнең ки турында бар!авын аңлыйсындыр, — диде. — Аилыйч, ала. — Шулай булгач нигә аптырата* ып. Карт әнинең бер үзен пичек җибәрергә кирет; Ярый, мин киттем. Бер гепә минутка... Хәдичә апың сүзен бүлдерде. — Тукта, апа! Сиңа мәшәкать тутырырмын дип курыкма. Мин... Хәнифә аны тыңламыйча, әнисенә борылды һәм: — Әни, әйберләрне төрешергә Василий абыйны чакыр. Машина кнчрәк булыр,— диде. Хәдичә яңадан апасының алдына чыгып басты. — Апа, без сөйләшен бетермәдек ич, - дяде. — Бетердек, акыллым, бетердек, хуш! Хәнифә сецлесеиец маңлаеннаи үпте дә. йөгереп китеп тә барды. Анасының бодай кырт кисүе Хәдичәгә бер дә ошамады, апың хәтере калды. иреннәре турсайды, «Балага саный...» дип уйлады. Шулай да сер бирмәде, кашларын кысьш, күз яшьләрен тыйды. Кич ара, өндәге барлык әйберләр төрелеп беткәннән сон, Сәрби ана өстәл яиъпиагы буш урындыкка утырды да. тәрәзә тобендә ташландык китапны актарып торган кызына карай, — Хәдичә, миц Наталья Сергеевна яныиа кереп саубуллашыйм әле. Кем белә, кптсәв бәлки яңадан күрешә дә алмабыз. Бәхил булып калсын, — диде. Аннары башына- батист яулыгын ябынып, күршесенә чыгын китте. Ул барын кергәндә Наталья Сергеевна аь мепдәргә канланып, үкси-үкси җылын, ә Виктор түр сәкедә юл канчыгып рәтли иде. — Исәпме Наталья Сергеевна, исәпме, Виктор улым? — дин исәнләште Сәрби апа һәм гадәтенчә йомшак кына басын, күршесе янына атлады. Бүген көн буе үз кайгысы белән буталганлыктан, Слрби ана бу өйгә төшкән зур кайгы турында белми иде әле. — Сәрби Хасановна.—диде Виктор,— .nnihap әнине юата күрегез. Нитегез, җылача- сын. Күз яше — көчсезлек билгесе ул. — Тгднычлаи, Наталья Сергеевна, — лиде Сәрби ана үгетлә гәп сымаи. — Үзеңне үзен өзгәләмә, хәзер һәр кемго дә кыен бит. Наталья Сергеевна .хәсрәтле башың мендәр- дәи күтәрде 1ым газиз җанны тетрәтә торган җәберсенү тавышы белән, — Ой күрше, күрше! Син һәр кемгә дисең дә... Берәүләрнең балалары үз янында, ә минем... О, Ваня, Вапя! Кемгә калн.грдың сан карт анаңны. Наталья Сергоевна яңадан үьч-н башлады Виктор канчыгып ташлап, аның янына килде һәм әиисеи кочаклап. Ана йөрә re 1. — Әни, зинһар җылама инде. Мин абый әчеп үч алачакмын. Кирәкми, әни... — диде һәм үзе дә яшькә чөелә язды. Сәрби апаныц өстеннән әйтерсең кайнар су йомдылар. Йөрәге «жу!» итен китте, күзләреннән бөртокбөртск яшьләр атылып чыктылар. \ Т 1 нишләргә, пи әйтергә белмичә тәмам коелып төште. Ваняиың үлү хәбәрен ишетү аца коточ- Һ кыч авыр булды. Шуның өстепә Наталья Сер- J геевна үпкәле һәм рәнҗүле тавыш белән: — Китәргә җыенасың дин ишеттем, Сәрби Хасановпа. Кит, кит, тынычрак урынга кит. Ә нин монда калам. Кая китим мин ту ran йортымнан. Менә, алла боерса, иртәгә Викторны сугышка озатам. Барсын, илен сакласын. Минем а.к чәчләремне мөртәтләрдән хур иттермәсен, әтисенең изге каберен явызлардан тапта ттырмасын. 0 сиңа нәрсә, Сәрби Хасановна, ике балаң ике канат астында. Күтәреләсең дә китәсең. Кая барып кунакласаң да күңелең тыныч. Күрешергә керүең өчен рәхмәт. Мин эд кермәссең дә дип уйлаган идем, — диде. Яшь аралаш әйтелгән бу авыр сүзләр Сәрби апаның йөрәген бөтенләйгә өзгәлән ташладылар. Ул бөтен җаны белән әрнеп. •— Мопдый авыр сүзләрне әйтмәскә кирәк идс. Наталья Сергеевна. Карт көнемдә синнән мондьГй шелтәләр ишетермен дин уйламаган идем.— диде дә, яшенә күмелеп, саубуллашмыйча-!! итмичә чыгып та китте. — Они, нигә Сәрби Хасаповпаны болай кыерсыттың, ул бит бик яхшы кеше, — диде Виктор, карчык. чыгып киткәч. — Мин кыерсытмадым, мин турысын әйтте*,— дин җавап бирде Наталья Сергеевна. Сәрби апа үз-үзен белештермичә өенә кайтканда өйдә берәү дә юк иде. Ишекләр ачык, бүлмәләрнең асты өскә килгән. Әйберләр төйнәлгән. Караңгылык һәм эч пошыргыч тынлык. Ана һичнәрсәгә кул тидермичә сандык өстс- пә килеп утырды да. ашъяулыгы алынган өстәлгә бер кулы белән таянды. Аның җәрәхәтле күңелендә зар. моң, гарьләнү, кимсеиу һәм гагыи әллә нинди тойгылар ташыдылар. Бу минутта аның бөтен ана горурлыгы, аналык хисләре кимсетелгән иде. Ул үзен хәттә газиз баласын югалткан Наталья Сергеевнадан да бәхетсезрәк итеп сизде. Наталья Сергесвпага берәү дә ;1Выр сүз әйтә алмас, берәү дә аңа: синең балаларын канат астында, сиңа нәрсә, кая Сарың кунакласаң да барыбер' дин кү- [ целен сыныкт ьгрмас. Пигә соң ил очгн авыр кшпюрдэ атып L измьпның яклаучы бер генә улым да булмады J .минем, — дип өзгәләнде ана. Н1ул уйларга чумган (’әрСш апа караңгы - лыкиың тәмам куеруын да. авиабомбаларның кайдадыр гөрселдәп ярылуларын да, сонышын ерак янгыннан тәрәзәләр үтә өй эчен.» гшкән кызгылт шәүләсен дә, Хәдичәнең кайтып керүен дә сизмәде. Ул һаман онытылып, оеп утыра иде. Хәдичә бүгеп поезд булмаячагын, немецлар ю.тны бомбага тотканлыгың сөйләде. Омча апа боларны бөтенләй диярлек ишетмәде. Хәдичә әнисе янына утырды һәм аны кочаклап, юатырга., күңелең күтәрергә кереште. — Әнкәем, зипһар җылаудап тукта инде. Сил бит безгә дә җыларга кушмый торган идең, җылаучыларны яратмыйм, ди торган идең. Бу саф һәм самими сүзләр ананың йөрәген әзрәк тибрәттеләр. Ул уяпып киткәндәй булды һәм бары шунда гына караңгы өй эчендә уйнаган янгын шәүләсен күрде. — Абау, кызым, япгып. янабыз. — дип куркын кычкырды. — Тынычлан, әнкәй. бу — поселок япа Ерак, — диде Хәдичә. Шушин соң Сәрби апа тузгыган чәчләрен рәтләп, яулыгын кысып бәйләде һәм: — Кызым, синең ашыйсың да килгәндер инде, — дин урыннан торды. Описе әзерәк тынычлана төшкәч. Хәдичә яңадан сүз башлады: — Әнкәем, сиңа сүзем бар. Син мица ачуланма, ярыймы. — Ник ачуланыйм, кызым. Нинди сүзен бар. чебешем, сөйлә. Хәдичә бераз икеләнеп торды да: - Мин... мин иртәгә китмәкче булам, әни... — диде. — КчЪя китәсең? Поезд булмый дпюц түгелме соң? — Юк. әнкәй, мин поезд белән түгел, мин урманга, партизаннарга... Хәдичә сүзен әйтеп бетерә алмады, яңадан көчле шартлаулар идпегелде. Бу юлы бомбалар якынрак ярылдылар. Террасаның тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп коелдылар, әй селкепеп. чайкалып китте, түшәмдәге буяулар кубып төштеләр. Янгын көчәйде. Сәрби апаның йөзе, чәчләре, күлмәге әйтерсең ут кабынган шикелле. яна башладылар. Ул урыныннан күтәрелде һәм дерелдәгән тавыш бел әп: — Чү, ни сөйләвең бу. акылсыз кыз! Партизанлык кызлар эшемени ул.—диде. Хәдичә бкк җитди итеп: — Илне саклау барыбызның да эше ул. әнкәй. Тугаң ил ирләргә дә. кылларга да бер тито; кадерле. Ансыз без яши алмыйбыз, — дин җавап бирде. 14 Габдрахман Әлсәлэч s Moua каршы анз ни ддш җавал бирергә дә белмәде 5л янгын шәүләсе белән яктыртылган чал башын тагын да югарырак күтәрде һәм кызына текәлде. Текәлде һәм кызын танымады. Хәдичә озын чәчен малайларча кыска итен кистергән» әстенә яшел гимнастерка кигән. биленә каеш буган иде. Бер секунд эчендә ана барысын да аңлады. Ул бөтен көче белән кызып күкрәгенә кысты һәм: — Ой. балам, балам! — дип үксеп җибәрде. Аңа бпк-бнк авыр иде, шулай да ул: «кал. балам, барма, балам, нишләвеңне уйла» дин үгетләмәде. Киресенчә. аның миенең иң ерак бер почмагында моңа чаклы һичкайчап булмаган бер уй — минем дә улым бар!— дигән уй карангы төндә сызылган шырпы сыман яктырып китте. Бу кичне һәм тәнне апа үзенең сөекле кызыннан бер генә минутка да аерылмады, хәтта ут эчендә эшләүче Хәнифә турьшда да вакытлыча онытты. Күңелендәге барлык җылылыкны һәм барлык сөюне Хәдичәгә бирде. Хәдичә йокларга яткач таңга кадәр аның баш очында керфек какмыйча утырып чыкты һзм төп буенча апа башына нинди гепә уйлар килмәде. Аның күз алдыннан Хәдичәнең иртәнге кояш чыгып килгән чакта тууы, «йокла, кызым. йом күзең» дин бишек тирбәтүләре, Хәдичәнең тэни йөри башлаулары, нәни шаярулары, Хәдичә авырып киткәч үзепең никадәр борчылулары, терелгәч шатлыгының иге-чиге булмаулары һәм тагын бик күп. бик күн хатирәдер үттеләр. Иртән Хәдичә китте, һәм шул китүеннән озак айлар буена өенә кайтмады. Сәрби ана да кызы булмагач, моннан кузгалуны кирәк тапмады. «Күрәселәрем булса күрермен» дип Наталья Сергеевна беләтг биредә калды. ХәниФә өйгә әллә нитә бер генә кайтканлыктан, Сәрби ана вакытның күп өлешен бер ялгызы үткәрде. Ул ябыкгы, төз гәүдәсе бөкрәйде, йөзе җыерчыкланып бетте. Эмма аның эчке дөньясы якты нур белән балкыды, анын газаплы внҗдаиы хәзер тыныч һә.ч саф иде. Дөрес, кызы өчен борчылулары аның мең мәртәбә артты, ләкин вөҗдан газабы белән чагыштырганда бу бөтенләй, бөтенләй башка нәрсә иде бит. Хәзер Сәрби апа Наталья Сергеевна алдында һәм уллары сугышка киткән башка алалар алдында үзен тигез, тид күрде, йөзе кызармады, апың горурлыгы кимсенмәде. Тик би»: ямансу минутларда гына ана күңеленең бер чите кыелыи-кыелып китә торган иде. Ни әйтсәң дә Хәдичә кыз кеше бит. Ирләр эшли алган кадәр эшли алмас. Ул гына да түгел, бер көнле бер ахмак -/би ана: «сил дә борчылган буласың тагы. Синең кызың безнең улларыбыз кебек ут эчендә йөримени. Аш наперед ята торгандыр әле шунда» диде. Бу сүзләрдән Сәрби апаның пичек хәтере калуын снйләп т* бетерерлек түгел. Ул бичара көне буе җыла- ды, көне буе үзепең язмышыннан зарланды, эчке дөньясында туган тынычлык яңадан юкка чыкты. Шуның өстснә Хәдичәнең хәбәре дә юк иде. Киткәннән бирле апың бары бер хаты килде. Анысы да бик кыска иде. «Сөекле әнкәем һәм апаем, милем өчен борчылмагыз. Мин исән-сау. Наталья Сергеез- нага күпкүп сәлам сөйләгез. Адресымны икенче хатымда хәбәр игәрмен. Күзләрстездэа үбеп, Хәдичәгез». * * * Кар буранлы, салкын кыш килде. Япгаз җимерелгән Лоухины кар көртләре басып киттеләр. Лртә беләп Сәрби апа кызыл шакмаклы ашъяулыкка бар кебек ашамлыкларны төреп, көндәге шикелле, Хәлифә яныма станциягә китте. Ул буп-буш урамнар, җимерек йортлар, кайчандыр Хәлифәләр, Хәдичәләр укыган, хәзер бер чите ишелеп төшкәй таш мәктәп яныпнап барды. Аңа ямансу да, авыр да иде. Опиен күргәч Хәлифә аңа ташланды һә* исәнлексаулык сорашудан элек: — Әнкәем, бәгърем. Хәдичәдән хат юкмы? — дип сорады. — Юк, — диде ана авыр көрсенеп, — үзем дә көитөн котом. Ишек шыгырдаса да. тәрәзә шакысалар да, безгә таба берәр кеш»1 борылса да Хәдимчә.чпәи хат китермиләрме ^ИИ йөгереп чыгам. Күземнән йокым качты 1П1ДС. Сип дә кызым көн-төп ут эчепдә... — Минем өчен бер дә борчылма. Миңз бер нәрсә дә булмас. Наталья Сергеевна пичек ЯШИ? Сәрби апа күршесенең сугышта икепче улы һәлак булуын, Виктордан озын хат килүен сөйләде. — Әгәр дә вакыт табып, Наталья Сер- геевнанъш хәлен белеп китсәң яхшы булыр иде, кызым. Бик кайгыра бичаракаем. Кайгыдан тәмам саргаеп, кибеп бетте, — дмдо. — Керермен, әнкәй, керермен,— диде Хәлифә. — Виктор безгә дә сәлам _ язган. Хәдичә пигә миңа хат язмый дип әйтә ди. Узднә орден биргәннәр икән ди. Хәлифә әнисе китергән ашларны апыг итәргә өлгермәде, аны ашыгыч рәвештә чакырыл алдылар. — Суынмас борын ашый да алмадың инде, кызым, — диде ана уфтанып. AHI йөрәге — Син китергән аш салкын көенчә дә бик тәмле, әнкәем, ашармын әле,—диде Хәниф.) һәм әиисен кочаклап саубуллашты. Сәрби апа кайтырга чыкканда тышта яба- .m-ябалак кар ява башлаган, һава әзрәк хылына тошкән иде. Өенә кайтып кергәндә Сәрби апа ишек алдында Наталья Сергсевнаны очратты. Алар икәүләп өйгә керделәр һәм өс-башларын чишенгәч, жылы мичкә аркаларын терәп утырдылар. Хәзер Сәрби апа белән Наталья Сергеевна кичләрен бик еш бергә үткәрә торган булдылар. Сөйләгән сүзләренең күбесе балалар турында булды, һәр ике апа чыл күңелдән -здарга исәнлек-саулык теләделәр. Хәдичәдән хатлар килмәве аналарның һәр икссеи бпк борчыды. — Партизан дигән иде, ахырысы урманда йэрл-йөри к\з нурымның хат язарга вакыты U юк. Мондый’ салкын кышны урманда тү- гел, юрган астында ла туңасың, — дин әрнеде Сәрби ана. — Алла түземлек бирсен инде алзрга. Сәрби Хасановна, — дип уртаклашты Наталья Сергеевна һәм өстәде, — Безнең якта немецлар белән финнар артык алга бара алмыйлар ди. Иккәү яныннан да куалар ди үзләрен. — Эзләрен кортсыннар иде каһәрләрнең,—диде Сәрби апа. Бер көнне түр тәрәзәдән ниндидер хәрби хеше күренгәч, Сәрби апа, кызымнан хәбәр китермиләрме дип, аякларны сизмичә ишеккә хөгерде. Ишекне ачкач та. русча: — Рәхим итегез, керегез, — диде. Хәрби геше: — Әнием!—дин аның муенына сарылды. 1яа да кычкырын җибәрде һәм чак кына һушыннан язмады. Күземә генә күренмиме дигән шикелле, калтыранган куллары белән кызының гәүдәсен капшый башлады. һәм Сары шуннан соң гына: — Ой, балам, сине дә күрер көнем бар «паи?—дип яшенә чыдаша алмыйча жылац җибәрде. Хәдичә әнисенең күзләреннән, бнтлә- £>еянәп үпте һәм аны өйгә злып керде. — Они, апа һаман эштәме? Кайчан кай- тыр? — дип сорады Хәдичә. — Озакламыйча кайтыр инде. Чишен, «ызич, чишеп. — О Наталья Сергеевна исәнме, әни? — Исән, исән. Гел сагынып тора үзеди* бичаракай. Өс киемнәрен чишенгәч, Хәдичә көзге алдына барып чәчеп тарады, аннары самогар куеп йөрүче әнисе янына килеп: — Әни, бир, үзем самоварны кумый». Югыйсә онытканмындыр дз ипле. Өйдән киткәннән бирле самовар күргәнем юк бит. Бир. әнием, үзем куйыйм. — Юк, юк, кызым. Син кунак. Сив утырып кына тор, — диде ана. Хәдичә кычкырын көлеп җибәрде. — Әпи, Mini утырып кына торз белмим ич. Оныттыңмыни? — һәй, кызым, бер дә үзгәрмәгәнсең пкаи ләбаса, һаман шундый шаянсың, — дип елмайды ана, ләкин барыбер кызыннан эшләтмәде. Егерме елга яшәргәндәй җил-жпл йордө. Самоварын гөрләткәч яңадан кызы алдына басып, алы сөяргә, иркәләргә кереште. — Әем, бу нинди йолдыз? — дип княәт сорады ул. — Бу ордеп, әнкәем, Кызыл Полдьгз ордены. — Үзеңпекеме, кызым? Оллә кунакка кк- лер өчен генә алын тордыңмы? — Үземнеке, әнкәем, кеше орденын тагып йөрмиләр. Ана чиксез бәхетле иде. Ул \зе дә си - мәстәп: — Викторга дз орден биргәннәр бит. — - диде. Хәдичәнең күзләре очкынланып киттеләр. Ул иске гадәтепчә бүлмә буйлап җилләнеп әйләнде дә: — Они, мин Наталья Сергеевнаны алып керим әле,— дин йөгереп чыгын та китте. Сәрби апа: — Өстеңә ки, бахыр, суык тияр, — дип кычкырса да .Хәдичә ишетмәде. Тагын бер сәгатьтән ак ашъяулык җәйгән, шаулап торган самовар мепен утырган- төрле нигъмәтләр тезелгән өстәл артында Сәр- би апа. Наталья Сергеевна, Хәнифә һәм үзенең хәрби киемнәрен алмаштырып өлгергән һәм әвәлгечә матур, шат. көләч Хәдичә утыралар иде. Их, нинди күңелле, нинди бәхетле мәҗлес нде бу! Анз күңеле никадәр горур, никадәр шат иде. Уле кызының калку күкрәгендәге орденына күзен төшереп, «Удьгм бул- маса да менәипшдн батыр кызым бар минем- дип татлы уйлар уйлый иде. Октябрь. 1945 ел