САБАНДА САЙРАШМАСАҢ, ЫНДЫРДА ЫҢГЫРАШЫРСЫҢ
Советлар иленең халыклары, өч елдан артык инде,
кешелекнең иң явыз дошманы булган Германия
фашизмына каршы канлы көрәш алып бара. Бөтен
халык бер генә теләк белән — явыз дошманны тизрәк
җиңү теләге белән генә яна.
«Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың»
җыентыгы зур җаваплы эшне, колхозчы массаларны
кыр эшләренә тагын да активрак »катнашырга
чакыруны үзенә бурыч итеп куя. Җыентыкның беренче
битендә үк инде «Әйтик әле такмак, мул уңышны як-
лап» — исемле монологны очратасың.
Бу монолог язгы чәчү эшендә кайбер ялкау,
дәртсез, гамьсез кешеләрне тәнкыйтьли. Монологны
сәхнә өчен хәзерлекле кеше чыгып укыганда, ул яхшы
тәэсир калдырырга мөмкин. Ләкин монологта тел
ягыннан авыррак булган урыннар да, киң массага бик
үк аңлаешлы булмаган җирләр дә киткәләгән.
Җыентык эченә кергән әсәрләр арасында Г. Иделле
- иптәшнең «Дуслык» исемле пьесасы, Ә. Мәҗит
иптәшнең «Шул ук кешеләр»е, М. Әмирнең «Хуҗа
Насретдин колхозда» исемле әсәре уңышлы гына
эшләнгәннәр.
Ат — колхозда зур көч. Аңа игътибар бирелергә,
тиешле тәрбия күрсәтелергә тиеш. М. Әмирнең «Хуҗа
Насретдин колхозда» исемле сәхнә әсәрендә
күрсәтелгән ат караучы Ташбашев менә шундый
әһәмиятле эшкә җавапсыз карый. Ул, атлар турында
кайгыртудан бигрәк, үз хәле белән мәшгул. Кайдан
булса да бер яртыны төшереп кәефләнү дәрте көчле
анда. Гамьсезлекпең характерлы якларын үзенә
туплаган тип бу. Әсәр, бер яктан, үзенең мәзәкчеллеге
белән тамашачыларны ял иттерсә, икенче яктан, аларга
бик урынлы сабак та бирә. Бу «сабаклы» халык
арасында тапкырлыгы белән популяр образ булып
урнашкан Хуҗа Насретдин аркылы укыту үзе бер
уңышлы адым булып тора.
Дуслык яхшы нәрсә. Аны һәркем ярата, эштә дә,
гади көнкүрештә дә дуслыктан башка яшәве читен.
Ләкин кайберәүләр әнә шул дуслыкны үз эшләрендә
булган кимчелекләрне яшереп калдыру, күз буяу
коралы итеп файдаланырга маташалар. Дуслыкны
өстәл янында, җылы компания шартларында күрергә
яраталар. Г. Иделле иптәш үзенең «Дус-
лык» исемле пьесасында «дуслык»
пәрдәсе астында яшеренеп калырга маташучы колхоз-
чы Тургай Әхтәмен тамашачылар алдына китереп
бастыра. Аның бозыклыгы, начар эшләрен яшерергә
маташуы сизгер, аңлы колхозчылар тарафыннан фаш
ителә. Тургай Әхтәмнең «дуслык» мәҗелесе аның өчен
күңелсез хәл белән, гаепләре ачылу белән тәмам була.
Колхоз сәхнәләре эшендә тәҗрибәсе күп булган. Ә.
Мәҗит иптәшнең бу җыентыкка «Язгы җырлар», «Шул
ук кешеләр» һәм «Чүпләр турында җырлар» исемле
эстрада әсәрләре кергән. Алар арасында уңышлырагы
— «Шул ук кешеләр». Әсәрдә картлар белән яшьләр
арасындагы мөнәсәбәтнең дөрес куелышы аның
уңышын арттыра. Безнең илебездә картларның
тәҗрибәләре һәрвакытта һәм һәр урында зур игътибар
белән искә алына. Әсәрдә күрсәтелгән актив колхозчы
Шәйхи бабай әнә шундый тәҗрибәле картларның берсе.
Ул колхозның чын патриоты. Ул кыр эшләренең
вакытында үтәлүе белән генә чикләнеп калмый, бәлки
колхозның көнкүреш эшләренә дә катнаша, шундый
олыгайган яшьтә булуына да карамастан, төрле
культура эшләре дә аның катнашуыннан башка узмый.
Колхоз яшьләре аңа зур ихтирам белән карыйлар һәм
аның шелтәсенә эләгүдән сакланалар. Чөнки ул
бернинди дә дисциплинасызлык белән килешә алмый,
һәр эшкә, һәр урында тәртип урнаштырырга ярата.
Кирәк вакытта ул шул ук яшьләр белән шаяра да белә.
«Язгы җырлар» исемле дуэт кыр эшләрен намус
белән вакытында үтәү эшенә өпдәү теләге белән
язылган. Ләкин аның соңгы строфаларын искә
алмаганда, ул тамашачыларны бу теләк тирәсенә җитди
рәвештә туплый алмый. Андагы кайбер урынсыз,
шаблон кабатлаулар аны арзанайталар. Бу дуэтның
эчтәлеге сыек, художество эшләнеше бик йомшак.
Гомумән алганда, җыентык эстрада өчен җиңел
материал бирү ягыннан үз алдына куйган бурычны
яхшы гына үти алган.
Колхоз, совхоз сәхнәләре өчен кечкенә күләмле
әсәрләр бездә бик аз чыга, ә булганнары издательствода
озак яталар. Бу җыентык та, язгы чәчү кампаниясенә
багышланган булса да, җәй башында гына дөньяга
чыкты. Бу — һич гафу ителмәслек кимчелек. Татгос-
издатка мондый фактларны булдырмау чарасын
күрергә бик вакыт инде.
Р. Гыйззәтуллина.