ГОРУР КЕШЕ
Майор Сазонов 1941 нче елның июлендә Смоленск янында һәлак булды. Аның кул астында хезмәт иткән дусты капитан Маркушев аны үлем хәлендә өч километр җир җилкәсенә күтәреп барды. Ул, Сазоновны урманда зур нарат төбенә күмеп, агачка киртләчләп билге ясап куйды һәм бары тик бер ай вакыт үтеп, чолганыштан чыкканнан соң гына Сазоновның хатыны Зинаида Ивановнага майорның үлеме турында хәбәр итте, ләкин аның ничек үлүен тафсыйллап язуны кирәксез тапты. Алар шуннан тугыз ел элек икесе бергә артиллерия мәктәбен бетереп чыгып, озак кына вакыт бер үк полкта хезмәт иткәннәр, бер үк хәрби шәһәрчектә торып, сунарга, маневрларга бергә йөреп һәм семьялары да үзара таныш булып бер-берсенә шул чаклы ияләшеп киткән иделәр ки, хәтта ни дәрәҗәдә дус булуларын үзләре дә сизми иделәр. Дусты Сазоновның үзе өчен нинди кадерле кеше булганлыгын Маркушев ул үлгәннән соң гына сизде. Сазоновның хатынына хат язган вакытта ул юату сүзләре язып тормады, чөнки ул Зинаида Ивановнаның Сазоновны яратуын, аның Сазоновтан өч баласы барлыгын һәм юату сүзләренең бикәр булачагын белә иде. Тик хатның ахырына гына аның кайгысын уртаклашуы һәм хат язып торачагы турында берничә сүз өстәп куйды. Маркушевның хаты Зинаида Ивановнага әллә ике, әллә өч ай сәяхәт итеп йөргәннән соң гына килеп иреште. Зинаида Ивановна ул вакытта элек торган урынында түгел иде инде, эвакуация буенча Уралга күчкән иде. Зинаида Ивановна, хатчы укыгач, кайгысыннан бөтенләй миңгерәүләнгәндәй булып, бер атнага чаклы хәтта җылый да алмады һәм җиде-сигез көннән соң гына беренче тапкыр җылады. — Әйе, болай сөйләнсәң, иде дияргә туры килә.
Маркушев урыныннан торып стена янына барды да яңадан рәсемгә карап:
— Яхшы рәсем, — диде.
— Сережа!
— Шулай да искә төшергәлисеңме?
— Сережа...
Маркушев Зинаида Ивановнага карап куйды һәм үзенең сүзләренең урынсыз, хаксыз, ачулы сүзләр булуын сизсә дә, үз-үзен тыя алмый иде инде ул. Аның бөтен шөбһәләре, хат көтеп газапланулары хәзер шундый коточкыч көч белән кабындылар ки, бу минутта алар аның ышануыннан көчлерәк кебек тоелды, — Алай булганда кияүгә чыгу артыграк, билгеле, — диде ул. — Һич югы иреңне үтермәячәкләрен белеп торасың ичмасам. Зинаида Ивановна аңа яшьле күзләрен тутырып карады. Маркушев моны күрсә дә һәм аңардан шунда ук гафу үтенергә теләсә дә, булдыра алмый иде һәм сөйләсә тагын да рәхимсезрәк, тагын да акылсызрак сүзләр әйтәчәген сизә иде. Алгы бүлмәдә звонок шылтырады. Шуның артыннан ук аш бүлмәсенең ишеге ачылып, аннан эшкә кия торган күк комбинезон өстеннән ураган шарфын чишә-чишә Никольский килеп керде дә, җанланып: —
Ычкына алмам дип уйлаган идем, шулай да бер сәгатькә генә булса да... — дип сөйли башлады һәм өстәл янында утырган Маркушевны шунда гына күрде.
— Таныш, Федя, — диде аңа Зинаида Ивановна хәтере калудан калтыравы да басылып җитмәгән тавыш белән.
— Петр Ивановичның һәм минем иске дустым Сергей Николаевич бу. Никольский һәрвакыттагыча ашыгып сөйләргә тотынды:
— Әйе, әйе. Ишеткәнем бар. Ишеткән идем. Исәнмесез! Мин бик шатмын. Бик, бик һәм өстәл янына утырыштылар.
— Сез ничек, делегация белән безнең заводка килгәнсездер мөгаен.
— Әйе, — диде Маркушсв караңгы чырай белән.
— Ишеткән идем, ишеткән идем.
Маркушев һаман шундый караңгы чырай белән:
— Ә сез нәрсә, анда эшлисезме? — дип сорады.
— Әйс, әйе, шунда, нәкъ шул заводның үзендә. Иртәгә карыйсызмы?
— Әйе.
— Карагыз, карагыз, бик мәслихәт. Карагыз. Сезгә кызык булыр. Безнең айда бөтенесе махсус сезнең өчен эшләдә.
— Әйе, сезнең монда бөтенесе дә безнең өчен эшләнә, — диде Маркушев ачу белән. Ул үзенең сүзләренең хаксыз тупас икәнен сизсә дә, үзендә ачуын җиңәрлек көч таба алмый иде.
— Аракы эчәсезме? — диде ул бераз дәшми торганнан соң.
— Юк, эчмим.
— Сәламәтлегегезне саклыйсызмы?
— Әйе.
Маркушев:
— Ә без сакламыйбыз, — дип тагын бер стопка салып эчте. Зинаида Ивановна алар янына килде.
— Миңа балаларны яткырырга кирәк. Федя, сез кабинетка күчеп, балаларны бире җибәрегез. Мин сезгә чәйне анда гына алып керермен.
— Рәхим итегез, рәхим итегез, — диде Никольский Маркушевка юл биреп. Маркушев итекләре белән шагыр-шогып басып кабинетка үтте. Аның башы шаулый һәм йөрәге әрнеп эче поша иде.
— «Зинаида Ивановна дөрес әйткән ахырысы, эчмәскә кирәк иде, бүген артык арганмын мин», — дип уйлап куйды ул. Кабинетта киң диван, эш өстәле һәм ике кресло тора. Стеналар бөтенләй шәрә диярлек иде.
— Җиһаз җунәтмәгәясез икән, — диде Маркушев. Никольский аңа:
— Әйе, әллә ничек шунда кул тими, — дип җавап бирде. Ул бу ачулы кешене авырсына башлаган иде инде, ләкин шулай да аның күңеленә ошамавын бернәрсә беләк дә сиздермичә һәрвакыттагыча тыныч акрын тавыш белән сөйли иде. Маркушев үзенең әле һаман кирәкмәгән сүз сөйләвен сизгәне хәлдә:
— Җүнәтмәгәнсез икән, — дип кабатлады...
— Мин без анда сугышкан арада сез монда җүнәткәнсездер дип уйлаган идем тагын.
Никольский кинәт:
— Нәрсә? — дип аның сүзен кайтарып сорады һәм аның тавышында ниндидер яңа интонация яңгырады.
— Нәрсә җүпәткән? — Барсын да җүнәткәнсез, — диде Симонов.
— Хатыннар да, квартиралар да, гомумән бөтенесен җүнәткәнсез.
— Шуннан? — диде Никольский.
— Ничек шуннан?
— Шуннан, тагын ни әйтерсез икән, мин тыңлыйм.
— Шуннан соң нәрсә булсын инде? Артык барыр урын юк. Дустым бар иде, һәлак булды. Рәсемен янымда йөртә идем. Менә ул! Маркушев гимнастерка кесәсенең каплавычын чишеп, аннан Зинаида Ивановна бүлмәсендә стенада эленеп торган рәсем төсле үк фоторәсем чыгарды.
— Менә алар икесе төшкәннәр. Ә бу рәсемдә сез юк. Аңлашыламы сезгә? Сез ул үлгәннән соң килеп чыккансыз... Чөнки сәламәтлегегезне саклыйсыз. Ә ул аны сакламады.
Никольский креслодан торып Маркушевка табан атлады да:
— Менә нәрсә... — диде, Маркушев та ихтыярсыз урыннан торып:
— Нәрсә? — дип сорады.
— Чыгып китегез минем өйдән, — диде Никольский акрын, ләкин шул ук вакытта кинәт яңгыраган тавыш белән. Маркушев аның күз карашы белән очрашты. Бу тавыш һәм шшдидер талчыккан тынычлык белән караучы бу күзләр никтер аңа үзләренең артиллерия корпусы командирын хәтерләттеләр. Ул да шундый тәбәнәк кенә буйлы, шундый акрын тавышлы, шундый ук диярлек күзле, шундый чандыр кеше иде. Ул ачуланганда шулай акрын һәм тыныч сөйли, һәм үзенең хезмәт дәрәҗәң нинди генә булмасын, гади кешечә генә караганда да, андый минутта аны тыңламау мөмкин түгел иде. Зинаида Ивановна ишекне ачып кулына поднос тотып керде һәм:
— Менә чәй дә булды, — диде. Маркушев аңа борылмый гына:
— Тукта әле, — диде дә, Никольскийдан:
— Миңа әйттегезме? — дип сорады.
— Сезгә, — диде Никольский.
— Китегез, һәм хәзер үк китүегез яхшырак булыр. Маркушев бу кешенең нәрсә белән көчле булуын һичбер ничек аңлый алмаса да, аның үзеннән көчлерәк икәнен сизде, һәм әнә шул үзенең көчсезлеген һәм хаксызлыгын сизү белән үк Маркушевның битенә кан йөгерде. Аның хәзер үк бу кеше өстенә ташланып аңа сугасы һәм хода белсен тагын әллә нәрсәләр эшлисе килде. Ул үз-үзен тик көч-хәл белән генә тыеп калды. Ул хәзер үзе эшләргә теләгән нәрсәнең мөмкин булмаган кабахәтлек икәнен сизде һәм агарган йодырыкларын авырттырганчы кысып, бер секундка кулларын аска төшерде дә үкчәләрен бер-берсенә бәреп куйды, һәм сүзенең һәрбер хәрефенә диярлек басым ясап «хуш сау булыгыз» диде. Аннан борылып, Зинаида Ивановнага күз дә төшермәстән апың яныннан үтеп китеп, фуражкасын, шинелен киеп бөтен төймәләрен каптырды да чыгып китте. Ишекне япкан чакта соңгы тапкыр үзен тыеп, аны шапылдатып япмаска тырышты. Зинаида Ивановна иреннән:
— Ни булды соң, Федя? — дип сорады. Ул ни булганлыгын сизенсә дә, сорамый булдыра алмады. Никольский шундый ук акрын һәм яңгыравыклы тавыш белән җавап бирде.
— Мин аңа безнең өйдәй чыгып кит, дип әйттем.
— Алай ярамый, Федя, — диде Зинаида Ивановна. — ярамый. Фронтовик бит ул. Өч ел буе семьясын күрмәгән. Гомумән ул шундый хәлдә. Өстәвенә тагын ул горур кеше. Гомердә онытмас ул моны.
— Мин дә горур кеше, — дпде Никольский кулларын нәкъ Маркушев төсле, стройдагыча түбән төшереп.
— Мин сине бер кемнән дә урлап алмадым һәм үземнең тормышым өчен берәүдән дә шелтә ишетерлек эш эшләгәнем юк. Мин дә горур кеше һәм үземне шулай ук сине хурларга ирек бирмәм. Мин сугышта булмадым булуын, ләкин бөтен нәрсәмне монда фронтка бирдем. Нәрсәм бар, бөтенесен, һәм алар үзләренең җаннары өчен курыкмаган төсле мин дә курыкмыни. Мине ул нәрсә белән шелтәләмәсеннәр! Теләмим! Һәм ул нәрсәгә ирек куймам! Ул гәүдәсен туп-туры тотып басып тора иде. Зинаида Ивановна аның күзләренең элек беркайчан да шундый булганын күргәне юк иде. Һәм шул минутта ул кинәт Никольскийда моңарчы үзе һаман юксынып йөргән бер сыйфат барлыгын, мәрхүм ире Сазоновта булган бер сыйфат барлыгын сизде. Сазонов аны яклый алырлык, көчле, зур кеше иде. Һәм Зинаида Ивановна кайчакта үзен аның янында кечкенә бала кебек хис итә торган иде. Аңа менә хәзер дә шулай тоелды. Аның алдында зур кеше тора. Ул акрын тавышлы, ябык, талчыккан йөзле, тар җилкәле булуына карамастан һәм комбинезоны гәүдәсенә капчык төсле ятышсыз торуына карамастан бик көчле, үзенең чынлыгына, эшенә һәм тормышына ышану дәрте белән көчле иде.
— Мин аңа аның сүзләре урынсыз икәнен һәм мин аны түгел, бәлки ул мине хурлаганлыгын дәлилләр беләп күрсәтермен әле, — диде Никольский. Ул бөгелеп бик озак йөткерде. Зинаида Ивановна килеп иңбашыннан кочаклаган иде дә, ул аның кулларын читкә тибәрде.
— Кирәкми, кирәкми!—диде, тагын йөткерергә тотынды, аннан соң гәүдәсен турайтып, Зинаида Ивановна алдында беренче тапкыр йодырыгын өстәлгә сугып кычкырды:
— Йөткерергә теләмим, аңлыйсыңмы, теләмим! Теләмим! Һәм йөткермәячәкмен, — дип Зинаида Ивановна яныннан коридорга йөгереп чыкты. Зинаида Ивановна аның артыннан:
— Кая барасың? Чәй эчмисеңмени? — дип кычкырып караган иде дә, ләкин ул тиз генә күн киемен, кепкасын киеп, муенына шарфын урады да, ишек төбенә җиткәч кенә аңа табан борылды.
— Мин сиңа телефоннан бер сәгатькә кайтам дип юри генә әйттем бит, ярты сәгатькә генә кайткан идем.
— Бер генә кич ял итәр идең ичмасам, — диде Зинаида Ивановна аның җиңеннән тотып.
— Мөмкин түгел. Бүген бигрәк тә мөмкин түгел, аңлыйсыңмы, Зина! — Аның тавышы тагып элеккечә акырынайды һәм уйчанланды?
—Ул чынлап та фронтовик бит, ансын дөрес әйттең син. Ләкин мин аның әлеге сүзләрен ишеткәннән соң, аның белән бая сөйләшкәнчә генә сөйләшергә телим. Бары тик шулай гына сөйләшергә телим. Шулай сөйләшергә хаклы буласым килә. Ә аның өчен түләргә кирәк, һәм бары тик бернәрсә белән: эш белән генә, минем эш белән генә түләргә. Соңгы еллардагы төсле көнен-төнен эшләргә кирәк.
V
Маркушев бик озак шәһәр буйлап йөрде, төннең калган өлешен дә начар йоклады һәм, иртә белән төзәтү мөмкин булмаган бер эш эшләгәндәгедәй, авыр тойгы беләп уянды. Ул үз-үзен, мине хурладылар, дип ышандырырга тырышты, ачуланмакчы булып карады, ләкин ул туры җанлы кеше иде, шуңа күрә үзе урынсыз кыерсытылгап сурәттә дә, башлыча үзе кешене хаксыз рәнҗеткән булуын сизми кала алмады. Шул тойгы белән ул заводка китте. Директор аларны кичәгечә үзенең кабинетында каршылады.
— Сезне завод буйлап үзем йөрткән булыр идем дә бит, — диде ул, — каһәр суккан аяк ирек бирми... Тагын шунсы да бар: мин биредә яңа кеше, килгәнемә бер генә ай, бөтенесен дә инәсеннән җебенәчә белмим әле. Ләкин менә минем, уң кулым дияргә була, баш инженерым сезгә бөтенесен, һәрбер винтигына чаклы күрсәтер. Танышыгыз.
Генерал янында басып торган төркемнән капчык төсле ятышсыз комбинезон кигән, тәбәнәк кенә чандыр гәүдәле берәү чыкты. Маркушев аңа хәзер генә күз төшерде. Бу аның кичә очрашкан кешесе иде һәм Маркушев кичә аның белән очырашканда булган хәл өчен бүген иртәдән бирле газапланган иде. Маркушсв делегация эчендә үзенең званиесе буенча олырагы булганлыктан, баш инженер иң элек аның янына килде һәм, гүя кичә ике арада берни дә булмаган төсле, аның күзенә туп-туры караган хәлдә кулын сузып:
— Никольский, — диде. Маркушев үзе дә аңышмастан аңа кул биреп, үз фамилиясен әйтте:
— Маркушев.
Никольский:
— Сезнең белән танышуга бик шатмын, — дип, башка офицерлар белән танышырга тотынды. — Әйдәгез алайса, китик, вакытны әрәм итмик. Мин бүген үземнең бөтен эшемне урынбасарыма калдырдым, чөнки безнең завод шундый, бер дә тукталмый диярлек йөрсәк тә аны төнгәчә карап чыгарга өлгерербез микән әле. Алар чынлап та бик аз вакытка гына ашарга туктап ун-унбер сәгать йөрделәр. Ул танкка каршы ата торган артиллерия белән ярты армияне диярлек тәэмин итүче чын-чыннан гигант предприятие иде. Бер урыннан икенче урынга күтәрә торган кран белән күчереп йөртелгән туп көпшәләре искиткеч зур цехларда уенчык төсле генә күренәләр. Әзер продукция туп-туры платформаларга төялә торган завод кураларында ул орудияләрнең саны шул чаклы күп иде ки, Маркушевның ул чаклы орудияне фронтта иң зур һөҗүм көннәрендә дә күргәне юк иде. Ләкин ул барысыннан да бигрәк директор белән берлектә, шушы хәзер аларга завод күрсәтеп йөрүче кечкенә генә кешенең командасы астындагы егерме утыз мең кешелек армиянең зурлыгына таң калды. Никольский хәтта шул бер көндә генә дә юл күрсәтеп йөрүче роле белән генә чикләнә алмады. Ул әле анда, әле монда цех начальникларын үз янына чакырып алып кыска боерыклар биреп йөрде, һәм аның сөйләвендә дә, кешеләрнең аны тыңлауларында да армия белән бик зур ошашлык бар. Ничектер армиядәгечә аз сүзлелек һәм эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгәнлек күренә иде. Алар инде төн уртасында диярлек, заводны карап бетерер алдыннан сынау лабораториясенә керделәр. Баш инженер белән Маркушев стена кырыеннан бераз читтәрәк торган бер тун янына тукталдылар.
— Менә соңгы тубыбыз, — диде Никольский. — Кулдан килгән кадәресенең нң яхшысы. Бер бригадада сынап карадылар инде.
— Беләм, — диде Маркушев. — Безнең бригадада.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Я, ничегрәк соң?
— Бик яхшы.
Никольский елмаеп:
— Шефыбызның күңеле булсын дип әйтәсезме бу сүзне? — диде.
— Юк, командир командирга әйткәнчә әйтәм, — диде Маркушев һәм паузадан соң:
— Танкларга каршы ата торган шундый чибәр тупларыбыз сугышның беренче айларында ук булган булса, карт артиллеристларыбыдан бик күбесе исән калган булыр иде, — дип өстән куйды.
— Шулай шул, — диде Никольский, ләкин аларны булдырыр өчен еллар кирәк иде шул.
— Әйе, кешеләрне хирурглар гына үлемнән коткармый, сез дә коткарасыз,—диде Маркушев, — ишетәсезме? Аннан Никольскийның йөзенә туп-туры карап:
— Әйдәгез, кичәге вакыйганы онытыйк. Мин тиешсез һәм тилеләрчә кыландым, — диде. — Кичә шулай каты бәрелгәнем өчен сез дә мине гафу итегез, ләкин мии кичә башкача эшли алмадым.
— Менә шул кичә башкача эшли алмавыгыз өчен дә гафу үтенәм. Юкса гафу үтенмәгән булыр идем, һәм беләсезме нәрсә? Әйдәгез, моңарчы бер дә таныш булмаган төсле итеп, өченче тапкыр һәм бу юлы инде чып-чынлап яңадан танышыйк. Һәм ул: — Маркушев, — дип, үзенең фамилиясен әйтеп, Никольскийга кулын сузды. Никольский да аңа кулын сузып:
— Никольский, — диде. — Сезнең белән танышуга бпк шатмын, — диде Маркушев елмаеп. Никольский да елмайды.
— Мин дә бик шат, — диде ул һәм, — нигәдер безнең күптән тәмәке тартканыбыз юк бит әле. Тартасыгыз киләме? — дип өстәп куйды.
С. Әдһәмова тәрҗемәсе