АНГЛИЯНЕ ТАШЛАП КИТКӘНДӘ ЯЗЫЛГАН ПАРЧАЛАР
(Станцы)
Вакыт җитте! Диңгез җилләрен
Куды, караб җәйде җилкәнен.
Мачта бөгелә көчле җилләргә,
Җилләр килә җырлап көйләрдә,
Аһ, ташларга тиеш илне мин,
Кайда сөйдем — сөйдем берне мин.
Мин әвәлге кебек булалсам.
Күз карамны кабат күрәлсам,
Коча алсам аның биленнән.
— Мин аерылмас идем илемнән;
Кичеп чиксез диңгез киңлеген
Ташлап китмәс идем билгеле.
Мин күрмәдем, күптән күрмәдем,
Миңа шатлык, биргән күзләрен;
Онытырга телим аларны;
Хыялларны, матур уйларны;
Качсам да бу туган җиремнән,
Фәкать, берне, аны мин сөям.
Гүя мин бер сыңар күгәрчен.
Хәсрәтлемен, ялгыз, күрәмсең;
Сагыш белән карыйм тирәмә,
Юк сөйкемле йөзләр тирәмдә,
Кайда гына караш ташлама;
Гыйшкым мәет аннан башкага.
Саилче дә үзенә кунарга
Якты чырай, урын-җир таба,
Таба җылы дуслык чаткысын;
Ә, минем юк ярым, ялкыным,
Мәхәббәтем батты суларга, —
Мин сөямен берне шулай да.
Булсам да мин чит-ят илләрдә,
Күз яшь түкмәс беркем, синдә дә
Көл итүче хыял, уйларны,
Ямансулау булмас, мин аны
Белеп, сагыш итеп саклармын
Ялгыз сине сөеп, аппагым!
Хәлсез, нечкә, талган калебне
Кайгы булып буа бәгырьне
Хатирәсе авыр көлләрнең;
Һөҗүмнәргә түзде йөрәгем,
Ул искечә яши вә керсез,
Һәм тик берне сөя мәкерсез.
Беркем белми аның кемлеген,
Миңа кыйммәт булган кешенең;
Булды хәсрәт минем сөюдә,
Моны белдек ул да мин генә,
Мин тик аны сөеп беләмен
Мәхәббәтем көчле икәнен.
Мин йөзәрмен зур дулкыннарда,
Бүтәннәрне байтак эзләдем.
Бездән ерак һәм чит ярларга,
Чибәрләрне күрдем, күзләдем,
Онытканга кадәр йөзәрмен
Мин тырыштым көчле сөяргә
Сөеклемнең гүзәл йөзләрен,
Аларны да, ләкин йөрәктә
Мөмкимне сон?!
Юк, юк, мең кабат!
Табалмадым чаткы зәррәсен,
Сөям аны — берне та абад!
Сөйгән кадәр аның игәүләсен.
Жанга шатлык булыр иде бу —
Соңгы кабат безнең хушлашу;
Күз яшеннән, ләкин, мин куркам,
Шуңа, ташлап читкә омтылам
Кичен диңгез, йөзеп суларда...
Тик мин сөям берне шулай да!
Нури Арсланов тәрҗемәсе