Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН

Җир планетасы, чү!

Зур кайгы бар.

Күрәсеңме? Катастрофа.

Йолдызлар боек, кояш уйда.

Кич колагын салган, кайгы сырын —

Канлап киткән сахра, кырларны,

Бу хәсрәттән сулар бозланган,

Әрнү уты хезмәт җиһапында —

Аның сөеклесе югалган.

Миллион еллар аерым атомнардан

Табигать хәзерлән үзендә,

Кара тапны себереп ташлау өчен

Бүләк итте җирнең йөзенә.

Һәм ул килде.

Җир шарының зур бер өлешендә

Азатлыкка, нурга юл салып,

Һәм киттеләр хезмәт балалары

Аның юлы белән, кузгалып.

Төрле яктан елан үрмәләде

Аның сызган бәхет юлына.

Ләкин болар бар да җимерелделәр

Түзә алмый Ленин угына.

Ленин кешелеккә бәхет бирде.

Аһ, үлем! Син нигә яралдың?

Безнең планетаның иң, иң зур кешесен

Әй, шәфкатьсез! Бездән ник алдың?

Дулкынланган диңгез, исәр җилләр

Тын калдылар шушы минутта,

Сазлар, сандугачлар ыңгыраштылар

Ләгънәт әйтеп, шушы минутка.

Күкрәкләргә кайгы тезелде.

Күк колагын салды җир йөзенә

Җил дә тынды, җирдә моңлылык.

Даһи рухы бүген өзелде.

Юк, юк, ялгышма тел!

Ленин үлмәде һәм үлмәс!

Ул яши, яшәгән саен яшәрә.

Ул мәңгелек, гали, зур күңел.

Әнә, аңлы яшьләр үсәләр.

Илдән кайгы таплар очалар.

Еланнар таптала,

Ленин һаман алга бара.

Юлбарыстан җитез, арысланнан батыр егетләре

Бөтен җир йөзендә мактала.

Бу яшәү — яшәүләрнең иң зурысы.

Ленин баласы: татары, русы —

Без бәхетле, «яшәсен Ленин» дип кычкыра

Кыргызы, казагы, искимосы, тунгузы.

Болар дошманны яралар, аударалар, алга баралар,

Җитез юлбарыслар һәрвакыт шат алар.

Алларында Ленин йолдызы.

Мондый батырлык тик

Ленин баласында гына табыла.

Бу гүзәл дуслык алар арасында гына була.

Йөрәктән чыккан шат, батыр көлү

Алар арасында һәм алар каласында гына була.

Ленин яши, ул тик мәңгелек!

Илләрдә һәм телләрдә аның чәчәге,

Бер иснәсәң гүзәл бу чәчәкне,

Һәрбер җанга рәхәт, яшәве.