Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗАН КЫЗЫ

 Көрәш көннең пн караңгы вакытында башланды һәм башта партизаннар өчен уңыш белән барды. Көтелмәгән һөҗүмнән котлары очкан немецлар оешкан рәвештә каршылык күрсәтә алмадылар. Оялары туздырылып ташланган шөпшәләрдәй, ары барып бәрелделәр, бире ташландылар һәм, шул рәвешчә, кая гына булса да качып котылырга, башларын саклап калырга ашыктылар. Ә партизаннар, шушы паникадан файдаланып, район үзәге булган Биектау исемле зур авылның яртысына якын өлешен тиз арада үз кулларына алып та өлгерделәр. Бу — унышлы башлангыч иде. Беренче уңыш, үзенә ияртеп, зур кайгы алып килде: сугышның иң кызу вакытында отрядның командиры Борисов каты яраланды. Яраланган командирны сугыш уты эченнән отрядтагы бердәнбер татар кызы Сания алып чыкты. Командирны авыл читендәге кечерәк кенә таш өйгә кертеп урнаштыргач та, ул аның янында һаман үзе булды. Командирны күтәреп кертергә ярдәм итүчеләргә: — Иптәшләр, сезгә урамда булырга, андагыларга ярдәм птәргә кирәк. Авыруны үзем карармын... Калдырыгыз аны! диде һәм, шул минуттан башлап, яраланган командирны үзе генә карый, үзе генә дәвалый башлады. Партизаннар аның эшенә катнашмадылар. Порт хуҗасы карчыкка: — Әби, сез, зинһар, тарсынмагыз инде... Без хәзер үк, немецларны куып чыгаргач та, авыруны сездән алып чыгарбыз, — диделәр дә, урамга, дошман калдыкларын куарга ашыктылар. Әмма немецларны куып чыгару алай җиңел генә булмады. Киресенчә, аларга ярдәмгә килеп җиткән яңа көчләрнең кысуы аркасында, партизаннар үзләре авылны калдырып чигенергә мәҗбүр булдылар. Немецларның бу яңа көчләре арттан, карчыкның өе урнашкан яктан китереп бәргәнгә, командирны да, аның янындагы Санияне дә коткара алмадылар. Аларны коткарырга теләп таш өйгә таба берничә мәртәбә ташланып карасалар да, файдасыз кан түгүдән башка нәтиҗәгә ирешмәделәр. Шулай итеп, һич тә көтелмәгән бәхетсез шартлар нәтиҗәсендә, отряд, үзенең сөекле командирын дошман кулында калдырып, урманга кайтып китәргә мәҗбүр булды. Партизаннар өчен авыр көннәр башланды. Тиңе булмаган авыр хәлдән котылу юлын берәү дә күрсәтә алмады. Командирны югалту кайгысы һәркемнең күңелен хәсрәт белән тутырды, күңелсез уйлар уятты. Кайберәүләр эчкәли дә башладылар...

Шулай өч тәүлек үтте. Сания дүртенче тәүлек башланганда гына кайтып керде. Вакыт соң булуга карамастан, партизаннар йокламаганнар иде әле. Саниянн күрү белән, берсен берсе бүлдереп:

 — Борисов кайда?

— Командирны кем белән калдырдың?

— Үзең ничек котылдың? — дигән сораулар белән аны әйләндереп алдылар. Беренче минутларны Сания болай берьюлы яуган сорауларның кайсына җавап бирергә дә белми торды. Бераз тынычлык туып, сүз әйтергә мөмкинлек булгач кына, сорауларга сорау белән җавап биреп:

— Ә монда сезнең эшләр ничек?—дип куйды. Шау-шу шул ук секундта басылды, һәркем тирән сулап алды. Кайберәүләр, гаебен сизгән кешедәй, читкә борылдылар яки түбән карадылар. Тирә-юньне авыр тынлык басты. Сания ирексездән: «Нәрсә булган тагын? Җитмәсә, кайдандыр, аракы исе дә килә» — дип, үз-үзенә сөйләнгән булып, борчылып куйды һәм шунда ук үз тирәсендәге халык арасында эчкән кешеләр барлыгын сизеп алды. Гадәттәгедән артык кычкырып сөйләүләр дә, «Монда сезнең эшләр ничек?» дигән сорауга туры җавап бирә алмау да моны ачык аңлатып тора иде. Элек, командир бар чакта, отрядта эчү катгый рәвештә тыела иде. Бу начар яңалыкны аңлау белән Саниянең тыны беткәндәй булды. «Командир булмагач, шулай бик тиз таркаулык башландымыни?» — дип иптәшләренә карап эндәшәсе, аларны оялтасы килде. Сания, бернәрсә дә сизенмәгән булып, шаян тавыш белән:

— Нәрсә борыннарыгызны салындырдыгыз?— дип шаярып алды да, Борисов турында сөйләргә кереште. Командирның ярасы авыр булуга карамастан, хәле бераз җиңеләя төшеп, саташудан туктавын сөйләп, һәммәсен дә шатландырды. Аларның күңелләре күтәрелүен күргәч, үзенең дә боеккан йөзендә елмаю туды. — Порт хуҗасы бик яхшы һәм җылы күңелле карчык булып чыкты. Аның үз улы да фронтта икән. Сез авылны калдырып киткәч тә, немецлар күрмәсен дип, безне чоланга, идән астына урнаштырды. Борисовның ярасын дарулап бәйләргә ярдәм итте, — дип партизаннарны шатландырганнан-шатландыра барды. Кыскача гына итеп авыл хәбәрләрен сөйләп бирде дә, аннары яңадан командир турында сөйләргә кереште:

— Борисов тке-өч атна чамасы урыныннан кузгала алмас әле. Юклы-барлы хәле белән аны авылдан монда кайтарырга ашыгу— куркыныч эш. Шуңа күрә, безгә бу көннәрне командирның авылдан торып җитәкчелек итүе белән канәгатьләнергә туры килер. Отряд белән үзе арасында элемтәче итеп иптәш Борисов мине билгеләде. Беренче бурыч итеп ул сезгә Тирән елга күпереп җимерергә боерды. Чөнки шул күпер аша немецлар үзләренең Биектауда тупланган көчләрен фронтка озаталар, — диде һәм үзе, озак та тормыйча, авылга, авыру командир янына китте. Өченче төнне ул тагын әйләнеп кайтты. Партизаннар аңа командирның боерыгы иннек үтәлүен, Фрицларны ничек кыруларын җиткерделәр. Сания аларның һәммәсенә дә отряд командиры Борисовның сәламен тапшырды, ничек савыгуын сөйләде, күп кенә нәрсәләр турында үзе сорашты, үзе хәл кыла алмаган мәсьәләләрне командирга җиткерергә булды. Әнә шул рәвешчә аңлашып беткәннән соң, Сания командирның яңа боерыгын белдерде:

— Без урнашкан урманның көнчыгышындагы зур аланлыкта немецлар яшерен аэродром әзерлиләр. Анда самолетлар да, бомба складлары да бар. Шушы очып китеп, алар безнең ташларга җыеналар. Әгәр шул эштән чыгарып ташлый гаскәрләргә зур ярдәм үзе, караңгыдан файдаланып, командир китәргә ашыкты. Сания үзе кайчандыр Казан авыл хуҗалыгы институты студенткасы иде. Бу якларга һәм бу эшләргә ул практикага килгән җиреннән эләкте. Кызганычка каршы, практика белән шөгыльләнә алмады — сугыш башланды һәм, ул үзе кебек совет кешеләре белән бергә, явыз дошманга каршы көрәшкә ташланды. Отрядта аны беренче көннән башлап ук «Казан кызы» дип атадылар һәм үзе юкта һәркайчан диярлек шушы яңа исем белән атап йөртә торган булдылар. Үзенең ягымлы булуы, авыруларга уңышлы ярдәм күрсәтә алуы һәм, бигрәк тә, ирләр арасында үзен тота белүе, көрәш авырлыкларын җиңел кичерүе белән Казан кызы тиз арада бөтен отрядның мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. Партизаннар аңа ияләнделәр, якын күрә башладылар. Дошман кулындагы авылда калган авыру командирны карарга һәм аның белән отряд арасында элемтәчелек эшен үтәргә керешкәннән бпрле партизаннар Казан кызып бигрәк тә якын күрә, Борисовның үзенә карагандай, аңа тирән ихтирам белән карый башладылар. Менә бүген, урманга әйләнеп кайтуы белән, партизаннар аңа аэродромга ничек һөҗүм ясауларын, самолетларны шартлатуларын— һәммәсен дә, командирга җиткергәндәй, сөйләргә керештеләр. Сания аларны зур игътибар белән тыңлады. Кайбер нәрсәләрне кабатлап сорашып, бәрелеш планын үзе төзегән командирдай, һөҗүм картинасын күз алдына китерергә, аның уңышлы һәм җитешмәгән якларын аңларга тырышты. Булдыклылык күрсәткән егетләрне шунда ук мактап та куйды:

— Мин сезнең турыда командирга җиткерермен. Ул бик канәгать булыр. — дип күңелләрен күтәрде һәм командирның яңа боерыгын белдерде:

Иртәгә Биектауга икенче мәртәбә һөҗүм ясарга кушыла, — диде һәм һөҗүмнең планын аңлатырга кереште.

— Болай турыдан-туры ташланып кына аэродромнан шәһәрләргә бомба аэродромны алсак, үзебезнең булыр иде, — диде янына Сафа Сабир. Без авылдан немецларны куып чыгара алачак түгелбез. Немецлар анда шактый нык утыралар. Аларны ул ныгытмалардан ничек тә алдап чыгарырга һәм үзебезгә җайлы позициядә кыйнарга кирәк. Моның өчен без, иптәш Борисов күрсәткәнчә, ике төркемгә бүленеп эш итәрбез. Төркемнәрнең берсе авыл читендә утырган монастырьга кереп, шуннан авылның немецлар урнашкан урамнарына таба минометтан ут ача. Немецлар бу картинага тыныч кына карап кала алмаячаклар, әлбәттә. Авылдан чыгып монастырьга ташланачаклар. Менә шул вакытны безнең икенче төркем, аларның артыннан килеп, шәп кенә итеп бәрергә тиеш булыр, — диде. Бу төнне Сания авылга кайтып китмәде, һөҗүмгә әзерлек эшләре белән үзе җитәкчелек итте. Тәҗрибәле сугышчылар белән киңәште һәм, шулай итеп, һөҗүмне уңышлы үткәрүгә ирешү өчен кирәк булган чараларның һәммәсен дә күрергә тырышты. Икенче тонне, план буенча билгеләнгән вакыт җиткәч, төркемнәрнең берсе, Сапия җитәкчелеге астында, монастырьны камап алды. Кайчандыр монастырь булган, ә хәзер ташланган чиркәүгә әйләнгән гыйбадәтханәдә сакчы хезмәтен үтәүче Антон карттан башка берәү дә юк иде. Ул башта төнге кунакларны ризасызлык белән: «Нинди җеннәр йөртә сезне?» дип мыгырданып каршы алса да. аларның үз кешеләр икәнен аңлагач, каршылык күрсәтмәде. Партизаннар арасыннан үзенең улы белән уйнап үскәп шаян егет Александрны танып алып, аның:

— Атакай, юкка борчылма! Изгеләреңнең серле тынлыгын бозмас өчен ничек сак кылануыбызны үзең күрәсең бит, — дип шаян көлүен ишеткәч, бөтенләй тынычланды. Төркемнең җитәкчесе кыю хәрәкәтле яшь кыз аны гаҗәпләндерде. Кызның боерыкларын һәркемнең тизлек белән үтәвен күргәч, ул: «Марфа Посадская кебек юлбашчыларыдыр ахыры» дип үзен-үзе тынычландырды. Антон карт әнә шулай уйлангалап торган арада, партизаннар пулеметларын тәрәзәләргә урнаштырдылар, гранаталар ташларга, автоматлардан ут ачарга әзерләнеп өлгерделәр һәм ишек алдындагы минометтан авылга таба ата да башладылар. Төнге тынлыкны бозып бер-бер артлы миналар шартлый башлауга, бөтен авыл хәрәкәткә килде: чалтырап торшләр ватылш берничә автомат тәртипсез такылдарга тотынды. Авылны яктыртып салам өеме яна башлады. Беренче чуалыш озакка сузылмады. Авылның үзендә куркыныч булмавына төшенгәч тә, немецлар аңларына килделәр һәм, «тәртип бозучыларны» акылга өйрәтү теләге белән, монастырьга юнәлделәр. Немецлар авылдан чыкканда сызылып таң атып килә иде. Авыл белән монастырь арасында яз көннәре кар сулары белән кушылып тулы су агып торган, хәзер исә тәмам саеккан инеш үтә. Инешнең монастырьга таба ягы сары ком белән капланган. Сызылып таң атканда монастырь тәрәзәсеннән карап торган Антон картка ком капланган мәйдан җан иясе булмаган чүл кебек булып күренә иде. Елганы үтеп шушы комга керүгә, алдан килүче зур гәүдәле офицер, артына борылып, нәрсәдер кычкырынды да, кулындагы автоматын болгый-болгый, монастырьга таба йөгерә башлады. Башкалар, ямьсез акырышып, аның артыннан йөгерергә тотындылар. Калтыраган иреннәре белән бер туктаусыз нидер укынып тәрәзәдән күзәтеп торган Антон картның күзләре офицердан аерылмады. Зур гәүдәле офицер чаба башлауга. Антон карт чын күңеленнән:

— Я, раббем, гыйбадәтханәңне сайлаучыларыңны үзеңнең ярдәмеңнән мәхрүм итмә инде!.. — диде дә, ашыгып-ашыгып чукынырга тотылды. Ул яңадан: «я, раббем!» дип үзенең алласына ялварырга өлгермәде, монастырь эчен яңгыратып, пулемет һәм автоматлар дәррәү атарга тотындылар. Антон картның күзләре әле һаман алдан акыра-акыра килүче зур гәүдәле офицерны күзәтә иделәр. Пулеметлар такылдый башлауга зур гәүдәле офицер кинәт, нәрсәгәдер сөртенгәндәй, абынып китте һәм берничә адым атлагач та икенче тапкыр «сөртенеп» әйләнеп төште. Моңа кадәр аңа ияреп килгән солдатлар, хәзер дә офицерларыннан үрнәк алган төсле, нәкъ аның кебек төрлесе төрле якка ава, тәгәри башладылар. Сафлар алга барган саен кимеделәр һәм монастырьга якынайганда бөтенләй сирәгәеп калдылар. Менә алар туктадылар һәм, давылга каршы бара алмагандай, комга яттылар. Әмма озак ята алмадылар, бәреп яуган үлем яңгырына чыдый алмыйча, чигенә башладылар. Башта алар күтәрелергә батырчылык итмичә, үлгән иптәшләренең гәүдәләре артына яшеренә-яшеренә, ятып кына шуыштылар. Бераздан, инешкә җитәрәк, аякларына басып. Казан кызы 41 барлык көчләренә чабарга, качарга тотындылар. Антон карт бу картина белән озак кызыксына алмады. Аның тәртипсез чигенүче немецларга каршы килгән сафларга күзе төште. Ул тагын: «Я, раббем, бу иблисләргә яңа ярдәм җибәрдеңмени?!» — дип үзенең алласы белән сөйләшергә тотынды. Әмма күп сөйләшә алмады. Аның сүзләрен бүлеп, бөтен монастырьга Саниянең тавышы яңгырады. Ул:

Иптәшләр, әнә килеп тә җиттеләр. Әйдәгез, минем арттан! — диде дә, ишектән чабып чыгып та китте. Башкалар, «ура!» кычкырып, аның артыннан ташландылар... Немецларның үлекләре ком өстендә анда-монда аунап калдылар. Берничә әсирләп һәм яраланучылардан башка бер генә фриц та исән калмады. Сугыш бетүгә, партизаннар авылга, командирлары янына юнәлделәр. Алар урамдагы халыкның рәхмәтләрен дә гадәттәгечә иркенләп тыңламадылар, якын туганнары турында да сорашмадылар, һәммәсе дә сөекле командирны күрергә, аның хәлен белергә ашыктылар. Алар барып җиткәндә, таш өй янында таякка таянып бер карчык тора иде. Теге бәхетсез төпне яраланган командирны күтәреп кертергә ярдәм иткән шаян егет Александр карчыкның шушы таш өй хуҗасы булуын шунда ук таныды.

— Хөрмәтле әби, безнең командирыбыз һаман кузгала алмыймыни әле? Без бөтен семьябыз белән аның хәлен белергә килгән идек, — дип куйды. Карчыкның йөзе кинәт агарып киткәндәй булды. Кансыз иреннәре калтырый башлады.

И, балакаем, сезнең командирыгыз... үлде бит ул. Сезнең кызыгыз кайтып җитә алмагандыр шул. Юк исә сөйләгән булыр иде... Әнә, аның кабере моннан ерак түгел, — диде дә, калтыраган кулы белән бәрәңге бакчасы буендагы калкып торган каберне күрсәтте. Партизаннар, бер карчыкка, бер ул күрсәткән кабергә карап, нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдылар...

Авыр тынлыкны Александр бозды. Ул үзенә генә хас булган җитезлек белән моңа кадәр арттарак торган Санияне халык алдына җитәкләп китерде дә:

— Әйтегез тизрәк: бу карчык нәрсә сөйләнә?!— диде. Сания байтак вакыт сүзсез торды. Аның күзләреннән чыккан яшь бөртекләре яңа гына күтәрелеп килгәп кояш нурларына ялтырый-ялтырый битләре буенча тәгәриләр иде.

— Иптәшләр!.. Әби дөрес әйтә, Борисов яраланган төнне үк... үлде. Без аны шушы бәрәңге бакчасы буенда күмдек, — диде. Бөтен халык баш киемнәрен салды. Ул сүзен дәвам итте,

— Үзегез беләсез, безнең эшләр ул чагында тегеләй-болаерак кына иде. Шуңа күрә сафларыбызны таркатудан шикләнеп, мин мәрхүмнең исеменнән сезне йөртә бирдем... Ә командир янына барган булып отрядтан киткән вакытларны, разведкаларда йөрен, сез шартлатасы объектларны күздән үткәрдем, өйрәнә йөрдем. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады. Партизаннар да аны сораулар белән аптыратмадылар. Нәрсә сорарга? Ярты айдан артык отрядның командиры шушы Казан кызы булганы, моннан соң да шулай булачагы болай да ачык аңлашыла иде.