Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАР ЛИРИКАСЫ


Әдәбиятка беренче башлап аяк басучы, яки беренче
җыентыкларын чыгаручы иптәшләргә без аеруча саклык
белән якын килергә тиешбез. Бөтен вак-төяк исәп-
хисапларны баштан чыгарып ташларга, шулай ук хискә
дә бирелмәскә! Кул астында китап, үзенең ачык эстетик
һәм политик карашы
н, бүтәнен бөтенесен артка. Төрле
ташламалар, уратып әйләнеп йөрүләр һәм, шулай итеп,
юкны бар итеп күрсәтергә тырышулар әдәбиятка керүче
иптәш өчен дә, шулай ук әдәбиятның үзе өчен дә за-
рардан бүтән нәрсә бирмәячәк.

Нәрсә ак, нәрсә кара, нәрсә файдалы, нәрсә чәйнәлгән
сүз т
өбе — китапны анализлаганнан соң, менә шуны
укучыга һәм шулай ук яшь иптәшнең үзенә әйтеп бирергә
кирәк. Тегеләй-бола
й гына итеп түгел, ачык итеп, дәртле
итеп, китапның үзендә булган факт материаллары белән,
аларны тормыш хәкыйкатенә чагыштырып
, әйтә торган
тезисыңны ышандыра торган итеп, сеңешле итеп әйтергә
кирәк. Бары тик шул вакытта гына укучы да, шулай ук
язучы иптәш тә си
нең арттан ияреп барыргa мөмкин.
Мостафа Ногман иптәшнең «Давыллы еллар
лирикасы»  дигән шигырьләре, иптәшнең беренче
җыентыгы буларак, кай ягы белән игътибарны үзләренә
тарталар соң?
Һәм иптәшнең йомшак ягы кайда?
Иң элек язучының темасы нидән гыйбарәт булганны
ачыклыйк. Китапка урнаштырылган 11—12 оригинал
ш
игырьнең һәм Лермонтовтан, Мачадодан, Лебедев-
Кумачта
н тәрҗемә итеп китерелгән 3—4 тәрҗемәнең
исемнәренә күз ташлау да җитә, өстәвенә тагын китапның
исемен хәтергә төшерәсең — шагыйрьнең тө
п мотивлары
лирик мотивлар, йөрәк моңнары булырга кирәк, дип
уйлыйсың, һәм бу шулай булып чыга да. Инде хәзер
икенче сорау килеп баса: ничек җырлап чыга ул бу
җаваплы мотивны? Бит әле китапның тышына «Давыллы
еллар лирикасы» дип кую белән генә давыллы лирика
туды дигән сүз түгел.
Китапның башында беренче булып урнашкан
«Кереш җырым»
ны укыйбыз, давыллы еллар
лирикасының чишмәсе кандай чыкканлыгын ачыграк
күрә башлыйбыз:
... Мин бәхетле, чөнки минем хисләр

Канатланды сугыш кырында,

Давыллы елларның лирикасын
Чагылдырдым шушы җырымда.
Алар минем белән окопларның

Татыдылар шыксыз салкынын,
Һәм хәвефле яуның минутларын —

Чәчеп торган үлем ялкынын...
Димәк, лирика гомумән лирика гына түгел, ул
конкрет җирлеккә, вакытка, хәвефләргә һәм җиңү
хисенең реаль татлылыгын сиземләүгә корылган лирика,
ул — солдат лирикасы һәм ул солдатка булыша торга
н
лирика. Язучы моны үзе дә әйтеп үтә.
... Алар (җырлар — Г.) минем сердәш дусым булып,

Хәсрәтләнеп калган чагымда,

Юаттылар җанга азык биреп,

Дәртләндереп яуга тагын да.
Хәтта ул ты
н алган минутында да әллә нинди төпсез
һәм замансыз уйлануларга кереп чуммый, ә һаман без
нең
халкыбызны биләгән тревогалы мәсьәләләр турында,
Ватан һәм аның бөеклеге туры
нда уйлый. Бу яктан
караганда аның «Сугыш тынын алган чагында» дигән
шигыре бик характерлы.
... Куенымда саклыйм «О
негин»ны

Сугыш тынып алган чагында,

Йөрәгемә яңа дәртләр алып

Укыштырам аны тагын да...
Мәңге сүнмәс гаҗәп җәүһәр әсәр,

Мин алдыңда синең баш иям,
Мин рус җ
ирен ялкынлы Пушкинны

Тудырганы өчен дә сөям!
Ка
нлы сугыш кыры, юеш окоп, җыр, Ватан тойгысы
һәм Пушкин! Болар берсе
н-берсе тутыралар кебек килеп
чыга. Автор, башка яшь язучылар кебек, «Ватан, ватан»
дип кенә кычкырса, мин аның конкрет лирик
мотивы нидән гыйбарәт булга
нны сиземли алмый
азапланган булыр идем һәм ул чагында аның ватаны
минем өчен коры абстракциядән генә торыр иде. Ватан
дигән сүз белән янәшә үк Пушкин исемен китереп, ул
Ватан төшенчәсен реальләштерә, җиргә, кешеләрнең
а
ңына якынрак китерә.
Мостафа Ногман иптәшнең лирик моңнары реаль
нигезе булмаган, һавада очып йөри торган лирик моңнар
түгел, алар шушы заман, сугыш заманы, давыллы заман
моңнары, хәвеф белән өмет бергә кушылып яши торган
шушы елларның аерым бер йөрәктә калдырган эзләре.
Шул яктан алар, патриотик мо
ңнар, үз заманыбыздан
туган һәм үз заманыбызга хезмәт итә торган моңнар!
Без югарыда лирик моңнарның иҗтимагый туфрагы
турында сүз алып бардык, туфракны таптык, аның
шигырьләргә файдалы йогынтысын ачыкладык. Инде
хәзер М.
Ногман иптәшнең тема сайлавы һәм сайлаган
теманы эшләп бирә алуы мәсьәләсенә килик. Без инде
аның мотивлары, күбесенчә, лирик мотивлар булуын
әйттек, биредә сүз үтәлеш турында барачак. Бу яктан
караганда да ул конкрет булуы, чәчелмәве белән бүтән
яшь шагыйрьләрдәй б
ик нык аерылып тора. Сагыну
турында икән — сагыну турында. Хыянәтче турында

икән —хыянәтче турында. Госпитальдә икән—
го
спитальдә. Чәчелмичә яза белүе һәм сүзләрне урынлы
куллануы ягыннан М.
Ногман иптәш урыны-урыны белән
Такташ мәрхүм традицияләрен дә искә төшергәләп куя.
Әледә
н-әле эпиграф итеп Такташ шигырьләрен китерүне
дә кушсак, иптәшнең Такташ белән б
ик нык мавыкканын
сизәргә була. «Фронттан әниемә хат» шигырендә эпиграф
итеп Такташның ике строфа шигыре китерелгәннән соң,
...Хәтерлим мин, «юлда кирәгер» дип

Тәмле ашлар пешреп салуын,

Мин киткәндә, «сау әйләнеп кайт» дип

Изге теләк теләп калуын,
төсле юлларны укыйсың да, бу егет әллә Такташтагы
якты садәлекне дәвам иттерүче булып киләме, ди
п
шатланып куясың. Ләкин соңгы вакытта аның Такташка
бик нык ошарга тырышып язган шигырьләре килгәли
башлады.
Әгәр традиция белән коры иярүне аера белми
башласа, аңа, әлбәттә, соңга калмас боры
н әйтергә туры
килер.
Хисләрдә, темаларда конкрет
һәм җыйнак була
белгә
н шагыйрьдән телдә, әлбәттә, җый-
наклык, пөхтәлек көтәсең. Күп ке
нә шигырьләре белән ул
бу көтүне аклый да.
Алсуга манып офыкны

Инә көн ялкау гына,
Һәм канатларын җәя төн

Җиргә ул таркау гына,
дип кичке пейзажны пөхтә итеп сурәтли алган шагыйрьне
ни дип тә кимсетеп булмый. Ләкин, үкенечкә каршы,
мондый пөхтәлекләр рәттән түгел шул. Яшьлек,
тәҗрибәсезлек үзен бик тиз сиздерә башлый, озак та
узмый, без шагыйрьнең телне кафия алдында корбан итү-
гә баруын күрәбез.
Мәсәлән, «Кем ул анда?» дигән шигырендә хыянәтче
турында сөйләп килә-к
илә дә, «безнең табыннан» дигән
сүзләргә каф
иядәш сүзләр итеп:
«Илне авыр сагыш сарган чакта
,
Хыянәтче булып танылган?» дип бетерә. Имештер,
авторча, хыянәтче булып танылырга кирәк. Алдынгы
кеше булып, герой булып танылалар, ә хыянәтче
булганнарны танытып торырга кирәк микән? «Кае
н
яфраклары» дигән шигырьдә сары яфраклар «саубуллаша
моңсу каеннан» булып чыкканнар, чөнки алар
ны
«аерган» дигән сүзгә каф
иядәш итеп китерергә кирәк
булган. Хәлбуки, «саубуллаша моңсу каен белән» кирәк
иде. «Илебезнең тылсымланган чиген», «данын
үрнәкләгә
ннәр» төсле әйтемнәрне дә әйбәт әйтелеш дип
булмый.
«Сөядер ул машинасын, иркәсен сөйгән төсле»
(«Минем иркәм») дигән юллар, әлбәттә, кемне дә булса
берәр җитди кешене ышандырыр
, яисә берәр җитди хис
уятыр дип әйтеп булмый. Бездә андый хикмәтләр
булгаламады түгел, маш
инаны иркәсеннән дә артыграк
яраттырырга тырышучыларны да күрдек без. Гомумән
алганда, чепуха бу! Ничек кенә булмасын
, кеше кеше
инде, шулай буларак, аның хисләре югары, машина белә
н
чагыштырылмаслык дәрәҗәдә бөек, илаһи! Шуңа күрә
моны М.
Ногман иптәшнең балалык авыруы дип кенә
карарга кирәк.
Кыркыласы яклар әлбәттә бар. Ч
иле-пешле юллар
да бар. Фикер кытыршылыклары, хис сүлпәнлекләре дә
бар. Ләкин шуның белә
н бергә М. Ногман иптәшнең
шигырьләрендә өметле яклар, әһәмиятле яклар күбрәк: үз
заманыбызның тойгысы, гражданлык мотивлары һәм
болар
ның конкрет формада чагыла белүләре — М.
Ногман иптәш шигырьләре әнә шул яклары белән
отышлы.
ГАФИ.