Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕ

Тарихта мисалы булмаган вакыйгалар булып үттеләр. Безнең буынның килер буыннарга сөйләрлек һәм мәңгелек монументлар салып калдырырлык хатирәләре бар.

Дәһшәтле 1941, 1942 нче елларны гына алып карыйк. Немец солдатының итеге астында калган җирләребезнең сыкрану тавышлары әле колагыбыздан да киткәне юк. Күпме михнәт чигелде, күпме Фаҗига, күпме мәхрүмлекләр! Ә шулай да бөек совет халкы бу сынаулардан, һичбер халыкта һәм һичбер тарихта күрелмәгәнчә, вөҗдан сафлыгы белән чыкты. Бу гигант вакыйгаларны чын образлар теленә, краскалар теленә салып бирүче зур художниклар, әлбәттә, килерләр. Без аларны көтеп калабыз. Ләкин, аларның килүләрен көтеп, авыз ачып утырырга безнең хакыбыз юк. Без — бүгенге совет язучылары — һәр кайсыбыз, кулыбыздан килгәнчә, талантыбыз җиткәнчә, үзебез кичергән зур вакыйгаларны документлаштырып, теркәп калдырырга тиешбез. Намус — әйтә алмаганны әйтергә тырышып көчәнүдә түгел, намус — әйтә алырдаймы чын күңелдән әйтеп бирүдә. Әнә шунлыктан, Борис Горбатов иптәшнең «Буйсынмас кешеләр» дигән повестен чын намус эше дип карарга туры килә. Әлбәттә, аның да вакыйгаларның тонуларын көтәргә хакы булгандыр. Әлбәттә, ул да краскалар талымлап, һавалылык күрсәтеп тора алган булыр иде. Кайберәүләр әнә шулай утыралар ич.

Горбатов, чын совет язучысы буларак, болай эшли алмый. Ул, көче җиткәнчә, вакыйгаларны теркәп калдырырга тырыша. Аның бу китабы, чын художество әсәре булудан да бигрәк, немец оккупациясе астында калган туганнарыбызның газапларын һәм сыкрануларын, өметләрен һәм көрәшләрен теркәп калдыручы Ватан сугышы чоры документы булып тора. Ә ул китапта, чынлап та, күп нәрсәләр теркәлгән!

Немец солдатлары, тонык марш белән, далаларны һәм хуторларны таптап үтәләр. Аларның юлында канлы чәчәкләр һәм дар агачлары үсеп кала. «Миңа кагылмый бу» дип карый карт Тарас һәм, чынлап та, ил өстен каплап алган - дәһшәтле вакыйгаларны үз өенә кертмәскә тырышып, тәрәзә капкачларын ябып куя, ишегенә йозак сала. Ләкин... йозаклар чыдамый, тәрәзә капкачлары куркынычлы вакыйгаларны тотып кала алмыйлар. Михнәт, газап, фаҗига һәм туларның логик дәвамы булган көрәш Тарасныкыларны бөтереп ала. Һәм Тарасныкылар — олысы-кечесе, яше-карты — көрәшкә ташланалар. Бу активлык, әлбәттә, кинәт кенә килми. Немец оккупантларының корткычлык эшләре, рус халкын мыскыллаулары бу көрәш активлыгын тудыруга сәбәпче булалар.

«Бөтен нәрсә өстеннән көләләр алар, — Ефросиньяның дине өстеннән дә, Антонинаның, хәсрәте өстеннән дә, Лиза-Луизаның яшьлеге өстеннән дә көләләр; бөтен нәрсәне аяк астына салып таптыйлар, әгәр саклый алмасаң, алар Настяны да, Леньканы да, кечкенә Марийканы да аяк астына салып таптарлар, үзләренең дагалы итек үкчәләре белән басып, җаныңны изеп үтеп китәрләр» ди Горбатов немецлар турында. Ләкин саклап калырга кирәк! Фамилияңнең тапсызлыгын, милли үзенчәлегеңне, җиреңне-суыңны, гореф-гадәтләреңне — барын да, барсын да немец табаны астында изелүдән саклап калырга кирзк. Ә моның өчен бары тик бер генә юл бар. Ул — немецка буйсынмау! Ул — көрәш юлы! Һәм Тарасныкылар — олысы-кечесе — барсы да көрәшкә ташланалар. Степан — подполье эшенә китеп, халыкның немецларга булган ачуын оештырып йөри. Киленнәре Валя партизанлык итә, унсигез яшьлек Настя, көрәшеп, дар агачында үлә, Андрей, Кызыл Армия сафларында чыныгып, чын сугышчыга Гафи әйләнә, ә карт Тарас үзе, олы кеше булып, әкрен генә, җай белән генә бер эшне эшләп — халыкны вөҗдан сатмаска өндәп йөри. Менә бер диалог. Немецлар килү белән, үзенең балалыгын югалтып, төрле-төрле караңгы уйларга чумып калырга гадәтләнгән кечкенә Марийка белән Тарас карт бер вакыт менә болай сөйләшеп ала:

— «Бабай! — дип сорады ул бер вакыт, — ә руслар тиз килерләр микән?

 — Ә син кем соң, рус түгелмени? — дип ачуланды аңа Тарас.

— Юк, — диде кызчык башын чайкап.

— Без хәзер немецныкылар. Әйеме?

— Юк, түгел, син рус кызы! Без торган җир дә рус жире! Шәһәребез дә — рус шәһәре. Менә болай дип әйтергә кирәк, Марийкага безнекеләр килерләр; безнекеләр килерләр! диген. Әйе, безнекеләр тиздән килерләр! Безнекеләр немецны куып җибәрерләр. Тарас аңа бу сүзләрне, дога укырга өйрәткән төсле, өйрәтте».

Һәм безнекеләр киләләр. Тарас картларның, Степаннарның, Валяларның, Настяларның немец тылында, үлем куркынычы астында эшләгән эшләре Кызыл Армия частьларының Һөҗүменә уңышлы туфрак булып төшә. Семья гарипсез түгел, дигәндәй, арада кайбер мөртәт җаннар да табыла. Халык вөҗданы, бәйсезлек, туган ил азатлыгы турында уйлаудан бигрәк, үзләренең эт тиреләре турында кайгыртучы, ничек булса да үзләрен алып калырга теләүче вак җаннар турында автор, үзенең һәм шулай ук безнең иң шәфкатьсез тойгыларыбызны туплап, көчле нәфрәт белән яза. Менә шундый куркак хәшәрәтләрдән берсе — Цыпляков дигән кеше.

Ул, партбилетын яшелчә бакчасына күмеп, үзен ничек булса да исәп калдыру юлына баса. («Тыныч кыяфәтле бер кеше» дигәндә җиңелрәк тә, татарчарак та булыр иде), «к а й г ы- л ы җыер ы л ы п, салынып төшкән чал кашлар», «чандыр тополь», «бөкере юл», «Бернәрсә дә әүвәлгечә бара», «коры хатын-кызлар гына калды», «Симез хәрефләр», «картая иде балалар», «юеш урын да торып калмас» төсле урыннарны әлбәттә татарчарак итеп әйтергә мөмкин булыр иде. Аннан соң урынлы да, урынсыз да китерелгән инверсияләр дә укучыны бик нык туйдыралар, бит ахырысы татар җөмләсенең үзенең эчке музыкасы барла баса! Нигә шуны тырышып-тырышып бозарга иде! Гомумән, тәрҗемә өстендә эшләнгәндә, тел сафлыгына әһәмият бирү җитми бездә. Бу бер яклылык кайчан бетәр? Һәм бетәрме икән?