Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОЙГЫ

(Хпкәя) Батальон елга буепда ядга туктады. Яшь солдат Мәхмүт винтовкасын кузлага сөяп кунгач, нп эшләргә инде? — дигән сыман як-ягы- на каранды. Солдатлар берәм-сәрәм һәм төр- кем-төркемләшеп таралышып та өлгерделәр. Кайсылары сөйләшә-көлешә тәмәке төрә, кайберләре су буен сырын алган — рәхәтләнеп юыналар, су эчәләр. Мәхмүт, саф күңелле һәм сәламәт кешеләргә генә таныш булган аерым бер хисенә шатланып: — һәй, егетләр! Елга суып эчеп бөтермәгез, миңа да калдырыгыз! — дип кычкырып, елга буена ймгерде. Елганы һәм тирә-юньне беренче мәртәбә күргән кеше кебек, су буена җитүе белән ул шып туктады. Көзнең матур чоры. Кояш җылытыр-җы- лытмас кына яктырта. Көдрә куаклыклар арасында әле көмеш, әле күк, әле сары, әле ал тасма булып елга ага. Күктә, бпектә-бпектә, саф һаваны яңгыратып, үзара пидер сөйләшә- сөйләшә, торналар һәм кыр казлары очалар. Жирдә, бөтеп күз күремендә, кызыл, кызгылт, сары, саргылт, ал, алсу, эре һәм вак-вак куаклыклар, бәйрәм көнне балаларын ияртеп чыккан хатын-кызлардай, йөгерешеп таралышканнар да кинәт туктап, берберсепең матурлыгына сокланышып, тынып калганнар... Мәхмүт үз-үзенә:— Ух сип!—дия гелә алды. Ятып, тына-тыиа су эчте. Матурлыкны кирәксез сүз яки урынсыз хәрәкәт белән кур- гытып таратырга теләмичә, кыяр-кыймас кына кузгалды. Кояш нурында зур шәмдәй ялтырап янган куак астына акрын гына барып утырды. 11и эшләвенә исәп-хисап бирми, тәмәке төрде. Тәмәкенең шат уты, җылы тотепе уйларны хыялларга, хыялларны уйларга әйләндерде. Шул ук вакытта аның тирә-якпы күзәтүе дә кискенләшә барды. j Опә, Хожаев, үзбәк егете, бу юлы да дәртләнеп җырлый — солдатлар аны сырып алганнар. Хоҗаевның җырын алкышлап. каршы алалар һәм җырны кабатлаталар. Хоҗасв сугышчан дусларын шатландыра алуына үзе дә сөенә. Ул аякларын бөкләп утырган да, җыр- лалмы-җырлыи... Менә — акыллы һәм тыпыч күзләрен күккә терән, карт солдат Савельев ята. Аның зур, көчле куллары күкрәгенә салынганнар — ял итәләр. Гармонь да уйный, өзелсп-өзслеп, ашыгыпшашып көйдән көйләргә күчә. Апыц тавышлары бер үк вакытта дәртле дә, моңлы да, түземсез дә, сабыр да булып Мәхмүт йөрәгенә бәреләләр... Күреп, тыңлап, сизеп туймаслык бу күренешләрнең, бу тыңлауларның һәм бу сизенүләрнең кайсы соң күңелгә якын һәм кадерле? — Бөтенесе. Чөнки алар бер-берсепә өзелмәс бәйләпен, Мәхмүт күцелепдә матурлыгын көчәйтә барган бер үк тойгыны үстерәләр иде. Батальон алга кузгалды. Алга юнәлгән саен аруталуларны җиңеләйткән, хәтта оныттырган бу тойгы Мәхмүт күцелепдә өрьяца, шушы көпгә кадәр һпч очрамаган, таудай зур, диңгездәй киң шатлык тудырды. Тагы да бер гаҗәп хәл: кешеләргә һәм дөньяга сокланган саен аларпыц яме дә арта, мәгънәләре дә тирәнәя. Мәхмүтнең күзләре үзбәк көенә сызгыргалап барган Хоҗаевка һәм салмак кына атлаган Савельевка төште. Мәхмүт үз адымнарын аларпыц адымнарына җайлап: — Пи өчендер бүген миңа дөнья да. ею дә ямьле... Сез доньядап да ямьлерәк. Шуңар шатланам, — дпде. Бераз вакыт дәшми атладылар. Мәхмупаң шатлыгы дусларына да йокты, алар да сүв- сез генә шатланыштылар. Мәхмүт, аларныл бу шатлыкларын сизүенә үзе дә гаҗәпсенү катнаш шатланып, ни әйтергә белхми, онытылып калды. Сүздән дә көчле тойгылы ннчек итеп сүз белән генә аңлатып булсын? Дэкп Мәхмүт сүзсез дә чыдый алмады: — Мондый тойгыга лаеклы булуыбнега сокланам. Безнең дошманнарда мондый тойгы юк һәм мәңге булмас... Матур җпрдо матур кешеләр генә яшәргә тиешләр... Еракка һәм озакка сузылган барыр яд дөньяның бөтен ямьләрепиәп дә кадерлерев, көчлерәк изге мәхәббәт тойгысы эчөнда дәвам итте