Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

КАЗАНДА ТОЛСТОЙ КӨННӘРЕ Казан җәмәгатьчелеге Л. Н. Толстой көннәрен киң рәвештә билгеләп үтте. Казан Дәүләт Университеты һәм республика лекция бюросы Л. Н. Толстойпың тормышы һәм иҗаты турында студентлар һәм киң масса өчен лекцияләр үткәрделәр. Лекцияләрне профессор Вознесенский, доцентлар Никольский. Мартьянов һәм Элкаш иптәшләр укыдылар. Педагогия институтында Толстой иҗатына багышланган гыйльми утырыш үткәрелде. Анда Филология фәннәре кандидаты доцент Пех- телев, доцент Рождественский, өлкән гыйльми сотрудник Гайнуллин иптәшләр фәнни докладлар ясадылар. Быел рус әдәбияты кафед- расынып дүртенче курсында Толстой иҗатына багышланган махсус семинар үткәрелә. Татарстан Дәүләт музеенда Л. П. Толстой- выц Казанда яшәгән ^чорына б а г;ьпп лантан гыйльми конференция үткәрелде. Конференция көннәрендә музейда махсус күргәзмә дә оештырылган иде. М. Горький исемендәге музейда Л. П. Толстой турында профессор Вознесенский һәм доцент Бахмутоваларнын лекцияләре булды. В. П. Левин исемендәге республика көтеп- хапәсе Л. Н. Толстой әсәрләреннән махсус күргәзмә оештырды. Казап мәктәпләрендә Толстой кичәләре үткәрелде. Анда укытучылар һәм югары класс укучылары Толстой иҗаты һәм аның аерым әсәрләре турында докладлар сөйләделәр, Толстой әсәрләреннән өзекләр укыдылар. ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ЮБИЛЕЕ АЛДЫННАН Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу юбилеепә хәзерлек эшләре киң җәелә. Хөкүмәт юбилей комиссиясе 28 иче ноябрьдагы утырышында юбелейне үткәрү планын раслады. Бу план буенча бик күп чаралар үткәрү билгеләнә. Тел. әдәбият, тарих институты. Казан Дәүләт Университеты һәм Дәүләт Педагогия институты Габдулла Тукайга багышланган: Фәнни сессия үткәрәләр. Аида «Тукай — татар халкының бөек шагыйре». «Тукай һәм р\<- әдәбияты». «Тукай һәм көнчыгыш әдәбияты», «Тукайның шигыри мәктәбе», «Тукай һәм халык иҗаты». «Тукай публицистикасы һәм прозасы» һ. б. темаларга докладлар укылачак. Татгосиздат Тукайның сайланма шигырьләре томын татар һәм рус телендә чыгара. Тел. әдәбият һәм тарих институты Тукай тарафыннан җыйналган халык ижатын бастырып чыгару өчен Татгосиздатка тапшырды. Бу җыентыкта 19.10 нчы елда Казан интеллигенциясе өчен Тукайның халык иҗаты турында укыган лекциясе кебек бик кыйммәтле материаллар бар. Институт, шулай ук, «Тукайның тормышы һәм иҗаты» исемле монография хәзерли. «Тукайның балалар өчен язган әсәрләре» аерым китап итеп басып чыгаруга хәзерләнә. Москвада Гослитиздат Тукай әсәрләрен рус телендә басын чыгара. Бу җыентык өчен Тукай шигырьләрен рус теленә С. Линкин, М. Тарловекий, Вс. Рождественский. J. Руст тәрҗемә итәләр. ЧИСТАЙДА ӘДӘБИ ТҮГӘРӘК Чистайда чыга торган «Чистай эшчесе» газетасы редакциясе янында әдәби түгәрәк оештырылды. Аида шәһәр предприятиеләре эшчеләреипән, хезмәткәрләрдән. \ кучы яшьләрдән 15 ләп кеше йөри. Түгәрәк занятислорендэ яшь язучыларның әсәрләре тикшерелә. Хроника 119 ЕРИКӘЙ — РЕСПУБЛИКА САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ ЧЛЕНЫ 5 нче ноябрьда Татарстан Совет язучылары союзы правлеииесенсң киңәйтелгән утырышы булды. «Утырышта СССР Верховный Сортының Милләтләр Советына сайлау буенча Республика сайлау комиссиясе составына кан- ицатлар күрсәтү мәсьәләсе тикшерелде. / Язучы Гази Каппнаф үзенең чыгышында сайлау комиссиясе составына кандидат итеп язучылар оешмасының җитәкчесе, күренекле татар шагыйре орденлы Охмәт Фазыл улы Ерикәй кандидатурасың күрсәтте. Аннары язучылардан Мирсәй Әмир, Газиз Иделле. Бруно Зернит чыгын сөйләделәр. Алар Ә. Ерикәйне талантлы татар шагыйре һәм актив җәмәгать эшлеклесе дип характерладылар. Правление бер тавыштан Республика сайлау комиссиясе составына Әхмәт Ерикәй кандидатурасын күрсәтте һәм ул, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Указы белән. Татарстан АССРдан Милләтләр Советына сайлаулар буенча Республика сайлау комиссиясе члены итен расланды. НОЯБРЬ АЕНДА ҮТКӘРЕЛГӘН «ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР» Ноябрь аенда язучылар союзында 5 «әдәби җомга» үткәрелде. А ларда- Мирсәй Әмирнең ^Агитатор» һәм «Әниләре өйдә юкта» исемле яңа хикәяләре, яшь шагыйрь Пур Гайсин шигырьләре, шагыйрь Әхмәт Псхакның «Җәүдәт» всемле поэмасы һәм яшь шагыйрь Самат Шакир шигырьләре, «Каюм Насыйри» пьесасы bay ностановкасы турында Гази Кашшафпың тәнкыйть мәкаләсе. Дәрҗия Апиаковаиың курчак театры өчен язган «Камыр батыр» исемле пьесасы укып тикшерелделәр. «Әдәби җомгалар» җанлы һәм эшлекле уталәр. Аларның һәркайсында язучылар, укучылар. теләдәбнят белгечләре, сәнгать эшлек- леләре актив катнашалар. Укылган һәрбер әсәр буенча фикер алышулар җанлырак һ)ч эчтәлеклерәк була баралар. Авторларның әсәрләрен тагып да яхшыртуда, сыйфатын күтәрүдә, гомумән язучыларның иҗат активлыгын һәм җаваплылыгыи үстерүдә, шулай ук. укучылар массасы арасында әдәбият белән кызыксынуны арттыруда «әдәби җомгаларының файдасы бик зур. Соңгы җомгаларда, рәсми өлештән соң. артистлар катнашы . белән концертлар үткәрү тәҗрибәсе дә кертелде