ҮЛЕМСЕЗ ЕГЕТ
Миңа герой табарга куштылар. Мин җае килгән саен герой сорашып, герой эзләп йөри башладым. Миңа күп исемнәр, күп фамилияләр тәкъдим иттеләр. Әмма, ничектер, миңа ошаганы табылмады. Тәҗрибәле, өлкән, ачык характерлы гвардия майоры Пегуляевка мөрәҗәгать иттем. Ул җавап урынына,
— Уһу! — дип кычкырып җибәрде. — Бит бездә менә дигән герой бар. Шаһиев! Аның кебек бүтәнне таба алмассыз. Менә, ичмасам, чын герой, — диде ул.
Мин Шаһиевның кайсы батальонда икәнен белештем. Аның үзе янына барырга карар кылдым. Тик төгәллисе эшләрем бар иде, шулар гына мине бер-ике көнгә тоткар итеп калдырдылар. Шул көннәрдә мин тагын Погуляевны очраттым. Ул миңа кайгылы төс белән:
— Беләсезме, күңелсез хәбәр, — диде һәм үз-үзенә:
— «Аһ кызганыч... Аһ кызганыч... нинди кешене югалттык бит, ә!» — дип өстәде.
— Кемне? — дидем.
— Шаһиев һәлак булган бит!
Бу минем өчен дә кайгылы хәбәр иде. Мин бу күңелсез хәлнең ничек булганын сораштым. Погуляев мина шулай хикәя кылды:
— Елганың бирге ягында безнекеләр, аргы якта — дошман. Аргы якка чыгып, дошманның мина кырларында юллар ачарга кирәк булган. Бу эшне Шаһиевка тапшырганнар. Ул төнлә көймәгә утырып, үзенең отделениесе белән аргы якка юнәлгән. Елганың уртасына җиткәч, көймә капланган. Шаһиев бер сугышчысы белән бергә суга баткан...
Бу хәбәр бик тизлек белән бөтен гаскәри бүлемгә таралды. Шаһиевны һәркем белә. Ул — гаскәри бүлемнең ветераны, һәммәсе дә аны кызганалар, аның өчен кайгыралар. Ә бит аны пуля да ала алмый иде ләбаса!» — диләр, һәм Шаһиев белән булган бер вакыйганы искә төшерәләр. Бервакыт Шаһиев, үзенең отделениесе белән дошман оборонасына үтеп, төя буе миңа кырларында юллар ясый. Иртә белән безнекеләр атакага күтәрелгәч, Шаһиев та аларга кушыла һәм дошман корылмаларын штурмларга китә. Алар ут ерып алга баралар. Каршыдан аткан дошмап пулеметчысының бер пулясы Шаһиевның күкрәгепә килеп бәрелә дә кирегә тиболеп, апың кулын яралый. Апың ярасын бәйләр өчен шинель изүен чишәләр һәм апың куенында җем-җем ялтырашып яткан көмеш валчыкларын күрәләр. Дошман пулясы Шаһиевның йөрәк турысын каплап торган медаленә килеп кадалган да, медальне кисәкләргә бүлгәләп, кирегә бәрелгән булган пкән... Бу вакыйгага күп вакытлар үткәп инде, шулай да апы хәзер яңа бер ләззәт белән искә төшерделәр. Шаһпсвпыц элекке командиры — гвардия өлкән лейтенанты Кпрпа тәмам кайгыга сабышты. Ул Шаһиев турында истәлекләр сөйли:
— Шаһиев иң яхшы, менә дигән отделение командиры иде, — ди ул. — Бервакыт оборонада торабыз. Дошман белән арабыз бик якын. Ике арадагы һәр түмгәк, һәр нокта ут астында тотыла. Шунда да бер ачык урын калды. Шул ачыклыктан ике як та бер-берсенә разведка белән тыкшына. Мәгәр һичкем үтә алмый, ачыклыкта ятып кала бирә. Шуңар күрә бу ачыклыкны без «үлем тыкрыгы» дип атадык. Алы ябарга карар кылдык. Миналар куярга кирәк иде. Кемне җибәрергә? Бар ышаныч Шаһиевта. Бу бурычны аңар тапшырдык. Төнлә ул, миналар алып, үз сугышчылары белән юлга чыкты. Ике арада җимерек танк бар иде. Мин аларга ияреп шул таякка кадәр бардым да, аның эченә кереп, аларны көтәргә калдым. Алар дошман ягына таба киттеләр һәм караңгыда бик тиз күздән югалдылар. Бер сәгать утырам, ике сәгать утырам...
Артта безнекеләр туктаусыз аталар. Мин беләм: бу атыш алга киткән егетләр өчен зарарсыз, чөнки безнең пулялар югарыга очалар. Бу атыш немецларны шау-шу белән алдар өчен генә алып барыла...
Тагын сәгатьләр үтә. Егетләрдән һичнинди хәбәр-хәтер юк.
«Беттеләр, — дип уйлыйм мин, — беттеләр. Вакыт таңга тартыла. Шулай кайгырып утырганда, ни күзем белән күрим, егетләрем киләләр. Шаһиев, Белышев, Җетнеснаев!.. Җетнеснаев яралы. Ул иптәшләренең кулында. Бүтәннәр һәммәсе дә исән. Мин аларны каршылыйм.
Нинди сөенеч! Нинди шатлык! Кирпа, сөйли торгач, тынып кала да уйчан гына итеп башын чайкап куя һәм тирән сулап, сүзендә дәвам итә:
— Бу егеткә исең китәр: ул йөрәгенә тәбәп килгән пулядан исән кала, якын бара алмастай куркыныч урыннардан җил-яңгырсыз исән үтә. Ул үлемсез егет иде. Аны үлем ала алмый. Ничек итеп соң аны су ала алган?! Аһ! — ди дә Кирпа җан ачысы белән, үз маңгаена чапылдатып сугып куя.
— Ул теге төндә «үлем тыкрыгын» үтеп кенә калмаган, немецның сугышчан сакчылыгы артына чыгып, немецлар йөри торган юлны да миналаган.
Таң ата, көн яктыра. Кинәт немецлар ягында гөрселдәп мина шартлаганын ишетәбез. Шунда ук чинау, иңгерәү тавышы ишетелә. Озак та үтми, миналар күбәүләп шартларга тотыналар, чинау, иңгерәүләр көчәя, үсә бара. Нәрсә булганын соңыннан белдек: иртә белән немецлар сугышчан сакчылыкларына алмаш җибәргәннәр. Алдан килүче немец. Шаһиев куйган миналарның берсенә баскан. Беренче шартлау һәм чинау, иңгерәү шуннан икән. Ә сугышчан сакчылыкта алмаш көтеп утырган немецлар: «Руслар безне арттан уратып алганнар!» — дип куркуга төшеп, сугышчан сакчылыкларын ташлаганнар да, артка йөгерә башлаганнар.
«Чүп өстенә чүмәлә» дигәндәй, алар да өерләре белән Шаһиев миналарына барып эләккәннәр. Кирпа Шаһиевның тагын күп-күл егетлекләре турында сөйли:
— Ул дошманның меңнәрчә миналарын зарарсызландырды, шуның белән ничәмә кешеләрнең тормышларын, ничәмә танк һәм машиналарны саклап калды; ул меңнәрчә миналар куйды, шуның белән ничәмә илбасарны кисәкләргә өзгәләтте. Мин, Шаһиевның бүләкләре бар идеме, дип сорыйм. Кирпа:
— Уу! — дип кычкырып җибәрә, — аның күкрәге төрле-төрле бүләкләр белән бизәлеп, җемелдәп тора иде...
Ничә иде соң әле аның бүләге?..
Әйе... әйе... бишәү иде бугай...
Ике Кызыл йолдыз ордены, ике «Батырлык өчен» медале, «Ленинград оборонасы өчен» медале...
Бу егетнең фамилиясен беренче башлап ишеткәч тә аның милләте турында уйлана башлаган идем. Түзмәдем, Кирпадан сорадым. Минем соравым Кирпаны гаҗәпкә калдырды.
— Ничек? Милләте? Ул рус егете булырга тиеш. Аңарда русча булмаган бернәрсә дә юк. Нигә сез ул бүтән милләттән булырга тиеш дип уйлыйсыз? — Фамилиясе татарга ошый.
— Һе, Шаһпев — чын рус фамилиясе ул, — диде миңа Кирпа. Бер көн зур һөҗүм сугышы башланып китте. Сугыш кырында, миннән ике-өч адымда гына, мина кыйпылчыгы минем өлкән иптәшемне авыр яралады. Мин аның тормышын саклап калырмын дип өметләндем, аны тизрәк ут астыннан алып чыктым. Әмма иптәшемнең ярасы минем өметемнән көчлерәк булып чыкты: операция өстәленә салу белән иптәшем шул ук көнне вафат булды. Без аны чәчәкләр белән бизәлгән кызыл табутка салып, поляк авыллары аркылы, кайгылы музыка авазлары астында, каберенә кадәр озата бардык.
Аның табуты үткән урамнарның як-яклары халык белән тулган иде. Аны картлар, яшьләр, апалары кулындагы сабыйлар — һәммәсе зур ихтирам белән озатып калдылар, аларның күзләрендә, йөзләрендә хәсрәт билгесе. Чөнки бу иптәш поляк җирләренең азатлыгы өчен көрәшеп, поляк туфрагында җан биргән, поляк халкының азатлыгы өчен көрәшеп корбан булган иде...
Без аны кабергә куйдык. Шул вакыт кабер янына зур автомашина килеп туктады. Машинада яралылар иде. Арадан берәү, сул кулы белән машина кырыйларына тотына-тотына җиргә төште. Аның уң кулы яралы, ак марля белән бәйләнгән һәм муенына асып куелган иде. Аның чырае бөтенләй яшь, иякләрендә сакал-мыек та күренми, ә шомырт кара күзләре җемелдәп, үткен чаткылар чәчрәтеп яналар иде. Ул кан беләп пычранып беткән шинеленең уң җиңен салган һәм каплап куйган. Шинель, егетнең һәр хәрәкәте саен артка тартылып, уң як пиеннән төшеп китәргә омтыла, ә егет аны сул кулы белән эләктереп яңадан үз өстенә тартып куя иде. Ул гвардия полковнигын эзләп тапты һәм туп-туры аның каршына килеп басты. Шунда аның саф һәм кыю тавышы яңгырап китте.
— Иптәш гвардия полковнигы, мин сезнең сугышчы.
— Беләм, беләм... Ни булды сезгә? Нишләдегез?
—Яраландым. Уң кулымның сөяге зарарланды. Мине ерак тылга, госпитальга җибәрмәкчеләр. Әмма мин аннан барыбер качачакмын. Бирегә кайтачакмын. Сездән үтенәм: калдырыгыз мине биредә, җибәрмәгез мине тылга! Полковник уйга калды. Егет үтенечен кабатлады:
— Җибәртмәгез мине, калдырыгыз! Полковник аны калдырды. Егетне электән белгән кешеләр, аны танып, гаҗәпләнеп, төрле яктан:
— Шаһиев!!
— Шаһиев? Каян килеп чыккан ул? Суга баткан иде бит ул! Һәлак булган иде бит! — диештеләр.
Mин шунда ук Шаһиев белән танышырга ашыгам. Без тизрәк бер-беребез турында белергә тырышабыз. Ул Татарстанның Кукмара районы, Әсән Елга авылыннан Ваһап Шаһиев булып чыга. Соңыннан, иркенрәк бер вакытта, мин аңардан:
— Соң бу ничек булып чыкты әле? Сине һәлак булганга санаганнар иде, син тере булып чыктың. — дим.
Ул көлемсери дә, соңгы көннәрнең вакыйгасын сөйләп бирә. Теге төндә көймә каплангач, Ваһап су астыннан чумып чыккан да, агым уңаена йөзә башлаган. Юл уңаенда судан бер яшь сугышчыны тартып чыгарган һәм аны үзе белән алын киткән. Алар, көчле агым белән көрәшә-көрәшә, елга уртасындагы утрауга барып чыкканнар.
Арыган, чыланган Ваһап шунда ук һушыннан язган һәм озак вакытлар яр комында ятып калган. Ул исенә килгәндә инде көн булган. Боларны күреп алган немецлар ата башлаганнар. Ваһап тар чокыр казырга керешкән. Ул үзенең автоматын да, көрәген дә югалтмый саклаган булган, тик янындагы яшь сугышчының гына бернәрсәсе дә булмаган, аның бөтен нәрсәсе су төбендә калган. Ваһап чокыр, казып өлгерүгә безнекеләр дә ата башлаганнар, алар бу икәүне немецлар дип белгәннәр. Егетләр шулай ике ут астында калганнар.
Шул хәлдә бер тәүлек үткән. Төнлә утрауга безнең яктан көймә белән кергән кешеләр Ваһап белән көтмәгәндә очрашып, аны һәм аның янындагы сугышчыны ярга алып чыкканнар. Төп сәгатендә кабердән кайткан өрәк шикелле, Ваһап үз бүлемчәсенә кайтып кергән. Башта ышанмаганнар, тотып, капшап караганнар, ышангач аны кочакларга, үбәргә керешкәннәр, аңар санвзводка китәргә тәкъдим иткәннәр. Ул бармаган, бераз ял итеп, хәл җыйган да, яңадан сафка баскан. Бу юлы танкка утырып, дошман ныгытмаларын штурмларга юнәлгән. Дошманны алар куа барганнар. Шунда аның уң беләген дошман пулясы тишеп үткән...
Хәзер Ваһап Шаһиев сәламәтләнеп килә инде. Аның турында сүз чыкса, хәзер:
— Бу егет утта янмас, суда батмас. Үлемсез егет ул, — дип, ул кичергән вакыйгаларны яңадан хикәя кылырга керешәләр. Ә Шаһиев үзе:
— Тизрәк сәламәтләнәсе иде, тизрәк Берлинга җитәсе иде, — ди.
Ноябрь, 1944 ел.
Хәрәкәттәге Армия.