Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ДУСЛЫКНЫҢ ҖИҢЕЛМӘС БАЙРАГЫ

Кешеләр арасындагы дуслык. Нинди күркәм сүзләр бу! Мең еллар буена иң алдынгы, иң намуслы кешеләрне бөек көрәшкә һәм иҗатка рухландырган сүзләр, һәм бу иҗатларда дуслыкның иң матур үрнәкләре гәүдәләнде. Гадәттә боларда сүз ике дус турында, аларның бөтен киртәләрне җимерерлек, дуслыгы турында, шул дуслык хакына үзләрен фида итүләре турында бара. Болар арасында буыннан-буынга, илдәп-илгә, телдән-телгә күчеп, халык күңелендә сакланган гүзәл әкиятләр бар. Ләкин бу әкиятләрнең барсына караганда да тәэсирлерәге — соңгы заманда булган ике мисал, әкиятләргә караганда да әкиятчелрәк һәм, шул ук вакытта, бөтен чыннарга караганда да чынрак булган ике мисал. Берсе — XIX гасырда Маркс белән Энгельс дуслыгы, икенчесе — безнең гасырда Ленин белән Сталин дуслыгы. Асылда бу ике бөек дуслык бер-берсенә ялганалар, бер-берсен дәвам иттерәләр, киңәйтәләр, бер үк олуг максатка хезмәт итәләр. Иске дөньяның «тыныч» үсеше чорында яшәгән икс дусның — Марке белән Энгельсның 40 еллык хезмәте һәм көрәшенең тәҗрибәсенә таянып, XX йөзнең ике бөек дусы — Ленин белән Сталин ул тәҗрибәне яңа тетрәнешләр чорында тирәнәйттеләр һәм үстерделәр генә түгел, бәлки эксплоатациядән азат кешеләрнең дусларча хезмәтенә нигезләнгән яңа җәмгыять тә төзеделәр һәм дөньяның алтыдан бер өлешен дөньяның алдынгы өлеше иттеләр. Вафасыз дөнья бу дусларны аерган чакта да, аларның күңел дуслыгы өзелмәде. Маркс үлгәннән соң аның эшен һәм көрәшен Энгельс дәвам иттергән булса, Ленин үлгәч, 1921 елның 26 январенда иптәш Сталин бөтен ил исеменнән, партия исеменнән Ленин васыятьләрен үтәү турында ант итте, һәм Лениннан соңгы 21 ел эчендә бу ант гаҗәеп бер төгәллек белән үтәлеп килде. Моңа ышану өчен ике генә түгәрәк датаны алу да җитә. Ленин табуты янында бирелгән тантаналы анттан нәкъ 10 ел соң, 1934 нче елның 26 январенда, илебезнең тыныч төзелеше гөрләп аккан чакта, иптәш Сталин партиянең XVII съезды трибунасыннан сөйләгән хисап докладында, боек төзелешнең гүзәл нәтиҗәләрен йомгаклап, яңа сугыш куркынычы алдында тынычсыз шаулап торган океан уртасында безнең социализм кыя тау кебек тыныч һәм мәгърүр басып торуын әйтте. Һәм тагын ун елдан, 1944 елның 26 январенда, Ватан сугышының хәлиткеч җиңүләренең башлангычы булып, бөек Ленин шәһәре дошман блокадасыннан һәм вәхшиләрчә тупка тотылудан бөтенләйгә азат ителде. Бәлки бу очраклы туры килештер, ләкин һәр хәлдә бөек антның 20 еллык йомгагы көнендә шундый мәгънәле бер вакыйганың булуы Лениннан соң, аның байрагы астында Сталин җитәкчелегендә барган көрәшнең һәм эшнең табигый нәтиҗәсе иде. Ленин бөек кеше. Тарих мәйданында бөек эшләр башкаручы мәгънәсендә генә түгел, чын кеше, бөтен дәртләре, хисләре, ашкынулары, көндәлек гадәтләре белән дә чын кешелекле кеше. Горький раславынча, Ленин үлгәннән соң аның турында хәтта дошманнарның чыгышларында да, Ленинның карашларына аларның тпрәнтен дошманлыгы аркылы, кешенең кеше белән горурлануы, Ленинның кешелеген тәкъдир итү сизелә. Үзе кешелек рыцаре булган Горький генә түгел, Волоколамск районы Кашино авылының крестьяннары да, башка бик күпләр дә Ленинны кешелекле кеше дип атыйлар. Ленин турындагы истәлек чыгышларыңнан берсендә иптәш Сталин аның шәхси, Кешелек сыйфатларына тукталып, аның садәлеген, халыкка ышануын, авырлыкка бирешү Бөек дуслыкның җиңелмәс байрагы карашларында принциплы булуын, уңышлардан масаймавын безнең барыбызга да үрнәк итеп күрсәтә. Һәм Ленинның бу гүзәл сыйфатларын Сталин безгә, совет кешеләренә уртак сыйфатлар итте. Иптәш Сталинның сугыш чорындагы чыгышлары моның иң ачык күренешләре: «Беренче эш — җиңү белән мавыкмаска һәм масаймаска, икенче эш — җиңүне үзеңнеке итеп беркетергә, өченче эш — дошманны кыйнап бетерергә». Ленинның бу сүзләреп Иптәш Сталин 1924 елда Кремль курсантларына сөйләгән речендә дә, сугыш вакытындагы чыгышларында да телгә ала. Шундый мисалларны күп китерергә булыр иде. Ленин кешелекле көше иде. Кешелекнең азатлыгы һәм бәхете өчен, халыкларның дуслыгы өчен көрәшченең үзендә кешелек сыйфатларының шундый күркәм булуы табигый. Ленинның бөеклеге, җөмләдән берсе, аның искиткеч акыл көчендә, логика көчендә. Иптәш Сталин сүзләре белән әйткәндә, аның логикасы келәшчә белән кыскандай кысып ала, һәм һичнәрсәгә бирешмәслек бу логика көче, шуның белән бергә, иң ачык һәм гади бәян итү белән бергә җыела. «Тик Ленин генә иң чуалчык әйберләр турында шундый гади һәм ачык итеп, җыйнак һәм кыю итеп, һәр фразасы сөйләү генә түгел, атып тора торган итеп яза белә иде» (Сталин). Ленин кешелек дөньясы ирешкән фәннәрнең һәм, бигрәк тә, XX гасыр ирешкән фәненең түрендә торды һәм халыкның бөтен талантлылыгын һәм барлык иң яхшы сыйфатларын үзендә гәүдәләндерде. Ул чын мәгънәсе белән революция даһие булды. Ромен Роллан сүзләре белән әйткәндә, Ленинның саф һәм кылычтай үткер Фикере безгә юл яктыртты, һәм нинди данлы юл! Алдынгы фәннең иң бөек вәкилләреннән берсе булган Ленин 1917 елгы Россиянең эчке һәм халыкара хәленә фәнни анализ нигезендә, күпләр өчен көтелмәгән, аңлашылмаган һәм хәтта юләрлек булып күренгән бер нәтиҗәгә килде. Россия өчен бердәнбер котылу юлы — союзникларның җиңүе, һәм шуннан соңгы чирек гасырлык пор, бөек тетрәшләр һәм иҗтимагый яңарышлар белән тулган чор Ленинның даһиларча ясаган бу нәтиҗәсен тулысы белән аклады. Халыклар юлбашчысы Ленин моның өчен кирәкле бөтен шартларны үзендә бергә җыйган иде. Чын юлбашчы булу өчен теоретик куәт белән практик тәҗрибәнең бергә җыелуы кирәк, ди иптәш Сталин. Эшчеләр сыйныфының азатлык көрәшендә аның төрле юлбашчылары булган иде. Аларның кайберләре практик тәҗрибәгә бай, ләкин теоретик белемгә ярлы иде (Лассаль, Бланки), ә кайберләре, киресенчә, теориядә көчле, ләкин практик эшчәнлектә зәгыйфьләр иде (Каутский, Плеханов). Боларның барысыннан аермалы буларак, Ленин теория байлыгын практика мәйданы белән куша белде һәм ул, таулар бөркетедәй, югары ашып, үзенең заманы һәм көрәштәшләреннән (шул исәптән Плехановтан) бөтен бер баш өстен торды. Юлбашчы булу ягыннан Ленинлы тарихтагы башка бөек кешеләр белән чагыштырулар булмады түгел. Бер немец язучысы аны Петр I белән чагыштырып карады, ләкин «Петр диңгездән бер тамчы булса, Ленин бөтен бер океан» (Сталин). Ленинны кем белән булса да тиңләргә мөмкин икән, тик Сталин белән генә тиңләргә мөмкин. Бу ике дус чыннан да бер-берсенә тиңләр, һәм «галим башлы, эшчә чырайлы, солдат шикелле» (Барбюс сүзләре) бу кешенең Ленин эшен дәвам иттерүе безнең илебезнең генә түгел, бөтен алдынгы кешелек дөньясының бәхете булды. Сталин безнең чорның фәнен, безнең хезмәтебезне һәм көрәшебезне үзендә туплады. Галимнең, хезмәт кешесенең һәм сугышчының бергә берләшүе — хәзерге, тиңсез сугышта безнең җиңүебезнең нигезе әнә шул. Үзенең тарихи антында иптәш Сталин: «Без бөек пролетар стратег Ленин армиясе» дигән иде. Безнең илне ул, Ленин кулы белән дошманнар станына атылган ук, дигән иде. Советлар Союзының бөек Ватан сугышы бу армиянең Ленингә лаеклы булуын, бу укның дошманнар лагерен үтәдән-үтәли тишеп чыгарлык көчле булуын ачык күрсәтте. Сугыш барышында бөтен уңаисызлыкларга карамастан, безнең ил файдасына борылыш ясап, илебезне гитлерчы илбасарлардан бөтенләй тазарткан һәм көнбатыш Европаның оккупацияләнгән илләренең 1 миллион квадрат километр җирен һәм 50 миллион халкын азат иткән, Кызыл Армия быел Ленин көннәрен дошман җирендә яңа зур җиңүләр белән каршылаган икән, моның төп сәбәбе шунда ки, Кызыл Армия Ленин һәм Сталин идеологиясендә тәрбияләнгән совет кешеләреннән тора. Бу тәрбия аларны фронтта да, тылда да бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга торган итеп чыныктырды. Сыйнфый һәм милли изелүнең булмавы безнең армия сугышчыларын, башка һичбер армиядә булмаганча, беректерде. Иптәш Сталин Кызыл Армияне дөньяда иң, иң көчле дошманны да аяктан егарлык итеп, җиңү фәне беләп коралландырды. Шулап итеп сугыш өлкәсендә Ленинизм җиңде, кораллы көчләрне Ленинча-Сталинча оештыру җиңде. Кызыл Армиянең җиңүләрен тәэмин иткән ышанычлы таянычы — Ленин нигез салган социалистик, дәүләтнең туктаусыз үсә барган куәте булды. Ленин һәм Сталин совет халкын социалистик дәүләт турындагы тәгълимат белән коралландырдылар. Тарихта беренче булган яшь социалистик дәүләт картлач империализмның иң явыз көче булган Гитлер Германиясенә каршы үлем көрәшендә көрәшергә мәҗбүр булды. Дошман — явыз һәм мәкерле генә түгел, бик көчле дә иде. Сүз яшь совет дәүләтенең яшәү-яшәмәве турында бара иде. Дәүләтләрнең политикасы турында, аның дөрес политикамы, прогрессив политикамы икәнлеге турында хөкем иткәндә, бу дәүләтләрнең тарихи эшчәнлегенең нәтиҗәләренә карап хөкем итәргә кирәк, дип өйрәтә Ленин. Совет дәүләте өчен иң авыр сынау чоры булган Ватан сугышы еллары бу яктан нинди нәтиҗәләр бирде соң? Сугышның башында совет дәүләте югалткан кадәр зур территорияне югалтса, бүтән нинди генә дәүләт тә җимерелгән булыр иде. Шундый шартларда яшь социалистик дәүләтнең сакланып калуы үзе генә дә аның ничаклы яшәүчәп икнен һәм дөрес политика алып баруын күрсәтә. Ләкин эш моның белән генә чикләнми. Гадәттә сугышлар сугышучы дәүләтләрне, шул исәптән җиңүче дәүләтләрне дә, зәгыйфьләнүгә һәм бөлгенлеккә китерә. Хәзерге кебек зур сугышта бу бигрәк тә шулай. Ләкин безнең илдә бөтенләй башкача килеп чыкты. Ватан сугышы барышында аның көчләре җәелгәннән җәелә, үскәннән үсә бара. Безнең дәүләт хәзер сугыш башындагыга караганда зәгыйфьрәк түгел, бәлки көчлерәк һәм сугыштан ул тагы да көчлерәк булып чыгачак. Чөнки безнең дәүләт Ленин һәм Стаин җитәкчелегендә бөтен халык тарафыннан, бөтен халык интересларын күздә тотып төзелгән. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә эксплоататор сыйныфларны бетергән һәм сыйныфсыз социалистик җәмгыять төзегән совет халкы Ватан сугышы елларында бердәм сугышчан лагерь булып, чыныгып килде. Милләтләрнең азатлыгына, яшәешенә һәм культурасына куркыныч салган фашизмга каршы азатлык көрәшендә совет халыкларының үзара туганлык ярдәмләшүе тагын да үсте. Украина, Белоруссия, һәм оккупацияләнгән башка республикалар рус халкының һәм совет иленең башка халыкларының туганлык ярдәменнән башка азат була алмаслар иде һәм җимерелгән хуҗалык һәм культура тормышын шундый тизлек белән тергезә алмаслар иде. Безнең социалистик дәүләт халыкларны фашизм коллыгыннан Koткарып калган шикелле үк, совет иле халыклары һәм аларның туганнарча союзы һәм дуслыгы социалистик дәүләтне үлем куркынычыннан коткарып калды. Сугыш барышында безнең хуҗалык Кызыл Армияне дошман техникасына карагайда сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да өстен хәрби техника белән тәэмин итә алды. Совет экопомшгасы фашистларның сугыш башындагы техник өстенлеген бетерә алды. Ә безнең колхоз строе крестьяннарның җәмәгать тормышының пң югары, иң яхшы формасы булып чыкты. Авыл хуҗалыгының социализм нигезендә корылган булуы илне һәм армияне гадәттә сугыш вакытында була торган кыенлыкларыннан коткарды. Безнең интеллигенция халыкның патриотик күтәрелешеннән читтә калмады, киресенчә, ул сугыш экономикасын коруда эшчеләргә һәм крестьяннарга җитәкчелек ярдәме күрсәтте, сугыш гөрелтесендә совет фәнен һәм сәнгатен тагы да үстерде, һәм шулай итеп бөтен халыкның уртак хезмәте нәтиҗәсендә Кызыл Армиянең хәрби җиңүләренә совет халкының экономик җиңүе дә өстәлде. СССР ның халыкара әһәмияте һәм роле чагыштыргысыз дәрәҗәдә үсте. Азатлык сөюче халыкларның Гитлер Германиясенә каршы сугышында безнең ил алгы сафта барды. Ул сугышның бөтен авырлыгын диярлек озак вакытлар буена үз җилкәсендә күтәреп килде. Гитлер Германиясенең төп көчләрен безнең гаскәрләр тар-мар итте, һәм, ниһаять, Көнчыгыш Европаның оккуиаңпяләпгәп илләрен гитлерчы илбасарлардан «азат иткәннән соң, безнең гаскәрләр хәзер дошманның оясын туздыралар, фашист бандитның көнчыгышка күсәк күтәреп торган кулын — Көнчыгыш Пруссияне кисеп алдылар, һәм хәзер илбасарларның кара йөрәгенә — Берлинга удар ясыйлар. Болар барсы да Советлар Союзының халыкара авторитетын көннән-көн арттыралар, аның азатлык китерүче армиясенә халыкларның ихтирамын һәм мәхәббәтен арттыралар. Халыкара аренада безнең илнең беркайчан да хәзерге шикелле көчле булганы юк иде. Совет халкы бу сугышта, сугышлар тарихында берепче «тапкыр буларак, хәрби һәм экономик җиңүгә генә түгел, идеологии җиңүгә дә иреште. Бу сугышта ике төрле дөньяга караш бәрелеште: фашистларның кешегә дошманлыкка нигезләнгән расизм идеологиясе һәм безнең халыклар дуслыгы һәм тигез хокуклыгы идеологиясе. Фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән илләрдә халыкларның кол ителүе, милли традицияләрнең кортылуы, тупас немец илбасарларының ерткычлануы халыкларда расачылык идеологиясенә карата тирән нәфрәт тудырды. Киресенчә, совет илендә халыкларның азат һәм тигез хокуклы булуы, милли традицияләрнең уртак интереслар белән гармонияле төстә бәйләнгән булуы, һәр милләтнең социалистик ватан өчен сугышы шул ук вакытта аның милли азатлык өчен дә көрәш булуы — бу идеологияне гәүдәләндерүче совет иленә карата халыкларның симпатиясен арттырды. Немец фашистларының дөньяга хуҗа булу дәгъвәсеннән кабынып киткән бу сугыш нинди булса да бер расаның дөнья-күләм өстенлеккә ирешүе мөмкин түгел икәнен күрсәтте. Бусы инде фашизмның мораль-политик җиңелүенең башы булды. Шулай итеп, фашизм сугыш кырыйда, гына түгел, идеология өлкәсендә дә җиңелүгә очрады. Хәзер сүз фашизмның бөтен тамырларын йолкып ташлау турында, яңадан сугыш куркынычын булдырмас өчен аның бер генә орлыгын да калдырмау турында бара. Үч һәм җәза сәгатенең якынлашуын күргән гитлерчылар бу җәзаны булдырмау яки беразга гына, булса да кичектерү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Алар Рим папасының җилкәсенә, карт инглиз герцогиняларының итәгенә ябышалар, дөньядагы барлык реакцион көчләрнең аркасына ышыкланалар һәм шулар авызы белән үзләренә мәрхәмәт таләп итәләр. Ләкин азатлык сөюче халыклар фашист ерткычка мәрхәмәт күрсәтүгә юл куймаслар. Чөнки бу сугыш җинаятьчеләрнең бөтен вәхшилекләре өчен, гөнаһсыз сабыйларның, көчсез хатын-кызларның түгелгән каны өчен, җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, тапталган кырлар, мәсхәрәләнгән культура памятнпклары өчен бу явызлардан гадел үч алу күзлегеннән караганда гына түгел, халыкларның киләчәктәге куркынычсызлыгын тәэмин итү күзлегеннән караганда да, андый «галиҗәнаплык» — гафу ителмәслек ахмаклык булыр иде. Чаянны үтермәү җинаять (Чаянны үтерү савап, үтермәү язык), ди борынгы шагыйрь. Империализм һәм аның иң җирәнгеч формасы булган фашизм кешегә дошманлыкны һәм расизм идеологиясен тудырган һәм дөньяны канга батырган булса, безнең илдә җиңгән социализм, паразит сыйныфларның юк ителүе нигезендә, халыкларның дуслыгы һәм тигезлеге идеологиясен тудырды һәм берләшкән милләтләрнең алгы сафында барып, бөтен дөньяга азатлык һәм тынычлык юлы күрсәтте. Шулай итеп бу бөек сугышта безнең большевиклар партиясенең ленинчыл-сталинчыл идеологиясе җиңеп чыкты. Бөек юлбашчыларның — Ленин һәм Сталинның исеме, аларның данлы байрагы бу сугышта безне яңа җиңүләргә рухландырды. Иң авыр сынау көннәрендә — дошман Москваның канка төбендә торганда, иптәш Сталин безне Ленин байрагы белән коралландырды. Илебезнең ике батыр шәһәре — Ленинград һәм Сталинград дошманның юлында корыч койма булдылар. Бөек даһилар исеме беләп аталган бу шәһәрләр тарихка безнең илнең җиңелмәс батырлыгының билгеләре булып керерләр. Ленин байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә безнең егетләр Ленинны үстергән Волга буеннан дошманны Одер елгасына чаклы кудылар. Хәзер бу немец елгасы буенда рус гармоны һәм татар җыры яңгырый, үзләренең азатлыгын һәм милли намусын саклап калган совет халыкларының җиңү тантанасы гөрли. Берлинга баручы безнең гвардия байракларына чигелгән Ленин рәсеме үзенең рус, украинец, татар һәм башка азат улларына горурланып карый.