Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗДӘ ТӘНКЫЙТЬ

Бер үрдәк белән бер каз Талашканнар, ди, бераз, — Син кош түгел, мин ул кош. — Ә, минемчә, син йолкыш (Эпиграф урныяда) Сөйли кайберсе... гомумән Канатлы сүз яратып... Тәнкыйтьче тумый үрдәктән. Язучы һәм каз түгел, 0 кошлык дәгъвәсо даулап Талашулар аз түгел... Кыскасы, очсак күк иркен. Калмыйк сүзгә уралып, һәм очканда күтәрелик рдәкләрдәц югары... ӘХМӘТ Тәнкыйтьче әрли шагыйрьне: — Тирәнгә китмисез, — ди. А шагыйрь аңа үпкәли: — Ихтирам итмисез, — ди. Тәнкыйтьче көтә зур китап Фикерен җәеп салырга, Язучы котә зур фикер Тизрәк көрәп алырга. Бәхәсләр кыза кайчакта: Кем тота кем канатын,