МОСТАФА НОГМАН ШИГЫРЬЛӘРЕ
КАЕН ТӨБЕНДӘ
Аерылышу көне булгангамы,
Моңсурак төсле идек без,
Бәгърем китте... ә мин, каен белән
Озатып калдык аны — икебез.
Шул каенлы һәр көн күргән саен
Иркәм килә минем уема,
Һәм яңгыратып илгә җиңү данын
Кайтып килер кебек тоела.
Аерылышу артта калган саен
Якыная кавышу сәгате,
Сирпелер көн сизгер керфекләргә
Күрешү яшьләренең рәхәте.
VIII. 194 ел.
ТАНЫШ ЮЛЛАР БУЕНЧА
Син кулыңа тотып балкып торган
Сандугачлар ярсып сайрадылар
Аллы-гөлле чәчәк бәйләмен,
Тиберәндереп йөрәк кылларын,
Тирән уйга чумып бер ялгызың
Син чайкалып хисләр ташкынында
Урман буйларыннан әйләндең.
Моңсу тавышың белән җырладың.
Хәтерләдең бугай аның белән
Шушы таныш юллар буенча,—
Уйнап йөргән рәхәт көннәреңне,
Күзләренә карап туймыйча.
1 VIII. 1944 ел.
Ил иртәсен бизәп нуры белән
Әкерен генә назлы таң тугач,
Бакчадагы талтирәккә кунып
Өзелеп сайрый дәртле сандугач.
Иркәләнеп аның моңнарына,
Мин йокымнан шунда уянам,
Иркәм белән үткән көннәремнең
Рәхәтлеген сагынып, уйланам.
Дошман явы илгә килгән елның
Тын һавалы июнь төнендә,
Каршыладым таңны аның белән
Шушы зифа каен төбендә.
МЕТРО КЫЗЫНА
Кызыл фуражкаңны кырын салып
Зифа сының белән, йолдызым,
Һәйкәл төсле басып торган килеш
Каршылыйсың метро поездын.
Нәфис кулыңны син салмак кына
Аккош муены сыман күтәрдең,
Ярсып чабып килгән вагоннарны
Назлы караш белән үткәрдең.
Ник ашыктың инде озатырга,
Белмәдеңме минем киләсен,
Mин талпынгач вагон ишегенә,
Кызык тапкан сыман, көләсең.
Киткән поезд тагын килер әле,
Хәерлеге булсын калуым,
Кил, сокланып карап торыйм синең
Йөзләреңнең балкып януын.
VIII. 1944 ел.
ЖИЛЛӘР ИРКӘСЕНӘ
Тарат, иркәм, коңгырт чәчләреңне.
Мин дә көнләп җилнең бәхтен шунда
Иңнәреңә салынып төшсеннәр,
Чәчләреңне назлап уйнадым,
Әйдә, йомшак искән шаян җилләр
Диңгез кебек тирән күзләреңә
Әкерен генә килеп үпсеннәр.
Карый-карый һичбер туймадым.
Кичер, бәгърем, ярсу йөрәгемне
Хисләремне сиңа биргәнгә,
Кызып торган алсу иренеңә
Иреннәрем туры килгәнгә.
VIII. 1944 ел.
БЕЗНЕҢ ЯЗ
Кар сулары кубып елгаларда
Шаулый-шаулый аккач ташулар,
Уяндылар тагын басулар.
Яз хәбәрен биреп киек казлар
Туган илгә кире кайттылар,
Яшеллеккә күмелеп калды кырлар
Алмагачлар чәчәк аттылар.
Сокланмаслык түгел безнең язның
Тын һавалы назлы таңнары,
Моңланмаслык түгел кәкүк тавышы
Сандугачлар җыры яңгыравы.
Яз ташкыны кабынып йөрәкләрдә
Шатлык хисе күмә күңелне,
Шундый язлы илдә гомер итү
Ннндн рәхәт, нинди күңелле!
VIII. 1944 ел.