Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛРӨХ БЕЛӘН КАМӘРҖАН

Татар халкының зур галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тел, тарих, фольклор буенча булган гаять бай хезмәтләре белән беррәттән, матур әдәбият әсәрләре тудыру өстендә дә эшләгәнлеге мәгълүм. Аның мондый тәҗрибәләреннән берсе итеп менә шушы Гөлрах белән Камәрҗан дигән хыялый хикәяне күрсәтергә була. Шәрык әкиятләренә хас бай фантастик вакыйгаларга корылган бу әсәрен Каюм Насыйри, өч кисәктән тора, дип аңлатса да, безгә килеп җиткәне шушы беренче өлеше генә булып, калган ике өлешенең язылып-язылмавы мәгълүм түгел. Әсәрнең телен, хәзерге әдәби телгә беркадәр якынайту теләгеннән чыгып, бераз үзгәртергә туры килде. Без, бу саннан башлап, әлеге әсәрнең беренче өлешеннән өзекләр бирәбез. Редакция.

 

Борын заманда Әсфәһан шәһәрендә бер патша бар иде — Хаварзәм шаһ дип атыйлар иде. Аның матурлык, мөләемлелек, сөйкемлелектә хәтта бөтен җир йөзендә тиңдәше күренмәгән сылу һәм акыллы бер угылы бар иде — исемен Камәрҗан дип атыйлар иде. Шушы шаһзадә, унбиш-уналты яшьләргә җитеп, балигъ булмастан ук, атасы Хаварзәм шаһ аны өйләндерү уена төшә. Ул үзенең бу уен хатынына да һәм вәзирләренә дә сөйли. Алар моның киңәшен хуплыйлар, теләген мәслихәт күрәләр. Шуннан соң Хаварзәм шаһ, угылын үз каршына чакырып ала да:

— Кешеләр, үзләренең нәселләрен дәвам иттерү өчен, өйләнергә, гаилә төзергә тиешләр. Мин дә сине өйләндермәкче буламын. Ышанам ки, минем теләгемне читкә какмассың. Инде син миңа үзеңнең кайсы катлаудан өйләнергә теләвеңне әйтеп бирәсең: дәрәҗәле кешеләр гаиләсеннәнме, байлар нәселеннәнме, җария-колларданмы яки иреклеләрдәнме? Әлбәттә, син миңа үзеңнең теләгәнеңне туры әйтергә тиешлесең, — диде. Камәрҗан — әле балалыктан да чыгып җитмәгән бер үсмер — атасының бу сүзләрен ишетеп, бераз вакыт аптырап калды. Ул, берничә минут уйланып, сүзсез торганнан сон:

— Әй кадерле атачыгым, хатын-кызларның вафасыз, вәгъдәсез икәнлекләре турында язылган күп кенә тарихи китаплар укып, гаилә төземәм дигән карарга килгән идем. Әгәр дә сез миңа өйләнүне шарт итеп куясыз икән, минем бу йорттан качып төрмә китүем дә бик ихтимал, — дип, шактый кыю җавап кайтарды. Хаварзәм шаһ, углының шушындый кискен җавабын ишеткәч, дөрестән дә моның шундый эш эшләп куюы мөмкин дип, сөйләшүне артык сузмады, мәзәк сүзләр белән, угылын үз бүлмәсенә җибәрде. Шуннан соң шаһ вәзирләрен тагын җыен угылының каршылык күрсәтүе турында сөйләп бирде һәм бу вакыйгага карата киңәшләр сорады. Вәзирләре төрлесе төрле киңәшләр бирделәр. Белдеклерәк саналган бер вәзир, «Камәрҗанның шаһ боерыгына шундый дорфалык күрсәтүе, баш тартуы, аның бер дә җәза күрми үсүеннән килә» дпп юрады һәм, «Шаһ угылына үзенең хәкимлек көчен сиздерергә тиеш» дигән тәкъдимне кертте. Патшага вәзирнең бу тәкъдиме ошап калды. Камәрҗанны, ата сүзен тыңламаган өчен, берничә көнгә генә булса да, хибесханәгә салырга булдылар. Шул көннән үк аны махсус бер хибесханәгә кертеп тә утырттылар һәм ул, хибесханәдә утыруны өйләнүдән җиңелрәк санап, көннәрен шат, күңелле итеп уздыра бирде. Шушы хибесханәдән ерак та түгел бер иске, ташландык кое бар иде. Ул коега карт бер пәри кереп урнашкан иде. Көннәрдән бер көнне коедан чыгып, җир өстен тамаша кылганда ул пәри хибесханәнең бер бүлмәсе тәрәзәсеннән урамга балкып торган якты ут шәүләсе күрде һәм, «монда кем яши икән?» дип, шушы бүлмәгә юл тотты. Анда барып керүгә, Камәрҗанны күрде, шул минутта аңа гашыйк та булды. Бу вакыт шаһзадә йоклап ята иде, комсыз нәри түзә алмады, аның нур балкып торган ике бит алмасыннан үбеп тә алды, камәрҗан моны сизмәде. Пәри шуннан ук чыгып та китте. Камәрҗан яныннан чыккан пәри, «дөньяда ниләр бар икән» дип, күк йөзендә очып, тамашага китте. Озакламый ул үзенә күптәннән бирле дошманлык саклан йөргән икенче пәрине очратты да, аңа һөҗүм итте. Ул пәри, моңа ялынып:

— Әфәндем, әгәр дә мине һәлак итми калаек һәм дөньяда тиңе табып бирүне өстемә дип сөйләп китте икенче пәри.

— Чин шәһәренә барып чыккан идем. Шушы Чин дәүләтенең патшасы Шөҗаг ханның бик ардаклы бер кызы бар икән. Ул назлы, аңа дөньяга килгәне юк, хушыгыздан язачаксыз. Бу пәри, бераз көлемсерәп торды.

— Менә мин үзем бүген шундый бер матур әдәм баласын күрдем, ичмасам, матур дисәң дә була. Ул син мактаган кыз, мин күргән әдәм янында чүп булып калачак, — дип, теге пәрине мыскыллап алды. Шуннан бу ике пәри үзара сүз көрәштерергә керешеп киттеләр, һәр икесе дә үзләренекен мактады. Ниһаять, бер сүзгә килеп, теге Чин патшасының кызын хибестә ята торган шаһзадә янына хәзер үк алып килергә дә, матурлыкларын бер-беренә тиңләштереп карарга булдылар. Әгәр дә ул Чин кызы Камәрҗаннан матуррак булып чыкса, беренче пәри икенче пәрипе гафу итәргә һәм арадагы дошманлыкны ташларга вәгъдә бирде. Шуннан соң икенче пәри Чин иленә очып китте. Ярты сәгать вакыт үткәрмәстән, Шөҗаг шаһның кызын китереп тә җиткерде.

Ике пәри кызны күтәреп керделәр дә, йоклап яткан Камәрҗан ялына түшәккә салдылар. Күрделәр ки, бу шаһ кызы белән шаһзадә Камәрҗан матурлык, сылулык, күркәмлелектә бер-беренә шул чаклы охшашлар, әгәр дә өсләренә кигән киемнәре төрле булмаса, боларның кайсысы Камарҗан, кайсысы Голрөх икәнлеген хатта пәриләр үзләре да аера алмаслар иде Пәриләр бу хәлне күреп, иң элек, араларында дошманлыкны ташлап килешү вәгъдәсе бирештеләр. Аннан соң, «Тукта әле, бу ике гүзәлне уяу килеш берберенә күрсәтик, ахыры кая барып чыгар икән» дип, бер тәҗрибә ясарга булдылар. Өлкән пәри Камәрҗанны уятты. Шаһзадә, күзен ачып җибәрүгә, янында матурлыгы һәркемне хәйран калдырырлык сөйкемле бер кызның йоклап ятканын күрде һәм шул минутта ук, сабырлыгын югалтып, моңа гашыйк та булды. Шунда ул үз-үзенә: «Алай икән, атам-анам, миңа кыз ярәшү, мине өйләнергә кызыктыру өчен, бу эшне эшләгәннәр икән...» дип уйлады. Кызның матурлыгы егетне шул чаклы араландырды ки, ул шунда ук, «Тукта, ни булса, ул булыр, әмма мин бу кызны үземә хатынлыкка кабул итим» дип, кызны уяту теләге белән, йөзеннән, муеныннан һәм авызыннан үпте. Ләкин кыз уянмады. «Ай-һай, бу гүзәл каты йоклаучан икән... Ходай кушса, иртән йокысы туйгач, үзе белән сөйләшермен һәм хатынлыкка кабул иткәнлегемне әйтермен. Шушы вәгъдәмнең билгесе булсын», — дип үз бармагындагы балдакны кызга кидерде һәм аның йөзеген салдырып үзепә киде. Шул арада теге пәри бер әфсун өреп, шаһзадәне авыр йокыга салды.

Шуннан соң пәриләр Чин патшасының кызы Гөлрөхны уяттылар. Ул, күзен ачып, үзеп бер ят җирдә, ят кеше белән бер түшәктә күреп хәйранга калды, һушын җыеп, янында йоклап яткан шаһзадәгә карау белән, түземен югалтып, гашыйк булды һәм, аны уятмакчы булып, кулыннан тартты.

Шул вакыт үзенең йөзеге шаһзадә кулына, авың йөзеге исә үз кулына кидерелгән икәнен күрде. «Монда бер хикмәт булырга тиеш. Әмма бу егетнең йокысы бик каты икән, сәбәбе нидер», — дип уйланып торганда, кызны да пәриләр тирән йокыга талдырдылар һәм Чин иленә, атасының йортына илтеп тә куйдылар. Иртәгесен Камәрҗан шаһзадә йокысыннан уянды, төнлә белән булып үткән вакыйгаларны күз алдыннан уздыра башлады. Әйләнә-тирәсен тикшереп карады, ләкин кызны тапмады, яны буш иде. Бармагында исә үзенең балдагы урынына ят бер йөзек күрде. Шуннан соң төнге вакыйганың ниндидер хыялый төш кенә түгел, бәлки чынлык булганлыгына ышанды. Кулындагы йөзекнең бик кыйммәтле икәнлеген белгәч, «Ул кыз нинди дә булса бер патша баласы булса кирәк» дигән фикергә килде. Шуннан Камәрҗан, хибесханә хезмәтчеләрен чакырып, шушы вакыйга турында сорашты. Алар үзләренең бу эшне белмәгән, сизмәгәнлекләрен әйттеләр. Шаһзадә бу турыда атасына да хәбәр иттерде. Атасы килде, мин сиңа булмаган бер гүзәлне алыр идем, — диде.

Угылы барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, һич, таныклык итеп кулындагы йөзекне күрсәтте. Хаварзәм шаһ угылы әйткәннәрнең барсына да ышанды һәм кичә килгән кызның кем, кайдан икәнлеген белү өчен, дәүләтендәге олыларны киңәшкә чакырды. Озак һәм күп сөйләштеләр, киңәштеләр, ләкин ул кызның кем икәнен берәү дә әйтә алмады. Шаһзадәнең гыйшык уты көннән-көн көчәя барды. Ул, дәртенә чыдый алмастап, авыруга сабышты, йөзен зәгафрап сарысы каплады. Угылының бу хәлгә килүе, билгеле, патшага зур курку салды. Ярый, патша угылы шулай тора бирсен, без килик Чин патшасының кызы Гөлрөх ханым хәленә. Ул да әлеге, төштә күргәндәй генә хәтердә калган кичәдәге очрашудан бирле, үзенә таныш булмаган бер егеткә төшкән гыйшык утында яна, көя, хәтта үз-үзен һәлак итү куркынычы алдына килеп җиткән иде.

Кызының шулай булуын күреп, Чин шаһы зур киңәшмә җыйды, вәзирләре, ил олылары белән мәслихәтләште. Уйлый торгач, ул:

— Кем дә кем минем баламны шушы авыруыннан коткарып, исәнлеген кайтарса, кызым Гөлрөхны аның үзенә бирәчәкмен һәм илемнең дә яртысын аңар бүләк итәчәкмен, — дип яр салдырды.

Шаһның бу вәгъдәсе бик күп кешеләрнең күзләрен кыздырды. «Патша кияве була алмаммы» дигән теләк беләп, хәкимнәр, табиплар һәм төрле сихерчеләр килен Гөлрөхны үзләренчә дарулап, им-том кылып карадылар, ләкин тырышулары бушка чыкты — кызның бертөрле дә авыруы табылмады.

Ахыр чиктә «Бу кыз бик каты гыйшык дәртенә дучар булгаи икән» дигән карарга килделәр. Кыз исә үзенең гыйшык утында януын һаман да инкарь итте. Гөлрөхның Саба исемле бер карендәше бар иде. Ул бик күп еллар буена гыйлем эстәп, ничәмә илләрне сәяхәт итеп, шушы көннәрдә генә кайтып керде. Саба сеңлесепең мондый авыр хәлгә төшүенә ни сәбәп булганын сорашты. Гөлрөх аңа бу араларда башыннан үткәннәрне, хибесханәдәге егет белән булган вакыйганы сөйләп бирде. Саба серне төшенгәч:

— Сеңелем, кайгырма, бу дәртеңнең дәвасы минем кулда. Мин сине бу бәладән коткарачакмын. Син беләсең, сәяхәт итү — минем һөнәрем, җиде әклимны гизеп әйләнү минем аңымны арттыра. Мин тагын чыгып китеп, барлык шәһәрләрне янә бер кат йөреп чыгачакмын һәм әнә шул син сөйләп биргән төстәге егет турында хәбәр китерәчәкмен, — дип, сеңлесенә вәгъдә бирде. Шуннан юл кирәк-яракларын алды да, Саба сәфәргә чыкты. Ай китте, ел китте, ничәмә авыл һәм шәһәрләрне үтеп, ике ел тәүлеге тулганда, безнең Саба Фарс иле чигенә урнашкан Бәһачан абад шәһәренә килеп җитте. Бу шәһәрнең нәк урта бер җаена салынган бик зур кәрван сарай бар иде. Саба да, үзе шикелле ерак илләрдән килгән мосафирларны очратып, дөнья хәлләрен сораштырырга мөмкинлек булган дип, шушы карван сарайга җирләште. Бер көн, бер атна үтте. Саба, сөйләшә-таныша торгач, бу шәһәрнең шаһы Хаварзәм исемле имеш һәм аның бердәнбер угылына фәлән булган имеш, төгән булган имеш, төшендә бер кызны күргән, имеш тә, шуңа гашыйк булган имеш, ул күргән кыз ниндидер бер патшаның бердәнбер кызы имеш: ул кыз шаһзадә янына әфсун белән китерелгән булган икән... кебек сүзләр ишетте, хәбәрләр җыйды. Шуннан моңарда, «Тукта әле, боларның шаһзадәләре миңа кирәкле кеше булу ихтималы бар ич» дигән уй туды. Ул, уйлап торды да, Хаварзәм шаһның олы вәзирләреннән берсе белән күрешеп сөйләшү юлларын табарга кереште. Үзе белән алып чыккан кыйммәтле әйберләреннән берсен бүләк итәргә һәм күргән-белгәннәрен матурлап сөйләп бирергә әзерләнеп, көннәрдән-бер көнне Саба Хаварзәм шаһның баш вәзиренә юнәлде.

Вәзир моны ачык кына кабул итте. Болар сөйләштеләр, таныштылар һәм якын дуслар булып та әверелделәр. Менә шушы көннәрдә, күңел ачу, кәеф- сафа кылу теләге белән, Хаварзәм шаһ уз сараенда бер мәҗелес, тамаша, уен көлке оештырырга боерды. Шаһның Тәхет сараен бизәделәр, ашлар-сулар әзерләделәр, илдәге уенчы, көлкече, чичәннәрнең барсын да чакырдылар. Менә табын ачылды, Хаварзәм шаһның кәефен табу башланды. Чичәннәр, мәзәкче, әкиятчеләр, тапкыр сүз, матур хикәяләр сөйләп, шаһның күңелен хушландырдылар, тамашачыларны көлдерделәр. Шул вакыт өлкән вәзир шаһка баш иеп:

Әй минем иям, шаһлар шаһы Хаварзәм шаһ, гомерегез озын булсын, дәүләтегез мул, җаныгыз тыныч булсын. Рөхсәт итсәгез, минем сезгә бер сүзем бар иде, — дип мөрәҗәгать итте.

— Хуш, сөйләгез, тыңлыйм, — диде Хаварзәм шаһ вәзиренә.

— Безнең шәһәребезгә, — дип сөйләп китте, өлкән вәзир, — ерак илләрдән бер мосафир килеп төшмеш. Күп йөргән, күп күргән һәм күпне белгән кеше икән. Үзе сылу, акылы тирән, теле чичән, мәҗелесе хуш адәмгә ошый. Шушы мосафирны чакырсак, шаһзадә Камәрҗанның дәртенә дәва, төшенке күңеленә дәрман булмасмы икән. Әгәр дә минем бу киңәшем шаһзадәгә тузан чаклы гына җиңеллек китерүгә сәбәпче була икән, мин үземне таудай бәхеткә ирешкән санаячакмын.

— Андый мосафирларның файдалылары да була. Хәзер үк ул әдәм минем сараема чакырылсын. Угылым шаһзадә белән аны очраштыруны сиңа тапшырдым, минем ышанычлы вәзирем, — диде Хаварзәм шаһ. Шул ук минутта, җигүле аргымаклар йөгертеп, Саба-мосафирны патша сараена алып килделәр. Өлкән вәзир аны каршы алды һәм Камәрҗан шаһзадәнең тынгылык бүлмәсенә алып керде. Саба, бүлмәгә керү белән, үзенең сеңлесе Гөлрәхка нәкъ бер тамчы судай охшаш егетне күреп гаҗәпкә калды, һәм шунда ук, «эзләгән кешемне таптым булса кирәк» дигән уй аның аңын биләде.

— Бу егет безнең хөрмәтле шаһзадәбез җәнапләре Камәрҗан була, — дип таныштырды өлкән вәзир. — Җиһан күрке, җаннар җаны, ничәмә мең мәгъшүкаләрнең арданлысы Камәрҗан шаһзадәне үз күзем белән күрү бәхетенә ирешә алуым белән горурланырга хаклымын. Җаным сезгә бүләк булсын. Сезнең бер елмаюыгызга каршы мең җан корбан итәргә һәм әзермен, — дип, Саба Камәрҗап алдында баш иде. Ләкин шаһзадәдән бер генә сүз дә чыкмады.

«Бу егет белән, икәүдән-икәү калып, яшерен серне ачып сөйләшү файдалырак булачак» дигән уй Сабаның башына килде, һәм ул, түбәнчелек күрсәтеп:

— Мөмкин булмасмы безне шаһзадә белән икебезне генә шушы бүлмәдә бераз вакытка калдырып торырга. Бәлки, миңа аңардагы сырхауның серен төшенү мөмкин булыр иде, — диде Саба өлкән вәзиргә. — Баш өсте, сөйләшегез, мин чыгам, сүзләрегез берексен, серләрегез килешсен, — дип, вәзир сарайның мәҗелес бүлеменә юнәлде. Болар икәү генә калдылар.

Саба, җайлап кына, сүзгә кереште һәм, уңаен китереп:

— Әфәндем, — диде — сезнең дәртегезгә дәва булачак бер хәбәрем бар. Шуны ирештерергә рөхсәт итсәгез, минем теләгемә зур илтифатыгыздан булыр яме.

Камәрҗан, тирән уйлар, каты хәсрәт авырлыгы белән йомылып барган күзләрен ачып, Сабага карады да:

— Андый сүзегез бар икән, сөйләп карагыз, тыңлыйк, — диде һәм үз янәшәсеннән аңар урын күрсәтте. Саба күрсәтелгән урынга, җайлашты һәм сүзен башлады:

— Әфәндем, бармагыгызны зиннәтләгән кыйммәтле йөзек Хаварзәм шаһның үз хазинәсеннән чыккаймы, әллә булмаса аны сезгә икенче берәү бүләк иттеме? дип сорады. Сабаның бу соравы шаһзадәгә ниндидер хушлык, күңеленә җиңеллек бөркегәндәй тоелды. Ул, үзен авыр йокыдан айнып киткән бер хәлдә сизеп:

— Әйт зинһар, күпне күргән мосафир, син бу йөзекнең хуҗасын беләсеңме? Әйт тизрәк, коткар мине үлемнәп, тынычландыр минем күбәләктәй газиз җанымны! —диде.

— Бу йөзекнең төп хуҗасы минем сеңелем, Чин шаһының кызы Гөлрөх булыр, — дигәч тә, Камәрҗан урыныннан сикереп торды һәм килеп Сабаның маңлаеннан үпте.

— Сөйлә, барын да сөйлә. Миңа ни шатлыклы тормыш, дәртемә дарман китергәнсең дип сизәм. Сөйлә минем йөрәгемне парә-парә телгән серләрне белүче Саба дустым,—дип мосафирның алдына тезләнде.

— Мин — дип сүз башлады Саба, — сезне эзләп табу нияте белән сәфәргә чыгып, инде менә өч ел буена тоташ йөрдем, ничәмә ил һәм шәһәрләрне үттем, меңнәрчә гашыйкларны очраттым, ахыр чиктә менә бүген максатыма ирештем. Шатланам ки, минем күгргән мәшәкатьләрем җилгә китмәделәр, кичергән җәфаларым нәтиҗәсез калмадылар. Инде минем изге бурычым — сез ике гашыйкны кавыштыру. Монсын һәм булдыра алачакмын.

— Димәк, сез минем мәгъшукамның туганы буласыз. Аһ, нинди зур куаныч, нинди олы бәхет. Бу йөзекнең иясе, сезнең туганыгыз бүген ни хәлдә? Әйтегез, әфәндем, сөйләгез, минем табибым һәм бәхет йолдызымны табып бирүче юлдашым, — дип сабырсызлык белән Сабага мөрәҗәгать итте.

— Сезнең мәхәббәт йолдызыгыз, минем туганым Гөлрөх та бүгенге көнне, гыйшык утына бәгъре коеп, җаны телгәләнеп, уф орып, ялкын сулап ятмактадыр. Аның нечкә бармагын бизәгән балдагыгыз исә һаман да шулай балкый тормактадыр... Сабаның бу сүзләре Камәрҗанга тынычлык та һәм борчу да салдылар.

— Ай, ул Гөлрөх!—дип кычкырды һәм, — бүгеннән соң минем Гөлрөх белән тик бер генә сүз — Гөлрөх кына булачак, — дип өстәде.

Бу ике дус, тиз арада Гөлрөх янына барын җитү теләге белән, моннан ничек ычкынырга мөмкин булачагы турында озак киңәштеләр, хәйләләр эзләделәр. Җае табылды: Камәрҗан атасы каршына барып, — Мәрхәмәтле атам, гомерең озын булсын. Минем хәлем көннән-көн яхшырып бара. Син миңа берничә көннәр буена дала һавасы иснәп, уен-көлке белән, сунарга йөреп кайтырга рөхсәт ит, — дип үтенде. Хаварзәм шаһ, угылының сәламәтләнүенә куанып:

— Ярый, угылым, дала һавасы иснәп кайтуның зарары булмас. Барыгыз, яланны тамаша кылып, ау аулап, кош чөйдереп кайтыгыз. Хезмәтегезгә нукирлар әзер булыр, — дип угылының үтенечен кабул итте. Шунда ук, Камәрҗан шаһзадә мосафир Саба белән икәүләп, хезмәтләренә берничә кеше ияртеп, далага чыгып киттеләр. Өч көнлек юлны үткәч, үзләре белән алып чыккан кешеләрне адаштырып калдырып, Камәрҗан һәм Саба, туры Чин мәмләкәтенә — Гөлрөх янына юл тоттылар. Берничә тәүлектән соң теге адашып калган хезмәтчеләр, Хаварзәм шаһка кайтып «Шаһзадә белән аның кунагы Сабаны югалттык» дип хәбәр бирделәр, күз яшьләрен түктеләр. Шаһның моңа ачуы кабарды, һәм күңеленә әллә ни төрле куркынычлы уйлар да төште.

— Шул минутта меңләгән батырларым, гаскәрләрем далага чыксыннар һәм минем угылым Камәрҗанны табып кайтарсыннар!— дип боерды. Гаскәрләр һәм аучы-сунарчылар, йөгерек аргамаклар менеп, Камәрҗаннар киткән дала, яланнар, елга һәм күлләрнең аркылы-буен эзәрләп чыктылар. Болар басмаган җир, тикшермәгән почмак калмады, тик таба алмадылар, кайгырышып шаһ каршына буш кул белән кайтып керделәр. Шул рәвешчә, Хаварзәм шаһ, кайгы-хәсрәт утында янып, сараенда утыра торсып, без шаһзадә һәм Саба мосафирлар артыннан барып карыйк. Камәрҗан белән Саба, хезмәткәрләрен адаштырып калдырган көннән алып, тауны тауга, ташны ташка ора-ора, нәкъ туксан көн тулды дигәндә, Чин шәһәренең капкасы төбенә килеп җиттеләр. Алар, шәһәргә кергәч, туп-туры патша сараена, Гөлрөх янына бармадылар, бәлки иң бай карван сарайларның берсенә урнаштылар. Боларның теләкләре Камәрҗан шаһзадәнең гыйшык дәрте, юл кыенлыклары белән сулган йөзен, алҗыган гәүдәсен ял иттерү иде. Ул тәүлек буена, һичкая чыкмый, һичкемгә күренми ял иткәннән соң, Сабаның өйрәтүе буенча, Камәрҗан Чин патшасының сараена үзе генә барырга булды.

Моның өчен кирәкле әйберләр дә әзерләнде. Камәрҗан зур бер хәким-философ сурәтендә, патша сарае капусына барып туктады да үзенең бер белгеч, доктор һәм Гөлрөхны дәвалау теләге белән килгән кеше икәнлеген сөйләп бирде. Капучылар докторның теләген патшага җиткерделәр. Патша: — Китерегез ул кешене минем каршыма! — дип боерды. Камәрҗанны патша каршына керттеләр. Ул, патшалар, шаһзадәләргә хас әдәп һәм гадәтләрне җиренә җиткереп, үзенең бер доктор булуы һәм Гөлрөхны дәвалау теләге белән килгәнлеге турында сөйләп бирде. Патша, докторның мөлаем йөзе, мәгънәле сүзе, татлы теле һәм балкып торган матурлыгына исе китеп, бераз эндәшми торганнан соң:

— Минем кызым Гөлрөхның авыруы тән авыруы түгел, бәлки көчле хыял, тирәннән дәртләнү аркасында килеп чыккан, яшьләргә хас булган бер төрле сырхаудан гыйбарәттер. Аны дәвалау теләге дә бушка чыгачактыр, — диде. Камәрҗан аңар:

— Падишаһым, гомерегез озын булсын. Сүзегез тугры — кайбер сырхаулар давага бирелмәүчән булалар. Шулай да, миңа үземдәге көчне сынап карарга рөхсәт итүегезне үтенеп сорар идем, — диде.

— Хәер, — диде патша, — доктор, табипларның кулыннан килүе дә мөмкин. Авыру янына кереп карарга сезгә рөхсәт итәм... Даяләр, кунакны Гөлрөх бүлмәсенә алып барыгыз...

— Рөхсәт итегез, падышаһым-солтаным, авыруны, үзен күрмәстән, янына да бармастан, сәламәтләндеримме? — дип яңадан үтенде Камәрҗан. Патша, хәйран калып.

— Ярый, карап карыйк, андый сәләтегез булса, күрсәтегез, — диде. Камәрҗан, эченә Гөлрөхның йөзеге төрелеп салынган, бер порошок кебек төргәкне чыгарды да, авыз эченнән генә нидер укыган булып, шуңа өч тапкыр өреп, даягә бирде һәм:

— Рәхим итеп, шушы даруны авыру кызыгызга илтеп тапшырсагыз икән, — диде.

Дая, даруны алу белә» Гөлрөх бүлмәсенә йөгерде.

Гөлрөх, кәгазьне сүтеп җибәрүгә, үзенең йөзеген күреп, яткан җиреннән кинәт аякка басты. Аңы ачылып җанына яңа бер рух өрелгәндәй бер хәл сизеп, дару төрелгән кәгазьгә күзе текәлеп калды. Анда болай язылган иде: — И минем барлык матур сыйфатлар белән бүләкләнгән Гөлрөхым, теге төш кебек кенә булып хәтер дә калган кичәдәге очрашу вакытында, мәхәббәтебезнең билгесе итеп, йөзекләребезне алыштырган идем. Ул чагында, сез, фәрештәм, бик каты йокыда булганлыктан гына, сөйләшә һәм бер-беребезгә кавыша алмый калган идек. Мин— сезнең каршыгызга доктор сурәтендә килгән кеше, Хаварзәм шаһның улы Камәрҗан колыгыз булам. Әгәр дә мине үзегезгә бәндәлеккә кабул итәр булсагыз, балдагымны кайтарып бирәсезләр! Гүзәлем, Гөлрөх, үтерсәгез дә, тере калдырсагыз да, минем язмышым сезнең кулда.

Сезнең гыйшкыгыз белән бәгъре көйгән Камәрҗан...»

Гөлрөх, хатны укып бетерер-бетермәс үк, — «доктор, доктор! Кайда ул доктор? Kитерегез, тизрәк кертегез аны минем яныма!», — ди-ди, ишеккә ташланган иде, кинәт шаһзадәне күрде һәм, оялу, тартыну, намуссыну кебек хәлләрнең барсын да онытып, аны кулыннан җитәкләде дә, үз бүлмәсенә алып керде.

(Ахыры киләсе санда.)