СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ГОМӘР ҺАДИМӨХӘММӘТОВ
Ул чакта әле Гомәргә бары алты гына яшь иде. 1912-нче елда Гомәрнең әтисе, Мостафа абзый, ерак Себертә китәргә карар кыла. Ул Себернең каторжаннар җибәрелә торган урып икәнен белә, ләкин анда җирнең үлчәүсез, урманның каравылчысыз булуы Мостафаны үзенә тарта. Җир азлыктан җөдәгән крестьяннарга шуннан да артык тагы нәрсә кирәк?
— Сукырның теләгәне — ике күз, крестьянның теләгәне — җир, ди ул еш кына. Мостафа абзый җимерелергә торган иске өеп, бер имана җирен арзан гына бәягә сата да, семьясын алын, бала-чагаларын төяп, туган авылыннан чыгып китә. Ләкин Себер Мостафаны ачык чырай белән каршыламый. Дөрес, монда җир күп, җирнең очы-кырые күренми. Ләкин аны кара урман каплаган. Җирле булу өчен, хәтта өй салып, каралты корып җибәрү өчен дә, башта гасырлар буе үскән юап-юап агачларлы аударырга, аларның төпләрен җирдән казып чыгарырга, аннан соң бер җиргә ташып өяргә яки яндырып, юк итәргә кирәк була. Бу — күп көч, озак вакыт таләп итә. Мостафа абзый дүрт ел буена туктаусыз агач кисә, төп чыгара, җир арчый. Ләкин башын күтәреп кайсы якка гына карамасын, каршысында кара урманнан башка бернәрсә дә күрми.
Дүрт ел буе арчыган җиргә кояш нурлары бөтенләй төшми, шуңа күрә монда иген дә үсми иде. Элекке Минзәлә өязенең Байсар волосте Бикчәнтәй авылында яшәгән чагында «җир, җир» дип тилмергән Мостафа хәзер инде җирдән туя. Туган авылыннан китүенә үкенә. Моның өчен ул еш кына үзен дә ачулана, һичбер гаебе булмаган хатыпыи да тиргән ташлый. Шуннан соң Мостафа абзый сакалын сыпырып авызына каба да бераз уйлап торгач:
— Әйдә хатын, кая булса да китик, җәеп-кышын урман эчендә ятарга без ристаннар түгел бит. Себергә без үзебез килгән кешеләр бит, — ди. Бу фикергә каршы килүче булмый.
— Мин арбаның арткы тәгәрмәче генә, син кая барсаң, мин шунда, — ди аңа Гомернең әнисе. Мостафа 1916 нчы елда Томск губернасының Маринск өязеннән Аижерка шәһәренә күчеп килә. Бу вакытта монда инде таш күмер чыгару эше башланган була. Җир өсте дә урманнан шактый ук әрчелгән, ләкин Мостафага кояш елмаймый да, көлми дә, ул изүенә шахтер лампасы элеп, кулына кәйлә тота да җир астына төшеп китә. Шулай итеп 1917 нче ел бөек революция елы да килә. Гомәр дә үсә. Ул әтисенең җилкәсенә басып торган авыр тормышның бераз гына өлешен булса да үз җилкәсенә күчерергә уйлый. Ялланып һәртөрле вакытлы эшләрдә эшли башлый. Унсигез яшькә җиткәч, Гомәр даими эшче булып китә, җит казучы булып эшли башлый. Тагын бер ел үтә. Гомәр Ленин комсомолы сафына керә. Ул анда тәрбияләнә һәм үсә. 1928 нче ел Гомәрнең тормышында кискен борылыш елы була. Бу елда ул Кызыл Армия сафына чакырыла. Кызыл Армиядә Гомәрне җитди чырайлы, һәр кайда дисциплина, тәртип таләп итүчән командирлар каршы алалар. Комсомол члены булган, кайчандыр үзе вожатый булып эшләгән һәм пионерлардан дисциплиналы булуны таләп иткән Гомәр армиядәге шартларга бик тиз күнегә. Күп тә үтми, ул үрнәк итеп йөртелә торган иң алдынгы кызылармеецларның берсе булып китә. Шуңа күрә дә аны полк мәктәбенә укырга җибәрәләр, һәм ул берничә айдан кече командир булып чыга. 1929 нчы елда Гомәрпец тормышында ике зур вакыйга булып уза. Ул аны гомергә онытачак түгел. Бу елда ул Ерак Көнчыгыш тимер юлындагы конфликт вакытында социалистик Ватанның Интересларын корал көче белән саклауда катнаша. Ул андагы барлык сынауларны батыр рәвештә, намус белән үти. Бу елда ул Ленин-Сталин партиясе сафына керә. Үзенең бөтен көчен, әгәр дә кирәк булса, яшь гомерен, тормышын да партия эше өчен, халык өчен корбан итәргә ант итә. Кызыл Армиядә ике ел хезмәт итү срогын тутырганнан соң Гомәр яңадан Анжерка шәһәренә, үзенең ата-аналары янына кайта. Бу еллар — сталинчыл бишьеллыклар чоры иде. Бу елларда безнең промышленность зур темплар белән үсә башлый, совет индустриясе Себергә таба үрмәли. Бу елларда эшче сыйныфының үз интеллигенциясен булдыру мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куела. Электә Себернең караңгы почмагы булган Анжерка шәһәрендә төрле промышленность предприятиеләре, культура учреждениеләре барлыкка килә. Анжеркада ачылган Тау рабфагы әнә ляларның берсе була. Совет яшьләре эшлиләр дә, укыйлар да. Гомәр Кызыл Армиядә чагында ук белемнең ләззәтен татыган. Шуңа күрә дә бөтен күңеле белән белемгә омтыла. Ул дүрт ел буенча шахтада эшли һәм шул ук вакыт рабфакта укый. Билгеле, бу авыр була. Ләкин бертөрле авырлык алдында да баш ими торган тимердәй пык ихтыярлы Гомәр монда да җиңен чыга. Шуннан соң ул алты ел буенча урта мәктәптә директор булып эшли һәм математика фәне укыта. Шулай ук ул, читтән торып, Томск дәүләт институтының математика факультетында, укып үзенең белем багажын тагын да арттыра. Гомәрнең 1941 нче елга кадәрге тормыш юлы менә шулай үтә. Ул хәрби дая турында да, исеме бөтен илгә билгеле булган атаклы кеше булу турында да уйламый. Ул бары тик югары белемле математика укытучысы булырга гына тели иде.
Менә сугыш башланып китте. Ватанга булган мәхәббәте, Ленин-Сталин партиясе эшенә чиксез нык бирелгәнлеге, немец илбасарларына булган көчле нәфрәте аны фашист яуларга каршы сугыш фронтына китерде, һәм фронтта тыйнак табигатьле, аз сүзле татар егете Гомәр Һадимөхәммәтов үзенең исемен мәңге онытылмаслык дан белән күмде.
...Өлкән лейтенант һадимөхәммәтов ротасы оборонада торган участокта инде күптәннән бирле тынлык хөкем сөрә иде. Монда немецлар да атмыйлар, безнекеләр дә атмыйлар. Хәер, атудан ни файда? Ике як та җирне тирән итеп казый урнашкан, хәтта йөрү юллары да тирән итеп казылган. Нейтраль зона дип йөртелгән ике арадагы уйсу урыпга да язгы кар сулары җыелып, аны кеше үтә алмаслык хәлгә китергән. Андагы сулар, июнь ае килеп җитүгә дә карамастан, кибеп бетәргә өлгермәгәннәр иде әле. Полк дошман оборонасын өзеп керү өчен менә шушы участокны сайлады. Штурмлаучы отряд итеп, өлкән лейтенант һадимөхәммәтов ротасы билгеләнде. Шул коннан башлап монда кызу эш башланды. Сугышчылар, бөтен көчләрен биреп, сугыш осталыгын камилләштерә башладылар. Аларныц командиры һади[1]мөхәммәтов һәрбер сугышчыны, үзенең укучыларын экзаменга хәзерләгән укытучы кебек, "сугыш осталыгының бөтен төренә җентекләп өйрәтте. — һөҗүм сугышында тиз хәрәкәт птәргә, кыю һәм батыр булырга, бернәрсәгә карамыйча алга омтылырга кпрәк. Шул вакытта бездән фашистлар гына түгел, бәлки үлем үзе дә куркып чигенәчәк, — диде ул үзенең сугышчыларына, һәм аларны шулай итеп тәрбияләде. Һадимөхәммәтов — элекке политрук ул. Армиядә политик эшнең кыйммәтен ул яхшы белә иде. Һөҗүм башланыр алдыннан ул үз ротасында партия һәм комсомол җыелышлары үткәрде. Анда ул коммунистларга һәм комсомолецларга рота каршына куелган бурычны аңлатты.
— Безнең ротаның уңышы — бөтен полкның уңышы булачак, — диде. —-Әгәр без үз бурычыбызны үти алмыйбыз икән, димәк бөтен полк үзенең бурычын үти алмаячак. Безнең өскә нинди зур һәм нинди мактаулы бурыч йөкләнгәнен шуннан аңларга тиешбез. Ул үзенең сугышчыларын батыр булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, Сталинның җиңү байрагын тагын да югарыргак күтәрергә чакырды. Аннары ул окоплар буйлап йөреп чыкты. Сугышчылар аны һәркайда да зурлап, хөрмәт күрсәтеп каршы алдылар. Алар үзләренең командирларын яраталар иде, аның белән утка да, суга да керергә хәзер иде. Һөҗүмгә күчү турында приказ алынды, Һадимөхәммәтов, һәрвакыттагы кебек, тыныч кына кулындагы сәгатенә карап куйды. Тынлык иде әле. Ләкин бу тынлык тагын берничә минуттан бозылачак. Ул минутны сугышчылар дулкынланып һәм ашкынып көтәләр иде. Менә көтелгән минут килеп тә җитте. Безнең дәһшәтле артиллериябездән атылган беренче снарядлар дошман блиндажлары өстендә ярыла башлады. Дошман позициясе белән тоташып киткән әрәмәлектәге агач ботакларына кунып, тыныч кына йоклаучы кошлар пырхылдап очып киттеләр. Нәкъ шул минутта өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов:
— Рота, алга! Минем арттан! — дип команда бирде. Ул, үзенең ротасын ияртеп, бер түмгәктән икенчесенә сикерә-сикерә сазлык һәм әрәмәлек аша спарядлар ярылган якка таба, дошман позициясенә таба йөгерде. Рота тпздәп немецлар траншсясына якынлашты. Аннары сугышчылар «ура» кычкырып, давыллы өермә булып, дошман өстенә ташландылар. Немецлар, аңларына килеп, каршылык күрсәтә башладылар. Каты кул сугышы башланып китте, ләкин ул озакка бармады.
20 гитлерчы белән тиз генә эшне бөтереп, 17 фрицны плен алгач, Һадимөхәммәтов сугышчылары дошман оборонасының эченә омтылдылар. Бу урында дошман оборонасының берничә линиядән торганлыгын Һадимөхәммәтов электән үк белә иде. Шулай ук Витебск тирәсендәге оборона корылмалары турында немец генералларының: «Большевиклар вата алмаслык чикләвек» — дип мактанулары да аңа билгеле иде. Шуңа күрә ул дошман үзенең көчләрен хәрәкәткә китергәнче мөмкин кадәр эчкерәк керергә тырышып, бөтен көче белән алга омтылды. Аның ротасы инде дошманның эчке линияләрендә, агачлар арасында сугыша иде. Ул үзенең тәҗрибәле күзләре белән аларны күзәтеп тора һәм аларга кирәкле боерыкларны бирә иде. «Арысланнар кебек сугышалар, — дип уйлады ул үзенең сугышчылары турында. — Һәркайсы өч-дүрт немецка каршы бара».
Нәкъ шул вакыт, агачлар арасыннан 25 немец килеп чыкты. Аның янында бары үзенең ординарецы гына бар иде.
Ординарец шунда ук дошман пулясыннан һәлак булды. Фашистлар, ялгыз калган совет офицерын кулга алырга теләп, аңа бирелергә тәкъдим иттеләр. — Юк, — диде ул, — совет офицеры бервакытта да пленга бирелми! Һәм ул гитлерчыларга каршы бер ялгызы сугышуында дәвам итте. Фашистлар, сукыр чебен кебек ябырылып килүләрендә булдылар. Совет офицеры, Ленип-Сталпн партиясе члены Һадимөхәммәтов каушап калмады. Фашистларның контратакаларын ярты сәгать буена ул бер үзе кире кайтарды һәм аларның байтагын кырып салды. Ләкин ул бер генә адым да артка чигенмәде һәм немецларны үз ротасының тылыпа үткәрмәде. Менә аның сугышчылары ярдәмгә килеп җиттеләр һәм исәп калгац фрицларны кырып бетерделәр. Бу сугышта Һадимөхәммәтов яраланган иде. Сугышчылар аны тылга алып кптмәкче булдылар. Ләкин ул аларга алга барырга, бары алга барырга гына приказ бирде. Һадимөхәммәтов үз ротасын немецларның 250 кешедән торган бер группасының тылына алып барып чыкты һәм аларга кыю һөҗүм итте. Немецлар бер-бер артлы ике тапкыр контратакага ташландылар. Рота фашистларның атакаларын зур осталык белән кире кайтарды. Немецлар каршы тора алмыйча, үзләренең канына тончыгып, чигенә башладылар. Куркуны белмәүче офицер үз ротасын яңадан атакага күтәрде. Нәтиҗәдә рота немецларның каршылык күрсәтү узелын сугышып алды. Бу пунктны алу белән дошманның чигенү юллары киселде. Исән калган фрицлар төрле яктан уралып алындылар. Омтылышлы һөҗүм, кыю һәм батыр хәрәкәт итү нәтиҗәсендә, ротаның югалтулары, бөтенләй юк дәрәҗәсендә, аз булды. Дошманның 136 солдат һәм офицеры плен алынды, йөздән артык гитлерчы үтерелде. Өч пушка, 6 пулемет, 3 миномет һәм башка трофейлар кулга төшерелде. Бу операция бөтен полкның алга китүенә ярдәм итте. Киң фронт буйлап дошманны куу башланды. Күрше участоктагы немецлар да, артиллерияләрен калдырып, тәртипсез рәвештә кача башладылар.
Фрицларны куып җитү өчен, безнең сугышчыларга дүрт сәгать буена бөтен көчләре белән йөгерергә, алга барырга туры килде. Шул чагында Һадимөхәммәтның аяклары үзенә буйсынмый башладылар. Күп кан агудан, берничә сәгать буена йөгерүдән аның хәле бетте. Ул үлән өстенә ауды. Шунда гына ул үзен, медсанбатка озатырга ризалык бирде. Ә үзенең ротасына:
— Алга, иптәшләрем, алга! Дошманны кырырга! — дип приказ бирде. Бу батырлыклары өчен, татар халкының куркусыз улы өлкән лейтенант Гомәр Һадимөхәммәтовка югары дәрәҗәдә мактаулы исем — Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Дан һәм хөрмәт татар халкының улына!