ҖИРӘН САКАЛ
ГАБДУЛЛА ШӘРИПОВ
Кызыл, сары флажоклар тотып, Зәбирә постта тора. Җилфердәп кенә торган чәчләре, кырып салып җибәргән йолдызлы береткамы, очлы башлы кечкенә итеге Зәбирәгә бик тә килешә.
Олы юлда таңнан алып кызу хәрәкәт, танклар, сугыш припаслары төягән автомашиналар әле фронтка таба, әле аннан ашыгып-ашыгып узалар. Повозкалар да, атлылар да күп. Кулларына чемоданнар тоткан, яки аркаларына әйбер капчыклары аскан җәяүлеләр дә еш-еш күзгә чалына. Чатка килеп җиткәч, аларның кайсылары читкәрәк басалар, кайберәүләре, җайлырак урын карап торалар да, машина кәгәләр.
Нәүбәттәге машина чатка якынлашкач, Зәбирә юл уртасына чыга, гәүдәсен турайта, итек үкчәләрен «шык» иттереп суга, килешле генә борылып автомашинага каршы баса, сары флажок тоткап кулын күкрәге өстенә китерә, ә флажок аның нәкъ борыны һәм маңгае турысыннан күтәрелеп, «Хуш килдегез!» — дигән төсле җилферди. Машина аның өстенә таба килә, Зәбирә флажок белән юл күрсәтә, яки машинаны тып туктата, җәяүлеләр машинага ябырылалар. Машина кузгалып киткәч, кайберәүләр Зәбирәгә шаян сүзләр кычкыралар, кайберәүләр, пилоткаларын алып селки-селки, сәламләп, хушлашалар.
Зәбирә медальләр, орденнар таккан сугышчыларга, бигрәк тә хатын-кыз сугышчыларга кызыксынып, сокланып карый. Алар төсле, аның да батырлыклар күрсәтәсе, күкрәгенә медальләр тагасы килә. Әти-әниләре һәм сеңлесе Җүдә көтмәгәндә медаль тагып кайтып керәчәген «күз алдына китерә.
Менә Зәбирә кайтып килер. Аның кайту хәбәре тиз үк бөтен авылга таралыр. Күрше хатын-кызлар җыелырлар. Әнисе дә, әтисе дә шундый шатланырлар, ә Җүдә, Җүдә инде шатлыгыннан нишләргә белмәс, әле Зәбирәнең йолдызлы береткасын киеп көзгегә карар, әле Зәбирәне кочар... Зәбирә үзенең кайларда булуын, диләр күрүен сөйләр. Ә алар «Илаһым, ризыгың бетмәгән икән...» дип дулкынланып тыңларлар, Зәбирәнең күкрәгендәге медальне әйләндереп-әйләндереп карарлар, аңа сокланып бетмәсләр...
Бригадир да хәзер «Чыпчык Сафа кызы» дип язмас, хакы юк. Ул хәзер Зәбирә Әхмәтсафина, дип йөртелергә тиеш. Дөнья күреп кайткач, кем белә, бәлки ул үзе бригадир булыр. Колхоз башындагылар да «Молодец, Зәбирә, немечне кыйнашып кайттың» — диячәкләр. Менә аның йөргән егете Фәтхи дә кайтып килер. Аларга һәркем сокланыр, һәркем алар турында сөйләр:
— Бигрәк пар килгәннәр. Икесендә дә медаль, икесендә дә орден. Әйдә, рәхәтен күрсеннәр, үзләре сугышып алган бәхет! — диярләр.
Шундый уйлар соңында «келт» итеп, үзенең икенче эшелонда булуы, ә Фәтхинең исә алгы линиядә сугышуы исенә төшә. Билгеле, Фәтхи медален дә, орденын да алыр. Ә ул? Шул уйлар Зәбирәне борчый. Ул моны командирына да әйткән иде. Ул, икенче эшелонда гына түгел, тирән тылда да батырлыклар күрсәтергә була, дип җавап бирде. Шулай да немец белән йозгә-йөз килеп сугышыр җир түгел шул бу!
Күптән түгел булган, көтелмәгән бер хәл генә Зәбирәне бу күңелсез уйлардан коткарды. Ул постта тора иде, яралы кулын күтәрен бәйләгән кызылармеец узды. Узучы кызылармеец күптәппән бирле кырынмаган, яңакларын, ияген җирән сакал баскан иде. «Яралы» — дип уйлады Зәбирә, зарарлы түгел, колхозник булса югалмас, колхозда сыңар кулга да эш табылыр...
Ике көннән соң Зәбирә шәһәргә, йөрергә китте. Бакчада булды. Кичен буш урамнар буенча кайтып килгәндә, бер кызылармеец ашыгып, Зәбирәне узып китте. Зәбирә аны кайдадыр күргән кебек иде. Җирән? Ә, әйе, бу бит теге яралы солдат. Кайда соң аның бинтлары? Зәбирәгә буш шикле тоелды һәм ул, бераз ара саклап, җирән артыннан китте. Алар шәһәр читенә җиттеләр. Биредә агач йортларның күбрәге бомба белән җимерелгән иде. Иң читтәге өйгә җиткәч, шикле кеше тирә-ягына карайды да, күздән югалды. Зәбирә дә өй янына җитте. Бу — ташландык өй иде. Өлгеләре ватык тәрәзәләр урамга карыйлар, парадный ишеге такта беләп кадаклап куелган иде.
Кечкенә капкадан узып, Зәбирә ишек алдына керде. Бөтен җир җимерелгән иде. Ул, бүлмәләрпе йөреп чыкты, чоланны, хәтта ярым җимерелгән рус мичен дә карады. Беркем юк. Очырмага үтә торган юл ябык иде. Зәбирә шунда сөялгән баскычтан менеп ишекне ачты:
— Әй, кем бар анда, төш бире!
Тынлык.
— Төш, дим! Өчкә кадәр саныйм, төш! Юкса граната ыргытам, төш. Бер... ике...
Очырма караңгылыгында пистолет уты ялтыпады, пуля колак төбеннән сызгырып узды. Зәбирә, тиз генә ишекне япты да, түбән төшеп, баскычны читкә алды. Йөгереп урамга чыкты. Яланнан урамга таба бер повозка чабып килә иде. Повозка якынлашкач, Зәбирә аның алдына чыгып, кулларып, флажоклар кебек итеп, селкеде:
— Тукта!
Ул, повозкачы карт кызылармеецка «фронттагы хәлне» сөйләп бирде. Повозкачының винтовкасы, капсульсез генә гранатасы бар икән:
Их, җәл, кая соң моның капсуле? Я, ярар, бир монда, ал да винтовкаңны, әйдә, минем арттан бар. Тере килеш алырга.
Зәбирә, җирәнне ничек тотарга план корып та өлгермәде, җирән люктан сикереп, читкә омтылды, «һөҗүм итүчеләр» аңа ташландылар.
— Атам, тукта! — дип кычкырды кызылармеец. Ә, Зәбирә капсульсез гранатаны качучыга ыргытты. Шикле кеше граната шартлавын көтеп җиргә ятты. Куучыларга шул гына кирәк иде.
— Порядок!—диде кызылармеец һәм бер-ике сикерүдә җирәннең өстенә килеп җитте. Җирән атып өлгермәде, кызылармеец аның пистолетын тартып алып, читкә ыргытты. Көрәш башланды. Ул арада Зәбирә дә килеп җитте. Җирән бирешмәскә тырышты, ул Зәбирәнең бугазыңнан эләктереп алды. Кызылармеец бар көче белән җирәннең яңак төбенә төшергәннән соң гына, ул, аңын югалтып, йөз түбән төште. Алар, җирәннең кулларып каерып бәйләп, повозкага салдылар һәм хәрби комендантка алып киттеләр.
Хәрби комендатурада билгесез кешенең немецлар тарафыннан безнең якка җибәрелгән диверсант булуы ачылды.
Иртә белән Зәбирә флажоклар тотып тагып постта тора иде. Бераздан командир килде:
— Ай-яй, иптәш Әхмәтсафина, сез сөйләмәдегез дә бит! Кичә сез зур батырлык эшләгәнсез икән. Үзегезне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иттеләр, — диде. Зәбирә аңа гаҗәпсенеп карады:
— Белмим, мин үзем алай ук булыр дип уйламаган идем.
Хәрәкәттәге Армия