ҖИТЕЗ ЕГЕТЛӘР
А. ӘХМӘТ
*
Бу егетләрне җитез дип әйтү генә аз. Алар —
җитезләрнең дә җитезе, кыюларның да кыюлары.
Аларны разведчик дип йөртәләр. Бу егетләр бар да зифа
буйлы, сукса тимер өзәрлек таза, спай һәм җыйнак
егетләр. Разведчикларның күзләре, бөркет күзедәй,
үткен, колаклары сак була. Ә эшләре, аларның — тә-
вәккәллек, кыюлык, кискен хәрәкәт дпгән сүз!
Кояш баедымы, разведчик егетләр авыр юлга
чыгалар. Ай болытлар арасына кереп яшерендеме, алар
дошман ягына чыгып китәләр. Анда алар фашист
ерткычларны аулыйлар, тереләй тотып алып кайтып,
штабка тапшыралар. Шуның өстенә разведчик халкы
дошманның көче күпме, ут точкалары кайда ур-
нашканлыгын да белеп кайта. Билгеле, бу эшләрне
башкару гаять читен һәм куркыныч. Чөнки немецның
көчләрен белү өчен, яисә тере немецны тотып алып
кайту өчен разведчикларга дошман ягына чыгарга
кирәк. Дошман ягына чыгу өчен аның миналанган кыр-
ларын үтәргә, чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен
кичәргә туры килә. Шуның өстенә бу эшләр дошман
сизмәслек итеп эшләнергә тиеш. Дошман үз ягында
йөргән безнең разведчикларны сизеп калып, эшне
бозмасын өчен разведчик егетләр гаять житез хәрәкәт
итәләр. Алар тып-тын йөриләр. Көтелмәгәндә хәрәкәт
итәләр. Кыш көне булса, ап-ак халатлар кияләр. Ә җәен
исә аларны инде яшел үләннәрдән асрый алуы кыен
була.
Татарстанның Кызыл Йолдыз районы. Югары
Тимерлек авылы колхозчысы Мәүлә Вәлиуллин да
җитез һәм кыю разведчик. Ул да, башка разведчиклар
кебек, автоматын асып, биленә кечкенә, үткен хәнҗәрен
тагын, беләгенә комгасын киеп ала да, дошман тылына
йөри.
Мәүлә «Яңа юл» колхозыннан сугыш башланган
елны ук киткән. Өч ел инде ул үзенең инанычлы дусты
— автоматы белән бергәләп, гитлер этләрен кыра.
Кайберләрен ул үтерми, тереләй тотып, штабка китереп
тапшыра.
Шулай, бер вакыт алты разведчик, немецларның
«телен» тотып китерергә дип, юлга чыга. Алар арасыпда
Мәүлә Вәлиуллин да бара. Алар киткәндә, җир өсте
караңгыланган, ай да калын болытлар арасына кереп
яшеренгән була. Алтысы да тап-таза, кып-кызыл йөзле,
алтысы да озын, зифа буйлы булып өлгергән егетләр
немец ерткычларын «ауларга» китәләр. Башта алар, кыр
казлары кебек, тезелешеп, бер эзгә генә басып баралар.
Соңыннан икегә бүленәләр. Иң алда алтының башлыгы
гвардия сержанты белорусе егете Гуревич бара. Аның
артыннан ук гвардия рядовое, татар егете Мәүлә
Вәлиуллин атлый. Аларның барсы да үлән кебек ямь-
яшел плащ-палаткаларга төренгәннәр, — әйтерсең,
яшел куаклар атлап баралар.
Кинәт, сержант туктый һәм чүгәли. Разведчиклар
хәрәкәтсез калалар. Ләкин кыштырдаган нәрсә дошман
түгел, ә бик матур, спай кыр кәҗәсе булып чыга. Ул,
нәрсәдәндер өркеп, зур сары күзләре белән карана-
карана, йөгереп үтеп китә.
Җитез егетләр юлларын дәвам иттерәләр. Менә —
ачыклык. Куе үләннәр һәм төрле-төрле чәчәкләргә
төренгән зур аланлыкка җитәләр. Командир, сузылып
җиргә ята да, пластунча шуыша башлый. Башкалар да,
тпрәп суда йөзгән кебек, әле кулларын, әле аякларын
хәрәкәтләндереп, шуыша-шуыша аланлыкны үтәләр.
Куе үләннәр безнекеләрне дошман күзеннән саклыйлар.
Яңадан урманлык. Ә урманны икегә ярып, борыла-
борыла юл сузыла. Сержант, куллары белән изәп, нидер
аңлата. Разведчикларның өчесе юлның бер ягына,
калган өчесе юлның икенче ягына сузылып яталар. Бик
озак яталар алай. Ләкин юлдан үтүче кеше күренми.
Җәйге төн кыска була бит. Ул арада инде сызылып
таң ата башлый. Урман эчендә кошларның симфоник
оркестры башлана. Ләкин бер яктарак, куе таллыкта,
сайраучы бер кош
чыкның тавышы башка кошларның тавышыннан
бөтенләй аерылып тора. Бу кошчыкның сайравын
ишетмәгән кешенең ишетәсе килә. Ә бер тапкыр
ишеткән кешенең бу сайрауны hәp җәйне, һәр айны,
хәтта һәр көнне тыңлыйсы гына килеп тора. Җирдәге
барлык кешеләрне үзенә әсир иткән бу кошчык әле чут-
чут итеп куя, әле матур гына, ягымлы гына итеп сыз-
гыра башлый. Шунда ук кырт кисеп, тавышын үзгәртә
дә, моңлы гына итеп сузып-сузып сайрап җибәрә. Бу —
табигатьнең данлыклы җырчысы, җырчы кошлар
лауреаты — сандугач.
Разведчиклар, үзләренең дошман ягында
икәнлекләрен онытмаска тырышып, шулай да сандугач
сайравын тыңлыйлар. Карар күзгә матур булмаган бу
кечкенә кошчык, кешеләрне дәһшәтле сугыштан беразга
гына булса да аерып торырга тырышкан төсле, ярсып-
ярсып сайрый. Озын, куе үлән арасында сузылып яткан
Мәүләнең күз алдына ерак Татарстанның Югары
Тпмерлек авылы килеп баса. Әнә, Мәүлә сугышка
киткәндә генә дөньяга килгән малае Мөгыйн йөгереп
йөри. Менә ун яшьлек Рәшидәсе, нәни чиләкләрен асып,
судан кайтып килә. Әпә...
Кинәт ат пошкыруы ишетелә. Разведчикларның
үткен күзләре тавыш килгән якка текәләләр. Тәгәрмәч
тавышлары да ачык ишетелә башлый. Йөз метрлар
чамасындагы ераклыкта немецларның ике тәгәрмәчле
арбадагы кухнялары күренә. Аны, койрыклары тип-ти-
гез итеп киселгән зур ике ат тартып килә. Кухня өстендә
кукраеп, ак халат кигән, муйнына автомат аскан җирән
фриц утыра. Аның табак кебек киң бите кояшка
кызарган, күзләре шешенеп беткән. Немец повары
шыксыз күзләрен бер йомып, бер ачып йокымсырап
утыра. Кухня артыннан икенче бер фриц килә. Бу
фрицның бармаклары курок янында гына. Ул, андый-
мондый хәл була калса, хәзер курокка басарга гына
тора...
Гвардеец Вәлиуллин Гуревичка карап ала, ул да аңа
борыла һәм: «Бу мәльгуннәрне ычкындырырга
ярамый» — дигән караш ташлый. Вәлиуллин аңа баш ия.
Кайчан ташланырга, ничек эләктерергә, кайсын
чәнчелдерергә, кайсын «тел» итеп алырга кирәклеген
һәрбер разведчик яхшы белә. Кухня разведчиклар
турысына килеп җитүгә, иң элек, яшен тизлеге белән,
командир күтәрелә. Аның артыннан ук Мәүлә
Вәлиуллин дә тора. Тылның икенче ягындагылар да
гаҗәеп бер җитезлек белән Фрицларга ташланалар.
Командир һәм тагын берничә разведчик кухняның
артыннан килүче автоматлы немецка ташланалар. Фриц
тиз генә автоматының курогына баса. Ләкин, ни өчен-
дер, аның автоматы атылмый. Аны Гуревич шунда ук
хәнҗәре белән кадап, җиргә аудара. Ә Мәүлә исә, арслан
кебек, кухня өстендәге поварга ыргыла. Иң элек ул аны
сөйрәп, җиргә төшерә. Аннан соң, тавыш-фәлән
чыгармасын дип, чукмар кебек түгәрәк, гер кебек авыр
куллары белән Фриц-поварның «ипи шүрлегенә» бер-
ике менеп төшә. Ләкин ерткыч фриц хәзер юашланган
була инде. Ул кычкырырга һич уйламый. Ике кулын
күтәргән килеш, дерелди-дерелди:
— Гитлер капут!—дип кенә куя.
Җитез егетләр үзләренең сугышчан эшләрен, күз
ачып йомганчы диярлек, башкаралар. Кухняны саклап
килүче Фриц шунда ук аягын суза. Аның
документларын разведчиклар үзләре белән алалар. Ә
кухня өстенә утырып йокымсырап килгән табак битле
поварның йокысы күптән качкан, туктаусыз:
— Гитлер капут!—дигән сүзен кабатлый.
Фрицның бу кыланышы Мәүләнең ачуын арттыра.
Ул:
— Хальт! — дип кискен итеп кычкыра да, яңадан
тегеңә берне куйдырып ала.
Разведчиклар «тел»не алып китәләр. Ул, «Яңа юл»
колхозчысының авыр йодырыклары төшкәннән соң,
сөйләшмәс була. Фриц, өйрәткән эт кебек, нәрсә
әйтелсә, шуңа риза булып, алдап китә. Безнең егетләр
шуышырга кушса, ул шуыша, тор дисәләр, тора,
йөгерергә кушсалар, йөгерә.
Җитез егетләр фриц-поварны штабка илтеп
тапшыралар? Анда поварга теләсә никадәр сөйләргә
ирек бирелә. Ул безгә бик кирәкле мәгълүматлар бирә.
Чөнки аш пешерүче үз кухнясыннан нинди
частьларның аш алуын һәм күпме кешенең аш ашавын
яхшы белә. Ә аларны белү, билгеле, безгә дә файдалы.
Җитез егетләрнең берсе, безнең якташыбыз Мәүлә
Вәлиуллин немецларның бик күп «тел»ләрен тотып
алып кайтуда катпаша. Бу кыю разведчикның һәрбер
батырлыгы искә алына, һәрбер кыюлыгына тиешле бәя
бирелә.
Ун яшьлек Рашидәнең, 3 яшьлек Мотыйкның
әтиләре Мәүлә әнә шундый данлыклы разведчик. Аның
киң күкрәгендә Ватан сугышы ордены балкып тора.
Аның күкрәген гвардия билгесе бизи. Аның уң як кесәсе
өстендә «Отличный разведчик» билгесе. Болар бар да
безнең якташыбыз, коммунист Вәлиуллинның ба-
тырлык, гайрәтлелек билгеләре. Аның күкрәгендә
кызыл һәм сары тасма билгеләр дә бар. Алар Мәүлә
Вәлиуллинның миллион малайларның һәм миллион кыз-
ларның бәхетләре, ирекләре өчен кан коюына шаһит
булып торалар.
Белоруссия, 1914 ел.