ҖИР ҖИЛӘГЕ
Кечкенә Эльза яшәгән авылны немецлар яндырдылар. Немецлар авыл халкының бөтен милекләрен, ашлыкларын, терлекләрен талап үттеләр. Бик күп кеше үтерелде. Биу күп балалар ятим калдылар. Эльза да ятим калды.
Әлегә исән калган карт-корылар, немецлардан качып-посып, алачыклар һәм землянкалар корып, яшәргә тырыштылар...
Бураннарын күтәреп, салкыннарын ияртеп, кыш килеп җитте. Ачлык көчәйде. Тагын бик күп кешеләр һәлак булдылар. Кечкенә Эльзаның сөякләре белән җаны гына калды...
Кыш суынды. Кояш качыбрак йөри башлады. Кояш елмая башлагач, кыш чигенде. Юлланып чәчәкләргә бизәп, яз да килеп җитте. Дала, кыр, урманнар җанландылар. Сөйләп бетергесез көчле газап-нуҗа эчендә яши торгач, кешеләр җәйне дә каршы алдылар. Үләннәр үсте. Мәшкәк, гөмбәләр күренделәр. Җиләкләр пеште.
Эльза бүген җир җиләгенә барырга булды. Ләкин авыру карт-карчыкларны карап, аңа бу олы башка җиләкчеләрдән аерылып калырга туры килде, бер үзе генә китте.
Әнкәсе белән бергә җиләккә йөрүләре аның күз алдына килде. «Хәзер минем әнкәм дә, әткәм дә юк. Аларны пемецлар үтерделәр, һаман яшәсәләр ничек күңелле булыр иде! Әнкәм белән без икәү җиләккә йөри идек. Әткәм, җырлый-җырлый, тирли-тирли, печән чабып кайтыр иде. Ә кайткач!..»
Эльзаның күзләре яшькә томаландылар. Ул, авыр гына сулап алды да, үз-үзенә:
Мин инде зур үскәнмен... Немецлар булмаса, икенче класска күчәр идем... Миңа еларга ярамый, — дип, күзләрен, уч төпләрен сөртеп алды.
Урман эченә кергән саен җиләк күп. Күбрәк тә, эрерәк тә, матуррак та, баллырак та. Беренче җиләк табак төбенә тәгәрәп төшәргә өлгермәде — аны шунда ук эре-эре, кып-кызыл җиләкләр сырып та алдылар. Кайсы-берсенә кулны тидерер хәл дә юк, хәзер изелеп, эреп төшәләр! Нинди тәмлеләр! Тәмлеләр, матурлар, хуш ислеләр, кояш нурында, утлы күмер кебек, янып утыралар! Ә кайберләре, куе үләннәр арасына кереп яшеренгәннәр дә, әйтерсең: «Мине, мине тап! Мине күрәсеңме?» — диешен, елмаешып, түбәп-түбәп сыгылып төшкәннәр.
Эссе. Бөркү. Чикерткәләр ялыктыргыч скрипкаларын сузыпмы сузалар. Күләгәләр: «Бүген без үзебез дә әлсерәп калдык әле», — диләр төсле. Зур-зур, чуар-чуар, матур-матур күбәләкләр, чәчәкләрдәй чәчәкләргә кунып, аланчы сөеп, җилпеп уйныйлар... Чү! Нәрсә ул: Жуу-уу! Жу-жуу! килә. Самолетмы әллә? Түгел икән. Зур кара кошыз, йонтач тәпиләрен алга сузган да, әйтерсең: «Юл бир! Юл бир! Юк исә тотам үзеңне хәзер!» — да үзе? Миңа да кирәк иде бит ул.
Эльза, балавыз кебек ап-ак йөзенә курку билгесен чыгарган булып, күзләрен зурайтып ачты да:
— У-уу! Куркыттың инде! — дип елмаеп, кондызны озатып калды. — Кара син аны, бомбовоз имеш!..
Табак тула башлагач, моңа кадәр өзелгән җиләкләр ваграк, ә өзелмәгәннәре эрерәк булып күренделәр. Эльза: «Йодырык хәтле җир җиләге буламы икән?» — дип уйлап, елмаеп алды. Ул алачыгыннан шактый җир ерак китте. Табак җир җиләге белән тулды. Эльза:
— Аз гына арыдым ахрысы, — дип утырды. Ул, табагын уч төпләренә куеп, җиләкләрнең матурлыгына сокланып утырганда гына, кемдер:
— Тукта! Кузгалма! — диде.
Табак, төшеп, җиргә капланды. Җиләкләр чәчелделәр. Баштан-аяк кораллы 20 ләп немец Эльзаны камап алды. Немецлар бөтенесе шикләнешеп як-якларына караштылар, акрын гына, ашык-пошык сөйләшкәләп алдылар.
Эльза, башта немецларга, соңыннан чәчелгән җиләкләренә карап алгач, тезләнеп, җиләкләрен җыя башлады.
— Син! Әйткәнне ни дип аңламыйсың? — дип җикеренде немец.
Эльза, тезләнгән килеш, башып күтәрми, җикеренгән немецның тупас һәм ертык итекләренә күзләрен ташлап:
— Җиләкләрне таптама, — диде дә, уйлап алды: «Ә мин сездән барыбер курыкмыйм». Аның бармаклары калтыраганлыктан, байтак җиләкләр җиргә кире тәгәрәп төштеләр. Эльза тагын: «Миңа куркырга ярамый», дпп уйлый - уйлый, җиләкләрен җыюын дәвам итте. Җиләкләр җыелып беткәч, Эльза, табагын күтәргән килеш, сүзсез генә: «Сезгә ни кирәк?» — дигән кебек карап калды.
Немецларның башлыгы, иреннәрен ялап, кулын табакка сузды. Эльза табагын артына яшерде. Немец ачуланып:
— Үзең дә, җиләкләрең дә исән калсын дисәң, безне бу урманнан юлга алып чык. Аңладыңмы? — диде.
Эльза, берни дәшми, алга атлады. Немецлар аның артыннан иярделәр. Байтак җир үттеләр алар. Эльза еш-еш атлады. Аның нәзек, кара кашлары җыерылган, күзләре алга төбәлгәннәр, иреннәре кысылганнар. Немецларның башлыгы: «Әллә адаштымы икән бу?» — дпп уйлап, Эльзадан:
— Юлга чыгабызмы инде? — дип сорады.
Эльза артына борылмый һәм туктап тормый: — «Хәзер!»—диюенә, көчле сызгырулар урманны яңгыратып җибәрделәр. Немецлар, коралларын әзер тотып, ашык-пошык сөйләшеп алдылар. Башлыклары команда бирергә дә өлгермәде, аларны партизаннар камап та алдылар.
Эльза партизаннар башлыгын танып:
— Федя абыкаем! — дпп аның каршына йөгерде.
Немецлар башлыгы атып җибәрде. Эльза, кинәт туктап калып:— Эһ!—дип егылды.
Партизаннар башлыгы рәхимсез, ачулы тавыш белән:
— Юк итәргә! — дпп кычкырды.
Партизаннар, немецларны чәнчеп, атып, тураклап ташладылар...
Кич җитте. Урман эчендә күләгәләр куерды. Партизаннар учаклар яктылар. Иң зур һәм иң матур учак каршында, йомшак печәп өстендә яралы Эльза ята иде. Партизаннар башлыгы чартлый-чартлый япгап учаклар тавышыннан башка берни ишетелмәсә дә:
— Тсс! Акрын! — ди-ди, Эльзаның яныннан китмәде.
Төн җитүгә Эльзага бераз хәл керде. Ул, башлыкка һәм үзен сырып алып, тын калган партизаннарга күзләрен төшереп елмайды да:
— Абыйларым, белсәгез иде: быел җир җиләге бигрәк матур булып пешкән шул! — дпде.
Партизаннар сүзсез генә елмаешып алдылар.
Хәрәкәттәге Армия.