Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ӘДӘБИ ТАТАРСТАН"

Татарстан АССР ПЫҢ XXV еллыгына багышлан чыгарылган «Әдәби Татарстан» исемле альманах шагыйрь Гали Хуҗиның «Россия» дигән яңа поэмасы белән ачыла. Сүзне дә, альманахта бик-бпк аз урын тапкан оригиналь әсәрләр арасында, үзенең эчтәлеге ягыннан да, күләме ягыннан да әһәмиятле булган әнә шул әсәрдән башлыйк. Язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр арасында бу поэма турында капма-каршы булган тйрле фикерләр йөри. Аңа лаеклы рәвештә гомумән яхшы бәя бирүчеләр белән беррәттән, поэманы эчтәлек ягыннан да. поэтик әсәр булу ягыннан да эшләнеп җитмәгән, җитлекмәгән, зәгыйфь әсәр дип исбат итүчеләр дә бар. Соңгылары белән һич тә килешен булмый. Гаделлек әсәргә җитди килүне, аны җептекләп өйрәнү-тпкшерүне һәм шул нигездә, фактлар, мисаллар, өземтәләрне дәлил итеп китереп, уйлапылгаи фикер әйтүпо сорый. Башта ук бер нәрсәне ачык һәм нык беркетеп китәргә кирәк: Россия, әлбәттә, гаять киң һәм тирән, чиксез җитди һәм авыр тема. Бу — бер генә әсәр эченә кереп бетә ала торган яки, хәтта, бер генә шагыйрь яки язучының колачы җитә ала. торган тема да түгел. Г. Хуҗиның «Россия» исемле поэмасы турында сөйләгәндә әнә шул моментны истән чыгарырга безнең хакыбыз юк. 0 инде шушы зарури шарттан чыгып бәя биргәндә Г. Хуҗины, иң элек, бу поэманы язуы белән котларга гына кирәк. «Россия» — Г. Хуҗи- льщ үз иҗатында гына түгел ә гомумән соңгы елларда поэзия өлкәсендә басылып чыккан иң зур Һәм күренекле оригиналь әсәрләрнең берсе булып тора. Поэма елышчы тарафыннан, сугыш барышында, сугыш тәэсире астында, уй-фикер- ләрнец ут-ялкынга чорналган шартларында * Татарстан совет язучыларының юбилей альманахы. Төзүчесе Г. Халит, җаваплы редак- ^поЫ Г- Разин. Татгосиздат басмасы, 1945 ел. 208 бит. Бәясе 8 сум. 8- X. ә.- № ц язылган. Табигый ки, автор Россияне соры шинельгә киенгән итеп күрә һәм күрсәтә: һәммәбезгэ алтын бишек булган, һәммәбезне сөйгән Россия; Йөрәкләрдән гомер китми торган. Соры шинель кигән Россия, Синең өчен, җиреңсуың өчен Ничек итеп корал алмассың? Илең бәхетең, анаң, балаң бәхетен Саклау өчен ничек бармассың? Без дә бүген синең солдатларың, һәм сөябез сине солдатча: Ялкынланып, Сугыш газапларын Бергә бүлеп барысын һәр чакта. Аннары соң: Син чакырдың—солдат шинель киде, Үтәү өчен синең боерыгың; һәр солдатың әйтте: «Туган илем, Кайда авыр — шунда куй мине!» Актарылды сугыш янгыннары, Солдат юлын штык арчыды; Ноябрьның карлы яңгырлары Шинельләрне суга манчыды. Бөек Ватан сугышы турында әсәрдә көчле, образлы строфалар бпк күп. Гомумән, бу поэмага арифметик үлчәү белән килсәк, аның иң күи өлеше сугышка багышланганын күрәбез. Бу, бер үк вакытта, әсәрнең отышлы да, отышсыз да ягы. Отышсыз, — чөнки әсәрне «Россия» дип исемләгәч анда туган илебез Россия турында, бу исемдә гәүдәләнә торган бөек вакыйгалар, героик тарпх, мәңгеләшкән исемнәр һ. б. турында күберәк укуны өмит итәсең. Поэманы тәнкыйть итүче иптәшләр башлыча нәкъ менә шушы моментны дәлилләренең берсе итеп китерәләр дә. Отышлы, — чөнки безнең данлы җиңүебез белән тәмамланган бөек Ватан сугышында Россиябезнең нәкъ менә язмышы хәл кылып- ды да бит. Бу — яшәү яки үлем сугышы иде. һәм шушы сугыш барышында сугышчы тарафыннан язылган «Россия» поэмасында төп игътибар һәм урып сугышка бирелү, поэманың төп герое итеп «соры шинель кигән Россия» Газиз Иаеад не күрсәтү. аның немец илбасарларга каршы гсроик керәшен тасвирлау бик табигый һәм зарури хәл. Безнең уебызча, әгәр дә киресенчә. пропорция бу файдага булмаса әсәр үзенең туу заманыннан, үзен тудырган шартлардан аерылган булып чыгар иде. һәм шуның нчен генә дә ул уцышсызлыкка очраган булыр иде. Тагын да детальрәк сүз йөрткәндә шушы бер моментны әйтмичә булмый: бу поэма 1944 нче елның ноябрь айларында, Фр лт сызыгы Польша. Чех-Словакпя җирләрен;,» чакта язылган һәм ел ахырында фронт ia. ■ га ында басылып чыккан. Димәк, авторны инде артта калган Москва. Ленинград, Сталинград. Днепр эпопеялары белән рухлану гына түгел, ә алда ерткычның үз оясын туздыру, Е.-рл :■ э.ы штурмлһу, явыз дошманны.’бөтенләй Һ*К итү кебек хәлиткеч авыр бурычларны үтәүгә омтылу, укучыларны Россиягә мәхәббәт аркылы әп-» шул бурычларны хәл итүгә өндәү вазыиФаоы да җитәкләгән. Ә инде шушындый конкрет шартларда поэмада сугышның, бу сугышта үтелгән героик юлның төп лейтмотив булыи яңгыравы аңлашыла һәм акланыла дип әйтәбез без. Беренче Украина Фронтында (автор үзе шул фронтта пде һәм поэманы шунда язды) 1945 нче елиып 12 нче январенда башланып киткән һәм, бүтән фронтлар белән бергә, Берлин рейхстагына гызыл байрак урнаштыру, дошманны бөтенләйгә тар-мар итү белән тәмам булган данлыклы һнҗүм сугышларында поэма үзенә йөклөтелгән бурычның практик өлешен яхшы үтәде дияргә мөмкин. (Җәяләр эчендә булса да -итен үтәргә кирәк: поэманың ахырында аның язылу датасы әлбәттә күрсәтелер- 1ә тиеш иде). Бер яклы булу шулай ук дөрес түгел. Поэма Рисияне бары тик сугыш шартларында гына күрсәткән дигән фикер калмасын. Анда Россиянең үткәне турында да. ул тудырган б» ек г чиеләп турында да, авың совет Россия.с. Ленин-Сталин Россиясе булып әве- ролгшлс!!* турында да, андагы халыклар дуслыгы турында да. бүгенге Россиябезнең чиксез байлыклары турында да. илебездә җитәкче к * ; булган бөек большевистик партиябез турында да, туын үскән ямьле Иделе, Тукай җан азыгы тапкан Казаны һ. б. турында да coH.ioHe.f.i. .Мондый юлла]) чагыштырмача ал- la.’na ■ I тә түгел кебек, ләкин алар, истә лы1 . ••ырлык итен, көчле образлы итеп бирелгәннәр. 1» Л!ичә мисал китереп үтик: Хыял житми синең эшләреңә, /Кимешләрең шулай бирәсең; һәр сабыйның тәүге хисләренә Син анасы булып керәсең. Син ул, син ул кардәш халыкларың Кочагыңа килеп сыенган; Ломоносов әйткән Платоннарын, Гомерларын үзенең тудырган. Мондый илен янын кем сөймәсен, Үзең янып сөйгән Россия; Сип, Ленинны биргән Россия, син Сталинны биргән Россия... Уйлар... уклар., күңел кошчыклары... Сизмичә дә үзең каласың, Әйләнәләр очын киң ватанны, Кичеп диңгез, сахра, даласын. Ялкын сулый Урал домналары, Эретә алар руда тауларын Кайнап ага чуен елгалары, Аксылланып, тутырып ярларын. Баку нефте ата фонтан булып, Тыя аямасак әгәр без аны, Әкияттәге кебек, туфан булып Басар иде бөтен дөньяны. Җиребез бай мамык — ак алтынга. Җофар, сусар безнең суларда; Күмелерлек булып дугалы ат, Иген уңа безнең кырларда... Синең өстә балкый бар йолдызлар, Син—кояшның җир до яшәве, Синдә туып үсә уңган кызлар— Җиребезнең Алтынчәчләре... Кремльнең курант чаңнарында Тойды солдат иле сулышын; Тойды солдат туган туфрагында Бөтен илнең йөрәк җылысын. Мондый юлларны тагып да китерергә булыр иде. Ләкин болай өзекләр генә китерү — тулы килеш поэманы алмаштыра алмый әлбәттә, ә аны тулысыңча укын чыгу — рухи азык та бирә, тугай илең Россиягә мәхәббәтеңне дә арттыра, аның сугыш сулавын да бергә кшюрәсең, тыныч шартларда да бик кирәк булган активлык. Фидакарьлек, сугышчанлык белән сугарыласың. Россия кебек гаять зур һәм җаваплы тема алынып ул тәмам төгәлләнгән килеш бирелмә- гән. — бу дөрес, әлбәттә. Ләкин бер авторның бер әсәреннән генә моны таләп итү. кабатлыйбыз, урынсыз булыр. Бу теманы һәр яклан тулы һәм камил килеш чагылдыру — күп авторлардан кун әсәрләр сорый, һәм алар, вакыты белән, булыр. 0 Гали Хуҗига мопын өчен дә рәхмәт. Әсәрнең монда телгә алынмаган җитешсезлекләре, дә бар, әлбәттә. Бу мәкаләдә без познаны шигыри әсәр буларак тикшерен, анын уңышлы һәм уңышсыз эшләнгән юлларын күрсәтүне өстебезгә алмадык. Бу — алдагы эш. һәм. әйтергә кирәк, кирәк эш. ,Әдәби Татарстан 115 Эчтәлеккә, мәгънәгә кагылган бер ялгыш куплетлы китермичә үтеп булмый. Үлмәс батырлык күрсәткән бер сугышчы турыпда автор: Истә әле һаман аның исеме, Мондый дус бит гомер онтылмый; Кем дип әйтим аны: Геркулесмы, , Геркулесны җиңгән Антеймы? — ди. Грек мифологиясендә бпт, җир-анадан аерылмаганда Геркулеслы җиңеп килгән Антей, ахыр чиктә, шулай да. җирдән аерылгач. Геркулестай җиңелә. Бу моментта авторның уйлап җитмәве күренә. «Россия» поэмасына озак тукталыиды. Бу аңлашылса кирәк. Чөнки ул. кабат әйтәбез, альманахта бердәи-бер иң зур оригиналь әсәр булып тора. Ф. Кәримнең, М. Җәлилнең, Г. Кутуйның. 111. Маннурның, Э. Фәйзинең, П. Баянның, Ә. Ерикәйнең, С. Хәкимнең, Ш. Мөдәрриснең. С. Урайскийның. II. Арсла- новныц, М. Садрипың, С. Батталның, Г. Рама- зановның төрле вакытларда язылган һәм күпчелеге инде моңа чаклы ук укучыларга таныш булган шигырь һәм поэмалары. Э. Айдарның, Г. Эпсәләмовның, А. Расихпың, А. Әхмәтнең, Э. Еппкииең, Ш. Камалның, А. ГПа- мовныц. Ф. Хәсипнең, Г. Бәширпең, М. Әмирнең, К. Нәҗминең, М. Гали һәм X. Уразпковпың проза әсәрләре нигездә шул ук сугыш темасын, сугышка, туган илгә, аның үткәне я бүгенгесенә кагылышлы темаларны чагылдыралар. Аларның һәркайсыиа аерым тукталмыйча шуны әйтергә кирәк: шигырьләрдә булсын, проза әсәрләрдә булсын — туган илгә мәхәббәт, совет халкының куәтле патриотизмы, сугыш һәм тыл героикасы, фидакарьлек, халыклар дуслыгы төрле алымнарда, төрле вариацияләрдә береп-бере тулылап гаять көчле* яңгырыйлар. Ләкин бер хакыйкатьне әйтмичә үтү һич тә мөмкин түгел. Альманахны тулы килеш укып чыккач та. ул. шулай да. кай ягы беләндер сине капаг<ггь.тәидермичә кала. Яңадан кат-кат актарып чыккач, аерым әсәрләрне аларның яшьләре, характерлары, күләмнәренә каран тиешле шүрлекләренә куен чыкканнан соң аларның бик чуар икәнлекләрен күрәсең. Иң беренче—альманахта оригиналь әсәрләрнең гаять азлыгы гаҗәпләндерә. Пң зур күпчелеге— матбугат (журнал һәм җыентыклар) аша ннде безгә билгеле булган әсәрләр урнаштырылган. Андагы 13 әсәрнең бары тик 10 гына укучылар өчен яңа. Шулардай бары тик икесе генә төгәлләнгән әсәр. Ә оригиналь дпгәп әсәрләрнең дә калган сигезе—зур әсәрләрдән өзекләр. Әйтергә кирәк, алар барсы да яхшы тәэсир калдыралар. Ләкин өзекләр буенча тулы фикер әйтү кыен, әлбәттә. Шунысы ачык, альманахта урнаштырылган бу өзекләр куанычлы киләчәк турыпда алдан хәбәр итеп торалар: димәк тиздән бездә бик зур художество һәм социаль әһәмияткә пя бул ran әсәрләр туачак. М. Гали белән X. Уразиковпың «Каюм Пасыйри» исемле пьесаларын ппде без тулы килеш сәхнәдә күрү бәхетенә дә ирештек. һәм альманахтагы өзектән алган өмитләребездә ялгышмадык: «Каюм Пасыйри» пьесасы драматургиябезнең дә, театрыбызның да уңышлы казанышы булып әверелде. Шундый ук якты өмитләр белән без К. Пәҗмппец Тугай ил» исемле романын. Г. Бәширпең «Намус» исемле повестен. М. Әмирнең «Ут эчендә» исемле озын хикәясен. Ә. Айдарның «Ташбай исемле тулыландырылган повестен түземсезлек белән көтен калабыз. Альманах Татарстан АССР ның XXV еллыгына, шул тарихи датага багышлап чыгарылган. Димәк ана без үз әдәбиятыбызпын билгеле бер чорга йомгагы дип тә карый алабыз. Ләкин альманах моңа тулысынча җавап бпрә ала дип әйтеп булмый. Төзүчеләрнең һәм редакторларның ашыгып эш иткәннәре күзгә бәрелә. Әсәрләрне сайлауда билгеле бер принцип та юк кебек. Анда оригиналь әсәрләрне күбрәк бирү омтылышы да сизелә (Шуннан чыгып булса кирәк—альманахта өзекләр бик күп бирелгән). Ләкин, мояа ирешә алмагач, язучыларның, шагыйрьләрнең инде басылып чыккан, укучыларга мәгълүм булган әсәрләрен күбрәк урнаштырырга тырышылган. Бу принцип белән эш иткәндә авторларның үтк HI- ДӘ басылып чыккан ип яхшы әсәрләрең сайлап алу кирәк иш. Ләкин моңа да тиешенчә ирешелчәгәи. 0. Фәйзи. Ш. Маннур. Г. Опсәләмов һ. б. иптәшләрнең альманахка кертелгән әсәрләрен аларның чыннан ла сайланып алынган пң яхшы әсәрләре дии әйтеп булмый. Аннары, юбилейга багышлап чыгарылган альманахта пи өчен сүз башы юк? Татар совет әдәбияты тарафыннан үтәлгән тол турында сөйләнгән, аерым язучылар, шап •йрь.ьцшен иҗатларына кыскача булса да бәя биргән бер кереш мәкалә һич шиксез кирәк иде. Республикабызның XXV еллык юбилеенә багышлап чыгарылган махсус әдәби альманахта монплй мәкаләнең булмавы аның җипп кимчелекләреннән берсе булып тора.