ГӨЛСЕМ СӨЛӘЙМАНОВА
Кайчак шулай була: Япа-ялгызың карурмап эчендә каласың. Тирә-юнеңдә мең төрле кош сайрый, кояш нурларының брилианттай тузаннары, яшел яфраклар арасыннан коелып, синең күз алдында биешеп уйныйлар, җәй хәбәрчесе кәкүк моңланып тавыш биреп куя, кайдадыр тукран тукылдый, карт имәннең калын ботагыннан пырхылдап урман тавыгы кузгалып китә...
Күңел нечкәрә, син, үзең дә сизмәстән, шушы баш әйләндергеч матурлыкның бер кисәгенә әйләнеп каласың, үзең дә сизмәстән, җырлыйсың килә башлый, һәм әнә шул матур тойгылар, нечкә кимерешләр арасында кинәт үзенә бер тойгы — табигатьнең зурлыгы һәм катлаулылыгы алдында аптырап калу сыман бер тойгы кичерәсең. Моның нәрсә аркасында һәм ничек килеп тууы турында әйтүе читен, ахырысы ул хисләрнең артык канатланып китеп, акылның алар артыннан ияреп өлгерә алмавыннан яки, гомумән, табигатьнең кайбер яшерен серләренә безнең акылның хәзергә әле ирешеп бетә алмавыннан килә торгандыр. Мин урман астында үскән малай, бала чагымда мондый аптыраулы хисләрне еш кына кичерә торган идем. Сез әйтерсез, биредә Гөлсем Сөләйманованың нинди катнашы бар, диерсез. Бар шул. Ул үзенен сөекле кәкүк җырын кайчан гына җырлый башламасын, мин карурманда адашып калган вакытларда туган һәм ничек туганлыгы үземә мәгълүм булмаган аптыраулы хисләремнең очын тапкан кебек булам.
Шулай итеп, җырчы миңа мин үзем әйтеп бирә алмаган тойгыларымны формага салып, калыплап, минем үземә әйтеп бирә.
Әгәр без теге яки бу җырчы, теге яки бу художник, теге яки бу язучы турында «ул миңа ошый» дип әйтәбез икән, бу гади сүзләрнең астында яткан тирән фәлсәфи мәгънә шунда: димәк ки, ул художник безгә үзебез әйтеп бирә алмаган тойгыларыбызны әйтеп, формага салып бирергә булыша. Гөлсем Сөләйманованың, җырчы буларак, әһәмияте шунда — ул әнә шул тылсымлы кочкә ия булгап җырчы. Бу — аның өчен иң югары мактау сүзләре һәм ул моны үзенең хәләл көче, табигый таланты, 30 еллык хезмәте белән ала. Яңа бистәнең Исемсез тыкырыгында, моннан 37 еллар элек, кечерәк кенә бер хезмәткәр гаиләсендә туган Гөлсем, әнисе Бәдигыль-җамал түти һәм Фатыйма белән Зәйнәп апалары янында кич утырып калфак энҗеләре тезгән чакта ук үзенең балаларча саф җырлары белән аларны үзенең авызына караткан һәм, шулай итеп, Яңа бистәнең калфакчы Бәдигыльҗамал түти бай кызларының калфакларына, янып торган энҗе бөртекләре белән бергә, кечкенә кызының энҗедәй дә сафрак моңнарын да тегә торган булган.
Аннары Гөлсемне, 7 яшьлек ул җырчы кызны, мәктәп кичәләрендә очырата башлаганнар. Ул үзе дә, энҗе бөртеге кебек, кечкенә генә булып тәгәрәп чыккан да, үзенең моңлы тавышын түгеп, шунда ук күздән дә югала баргaн.
Садәлек, кеше күзенә чәчрәп керергә тырышмау— Гөлсем ханымны сөйкемле итә торган сыйфатларның берсе — анда ул вакытта да көчле булган. Ул җырлап чыкканнан соң халык арасында чыш-пыш киткән, «бу кем кызы?», «әйбәт кенә җырлый», «Бигрәк оялчан нәрсә икән, күкәй кабыгыннан чыккан гына булырга кирәк», «җырлавын әйбәт җырлый да, күлмәге бик простой» кебек сүзләрне анда да, монда да ишеттереп сөйләгәннәр.
Кыланчык бай кызлары, иңбашларын сикерткәләп, үзләренең юп-юка фикерләрен ачып салырга ашыкканнар:
— Калфакчы Бәдигылҗамал кызы... Подумаешь, артистка! Ләкин алар, Энҗеле калфакларын баш очларына кәкрәйтеп салган кыланчык бай кызлары, үзләренең калфак зиннәтләреннән алып читек чәмчәләренә чаклы — барсын да әнә шул саф күңелле халык кызлары ясап биргәнлекне уйлап та карамаганнар һәм бу коры тәкәбберлек аларның үз башларына ук бәлә булып төшкән.
Ә калфакчы Бәдигыльҗамал кызлары, кул эше белән җан эшен, энҗе бөртекләре төсле, бергә кушып тезә белгән бу эшлекле кызлар, бөек Социалистик Октябрь революциясенең җылы кояшы астында күтәрелеп, халык бакручы сандугачларга әйләнәләр. Революциядән соң клубларда, зурырак аудиторияләрдә җырлый башлаган кечкенә Гөлсем көннәрдән бер көнне мәрхүм композитор Солтан Габәшинең күзенә чалына һәм аның ярдәме белән Казанның музыка мәктәбенә укырга алына. Анда, танылган укытучы Ковелькованың җыр классында ике елдан арлыкта булган вакыйгаларны ул көне-сәгате белән безгә китереп җиткезә һәм кичләрен, эштәй арып-талып кайткач, балаларыңның рәхәт чыр-чуы арасында ничектер изерәп калгач яки берәр күңелсез хәл булып җаныңны кая куярга белми торган чакта, кинәт стенадагы репродукторың «телгә килә», үзебезнең шаулый башлый, үзебезнең Гөлсем Сөләймановабыз «Әллүкине сызып җибәрә:
... Ишеттем мин кичә берәү җырлый,
Нәкъ безнеңчә матур, милли көй,
Әллүки, бәллүки...
Бөтен эч пошуларың онтылалар, җырның йомшак моңы сине тибрәтеп әллә кайларга, югары уйларга алып китә, синдә, яңа йолдызлардай булып, яңа өметләр һәм яңа омтылышлар кабыналар һәм җыр сиңа үзең таба алмаган нәрсәләрне җиңел генә табып биргән кебек була. Шунда инде үзеңнең дөньяда кеше булып яшәвеңә, тыңлый белә торган колакларың булуга, кешеләр белән бергә өметләнә һәм кешеләр белән бергә ара белүеңә шатланып туймыйсың!
Нәкъ Тукай мәрхүм шигырендә әйтелгәнчә, түзә алмыйча, «җыручының» үзенә барасы, «рәхмәт, кардәш, канатландырып җибәрдең әле син мине!» дип әйтәсе килә.
Ул арада булмый, җырчы сине халыкның шук уйлары белән төреп алып китә:
...Камыр баскан кодагыйның
Кулы ябыша микән?
Кодагыйның кодачасы
Майсыз да пешә микән...
Әй, эт өрде, эт өрде,
Тышта берәү йөткерде,
Кодагыйның кодачасы
Тамагымны бетерде...
Һәм әнә шул рәвешчә, көн аралаш дип әйтерлек, радио аркылы һәм концерт залларында без Гөлсем Сөләйманованың саф моң белән тулган җырларын тыңлыйбыз. Борынгы халык көйләре, совет композиторларының әсәрләре, башкырт, себер татарларының көйләре — барлыгы өч йөзгә якын көй — Гөлсем Сөләйманованың репертуары әнә шулардан тора.
Ә моңга, эчке хискә килгәндә, болары инде телнеке түгел, йөрәкнеке һәм аларны тел белән сөйләүгә караганда йөрәк белән тою рәхәтрәк. Гөлсем Сөләйманованың җырлавы турында Радиокомитетка җылы-җылы хатлар агылып торалар — болар арасында солдат хаты да, яшь шагыйрьнең мактау җырлары да, гади колхозчыларның эчкерсезлек белән әйтелгән рәхмәт сәламнәре дә җитәрлек. Менә фронтовик язучы Риза Ишмурат, каты сугышларда батырлыклар күрсәтеп берничә тапкыр бүләкләнгән гвардия майоры Бәдреттипов турында сөйләп, түбәндәгеләрне белдерә:
«... Көчле давылдан җир тетрәгәндәй булды. Ләкин Бәдреттинев моңа аз гына да игътибар итмәде. Хәтта ул снаряд тавышын ишетмәде дә ахыры. Патефонны көйләп бетергәннән соң, күп кенә пластинкалар арасыннан сайлап кадерле пластинкасын куйды. Берничә часының чыклы иртәсен мактап җырлап нотык укып, ниһаять, авыруы сәбәпле мәктәптән чыгарга мәҗбүр булган Гөлсем 1927 нче елда Казан Радиокомитетына даими җырчы булып хезмәткә керә һәм, әнә шул көннән башлап хәзергә чаклы, егерме елга якын, бер өзлексез шунда хезмәт итеп килә. Радио — техника үсешенең соңгы сүзләреннән берсе —кешеләр тормышына ничаклы уңайлыклар китерде бу!
Ничәшәр мең ерак секундтан соң инде без татар халкының атаклы җырчысы Гөлсем Сөләйманованың җырларын тыңлый идек. Гөлсемнең көмеш кебек саф һәм искиткеч моңлы тавышы Фронтның алдынгы сызыгында, снарядлар, миналар шартлаган, пулялар сызгырган җирдә безгә тагын да моңлырак, тагын да тылсымлырак булып ишетелде...»
Күрәсез, безнең Гөлсем Фронтка да барып чыккан һәм анда аның матур сәнгате мина тавышларын күмеп йөри икән. Бу сүзләргә аңлатма кирәк түгел, аларга кушылып бары тик кул чабарга гына кирәк — менә ул безнең җәен дә, кышын да сакауланмый торган кәкүгебез нинди кодерәткә ия!
Б. Закир дигән бер яшь егет, ахырысы артык нечкәреп китеп булса кирәк, җырчыга карата туган Фикерен җыр белән әйтеп, түбәндәгеләрне язып җибәрә:
... Күкрәгендә аның меңнәр моңы
Йөрәгендә меңнәр шатлыгы,
Ярдан тулып аккан Идел кебек,
Гөрләп ага хисләр ташкыны...
Дулкынланып җәелә авыл көе,
«Зөләйхәане, гүя, күрәсең,
Канат кагып кәкүк җырлап үтә,
«Зарифамны тыңлап көләсең...
Бик күпләр болар һәм шул күпләр арасында мин үзем саклап йөртә торган тагын бер истәлек бар. Дөресен әйткәндә, бәлки мине бу очеркны язарга этәрүче дә әнә шул булгандыр.
... Көз иде. Октябрьның соңгы көннәре, без ул иртәне 1945 нче елгы кышның мыек очын күреп калдык. Әйе, иртән кар күрсәтеп киткән иде, төш авышкач ачы җил чыгып, кичкә таба эт кузгалмаслык буран купты. Тәрәзә капкачлары бер ачылып, бер ябылып тора башладылар, өйнең моржасы уларга кереште, Иске Шәйморза карты Давыт абзый (мине аларга фатирга куйганнар иде) иске авыл тормышыннан эч пошыргыч бер эпизод сөйләп ташлады. Болар барсы да минем өстемә өелгән кебек булдылар, җанымны кая куярга белмичә утыра идем, нәкъ шул вакытта стенадагы радио «телгә килде» (район радиоузелының эшли башлау сәгатьләре иде). Менә бер заман Гөлсем исеме ишетелеп китте.
— Карчык! Әй, карчык! Кил, әнә, Гөлсем җырлый, — дип почмак якта аш-су хәзерләп йөри торган карчыгына кычкырды Давыт абзый. Мин ни дип уйларга да өлгерми калдым, беләкләрен яртылаш сызганган килеш, камыр басып йөргән җиреннән Давыт абзыйның карчыгы килеп чыкты. Бу карт ананың күкрәге хәсрәт белән тулган икән, аның ике малае фронтта үлеп калган, берсенең хәбәре юк, шулар турында елап карчыкның күзләре бетәшкән, пыялалы лампа яктысына чыккач ул чагылып калды. Ләкин ул китмәде, чагылган күзләрен уттай яшерә төшен һәм камырлы кулларын алъяпкычы астына тыгып Гөлсем Сөләйманова җырлап туктаганчы тыңлап утырды. Соңра урыныннан кинәт кузгалды да, йөзен безгә күрсәтмәскә тырышып, почмакка кереп китте.
Шулай да мин сиздем, ул елаган иде...
Шул елаудан бушап калды булса кирәк, аннары ул бөтен кич буенча күңелле бер җиңеллек белән эшләп йөрде. Әнә шул рәвешчә саф моңы белән меңнәрне елата һәм юата алганлыгы өчен дә шул халык аны үзенеке итеп, «әнә, сине эретә торганы җырлый!», «Әнә, Гөлсем җырлый!» дип тын калып тыңлап тора һәм аны тыңлаганнан соң, ял итеп яңадан уяна, аңа дәрт, яңа омтылышлар белән кабынып яши башлый.
Менә шул мәгънәсендә алганда Гөлсем Сөләймаиова, чынлап та, халыкка намуслы хезмәт күрсәтеп намуслы исем казанган җырчы ул. һәм әнә шул мәгънәсендә алынганга күрә дә шул аца 1939 нчы елны Татарстан Верховный Советы тарафыннан бирелгән «Татарстанның атказанган артисткасы» дигән исем, калфак энҗесе төсле булып, килешеп тора да.