Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨСӘЕН


Татар халкының атаклы улы, большевик-революционер Хөсәен Ямашевның революцион экерешүе 1905 нче* ел революциясенә хәзерлек елларына туры килә. Социал-демократларның Казан оешмасында эшләгән большевиклар-революцпонерлар җитәкчелегендә ул партия эшчесе булып үсә һәм таныла, В. И. Ленин һәм И. В. Сталин иптәшләрнең якын көрәштәшләреннән берсе булган ялкынлы революционер Я. М. Свердлов белән бергә эшли, аның җитәкчелеге астында революционер буларак ныгып, масса арасында актив эш алып бара.
Татарлардан беренче большевик булып җитешкән Хөсәен Ямашевны
ң тормыш юлы кыска булуга карамастан, ул хезмәт ияләренең азатлыгы өчен көрәштә гаять әһәмиятле, данлыклы эшләр эшләп калдырды.
Хөсәен Ямашев 1882 пче елның 6(19) нчы январенда. Казанда, урта дәрәҗәле сәүдәгәр семьясында туа. Атасы Ми
нһаҗеттин Хәсән улы Ямашев Саратов губернасының Малотройский авылыннан Казанга күчеп килгән була. Хөсәенне 8 яшендә «Мәрҗәния» мәктәбенә укырга бирәләр, соңрак «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчеп, аны тәмам итә. Димәк, Хөсәен ул вакыттагы татар шәкертләре үткән баскычларны үтә. Яшьтән үк зирәк, тырыш, яңалыкка, тугрылыкка ымтылучы Хөсәенне, билгеле, мәдрәсә белеме генә канәгатьләндерми. Ул русча укырга, фәнгә омтыла. 1897 нче елның декабрендә Казан Татар учительский школасына укырга керә. Анда 1902 нче елның 28 нче маена кадәр укып, барлык фәннәр буенча диярлек, отлично билгесе белән тәмам итен чыга. Школаны бетерү турында бирелгән таныклыгының дубликаты учительский школаның канцеляриясендә Хөсәен Ямашев исеменә төзелгән эш дәфтәренә (делога) теркәлгән. 1897 нче елның 25 ноябреннан башланып 1902 нче елпып 29 нчы маенда тәмам булган бу эш дәфтәре түбәндәге документлардан тора:
ЯМАШЕВ
1) метрика дәфтәреннән күчермә:

а) апасы һәм атасының 1874 нче елда булган никахлары турында,

б) Хөсәеннең 1882 нче елда тууы турында.

2) Атасы Минһаҗеттин Хәсән улы Ямашев тарафыннан Хөсәенне учительский школага алуларын сорап биргән прошениеләр:

а) Казан учебный округ попечителе исеменә, 22/XI-1897 нче ел язылган,

б) Казан Учительский школа инспекторы исменә, 25/XI-1897 нче ел язылган. 3) Ямашевка бирелгән таныклыкның күчермәсе.
Без шул документлардай Ямашевның школада өлгерешен күрсәткән таныклыкның тәрҗемәсен тулысы
нча китерәбез:
Казан учебный округы.
Таны
клык.
Бу таныклык хуҗасы сәүдәгәр улы Хөсәен Ямашев мең дә сигез йөз сиксән икенче елда туган. Каза
н Татар учительский школасында 1897 нче елның 1 нче декабреннан 1902 нче елның 28 нче маена чаклы үз хисабына укып, устав буенча күрсәтелгән уку предметларын тәмам итте. Уку вакытында үзен һәрвакыт отлично тотып, укытылган дәресләрендә түбәндәге уңышлыкларпы күрсәтте:
Мөселман дин сабагыннан отлично (5 биш) Педагогика отлично (5 биш)
Хисап һәм геометрия отлично (5 б
ип) Рус теле яхшы (4 дүрт)
Тарих һәм география отлично (5 б
иш) Табигать отлично (5 биш)
Матур язу һәм черчение отлично (5 биш) Укыту буенча практик за
нятиесе отлично (5 биш).
Мо
ның өстенә ул гимнастика һәм китап төпләү һәм балта осталыгы һөнәренә өйрәнде.
Татар учительский школасының тулы курсын бетерү белән аңар, Ямашевка. Татар учительский школалары турында 1872 нче елның 27 нче мартында расланган положениенең 20,4 һәм 27 нче статьялары буенча
Казан учительский школасының педагогия советы тарафыннан башлангыч татар мәктәбендә учитель булу хокукын бирә.
Казан татар учительский школасыныц уку курсын у
ңышлы бетерүче сыйфаты белән ул — Ямашев гаскәри хезмәтне үтү мәсьәләсендә икенче разряд укытучыларга бирелә торган льготалар белән файдалана. Татар учительский школаларында уку курсын бетереп чыгучылар У 1893 нче елда басылган законнар мәҗмугасының XI том, 1 нче бүлегендәге 2605 һәм 1585 нче статьяләре буенча гражданский хезмәткә керү мәсьәләсендә хезмәт уставы турында хөкүмәт тарафыннан прогимназияләрнең уку курсларын бетереп чыгучыларга бирелә торган
I хокуклар белән файдалана..
Шуны расла
п аңар — Ямашевка тиешле, имзалар куелып, школапың печате басылган менә шул таныклык бирелә.
Казан шәһәре, 29 нчы май. 1902 нче ел. Педагогия советы рәисе, школапың инспекторы һәм Педагогия советы әгъзаларының имзалары».
Бу күчермәнең ахрында таныклыкны алуы турында Хөсәеннең үз кулы белән язган распискасы түбәндәгечә:
«Беловое свидетельство за 1902 года получил Хусаин Ямашев».
Ут яшь вакытта ук үз тирәсенә башкаларны тарта, туплый алуы белән аерылып тора, бергә укучы иптәшләре аның табигатен, аклылыгын чын күңелдән ярата торган булганнар. Ямашевның яшьтән иптәшләреннән берсе аның үлүенә бер ел тулу уңае белән язган истәлеген дә:
«...Без һәммәбез аны якын дус. безгә яхшылык теләүче иптәш дип белеп, аңа таба омтыла идек, аның якынында булырга тырыша идек вә аның тирәсенә җыела идек» ди. Ул шул елларда ук укучы яшьләр арасында революцион фикерләр тарату буенча эшкә керешә. Соңрак Алафузов
, Порховой заводлары эшчеләре арасында түгәрәкләр оештырып, политик аңлату эшләре алып бара башлый. Шуның белеп бергә үзе яшереп җыелышларда катнашып революционерлар белән аралашып, рус телендә алып барылган түгәрәкләргә йөреп, үленең политик белемен арттыра. Марксның Капиталмын өйрәнә. Иптәшләре белән сөйләшкәндә, аннан цитаталар китереп, аңлатып сөйли торган була.
Учительский школаны тәмамлан чыкканнан соң
, университетка керү өчен хәзерләнә, үзлегеннән укып, гимназия программасы буенча имтихан тота. Ләкин ул вакыттагы социал-политик хәлләр, үсеп килгән революционерны беренче чиратта партия эшенә тарта. Ул 1903 нче елдан башлап тулысы белән партия эшепә бирелә. РСДРПның Казан оешмасында эшли. Аның мондагы эшчәнлеге Казан комитетында член, пропагандист һәм татар эшчеләре арасында партия организаторы булып эшләүдән гыйбарәт була. Ул комитетта эшләгән вакытында үзенең политик, яктан аңлылыгы, марксист- интернационалист булуы белән таныла. Ямашевның бу сыйфатларын, данлыклы большевистик эшләпен бик күп тарихи документлар раслыйлар. Шуларның берсе һәм иң әһәмиятлеге 1905 нче елда Женевада (Швейцария) В. Н. Ленин җитәкчелегендә чыккан «Пролетарий» газетасының 22 нче номерында басылган. Aina большевикларның Казан комитетының татарлар арасындагы эше һәм партия оештыручысы турында түбәндәге бәя бирелә:
«... Комитетның эше татарлар арасында да алып барыла. Алар аерым районга бүленмәгәннәр аларны
ң алдынгы кешеләре башкалар белән берлектә оештыру группаларына керәләр, кайберләре рус түгәрәкләренә йөриләр: барсы да гомуми массовкаларга йөриләр. Ләкин тол аерым булганлыктан, түгәрәкләрне татар телендә да үткәрергә һәм соңыннан оешмага тарту өчен, кай вакыт башлангыч оештыру җыелышларын татарлар белән генә үткәрергә туңды килә. Листокларны татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк, аларны да татарлар гына басып чыгара алалар. Моның өчен К. (комитет.— М. Г.) янында оештыручы татар бар, аның Фикерләренә комитетта бик яхшы бәя бирелә. Казан халкының 30 проценты татарлар булуын искә алганда, бу бик аңлаешлы нәрсә. Шуның белән бергә, ул «ортодоксаль» караштагы төпле социал-демократ, анда аз гына да милләтчелек  юк. (* Пролетарий» газеталы .V 22. II октябрь. 19(5.5 иче ел).
Бу документта Ямашев исеме, ул чордагы политик хәл шартларыннан чыгып, ачык таначык әйтелмәгән, ләкин анда характеристика бирелгән партия оештыручысының Хөсәен Ямашев булуында шикләнерлек урын юк. Аның эшчәнлегенә карата шундый ук фикерләрне хәзерге вакытта исән булган иптәшләр дә раслыйлар.
1905 нче ел революциясе алдыннан һәм революция конпәрепдә массага таратылган революцион прокламацияләр татар теленә дә
тәрҗемә ителәләр. Болар арасында: «Авыл халкына». «9 нчы январь вакыйгасы турында» һәм башкалар бар. Шул прокламацияләрне татарча язучы һәм тәрҗемә итүче X. Ямаше
в була.
Прокламацияләрнең киң күләмдә таратылуы һәм татар теленә дә тәрҗемә ителүләре турында В. П. Ленин җитәкчелегендә чыккан «Вперед» газетасында ачык язылган, газетаның 1905 нче ел 7 нче (20 пче) апрель но-мерында түбәндәге материал урнаштырылган: «...Трамвай эшчсләреппәп башкаларга һәммәсенә комитет берничә прокламация чыгарды, үзенен вәкилләрен җибәрде, таләпләр эшләп чыгарды, стачка Фоты төзеде
(1300 сум). Эштән чыгарылучылар бигрәк тә типография эшчеләре арасыннан күп булды (20 ләп кеше). Эштән чыгарулар уңае белән прокламацияләр таратылды.

Казанда 6 нчы июль вакыйгалары, соңыннан
30 нче октябрь, 1 нче ноябрь күтәрелешләре зур бәрелеш
көннән пулялап. Бу вакытларда большевиклардан Я. М.
Свердлов, С. А. Лозовский иптәшләр
Казан оешмасында эшлиләр, революцион забастовкаларга
җитәкчелек итәләр.
Хөсәен Ямашов югарыдагы иптәшләр
белән берлектә революцион көрәшле оештыруда
җитәкчелек итә. Рус пролетариаты җ
итәкчелегендә һәм
а
ның белән бергә сыйнфи дошманлавыча каршы көрәшкә
чыккан татар эшчеләренә
, гомумән, хезмәт ияләренә
революцион ситуацияләрне үз а
на телләрендә атгату
буен
ча зур әһәмиятле бурычлы үти.
«Большевикларның массовый политик стачка
лозу
нгысы үзенең нәтиҗәләрен бирле.
Октябрьда булган һәм пролетариат хәрәкәтенең көче
н,
куәтен күрсәткән гомуми забастовка үлем чигелә җитеп
курыккан патшалы 17 нче октябрь манифестен бирергә
мәҗбүр итте...
Ләкин... 17
нче октябрь манифесты халык массаларын
алдау иде, патша тозагы иде, җиңел ышанучыларның
күзен томалау, вакыт оту
, көч җыйнау һәм соңыннан
революциягә удар ясау өчен патшага кирәк булга
н үзенә
бер төрле тын алу (передышка) иде. «(ВКП(б) тарихы»,
87—88 битләр).
Большевиклар манифестның шундый тозак булуып
һәр җирдә массага аңлаттылар. Шул у көяләрдәге Хөсәе
н
Ямашевның масса арасындагы политик эшчәплегеп
күрсәтеп проф. М. Корбангалие
в түбәндәгеләрне яза:
«1905
нче ел 17 нче Октябрь манифестының чыгуы
турында хәбәр алынгач та, шәһәр управасы, университет
кебек җирләрдә җыелышлар, митинглар батплапды.
Җыелышлар бу манифестны кирәк диюче һәм милләтче
татарлар булсын, кирәк рус кадетлары булсын, бик
алкышлап каршы алдылар.
Ләкин социалистларның аңа
исләре бер дә китмәде; алар һәрбер җыелышта ул
манифестами алдавыч кына икәнен халыкка аңлата
бардылар. Бер кө
нне халык шундый җыелыштан соң
университеттан чыгып бик зур демонстрация ясады. Бу
демонстрация университет урамыннан башланып. Москва
урамына, аннан Печән базарына китте. Печә
н базары
мәчете янында туктап, ящикләр, кечкенә баскычлар өсте
нә
менеп нотыклар сөйли башладылар.
Иң элек Күләш
сөйләде, а
ннан соң Хөсәен Ямашев менеп, йомшак һәм
ягымлы тавыш бел
ән саф татарча итеп түбәндәге
мәгънәдәге сүзләрне сөйләде: «Николай хөкүмәте ул
манифестны безне кызга
нганлыктн чыгармады, аны эш-
челәр көрәше
н, кан коеп алдылар. Шуңа күрә безгә бу
манифестка ыша
нып тик кенә торырга ярамый, чөнки ул
бер алдавыч кына, җылы
й торган балаларны юату өчен
булган бер уенчык кына. Безнең тынычланганны сизү
белән алпавытлар һәм капиталистлар ул манифестка
язылган вәгъдәләр
нең вавып да калдырмый, кире алып
бетерәчәкләр. Хәзер безгә көрәшне дәвам иттерергә бераз
җиңеллек туды. Б
ез шуннан файдаланып, армый-талмый
көрәшик, эшчеләр властьны тәмам үз кулларына алып
җиткерсеннәр. Без шул вакытта гы
на алпавыт һәм
капиталистлар золымыннан котылып җитә алачакбыз». Ул
бу сүзләре белә
н бөтен укучы, укытучы, приказчик һәм
эшчеләрне тәмам электрлап җиткерде. Шуннан соң халык
урра кычкырын, русча һәм татл
ыча марсельеза җырлап,
Пләтә
нгә таба китте. Пләтән урамы чатына җиткәч,
халыкның бер
өлеше 5 нче полиция частена, андагы
приставны,
II Партиянең III нче съездында Казан оешмасыннан делегат булып катнаша
,
ярдәмчеләрен, надзирательләрне һәм полицейскийларны
коралсызландырырга, бер
өлеше Крестовников заводына,
андагы эшчеләрне ал
ып чыгарга китте. Заводка килеп
җитү белән андагы эшчеләргә зур митинг ясалды. Шул
вакытта Крестовников заводының капкалары
өстендә өч
Николай флагы эленеп тора пде. Берәү ка
пка башына
менеп шул флагларның ак һәм зәңгәр өлешләрен ертып тө-
шерде дә, шуннан соң алар
ның тасма кебек булып кызыл
кисәкләре генә асылынып калды. Шуннан соң Хөсәен
Ямаш
ев тротуар баганасына менеп, шушы минутта
Крестовников заводына беренче мәртәбә флаг элде һәм
шул минуттан башлап эшчеләрне кызыл флаг астына
җыелырга тиешлекләре турында бик кызу рәвештә бер
нотык сөйләп алды; аның сүзе бетен җитмәс боры
н урра
кычкырып марсельеза җырлый башладылар. Русча җыр-
лау тукталуга, татарча җырлап җибәрделәр, шуннан соң
бөтен Казандагы полицияне коралсызландыру башлана;
алар урынына милиция төзү белән бу эшләр
нең барына да
безнең Хөсәен иң актив рәвештә катнаша» 1. Бу урында
М. Корба
нгалиев Казанда 1905 елның Октябре
ахырларында, ноябрь башларында булган революцион
күтәрелешнең кайбер эпизодларын алып сөйли.
3
нче нояберьдан башлап Казанда контрреволюцион
көчләр революцияне буарга ныклап хәзерләнгәннәрен
күрсәтәләр. Бөтен кара көчләр— сәүдәгәрләр, муллалар,
поплар берләшеп урамнарга чыгалар. Элек, революцион
күтәрелеш көннәрендә, эшчеләрдән милиция төзеп шә-
һәрне сакларга ризалык биргән губернатор, юнкерлар һәм
тун ярдәмендә, революцион күтәрелешне вакытлы
бастыруга ирешә. Б
ик күп революционерлар, эшчеләр
төрмәләргә утыртыла. Шулар өчен Хөсәен Ямашевныц
Учительская школа кө
ннәреннән үк якын иптәше булган,
Порховой эшчеләре арасында революцион агитация алып
баруда, революцион листовкалар таратуда
большевикларга зур булышлык күрсәткән язучы Гафур
Колахмитов та ябыла. Эшчеләр ярдәмендә һәм үзенең
гаять оста консператор булуы аркасында Хөсәен Ямашсв
ул вакытта полиция кулына эләкми, яшерен рәвештә
революцион эшен дәвам иттерә. Ләк
ин полиция аны
эзәрлекләүдән туктамый. Шул вакытларда Ямашсв
Чпстайга, аннан Бөгелмәгә бара, төрле авылларны әйләнеп
чыга. Ноябрь ахырларында Казанга кайту өчен яңадан
Чпстайга килә. Бу вакытларда Кама туңын җит-
мәүгә карамастан, аркылы чыгу куркыныч булганга да
карамастан, ашыгып Казанга кайта. Ләкин квартирына
төшми, иптәшләре ярдәмендә төрле кешеләрдә яшеренеп,
революцион эшен дәвам иттерә.
1905 нче елның 11 иче декабрендә Петербург
полиция департаменты тарафыннан телеграф буенча,
Казан губерна жандармериясе башлыгына партия
работникларын кулга алу, аларны туздырып бетерү
турында ашыгыч боерык бирелә. Шуның нигезендә
Казанда тентүләр, кулга алулар көчәя. 12 нче декабрьдә,
партиянең башка актив работниклары белән бер рәттән,
Хөсәен Ямаптевны кулга алу өчен ордер бирелгән була.
Квартирында тентү ясала. Бу уңай белән язылган бер
документны китерәбез:
«Яшерен
М. В. Д.
Казан шәһәре, 2 нче участокның приставы. 15 нче
декабрь, 1905 пче ел, 34» 8814.
Господин Казан губерна жандармерия идарәсенең
башлыгына.
12 нче декабрьдә алган ордерым буенча купең улы
Хөсәен Ямашсв квартирында ясалган тентүемнең
протоколы һәм тентү вакытында табылган 17 төрле
кечкенә китапларны, рус-татар телендәге язышуларны
Сез высокоблагород
иегә җибәрдем. Ямашевның үзен
квартирада тота алмадык. Кайда киткәне мәгълүм түгел.
Ямашевны кулга алу турындагы ордерны м
ин Казан
шәһәре 5
нче участокның приставына биреп калдырдым.
Бу пристав Ямашев
ның квартирына кайтып керүен
күзәтеп тора.
Пристав (имзасы танылмый) ( том II, 242 табак, 1905 нче ел) Ямашев яшеренгән хәлдә
1906 нчы елның башларына кадәр Казанда яши һәм
соңыннан революцион эшен дәвам иттерү максаты белән
Уфага китә. Анда ул большевиклар комитетында бөтен
1906 нчы ел буенча эшли. Шушы вакытларда, X.
Ямашевны
ң инициативасы белән, татар телендә газета
чыгару мәсьәләсе куела. Уфа комитеты газета чыгаруны
һәм шуның янында политик брошюралар бастырып
таратуны кирәкле дип таба. Шушы вакытларда Үзәк
Комитеттан вәкпл булып Уфага килгән II. А. Саммер да
бу эшкә санкция бирә, партия кассасыннан акча бирдерә.
Шул рәвешчә, татар телендә беренче большевистик
газета булган «Урал» (4/1, 1907 нче ел) газетасы һәм
политик брошюралар партия санкциясе белән һәм партия
акчасына чыгарылалар. Политик брошюралар һәм
газетаның кайбер
номерлары Уфада ук хәзерләнә, о бастырылуы
Оренбургда була. Моның сәбәбен, ягыш газетаның Уфада
басылмыйча Оренбургда басылуын, шул вакытта Уфа
комитетында эшләгән иптәшләр Оренбургдагы техник
мөмкинлекләрдән һәм X. Ямашев
ның анда танышлары
булудан, ди
п аңлаталар. «Урал» газетасы формаль яктан
башка кешеләр наш
ирлегендә һәм редакторлыгында
чыкса да, аның фактик җитәкчесе X. Ямашев була.
Моның шулай булуын эшчеләр һәм демократик
интеллигенция үз вакытында ук яхшы беләләр.
Габдрахман Мостафа Ямашевка багышланган
истәлегендә түбәндәгеләрне яза: «Ул Уфага китте. Аннан
да Оренбургка китте вә анда да үз тирәсенә бер төркем
фикердәшләрен җыеп «Урал» газетасын чыгарды. Бу
газета рәсми башка кеше исемендә булган булса да, аның
рухы вә иң эшлекле әгъзаларының берсе Хөсәен иде.
Безнең ул елларда татар әдәбияты арасында сәяси вә
иҗтимагый рйсаләләр юк диярлек иде. Мепә шул «Урал»
щарәсс байтак кыла рйсаләләр чыгарды. Ләкин
матбугатка чыккан рисаләләр
нең өстендә яки
газеталарда басылган мәкаләләрнең астында Хөсәен
Ямашев исеме матурланып тормыйдыр иде».
«Урал» газетасының политик юнәлешен күз алдына
китерү өчен газетаның беренче номерына идарә пемёппәп
урнаштырылган мәкаләне китерик:
«Россиядә иске тәртипкә каршы булган көрәш
иркенлекне теләгән һәр сый
ныфның моңынчы (моңарчы.
— М. Г.) алдагы сафларның гына эше иде. Очма хәзер
бөтеи халыкның эше
нә әйләнә бара, ягъни иске тәртипкә
каршы көрәш тирәнләнә һәм киңәя барадыр.
Шулай ук көрәштә халыкның төрле сыйныфларының
арасындагы каршылык к
өннән-көн өскә чыга бара...
Хәзер эшчеләр сыйнфы
ның бурычы үзен сыйнфи
дошманнарыннан алдатмаенча, бу көрәшне ахры
на чаклы
җиткезеп, үзе
нең олуг булган теләге социализм өчен
көрәшкә юл ачудыр.
Моның өчен пролетариат (эшчеләр сый
нфы)
берләшкән һәм сы
йнфына билгеле файдаларын аңлаган
булырга тиешле.
Икенче яктан, бу көрәшне ахры
на кадәр җиткезү, бу
көрәштә пролетариатның якын иптәше булырлык
крестьян халкының һәм шәһәр җирләрендәге
фәкыйрь
халыкның үзләренең
файда вә зарарларын аңлаулары
артудан һәм үзара берегешеп кушылуларыннан
булачактыр.
Шуңар күрә без үземез
нең газетабызда
пролетариатны бергә кушылуга өндәп, а
ның сыйнфына
билгеле аңын арттырырга булыш кеби крестьян халкын
һәм шәһәр фәкыйрeн дә үзара кушылырга ө
ндәячәкмез»
(«Ур. «М 1, 4 январь 1907 пче ел).
Монда куелган мәсьәләләр аңлатма бир
үмохтаж
түгелләр, алар партиянең ул вакыттагы теләкләрен
чагылдыралар. Газетаның соңгы номерларындагы
мәкаләләр «Мөссл нттифакы» партиясенә, гомумән
милләтчедә
, динчеләргә һәм буржуазиягә каршы көрән
аларның дошманлыгын хезмәт ияләренә анты
н бирүгә
багышланган. «Сул» һәм «Кызыл» псевдонимы белән
басылган мәкаләләр һәм бик күп имзасызлары Хөсәен
Ямашев каләме белән язылганнар. Әлбәттә, газета легаль
хәлдә чыкканлыктан, анда фикер ягыннан башкарак
мәкаләләр дә басылып чыгалар. Ләкин принципы
ягыннан газета большевизм карашларын чагылдыра,
революцион пропагандалы дөрес алып бара.
«Урал» газетасы редакциясе янында болардан тыш
төрле политик, агитацион брошюралар да бастырылып
чыгарыла.
Менә шул рәвешчә, Хөсәен Ямашев
ның
оештыруы, эшчәнлеге, фактик җитәкчелеге беләп
большевикларның Уфа комитеты карары. Үзәк комитет
санкциясе
нигезендә, татар телендә партия әдәбияты
мәйданга килә. Бу әдәбият үз вакытында массага
революцион фикер бирүдә гаять зур хезмәт күрсәтә. Кара
реакция елларында бу газета озак яши алмый. 31 номер
чыкканнан соң, шул ук ел
ның апрель урталарында патша
хөкүмәте тарафыннан туктатыла. X. Ямашев судка бирелә.
Газета туктатылгач
, Хөсәен Ямашев яңадан Уфага
кайта. 1907 нче елпың 1 нче августында Казан
университетының юстиция Факультетына алуны сорап
гариза җибәрә. Аның гаризасы, 50 к
өн буенча йөртелеп,
резолюцияләрне күрә, политик ышанычлыгы турында
таныклама һәм рәсемен сорый. Соңыннан, 19 нчы
сентябрьдә, тө
п документларны китерү шарты белән
алырга, дигән резолюция салына. Шул уку елының
беренче яртысында Ямашев университетның ирекле тың-
лаучысы булып хокук, тарих фәннәре бу лекцияләр
тыңларга да языла.
Фәнни укуын дәвам иттерергә
мөмкинлек булмый.
1909 нчы елның 19 пчы мартында X. Ямашев
университет ректоры исеменә документла-
ры
н кайтаруны сорап түбәндәге гаризаны яза: «Казан
император университеты ректоры хәзрәтенә.
1907
нче елның көзге ярты елында шул ук
университетның юстиция факультетында
ирекле тыңлаучы булып торган Хөсәен
Минһаҗетт
ин улы Ямашевтан.
Заявление
Сезнең карамагыгызда булган университет
ка
нцеляриесендә калган милем түбәндәге документларны
кайтару турында боерык бирүегезне үте
нәм: Казан татар
учительский школасын бетереп чыгуым турындагы
таныклама, гаскәри хезмәтле үтәүгә баруым турындагы
таныклама, туга
н вакытым турындагы метрика
белешмәсе, сәяси ышанычлык турындагы таныклама һәм
фотография карточкаларым.
Казан, 1909 нчы ел, 19 пчы март
Хөсәен Ямашев
Ми
нем адрес: Казан. Пагорпо-Казалскил урамы,
Эмилев йорты. Ямашев квартиры».1
Хөсәен Ямашевта моннан соң да университетта уку
теләге бетми. Ул 1911
нче елның көзендә имтихан биреп,
яңадан университетка керә.4 5 .4
«Урал» газетасы ябылгач. Хөсәен Ямашевпың
Казанга кайтып урнашкан еллары— 1908-12 еллар — кара
реакция вакытлары була. Бу чорда «Бол
ьшивиклар
партиясенең легаль булмаган оешмаларын саклап калу
һәм ныгыту
өчен көрәштеләр. Ләкин шул ук вакытта боль-
шевиклар, массалар белән бәйләпеш тотарга, ул
бәйләнешне саклап калырга һәм шулай итеп партияле
көчәйтергә ярдәм
иткән бөтен легаль мөмкинлекләрдән,
һәртөрле легаль тотанаклардан (зацепка) файдаланырга
кирәк, д
ип санадылар». (ВКП(б) тарихы, 152 нче бит).
Хөсәен Ямашев партиянең бу тактикасын лаеклы
рәвештә үти. Демократик көчләрне, бигрәк тә язучыларны,
үз янына туплый. Г. Тукай, Г. Камал. Г. Колахметов аның
якын иптәшләре булып, бергә элмәүне дәвам иттерәләр. X.
Ямашев алар
ның иҗат эшләре үсешенә, революцион
идеяләрне үзләштерүләренә нык ярдәм
итә. Ямашевның
бу вакыттагы эше турында аның
иптәшләреннән берсе
Габдрахма
н Мостафа болай дип яза:
«Хөсәен, Россиядә дулкынлы еллар узгач, яңадан
Казанга кайтты да, янә а
ның тирәсенә төркем-төркем
яшьләребез, Хөсәе
н белән бер юлдан баручыларыбыз
җыелдылар», ди. Бу моментлар һәм башка масса
газетасының 15, 20 нче март номерларына урнаштырылган мәкаләләрдә ачык әйтелә.
1 «Йолдыз» газетасы редакторы әүлия сүзен үзенчә төзәтеп «дуслар» дип аңлатып баса. Шундый ук төзәтү белән «Ялт-Йолт»
журналы да күчереп баса. Г. Тукай бу формада бозып аңлатуга риза түгеллеген белдереп, Петербургдан хат язып (24 нче апрель,
1912
нче ел датасы куелган), «Ялт-Йолт» журналы аркылы укучыларга мөрәҗәгать итә һәм түбәндәге аңлатманы бирә: «....«Йолдыз»
идарәсе шигырьдәге «ә
үлиялар» дигән сүзгә махсус галәмәт куеп, газетаның итәгенә: (1) «дуслар мәгънәсендә аңларга тиеш» дигән
бер шәрх төшерде. Шигыремнең кичекмнерәк басылуы матлуп булганга «шәрех»не газета басылыр чакта күргән булсам да, идарәчә
«әһәмиятле» шәрехне төшерә алмаячагымны белеп, шул көе табыг итдердем.
Менә шул шигырьне «Ялт-Йолт» журналы да «Йолдыз»дан кисеп алып күчергән. Күчергән, ләкин баягы кирәкмәгән шәрехне
төшереп калдырырга хәтеремнән чыккан.
Шунлыктан мин ошбу сатырлар белән иглаи итәргә мәҗбүрмен ки: минем шигырем «Әүлиялар» сүзе үзенең чын — дөрес
мәгънәсе белән «Изгеләр» мәгънәсендә генә аңларга тиеш», ди. Ягъни динчеләрнең каршылыгына карамастан, Ямашев
ны аларның
изгеләреннән югары итеп сурәтли.

Арасындагы эшчәнлеге аның легаль мөмкинлекләрдән
урынлы файдалануын ачык күрсәтәләр.
Большевик Хөсәен Ямашев эшчә
нлеге бу чорда да
легаль рәвештә үтәгәннәре белән генә чикл
әнми, әлбәттә.
Югарыда әйткәнебезчә, ул соңгы тапкыр 1911 нче
ел
ның көзендә имтихан биреп университетка студент
булып керә. Ләкин кинәттән булган үлем а
ны укудан да,
революцион эшенпәп дә аера. Ул 30 яшь тулар-тулмас
көенчә, 1912 нче елның 13 нче мартында, кич сәгать 8 дә,
«Гасыр» көт
епханәсендә (китап кибетендә) кинәт үлә.
Ямашев
ның иң яраткан урыны булган өчен, иптәшләре
а
ның гәүдәсен университет аркылы чыгаруны урынлы
табалар. 18
нче мартта X. Ямашевның гәүдәсен
университеттан алып чыгалар, а
ны ике меңләп артык
халык озатып бара. Аларпың күпчелеге укучы яшьләр,
студентлар һәм эшчеләр булалар. «Университет ишек
алдында булып торган халык дәрьясы хәрәкәткә килде.
Җеназа артыштан бу дәрья капкага таба агыла башлады.
Дарелфөнүннең киң капкаларына халык сыймый, бер-
берен тыгызлап чыгалар иде. Мәйданга барып җиткәнчә
озатучылар дәхп дә артты. Т
ол буенда туры килгән һәрбер
йорт
ның тәрәзәсе һәммәсе җеназаны карап торучы хатын-
кыз башлары илә тулга
н иде...
Хөсәе
н әфәнденең җеназасы өстенә яшьләрдән,
иптәш студентларыннан һәм хатыны тарафыннан
ле
нталар куелган иде. Иптәшләре тарафыппап куелган
ленталар да «вакытсыз киткәп мәңге онытылмаслык
дустымызга», Юридический кружок пдарәсе тарафыппап
куелган ле
нтада «Ул үз халкының якты пстикбалы
булачагына ышану һәм өмет илә китте» д
ип язылган иде»
(Г. Камал. «Хөсәе
н әфәнде Ямашевның җеназа
мөрас
име»).
Большевиклар органы булга
н «Невская Звезда»
газетасы Хөсәе
н Ямашевның үлүе уңае белән язган
мәкаләсендә:
«Хөсәе
н Ямашев татар социал-демократ яшьләренең
алгы позицияләренә ачык рәвештә килде. Эшлекле
хәрәкәтчән Ямашев оештыру буенча гына эшләмәде,
Оренбургта барлыкка килгән социалистик газетада да
катнашты, ул аңа социал демократларның татар телендәге
«Урал» газетасын чыгарды. 1912
нче елның
13
нче мартында Хөсәен Ямашев кинәт үлде. Әле генә
барлыкка килгән татар социал демократының эшлеклес
е
30 яшелдә үлде. Ләкин ул нинди идеяләр өчен көрәшкән
булса, ул идеяләр аның белән бергә үлмәделәр: алар әле
генә тудылар һәм үсәргә һәм татар халкы тормышы үсү
белән бергә киңәергә тиешләр», диелә. ( Невская Звезда»
X 113 (16), июнь, 1912 ел).
Ячашев
ның үлүе демократик көчләрне кайгыга
төшерә. Иптәшләре, хезмәт ияләре моны зур югалту итеп
карыйлар. Газетада басып чыгаруны сорап, төрле
урыннардай бик күп санда истәлекләр, хатлар,
телеграммалар киләләр.
Буржуазия интересын күзәткән газеталардан берсе
булга
н «Йолдыз» газетасы Ямашевны искә алган
материалларны бастырудан баш тарта. «Хөсәен әфәнде
хакында газета идарәсенә күп кешеләрдән тәгъзня
мәктүпләре һәм телеграммалар килгән булса да. газетада
урын аз булганлыктан дәреҗ итү мөмк
ин булмады» дип
яза. («Йолдыз» газетасы, имзасыз. 22 нче март, 609). Ә шул
ук вакытта Урал суында батып үлгән Шакир
Рәмисевне
ң кызлары трагедиясе хакында берничә номерга
сузылган озы
н-озын мәкаләләр басыла. Ул гына түгел,
«Йолдыз» редакторы реакцион көчләрнең Ямашевка
каршы булга
н «Исемсез хат»та язылган материалларын
бастырып чыгарырга урын таба: «Зинһар... шул
Ямашев
ны язып газета сәхифәләрен былчыратып әрәм
итеп, газиз гомерләрегезне зая итәсезләр.
Әлхәмделилла
, аны дөньядан тизлек берлә алды. Апы
мәдех кылырга кай сыйфаты бар» («Йолдыз», 1912
нче ел,
29
нчы март, «Исемсез хат»). Бу, әлбәттә, сыйнфи дошман-
ның тавышы иде.
X. Ямашев артыннан барган меңнәрчә демократик
көчләр Ямашев
ның тормышын, кешелек өчен булган гүзәл
эшчә
нлеген газетада яктыртуны таләп итәләр һәм
күпчелекнең басымы астында, со
ңрак булса да, Г. Камал,
Г. Тукайның Ямашевка багышланган чын йөрәктән
ихтирам белән язылган истәлекләре, шигырьләре басылып
чыгалар.
1912 нче елның, 10 пчы апрелендә Г. Тукайның
«Хөрмәтле Хөсәен ядкәре» дигән шигыре басылып чыга.
Халык шагыйре Г. Тукай большевик X. Ямашевны
ң эшен,
кешелекле сыйфатларын чын йөрәк белән, акыл бел
ән
түбәндәгечә сурәтли:
«Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеб
и;
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеб
и»...
Әүлияларның барып бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз кеб
и».

Икенче бер шигырендә Ямашевка булгап үзенең иң якын мөнәсәбәтен
күрсәтеп:
«Ул бәлә
не мәрхүм дә килсә мин сизә торган идем,

Күктәп иптән, ханәмә килгән шикелле тулган ай».
(Г. Тукай. «Янә бер хатирәм»).
Шул ук Г. Тукайның һәм башка демократик
язучыларның якыннан катлашы белән чыкка
н «Ялт-Йолт»
журналы, Хөсәен Ямашевны хурларга маташкан әлеге
«
Исемсез хат»ка түзеп кала алмый, үзенең 38 нче
са
нында:
«
Йолдыз»да мәрхүм Хөсәен Ямашев хосусында
язылган
исемсез хатны укыгач, мондагы
чин мөселманнар, тире базары, ат базары халкы.

Фәхешханә тотучылар Шатлыкларыннан бер-берсенә
тәбрик
итеп өч көн бәйрәм ясады, дип ачы рәвештә
көлә, ул «исемсез хат»ның кемнәрнең теләкләрен
чагылдыруын киң массага аңлата..
Татар эшчеләре һәм хезмәт ияләре азатлык өче
н
көрәш көннәрендә үзләренең сыйнфи тузганнары белән
бер сафта булдылар. Бөек рус халкының данлыклы уллары
— революционерлары җитәкчелегендә, революцион
көрәшкә үсеп җиттеләр. Революциябез тарихында Казан
бик күп әһәмиятле тарих
и вакыйгаларга бай. Монда
революцион көрәшне кешелекнең иң якты гакыллары
башладылар һәм аның белән җитәкчелек иттеләр.
Владимир Ильич Ленин, В. М. Молотов, С. М. Киров, Я.
М. Свердловларның ялкынлы революцион хезмәтләре —
Казандагы революцион көрәшне үстерүдә, большевизм

идеяләрен җәелдерүдә гаять әһәмиятле уры тоттылар.
Шу
ның нәтиҗәсе буларак, бөек коммунистлар
партиясенең дөрес милли политикасының җимеше
буларак, татар хезмәт массасы, демократик

интелигенциясе эченнән күренекле революционерлар
җитеште. Хөсәен Я
машев аларның иң алдынгыларыннан
булды. Большевиклар партиясенең көрәшчесе булып
күтәрелде. Аның эшчә
нлеге татар хезмәт массасына
революцион фикерләрне үзләре
нең ана телләрендә
укырга, аңларга мөмкинлек бирде. Ул революцион эшнең
яхшы үрнәкләрен күрсәтте. Милли буржуазиягә, буржуаз
милләтчеләргә каршы көрәштә килешмәүчә
н булырга,
халыкларның иҗади көчләренә тулы ышаныч һәм хөрмәт
белән карарга өйрәтте.
Бүген — кешелек дөньясын гитлерчы афәтләрдән
тазарту алып баргап бер кө
ндә — прогрессив идеяләр өчен
көрәш юлында армый-талмый эшләгән кешене,
большевик Хөсәе
н Ямашевны искә алу аеруча шатлыклы
һәм аның көрәш м
исалында яшь буынны тәрбияләү
кирәкле бер эш булып тора. Чө
нки беренче тапкыр
азатлык байрагын күтәреп чыккан карт буын
большевикларның эш һәм көрәш тәҗрибәләре
яктылыгында безнең яшь буы
н хезмәт һәм җиңү дәрте
белән рухланып чыныгып үсә.
Гитлерчы кара груһлар дөньяны басып алырга һәм
кара реакция символын — свастикалы кара кош сурәтен —
мәңгеләштерергә тырышкан бер вакытта, безнең беренче
буын профессиональ революционерлар м
исалында
тәрбияләнгән, Ленин-Сталин партиясе хәзерләп үстергән
Кызыл Армиябезнең батыр сугышчылары, безнең бөек
рухлы халкыбыз, легендар батырлыклар күрсәтеп, кара
көчне беренче булып җимерә башлады, хәзер и
нде аны
үзенең оясында тәмам тукмап бетерүг бурычын башкару
алдында тора. Бу бөек Ватан сугышында, Советлар
Союзының башка халыклары белән бергә, татар халкы да
социалистик Ватан өчен бөтен көчен бирә һәм аның
данлыклы уллары, революцион традицияләргә таянып,
батырлыклар күрсәтәләр.