ОЛЫ ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ
НЕМЕЦ ГӘҮДӘСЕ
Дошман, юл буе бик күп техникасын калдырып һәм үз гәүдәсенә үзе басын, качуында дәвам итә. Без аны эзәрлекләп барабыз һәм Бөек Совеглар Союзының дәүләт чигенә якынлашып киләбез. Менә урман эчендә, кечкенә бер елга буенда әле яңа гына дөмеккән немец гәүдәсе ята. Ул башы белән елгага, гәүдәсе белән җиргә ауган. Безнең гаскәрләрдән бер төркеме аның пычрак гәүдәсенә карап төкерәләр. Ул кача-кача Советлар Союзының дәүләт чигенә җиткән чакта, гүяки, соңгы тапкыр булса да суын эчим дип, аның елгасына иелгән, ләкин ярты гәүдәсе белән ярга егылган; ул, гүяки, аның җиренә таянырга теләгән, ләкин ярты гәүдәсе белән елгага егылган. Ул башы белән Белоруссиянең суында, ә гәүдәсе белән аның җирендә ятып калган. Тарихның немец кабахәтләрдән моннан да артык каһкаһа белән көлүе мөмкинме! Кызылармеецлардан берәү бик хаклы рәвештә кычкырып үтә:
— Суыбыз канынны суырыр, җиребез тәнеңне чертер! Без, Польшаны немецлардан азат итү өчен һәм дошманны эзәрлеклән үз оясында тончыктырыр өчен көнбатышка таба, алга үтәбез.
УРМАН КЫЗЫ ГАННА
Табигать аның сылу гәүдәсен, кызарып чыккан кояштай нурлы йөзен, тирән карашлы кара күзләрен, аппак балтырлы таза аякларын, гүяки, җир йөзендәге барлык адәмнәрдән аерым яраткан. Ул үзенең матурлыгы белән тиңдәшсез. Аңа карау белән шагыйрь Дәрдемәнднең түбәндәге юлларын хәтерлисең: Тәнкәең ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең иң очында миң яраткан,
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан.
Табигать бәлки аны үзенең аерым химаясе астына алгандыр, ул без урнашкан йортка сугыш уты астында килеп керде һәм, маңгаендагы сәйлән кебек тир бөртекләрен сөртә-сөртә, оялчан күзләре белән безгә каран, кыяр-кыймас кына эндәште:
— Хуҗалар урманда булырмы, әллә өйдәме? Без җавап бирергә өлгерә алмадык, чолан яклап хозяйка атылып чыкты һәм аны кочагына алды:
— Ах, Ганна! Әле генә безгә тыныч күренгән Ганна хозяйканың кочагында үксеп-үксеп җылый башлады:
— Мария тәтә, әнкәмне немецлар алып киткәннәр. Немецлар чигенә башлагач, ул мине тагын да ераккарак— урманның түренә ук озатып, үзе өйдә калган иде, картлыгына таянып, тыныч калачагына ышанган иде. Ә немецлар аны да Германиягә куганнар. Ах тәтәм, ичмаса, кулым биреп күрешә дә алмадым бит. Өстәвенә өебезне дә яндырдылар. Инде хәзер мин ни кылыйм! Хозяйка аны юата:
— Кайгырма, минем кадерле Ганнам, инде көн килде. Барысы да булыр. Бер син генә, бер без генә түгел кан-яшь түгүче. Басуларга күз сал, анда авыр бөртекле куе игеннәр, башларын күтәрә алмыйча, уракчылар көтеп утыралар, урман тулы көтү-көтү сыерлар, сөт төшеп шешенгән җиленнәренең авыртуына түзә алмыйча, безне юксынып йөриләр, гомер буе йорт арасында җырлый-җырлый йомырка салган тавыклар кара урман эчендә куркышып утыралар. Немец җир йөзендәге жан иясенең кайсына гына афәт китермәде! Ул Гайнаның алдына бер кружка су белән, бер телем икмәк китереп куя һәм аи хөрмәт итә. Гаина бераз тынычлангач, аңа сорау бирәбез:
— Ничек соң сезне немецлар эләктерә алмадылар? Алар бит бу тирәдә байтак хөкем сөрделәр.
— Без бит урман кызлары, без җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да урманда яшәдек, — дип сөйләп китә кыз.
— Дөрес, караңгы төннәрдә айга бер-ике тапкыр авылга да кайта идек. Ләкин безне халык бик нык саклый иде. Безнең Косып авылында немецлар вакытында менә мондый бер гадәт бар пде. Холм шәһәре яклап автомашина күренү белән авыл башында чаң кагалар иде. Чаң тавышың ишетү белән халык, авылны ташлап, урманга кача һәм шулай итеп Германиягә кеше куу өчен килгән немецлар аптырап кире китәләр иде. Ганна, көлемсерәп, сүзен дәвам итә:
— Немецларның Польшада иң курыккан урыны — урман, Россия дә шулай бугай, — ди. Хозяйка аның сүзен куәтләп:
— Шулай шул, күп вакытны урманда яшәдек, — ди. Һәм ул Ганнага безне күрсәтеп әйтә:
— Илебезне азат итүче көткән гаскәрләребез— Кызыл Армия килде инде, хәзер һәммәбез дә үз өйләребездә,—ди. Безгә тагын да якынрак утырып, сүзен дәвам итә:
— Сез бит бик кинәт килдегез. Әмма шул гадәтегезне яратам мин. Әйе, бик кинәт килдегез сез. Сезнең якынлашканны — Буг елгасын көтмәгән урыннан кичеп чыкканыгызны күргәч, немецлар шул кадәр каушап төштеләр ки, алар нишләргә дә белмәделәр. Шулай да авылдан китәр алдыннан үзләренең комсызлыкларын-бирәнлекләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Минем сигез бәпкәле казым бар иде. Киткәндә анда бәрелделәр, монда бәрелделәр дә, аптырагач шул казны бәпкәләреннән аерып, муенын чабып өзеп арбаларына салдылар,— ди.
КАРЧЫКНЫҢ ГЫЙБАДӘТЕ
Польша табигатькә, матур күбенешләргә гаять дәрәҗәдә бай ил. Без калын урманнар, авыллар, хуторлар аркылы үтәбез. Биредә немецлар ут төртеп киткән портлар әле януларында дәвам итәләр. Җирдә кара күмер, һавада сөрем. Шуңа карамастан, сугыш вакытында йорт-җирен калдырып, каядыр китәргә мәҗбүр булган кешеләр шунда ук өйләренә кайта башлаганнар иде. Менә без кечкенә генә бер хуторда. Биредә барлык каралтылар, өйләр, лапаслар — һәммәсе дә янып, көлгә әйләнгән. Ишек алдының бер як кырыенда кирпеч сарай гыпа калган. Шул сарай алдыңа урманнан яңа гына бер арба кайтып туктаган. Йортның өлкән кешесе — җитмеш яшьләр чамасындагы карчык әлеге арбадагы зур агач сандыктан берсеннән-берсе асыл әйберләр алып, аларны янында гына басып торучы кызларга бирә. Ә кызлар бу әйберләрне җилләтү, киптерү өчен кояш нурына киртәләргә эләләр. Болар арасында башлары чигелгән әйбәт сөлгеләр дисеңме, гаҗәп пөхтә итеп эшләнгән тәрәзә кашагалары дисеңме, ап-ак җәймәләр, челтәрле пәрдәләр дисеңме, әллә нинди матур парчалап чпгелгән мендәр тышлары, буй-буй итеп сугылган юбкалар дисеңме, ниләр генә юк! Болар һәммәсе дә Польша кызларының үзләре эшләгән асыл җиһазлары. Немецлар вакытында боларның күбесен җиргә күмеп сакларга туры килгән, чөнки алар аяк чолгавыннан алып иң зат нәрсәләргә кадәр талый торган булганнар. Бөтен нәрсәсе янып, кара күмергә әйләнгән ишек алды уртасына әле хәзер — сугыштан соң гына казык кагылып корылган киртәләргә эленгән бу йорт җиһазлары үзләренең матурлыгы, белән күзләрне камаштыралар. Бу үзенең гүзәллеге белән Татарстанның сабан туе атналарын, кыз бирү яки ул өйләндерү кебек бәйрәмнәрне искә төшерә. Карчык зур сандыкның төбеннән соңгы әйберләрне чыгара. Болар һәрберсе утыз кырык метрлы, йортта сугылган ак полотно кисәкләре. Боларны киртәләргә элеп киптереп кенә булмый. Шунлыктан аларны ишек алды тирәсендәге яшел чирәм өстенә җәяләр. Ләкин бүген, гади сандыктан әйберләр алып торучы карчык кпнәт кызлары янына бара да, аларга нәрсәдер әйтә. Ә аннары баганалары яртылаш янган тәре янына килеп, гыйбадәт кыла да, кызлар кулындагы ак полотно төргәген алып, аны шунда яшел чирәм өстенә көнбатышка таба сузып сала һәм үзе безгә — шунда тукталган гаскәр төркеменә карап, дәшә:
— Сезгә бәхетле ак юл, улларым! — ди. — Висла елгасын кичү бик үк җиңел булмас, аның аръягында да немецлар каты каршылык күрсәтергә маташырлар. Ләкин безнең гыйбадәтебез һәм сезнең Шәрәфегезгә җәелгән шушы ак полотно аркасында сез Висланы тиз һәм исән-сау кичә алырсыз, мин сезнең өчен мәңге теләктә, хәерле юл! — дип өсти. Без кузгалабыз. Артта искиткеч матур күренеш — озын киртәләргә эленгән, башлары чигелгән озын сөлгеләр, яшел чирәмнәргә җәелгән ак полотнолар һәм шулар арасында безгә кул болгап басып торучы мөлаем карчык белән аның курчак кебек киенгән чибәр кызлары кала...
ЗИНАИДА ХАНЫМ ХИКӘЯСЕ
Без Колыбель исемле авылга җитәрэк бер хуторга килеп туктадык һәм, шундагы бакчачы картның тәкъдиме буенча, бер хужасыз өйгә кереп кунарга булдык. Портның ихатасы-фәләне юк. Түрдәге лапас ягыннан авыз-борыны озын ак йон белән капланган тәбәнәк кенә гәүдәле юан эт килеп чыкты. Аның авыз тирәсе ак йон белән шул кадәр куе булып капланган ки, беренче күрүдә аны яңа гына оп сосып чыккан тегермән этенә ошатасың. Шуңа карамастан, аның килеш-килбәтендә ниндидер бер акыллылык, йортка хуҗа булучылык сизелә. Без өйгә таба атлауга ул да вәкарь белән генә безгә таба килә башлады. Элек теләр-теләмәс кенә «һач, һам!»—дип өреп алды. Аннары нишләтәсең инде сезне, солдатлар бит, әйдә, керегез инде, дигән кебек безне әйдәп, өй ишеге янына килеп туктады. Өйгә кергәч мин аны байтак вакыт тәрәзә аркылы күзәтеп утырдым. Ул ишек алдында таркау ята торган арба тәгәрмәчләре, сабан-тырма кебек нәрсәләрне гүяки тикшереп, барлап йөри, аларны иснәп-иснәп үтә. Бер кар базына, бер лапаска таба барып килә. Ара-тирә куркулы күзләре белән һавага карап самолетлар очканны күзәтергә тырыша, колакларын кыңгыр салып ниндидер тавышлар тыңлый. Шунда якында гына бомбалар, снарядлар төшеп ярыла. Ул аларны да бик игътибар белән тыңлый. Бераздан соң мин тышка — ишек алдына чыгам һәм бүрәнә өстенә утырып аякларымны чишенә башлыйм. Ул минем яныма килә, тыныч кына карап тора, гүя ки, — нихәл соң, үзең кай яклардан буласың? Бала-чагаң бармы? Әллә синекеләр дә, безнекеләр шикелле, таралып беттеләрме? Менә бит, шаулап торган йорт иде, ә хәзер ничек булып калдык, болар һәммәсе дә немец китергән бәла бит, — ди. Мин аның башыннан сыйпыйм, ул мондый иркәләүгә күптән мохтаҗ булса кирәк, киерелеп-сузылып минем аяк араларыма керә, борыны белән култыкларымны төрткәли. Ләкин аның бу иркәләнүе озакка бармый, шул минутта безгә 30—40 метрлар гына снаряд төшеп ярыла, кайдандыр дошман самолетлары килеп чыга һәм ул бик тиз лапаска кереп китә дә, капкадан башыл гына күрсәтеп миңа карый, гүяки, син анда калма инде, монда кер ичмасам, бигрәк күз алдында утырасың, ди, гүя ки, мине үз янына чакыра. Дошман самолетлары күздән югала, бомба, снаряд шартлаган тавышлар тукталып, дөнья тынып кала. Караңгы төшә. Ботен җир йөзенә илаһи матурлык биреп, үзенең гарпш нурларын чәчеп, ай калка. Польшаның болай да матур иген басулары, җимешләре җиргә сыгылган гүзәл бакчалары, тирән тынлык эчендә утырган хуторлары, шул тынлыкка буйсынып калгап зур канатлы җил тегермәннәре акыл ирешмәслек әллә нинди бер рәхәтлек белән өртеләләр. Янып торган ай анын саен югарыга таба менә бара. Без ятырга хәзерләнәбез. Хуҗасыз өйнең скамьяларыннан һәм такта кисәкләреннән сәкесыман урын оештырып, аңа салам түшибез. Шул арада тавышсыз-тынсыз гына алгы аяклары белән ишекне үзе ачып, әлеге йонлач эт килеп керә һәм, хәерле йокы сезгә, дигән кебек безгә карап тора да, шунда ук борылып чыгып та китә. Өй эчендәгеләр тирән йокыда. Мин нишләптер йоклый алмый ятам. Шул арада тышта ишетелгән аяк тавышына өйдән чыгам. Анда шатлыгыннан койрыгын болгый-болгый әлеге йонлач эт мине каршы ала. Аның янында озынча яңаклы, кылыч борынлы, ташып торган канлы бер ханым басып тора.
Аның белән ярым русча, ярым полякча аңлаша башлыйбыз. Ул шушы йортның хозяйкасы икән. Сугыш үткәнгә кадәр урманда яшәргә булган. Ул чын күңеле белән шатланып сөйләвендә дәвам итә.
— Mин, — ди, — кызыл гаскәрне үз кулым белән хөрмәт игә алмый калдым инде, үтеп беткәннәрдер дип үкенгән идем. Туктаусыз барган атыш астында өйгә кайта алмадым, юкса минем сезнең өчен хәзерләгән сыйларым бар иде, бүген дә иртә белән үзем урманга киткәндә шушындагы бакчачы картка әйтеп киттем, Россия солдатлары килеп туктасалар, туп-туры минем өемә алып кер, аларны кунак итү өчен төнлә белән кайтырмын дип аңа әйтеп киттем, — ди.
Сезне бирегә шул карт керттеме? — дип сорый. Mин аның бу соравына:
— Әйе, — дип җавап бирәм. Шул арада көләч йөзле карт та килеп җитә:
— Менә Зинаида ханым, — ди ул хозяйкага карап. — Мин үз йортымда бер генә рус солдатын да хөрмәт итә алганым юк, син көя саен аларны үлең генә сыйлап озатасың дип миңа үпкәли идең. Бүген илдә кунакларны синең өеңә куйдык, — ди.
Зинаида ханым да һәм карт та, өйдәгеләрнең тыныч йокысын бозмау теләге белән, зур мәҗлесне иртәнгә калдырып, хәзергә оча безгә кечкенә мәҗлес корып алу...
Әлеге йонлач эт мәсьәләнең кайсы якка хәл кылынганын алдан белеп алгандай Зинаида ханымны әйди-әйди бакчага таба ашыга һәм Зинаида ханым белән карт аның артыннан китеп югалалар. Күп тә үтми, алар кулларына кура җиләге тутырылган банкалар, симез дуңгыз итләре, йомырка, сыр кебек ашамлыклар салынган тарелкалар, рюмкалар тотып, бакча эченнән килеп чыгалар һәм ишек алды уртасында, яшел чирәм өстендә безнең мәҗлес башланып китә. Бу ханым әсир рус солдатларының немецлар кулында газап чигүләрен бәян итә:
— Немецлар әсир рус солдатларын махсус лагерьда тоттылар. Шул лагерьларда рус солдатлары күргәнне эт тә күрмәгәндер. Аларны ачлык һәм ялангачлык белән җәзаладылар. Без, поляклар, рус солдатларының аяныч хәлен күреп әрни идек һәм аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеп килдек. Башта без әсирләр колоннасы үткәнле күрү белән кулыбызга икмәк, сөт, тәмәке алып, әсирләр килә торган юлга чыга идек. Ләкин немецлар бу хәлне бик тиз күреп алдылар һәм катгый рәвештә тыеп, каршылык күрсәтүчеләрне шунда ук ата торган булдылар. Шуннан соң без бу әйберләрне рус әсирләре үтәчәк юл буена алдан ташлап калдыра торган булдык. Руслар безнең бу ярдәмебезне белен, юлдан үткән чакта немецларга сиздермичә генә җпргә иелеп, икмәк, тәмәке кебек нәрсәләрне алалар һәм безгә таба карап, үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр иде. Ләкин бу хәл дә озакка бармады, немецлар моны да сизеп алдылар һәм әсирләр үтәчәк юлны алдан ук тикшереп, анда үзләренең солдатларын куеп, без полякларга әсирләр өчен юл буена ашамлык ташлау мөмкинлеген бетерделәр. Ипде нишләргә?! Үзебезнең туганнарыбыз булган славяннарга, рус солдатларына нинди генә юл белән булса да ярдәм итәргә, аларның газаплануларын ничек кенә булса да җиңеләйтергә кпрәк бит. Озак та үтмәде, без ярдәм күрсәтүнең икенче бер юлын уйлап таптык. Әйтик, әсир рус солдатларының колоннасы үтә. Шул вакыт берничә полячка колонна эченә атылып барып керә дә, нипди дә булса бер рус солдатының муенына асылына һәм:
— Ах син минем кадерле ирем, аллаһе тәгаләнең безне дә кавыштырыр көне бар икән, — дип җылый башлый. Безнең бу хәйләбезне аңлап алган әсир солдат үз чиратында шундый ук сүзләр белән хатынны кочагына ала:
— Я раббем, син дә исәп икәнсең!.. — дип хатын белән үзенең шатлыгын уртаклашырга керешә. Шулай итеп, без аларны күрешү, сөйләшү өчен дигән сылтау белән колоннадан читкә алып, немецларга сиздермичә генә авылда, өй арасында яшереп кала идек тә, уңай вакыт булу белән урманга, партизаннар арасына озата идек...
Ханымның сөйләгәннәрен бакчачы карт яңа мисаллар белән тулыландыра, ул немецларның коточкыч кабахәтлекләрен тасвир итә дә:
— Шуның өчен дә алар үзләрен Польшада һәрвакыт кадак өстендә, икенче төрле итеп әйткәндә, бозга баскан сыер хәлендә хис иттеләр. Мәсәлән, син менә төн уртасында безнең арабызда ялгызың утырасың, чөнки син безне, полякларны үз туганың итеп карыйсың һәм шуңа күрә дә – курыкмыйсың. Ә син беләсеңме, немецлар үзләрен нинди хәлдә тоталар иде! Аларның берсе өйдә ашап утырганда икенчесе ишек төбендә, өченчесе капка төбендә каравыллап тора иде. Чөнки, безнең өебезгә ялгыз кергән псумец, гадәттә исән чыкмый иде.
...Иртәгесен без өйдәге иптәшләр беләп бергә Зинаида ханымны яңадан тыңладык. Ләкин сәфәребез ашыгыч булганлыктан, аның белән озак утырырга туры килмәде, нәкъ кызарып кояш чыккан вакытта без инде Вислага таба юл алдык.
Польша.