Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНАТЛЫ АТ

(Чын әкият)

Бу сөйләнәчәк вакыйга еракта — Көньякта, Кавказ дигән таулар илендә булды. Бу ил шундый матур, аның матурлыгын кошлар гына сайран бирсә бирә алыр. Бу таулар илендә булган һәм анда йөргән кеше аның матурлыгын һич-һич кайчан да онытмый, һәм бу илне мәңге сагынып яши. Бу илдә мин үзем дә шактый вакыт торганга күрә, аңа чын күңелдән гашыйк икәнлегемне берәүдән дә яшермичә әйтә алам.

Бу гашыйклык һәм сагыну тойгылары миндә яз көннәрендә аеруча көчле кабатланалар. Таулар иле яз саен үзенә генә хас булган гүзәллеге белән минем күз алдыма яңадан терелеп килеп баса.

— Сезнең бу тауларда булганыгыз бармы? Әгәр, анда булганыгыз булмаса, рөхсәт итегез, мин азрак аны сезгә сурәтләп бирим.

Әнә еракка-еракка сузылып киткән Кавказ тауларының сырты күренеп ята. Аларның ак кар бөркәнгән һәм мәңге туң, үткер очлары болытларга кадәр менеп җиткәннәр, биекләр, бик биекләр. Бу таулар чылбырының уң як очында Кавказ сылуы — биек Эльбрус. Ул үзенең мәгърурлыгы, күркәмлеге белән җир йөзенең барлык илләрендә, барлык җирләрендә дан казанган тау. «Аны күрү, аның, Наполеон бүреге кебек, икегә очланып торган түбәсенә менү өчен чит илләрдән һәм совет иленең ерак почмакларыннан, меңәр километрлы юллар узып, киләләр. Бу тауларның, бу җирләрнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйлар алар. Гомер буена патша Россиясе жандармериясенең тырнагы астында, сөргендә йөргән бөек шагыйребез Михаил Юрьевич Лермонтов та бу таулар илен үзенең бөек таланты, искиткеч шигъри көче белән җырлап калдырды. Бу тауларда күркәмлек, горурлык һәм алар турында халык арасында таралган бетмәс-төкәнмәс легендалар саклана.

Биредә сөйләнәчәк вакыйга да шушы таулар арасында, шаулап аккан Терек елгасы буенда булган вакыйга. Җәй үзенең бөтен тулылыгы, муллыгы һәм яктылыгы белән тирә-әйләнәне күмгән иде. Кайсы гына тарафка күз салма, әйтеп-сөйләп бетергесез хозурлык, карап туйгысыз матурлык хөкем сөрә һәм мондый матур җирләр, мондый гүзәл табигать күренешләре бер илдә дә юктыр, булса да болай ук матур түгелдер кебек тоела иде. Тирә-як җир менә әле генә үзенең асыл киемнәрен кигән дә, кадерле кунакларны каршы алырга хәзерләнеп тора кебек иде. Гүя кунакларның килер юлларына яшел келәмнәр җәелгән, өсләренә аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләр сибелгән, агачларны, тирә-яктагы вак әрәмәлекләрне яшел яфракларга төргән дә, аларны табигатьнең үзенә генә хас булган осталыгы күләгәләгән, бизәгән. Таш араларыннан чылтырап аккан салкын сулы чишмәләрне, яфрак араларында иркәләнеп кенә пешеп утырган ал-кызыл җиләкләрне әйтәсеңме! Барсы да килүчегә сый- хөрмәт булып җәелеп ята иде. Җай гына җилпенеп очкан күбәләкләр, җәйнең, табигатьнең яме булып, чәчәктән-чәчәккә куналар, назланалар, тагын очалар, тагын куналар.... Барасби, үзенең иптәшләре белән бергәләп, тиз-тиз генә бакчаларындагы эшләрен эшләп бетерделәр дә, тау буена уйнарга чыктылар. Кызарып-кызарып пешеп торган җиләкләрне җыйдылар, матур чуар күбәләкләрне куып йөрделәр. Эсселәгәч, агач төбендәге күләгәгә утырып азрак хәл алдылар да, Барасби һәм аның иптәшләре — Һарун, Һашим, Морат, Али, Искәндәр, аннары тагын ксп-кечкепә Казбич — барсы да бергәләп шаулап аккан тау елгасына төшеп су коендылар. Су сибештеләр, чумыштылар һәм судан чыгып яңадан тут агачлары арасында куышып уйный башладылар. Барасби кинәт:

— Туктагыз! — дип иптәшләренә кычкырды һәм, барыннан элек үзе тынып калып тирә-якны тыңлый башлады. Кайдадыр, якында гына таулар арасында мал көтүче чабан җырлый иде. Ул үзе күренмәсә дә, аның тавышы шат һәм күтәренке, җыры еракларга, тау итәкләренә китеп тарала.

Ерак түгел болында,

Ташкын елга буенда

Тайлар нөри җәйләүдә

Әлә-ләүлә-ләләүлә.

Алар колхоз тайлары,

Җитез, йөгерек сыйраклы,

Пөхтә, матур тояклы,

Әлә-ләүлә-ләләүлә.

Шул тайлардан берәүсе

Үскәч булыр канатлы,

Коштан җитез, гайрәтле,

Әлә-ләүлә-ләләүлә.

Куган чакны дошманны

Җитәр аны һәрвакыт,

Качырмас ул һич аны,

Әлә-ләүлә-ләләүлә.

Корыч булыр тоягы,

Таштан утлар чыгарыр.

Таудан тауга очар ул.

Әлә-ләүлә-ләләүлә...

Балалар бу җырны ахырына чаклы тыңлап та бетермәделәр, тизрәк колхоз маллары йөри торган аланлыкка, шат күңелле көтүче янына йөгерделәр. Анда, чынлап та, колхозның елкылары, пошкыра-пошкыра, чирәм кимерәләр, шунда гына яшь тайлар утлан йөриләр иде. Балалар көтү янына барып җиттеләр дә, үзләренә ошаган тайларны сайлап ала да башладылар.

Һарун туры чуар тайны, Һашим ак күкрәкле шомырт карасын,

Искәндәр сөт кебек ап-агын, ә кечкенә Казбич алмачуарын сайлады. Алар шулай тайлар сайлап торганда, жырчы көтүчене караштырып таулар арасында калган Барасби да килеп җитте. Килеп җитсә, ни күрсен, иптәшләре тайларны үзара бүлешеп тә беткәннәр. Бу эшкә аның, бик кәефе китте.

Ул:

— Мина тай кайда?—дип кычкырды. Иптәшләре ана тай эзләшеп йөри башладылар. Ләкин, чынлап та, сайлап алу өчен бер тай да калмаган иде. Бары тик читтәрәк ялгыз бер тай көчкә-көчкә генә чирәм өзеп маташа, ләкин ул шул кадәр ябык, шул кадәр начар, хәтта аякларында да көчкә-көчкә генә басып тора. Ябыклыктан өстендәге йоннары да коелып беткән диярлек. Тай шул кадәр өтелгән, хәтта аның нинди төстә икәнлеген дә белеп булмый. Яллары, койрыгы оешып, укмашып беткән. Балалар шуннан башка тайны күрмәгәч, Барасбига карап һәм үзара көлешеп:

Әнә ич синең таең, качмас борып ал шуны тизрәк! — диештеләр. Иптәшләренең үзеннән болай көлүләренә Барасбиның ачуы килде. Ләкин берни дә эшләр хәл юк, сайлап алырдай бер тай да калмаган иде. Ул, тешләрен кыскан килеш, әлеге алама тай янына килде. Тай, аның килүен күрен, чирәм чүпләвеннән тукталып калды, танышырга теләгән кебек, башын күтәреп аңа карап алды. Барасби үз өлешенә тигән тайның бу кадәр ябык, начар булуына бөтенләй кәефсезләнде:

— Мондый тайдан нинди канатлы ат үссен? — дип авыз эченнән мыгырданып куйды. Ә иптәшләре шул арада, үзләренә сайлап алган тайларны җитәкләп, су буена төшеп киттеләр. Куанышып, көлешеп аларны саф елга суында коендыра, юындыра башладылар. Барасби, билендәге укалы кәмәрен чишеп алды да, ябык тайның муйнына кигезде һәм аны да су буена, алып төшеп китте. Алар шулай башкалардан күп кенә артта калып төшеп кенә барган вакытны, куаклыклар арасыннан кинәт кара елан аларның юлы өстенә килеп чыкмасынмы! Барасби, бу көтелмәгән хәлдән куркып, туктап калды. Елан, зәһәрле үткер телен чыгарып, пышылдый ук башлады.

Анын пышылдавында Барасби:

— Ташла син бу тайны, аннан бернинди дә канатлы ат чыкмаячак. Көлкегә генә калырсың! — дигән сүзләрне пшеткәп кебек булды. Аның еланга гаять ачуы килде. Җирдә яткан ташны алып аңа бәрмәкче булды. Ләкин елап, тиз генә шуышып, якындагы бер тишеккә кереп качты. Барасби, тишек өстенә таш китереп бастырды да, тайны җитәкләп үзенең юлын дәвам итте, төшеп җитеп тайны яхшылап коендыра башлады. Тай шул кадәр пычрак иде, аның пычрагыннан тирә-яктагы су башта болганып калды.

Хәтта Барасбиның иптәшләре:

— Бездән соң коендырсаң да өлгерер идең, суны бөтенләй пычратып бетердең, —дип көлештеләр. Барасби аларның көлүләренә карамалы, тайны яхшылап юды, койрык ялларын аралаштырып тарады, төрле ябышкап тигәнәкләрдән арындырды, аннары үзен кояшка, яланга җибәрде. Ә үзенең күңелендәге шикле уйларында, бу тайның канатлы ат булуына өметсезлек һич тә кимеми иде. Өенә кайткач та чабанның җырында җырланган канатлы ат аның уеннан чыкмады. Ләкин аңа туры килгән тайның гаять начар булуы Барасбины бик уйга калдырды. Ул, баскыч төбендәге таш өстендә шулай утыра-утыра, төн җиткәнле сизми дә калды. Күктә йолдызлар кабынды, ә ул әле һаман утыра да утыра иде.

Абыйсының йокларга ятмавына борчылган кечкенә сеңелесе Ләйлә, җылы урыныннан торып, аны эзләргә дип ишек алдына чыкты, һәм баскыч төбендәге таш өстендә абыйсының болай уйланып утыруын күреп, аның янына килде. Нәни кулын аның җилкәсенә салып, аннан «нишләп болай утырасың?» дип сорады. Барасби кечкенә сеңлесен бик ярата иде. Ул бүген су буенда, таулар арасында ишеткән канатлы ат турындагы җыр һәм үзенә эләккән тайның бик ябык булуы турында сөйләп бирде. Сеңелесе аны дикъкать белән тыңлап торды да:

— Абый, син борчылма. Син таң аткач та Сөләйман бабай янына барырсың. Ул күп яшәгән, күпне күргән, күпне белә. Ул сиңа нишләргә кирәген өйрәтер, — дип акыл бирде. Чынлап та, ничек соң Барасби бу турыда башта ук уйламады икән?! Ул, сеңлесенең яхшы киңәше өчен рәхмәт әйтеп, аның белән бергә өйгә, йокларга кереп китте. Таң әле яңа гына сызылып килә иде. Сандугачлар аны үзләренең әйтеп бетергесез матур җырлары белән котлап каршы алалар. Кояш әле уянмаган, ул, күрәсең, үзенең алтын бишегендә тирбәлеп, тау артында йоклап ята иде бугай. Ә Барасби инде таулар арасыннан, бормалы юллардан йөгерә-йөгерә Сөләйман бабасы торгач биеклеккә таба бара иде. Ул, бара-бара шактый юл алды, күп кенә кыя тауларны уратып үтте. Инде кояш та, үзенең алтын бишегеннән чыгып, шактый күтәрелде һәм кыздыра башлады. Барасбиның эсседән эчәсе килде, тамагы кибеп бетте. Кызган ташлы юлларда аяк табаннары пеште. Ләкин ул туктамады. Хәтта артына да борылып карамады. Әнә кыя таулар арасында бабасының кышлагы да күренә башлады. Ләкин таулар үч иткән кебек алар: берсен үтүгә, икенчеләре каршыда үсә торалар. Ә Барасби үзенекен итте. Бу кыя таулар аның иреген, теләген чикли алмадылар. Ул, бармакларын ертып, канатып бетереп булса да, аларны бер-бер артлы үтте һәм нәкъ төш вакытында бабасының кышлагына килеп җитте. Ак бәрән бүркен башыннан салды да, тирләгән маңгаен сөртә-сөртә, эчкә үтте. Ул кулын, зурларча, күкрәге өстенә куеп, бабасына сәлам бирде. Аның бабасы Сөләйман инде ике йөзенче елын яши иде. Ул артык картайган, чәч-сакаллары көмеш кебек агарганнар. Ә маңгаендагы җыерчыклары чүл комлыгындагы сырлак кебек сырлы-сырлы иде. Ул өстенә ак җапан кигән һәм аякларын бөкләп түрдә, ак кәҗә тиресе өстендә утыра иде. Җитмәсә тагын кулында ниндидер калын китап та бар иде. Ул, Барасбиның тавышын ишетеп, сәламен алды, уң яктан үз яныннан утырырга урын күрсәтте. Барасби бабасының сүзенә һич тә карышмыйча, зурлар кебек, түргә үтте, аягын бөкләп аның янына менеп утырды, тирә-юньгә күз йөртте. Әнә стенада, бизәкле чуар келәм өстендә, бабасының сугыш кораллары эленеп тора. Бабасы яшь чакта зур батыр булган. Илне басарга килгән дошман яуларын шул кораллары белән һәрвакыт кыйнап җибәрә булган. Коралларның күбесе алтын-көмеш белән сырланып, бизәлеп эшләнгәннәр. Ә аяк астында — идәндә каплан, юлбарыс, соры аю тиреләре яталар. Алар Сөләйман бабайның зур, оста сунарчы булуын күрсәтеп торалар иде.

Бабасы Барасбиның ерак юл йөреп аруын, тирләвеп, сусавын күрсәтсә дә, алдындагы җиләк суын аңа тәкъдим итмәде, бераз салкынаюын, хәл алуын көтте. Аннары аны хөрмәтләп сыйларга кереште, туганнарының, сеңелләренең хәлен сорашты. Барасби башыннан үткәннәрне бер-бер артлы аңа сөйләп бирде һәм килүенең сәбәбен белдерде. Бабасы аны зур игътибар белән тыңлап утырды. Аннары ак кашлары астындагы хәлсез күзләрен йомып бераз вакыт уйга калды. Ләкин бу уйга калу озакка түгел иде. Аның күз кабаклары яңадан ачылдылар һәм күзләрендәге сыек яктылык Барасбиның уйларын яктыртып, бәйләнгән төеннәрен чишеп җибәргәндәй булды. Барасбиның күңелендә шунда ук ниндидер бер өмет уты кабынды. Ә бабасы, ашыкмыйча гына, аңа канатлы җитез ат үстерү чараларын өйрәтергә кереште.

— Канатлы ат — җитез ат үстерү җиңел эш түгел, улым, — дип башлады ул сүзен.

— Аны үстерү өчен, бигрәк тә очар кош кебек җитез итү өчен, иң элек аны үзеңнең дустың кебек якын күрергә кирәк, вакытында ашатырга, эчертергә, вакытында өстен чистартып торырга, коендырырга, юындырырга, салкын көннәрне үзең туңсаң да аны туңдырмаска, өстенә палас ябарга, тирләгән килеш җилдә калдырмаска кирәк. Торган җире, аяк асты пычрак, юеш булмасын. Тоякларын вакытында кисеп, тәрбияләп үстер. Ашын торган азыгы да гел бер төрле генә булмасын — төрләнеп торсын. Болар гына да түгел әле. Син әйткән тайны ябыклыгыннан, авыруларыннан тазарту өчен аны яхшылап дәваларга да кирәк.

Бу кирәк булган дәваларны син каян таба аласың? Ул, яңадан күзләрен йомып, бераз вакыт уйга калын торды һәм:

— Бу дәваларны табу өчен син иренмичә Эльбрус башына менәргә тиешсен. Анда серле чишмә бар, шул серле чшимәнең суын алып төшеп таена эчерергә кирәк, аннан син үткер кыя башлы Биш-тау исемле тауга менәрсең. Анда күп авыруларга шифа булырдай бер үлән үсә. Шул үләнне өзеп алып төшеп, таеңа аны да ашатырсың. Болар барысы да синең таеңа тазарырга һәм канатлы җитез ат булып үсәргә ярдәм итәрләр. Барасби бабасының бу сүзләрен ишетеп гаять шатланды һәм, бер минут та вакыт үткәрмичә, өенә, тизрәк тае янына кайтырга ашыкты. Яхшы киңәшләре өчен бабасына күп рәхмәтләр укыды. Бабасы да, аның киңәш сорап килүе өчен Барасбига бүләк тәкъдим итте. Ул, утырган җиреннән, ак кәҗә тиресе өстеннән торды да, стенага, төрле-төрле кораллар белән бизәлгән чуар келәм янына килде һәм иң уртада, көмеш-кынылы хәнҗәр янында эленеп торган курайны алды. Бераз вакыт ул, нәрсәдер исенә төшергән кебек, тынып калды. Зур осталык белән эшләнгән курай бизәкләрен сыпырып куйды. Аннан курайны үткер, нәзек иреннәре арасына кысты, һәм — гаҗәеп хәл — курайга шунда җан кергән кебек булды, аның эченнән шундый матур көй сибелде ки, Барасби, исе китеп, аптырап калды. Ул, бабасының мондый осталыгын һич тә белми иде. Ә бабасы, уйнап бетергәннән соң, курайны ана сузды һәм:

— Бу курай дөньяда миннән күбрәк яшәгән курай булыр. Бу курайда минем мәрхүм әтием уйнаган. Ул минем тормышымда, авыр минутларымда күңел юатучым, шат вакытларымда шатлыгымны бүлешүчем булды. Яшьлегемдә минем дә яшен кебек җитез кара шомырт кашкам бар иде. Ул, әгәр мин шушы курайда уйнап җибәрсәм, кайда гына булмасын, минем яныма атылып килен җитә торгам иде. Ул минем кураемның телен аңлый иде. Син дә, улым, таеңны курай теленә өйрәт һәм аны бабаңның истәлеге итеп сакла, диде. Барасби, зур шатлык белән курайны кулына алды, аның матурлыгына кисеп эшләнгән бизәкләренә сокланып бетә алмыйча карап торды. Үзен бу кадәр шатландыруы өчен бабасына күп рәхмәтләр белдерде дә аның белән саубуллашып, өенә кайтып китте. Тау шактый ерак иде. Ләкин Барасби аякларының аруына да карамады, кыргый киекләр генә йөри торган бормалы тар юлларны, ташлыкларны үтте, күп чокырларны кичте — биек тауга килеп җитте. Тауның итәге мәңгелек боз кыялары белой уратылып алынган. Ә өстендә ап-ак кар. Ике кисәктән торган түбәсе биеккә — болытлар эченә үк кереп югалган. Менә шундый иде бу тау. Барасби, утырып бераз көч-хәл алды да, үзенә кыска һәм җайлы юллар сайлый-сайлый, тауга менеп китте. Ул әллә ничә мәртәбә тирән-төсез упкыннарга егыла язып калды. Ләкин ничек кенә булмасын, тырышты, тауга, аның болытларга терәлгән түбәсенә чаклы менеп җитте. Кайдандыр, тирәннән, тау күкрәгеннән атылып чыккан серле чишмәне тапты. Аның суын эчте һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды. Серле чишмә суы, эчү белән үк, аның авыр юлда югалган көчләрен яңадан кайтарды. Ул үзендә бетмәс-төкәнмәс көч уянганын сизде. Хәтта ял итеп тә тормады. Суны тиз генә кувшинына тутырды да, өенә борылды. Кайтып, аны таена эчерде. Аягына кунган юл тузаннарын да сөртмәде ул, шунда ук яңадан Биш-тауга, шифалы үләнне эзләргә китте. Биш-тау гаять матур урында, аның итәкләрендә, тауны төрле яктан саклап торган кебек, үткер кыялар тезелеп киткән, башына менәр өчен бернинди ачык юл да калмаган иде.

Бу тау турында, аның итәгендәге кыялар, алар төбендә үскән ал-кызыл чәчәкләр турында Барасбиның күп кенә әкиятләр ишеткәне бар иде. Аларның берсен ул әле дә яхшы хәтерли. Борын-борын заманда, шушы тау итәгендәге ачык яланлыкта бик матур бер шәһәрчек булган, ди. Шәһәрчекнең әйләнә-тирәсе, дошманнардан саклану өчен, биек таш кальга белән әйләндерелеп алынган икән. Төрле-төрле дошманнар бу шәһәрчеккә бик кызыга торган булганнар. Шәһәрнең халкы, хезмәт сөю аркасында, мул һәм рәхәт яшәгән. Ләкин дошманнар шәһәрчекне ничек тә булса сугышып алырга, аның ирек сөюче халкын үзләренә кол итәргә теләгәннәр, һәм, ел саен диярлек, яу белән бу шәһәргә килә торган булганнар. Ләкин, шәһәрчек кечкенә булса да, аның халкы үзара бик тату, батыр һәм сугышчан халык булган. Дошманнарны килгән саен кыйнап җибәргәннәр. Дошман, аптырагач, шәһәрчекнең стеналарын һәм аның үзәген ваттырып юк итәргә уйлаган.

Ул гаскәре белән Биш-тау башына менгән дә, тау түбәсендә яткан кыя ташларны кубарып шәһәрчекнең өстенә тәгәрәтә башлаган. Ташлар биек тау башыннан зур көч белән атылып төшеп таш стеналарны, диварларны җимерә башлаганнар.

Шәһәр халкы өчен зур куркыныч туган. Бу уйланмаган бәладән котылу өчен шәһәр халкы төрле юллар эзли башлаган. Алар үзләренең туган-үскән җирләрен, сөйгән шәһәрчекләрен ничек тә булса бу афәттән коткарып калырга тырышканнар, ләкин һичбер әмәл дә таба алмаганнар. Дошман җибәргән ташлар берсеннәнерсе зуррак көч белән тәгәрәп төшеп, шәһәрчекне җимерә биргәннәр. Шул вакытны халык алдына күп сугышларда дошманны кырып дан алган.

Кыяп исемле батыр чыккан.

— Туганнар, — дигән ул, — илебезгә зур куркыныч туды. Дошман безне ничек тә булса кол итәргә тели, шәһәребезне җимерә. Ләкин ул ялгыша, без шәһәребезне карап торып дошманнан җимертмәбез. Сөекле апаларыбызны, нәни балаларыбызны дошман коллыгына бирмәбез. Соңгы тамчы каныбыз акканчы көрәшербез. Сөйгән илең, халкың өчен корбан булу зур бәхет ул! —дигән дә, баһадир күкрәген киереп, шәһәр читенә, шушы мәйданга килеп баскан һәм тау башыннан тәгәрәп төшә торган зур-зур ташларны шәһәргә җибәрмичә, күкрәге белән тотып ала башлаган. Ул шулай ун көн буена туган илен һәлакәттән саклаган. Дошман аптырауга калган. Бу юлы да үзенең көчесзлеген күреп, хурланып өенә кайтып киткән. Халык шатланган, үзләренең батырларын хөрмәтләп, баш түбәләренә күтәреп шәһәргә алып кергәннәр, бәйрәм иткәннәр һәм яңадан тыныч-рәхәт яши башлаганнар. Ләкин бу тынычлык, рәхәтлек озакка бармаган.

Бер җәйне дошман яңадан яу белән килгән. Яңадан Биш-тау башыннан таш тәгәрәтә башлаган. Яңадан Кыяп батыр шәһәр читенә чыккан һәм бу юлы да шәһәр өстенә тәгәрәп килә торган җимергеч ташларны күкрәге белән тотып кала башлаган. Мәкерле дошман ахырысында хәйлә белән җиңмәкче булган. Ул тау башында бик зур, кырлы-кырлы ташлар әзерләгән һәм түбәндә, ташларны күкрәге белән тотып шәһәрне саклаучы Кыяп батырга:

— Бик батыр булсаң, син ташларны күкрәгең белән түгел, маңгаең белән тот. Күкрәк белән аны хатыннар да тота ала!—дип кычкырган. Кыяпның бу сүзгә бик хәтере калган.

Ул:

— Тәгәрәт әйдә, маңгаем белән тотармын!— дигән, һәм ташны маңгае белән тотарга хәзерләнгән. Тәгәрәп төшәчәк ташның хәтәрлеген күреп торган шәһәр халкы, бу һәлакәттән үзләренең сөйгән батырларын коткарырга телән, тизрәк аның янына йөгерсәләр дә,-инде соң булган. Дошман ташны тау башыннан тәгәрәтеп җибәргән. Кыяп маңгаен алга куен ташны тотарга хәзерләнгән. Таш таудан төшкән саен үзенең тизлеген, көчен арттырып, юл өстендә эләккән нәрсәләрнең барын да туздырып, өермә күтәреп түбәнгә — шәһәр өстенә очкан. Кыяп аны, шәһәргә җибәрмичә, маңгае белән каршы алган. Ләкин таш артык зур һәм үткер кырлы булган. Кыяпның маңгае ярылган. Баш мие, каны тирә-якка, киң яланга чәчрәгән. Үзенең тугай илен яклап һәлак булган батырның каны төшкән урыннарга, аның капы твеле үк, ал кызыл чәчәкләр үсен чыкканнар...

Менә бу Барасби алдында киң яланлыкта үсеп утырган чәчәкләр — алар шул батырның истәлекләре, имеш. Тау тирәсендә яткан бу ташлар алар барысы да Кыяпның тау итәгендә торып күкрәге белән тотып туктаткан ташлары, ди... Алар инде күн гасырлар буена шушында ята-ята мүкләп чи каналын беткәннәр, таш араларына еланнар урнашкан. Барасби, ташлар арасыннан үтеп, тәү итәгенә үк килеп җитте, һәм юллар эзләп, үткер кыяларга тотына-тотына, тау башына менде. Тауның нәкъ түбәсендә, итәп җилгә башып чайкап, аның бабасы әйткән шифалы үлән үсеп утыра иде. Ул, үләннәрне тиз-тиз генә өзде дә, яңадай таштан-ташка тотына-тотына, тау итәгенә төште, аннан өенә таба ашыкты. Алып кайткан үләннәрне таена ашатты, һәм шунда гына азрак тынычланды. Өенә кереп ял итте. Кечкенә сеңелесе Ләйләнең баздан алып кергән салкын әйрәнен ашап җибәрде. Ул тайны, бабасы әйткәнчә, көн саен коендыра, ялларын тарый, кыргычлый, иң яхшы чирәмле җирләргә илтеп ашарга җибәрә, һәм үзе дә буш вакытларда аның янына утыра да, бабасы биргән курайны уйный. Курай тавышы уйнаган саен ачыграк, матуррак булып ишетелә. Аның тавышы торган саен ераккарак яңгырый кебек. Аның уйнавын тае да тыңлаган кебек була. Ул, ашавыннан туктый да, башып җирдән күтәрен алга, күз җитмәслек ераклыкларга теки. Әйтерсең ул курай тавышын еракларга-еракларга озатып кала. Барасбиның курай тавышын иптәшләре дә сокланып тьшлыйлар. Алар да тайларын Барасби тәрбияләгән кебек үк тәрбияләргә тырышалар.

Хәзер инде иртә белән кояш аларны каршылап алмый, ә алар кояшны үзләре каршылап алалар иде. Ара-тирә тайларны авыл читендәге алачыкка китерәләр, үзләренең якын дуслары тимерче Алапбек агадан аларның артык үскән тоякларын кистерәләр, чистарттыралар. Тайларны йөрергә, чабышырга өйрәтәләр. Салкын көннәр булганда Барасби тайның өстенә җоннан, палас яба. Ул үзенең ашый торган икмәк сыныгына кадәр аның белән уртаклаша иде. Тәрбияли торгач, тән шактый тазарып, көрәеп китте. Йоннары да ялтырап тора башлады, ял төпләре күтәрелде, күзенә ачыклык, яктылык керде. Барасбины күрсә ул, якын дустын каршы алган кебек, шатланып, кешнәп каршы ала торган булды.

Барасби кураен кайда гына уйнамасын, тай аның янына чабып килә һәм аның тирәсеннән китми. Әгәр Барасби икенче урынга күчеп утыра икән, ул да аннан калмый. Кайвакытларда ул. Барасби янына ук килә дә, иреннәре белән кабып аның киемнәреннән, җилкәсеннән тарткалап уйный. Барасби да аны ярата, иркәли, ялларыннан сыйпый. Аңа үзенең теләкләрен сөйләп карый. Тай, аны аңлагансыман, тыныч кына тынлап тора. Ә Барасби эчтән һаман кайгыра.

Ни өчен инде аңар канатлар үсми? — ди ул үзенә-үзе. Иптәшләре сайлап алган тайларның да канатлары юк. Әллә карт чабанның сүзе дөрес булмадымы? — дип төрле шөбһәләргә бирелә, һәм түземсезлек белән таена канат үсүен көтә башлый. Бер көнне шулай, балалар, тайларны коендырдылар да. яланлыкка чирәмгә җибәрделәр, ә үзләре елгага барып, кызу кояш нурлары астында су сибешеп уйнарга керештеләр. Кинәт еракта ат тояклары тавышы ишетелде. Балалар алга, тояк тавышлары ишетелгән якка карадылар. Таш юл өстеннән чаптырып атлы гаскәр килә иде. Алар яхшы аргамакларда шул кадәр кызу киләләр, артларыннан өермәләнеп тузан гына күтәрелеп кала. Балалар, судан йөгерешеп чыктылар да, аларны каршылар өчен, тиз-тиз генә киенә башладылар. Ә атлы гаскәрләр инде алар турына килеп тә җиттеләр. Алар башларына кызыл йолдызлы ак папахалар кигәннәр. Билләренә булат хәнҗәр, кылыч, иңбашларына мылтыклар асканнар. Иң алдынгысының күкрәгендә батырлык орденнары һәм маршаллык йолдызы балкып тора иде. Алар, иркендә җәйләп йөрүче тайларны күрделәр дә, атларын туктаттылар.

— Ай-яй шәп тайлар, кем тайлары болар? — дип сорады маршал. Балалар аның соравына бер авыздан:

— Бу безнең колхоз тайлары, аларпы боз тәрбияләп үстерәбез, — диделәр. Барасбн алгарак чыгып:

— Бу тайлардан берсе үскәч канатлы ат булачак, ул, дошман кая гына качса да, куып җитәчәк, — диде. — Андый ат булуына без бик шатланабыз, — диде маршал. Тау халкында борынгыдан килгән бер гадәт бар. Әгәр дә кунакның күңеленә берәр әйбер охшый икән, ул әйберне шунда ук кунакка бүләк итәләр. Шул гадәт буенча, Барасби да маршалның бу сүзләренә җавап итен:

— Канатлы ат сезгә охшаса, без аны үскәч сезгә бүләк итәрбез, иптәш маршал, — дип куйды. — Бик рәхмәт хөрмәтегезгә, балалар. Алай булгач без сездән канатлы һәм кош кебек җнтез ат көтәчәкбез. Киләсе елга кадәр сез аны үстереп җиткерерсез дип уйлыйм. Андый атлар безгә бик кирәк. Ярый, балалар, сезгә уңышлар телибез, сау булыгыз,—дип, алар үз юлларына китеп тә бардылар. Алар артыннан тагын тузан баганалары күтәрелеп калды. Балалар бу көтмәгән очырашуга гаять шатландылар һәм, маршалга биргән вәгъдәләрен исләрендә тотып, тайларны тагын да яхшырак тәрбияли башладылар. Бер елга якын вакыт үтте. Тайлар шул кадәр көрәйделәр, шул кадәр яхшырдылар, аларны күргән кеше карап, сокланып туя алмый иде. Бигрәк тә Барасби тәрбияләгән тай искитәрлек яхшы иде. Аның тузгын, җефәкләнеп торган яллары; үткер колак очлары, типсә тимер өзәрдәй таза, җитез аяклары, коңгырт кара төстәге җиңел гәүдәсе игътибарны ирексездән үзенә тарта иде. Балалар да, җырда ишеткәнчә, тайларга менә-менә канат үсәр дип түземсезлек белән көтәләр. Көн саен таңнан ук торып алар янына чабалар, канат үсмәгәнме, дип карыйлар. Ләкин тайлар, гел элеккегечә, канатсыз иделәр. Бу хәлгә Барасбиның эче моны һәм ул маршалга ялган вәгъдә бирдем ахыры, дпи борчыла иде. Ә вәгъдә иткән көннәр якыпайгаппан-якыпайдылар. Бу хәл балаларны куркыта һәм шик тудыра иде. Хәтта алар үзләрен алданган итен тә исәпли башладылар. Алар чабан картны яңадан күрергә һәм аннан җырының чын мәгънәсен, дөреслеген яңадан сорап карарга булдылар. Ләкин карт чабам үзенең малларын алып еракка — таулар арасына киткән иде. Бер көнне балалар гадәттәгечә тайларны коендырып торганда, юл тузапып күтәреп, якынаеп килүче атлы гаскәрне күрде.

Бу гаскәр чапкыр аргамакларда туп-туры елгага, колхоз тайлары утлап йөргән җиргә таба килә иде. Балалар, бу хәлне күреп, нишләргә дә белмәделәр. Аларның тәннәренә кызулык, битләренә кызыллык йөгерде. Биргән вәгъдәләрен үтәмәү оятыннан алар җир астына кереп китәрдәй булдылар. Ә атлы гаскәр, ни арада диярсең, килеп тә җитте. Алдан килүче һәм балаларга бик яхшы таныш булган маршал, йөгән тезгенен тартып, атып туктатты. Аның артыннан башкалар да туктады.

— Я, балалар, бер ел вакыт узды. Сезнең вәгъдә иткән көнегез җитте. Ә канатлы атны безгә китергәнегез юк! — диде ул. Балалар, нәрсә әйтергә дә белмичә, берберенә караштылар. Оялудан үзләренә урын тапмадылар. Бигрәк тә Барасби вәгъдәсендә тора алмау оятыннан кып-кызыл булды. Куллары белән битен каплады. Шул вакыт аның тае, чирәм чүпли-чүпли, аның янына килеп җитте, һәм, иясенең нинди авыр кичерешләр үткәргәнлеген аңлаган кебек, Барасби янында тынып калды. Аннан соң башын чайкап тирә-якны яңгыратып кешнәп җибәрде, һәм шунда ук кайдандыр:

— Барасби, башыңны күтәр, атлан атыңа, яшь түгеп кайчан эш чыкканы бар! — дигән тавыш ишетелде. Барасби бу сүзләргә башта аптырап калды, башын күтәреп каранды, әлеге сүзләрне әйтүчене эзләде. Ни күзе белән күрсен, читтәрәк, атлы гаскәр киткән яктан, таулар арасыннан канатлы ат турымда җырлаган карт чабан килә иде. Ул кулына озын таяк тоткан, аркасына хунҗыр аскан. Күрәсең, кышлакка, азык алырга кайтып килеше. Барасби турысына килеп җитүе белән үк, аның кайгысын уртаклашырга теләп, җилкәсенә кулын салды.

— Я Барасби, бу ниткән эш, күз яшьләре агызу безнең нәселдә булганы да юк Бу кадәр борчылырга синең сәбәбең дә юк! Мин беләм, сиңа канатлы ат кирәк. Ләкин син бит әле үстергән таеңны яхшылап сынап карамадың. Бәлки синең таең коштан да җитезрәктер һәм, минемчә, ул шулай булырга да тиеш. Ник дисәң, мин үз гомеремдә күп асыл атлар күргәнем бар. Ләкин, сез тәрбияләп үстергән кебек, җитез, курку белмәс батыр һәм асыл атларны әле күргәнем юк. Әнә, кара аны, ничек итеп тояклары белән җир казып тора! Аның бөркетнеке кебек куркусыз күзләрендә чаткы яна. Көттермә син аны, атлан тизрәк. Яхшы һәм оста йөртә белсәң, ул синең канатлы атың булыр. Барасби сикереп урыныннан торды һәм, күз ачып йомганчы, таена атланды. Нәкъ шул минутта тирә-якта шундый каты җил күтәрелде, хәтта карт агач башлары да җиргә кадәр иелеп төштеләр. Ә тай, әйтерсең, чынлап та каеатлы кош кебек, Барасбины алып атылган ук кебек алга омтылды. Барасби чак-чак кына егылмыйча аның өстендә утырып кала алды. Күз ачып йомганчы, алар бик озын юлларны уздылар. Артта күн таулар, елгалар калды. Барасби башындагы уйларын да җыйнарга өлгермәде, аның аткан уктан да җитезрәк аты киң бер яланга килеп җитте. Ул арада Барасби үзенең каршысында әлеге таныш маршалны күрде. Маршал — туган илне дошманнан саклау өчен сугыш кырына китәргә хәзерләнгән атлы гаскәр алдында тора иде. Ул, бөркет кебек атка атланган Барасбины күрен, шатланды. Аның каршысына чыкты. Барасби аңа пионерларча салют биреп:

— Иптәш Маршал, менә сезгә колхоз пионерлары тәрбияләп үстергән канатлы, җитез ат, рәхим итеп алыгыз. Сезнең батыр кулыгызда Ватанга хезмәт итсен!—диде. Ни арада диярсең, канатлы ат турындагы хәбәр, яшен тизлеге белән, әйләнә-тирәгә таралып та өлгергән. Маршалның сугышчылары төрле яктан, канатлы атны карарга, дип аның янына җыйналдылар. Алар әле моңарчы күз күрмәгән мондый атны күреп аның гүзәллегенә, чаткы чәчен торган үткер күзләренә, басарга җир таба алмыйча тананың торган җиңел тоякларына, баһадирларча киң күкрәкле җиңел гәүдәсенә сокланып бетә алмыйлар иде. Мондый бүләккә маршал да шатланды.

— Китергән бүләгең өчен зур рәхмәт сиңа. Барасби! Син тәрбияләп үстергән бүләк ат илгә зур хезмәт күрсәтәчәк, — диде. Ул атның җөгәненнән тотып үзенә алды. Муйныннан сөйде, аның матур күзләренә карады. Боргычы егет кинәт, урман һәм тау буйларын яңгыратып, боргы уйнатты. Гаскәрләр, күз ачып йомганчы, атларга атландылар һәм дошман өстенә яуга киттеләр. Иң алдан канатлы атка атланган батыр маршал бара иде. Барасби, аларга кул болгап, җиңү, бәхет теләп озатып калды.