Логотип Казан Утлары
Пьеса

МИҢЛЕКАМАЛ


ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ *
Колхоз правлениесе, уңда хисапчы өстәле, каршыда председатель өстәле. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Миңлекамал белән кылый Хәлим.
М и
ң л е к а м а л (чыгарга хәзерләнеп). Менә шул, Хәлим, оныт бу акылларыңны. Моңарчы булган председательләрнең юлын дәвам иттерергә теләмим. Моңарчы алганнарыңа шөкер ит тә, моннан соң өмет итмә. Әйт: атларны, чәчү вакыты җиткәнче, мал итәргә телисеңме?
Хәлим. Бик теләр идем, чарасын табуыма күзем җитми.
М и ң л е к а м а л. Ышандыра
X ә л л м. Булмый, ышандыра
М иңле к а м а л. Ышандыра кеше табарбыз.
Хәли м. Табыгыз.
М и ң л
е к а м а л. Табарбыз, шулай да, ныклабрак уйлап кара.
Әз генә булса да, уйламаган кешенең булуы мөмкин түгел. Ышанмыйм мин моңа. Әгәр ашый кеше бар икән, ул инде безнең кеше түгел, дошман ул. (Чыга.)
X ә л и м (уйланып торып). Ышанмыйсыңмы? Мин дә ыша
нмыйм. (Кулын сузып, бармакларын киерә дә аларны акрын гына йомарлый.) Менә бит, һәркемнең үз бармагы үзенә таба кәкере. Әйе, мин дә ышанмыйм. Доньяда үз бармагы үзенә кәкере булмаган кешенең барлыгына ышанмыйм. Булса да, барып чыккан җүләр генә булыр. Юк андый кеше. Тамак. Тамак тамугка кертә кешене. Миндә дә бар тамак. Аны туйдыру өчен җиңелрәк юллар таба алам икән, ходай миңа шундый акыл биргән икән, анда кемнең ни
эше бар? Шулай булгач, дошман буламмы инде мин? Юк. Гитлер
ның кирәге юк миңа. Чәнчелеп китсен. Ә инде берәү минем ризык табу юлымны кисәргә тели икән, мин аңа ирек бирмәскә телим икән, моңардан илгә ни була? Юк, Миңлекамал! Кылый Хәлим тиз генә бирелмәс. Дүрт председатель ауды, кылый Хәлим урынында тора әле. Бишенчесе дә авыр, кылый Хәлим калыр. Хәлимне танып бетермисең әле син...
Колхоз хисапчысы Н ә с и м ә кереп үз урынына утыра. Хәлим кулындагы кәгазьне Нәсимә алдына ыргыта.
Мә, өч кило балыгыз үзегезгә булсын. Миңлекамал үзе ашар.
Нәсимә.
Нигә? Алмадыңмыни әле син аны?
Хәлим. Алалмый калган идем шул.

Н ә с и м ә. Алырсың.
X ә л и м. Бирдемени. Тәңре малын шайтан кызгана. Ярый, чана юнәткән өчен өч хезмәт көне язсын, диде. Яз. Ярар шунда.

Нәсимә. Ярый.
Хәлим ачуланып чыгып китә.
Нәсимә (көлә).
Ә, ошамыймыни? Аркылы ятканны буйга алын салса да аерым хак алып өйрәнгән. Байга ялланган кеше диярсең. (Счет салырга тотына.)
Бераздан Талип, Әхмәдулла, Хаҗи картларны һәм Зөбәйдәне ияртеп М и ңл е к а м а л керә.
М иңле к а м а л. Әйдәгез, әйдә, аксакаллар. Сез мине эзләсәгез, м
ин сезне эзләп йөрим. (Түрдәге өстәл янына — председатель урынына утыра. Талип белән Зөбәйдә аңа каршы өстәлнең ике як почмагына, Хаҗи белән скамьягә утыралар.) Я. Талип бабай, ни әйтәсең? Кортларың бик язны сагынмыйлармы?
Талип. Кортлардан битәр үзем сагынам да...
М и
ң л е к а м а л. Соң? Пәрсә җитми?
Талип. Икеләнебрәк, йөрим әле.
М и ң л е к а м а л. Нәрсәгә?
Т а л и п. Үзе
ң беләсең микән... Узган җәй умарталардан начар уңыш алмадым...
М и ң л е кама л. Бел
әм, бик беләм. Узган ел колхозыбызның бердәнбер мактарлык уңышы булса, ул да умартачылык буенча булган.
Т а л и п. Менә шуның өчен күпсенделәр инде үземне. Имеш
, мин карт, теге кемне... кем соң үзе... элекке председательнең әллә кемне генә...
Зөбәйдә. Бибинур.
Талип. Әйе. шуны умартачылык курсына җибәрделәр. Бетереп тә кайтты.
Миңлекамал. Ансы начар түгел.
Тали
п. Бик яхшы. Әйе, артмас иде. Нәрсәгәдер, күпсенделәр шул үземне, бернинди ярдәм дә булмады. Янәсе, имеш ул карт төлке, мин болай инде ягъни, шул тикле бал эчендә торгач, буш куймагандыр була. Шулай дип ишеттер юләр, әйе...
М
и ң л е ка м а л. Җә, җә.
Талип. Шулай д
ип торгач ни... миңа, халык әйтмешли, корт телен белгән кешегә, кая барсам да капка ачык ансы. Менә бу «Өмет» колхозы председателе Хуҗа да бик чакыргач, шунда китим дип ниятләнгән идем.
М
и ң л ек а м а л. Юк, Талип бабай, артмыйсың син бездәй...
Талип. Үзем дә шул, менә с
ин председатель булгач, кире уйлап торам да...
М и ң л е к а м а л. Икеләнеп тә торма. Хәлең турында кайгырырга уры
н юк, синнән бай кеше юк хәзер безнең колхозда.
Т а л и п. Байлык ягына килгәндә ансы һи
, һи, һи...
Миңлекамал. Тукта. Талип бабай, көлмә: ике пент
нер да унөч кило башланмаган балың бар бит әле синең.
Талип (көлеп),
Һәй әдәм дигәнең, кайгы уйлап чыгарган диген. (Ачуланып.) Болай дигәч, киттем. Булмады. Син булгач әллә ниме дигән идем дә, әйе, хуш...
М и ң л е к а м. а л. Тукта, тукта. Колхоз келәтендә сиңа тиешле ике цент
нер да унөч кило бал ята. Аны алмый китмә инде син.
Картлар сагаялар.
Тали
п (ышанмыйча.) Ничек дидең?
Миңле к а м а л. Ике
цептнер да 13 кило балың бар, дим. Бүген үк ал.
Т а л и
п. Тукта әле, кем Миңлекамал. Саташтырма әле син мине.
М и ң л е к а м а л. Нигә гаҗәпләндең? Умарталардан, план буенча билгеләнгәннән бик күн арттырып зур уңыш алган өчен, өстәмә түләү тәртибендә, закон нигезендә сиңа ик
е центнер да унөч кило бал тия. Син аны алмагансың.
Талип. Чынлап әйтәсеңме дим, әй
, кем?...
М и ң л
е к а м а л. Ник шаярыйм. Мин баламы, син баламы?
Т а л и п. Юк
, тукта әле... бу опт... әйе шул. Миңа аны әйткәннәр иде. Шундый закон бар имеш дпп, теге председательгә әйтеп тә караган идем. Кычкырып көлде бит ул миннән. Җүләргә чыгарды үземне... Сугыш вакытында ди, бер кешегә шул чаклы бал бирергә соң, ди, миңа әйтә, акылың бармы синең, юкмы? ди. Шулай диде бит ул. Шулай дигәч, үзем дә җүләргә санадым үземне. Кайсыдыр шаярып котырткандыр күрәсең, дпп уйлаган идем...
М и ң л е к а м а л. Сугыш вакытында эшләгә
н кешенең кадере арта гына төшә. Шул. Балыңны ал, бер кая да китмисең. Умарталарың янында калырсың. Тагы зур уңыш алсаң, киләсе елга да шулай алырсың.
Т а л и н (ашыга-ашыга бүреген салып кип). Тукта әле, унике пот дигән сүз  бу!
Миңле к а м а л.
Әйе. Унөч килограмм да бар, савытыңны хәзерлә.
Ә х м ә д у л л а (яшьләрчә Хаҗи картка сугып). Миңлекамал булса, бер хикмәт була, дидемме мин сиңа, күрдеңме?
X а җ
и. Хикмәт, бу, хикмәт!
Ә х м ә д у л л а. Болай булса, күрербез әле ул хикмәтләрме, алла теләсә. Карале, кызым...
М и
ң л е к а м а л (тыныч кына). Әз генә сабыр, Әхмәдулла бабай. Менә Зөбәйдәне җибәрим.
Т а л
и п («унике пот, инә йөз кило» дип сәйләнә-сәйләнә ишәккә бара да, кире борылып әйләнгәләп йөри). Юк, туктале. Язам болай булгач. Мин дә язам... Оптом җирле аптырый тем. Каям ала бу кеше дип исем китә иде. Зиһенем җитми иде. Ишетелә бит: фәлән, фәлән колхозник Кызыл Армия файдасына бер центнер бал биргән, фәлән колхозник йөз мең сум биргән, дип сөйлиләр. Сталинга хат язган дип басын чыгаралар. Алдап язалар дип торам мин аны. Язам болай булгач, мин дә язам. Суелинның үзенә хат язам. Әйе, әйе... тик, ничек итим соң... Миңлекамал, дим, кем, Зөбәйдә кызым, ярдәмегездәй ташламагыз инде, булышыгыз, үзем генә ерып чыга алмам.
М и ң л с к а м а л (елмаеп). Андый яхшы ниятең булгач, рәхмәттән башка сүзем юк. Бар, хәзергә Сталинга әйтәсе килгән сүзләреңне барлый тор. Булышырбыз. Кечкенә эш түгел ул. Җыелыш җыярбыз.
Т а л и п. Ярый
, ярый. (Агыз эченнән сөйләнә-сөйләнә чыга.)
М и
ң л е к а м а л. Шул Зөбәйдә, сиңа бер генә сүз: шул...
Т а л и
п (кире борылып кере). Тукта әле, Миңлекамал, сиңа рәхмәт әйтергә дә онытканмын бит мин, картлач...
Миңлекамал. Бар ише, бар, үзеңә рәхмәт әйтергә кирәк синең, эшләгән кешегә...
Талип. Юк, алай түгел ул. Бик зур рәхмәт си
ңа, мә. Әйе, рәхмәт.
М и
ң л е к а м а л. Ярый, ярый, үзеңә рәхмәт, үзеңә.
Талип. Ярый, бүлдермим. Әйе, хуш, кызым. (Китә башлый да, картларга борыла.) Рәхмәт сиңа да Әхмәдулла кордаш, рәхмәт, Хаҗи.
X а җ и. (көлешәләр). Рәхмәт, рәхмәт.
Әхмәдулла Талип, молодец!
Талип сөйләнә-сөйл
әнә чыгып китә.
Миңлекамал (Зөбәйдәгә). Менә шул. Әйтеп тә бетергән идем бугай инде. Колхоздагы бөтен кеше — әйе, аягына баскан баладан башлап, өеннән чыга алмаган картларга кадәр эшкә тартышырга тиеш. Моның өчен закон җитми; аңлату кирәк. Агитатор көче кирәк. Күрсәт көчеңне. Бөтен бригадаларга да агитаторлар билгеләп беткәч, барыгызны җыеп, сөйләшербез.
Зөбәйдә. Ярый, Миңлекамал ана.
Җаным-тәнем белән бирелдем бу эшкә. Аннары менә бу Талип бабай эшен, минемчә...
М и ң л е к а м ал. Әйе, әйе, бел
әм. Әйттем ич, бүген үк җыелыш җыярбыз.
3 ө б ә
й д ә. Яхшы, киттем. (Чыга.)
М и ң л
е к а м а л. Я, аксакаллар, сез башлыйсызмы, мин башлыйммы?
Ә х м ә д у л л а. Башла, кызым, үзең башла. Без китәрбез.

Ха җ и. Әйе, сине ишетәсебез килә инде.
М и
ң л е к а м а л. Аксакалларга акыл бирү өчен мин яшь кеше. Шулай да, үпкәм зур сезгә, бабайлар.
Ә х м ә д у л л а. Алай
икән.
X а җ и. Әйе.
Ни белән үпкәләттек икән соң?
Шуңа үпкәлим: үзегез авылыбызның олы кешеләре. Күзегез ата күзе, сүзегез һәркем
өчен ата сүзе. Ә үзегез авылыбызның әдәм мәсхәрәсенә тыныч кына карап торгансыз.
Ә х м ә д у л л а. Син үпкәлисеңме моңа, без үпкәликме. Безнең сүзгә колак салучы булдымы соң?
X а җ и. Әйе шул. Бот буе малайлар сиңа «карт тәре» дип кычкырсын әле.
М
и ң л е к а м а л. Юк, бабайлар, без үпкәләсәк тә бер хәл — сезнең янда без балачага. Ә олы кешегә үпкәләп йөрү килешә торган эш түгел. Киңәшегез кыйбат миңа сезнең, бабайлар.
Әхмәдулла. Үзем дә киңәш-уң
ыш итим дип кенә килгән идем.
М и
ң л е к а м а л. Алай дип килгән булсагыз, рәхмәт, киңәшик. Алдыбызда яз тора. Без моңа хәзерме? Түгел. Орчыгыбыз чәчеләсе җиребезнең яртысын да капларлык түгел. Болары бер хәл. Табармы. Авыл советы белән дә сөйләштем, булышырбыз диләр. Ирләребез аз булуы да куркытмый. Ирләрдән ким эшләми торган батыр хатыннарыбыз бар. Ләкин... «ир канаты ат» диләр. Канатларыбыз зәгыйфь, бабайлар. Бүгеннән җигәргә яраклы атларыбыз — ни барсы ун. Аларның да бишесе военкоматта исәптә. Ә калганнары — чак аякларында басып торалар. Фураж юк. Концентрат турында әйтеп тә тормыйм. Салам гына да җитми.
Кылый Хәлим керә. Кулында зур пычак.
X ә л и м (пычак кайрый-кайрый). Кара әле, Миңлекамал, «Пәһл
еван»ны суярга дигән тем.
М и ң л е к а м а л. Нишләгән?
X ә л и м. Күтәртә.
М и ң л е к а м а л. Суярга бик остарып киткәнсең си
н.
X ә л
и м. Ат күтәртә башладымы, лутчы суеп кал. Мал булмый инде ул.
М и ң л е к а м а л. Кая пычагың, үткенме? (Пычакны ала, урыныннан торып ) Мо
ннан соң тилем янга болай дип керәсе булма. Бел аны!
X ә л и м. Лутчы егылып үлсен дисеңмени? Миңлекамал. Юк. Үлм
әссең әле.
Хәлим. Ай алләл җанын йозаклап куеммыни? Нәрсә ашатыйм ми
н аңа?
М и
ң л е к а м а л. Пәһлеванны мин үз тәрбиямә алам, һы, кара син аны. Тавык чебешмени? Ветврач рөхсәтеннән башка атка кул сузарга кем права бирде сиңа?
Хәлим. Суя торган идек әле, үтерми идек. Врач соңыннан да әллә кая китми ул.
М и ң л
е к а м а л. Моннан соң болай үтмәс. Кара аны, Хәлим, бер ат үлә торган булса, башың белән җавап бирерсең.
Хәлим. Ай алла, бигрәк хикмәтле кеше син. Нәрсә ашатыйм мин аларга?
М и ң л е к а м а л. Печән чабып кайтырсың.
Хәлим (ямьсез көлеп). Шулай гына димәсәң. Б
игрәк тә хикмәтле кеше икәнсең шул. Кыш көне печән чапканнар иде ди бер авылда.
М и
ң л е к а м а л. Җәй көне чапмагач, чабарсың да шул, кар көрәп чабарсың. Үтертмәм, бел аны. Бар. Озакламый чыгармын, карарбыз.
X ә л и
м. Бигрәк хикмәтле кеше син! (Чыга.)
М и ң л е к а м а л. Бу газраилны атлар тирәсеннән тизрәк алырга кирәк, картлар.
Хаҗи. Шул атларга караган саен бәгырьләрем өзелә. Их, үземнең яшьрәк чагым булса...
Миңлекамал. Яшерәк чагың булса, Хаҗи бабай, сип дә бәлки бүген монда булмас идең.
Ә х м ә д у л л а. Тукта әле, Миңлекамал кызым. «Пәһлеван»не үз тәрбиямә алам дидең түгелме?
Миңлекамал. Шулай дидем.
Әхмәдулла. Үзем aлам, дисеңме?
Миңлекамал. Бер атны мал итәрлек кенә бер айлык запасны мин аны
, сыерым өлешенә кереп булса да...
Әхмәдулла. Алай булгач, бер ат кына булмасын әле ул, ике ат булсын: бер күтәртә торган атыңны үзем тәрбиялим.
М
и ң л е к а м а л. Ә?
Ә х м ә д у л л а. Әйе. Чәчү җиткәнче мал итәрмен м
ин аны.
М
и ң л е к а м а л. Бирәм, Әхмәдулла бабай. Өметле генә уй искә төшердең әле син.
Ә х м ә д у л л а. Син үзең төшердең бит ул уй
ны.
Хаҗи. Миңа да ошап китте әле бу уегыз.
М и ң л е к а м а л. Син дә аласымы?
Хаҗи. Бер атны гына мин аны әфс
ен белән дә эшкә кертәм. Юкка гына мине ат җене кагылган дип йөртәләр иде заманында.
М и ң л е к а м а л. Юк, Хаҗи бабай, ат җе
не кагылган Хаҗи картның бер генә атны эшкә кертүе кыйбат түгел миңа.
Хаҗи. Әнә, әнә!
Ничек соң?
Миңлекамал. Бик күп картлардан ишеткәнем бар: йөрәк картаймый диләр.
Хаҗи. Дөрес сүз.
Әхмәдулла. Ай, ул йөрәк.
М и ң л е к а м а л. Шулай булса, Хаҗи бабай, ал бөтен атларны үз карамагыңа.
X а җ и. Әнә, әнә... Йөрәкнең бит аның кул-аягы юк. Ат тирәсендә йөрәк кенә җитми, беләк тә кирәк анда.
Миңлекамал.
Үз кулың белән салам да кыймылдатмассың. Атлар өчен җаның әчи икән — шул җитә. Хуҗа бул шуларга. Ярдәмгә менә дигән батыр хатыннар өйрәм мин сиңа. Мал ит шул атларны. Курыкма, барын да синең өстеңә ташлап калдырмам. Азык табарбыз. Хуҗа кирәк монда, синең кебек, ат җене кагылган хуҗа.
X а җ и
(икеләнебрәк). Ай-һай, кызым, белмим шул. Азык табар өчен дә ат кирәк бит әле.
М и ң л е к а м а л. Ансы
на гына бар дим бит. 10 атыбыз бар.
X а җ и.
Ничек булыр икән соң?
М и ң л е к а м а л. Ирләрдән, күз терә
п торган биш кешебез бар. Аларны беләсез. Байтак кешебез читтә йөри. Тимерчегең дә шулар арасында булуы аяктан ега. Бер машинасыз, бер сабанысыз, бер тырмасыз, бер валкиыоыз әзер түгел. Тимерчесез эшебез харап. Ничек тә аны зэләп табып, кайтарырга кирәк... Инде арбалар, сбруйлар... Һәммәсе тетелеп беткән. Бу мәсьәләдә инде, бабайлар... кыскасы: кешеләр бөтенләй юк түгел. Тик колхозыбыз өчен яна торган йөрәкләр кирәк. Оптом бит: хәзер дә күз терәп торган ун атым, биш ир-атым бар. Уз. Шуңа күрә дә менә сез, байтак бит сез...
Хәлим керә.
X ә л и м. Военкоматта
н килгәннәр. Атларны сорыйлар.
М и ң л е к а м а л. (урымыннан торып, катып калган хәлдә бераз сүзсез торганнан соң). Хәзер керермен. (Чыгып китә. Хәлим д
ә чыга.)
Ә х м ә д у л л а (паузадан соң). Алай икән.
X а җ и. Миңлекамалга да ходай түземлек бирсен.
Ә х м ә д у л л а. Хаҗи, ал әле син чынлап шул атларны.
X а җ и. Үземнең дә йөрәгем җилк
енә башлаган иде дә, менә бу атларны сорыйлар диюе белән тагы...
Ә х м ә д у л л а. Вакыты шундый. Шуның өчен дә әйтәм: берәү чын күңелдән бирелеп
авылыбызны аякка бастырырга тотынган ик
ән, күңелен төшермик әле, дим.
Җилләнеп, Гайни килеп керә. Бер кулында чыбыркы, бер кулында
бер бөктәр кәгазьләр, хатлар.
Гайни (Нәсимәгә). Мә, почта биреп җибәрделәр. Кайда Миңлекамал апа?
Нәсимә. Хәзер керер. (Почтаны ала.)
Г а й н и. Нихәл, бабайлар? Нишләп утырасыз? (Сызгырып, идән буенча йөренә.)
Әхмәдулла. Айһай, кызым, к
арап-карап торам да, менә дигән егет булып киттең бит, әй.
Гаип. Әйтмә
дә инде, бабай. Әле бер кыз гашыйк була язды үземә.
Ә х м ә д у л л а. Кызлар гына гашыйк булмаса шул, ир
-ат күзенә күренерлегең дә калмаган, югыйсә.
Г а й н и.
Калмаса тагы. Ир-ат бармыни бездә. Үзебез ир-ат! (Сызгырынып идән буенча йөренә. Миңлекамал керә. Җитди, Гайни тукталып аңа карап тора.)
Миңлекамал (авыр сулап). Уф!
Ә х м ә д у л л а. Нәрсә, кызым!
М и
ң л е к а м а л. Зарар юк. Начар эшләгән өчен генә безгә скидка ясамасалар инде. Сугыш вакытында бигрәк тә.
Г а й н и (басынкы тавыш белен). Миңлекамал апа, район орлык лабораториясендә булдым
.  Бодай орлыгыгыз тишелми диләр. Алыштыру ягынш карагыз, диләр. Язып та бирмәде.
М и ң л е к а м а л. Дөрес түгел. Үзем тикшереп карадым. Яңадан тикшертербез. Бутама. Башка нәрсә юкмы?
Гайни. Юк. Әнә почта алып кайттым. (Чыга.)
Н ә с и м ә. Миңлекамал апа, биш кешегә повестка.
Нәсимә (тагын бер язу сузып). Менә, урман эшенә 20 кеше сорыйлар.

М иң  л е к а м а л. 20 кеше? Ишетәсезме, алар?
Сорарлар да, бирербез дә.
М и ң л е к а м а л. Безнең өчен башкалар эшләсен дип әйтикме?
X а җ и. Алай диюе дә җайсыз шул...
М и ң л
е к а м а л (үзалдына). Гыйльманов әйтте шул, уйладыңмы, диде. Барын да уйлап бетермәгәнмен күрәсең... Егылырмын микәнни? Әйткән сүземдә тора алмам микәнни? Әйе, скидка сорарга урын юк... бабайлар...
Әхмәдулла. Тукта әле, артык борчылма әле
син...
Хаҗи. Әйе, без бар бит әле монда.
М и ң л е к а м а л. Юк, юк, мин моны алдан белергә тиеш идем. Әйе, белә идем ми
н аны...
Н ә с и м ә (елавын тыярга тырышып). Миңлекамал апа!
М и ң л
е к а м а л (шомлы СИСКӘНЕП). Нәрсә бар тагы? (Нәсимә елап җибәрә.) Чү. Нәрсә бар? (Урыныннан тора.)
Н ә с и м ә (кәгазь сузып). Шиһап абзый... Миңлекамал язуны алып укый. Шашып кала. Авыр кичереш. Еламаска тырышып күзләрен кыскалый. Күз яшен йота. Кәгазьне учына йомарлый.
Ә х м ә д у л л а. Туктал
е, Миңлекамал кызым, нәрсә ул? (Миңлекамал язуны өстәлгә ташлый. Әхмәдулла алып, аны әйләндереп-әйләндереп карый, Нәсимәгә.) Мә әле, кызым, укып бир әле.
Н ә с и м ә (укый). «Миңлекамал Сәфәргалиевага.
Сезнең ирегез Шиһап Абдуллин, туган ил
өчен немец фашистларына каршы көрәш фронтында, батырлар үлеме белән һәлак булды... (Елый, картлар бер-берсенә карашалар. Тынлык, Миңлекамал өстәлгә иелеп, бөтен гәүдәсе белән үксеп еларга тотына. Хаҗи башын чайкый.)
Ә х м ә д у л л а (паузадан соң, яшен сөрткәләп, Миңлекамалны иңбашыннан сыйпый). Чү, Миңлекамал кызым, чү. Сабыр бул. Бер синең башыңа гына килгән бәхетсезлек түгел бит.
Миңле к а м а л (башын күтәреп елый-елый). Бер минем башыма гы
на килгән булса, әллә бу кадәр авыр булмас иде, бабай.
Әхмәдулла. Нихәл итик соң... (Тыела алмый елый башлый. Хаҗи да елый. Авыр гомуми елау картинасы бераз дәвам иткәч, телефон шалтырый, алучы юк. Тагын шалтырый. Миңлекамал урыннан торып, телефонга бара.)
М и ң л е к а м а л (телефонда). «Яшел алай? Ми
н — Миңлекамал. Исәнмесез, иптәш Гыйльманов... Юк, болай гына... Хәзергә сезне тынычландырырлык берни дә әйтә алмыйм...
Миңлекамал. Ә? Кая? (Апа, укый.) Күз
терәп торган кешеләрем...
Каһәр суккыры Гитлер... Нишлим? Кайдан алыйм?
Әйе, авыр, авыр... Шулай буласын белә идем бит. Бирешмәм, рәхмәт. (Трубканы ку
я. Әкрен генә басып, өстәл янына килә.) Бик авыр түгелме, ди... Авыр, иптәш Гыйльманов! (Тирән көрсенә.) Ярдәм кирәкмиме ди. Нинди ярдәм сорыйм соң мин аңардан? Аның гына ихтыярындагы эшләрмени болар... Нинди кеше бу Гыйьманов? Телефон аша, «күзеңдә яшь күрәм» ди. Юк, еларга ярамый миңа. Бүген ярамый. Соңыннан, cyгыш беткәч... (Күз яшьләрен сөртеп, сүзсез утырган бабайларга.) Ә сез, бабайлар, нигә елыйсыз? Кемегез үлгән сезнең?
Ә х м ә д у л л а.
Ил бетенә кплгән һәр каза, авылдашларыбыз өстенә килгән һәр бәхетсезлек безнең дә йөрәккә кадалмыймыни, кызым.
Н ә с и м ә. Миңлекамал апа, тагы бер хат.
(Бирә.)
М и
ң л е к а м а л (хатны алып карап). Улым... Торсын хәзергә, я барын да берьюлы күтәрә алмам... (Хатны ачмыйча өстәт тартмасына сала да, йөзен куллары белән каплап, утырган хәлдә уйга бата.)
Ә х м ә д у л л а (акрынрак тавыш белән Хаҗига). Я
, Хаҗи, ни дисең. Атлар турында әйтәм. Икеләнеп тора торган чак түгел бит.
Хаҗи. Ул турыда бик борчылмагыз әле
, Әхмәдулла. Булыр дисеңме?
Хаҗи. Инша алла, булыр, дим. Бүген күргән төшем дә булырга юралып тора.
Ә х м ә д у л л а. Нинди төш күрдек?
Хаҗ и. Өченче ел күмеп калдырган силос базлары тирәсендә кып-кызыл чәчәкләр атып утырга
нын күрдем. Күмделәр дә оныттылар бит шуны. Мөгаен шунда атлар өчен менә дигән азык ята.
Әхмәдулла. Тукта, тукта. Минем дә хәтеремә төште. (Кычкырып.) Төш к
енә түгел бу. Казыйбыз!
М и ң л е к а м а л (сискәнеп). Нәрсә? Ә х м ә д у л л а. Силос!
Хуж
а килеп керә.
X у ж а. Әле бик игән генәмесез?
М и ң л е к а м а л. Әйдүк. Хуҗа абзый, сау гына йөрисе
ңме?
X у ж а. Әкренләп кенә.
Ә х м ә д у л л а. Пиши әкренләп булсын, дөбердәтеп диген. Әйе
, байларча дигәч.
Хуҗа.
Һи, байларча... күршенең үрдәге дә каз булып күренә инде ул.
М
и ң л е к а м а л. Утыр әле. Хуҗа абзый, утыр.
Хужа утыра.
Нәрсә
син, Хуҗа абзый, безнең ише егылганны түбәләргә йөрисең.
X у җ а. Ай алла, дип әйтимме соң. Нәрсәгезне, тартып алганым бар әле?
М и ң л е к а м а л Талип бабайны тартып алырга к
ерүеңнән әйтәм.
X у җ а. Ай алла, дип әйтимме соң тагы, үзе белән сөйләшкән булганга гына килүем иде. Бармыйм д
и икән, әйе, җибәрмибез дисез икән, үзегезгә була бирсен.
М и ң л е к а м а л. Ярый, хуҗа абзый. Нинди йомыш белән булса да
, килеп чыгуың яхшы булды әле, үзем барырга тора идем.
Хуҗа. Рәхим ит, үзең дә бар.
М и л с к а м а л. Барам. Сездә бик зур үтенечем бар. Безнең колхозның хәлен беләсең инде.
Хуҗа. Белмәгән кая. Яныгыздан үткән саен кыйныйсым килә үзегезне.
М и ң л е к а м а л Кыйна, Хуҗа абзый. Кыйнап өйрәтергә кирәк безне. Колхозыбызны бу ел
ничек тә адәм рәтенә кертергә ниятлибез.
Хуҗа. Күптәй вакыт. Ният нык
, булса, була ул. Сине беләм. Булдырырсың.
М и ң л е к а м а л
. Мин дә сине беләм, булдырырсың дип тә ышанам.
Хуҗа. Кулдан килгә
нен кызганмабыз. Тәҗрибәләребезне уртаклашырга, яхшы киңәшләр бирергә дип әйтимме... мин һәрвакыт хәзер.
М и ң л е к а м а л. Аларга да мохтаҗлыгыбыз зур. Тик безгә бу ел сездән бүтән төрлерәк ярдәм сорарга туры килә.
Хуҗа. Әйе, киле
п кергәч тә «бай да бай» дип ябышуыгыздан ук сизенгән идем шул. Орлык, дип әйтерсез инде сез, бераз ашарлык та диярсез әле.
М и ң л е к а м а л. Үзең дә белдең. Булыр дисенме, Хуҗа абзый?
X у
җ а. Нихәл итәсең. Кулдан килгәнне тырыштырырга туры килер. Биргәнне җыеп җибәрмәсәгез тагы.
М и ң л е к а м а л. Ул яктан тыны
ч бу. Хуҗа абзый, тырыштырырга калгач, тырыш тырырбыз.
X у җ а. Сиңа ышанырга, була ансы. Син булмасаң.. болай дип җавап бирмәс иде
. Хуҗа Райисполком аркылы сөйләшегез дип кенә җибәрер иде. Әйе, килегез. Кирәкле кешеләр белән бергә киңәшеп дөресләтербез дә...
М и ң л е к а м а л. Болай диюең өчен рәхмәт.
Хуҗа. Әйе. Рәхмәтегезгә өстәп. Тавышыгызы да биреп торырсыз бәлкем. Бөте
нләйгә дип әйтмим. Өйрәткәләп, киңәш биргәләп торыр өчен генә. Үзебезнекеләр яшерәк. Безнең дә баллап чәй эчәсебез килә. Умарта күчләре до артыр әле сезнең?
М
и ң л е к а м а л. Ансына гына килешербез.
X у ж а. Ярый, алайса, үзең килгәч, ачыкларбыз. Сау булып торыгыз, тизрәк кайтып җитим.
Миңлек а м а л (урыныннан торып). Хуш, Хуҗа абзый.
Әхмәдулла I
Хаҗи. Хуш, Хуҗа! (
Озатып калалар, Хуҗа чыга).
Маһинур. С
өенчегә ни бирәсең, Миңлекамал!
Миңле к а м а л. Белмим, ни бел
ән генә сөендерә алырсың икән?
М а һ и
н у р. Беренче чиратта минем бригадага бирәсең. Тимерче Садыйк кайтты!
М и ң л е к а м а л. Тимерче?
М а һ
и н у р. Үзе.
Әхмәдулла. Менә мә.
Хаҗи. Эйе!
Миңлек а м а л. Чакыр бирегә!
Маһи н у р. Үзе дә хәзер килеп җитәр. Беләсеңме нәрсә ди: Миңлекамал председатель булганны ишеткәч тә түзмәдем ди, башлаган эшемне дә бетереп тормадым ди. бәйлә
нә-нитә калсалар, Миңлекамал законын табар дип әйттем, ди... Аннары. Кәлимулла абзый белән Сәйфи абзый да кайтканнар. Алары да шулай дип әйтә ди. Кара Посып та. Таз Гали дә кайтабыз дип әйтәләр ди. Бары да...
Миңлек а м а л. «Миңлекамал булгач» дигән сүзен арттырмыйсыңмы?
эшләргә ап итеп тора. Бабайларым да кузгалды, әбиләрем дә, балаларым да... Бары да «Миңлекамал» диләр. Арттыраммы соң...

Ә х м ә д у л л а. Арттырмас, кызым, арттырмас. Кайтырлар да, эшләрләр дә. Баш урынында баш булса, гәүдә җыела ул.
Хаҗи. Әйе, әйдә әле, Әхмәдулла, күрик әле үзләрен.
Ә х м ә д у л л а. Әйе шул. (Чыгалар. Миңлекамал ялгыз кала.)
Миңле к а м а л (аулкынлакып идән турындагы телеграмманы алып, күз йөртеп чыга, авыр сулап). Балаларга
ничек белдерим, (өстәл тартмасыннан хат ала.) Улым! Тагы ни ишетәм? (Куркып кына ача. Укый.)
«Кадерле әнкәем! Мин хәзер танк йөртәм. Их
, минем машинаны күрсәң. (Күз йөртеп укый...) Тылның нәрсә икәнен монда фронтка килгәч аңладым, әнкәем! Андагы авырлыклар мондагы эшне җиңеләйтә икән. Бу чынлап та шулай икән. Урак өсте бездә хәзер... Әнкәем, борчылма, бу хатны сугышка керү алдыңнан язам. Беренче сугышка керәм. Каты сугышка. Утка. Бу хат азаккы хатым булса, бәхил бул...»
(Миңлекамал укудан туктый. Алга килеп баса. Дулкынланып.) Утка?... Бирешмә, улым. Апаң да ут эчендә... Тырышырбыз. Сылатмабыз. Күңел көче күтәрелде колхозымда. Чын күңел к
өче. Ул көчкә каршы тора алырлык авырлык юк. Җиңәрбез. (Йодырыгын югары күтәреп, нәфрәт белән.) Җенемне кузгаттың, Гитлер, инде чыдап кара!
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ, БЕРЕ
НЧЕ КАРТИНА
Колхоз идарәсе бүлмәсе. Өченче пәрдәдәге белән чагыштырганда, бик нык җый
накландырылган, матурланган. Өстәлгә кызыл материя ябылган. Стенада СССР картасы, плакатлар, иптәш Сталин портреты. Тәрәзә төпләрендә кечкенә таргмаларда тишелдерергә куелган орлык, ямь яшел булып үсеп утыра. Тәрәзә аркылы, яз күренеше күренә. Кич. Әкренләп караңгылана бара.
Пәрдә ачылганда М ә й м ү н ә ялгыз борчак ашап утыра.
Хадим (Мәймүнәне күрмичә
сөйләнә-сөйләнә килеп керә). Юк, ходай биргән кылыйлыгымны тартып ала алмассыз. Ул гына җитми дисәгез, бүсерем дә бар, аллага шөкер..*
Мәймүнә. Нәрсәгә шөкер итеп йөрисең бер үзең җ
енләнеп?
Хәлим.
Нигә шөкер итмәскә? Үзең белмәгән ни бар.
Мәймүнә. Бер дә син дигәнчә бармый әле. Миңлекамал әллә кая баралмас дигәч иде
ң дә.
X ә л
и м. Ашыкма. Кая барыр дип беләсең.
Ашыгып Маһинур керә.
М а һ
и н у р. Нигә арттырыйм? Үземнең дә күңелем үсеп китте әле. Бригадир иткәч, башта бик курыккан идем, хәзер бөтен кеше
буенча көренә.
Өстәл янына килеп баса.
М ә й м ү
н ә. Уйлап кара: синен кулда чакта үлеп бетеп барган атларын нинди иттеләр. Шәйгаиның да исенә килмәгән силосларын казый чыгардылар. Ашарыбызга юк дип зарланып йөрегән кешеләр, үз бәрәңгеләрен колхоз атларына чыгарып ашата башладылар бит. Шак катарсың, дурак. Валлаһи сихерләде бу Женле Камал. Орлыгын да тапты. Таштан юкә суя бит. Ул Хуҗадан бурычка бер локма ризык алып кара әле син.
Хәлим. Иң зур эше башкарылмаган әле. Чәчү э
шен ерып чыгу уен түгел ул. Председательләрнең әнә шунда муены сына.
М ә й м ү
н ә. Кара әле. Хәлим, уйлап-уйлап карыйм да, синең белән миңа нәрсә кирәк соң? Нәрсә болгатабыз без?
X ә л и м. Болганчык суда балык тотуның тәме йөгермәгән кеше түгел бит си
н, Мәймүнә. Ике ел буена болганып килмәгән булса, бу майлап эләгер идеме соң Мәймүнәгә. (Капшый.)
Мәймүнә (кылыкып). Китсәнә! Вакытлы
, вакытсыз.
X ә л
и м. Сабыр ит, күрерсең. Рәтен белен эш иткәндә, бигрәк тә безнеке ише яман аты чыккан колхозда, председательне тайдырудан да җиңел эш юк. Әйе. Пока безгә мохтаҗлыклары булганда... Ә мин кирәк әле аларга. Нинди җаваплы эштә әле? Машинада чәчәнгә кушарлар миңа. Белгән кешеләре җитми. Карышмыйм, өстемә алам. Ә иң кирәкле вакыт җиткәч кенә, рәхмәт төшкере, бүсерем кузгала. Бер генә көнгә кичектерсәм дә ярый. Графикны өзгән өчен председательгә югарыдан рәхмәт әйтмиләр...
М ә й м ү н ә. Андый-мондый эш белән үзеңнең дә муйнынны сыйдырып куюың бар бит...
Хәлим. Б
ернинди дә начар эш эшләмибез без. Әз генә законга сыймаган төсле эш барлыгын сиздеңме — райкомга булсып, райзога булсын, прокурорга булсын — җиткерә торырга кирәк. Тамчыдан күл була. Колхоз эшендә закон бик четрекле нәрсә. Нинди уңган председатель дә сыеп кына баралмый аларга.
М ә й м ү н ә. Белмим шул. Аның ши
к вак-төяк белән генә...
Хәлим. Сигнал дигән нәрсә зур нәрсә ул. Берсе кечкенә була а
ның, икенчесе кечкенә була. Ә җыела торгач... Әйе, әкренләп кенә мичкә утынны тутыра барагың, тора ул шунда. Жанлы вакыты чыкканда ача бер шырпы, төртел җибәрү җитә. Әнә чиш инде алай бары да бер тигез көч белән гөрләп япып китәләр. Шулай була ул, аппагым...
(Капшый.)
Мәймүнә (кыланып). Куйсана, вакытлы-вакытсыз.
X ә л и м. Кайча
н аулак булса, шунда инде аның вакыты. (Үрелә. Аяк тавышлары ишетелә. Бер-берсеннән ераклаша төшәләр. Хәлим сүзне икенчегә борып.) Әә... үпмәгәең чәпчеми кит, анда көче морҗага ут капкан, дип әйтә ди бабай.
Мәймүнә көлә башлый. Әхмәдулла карт керә.
Кулында кәгазь, борчылып өтәләнеп йөри.
Ә х м ә д у л л а. Кая соң бу М и ң л е к а м а л? Шәйта
н алгыры, менә син әле, харап итәләр бит...
Хәлим.
Нәрсә бар. Әхмәдулла абзый?
Ә х м ә д у л л а. Сөйләмә инде... (Нишләргә белми әйләнгәләп йөреп.) М
енә, орлык лабораториясеннән тагын «бодай орлыгыбыз чәчәргә ярамый» дип нәтиҗә биргәннәр. Ә иртәгә чәчәргә кирәк.
Хәлим. Шулаймыни? Менә бит ул бәла...
Әхмәдулла. Шул шул. (Кызу гын
а ишеккә барып, кире әйләнә.) Шушында гына көтим ахыргы. Юк... Тынычсызланып, җиңел-җиңел атлап йөри. Мәймүнә көлеп җибәрә. Нәрсәгә авызыңны ердың? Шәйтан кендеген күрсәтеп торамы әллә?
М ә й м ү н ә. Бу Миңлекамал бигрәк яшәптеп җибәргә
н дим үзеңне. Яшь егетләр кебек очып торасың бит. Ха, ха, ха.
Әхмәдулла (җитди кы
яфәттә Мәймүнәгә текәлеп карап торып). «Көлмә карчык, көлмә капчык, шалкан күргәч көләрсең» дип әйткән ди бер бабай.
Мәймүнә. Ха
, ха, ха... ппгә алай дип әйткән ул, Әхмәдулла бабай? Сө"тә әле.
Ә х м ә д у л л а. Б
ик беләсең килсә сөйлим. Без әби белән бер бабай булган ди. Бабай өй башына шалкан чәчкән ди. Шалканы бик уңган ди моның. Синең шалканнарың чаклы булган ди.
М ә й м ү
н ә (көлеп). Әйе. Әйе. Шуннан?
Ә х м ә д у л л а. Менә шул. Бабай үзе генә менә дә а
ны, менә дә ашый икән шалканны. Әби менә алмый ди, саклана ди: «Син, карт, — дип әйтә ди, — үзең генә менәсең дә ашыйсың, миңа ашатмыйсың. Миңа дә өй башына алып мен, икәү ашыйк» дип әйтә ди. Ярар, дигән бабай, әйе. Әбинең муенына бау бәйләгән дә, өй башына менеп киткән. Менгән дә, әбине өстери башлаган. Әби, муены буылгач, «гыр-гыр» килә икән. Ә бабай аны көлә дип белә: «Көлмә карчык, көлмә карчык шалкан күргәч көләрсең» дип әйтә ди...
М ә й м ү
н ә. Шуннан?
Әхмәдулла. Ш
ул. Әби аның сам «гырр-гырр» килә. Бабай тагын. «Көлмә, карчык, көлмә карчык, шалкан күргәч көләрсең» ди.
Мәймүнә. Con. шуппап?
Ә х м ә Д У л л а. Шуппап, шул, өй башына менеп җиткәндә әби җан тәслим кылган булган. (Хәлим ясалма көлә.)
М ә й м ү
н ә. Шуннан?
Ә х м ә д у л л а. Шул
, әле, син көлгәнне күргәч, шул әби исемә төште. Көлүеңме, дим, әллә, шул әби кебек, җан бирергә гырылдавыңмы? (Чыгып китә.)
Хәлим (явыз шатлык белән көлә). Һ
ә һә һә... ишеттеңме, Мәймүнә?
М ә й м ү
н ә. (куркынып). Нинди шомлы әкият сөйләп йөри ул? Нигә көләсең? Әллә сиңа да, җан бирергә гырылдаган әби төсле күренәмме?
Хәлим. Ташла. Кем гырылдаганны күрәнбез. Күрәсеңме бабаең
ничек сикергәли. Менә хәзер, көне килеп җиткәч кенә, тагы итеп утка баскан мәче шикелле сикергәләрләр икән. Бу бабай ише генә дә сикермәс.
М ә й м ү
н ә. Нәрсә? Нәрсә булган соң ул кадәр?
X ә л и м. Бумы? Зур эш бу. Бодай орлыгыбыз я
намый дип, бер кат кисәткәннәр инде аны. Ышанмады. Дөресләтергә дип, яңадан җибәрде. Ә тегендә һаман суздылар. Менә хәзер көне килеп җиткәч кенә, тагы ярамый дип нәтиҗә биргәннәр. Димәк, Миңлекамалның бу орлыкны чәчәргә хакы юк, бүтән орлык табарга тиеш. Ә моның өчен ничә ат, ничә кеше, ничә көн вакыт кирәк, ә график буенча ул иртәгә чәчелгән булырга тиеш. Карарбыз хәзер, ничек сикерер. Миңа да вакытлы вакытсыз бүсерне кузгатып торасы калмады.
Мәймүнә (шатланып). Бола
й булса, эшкә чыкмыйм. Шул турыда әйтим дип тә килгән илем.
Хәлим. Шауламый тор. Чык. Кызу вакыт, колхоздан чыгачып ташлаулары бар.
М ә й м ү н ә. Чыгардылар ди, күп ишеттем инде м
ин аны.
Хәлим. Син аларны элек ишеттең, бу бер ге
нә әйтер.
М ә й м ү
н ә. Чыгарсалар тагы.
Х
әлим. Ярамый. Колхоздан чыгу уен түгел ул. Үзең белмәгән ни бар? Бәрәңге бакчасы ла бирмәсләр.
М ә й м ү
н ә. Әйе шул. Китим алайса, кая кушсалар, шунда барып торырмын...
Хәлим. Китми тор инде, Миңлекамалның
ничек сикергәнен күреп китәрсең. Колхозчыларга сөйләргә бер хәбәр булыр үзеңә... (Аян тавышлары, сөйләшкән тавышлар ишетелә.) Әнә, киләләр дә...
Миңлекамал, Маһинур керәләр.
М
и ң л е к а м а л (Хәлимгә.) Кемне көтәсең? I
X ә л и м.
Иртәгәгә эш биргәнне көтәм.
Миңлекамал. Җаваплы эш көтә сине.

Әнә, бригадирың әйтер. (Мәймүнәгә.) Ә син? Мәймүнә. Мин дә.
М и ң л е к а м а л.
Ничек соң, бүтәннәр берсе дә юк, син монда? Маһинур, башка кешеләрең кайда?
М а һ и
н у р. Яңа кайталар.
М иңле к а м а л. Мәймүнә
нишләде бүген?
М а һ и н у р. Сатулашты-сатулашты да, өйдә эшем бар дип, калды.
М иңле к а м а л. Мәймүнә! Кабат-кабат яхшылап әйтәм: я бу гадәтеңне бетерәсең, я башкача сөйләшербез.
Исәпкә бар, санга юк кеше кирәкми безгә.
М ә й м ү
н ә. Бүген өйдә ашыгыч эшем булды шул, гелән алай булмас. Кеше тырышкан җирдә тырышырмын.
М и ң л е к а м а л. Ярар, менә Маһи
нур әйтер.
Ә х мә д у л л а (кер
еп). Сине эзләп йөрим. Бәла бит әле монда.
Миңлекамал.
Нәрсә бар тагы?
Ә х м ә д у л л а. М
енә ни дип яталар анда. (Кулындагы язуны бирә.)
Миңлекамал (язуны укып, бераз уйланып торгач). Яра
р. Ул Ходайбирдин белән үзем сөйләшермен. Бутамасын әле. Ниндидер Венера Котбетдинова белән башы күзе әйләнгән диләр аның. Әхмәдулла бабай, орлыгыбызның нинди икәнен мин дә бик яхшы беләм, син дә беләсең. Бер генә тапкыр тикшермәдек.
Ә х м ә д у л л а. Белүен беләм дә, закон тәртибе бар бит.
М и ң л е к а м а л. Закон чәчү
не өзәргә дә кушлый. Чәчтер. Әхмәдулла бабай.
Әхмәдулла. Шулае
н шулай. Җавапка тартмаслармы соң?
М и ң л е к а м а л. Орлыкка
ышанасыңмы? Агротехник бит син безнең?
Ә х м ә д у л л а. Орлыкта шигем юк.
Миңлекамал. Чәчәбез. Үзем җавап бире
рмен.
(Хәлим күзләрен әйләндереп тирә-ягын
а карана.)
Әхмәдулла. Булды алай булса.
Миңлекамал. Яры
й, бар. Әзерме? Кара таңнан төярләр.
Әхмәдулла. Әзер булыр. (Чыга.)
М
и ң л е к а м а л. Кая, Маһинур, сиңа нарядны хәзер үк бирергә була. (Өстәл тартмасыннан дәфтәр алып, яза. Урам якта Мәхмүт җырлап узган тавыш ишетелә.)
... Күңле
ң әвеш-тәвешме, ди, Күңлең әвеш-тәвеш булса. Бер яр сөю дәү эшче...
М а һ и
н у р. Сөрү нормасын 120 процентка үтәгәч, күңеле күтәрелгән малайның бүген. (Көлә.)
М
и ң л е к а м а л (язуында дәвам итеп). Кайсы ул?
М а һ
и н у р. Минем малай. Мәхмүт бит. Әхмәдулла бабай тотып кыздырган әле аны бүген! Шундый тискәре нәстәнең ничек җаен тапкандыр. Кичә чисти әдәм хуры итте бит, шәйтан...
Миңлекамал (Маһинурга наряд язылган кәгазь биреп). Менә, булды. Кешеләреңә әйтеп куй. Кая со
ң башка бригадалар? (Сәгатенә карап.) Иртәрәкме әле? (Урыныннан торып ишеккә барышлый.) Бүгенге эшләрең турында яздырырга онытма! (Чыга.)
Маһинур (нарятны укып). Хәлим, син чәчү машинасы белән чыгасың и
нде. Зпнһар кичекмә, вакытны беләсең.
Хәлим. Әзер генә булсын. Тө
нлә китәм.
Маһинур. Бик яхшы. Ә си
н, Мәймүнә, чүп утарга. Кәлимәләр белән бергә барырсыз.
Мәймүнә. Булды гына.
Маһинур. Менә шулай дип то
рсаң, сиңа да рәхәт, мина да рәхәт бит. Тик зинһар, аны-моны таба күрмә.
М ә й м ү н ә. Бер әйткәч инде.
Маһинур. Ярый, тизрәк кайтып йоклагыз. Мин бүтәннәргә киттем. (Чыга.)
Хәлим белән Мәймүнә бер-берсенә карашып торалар.
Мәймүнә. Исе китте Миңлекамалның. Бүсереңне кузгатырга т
уры килер ахыры.
Хәлим. Юк. Бер үк кузгалмый гына торсын бүген. Бик шәй итте Миңлекамал. Тыңла Мәймүнә: Миңлекамал тәвәккәл. Андый гы
на тәвәккәллек Кылый Хәлимдә дә табылыр. Йоклый торган чак түгел бүген. Миңлекамал үз өстенә зур җаваплылык алды, үзенә үзе ышанып алды. Орлыгы тишелеп чыгу белән ул аклана. Әмма ләкин ул орлыкны мин чәчәм бит. Ишеттеңме син: төннән торып чыгам дидем. Сиңа да йокламаска туры килер бүген. Миңа булышырсың. Әйе, бодай дигәнең канчыгы белән үзе безнең келәткә килә: Каршы ала белергә кирәк.
М ә й м ү
н ә. Абау, башымны әллә нинди бәлагә тыгар хәлем юк.
X ә л
и м. Мондый җай гелән чыгып тормый ул. Тәвәккәл кеше белән эш иткәндә әзерәк тәвәккәл булмыйча булмый.
М ә й м у н ә. Әллә бер дә тикшермәсләр дисеңме?
X ә л и м.
Ни генә булмасын. Кылый Хәлим узган җирдә иген үсмәс. Чәчмәгәнсең дип тә, бозып чәчкәнсең дип тә әйтә алмаслар. Закон яклар мине. Чәчәргә ярамаган орлыкны чәчәргә кушкан кеше җавап бирер. «Үзем җавап бирермен» дию бит әнә, ишеттең. Бик батыр итеп әйтте. Әйе: Миңлекамал җавап бирер. Ә андый эш өчен җавапны рәшәткә артында бирәләр.
М ә й м ү н ә. Иблис ке
нә буласың калган икән, кылый шайтан!
X ә л и м. Юк, Җенле Камалны иблис кенә җиңә алмый аны...
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ, ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Беренче картинадагы декорация. Ачык тәрәзәләр аркылы җәй күренә. Телефон янында дежурный Хәерниса утыра. М и ң л е к а м а л керә. Арыган-йончыган кыяфәттә.
М и ң л е к а м а л. Уф. (Өстәл янына
килеп утыра). Мине сораучы булмадымы?
Хәер н и с а. Авыл советыннан шалтыраттылар. Бүген кичкә килсен диләр сине.
М и ң л е к а м а л. Ишеттем. Авыл советы председателе үзе дә килеп китте инде.
Хәерн и с а. Тагын Өмми әби кереп чыкты. Кайтып, чәй генә эчеп чыксын иде ичмасам
, ди.
М и
ң л е к а м а л. Әниләр шулай инде алар... Кара әле, Хәернисаттәй. Хәзер менә
Хәерниса. Ярар. (Ч ы г а.)
М и
ң л е к а м а л. (өстәл тартмасыннан кәгазь алып, язарга тотына.)
Ничек белерсең бу кабахәт күренешне.
(Пауза. кулына төенчек тотып, Н а к ы я керә
)
Бу Гыймадп тыкырыгыннан Җамалым Нәкыясе килеп чыгар. Бар әле, шуны бер җиргә дә борылдырмыйча, монда алып кер әле.
(М и ң л е к а м а л, урыныннан кузгалмыйча, тыныч кына.) Әйдүк, Нәкыя, каян киләсең?
Н
әкыя. Тары җирендә үземә тигән өлешем уталып бетми калган иде. Шуны бетереп кайтам әле.
Миңлекамал. Алаймы?
Йортыңда бәрәңге бакчаң бар бит синең, Нәкыя?
Нәкыя. Бар, булмаска теге.
Миңлекамал. Шулайдыр шул
, бәрәңге бакчасы булдырмыйча берәүне дә калдырмадык бит. Көче җитмәгәннәргә ярдәм оештырдык. Әйе бит?
Нәкыя. Шулай. Үземә дә булыштыгыз, рәхмәт. Бик зур терәк булды ул.
М
и ң л е к а м а л. Бәрәңгең яхшы үсәме соң?
Нә к ы я . Аллага шөкер. Өметле.
М и
ң л е к а м а л. Ашарлык түгелме әле?
Нәкыя. Кул тыгып кына алгалыйм, шактый
эреләре бар.
Миңлекамал. Колхоз бәрәңгесе тәмлерәкмени соң?
Нәкыя. Ни дип әйтүең инде бу
, Миңлекамал?
М
и ң л е к а м а л. Куй әле ул төенчегеңне өстәлгә. (Нәкыя төенчеген куя.) Актар... (Нәкыя актара. Вак кына бәрәңге.) Мин синнән көтмәгән идем бу эшне, Нәкыя.
Н ә к ы я. Тукта әле, Миңлекамал, ни...
М
и ң л е к а м а л. Урлап бер гаепле булдың, Нәкыя, инде ялганлап өстеңә икенче гаеп алырга азапланма.
Нәкыя (уңайсызланып).
И ходаем, гөнаһ шомлыгына каршы, нинди шәйтан гына котыртты соң үземне.
Миң л е к а м а л. Үз тормышыипы үзең җимерәсең. Колхоз м
илкенә кул сузган өчен закон каты бит. Әйткәнем дә юк түгел. Шушы җитлекмәгән бер-ике кило бәрәңге өчен, кимендә биш пот уңышның башына җиткәнеңне уйлыйсыңмы? Закон боларның барын да исәпкә ала бит.
Н ә к ы я. Миңлекамал җапым, зинһар бер юлга шушылай бетерик. Моннан соң гомеремдә... Әле дә күңелемне нинди генә шәйтан аздыргандыр...
М и ң л е к а м а л. М
иллек шәйтаны ул. Үзеңнән башка дөньяны талырга теләмәү шәйтаны.
Нәкый. Куй инде. Хур гына булдым, хур гына булдым.
М и
ңле к а м а л. Хәзер сине мин, закон буенча барсам, судка бирергә тиеш. Кызганам да үзеңне. Бала-чагаң бар. Явыз ниятең дә юк дип беләм. Ә кызгансам, законга хыянәт итәм. Менә кая бара бит.
Н ә к ы я. Зинһар, Миңлекамал бер юлга, моннан соң, чын йөрәгемнән әйтәм менә, үзем якын бармау гына түгел, башкаларны күрсәм дә тол куймам.
Миңлек а м а л. Ярый, Нәкыя, бер
юлга бу гөнаһыңны үз өстемә йөкләп калырга тырышырмын, судка бирмәм. Ләкин колхозчылар алдында әйтермен. Бәрәңгене дә күрсәтермен. Әнә шунда үз сүзеңне әйтерсең.
Н ә к ы я. И ходаем, хур гына булдым шул.
Миңлек а м а л. Ярый, бар эшеңә. Бәрәңгең калып тор
сын. (Урам якта чабып узган ат тавышы ишетелә.)
М
иңлек а м а л (урыныннан тормаган хәлдә.) Маһинур малае нишләп чабып йөри анда? Нәкыя, үтешли шуны керт әле бирегә.
Накыя. Ярый, хәзер. (Чыга. Урамда «Мәхмүт» дип кычкырганы ишетелә.)
М
и ң л е к а м а л урыныннан торып). Әмма четрекле малай булды бу Мәхмүт. Бер карыйсың, томалауга да май кебек йомшарып китә. Бер карасаң, эт итеп тиргәү килешә үзенә. Бер котырса, томалап та, тилгән дә җайга китерер хәл юк. Үзәкләргә үтә, нәгъләт! Кемгә ошап тугайдыр? Атасы менә дигән кеше, анасы алтын.
Тыш якта ат к
илеп туктаган тавыш ишетелә. Кызу-кызу атлап Мәхмүт килеп керә. Нәрсә бар? Нишләп мондый кызу эш вакытында атка атланып, авыл тутырып чабып йөрисең?
Мәхмүт (ярсыган). Миңлекамал апа тый ул Әхмәдулла баба сипы!
Миңле к. а м а л.
Ни булган?
М
ә х м ү т. Нигә бәйләнә ул сиңа?
М
иңле к а м а л. Рәтләп сөйлә.
Мәхмүт, Ну... Әзе
рәк туктап торса ни булган? Атларны гына ял иттерергә?
М
иңле к а м а л. Рәтләп сөйлә, дим.
М ә х м ү т. К
илеп чыкты да бәйләнә. Нигә туктавыгыз, ди. Гәрәй белән без әйтәбез: хәзер кузгалабыз, атлар әзрәк ял итсен. «Ял итүнең вакыты бар» имеш. Үзем дә беләм, дигән идем, «юк, белеп бетермисең» диде. Ә мин әйтәм беләм. Белмиммени мин? Эшләмиммени?
М
и ң л е к а м а л. Шуннан?
Мәхмүт.
Нигә малакасус ди ул миңа? Шунда, якында гына, мин сиңа әйтим, кызлар... әй, кешеләр... «Ә син, карт тәре кычкырма» дигән идем, куа башлады. Кит, ди миңа...
Миңлекамал.
Нәрсә? Нәрсә дидең?
Мәхмүт.
Нигә әйтмәскә? «Кит моннан» ди. Нигә атымны калдырып китим мин аларга? Тугарып алдым да, атландым да чаптым. Теләсәң нишләт ул картыңны, ато...
М
и ң л е к а м а л. Бик зур әшәкелек эшләтәлсәң нишләт ул картыңны, ато...
бар да...
М ә х м ү т. Юмалама м
ине, бәләкәй бала түгел мин.
М
и ң л е к а м а л (кисәтүле тавыш белән). Шушындый вакытта, сабан сөреп йөрегән атны тугарыш шушындый зур эшне туктатып йөрүеңнең нәрсә икәнен беләсеңме син?.
Мәхмүт. Карт тәре
ңне тый әнә башта.
М
и ң л е к а м а л (ачуланып). Бар хәзер кире. Бабайны бәхилләт! Миндә булды гаеп, диген.
Мәхмүт. Ансы булмас!
М
и ң л е к а м а л (кычкырып). Бар. Тиз бул!
Мәхмүт. Ә с
ин миңа кычкырма!
М
и ң л е к а м а л (текәлеп карап, үз-үзен тыярга тырышып). Юмалама да мине, кычкырма да...
Мәхмүт (кычкырып). Кычкырма шул. Хаты
н башың белән...
М и
ң л е к а м а л (кинәт Мәхлүтнең яңагына уңлы-суңлы чабып җибәрә). Мә, алайса, мә!
Мәх
мүт (күзләрен зур ачып, катып, нишләргә белми тара да, йөгереп чыгып китә)
М и ң л е к а м а л (башын тотып, бераз аптырашта талганнан соң). Тукта. Нишләдем мин? (Фаҗигале кичереш.) Беттең Миңлекамал. Юк, малайга сукмадың син, үз йөрәгеңә! (Ишеккә омтыла. Каршысына Мәхмүт килеп керә. Миңлекамал арткарак чигенеп, шашынган хәлдә аңа карап тора.)
Мәхмүт (кызып киләп кереп, нидер әйтергә җыенган җиреннән, Миңлекамалның халәтен күреп, аптырап кала. Чигенә т
өшеп). Миңлекамал апа!
М иңле к а м а л (хәлсез тавыш белен).
Нишләттең син мине, малай актыгы?
М ә х м ү т (ялынулы, нервлы тавыш беләк). М
иңлекамал апа. Кыйнаганыңны зинһар кешегә әйтә күрмә, шушында бетсен. Барам. Әхмәдулла бабайга әйтәм.
М
и ң л е к а м а л (паузадан соң). Бар, бүгенге нормаң үтәлгән булсын.
М ә х м
ү т. Арттырып үтим, тик, зинһар...
М иңле к а м а л. Әйтмәм. (Мәхмүтне кочагына ала.) Бар. Тик, Мәхмүт кара аны, моннан с
оң үзенә болай суктырма.
Мәхмүт. Аңладым, Миңлекамал апа!
(Чыга. Тыш якта ат белән чабып к
иткәне ишетелә.)
Миңлекамал. Уф бу бала-чага белән... (Хәлс
езленеп өстәл янына утыра.)
Өмм
и керә.
Ө м м
и. Нигә бу кадәр үзеңне үзең онытып йөрисең, кызым? Бөтенләй әдәм чыраең калмаган бит, кунарга да кайтмагач инде.
М
и ң л е к а м а л. Ай яктысы бар да төнлә дә эшләмичә, өлгереп булырлык түгел шул, әни.
Өмм
и. Әйдә, ичмасам, бер-ике чынаяк булса да, чәй эчеп чык.
Миңлекамал. Ярый, әни. Беразд
ан кереп, әз генә ял итеп чыгармын, әзерләп куй.
Ө м м и. Шулай булмый теге, ярый. (Чыгарга бара.)
Гыйльма
нов керә.
Г ы
й л ь м а н о в. Нихәл, Өмми әби?
Ө м м
и. Бик шөкер әле, улым, үзең исән-сау гынамы?
Г ы
й л ь м а н о в. Исәнме, Миңлекамал. (Күрешә, Миңлекамалның йөзенә текәлеп карый) Нигә кызыңны ябыктырдың, Өмми әби?
Өмм
и. Ябыкмый нишләсен? Көн-төн чаба бит, йокы дими — аш дими...
Миңлекамал. Ярар, ә
ни, бар, бар.
Ө м м и. Ярый, ярый, озаклама, кызым. (Чыга.)
Г ы й л ь м а
н о в. Я, ни хәлләр бар?
Миңлекамал. Бара, иптәш Гыйльма
нов.
Г ы й л ь м а
н о в. Синең турыда начар сигналлар күп, Миңлекамал.
М
и ң л е к а м а л. Тагы да булыр әле.
Гыйльма
нов. Начар бу... Аңа урын калдырмаска тырышырга кирәк.
М
и ң л е к а м а л. Ниятем изге, атлаган саен куркып, тирә-ягыма каранып тормыйм шул, иптәш Гыйльманов.
Гыйльма
нов. Карангалау да зыян итмәс. Саклык, уяулык — куркаклык түг( ул... Язгы имтиханда, муйныңны сыйдыра язып булса да, ерып чыктың чыгуын. Алда тагын да зуррак имтихан тора бит.  Ничек?
М
и ң л е к а м а л. Анда да жиңеп чыгам дип ышанам. Хәзергә бары да мин дигәнчә бара.
Нинди малай анда, ут чыккандагы кебек, атка атланып чабып йөри?
М и ң л е к а м а л (уңайсызланыбрак торып). Мәхмүттер ул... кыйнап чыгардым мин ул малайны.
Г ы й л ь м а
н о в. Кыйнап?
М и ң л е к а м а л Энс. Яңаклап чыгардым.
Г ы й л ь м а
н о в. Начар. Мондый гадәтең барлыгы турында сигнал юк иде әле. Ничек алай?
Миңлекамал. Әйдәгез. Сөйләп бирермен.
Г ы й л ь м а
н о в. Әллә синең белән үзем дә хәрап булам инде мин? Өйдә. (Чыгып китәләр.)
ПӘРДӘ.
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ. БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Кыр станы. Куаклар арасындагы ачыклык. Бер кырыйда куаклар белән капланган чишмә. Матур җәй табигате. Бер бетеп, бер бик якынаеп, ургыч машина тавышы килә. Ат куган-сызгырган тавышлар. Өзек-өзек булып, җил алып килгән трактор тавышы ишетелеп кала. Вакы
т-вакыт машина тавышлары тургай сайраган тавышлар беләп аралаша. Сәхнәдә салам өеме. Бер калын бүрәнә. Сул якта — артта будка. Уртада казан асылган. Пәрдә ачылганда кылый Хәлим бер кырыйдарак ургыч машина пычагы кайрый һәм Мәхмүт белән сөйләшә.
М ә х м ү т. Белгә
нсең икән инде, эчтән тын. Әллә кайчан онытылып беткән эшне.
X ә л
и м. Егет кеше өчен гомергә җитәрлек печать ул. Хатын-кыз тотып яңакласын әле, дурак!
М ә х м ү т. Мин оныткач, синең
ни эшең бар соң анда. Эчтән тын, бетте, китте.
Хәлим. Ярый, бар. Тегә кызларыннан башка берәү дә белмәс.
Мәхмүт. Нәрсә?
Хәлим.
Юк. Теге Венераларның синең турыда бик күп беләселәре килә, дип кенә әйтәм.
М ә х м ү т. Тукта әле, шулай да кем әйтте сиңа ул турыда?
X ә л
и м. Үзем күрдем.
Мәхмүт. Кылый күз шулай күп күрәмени ул?
Хәлим. Җиде кат җир асты
ндагын күрәм мин.
Мәхмүт. Кара аны, теге җиде кат җир астына чәчкән бодаеңны казып чыгармасыннар!
Хәлим. Нәрсә?
Мәхмүт. Әләкләп йөрергә ярата торган гадәтем булмагач та белми дип беләсеңме әллә, кара... (Китә башлый.)
Хәлим. Нәрсә лыгырдыйсың син. Синдә ни эшем бар соң минем, бар, нормаңны арттырып үти бир.
Мәхм
үт. Май кап! (Китә.)
Х ә л и м (үз алдына). Каберең якып булмасын, бәласеннән баш аяк! (Мәймүнә керә.)
Мәймүнә. Нәрсә лыгырдап йөр
и ул малай. Нигә карганасың?
Хәлим. Кагылыр хәл юк, утлы күмер кебек, өтеп алып бара.
М ә й м ү н ә. Үзем дә кемгә кагылырга белмим. Синең татлы сүзләреңә карап йөри-йөри инде. (Кулын с
елкеп куя.)
X ә л
и м. Пичкә тулган утын җитәрлек, кабынып китәсе генә калды.
М әй м ү
н ә. Кабындырып та карадың инде. Пычагым булды. Син бодай чәчкән җирдә хәзер әнә үкереп тары үсеп утыра.
X ә л
и м. Ул эштән Миңлекамал коры чыкканга кайгырма син. Үзебез дә коры чыга алганга шөкер ит.
М ә й м ү
н ә. Шөкер итәрлек эш күрмим.
Хәлим. Мо
ңарчы районда якладылар үзен. Ә хәзер районнан арырак китте бит эшләр. Сабыр ит, күрерсең.
М ә й м ү н ә. Сабырым җитмәс ахры.
X ә л
и м. Җитәр, Мәймүнә. Алла боерса, тиз күрерсең. Әйдә, эшсез торганны яратмыйлар бүген!
Китәләр. Казан янына, чыбык-чабык күтәреп, Нәфига керә. Казан астын карый башлый. Бераздан, тирләгән, я
нган Маһинур керә.
Маһи
нур. Уф! Очы күренде. (Ярым егылган кыяфәттә салам өеме өстенә ава.) Әни, су гына алып бир, зинһар.
Нәфига (казан турында утырган
җиреннән торып, чишмә янына бара-бара). Әле дә ничек түзәсең килеп, бу кадәр эшкә пичек чыдамак кирәк. (Чишмәдән кружка белән су алып, Маһинурга таба килә.) Мә, килеп (Маһинур, дәшми. Хәрәкәтсез.) Килен, дим. Маһинур килеп! Мә — су! (Маһинур дәшми. Нәфига иелеберәк карап.) Йоклап та киткән, мескенем. Өч көн буладыр шул инде. Өйдә,
йоклап алсын
инде әзрәк. Очы күренде, ди бит.
Гайн
и керә, Нәфига кулындагы кружканы алып, эчеп җибәрә.
Г а й н
и. Рәхмәт әби. (Будка якында торган чалгыга тотына. Нәфига җирдә яткан юан бүрәнә астына кысылган чыбыкны тартып алып якмакчы була. Ала алмый.)
Н ә ф и г а. Гыйфрит көче бар үзеңдә, гына алын бирче. Көчем җитми. Кузгатырлык та түгел монавы бүрәнә.
Г а
й н и (Бүрәнә янына килеп). Кая нишләгән? (Чыбыркысын җиргә ташлап, бүрәнәнә тәгәрәтеп җибәрә. Чыбыкны алып бирә. Чыбыркысы бүрәнә астына кысылыл кала. Гайни аны алырга оныта.)
Н ә ф и г а. Гыйфрит көче бар үзендә, шәйтан. Кайдан килеп чыктың әле, бер дә күренми идең?
Г а й
н и. Транспортта булгач, шулай инде ул. Әле әзерәк печән чабып салыйм дип килгән идем. (Чалгы алып чыгып китә).
Зөбәйдә керә.
Зөбәйдә. Нихәл. Нәфига әб
и, умач пешәме?
Нәф
ига. Умачыча гына калса, тиз лә ул.. Әйе, өлгерер. Ашау вакыты тиз түгел әле.
3 ө б ә й д ә. К
ил ле, әби, теге районнан килгәннәрдән Венера белән Лениза күренмәдеме биредә?
Нәфига. Күренмәделәр шул.
Зөбәйдә. Тагы әллә кая китеп югалдылар. Мин алар
ны агитатор итеп файдаланырбыз дигәч, боларының үзләрен агитиротать итәргә кирәк булып чыкты.
Мәймүнә керә, дәшмичә генә, Маһинур йоклаган салам өеменең, икенче як читенә барып утыра.
3
ө б ә й д ә. Мәймүнә апа, нишләп болай тагы?
М ә й м ү
н ә (карангалап). Ни булган?
3 ө б ә й д ә. Нишләп тагып эш ташлап
йөрисең дим?
М ә й м ү
н ә. Җитәр. Умач чыгып бетте.
Зөбәйдә.
Тулмаган бит тагы.
М ә й м
ү н ә. Аны тутыра-тутыра инде. Төпсез чиләк кебек булды ул минимумыгыз. Инде туласы дисәң, яңа айныкы килеп өстәлә, я тутырдым дигәндә генә штраф, салган булалар. Ул умач белән әле дә инде.
3
ө б ә й д ә. Умач, умач, дисең дә колхозда үзеңнән симез кеше юк!
М ә й м ү
н ә. Абау! Күрә алмаган бер Мәймүнәгез бар инде. Ходай шулай итеп яраткач, нишлим соң мин... Бригадир да йоклап ята бит әле, әнә.
3 ө б ә й д ә (Маһинурны күр
еп). Маһинур апамы? Бу ни хәл тагы,
Нәфига. Яңа к
илеп егылды. Су гына эчәм дигән иде.
3 ө б ә й д ә. Тукта әле. Нишләгән ул? Маһ
инур апа! Маһинур апа!
М а һ и
н у р (симереп торып тирә ягына каранып). Ә, ә! Нигә уятмыйсың? Озак йокладыммы әллә?
Нәф
ига. Нинди озак булсын, күзеңне дә йомып өлгермәгән идең әле.
Маһ
инур. Мапипга янына барырга кирәк бит миңа. (Чишмәдән алып кружка белән су эчә дә нитә башлый. Мәймүнәне күреп.) Мәймүнә, әйдә!
М
ә й м ү н ә. Хәзер.
М а һ п п у р. Әйдә, әйдә, бер минут торма!
(Китә. Мәймүнә иренеп кенә кузгалып, аның артыннан китә.)
3
ө б ә й д ә. Умач дигән була, тиресенә сыеша алмый үзе.
Нәф
ига. Умачта гыпа торганы әйтми дә аның.
3 ө б
ә й д ә. Кая югалдылар соң? Миңлекамал апа күзенә эләксәләр, әйтә инде тагын үзләренә.
М
иңлекамал керә.
Миңлекамал апа, әлеге Ве
нера белән Лениза күзеңә чалынмадымы?
М
и ң л е к а м а л. Урманга киткәннәрдер, кая булсыннар. (Будкага керә).
Елактан Венераның чәрелдәп кпчкыпглн тавышы ишетелә: «Председатель кайда
? Председатель?! Безобразно! Ужас!» Венера чатанлый-чатанлый йөгереп килеп керә. Бер аягында биек үкчәле туфли, бер аягында ак оекбаш кына.
Ве
нера (сулуына буыла-буыла). Бу нинди пахалльтк! Безобразие! Председатель иптәш, ник тыймыйсыз әзерәк!
М
и ң л е к а м а л (будкадан чыгып). Ни булган? Ник чатанлыйсың? Аягыңны сындырдылармы әллә?
Венера. Хәтта туфлием дә т
өшеп калган. Безобразие! Андый хулиганнарны нишләтеп тотасыз?
М
и ң л е к а м а л. Җайлабрак сөйлә әле, ни булган? Кем ул хулиган?
Венера. Кочаклады да алды, көчли язды, Чак качып котылдым.
М
и ң л е к а м а л. Тукта, кем ул? Ниләп сөйлә дим.
Ве
нера (тирән итеп сулыш алып, җайлабрак сөйли). Үземнең бер тиенлек гаебем юк. Урманга барып кердек тә, Лениза әллә кайда калды. Мин бик эчке китмичә генә шомырт ашап йөрим. Шул теге, ат белән урман читенә килеп туктады да, печән чабарга тотынды. Шундый кыдырып-кыдырып ала. Мин инде, үзенчә яхшылык эшлим дип, аңа сүз кушкан булам тагып. «Ай, һай һай, мин әйтәм, менә ир кеше ничек чаба икән!» дигән идем, җитә калды җүләргә. Кем белгән аны андый хулиган дип. «Ә, Венера җаным, син мондамыни!» диде дә, чалгысын ташлап, килде дә ябышты, кочаклый, үбә, егарга итә. Чак ычкынып котылдым.
Миңлекамал. Кем ул? Тапыйсынмы со
ң үзең.
Венера. Гай
ни дигән егет дим бит инде.
М
и ң л е к а м а л. Гайни! (Көлә.) Эх, шайтан малай, мин аны! (Бар да келәләр.)
Венера. Менә көлке таптылар. Безобразие, кит
әм мин!
М
и ң л е к а м а л. Өндәгез әле, алайса, мин ул егетнең кирәген бирим әле!
Икенче яктан «чыбыркым калган» дип, Гайни килеп керә. Кулында сыңар туфли.
М и
ң л е к а м а л (Венерага Гайнине күрсәтеп). Шушымы?
Венера. Үзе!
М и
ң л е к а м а л. Гайни, нигә син кызларны җәберлисең?
Гай
ни (Венерага ташланып). Ах, Венера җаным! Гашыйк мин аңарга. Бер минут түзәлмим. (Венераны кочаклый. Венера чәрелдәп кычкыра.)
Миңлекамал (җитди). Шашынма, Гайни! Бу нинди әдәпсезлек? (Гайни Венераны куып йөри. Атылып Мәхмүт керә.)
М ә х м ү т. Гайни апа, с
өенче! Тимергали абый кайтты!
Г а й
н и (шашынып кала). Тимергали! Кайда ул?
Бар да тынып калалар. Венера күзләрен зур ачкан хәлдә аптырап, Гайнигә карап тора.
Мәхмүт. Әйт инде, тиз бул: нәрсә бирәсең. Яулык чигеп бирәсеңме?
М и
ң л е к а м а л. Мәхмүт!
М ә х м ү т. Бел
әм, Миңлекамал апа, зинһар ачуланма, машинамны туктатып йөгердем. Бер генә минутка бит. Што син. Кеше фронттан кайткан! (Гайнигә.) Җә инде, бирәм, диген!
Г а
й н и. Бирермен, берне генә түгел, икене чигеп бирермен. Кайда ул?
Мәхмүт. Хәзер килеп җитә, ә
нә! Киттем, Миңлекамал апа, ике норма үтим. (Йөгереп чыгып китә.)
Гайни («Тимергали!» дип, әлегә сәхнәдә күренмәгән иренә каршы бара башлый да, кинәт тукталып кала). Тукта, тукта! Килми тор! (Үзенең ниомнзреф тоткалап карап.) Китерми торыгыз. Хәзер... (Ашыга-ашыга өстендәге ирләр пиджагын сала. Итеген җыеп, гәүдәсенә бәйләп куйган чәчәкле хатын-кыз төшереп җибәрә. Итеген, чалбарын салып ташлый. Кулындагы туфлине кия, Венерага килеп.) Кая, икенчесен дә биреп тор әле, тиз бул инде. (Венера икенче туфлиен салып бирә. Гайни туфли киеп, тиз генә чишмәгә бара, иелеп карый да, кепкасын салып ыргыта, тиз генә юынып ала, чәчен тарап куя. Чиста, матур гына хатын булып кала.)
Тпмергали килеп керә. Таза гәүдәле, чибәр егет. Хәрби киемдә. Өлкән лейтенант. Гвардеец значогы бар.
Тимергали. Исәнмесез, авылдашлар!
Күмәк саубуллашу. Гайни оялыбырак бер читтә тора. Тимергалигә аңа якынлашырга юл ачалар.
Г а й
н и (кочагын җәеп). Тпмергали! (Ташланмакчы була да, тукталып кала, оялып, тирә-ягына каранып.) Нәрсә торасыз инде күзегезне терәп. (Тимергали дә тирә-ягына каранып, оялыбрак тора. Гади генә итеп күрешәләр. Бары да Тимергалине сырып ала. Нәфига әби аны кочып аркасыннан соя. Күз яшен сөртеп «Улымны күрмәдеңме» дип сорый.)
М иңле к а м а л. Я, Т
имергали, нинди шатлыклы хәбәрләр алып кайттың?
Т
и м е р г а л и. Мин алып кайтканнары искерде инде. Орёл, янында ук торып калдылар. Яңаларын, сезнең кебек, монда — тылда ишетеп яттым. Хәзер менә тизрәк барып өлгерим дип.
М
и ң л е к а м а л. Ничек соң? Күпкәме?
Тиме р г а л
и. Госпитальдән чыгып, китеп барышлый гына...
Г а й н
и. Нәрсә. Яраландыңмыни? Нишләп язмадың?
Т
имергали. Бер тегендә — бер монда йөреп, язып өлгерерлек тә булмады. Танкта янган идем. Бик каты шикелле иде дә, менә хәзер күрәсез. Ут аламыни безне!
Мәймүнә йөгереп килеп керә.
М ә й м ү
н ә. Ай-һай хан, хай... Тимергали.
(Кочакларга килә.)
Г а й
н и. Әдәблерәк кылып!
М ә й м ү
н ә. Абау, кызганасыңмыни? Барыбызныкы өчен бер үзе кайткан ич! (Тимергали белән күрешә.) Минем мәхлукны күрмәдеңме?
Тимергали. Очрамады шул. Каян күреп бетерергә к
ирәк барын да.
Әхмәдулла карт, Нәкыя, Хәлим керәләр. Күрешүләр, буталышулар башлана.
Миң
некамал. Уһу һу! Артыкка китте. Җитте, җитте! Анда тагын җыелып киләләр, барыгыз әле, бар. Җыелыш җыеп күрсәтербез, сөйләтербез. Гайни, кунакны хөрмәт ит инде, бар.
Гайни (үз-үзен кулга алып). Әйдә, Тимергали. (Ти
мәргалине култыклап китә башлый.)
Нәфига. Гайни, Гайни, тагын чыбыркыңны онытасың бит, менә!
Гайни. Әй, ч
ынлап та, кая, китер әле.
Нәфига (бүрәнә астына кысылган чыбыркыны тарткалап). Фу, кузгатыр хәл юк, бүрәнә баскан.
Гайни. К
ая, үзем! (Чыбыркыны тарта, ала алмый. Иркәләнеп.) Тимергали, алып бир әле шуны. Бүрәнәсен кузгатыр хәл юк...
Т
имергали. Кая, китер. (Бүрәнәне күчереп, чыбыркыны ала.)
Гайни (Тимергали
не җитәкләп). Әйдә! (Китәләр. Халык алар артыннан кузгала.)
Венера (халыкка карап). Менә нинди була икән ул ир кеше.
Миңлекамал. Барыгыз урыннарыгызга!
Төрлесе төрле якка китәләр. Сәхнәдә Миңлекамал, Әхмәдулла карт, Нәфига һәм аптыраган хәлдә нишләргә белмичә Венера торып кала.
Я, Венера, явыз егет
нең ире кайтты. Үзе чарасын күрер. Бар. Моннан соң болай, вакытлы-вакытсыз урманга барып, шомырт ашап йөрмә.
Венера. Минем аягымда юк.
Кая барыйм?
Миңлекамал (Гайнинең итекләрен алып биреп). Мә, киен тор шуны, алыштырып алырсың.
Венера Гайнинең итекләрен киеп, чак атлап чыгып китә.
Я, Әхмәдулла бабай, бераз күңелең басылдымы?!
Әхмәдулла. Сөйләмә инде. Бу комбайн бозылгач, ни хәтле игенебезне югалтып хәрап итәбез инде ди
п, бөтенләй коелып төшкән идем.
Миңлекамал. Үзең миңа карагайда күбрәк эшләгән, күбрәк дөнья күргән кеше, үзең куркасың.
Әхмәдулла. Дөнья күргәнем бар. Әмма ләкин шушы хәтле генә к
өч белән, шушы хәтле эшне, шушы вакыт эчендә башкарып чыкканны күргәнем юк иде. Әллә чынлап та, әкияттәге кебек, җеп көче керттең инде син безгә һи, һи, һи...
М и ң л
е к а м а л. Күңел көче, бабай! Шулай да тынычланып бетәргә иртә әле безгә, Әхмәдулла бабай. Сугу, сугу бар! Кечкенә эш түгел.
Әхмәдулла. Әйтмә дә кызым. Беләм, тынычлану кая! Графикны үзгәртүнең а
нысы минемчә дә дөрес булды. Тик менә Назиров блелән сүзгә килүең генә әллә ниләр уйландыра. Машина белән бәйләнгән эш бит җитмәсә.
М
и ң л е к а м а л. Анысына артык борчылма, бабай. Шулай да, тизрәк тотарга тырышыйк. Назиров кайтып әйтү белән, Гыйльмановның үзенең килеп җитүе бар. Ул килеп җитүгә биш көнлек планыбыз үтәлгән булса — бик шәп була. Бары да әзердер бит, карагансыздыр.
Әхмәдулла. Бары да үз урынында. Хәзер керешәбез. Иртәгә берсекөнгә, икмәк төяүгә атларың гы
на җитсен.
Гыйльманов керә.
Гыйльма
нов (җитди). Исәнмесез! Нинди бәйрәм сездә?
Миңлекамал (аптырабырак). Иптәш Гыйльманов? Исәнмесез!.. Бүген үк көтмәгән идем мин сезне.
Г ы
й л ь м а н о в. Кичегеберәк килмәдем микән, дим әле мин.
М
и ң л е к а м а л. Юк, иртәрәк. (Әхмәдуллага.) Әхмәдулла бабай, бар, нишлиләр анда. Тизрәк керешегез.
Әхмәдулла. Хәзер башлыйбыз. (Китә.) Гыйльманов (Миңлекамалны Нәфига әбидән читкәрәк алып китеп, җитди). Башбаштаклык итәсең ди с
ин биредә! Ни бар?
М
и ң л е к а м а л. Шуның өчен әйтәм: иртәрәк килдегез. Ике көннән соң килгән булсагыз, бу турыда сөйләшергә дә туры килмәс иде.
Гыйльма
нов. График уенчык түгел бит ул.
Миңлекамал. Беләм. Бу өч көндә График буе
нча билгеләнгән икмәкне чыгарырга туры килмәде. Аның каруы ничә тонна икмәкне югалтудан саклап калдык без. (Кырга күрсәтеп.) Әнә бит, диңгезне җиңдек. Хәзер безнеке бит ул ашлыклар. Җил дә ала алмый аларны, яңгыр да. Ә инде биш көндә чыгарылырга тиешле ашлык, биш көнлекнең азагында артыгы беләя чыгарыла икән, бүгенге шартларда безне акламыймыни?
Гыйльманов. Эш алай гы
на торса, куркыныч юк, әлбәттә. Ләкин алай барып чыкмаса. Бөтен район планына сугуы бар бит аның.
М и
ң л е к а м а л. Чыгар. Бары да исәпкә алынган.
Г ы й л ь м а
н о в. Кирәгеннән артык яхшы күңелле ди сине Назиров.
Миңлек а м а л. Алай диюе гаҗәп, усал дип, үз сүзле дип т
еңкәмә тия бит ул минем.
Г ы й л ь м а
е н в. Колхозчыларың арасында кайбер чит настроениесе кешеләр барын исәпкә алып бетермисең, ди. Үзеңә карата этлек эшләүләре ачык булган кешеләргә карата да рәхимлелек күрсәтәсең ди.
Миң л
е к а м а л. Кешеләрне үтәдән үтә күреп бетү читен анысы. Беләм. Мине күрә алмаучылар бар. Ләкин советка дошман кешеләр бар дип әйтә алмыйм.
Г ы й л ь м а
н о й. Бүген сиңа дошман кеше — советка да дошман ул. Колхозың өчен генә түгел, синең үзең өчен дә борчылам мин, Миңлекамал.
М
и ң л е к а м а л. Борчылмагыз, иптәш Гыйльканов... Әйе, ике көннән...
Г ы й л ь м а
н о в. Ышандырасыңмы?
М и ң л е к а м а л. Әйе, ыша
ныгыз.
Г ы й л ь м а н о в. Ярый, мин әле үтеп
барышлый гына. Тагын сугылырмын. Хуш!
М
и ң л е к а м а л (аның артыннан сүзсез чарал кала. Паузадан соң). Ышандырам! (Еракта малайлар кычкырып ат куган тавыш ишетелә. Сугу машинасы гөрли башлый.) Әйе, әнә башланды. Ышандырам! Бары да исәпкә алынган!
Машина гөрләгән тавыш көчлерәк, ишетелә. К
өйләп-көйләп такмаклап ат куган тавышлар, сызгыру. Машина гөрләгән тавыш көчәя бара да, кинәт көчле шатырдау ишетелә. Малайлар сузып «тррр» дип ат туктаталар. Тып тын булып кала. Миңлекамал сискәнә.
Бу ни! (Машина гөрләгән якка таба бара башлый. Каршысына ашыгып Маһинур килеп керә. Каушаган, куркынган кыяфәттә бераз сүзен әйтә алмый тора.)
Маһинур. Бетте! Ватылды! (Кычкырып җылап
җибәрә.) Чәлпәрәмә килде!..
М и
ң л е к а м а л (башын тстып). Бусын исәпкә алмаган идем!
Артта кылый Хәлим күренә.
ПӘРДӘ
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ, 2 НЧЕ КАРТИНА
Ө м м
и (яшен сөртеп). Ходаем, үкенечкә генә булыр микәнни. Көн димәде, төн димәде, аш димәде, йокы димәде, һаман булсын, һаман булсын дип йөрде. Нәрсәсе ярамады икән соң?
М а һ и н у р. Борчылма әле, Өмми әби, барыбыз да беләбез бит, ни булсын* аңа. Тикшерерләр дә, бетәр.
М ә й м ү
н ә. Маһинур күрше, нигә алай олы кешенең күңелен иләсләндерәсең белер-белмәс көйгә? Соңыннан хужы гына булыр бит ул.
Өмм
и. Бигрәк зур җаваплы эшкә ләкте шул. Елы ел гынамы соң?
Нәфига. Тукта әле, Өмми ахирәт, сабырсызланма болай. Дөреслек кенә булсын, дөреслек өскә чыга ул. Монда булмаса, моннан югарырак барыр, Миңлекамал юлын белми торган бала түгел бит.
Мәймүнә. Шуннан да югарысы юк шул
.
Кая барсын тагын? Гыйльмановлар үзләре дерелдәп тора ди аның каршында.
Әхмәдулла (утырган җиреннән). Лыгырдамагызсана, ачу китереп, тикшерерл
әр, күрербез.
Н ә с и м ә (каршыдагы ишекне эч яктан ачып). Әхмәдулла бабай, сине чакыралар.
М ә й м ү н ә. Бар, ә
нә, исемең чыкты. Карт башың белән сакалыңны сәлперәйтеп, күп йөрендең Миңлекамал артыннан. Хәзер генә читтә утырып калма.
Ә х м ә д у л л а (Мәймүнәга ачулы карап). Телеңә тилчә т
өшкере! (Кереп китә.)
М ә й м ү
н ә. Төште ди, төшмии!
Хаҗи карт. Карап-кара
п торам да... Ай-яй яй... Оят кирәк иде әзерәк.
М ә й м ү
н ә. Сиңа дәшкән кеше юк бит, Хаҗи бабай. Нигә оялып торыйм. Җитәр, бик
Колхоз правле
ниесенең ишек төбе — коридор бүлмәсе. Каршыда правление ишеге. Уң кулда — тышкы ишек, сулда озын скамья.
Сәхнәдә М а һ и н у р, Нәфига әби, X а җ и карт, Әхмәдулла карт, Ө м м и әби, М ә й м ү
н ә. Бер як читтә, бер кемгә дә катнашмыйча гына, Хәлим, берсе бетүгә икенчесен төреп, өзлексез тәмәке тартып утыра. М ә й м ү н ә, кая басканын белмичә куанып, тантана белән бөтерелеп йөри. Әхмәдулла карт белән Хаҗи карт та утыралар.
Казан чаклы Казаннан килеп тикшергәч,
күп оялып йөрдем инде. (Хаҗи кулын селкеп куя.)
Маһинур. Оялып йөрдем,
имеш! Оятсыз булмаган чагың булдымы соң бер?
М ә й м ү
н ә. Әллә синнән дә оялып торыр идемме.
М а һ и н у р. Нигә чәнчегәнеңне беләбез бит инде. Эшләми йөрергә чуртым кушкан идемени сиңа. Хәзер инде, башкалар алганда, авызыңны чөйгә элеп калгач, чәпчергә ничу!
М ә й м ү н ә. А-а-а-бау! Сиңа ашарга сорап барганым юк бит әле.
Каршы ишектән Назиров чыга.

Н а з и р о в. Нигә җыелдыгыз монда? Барыгыз, бар, кирәк кешене чакырырлар.
Ө м м
и. Карале, улым, нишләтәсез инде минем кызымны?
Назиров. Белмим, әби, белмим, ми
н тикшермим бит.
М а һ и н у р. Иптәш Назиров, бу ни була соң инде? Бөтен эшебез сез дигәнчә барып чыкты кебек бит инде.
Назиров. Барыгыз, бар, б
ез дигәнчәме, сез дигәнчәме — тикшерү күрсәтер. Җыелып тормагыз. (Каршы ишеккә кереп китә. Халык аның артыннан ишеккә таба барып, кире борыла, берәү да чыкмый.)
Ө м м
и. Эзләренә бернн дә булмас әле менә. Нн бар булганын Миңлекамалга аударып калдырырлар.
М а һ и н у р. Нәрсәне аударсыннар соң? Бөтен эшебезне үтәп чыктык. Бозылган дигән тары өчен хәтта өстәмә түләү премиясе бирделәр үзебезгә. Премияне начар эшләгәнгә бирәләрмени?
М ә й м ү н ә. Миңлекамал бирде бит аны. Шунысын онытма.
М а һ и н у р. Миңлекамал бирсә, үзеннән закон чыгарып бирмәде лә.
X а җ
и. Күп беләсең, Мәймүнә килен, артыграк беләсең.
Мәймүнә. Бел
әм шул. Урак өстендә ат суйдырган өчен дә рәхмәт әйтмәсләр әле.
Хаҗи. Әйтмәсәләр әйтмәсләр.
Нигә аның өчен чәнчисең. Рәхмәт әйтсеннәр дип суелганмыни. Закон рөхсәте белән...
Нәсимә (каршы ишекне ачып), Хаҗ
и бабай мондамы?
М ә й м ү н ә. Әнә, бар, анда әйтерсең. (Хаҗи кулын селкеп кереп китә.) Может рәхмәт тә әйтерләр.
М а һ и н у. р. Әйтсәләр дә урыны бар.
М ә й м ү н ә. Абау! Хаҗи картка бәйләнгән кеше бармыйм әле! Миңлекамалны тикшерәләр бит анда.
Маһинур. Тикшерерләр дә, бер ни дә булмас та... Чәчеләсе җирләребез чәчелде. Сөреләсе җирләребез сөрелде. Тагы
н ни кирәк.
М ә й м ү н ә. Закон аның белән генә канәгатьләнми ди шул. Ул аның колхоз малын урлаучыларны канат астында саклап калулары! Ул кеше кыйнаулары...
Ө м м и. Әстәгфирулла тәүбә, нинди сүз ул?
Н ә ф и г а. Җыеп тузга язмаганны сөйләргә дисәң аңа куш инде.
Маһ
инур. Сине кыйнадымы әллә? Тотып кискән булса үзеңне бик шәп булыр иде дә...
М ә й м ү н ә. Мине кыйнамаса, башкалар беткәнмени. Куркып әйтми йөргәч тә. Белмәгәннәр дисеңме әллә.
Хәлим. Кү
п лыгырдыйсың, Мәймүнә.
М ә й м ү н ә. Кешедән ишеткәнне генә әйтәм лә... Бетте.
М а һ и м у р. Си
н генә ишетеп бетәсең инде барын да.
М ә й м ү н ә. Ул машина ватылуларны әйтәсеңме тагы...
Маһинур. Ватылса, ашлыгыбыз сугылмый калмады бит.
Мәймүнә. Колхоз икмәген биреп, толып алуын дисеңме.

М а һ и н у р. Хәрап булган икән.
М ә й м ү н ә. Өстендәге пальтосына гына карасалар да...
Ө м м и. И, ходаем, председатель булганчы ук тектергән пальтосы бит ул.
М ә й м ү
н ә. Булса ни, Казаннан килгән кеше кайчан тектергәнен беләмени аның. Өр-яңа бит әле ул.
Нәсимә (каршы ишекне ачып). Мәймүнәне чакыралар.
Мәймүнә. Абау! М
ин нигә кирәк булдым икән? Хи хи хи... (Боргаланып басып, кереп китә. Сәхнә тынып кала.)
Маһинур. Бу хәтле ярык барабан булыр икән кеше! Ул кереп киткәч, тып-тын булып калды.

Н ә ф и г а. Инде тегендә бутый башласа да (Нәкыя керә.)
Н ә к ы я. Нәрсә диләр монда? Миңлекамалны бик каты кысалар диләр түгелме. Ни булды икән?
М а һ
и н у р. Берни белмибез, үзебез дә шуңа аптырап торабыз инде. Бер дә болай гаеплерәк эш табалмыйм юк исә. Кайсы бутагандыр.
Хәлим. Зако
н дигән нәрсә бик четерекле нәрсә бит ул, апайлар. Андый эштә муенны сындыру бик тиз ул.
(Маһинур шомланып Хәлимгә карап куя.)

Ө м м и. Харап кына итеп ташламасалар ярар иде баламны.
М а
һ и н у р. Борчылмала.
X ә л
и м. Закон бик четерекле нәрсә шул ул. Күп сөйләнмик, дим. Юкка белдекле булып, үзебез гаепле булып куюыбыз бар.
Н ә с и м ә (каршыдагы ишемне ачып). Хәлим абзый, сине...
ХӘЛИ М.
Мин дә кирәк булдым микәнни? (Кереп китә.)
М а һ и н у р (Хәлим артыннан шомланып карап калып). Шушы кылыйның шомлыгыдыр әле бар да.
Н ә к ы я. Закон, дигәннән, әллә, ходаем, анавы вакытта гөнаһ шомлыгына каршы, мин алган бәрәңгене казып чыгардылар микән?
Ma
һинур. Һи. Шуның өчен Казаннан килеп йөриләр ди.
Н ә к ы я. Булмас димә, Миңлекамал әйткән иде шул. Синең законга хыянәт итәм дигән иде. Закон күзлегеннән ул биш пот бәрәңге булып күренә дигән иде. Мине җәлләп, үзе хәрап булыр бит мескен. Мөгаен шулдыр. Шуны казып чыгарганнардыр. Керим әле. Әйтим әле. (Каршы ишеккә бара. Ача.)
Н ә с и м ә (Нәкыяне кертмичә) Тукта, тукта, Нәкыяттәй, ярамый.
Н ә к ы я. Керим әле, керим, сүзем бар.
Н ә с и м ә (кертми). Кирәк булса, чакырырлар, Нәкыйяттәй. Ярамый.
Н ә к ы я. Ай, әттә генәсе, нишлим соң. Минем өчен хәрап булса бит, алла сакласын.
Мәхмүт килеп керә.
Мәхмүт (ялт-йолт кар
ангалап). Нәрсә? Нишлиләр? Әни, ә? Нәрсә диләр?
Маһинур. Белмим, улым, белмим. Нәрсә дигәннәренә колак сала китсәң, әйтерләр монда.
М ә х м ү т.
Нигә? Нәрсә диләр? Әллә Миңлекамал апаны чынлап та гаеплиләрме?
Маһ
инур. Белмим дим ич, аптыратма зинһар. Үземнең дә башым катты инде.
М ә х м ү т.
Нәрсә диләр соң? Нәрсә диләр?
М а һ
и н у р. Әйтәм ич: әйтелгән бер сүзгә колак сала китсәң, урлаган дигәне дә калмый, кыйнаган дигәне дә.
М ә х м ү т. Ә, кый
наган? Кемне кыйнаган?
М а һ и
н у р. Каян белим соң. Синең белән мине кыйнаганы булмагач.
М ә х м ү т. Кы
йнаган. Кем күргән? Таптырыйм әле мин. (Ишеккә бара. Ача.)
Н ә с и м ә (каршы төшеп). Ярамый, ярамый, кирәк булса чакырырлар.
М ә х м ү т. Постой, постой....
нигә ярамасын! (Этешә.)
Н ә с и м ә. Ярамый, дим, Мәхмүт, карале!
Маһ
инур. Йөрмә буталып, Мәхмүт, ярамый, дигәч.
М ә х м ү т. Мешать
итәм! (Нәсимәне этеп кереп китә.)
М а һ
и н у р. Бу хәтле үз сүзле булыр икән кеше. Ни эшемне кырмакчы була инде, мөгезсез сыер.
Тынлык пауза.

Ө м м и (үз алдына.) Белмим, белмим. Ни дияргә дә белмим.
Каршы ишектән Гыйльманов чыга.
Г ы й л ь м а
н о в (Халык өстенә күз йөртеп чыгып, бер кызга туктала). Нәфисә, акыллым, бар әле, минем атка утырып кына, авыл советына барып кил әле... Әйдә әле. (Җитәкләп алып чыгып китә. Сәхкәдәгеләр тын гына карап калалар.)
М а һ
и н у р. Гыйльманов та бик күңелсез күренә әле.
Ө м м и. Яхшыга түгелдер күрәсең инде, ходаем. Миңлекамалны бик ярата торган иде. Үземә дә әйткәне бар, молодец, әби, менә дигән кыз үстергәнсең, дигәне бар. Бик ягымлы кеше иде.
Н ә к ы я. Яратмаган кеше юк иде инде аны, Өмми әби.
Ө м м и. Булган күрәсең инде, күрәлмаган кешеләр булган.
Н ә ф и г а. Дөнья булгач, була инде ул. Бөтенесенә дә кояш булып бетә алмый бит кеше. Андый урында булгач, каты бәрелгән кешеләре дә аз булмагандыр инде... Гыйльманов кире борылып керә. Шундый ук җитди, берәүгә дә борылып карамыйча, туп-туры ишеккә бара.
Маһ
инур. Иптәш Гыйльманов! Гыйльманов (туктап). Әү! Маһинур. Бу ни эш булды инде бу?

Г ы й л ь м а н о в. Күрербез, күрербез.
Маһ
инур. Бөтен заданиеләребез үтәлде...
Гыйльманов. Бел
әм, беләм.
Маһ
инур. Шул Миңлекамал аркасында бөтен этебез яхшы килеп чыкты бпт инде.
Г ы й л ь м а
н о в. Беләм, беләм.
М а һ
и н у р. Соң, шулай булгач...
Г ы й л ь м а
н о в. Яхшылыкның чиге юк аның, апайлар. Тагы да яхшырак эшләргә мөмкинлекләребез булган да, уяулыгыбыз җитмәгән... Уяулык! Уяулык сездә дә җитмәгән, бездә дә җитмәгән... Ярый, җыелып тормагыз... (Каршы ишеккә кереп китә.)
М а һ
и н у р. Нигә бу кадәр шомлы соң әле бу?
Тал
тп карт керә.
Т а л
и п. Нәрсә бар соң, нигә бөтен халык болай каушап йөри? Әллә чынлап та...
Ө мм
и. Белмәссең, Талип. Миңлекамалны гаеплиләр ди шул. Уяулыгы җитмәгән ди бит әнә, Гыйльманов үзе дә шуны әйтә.
Тал
ип (башын чайкап). Белмим, белмим. Корт аерган вакытта өстенә күч сарыды бит, шунда да бер корт чакмады үзен.
Хуҗа килеп керә.
X у җ а.
Нинди буталыш бу сездә? Нихәл, Талип абзый?
Тал
ип. Бик шөкер иде дә, менә Миңлекамал өчен борчылып торабыз әле.
X у җ а. Чынлап та
, ни булган соң? Кайда үзе? Миңа да кирәк иде бит ул.
Тал
ип. Белмим инде, белмим. Янына да кертмиләр, бугай.
Хуҗа.
Нишләп кертмәсеннәр, шушындамы? (Ишеккә бара.)
Маһинур. Кертмиләр, Хуҗа абзый. Казаннан килгән зур кеше бар анда. Тикшерәләр.
Хуҗа (тукталып). Шула
й укмыни? Тәмам бутап өлгергәнсез икән инде. Сезгә биргән мин җүләр. Кулың белән бир дә, менә хәзер аягың белән йөре ипде.
Талпп. Ул яктап бочрылма әле сил, Хуҗа, сиңа дигәне калдырылган, уңыш бүлгәнгә кадәр гомуми җыелыш белән, сиңа кайтарырга тиешлесен аерып калдырдык. Миңлекамал үзе синең белән нәрсәдер сөйләшәм дә дип тор
а иде әле.
Хуҗа. Алаймы? Әйе, Алай булса, сөйләшер идек лә анысы. Хикмәт андамыни. Аллага шөкер, дпп әйтәмме соң, аңа гына калган көн юк...
Ничек соң, чынлап ул гаеплиләрмени?
Ө м м и. Безнеңчә, берн
и әйтер урын юк кебек тә бит, гаеплиләр ди шул, иптәш Гыйльманов үзе дә шуны әйтә.
Хуҗа. Гыйльманов әйтә?! (сәхнә буенча йөреп, берәм-берәм һәркайсына текәл
еп карап чыга, башын селкеп). Тәмам бутап җиткергәнсез икән! (Шелтәле тавыш белән.) Яхшы кеше төсмени соң сезгә! Болай булса гомерегезгә дә әдәм рәтле председатель төсе күрмәссез. Әх!.. Нәрсә генә дип әйтим соң... (Талипка тукталып.) Син нәрсә карадың соң ичмасам, бал тәбәне! Сталиннан рәхмәт алган кеше бит син... Шушындамы? (Правлениега кереп китә.)
Т а л и п. Аптырыйм ипде, аптырыйм. (Өмми өметсезләнеп кулын селки, җылый.)
Нәфига Сабыр ит әле, ахирәт, Назиров чыга халык тынып кала.
Н а з
и р о в (үз алдына). Әйттем мин аңа, әйтә килдем, ышанып бетмә, дидем.
(Чыгып китә, сәхн
әдәгеләр аптырап, ишеккә карап торалар).
Хаҗи чыга.
X а җ и. Каһәр суккан кеше булган икән. Куркынган тавышлар. «Нәрсә? Нәрсә?
» (X а җ и кулын селкәп, скамьяга барып утыра).
Әхмәдулла чыга.
Ә х м ә ду л л а. Җир күтәрә алмаслык кеше булып чыкты. Шул тикле булыр ди
п кемнең башына килер.
Аптыраш, өлкә вәкиле чыга. Ишеккә таба атлый.
Маһи н у р (аның каршына басып). Нәрсә булды, иптәш?
Ө л к ә
 вә к и л е. Гаепле кеше кулга алына.
М а һ
и н у р. Ни өчен?
Өлкә вәкиле. Күргәзмә суд ясарбыз. Ишетерсез. (Чыгып китә.) Гыйльманов чыга. Маһинур аның каршысына баса.
М а
һ и н у р. Иптәш Гыйльманов! Сез ни дисез?
Г ы й л ь м а н о в.
Ни әйтим, рәхмәт сезгә! Зур авырлыкларны җиңеп чыктыгыз! Алдагы елда тагын да зуррак уңышларга ирешерсез дип ышанам.
Маһинур. Ә Миңлекамал?
Г ы й л ь м а
н о в. Миңлекамал — Миңлекамал инде ул. Төп хикмәт сездә халыкта.
М а һ и н у р (ачылып). Юк,
иптәш Гыйльманов! Миңлекамалдан башка... Юк, кая ул. (Җылап җибәрә.) Нишләттегез Миңлекамалны?
Гыйльманов (гаҗәпләнеп). Чү, чү! Бу н
и?
Ишектә
н Миңлекамал чыга. Пальтосын иңенә салган, яланбаш, аның артында Мәхмүт, Нәсимә күренәләр.
Әнә ул!
Маһинур (Миңлекамалга ташланып, кочып ала). Миңлекамал!
Ө м м и (к
үз яшен сөртә-сөртә Миңлекамалны аркасыннан сөя.)
Кызым... Кызым...
Сәхнәдәгеләр барсы да аяк өсте басып, Миңлекамал тирәсенә җыелалар. Тышкы ишектә халык күренә.
М
и ң л е к а м а л (аптырап). Бу ни бу? Ни булган? Нигә җыелдыгыз?
М а һ и н 
у р (тантаналы ачулы тавыш белән). Кайда Мәймүнә? Кайда кылый Хәлим?
М и ң л
е к а м а л. Тыныч булыгыз, икесе бергә. Яннарында сакчылары да бар.
Г ы й л ь м а
н о в. Күрәсез, Миңлекамал сезнең белән!
М и ң л
е к а м а л. Әйе. (Сәхнәдәгеләргә һәм халыкка мөрәҗәгать итеп.) Без сезнең белән!
ПӘРДӘ.