ЗАРЫГЫП КӨТЕЛГӘН МИНУТЛАР
Харис Фатиховның өч ел буена зарыгып көткән
көне иде ул!
Ул көнне Белоруссия күгендә кояш тагын да
яктырак, тагын да нурлырак булып балкыды. Ул көнне
киң тугайлар өстендә Дөрселдәгән туп тавышлары да
күңелгә ягымлы булып ишетелделәр. Еракларга
сузылган нарат урманнары да, башка көннәргә
караганда, матуррак иделәр. Әллә ничек, бары да якты,
бары да гүзәл, бары да ягымлы булып тоелды ул көнне.
— Их! Зарыгып көткән минутлар килеп тә
җиттеләр, — диде Харис, күкрәген тутырып сулап.
Орудие командиры өлкәп сержант Иванов,
Харисның җилкәсеннән тотып, җилкенеп кычкырып
җибәрде:
— Аңласаң иде син минем йөрәкне, Харис!
Эхма!..
Сугышта орудье төзәүчесе үз командирының
йөрәген аңламыймы соң? Аңлый, әлбәттә... Бигрәк тә
мондый вакытта, үз иптәшенең, сугышчан
юлдашыңның йөрәген аңламаска мөмкинме инде!
Харис аның йөрәген аңлады, ләкин җавап
кайтармады. Хәер, үз сүзле Иванов та артык дәшмәде.
Ул, Харисның күзләренә карау белән, барын да
төшенгән иде.
Алар үз орудиеләре янына ашыктылар. Алар бер-
берсенә дәшмәделәр, ләкин күңелләре белән
серләштеләр, ярсый-ярсый үзара гәп кордылар. Чөнки
татар егете Фатиховның да, рус егете Ивановның да
йөрәкләрен бер үк хис ярсытты, аларның күңелләрен бер
үк теләк ашкындырды.
Харисның башыннан, язгы ташкын сыман
ургылып-ургылып, уйлар актылар. Газаплы да,
ләззәтле дә иде ул уйлар. Аның күз алдына, бер-бер
артлы, үткән тормыш күренешләре килеп бастылар.
...1939 нчы елны, Чистай районы, «Ярыш»
колхозы членнары Кызыл Армиягә озаттылар аны.
Татарстанның арыш басулары, яшел хәтфәгә төренгән
киң тугайлары аша үткәндә, ул:
Исән булсак, бер кайтырбыз
Туган-үскән җирләргә,
дип ярсый-ярсый җырлады. Харис Фатихов армия
сафында үсте, ныгыды, оста тупчы булып әверелде. Ике
ел вакыт бик тиз үтеп китте. Туган-үскән җирләргә
әйләнеп кайту-көннәре якынайдылар. Ләкин
көтмәгәндә аның өмет кыллары өзелде. Әйе, бөтенләй
көтмәгәндә, сугыш уты кабынды. Харис, ике ел буена
өйрәнгән бүзенең тубы белән, көрәш мәйданына чыкты.
Көрәш авыр иде... Июль кояшы иреннәрне киптерде,
битләрне яндырды. Юл өстеп куе тузан каплады. Авыр
иде ул көннәр... Тупчы Харис көнчыгышка таба атлады.
Аның башы түбән иелде, ачудан тешләре шыкырдады.
Борчулы чигенү көннәре иде ул!
— Их, кайчан да булса, безнең очта да бәйрәм
булыр әле,—дия иде Харис иптәшләренә.
«Харислар очында да бәйрәм» башланды.Ул
үзенең тубы белән немец фетнәләре өстенә үлем ялкыны
бөркеде. Дошманның машиналарын утка көйдерде,
яндырды, хәрабәләр өеменә әйләндерде. Аның
күкрәгендә «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале
балкыды.
Зарыгып көтелгән минутлар
Ул Белоруссиянең көмеш күлле тугайлары, очсыз-
кырыйсыз урманнары аша көнбатышка омтылды.
Бәхетле көннәр — җиңү көннәре иде бу.
Кече сержант Фатихов, әнә шундый тирән уйларга
күмелеп, үзенең орудиесе янына барып җитте. Батарея
командиры капитан Калитинның сүзләрен кабатлап:
— Егетләр, бүген 18.00 сәгатьтә, безнең батарея
Көнчыгыш Пруссия территориясенә артиллерия
һөҗүме ясаячак! — диде ул, тантаналы тавыш белән.
Бу хәбәр тупчылар арасына өермәдәй килеп керде.
Батареяда кызу хәзерлек башланды. Орудиеләрне алгы
позициядән 1,5 километр арага алып барырга кирәк
булды. Орудиелар алып барасы юлны дошман артилле-
риядән бер туктаусыз утка тотып торды. Тупчылар
сазлык аша, дошман уты астында, алга бардылар,
җимерек күперләрне саперларның ярдәменнән башка
үзләре төзәттеләр, үзләре бүрәнәләр ташып, юллар
ясадылар.
Бу — 1944 нче елның 31 нче июль көне иде. Шул
көнне, кич-кырын, взвод командиры өлкән лейтенант
Сосновскийпың дәһшәтле һәм тантаналы командасы
яңгырады:
— Фашист оясы өстенә ут ачарга!
Батареяда, беренче булып, Харис Фатиховның
тубы «телгә» килде. Совет снарядлары Көнчыгыш
Пруссия авыллары өстендә бербер артлы гөрселдәп
ярыла башладылар. Тупчы Харис үзе аткан
снарядларының шартлау тавышларын ишетте һәм,
дошман ягына карап, ачу белән:
— Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар! —
дип кычкырды.
Артиллерия һөжүме тәмам булганнан соң, батарея
командиры Харисның кулын кысты:
— Безнең фронтта, беренче булып, Германия
территориясен Сез артиллериядән утка тоттыгыз, —
диде ул аңа.
Зарыгып көткән минутлар иде ул. Үзенең беренче
снарядларына, татар егете Харис, йөрәгендәге бөтен
ачуын, барлык нәфрәтен салып атты. Ул снарядларга,
немецлар тарафыннан газаплап үтерелгән гаепсез
аналарның каны, дарга асылган совет кешеләренең
җаны, ятим балаларның, тол хатыннарның күз яшьләре
салынган иде. Яндырылган авылларыбызның һәм
шәһәрләребезнең көле тутырылган иде ул
снарядларга!
Хәрәкәттәге Армия.