Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕЛЕГЕ ӨЧЕН

А.ЕГОЛИН
Моннан ун ел элек совет язучылары
ның бөтенсоюз съездында иптәш Жданов болай дигән иде:
«Безне
ң әдәбиятыбыз барлык халыкларның һәм барлык илләрнең барлык әдәбиятына караганда иң яшь әдәбият. Шуның белән бергә ул иң идеяле, иң алдынгы һәм иң революцион әдәбият».
Безне
ң әдәбиятыбызның бу югары сыйфатларын Бөек Октябрь Социалистик Революциясе тарафыннан төзелгән совет строе тудырды, илебездә булган гаять зур социаль, экономик һәм культура үзгәрешләре тудырды. Кайчандыр Россиянең иң яхшы кешеләре хыялланган нәрсә безнең чорда чынлыкка әверелде.
Совет власте, большевиклар партиясе ватаныбыздагы халыкларның иҗат талантларын чиксез үстерү өчен шартлар тудырдылар. Сталинчыл бишьеллыклар чорында тормышка ашырылган экономик һәм культура төзелеше масса арасында гаять зур күтәрелеш тудырды. «Хезмәт ияләре массасының потенциаль энергиясе кешелек дөньясының бөтен тарихы буена беркайчан да әле шул кадәр тиз һәм көчле үскәне юк иде, аның кинетик, актуаль, иҗат энергиясенә әверелү процессы шул кадәр көчле булганы юк иде» (Горький).

Социалистик чынбарлык һәм яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр совет матур әдәбиятында бик матур гәүдәләнделәр. Икенче яктан, рус культурасының һәм бигрәк тә рус классик әдәбиятының бөек һәм мәңгелек традицияләре дә совет әдәбиятының үсешенә бик яхшы йогынты ясады.
Милләтнең бөеклеге ул тудырган культурада ачык чагыла. Рус халкының бөек культурасы чын халыкчыл һәм демократик булуы белән аерылып тора. Ул югары, алдынгы, азатлык идеяләре белән сугарылган.
Энгельс «рус әдәбиятында тарих һәм тәнкыйть мәктәбе» Германиядә һәм Франциядә булганга караганда «чиксез югары» тора дигән иде.
Рус әдәбияты, халыкка чын күңелдән хезмәт итеп, безнең илебездә революцион хәрәкәтнең үсүенә зур йогынты ясады. Иҗтимагый мәсьәләләрне куюда идея тирәнлеге, киңлек һәм ялкынлылык рус әдәбиятының аерылгысыз сыйфатлары булып торалар. Халыкның рухани үсешендә аның роле гадәттән тыш зур. Безне
ң классик әдәбиятыбыз белән рус кешеләренең әллә никадәр буыннары тәрбияләнеп үсте. Бу әдәбият халык алдында якты идеаллар куйды һәм алар өчен көрәшергә бер туктаусыз чакырды. Пушкин декабристлар восстаниесенә кадәрге елларда үзенең иҗаты рус җәмәгатьчелеге фикеренә, патша хөкүмәте ясаган тәэсиргә караганда, көчлерәк тәэсир ясаганлыгын горурлык белән әйтте.
Безнең илебезнең барлык алдынгы кешеләре рус әдәбиятын чын күңелдән яраттылар. Белинский: «Журнал өстендә үләрмен һәм гробка салганда баш астыма «Отечественные записки»ны салырга кушармын... минем бөтен тормышым һәм җаным — Россия әдәбиятына» дигән иде. Салтыков-Щедрин үлгән чакта үзенең улына: «Барыннан да бигрәк үз әдәбиятыңны ярат, әдип дигән исемне башка һәрбер исемнән югарырак күр» дип васият әйтте.
Ленин рус әдәб
иятының чын халыкчыл характерлы икәнлеген һәрвакыт күрсәтеп килде. Ул Радищевны халык һәм ватан өчен алдынгы көрәшче дип атады. Объектив тарихи шартлар аркасында, декабристларның халыктан «коточкыч ерак» икәнлекләрен күрсәтеп, Ленин, шулай да аларның үзләренең чыгышлары белән Герцепны «уятканлыкларын», Герценның крепостнойлык чорында «Революция байрагын күтәргәнлеген» әйтте (Ленин, XV нче том, 468 нче бит). Ленин Белинскийның Гогольга язган хатында крепостной крестьянарның бунтарьлык настроениеләре чагылганлыкны күрсәтеп үтте. Ленин бөек тәнкыйтьчеләр Чернышевский һәм Добролюбовның халык эшенә чын күңелдән бирелгәнлекләре турында, сокланып сөйләде. Барлык рус азучыларының иң бөеге булган Л. Толстой иҗатына Ленин «рус революциясенең көзгесе», дип карады.
Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Пекрасов, Лев Толстой, Максим Горький әсәрләрендә рус халкының иң яхшы сыйфатлары — ватанга тирән мәхәббәт, изүчеләргә карата ялкыплы нәфрәт
, мәгърифәткә сусау, изелгән халыкларга карата чын симпатия, үзләренең иҗат рөчләренә ышану — ачып бирелгән.
Рус әдәбиятында халыкның азатлык сөючәнлеге, иҗтимагый тәртипләрне тулысынча һәм кискенлек белән үзгәртүгә, милли һәм иҗтимагый изүдән азат булган җәмгыять строе төзүгә революцион омтылышлары ачык чагылды.
Рус әдәбиятының югары идеяле булуы һәм художество көче белән бөтен дөньяга танылганлыгын Ленин аеруча күрсәтеп үтте. Л. Толстойга характеристика биреп, Владимир Ильич, а
ның иҗаты—«бөтен кешелек дөпьясының художество үсешендә алга таба ясалган бер адым», диде.
М. Горький болай дип язды: «Европа әдәбияты үсеше тарихында безнең яшь әдәбиятыбыз искиткеч феномен булып тора; әгәр дә мин көнбатыштагы әдәбиятларның берсе дә, безнең әдәбият кебек, көчле һәм тиз, шундый куәтле, искиткеч талант белән тумады дип әйтсәм, бер дә арттырып әйткән булмам. Европада бер генә кеше дә шул кадәр зур, бөте
н дөнья тарафыннан танылган китаплар тудырмады, бер генә кеше дә шундый әйтеп бетергесез авыр шартларда шул: кадәр гүзәл матурлыклар иҗат итмәде. Моны көнбатыш әдәбиятлары тарихы белән безнең әдәбиятыбыз тарихын чагыштырып караганда ачык күрергә мөмкин; йөз елдан да кимрәк вакыт эчендә бер кайда да, Россиядәге кебек, шупдый якты һәм бөек исемнәр дөньяга килмәде».
Көнбатышның атаклы язучылары рус язучылары турында тәэсирләнмичә сөйли алмадылар һәм еш кыла алар
ны үзләренең остазлары дип санадылар. Художество сүзенең иң оста мастеры Флобер Лев Толстойны бары тик Шекспир белән гепә тиңләштерде. Мопассан, «Смерть Ивана Ильича» хикәясен укып чыкканнан соң, «минем бөтен эшем бернәрсәгә дә тормаган икән, минем дистәләрчә томнарым бөтенесе бернигә дә тормый икән» диде. Жорж Санд Тургеневка: «Остазым, без барыбыз да безнең мәктәптән үтәргә тиешбез» дип язды.
Б
өек рус әдәбиятының пң характерлы сыйфатларыннан берсе — ялкынлы патриотлык. Рус язучылары үзләренең искиткеч талантларын ватанга, апың азатлыгы һәм киләчәк тормышы өчен көрәшкә бирделәр. Алар үзләренең халык белән аерылгысыз элемтәләрен хис иттеләр, үзләренең иҗатларын халыкның куәтле рухы тукландырып торганлыкны аңладылар. Алар халыкны да ватанны ялкыплы мәхәббәт белән сөяргә өйрәттеләр. Язучылар үзләренең мәңге онытылмаслык матур әсәрләрендә безнең илебезнең иге-чиге булмаган мәйданнарын, аның гаять күп табигый байлыкларын, рус кешесенең характерын һәм акылын — аның азатлык сөючәнлегеп, изелү һәм көчләнү белән килешмәвен, аның революцион дәртен даһиларча сурәтләделәр, патша самодержавиесенең башбаштаклыгын, җүләрлеген, халыкны изүчеләрнең кабахәтлеген бик нык һәм ачык итеп фаш иттеләр. Алар тирә-як мохит белән мөгамәлә итүдә кешелекле һәм яхшы күңелле, ә дошман өчен, изүче һәм илбасар өчен куркынычлы булган рус кешесенең рух матурлыгын күрсәттеләр. Самодержавие вакытындагы иң авыр шартларда рус язучылары, коллыкка һәм изелүгә каршы көрәшен, кешене мактап җырладылар, аларның әсәрләрендә «Кеше» сүзе бөек һәм мәгърур яңгырады. Алар йөзләрчә еллар буена үз ватаннарының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшеп килгән рус кешеләренең геройлыгын мәңгеләштереп калдырдылар.
Шунсы характерлы, рус язучылары реакцион пруссачествопы Европада башкалардан элегрәк таныдылар һәм аны рәхимсез рәвештә фаш иттеләр. Герцен, Салтыков-Щедрин, Глеб Успепскийлар  XIX
нчы гасыр уртасында Германиядә урлаша башлаган әшәке җәмгыять строеның кабахәт асылып ачтылар. Рус язучылары немец реакциясенең кабахәт сыйфатлар тәрбияләвен, бөтен дөньяга өстенлек дәгъва итүче һәм башка милләтләргә чирканып караучы милләтнең бөтен дөнья культурасы өчен зур куркыныч икәнлеген кисәттеләр. Рус классикларының реакцион пруссачество турында әйткән фикерләре безне, бөтен рух көчебез белән, немец-фашист илбасарларны дошман күрергә өйрәтәләр.
Рус классик әдәбиятында булган бөтен яхшы якларны — а
ның художество байлыгын һәм тиңдәшсез мастерлыгын гына түгел, бәлки һәм беренче чиратта аның тәрбия юнәлешен, аның югары идеялелеген, — совет язучылары үткәннең изге традициясе итеп үзләштерделәр.
Без
нең илебездә хезмәт кешесе тормышның хуҗасы булып әверелде. Тарихының чын герое — хезмәт кешесе беренче тапкыр тулы тавыш белән сөйли башлады. Идеяле, ихтыярлы, батыр һәм үз ватапыпа чын күңелдән бирелгән совет кешесен күрсәтү һәм тәрбияләү — безнең әдәбиятыбызның иң мактаулы бурычы. Колхозчы - ударникларның 1 нче Бөтенсоюз съездында иптәш Сталин болай дигән иде: «Шау-шусыз һәм мактанмыйча гына заводлар һәм фабрикалар, шахталар һәм тимер юллар, колхозлар һәм совхозлар төзүче, тормышның бөтен байлыкларын тудыручы, бөтен дөньяны ашатучы һәм киендерүче эшчеләр һәм крестьяннар, — яңа тормышның чын геройлары һәм аны тудыручылар менә шулар».
Тыныч төзелеш елларында совет әдәбияты без
нең кешеләребезнең хезмәт геройлыгын, намус эше, батырлык һәм геройлык эше булын әверелгән социалистик хезмәтне чагылдырды.
Ватан сугышы елларында совет әдәбиятының әһәмияте чиксез үсте. Авыр сугышлар заманы безнең барлык кешеләребездәп югары аңлылык, гадәттән тыш батырлык, үз эшеңә чы
н күңелдән бирелгәнлек таләп итә.
«
Һәрбер халыкның үзенең тарихи һәм һәр тарихында кискен моментлары бар. Шушы моментларга карап халыкның рух көче һәм бөеклеге турында фикер йөртергә мөмкин һәм, билгеле, халык никадәр югарырак булса, аның тарихының солтанатлык дәрәҗәсе шул кадәр зуррак, аның кискен моментларының һәм бу моментлардан намус белән, җиңү даны белән чыгуының фаҗигале бөеклеге шул кадәр ачыграк. Аерым кешенең рухы кебек, халыкның да рухы бары тик кискен минутларда гына бөтен тулылыгы белән күренә һәм аның көче турында гына түгел, бәлки аның көчләренең яшьлеге һәм сафлыгы турында да шушы минутларга карап кына ялгышмыйча хөкем итәргә мөмкин» (Белинский).
Хәзерге вакытта без үз халкыбызның көче һәм бөеклеге турында хөкем итәргә мөмкин булган тарихи моментны кичермибезмени? Совет кешеләренең массовый геройлыгы, аларның ватанга фидакарь мәхәббәте нәкъ менә хәзер, ватан сугышы көннәрендә күренә дә. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең куәте дә мепә нәкъ шушы халык рухының бөеклегенә җавап бирерлек булырга тиеш.
Сугыш совет кешесендә бөек һәм куәтле Ленин
Сталин партиясе тарафыннан, бөтен социалистик строй тарафыннан тәрбияләнгән иң яхшы сыйфатлар барлыкны күрсәтте. Ватанга чиксез бирелгәнлек, чиксез батырлык, какшамас әхлак ныклыгы һәм сафлыгы — яңа кешенең менә бу сыйфатлары безнең әдәбиятыбызда чагылырга тиеш һәм хәзер инде чагылалар да.
Халык Ленин
Сталин партиясе җитәкчелегендә үзенең шәһәрләрен һәм авылларын, гасырлар бу ела эшләп җыйган байлыкларын, совет җирендә гөрләп чәчәк аткан азат һәм бәхетле тормышын саклый. Үзенең социалистик дәүләтенең тулы хокуклы хуҗасы булган совет халкы немец-фашист илбасарларга каршы бөтеп алдынгы кешелек дөньясын таңга калдырган геройлык белән, рухлану һәм дәрт белән сугыша. Күп еллар буена геройларча көрәш һәм тырыш хезмәт беләп табылган казанышларын һәм байлыкларын совет халкы беркемгә дә һәм беркайчан да бирмәс.
Шолоховның «Нәфрәт фәне» дигән хикәясендә карт ата лейтенант Герасимовка әйтә: «Син — нәселдән эшче; синең бабаңның бабасы Строгановта эшләгән иде; без
нең фамилиябез йөзләрчә еллар буена ватан өчен тимер эшләде, син дә бу сугышта тимер булырга тиешсең. Власть синеке бит» ди.
1943 нче елның 6 нч
ы ноябренда ясалган докладында иптәш Сталин халкыбызның тормышында һәм көрәшендә партияпец җитәкләүче һәм рухландыручы ролен күрсәтеп үтте. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә безнең илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм интеллигенциясе үзләренә азатлык яулап алдылар һәм социалистик җәмгыять төзеделәр. Ватан сугышы көннәрендә партия фашист илбасарларга каршы бетеп халыкны көрәшкә рухландыручы һәм аны оештыручы булды. Партиянең оештыру эше совет кешеләренең барлык тырышлыкларын берләштерде һәм гомуми максатка юнәлдереп, безнең бөтен көчебезне һәм чараларыбызны дошманны тар-мар итү эшенә буйсындырды. Сугыш вакытында партия халык беләп тагын да ныграк туганлашты, хезмәт ияләренең киң массасы белән элемтәсен тагын да ныгытты.
Борис Горбатов үзенең «Буйсынмаслар» дигән хикәясендә партия
нең җитәкчелек ролен һәм аның халык белән туганлыгы идеясен бик матур итеп күрсәтә. Партия работнигы Степан немецлар тылындагы көрәшкә җитәкчелек итә. Күптән түгел генә әле ул бу җирнең хуҗасы иде, хәзер инде яшеренеп йөрергә, пышылдап кына сөйләшергә мәҗбүр була. Ләкин көрәш аны яңадан хуҗа итә. Ул подпольены һәм партизан отрядларын оештыра, ул листовкалар хәзерләп тарата һәм бу листовкалар үзләренең хәкыйкать сүзләре белән гитлерчылар өстенә гранаталар шикелле үк явалар. «Элемтәләр, отрядлар, яшерен җыелу урыннары, кешеләр,
үзенең уң һәм сул як күршесен генә белгән күп кешеләр килеп чыкты. Степан аларны
ң барысын да белә һәм безнең гаскәрләр киткәннән соң аңа үлек булып, буылган булып күренгән җир хәзер җайланды, анда көрәшкә хәзер торучы кешеләр килеп чыкты».
Яшерен җыелышның председателе, халыкны Степан белән таныштырган чакта, аның турында: «Бу кеше безгә партиядән килде» ди
, һәм барысы да Степанга күтәрелеп карыйлар. Бу кеше аларга партиядән килде. Димәк, Сталиннан. Ул, Сталинның илчесе буларак, шушы тырпайган, ачудан бүртенгән җир өстеннән атлап килгән, — аңа ышандылар».
Ни өчен совет укучысы «Буйсынмаслар»ны шундый җылылык белән каршы алды соң? Чөнки бу китапның эчтәлеге һәм
идеясе безнең халкыбызга гадәттән тыш якын. Горбатов хикәясенең кыйммәте һәм әһәмияте, барыннан да элек, аның югары һәм яхшы идеясендә: совет кешесенең азатлык сөю рухын сүндереп булмый, совет кешесен буйсындырып булмый. Ленин-Сталин партиясе байрагы астында безнең кешеләребез җиңүгә баралар. Горбачовның китабы халкыбыз белән горурлану хисе тудыра, совет кешеләренең ихтыярын ныгыта, явыз илбасарларга каршы көрәшкә ярдәм итә.
Куәтле дәүләт, гаять бай культура төзегән. кешелек үсешендә я
ңа чорны ачкан халкың белән горурлану күп язучыларда ачык һәм художестволы образлар аша рус халкының үткәндәге бөек тарихы турында сөйләү дәртен тудырды. Сугыш елларында матур әдәбиятта тарихи темаларның үсеп китүенең сәбәбе әнә шунда.
Бородинның «Дмитрий Донской», В. Яппыя «Чынгыз хан»ы һәм «Батые», Голубов
ның «Багратион»ы, Алексей Толстойның Иван Грозный турындагы пьесасы, Сергеев-Цепский-ың «Брусилов прорывы», Шишковның «Емельян Пугачевы» менә болар совет сәнгатенең бай хәзинәләре. Бу әсәрләрдә рус тарихының данлыклы вакыйгалары бирелгән, рус халкының куәтле, туган җирен саклауда аның фидакарьлеге, бөек рус полководецларының, рус дәүләтен төзүчеләрнең һәм халык юлбашчыларының образлары сурәтләнгән.
Генерал Багратион
ының үлмәс исеме безнең заманнарга кадәр матур әдәбиятта бик сирәк очрый иде. Гаять талантлы бу полководецның образын тулы итеп сөйләп бирә торган беренче әсәр, немец-фашист илбасарларга каршы сугышлар барган көннәрдә совет язучысы С. Голубов тарафыннан тудырылды. Бу повесть рус халкының һәм аның армиясенең 1812 нче елны булган патриотлык ялкынын ачык итеп күрсәтә, һәрвакытта да ватанга чын күңелдән бирелгәнлек хисе белән эш итүче бөек сугышчының батырлыгын Голубов дөрес итеп бирә алган. Язучы, Суворовның һәм Кутузовның тугрылыклы шәкерте һәм көрәштәше булган Багратионның зур стратегик осталыгын ышандырырлык итеп күрсәтә. Бородино сугышы алдыннан Багратион болай ди:
«Петр патша, безнең фельдмаршалыбыз Суворов,
менә ул рус мәктәбе. Бөтенесе маневрга нигезләнгән: бер җирдә алга, икенче җирдә артка — ә җиңү бөтен җирдә! Мин, Суворовтан белем алып, Альп таулары аша чигендем. Кутузов җитәкчелегендә мин берничә тапкыр һөҗүмгә бардым. Маневр — зур эш! Полководец уйлап тапты, солдат аңлады — бөтенесе әзер: җиңүчеләргә дан! Ә солдат! Их, солдат нинди бездә!».
Сугыш башланыр алдыннан С. Сергеев-Цепский «Севастополь страдасы» д
игән зур бер роман бастырын чыгарды. Бу роман Кырым сугышы вакытында рус солдатларының һәм морякларның атаклы шәһәрне геройларча саклауларына багышланган. С. Сергеев-Цепскийның үткән елны чыккан «Брусилов прорывы» дигән ике томлы романы рус солдатларының батырлыгы турында сөйли. «Севастополь страдасы» шикелле үк, аның бу яца әсәре дә үзенең күп өлешендә документларга нигезләнгән. Автор тарихи вакыйгаларны төшенергә һәм беренче бөтен дөнья сугышы көннәрендәге — 1914-17 нче еллардагы рус армиясен, шул вакыттагы халыкны күрсәтергә омтыла.
«Октябрь» журналында Вячеслав Шишковның «Емельян Пугачев» исемле тарихи романының икенче томы басыла (1 нче томы инде ике тапкыр басылып чыкты). Ул үзенең эченә XVIII нче гасырның 50 нче елларыннан алып 70
нче елларына кадәр булган вакыйгаларны ала. Монда җиде еллык сугыш, Фридрих II нче армиясенең тар-мар ителүе сурәтләнә, рус гаскәрләренең Бсрлпнны алулары күрсәтелә, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесенең тулы күренеше бирелә.
В. Шишков ул замандагы җәмгыятьнең барлык катлауларының вәкилләрен кертеп, гаять зур художество полот
насы тудырды. Ләкин романда рус халкының героик образы, аның җимерелмәс иҗат көче өстен тора.
Мондый әсәрләр дошманга каршы көрә
ш эшенә булышлык итәләр, алар халыкның иң дигән күтәрәләр. Ә бу безгә үз әдәбиятыбызга
бәя биргәндә кулланырга к
ирәк булган беренче һәм иң әһәмиятле үлчәү. Табигый ки, хәзер, Ватан сугышы көннәрендә, барлык көчләребезне дошманга каршы көрәшкә туплау көннәрендә, әдәбиятның эчтәлеге, аның идеяле булуы, гомуми бер максатка юнәлгән булуы, актуаль булуы беренче дәрәҗә әһәмият ала.
Ватан сугышы елларында совет язучылары күп кенә яхшы әсәрләр тудырдылар. И. Тихоновның «Киров безнең белә
н» поэмасы, В. Басплевскаяның «Салават күпере», Леоновның «һөҗүм» пьесасы, Л. Соболевның «Диңгез җаны» дигән хикәяләре, Лебедев-Кумачның, Исаковскийның, Твардовскийның, Сурковның, Щепачевның һәм башка шагыйрьләрнең һәм язучыларның шигырьләре һәм җырлары бик хаклы рәвештә совет халкының мәхәббәтен казандылар. Шагыйрь Михалков һәм язучы Эль-Регистан Советлар Союзының Дәүләт Гимнын яздылар. М. Шолохов «Алар ватан өчен сугыштылар» дигәп зур роман яза. Бу романның аерым бүлекләре инде басылып та чыкты. А. Толстойның, Эренбургның, П. Тихоновның публицистик хезмәтләренә югары бәя бирмичә мөмкин түгел. Совет язучылары үзләренең кызу иҗат эшләрендә әдәбият җанрларының барысыннан да файдаланалар.
Ватан сугышы вакытында аңа кадәр билгеле булган яшь язучылар һәм шагыйрьләр группасы күтәрелеп чыкты һәм танылды. Мәсәлән, К. Симонов үзенең «Рус кешеләре» дигән пьесасы, шигырьләре һәм фро
нт очерклары белән, В. Кожевников үзенең талантлы хикәяләре һәм очерклары белән күтәрелеп чыктылар. О. Бергольцның, М. Алпгерның иҗат талантлары үсте һәм ныгыды, В. Гроссман, В. Ильенков, А. Первенцев, Ф. Гладков, В. Пибер нәтиҗәле эш алып баралар.
М. Рыльский
ның, М. Бажанның, Я. Колаеның һәм кардәш халыкларның башка шагыйрьләренең һәм язучыларыпың иҗаты ялкынлы совет патриотлыгы белән, югары гражданлык аңы белән сугарылганнар.
Сугыш елларында Украина әдәбияты зур әһәм
иятле күп кенә художество әсәрләре бирде. А. Корпейчук «Партизаннар Украина далаларында» һәм «Фронт» пьесаларын язды. Сугыша белү, сугыш тәҗрибәсен оештыра белү, тормыштан өйрәнә белү, ялгышлардан һәм кимчелекләрдән сабак ала белү — менә болар безнең командирларыбызга кирәкле сыйфатлар. Бу сыйфатларны үзеңдә булдыру һәм күчереп алу — җиңүнең иң әһәмиятле шартларыннан берсе. «Фронт»ның авторы әнә шундый нәтиҗә ясый. Бу проблеманы куюы белән «Фронт» пьесасы хезмәт ияләренең пң кпң катлауларының игътибарын үзенә тартты.
«Фро
нт» Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгын, командирларыбызның һәм комиссарларыбызның талантлыгы, ә аннан да бигрәк полководецларның үз ялгышларында һәм уңышсызлыкларында өйрәнә белүләрен күрсәтә. — Бу — Кызыл Армиянең үсүен, аның сугышчыларының бөек Ленин-Сталин партиясенә һәм үткәндәге иң яхшы хәрби традицияләргә турылыклы икәнлекләрен раслый торган пьеса.
Шагыйрь М. Рыльский «Вата
нна турында шигырьләр» дигән әсәрләрендә Украинага тирән мәхәббәтен чагылдыра. Павлоның «Дусны күмү» поэмасы зур кешелек хисләрен уята. Рыбакның «Корал безнең белән» дигән романы заводларны күчерү турында һәм Украина эшчеләренең геройлыгы турында сөйли.
Белорус язучылары
ның соңгы вакытларда басылып чыккан әсәрләре арасында иң көчлесе — А. Кулешовның «Бригада байрагы» дигән әсәре.
Карт казах җырчысы Җамбул Җабаев Ватан сугышы турында күп кенә көчле шигырьләр язды. Аның «Ленинградлылар, минем балаларым!» һәм «Москвага» дигә
н ике шигыре аеруча танылды.
Үзбәк язучылары тырышып һәм нәтиҗәле итеп эшлиләр. Алар арасында шагыйрь Гафур Голәм аерылып тора. Ул «Көнчыгыштан киләм» дигә
н исем астында сугыш турында шигырьләр китабып бастырып чыгарды. Язучы Айбек бөек үзбәк шагыйре Галишәр Нәваи турында зур тарихи роман язды.
Грузин язучылары һәм шагыйрьләре зур әсәрләр тудырдылар. Шуларда
н Георгий Леонидзеның «Сталин» поэмасын, Симоп Чиковянның Грузия шагыйре Гурамитивили турындагы поэмасын, К. Гамсахуордиянец «Давид төзүче» һәм «Бөек мастерның кулы» дигән тарихи романнарын күрсәтергә мөмкин.
Күп язучылар Кызы
л Армия сафларында. Берәүләр анда язучылар булып, икенчеләре сугышчылар, командирлар һәм полптработниклар булып киттеләр.
Кызганычка каршы, кайбер язучылар әле бөтен көчләре беләп эшләмиләр. Кайберәүләр без
нең бөтен халкыбыз алып бара торган авыр көрәш көйләрендә читтә калу хәйләсен табалар. Берәүләр бер сүз дә дәшмиләр, икенчеләре художествога каршы булган, өстән генә язылган һәм безнең халкыбызга чит әсәрләр белән чыгалар.
Н. Асеев, П. Сельвенский, В. Луговской,
К. Чуковский, П. Никитин, М. Зощенко сугыш вакытында бер генә дә файдалы әйбер тудырмадылар. Ул гына да түгел, алар
ның кайберләре тарафыннан язылган әсәрләр аларның идеясез, принципсыз һәм иҗат ягыннан көчсез икәнлекләрен күрсәтте. Мәсәлән. М. Зощенко «Кояш чыгар алдыннан» дигән исем астында нәфислеккә ят булган оятсыз повестен бастырып чыгарды; Н. Асеев идеология ягыннан яраксыз шигырьләр язды; П. Сельвенский «Россиягә» һәм «Россия кемне тирбәтте» дигән исемнәр белән реализмга каршы шигырьләр язып чыкты.
Кайбер язучыларның рус әдәбиятының изге реалистлык традицияләрен онытулары, художество иҗатының идея ягына бәя биреп җиткермәүләре, котылгысыз рәвештә, идеология һәм иҗат ягыннан зур җимерелүләргә һәм какшауларга китерә.
Зоще
нконың «Кояш чыгар алдыннан» дигән повесте, авторның фикеренчә, аның (Зощенконың) үз тормышының күп өлешендә ни өчен бәхетсез булганлыгы турындагы сорауга җавап бирергә һәм бәхетле тормыш рецепты күрсәтергә тиеш булган. Шуның өстенә Зощенко язучы гына түгел, бәлки галим һәм эзләнүче дә булырга теләгән. Ул шартлы рефлекслар турында сөйли һәм академик Павловның «Тимер формулалар»ын практикада тикшереп чыгарга вәгъдә бирә. Наданнарда гына була торган бер катлылык белән ул: «кешенең үз-үзен тотуын эт һәм ланцет ярдәме белән өйрәнергә мөмкин һәм кирәк» дип раслый.
Зощенко үз тормышындагы вакыйгаларны физиология мәгълүматларына таянып аңлатырга маташа, иҗтимагый факторларның тәэсирен оныта. Болай аңлату бер катлылык кына түгел, хәтта дөньяга хәзерге фәнни карашның элементарь нигезләренә дә каршы килә.
Зощенко повестеның безнең зама
н белән бернинди дә уртаклыгы юк, ул әсәр безнең халкыбызның хисләренә һәм уйларына чит. Гәрчә Зощенко үз повестена салынган материаллар акылның таптанасы турында, фәп турында, аның прогрессы турында сөйлиләр дип игълан итсә дә, чынлыкта исә бу повесть бөтенләе белән дөньяны шәхси тарлыкта, ялгыш төстә, обывательләрчә аңлауга корылган. Бу әсәрдә безнең тормышыбыз бозып күрсәтелә. Геройларның психологиясе, аларның эшләгән эшләре гарипләндерелеп, сурәтләнә.
Авторның үзенең истәлекләре нигезендә ниндидер «фәнни» ясаган көчәнүе көлке генә.
Зощенко, б
ер дә тартынмыйча, рус классикларын «минем бөек иптәшләрем» дип атый. Шушы классикларның тормышып тикшереп, ул аларның биографияләреннән «рухсызлыкка кагыла торган бөтен нәрсәне» күчереп ала. Ни өчен? Аларда да «миндәге кебек эч пошу бар» дип күрсәтү өчен. Берсеннәнерсе чуалчыграк булгап фактларны бер генә яклап төзеп куеп, Зощенко бөек рус язучылары турында бозык караш тудыра: алар барсы да пессимистлар һәм төшенкелекне яклаучылар чыгалар.
П. Сельве
нский үзенең ватап турындагы, Россия турындагы шигырьләрендә бу гаять җаваплы теманы җиңел акыл белән, үзен әллә кемгә куеп, шапшак төстә аңлата. Сельвенский, үзен рус халкының вәкиле дип игълан итеп («мин синең халкыңның тавышы»), үзенең Россиягә карата булган мәхәббәте турында, ыңгырашуга һәм мыгырдануга кадәр килеп җитә торган мәхәббәте турында ниндидер шашкынлык белән реализмга каршы тоннарда яза.
Сельве
нский рус халкында бөтенләй булмаган тискәре сыйфатларны бар итеп күрсәтә. Гитлерчы илбасарларга каршы иң каты сугыш вакытында безнең илебез, Сельвенскийча әйткәндә, «гамьсез елмаю иле» булып чыга.
Сельве
нскийның бу шигырьләрендә Россиягә карата әйтелгән барлык сыйфатлар тупас халтурадай, тарабарщинадан башка бернәрсә дә түгел. Болар авторда ватанның тоташ бер образы юклыгын күрсәтәләр. Менә шундый сүзләр боткасыннан үрнәкләр: «страна атаки головной, напиток бешеный и нежный, где смесь пурги с голубизной», «люблю грачей разумных, как крестьяне», «люблю... на невероятной ноте самоубийство соловья», «ты льдами двинешея по грозам» һ. б.
Бөек рус шагыйрьләренең Россиягә булгап патриотлык карашларын искә алга
нда, П. Сельвенскийның формалистик трюкачлыгы, аның ватанга мәхәббәт турындагы ялган декламациясе колакны аеруча кисеп керәләр. Рус әдәбиятының кояшы Пушкин Россиянең бөеклегә һәм куәте турында, аның Напольонны җимерерлек көч тапканлыгы, Европаның азатлыгын, намусын һәм тынычлыгын саклап калганлыгы турында горурланып язды.
Некрасов вата
н турында, рус революцион колачы турында һәм баһадир халык турында ниндидер үзенә бер төрле ягымлылык белән язды. Рус халкы белән якын элемтәдәге художникта булган сизгерлек беләп ул туган иленең бөек бурычын алдап ук сизеп торды. Аның яраткан герое политик тоткын Крот үзенең ватанын изге бер нәрсә дип карый:
«При слове: «Русь», бывало, встанет —

Он помнил, он любил ее,

Заговоривши про все —
До поздней ночи
не устанет...»
Югары
идеялелек М. Горькийны, Маяковскийны һәм башка совет язучыларын һәм шагыйрьләрен иң яхшы кешеләрнең гасырлар буена килгән хыялларын һәм өметләрен тормышка ашырган үз ватаннарын мактауга рухландырды.
М. Зощенко повесте һәм П. Сельвенский шигырьләре — алар безнең совет әдәб
ияты өчен чит әсәрләр. Аларны бары тик халык каршында үзләренең җаваплылыкларын оныткан, үзләренең язучылык бурычларын оныткан кешеләр генә яза алганнар.
Югары идеялелек таләпләре художество әдәбиятының барлык жанрдагы әсәрләренә карата бер үк дәрәҗәдә, шул исәптән «күңел ачу» әсәрләренә карата да куелырга тиеш. Бөек рус сатириклары һәм юмористлары Гоголь, Щедрин, Чехов тирә
н идеяле язучылар иде, җәмгыятьнең остазлары иде. Юмористик хикәяләрдә һәм көлкеле әсәрләрдә идеялелекне игътибарга алмау ясалмалыкка һәм мәгьнәсезлеккә китерә. Мисал өчен В. Катаевның «Зәңгәр яулык» һәм П. Виртаның «Солдат хатыннары» дигән әсәрләрен китерергә мөмкин. Бу әсәрләргә безнең тәнкыйтебез үзенең каты хөкем карарын чыгарды.
Ватан сугышы чорында әдәбият һичшиксез уңышларга ирешкән булса да
, егет халкының тормышын һәм көрәшеп әле җитәрлек кадәр тулы итеп яктыртмый. Совет язучылары безнең халкыбыз омтыла торган максатларның бөеклеген, аның Ватан сугышында фидакарьлыгын һәм патриотлыгын, гитлеризмга каршы бу җиңүле көрәшне оештыручы булу ягыннан партиянең ролен, совет строеның көчен һәм яшәүчәнлеген, дәүләтебезнең куәтен күрсәтү өчен әле беренче адымнарны гына атладылар. Бик аз әсәрләрне искә алмаганда (В. Василевскаяның «Салават күпере», Горбатовның «Буйсынмаслар»ы) безнең әдәбиятыбыз вакытлыча фашистлар оккупацияләгән районнардагы совет кешеләренең тормышын язуга, фашизмны һәр яклап фаш итүгә аз игътибар бирә. Ватан сугышы геройларының, Кызыл Армия офицерларының һәм сугышчыларының тулы художество образлары әле тудырылмаган. Шул ук вакытта тормышны белмичә язылган, художество ягыннан сай һәм ясалма әсәрләр күп кенә язылды.
Мәсәлән, Плато
новның «Семидворье оборонасы» дигән хикәясен алып карыйк. Бу хикәядәге кимчелекләр Платоновның башка әсәрләре өчен дә характерлы. «Семидворье оборонасы» тупас тел беләп язылган, геройларның образлары тупас бирелгән. Хикәядә Платонов тарафыннан совет командирлары һәм сугышчылары фикере дип күрсәтелә торган күн кенә ахмак фикерләр бар:
Старшина Сычов бола
й ди: «Әгәр дә кирәк була икән, һәм халык өчен файдалы икән, солдат мәңгегә һәм чып-чынлап үләргә тиеш. Шулай булмый икән, ул нинди солдат. Шулай булмаганда ул шаярып кына үлә башлар».
Сугышчы мо
ндый фикер йөртә: «Үлек кеше булу буш нәрсә һәм зарарлы. Мин үтерелгәнмен икән, минем тормышым әле яшәлеп бетми калган икән, миңа аны яшәп бетерергә кирәк».
Лейтенант Агеев, гадәттәге коралны исәпкә алмыйча, дошманны йодырык беләп кыра: «Штык молодец булса, йодырыкны туган атаң дип сана»
ди Агеев. «Ә чыннан да шулай бит!» дип сугышчыларның берсе аның фикерен эләктереп ала: «Аңа ремонт ясап торасы да юк, припас та кирәкми — бер үскәч, синең яныңда, сугышка хәзер хәлдә, һәрвакыт асылышып йөри. Ә кисеп төшерсәләр, сулагай булып каласың».
Хикәядә бик күп мәгънәсез әйтемнәр бар.
Мәсәлән: «Сугыш — ул, продукциянең, ягыш дошман-оккупант үлемнең иң югары производствосы һәм үзара бергәләшеп хәрәкәт итүче барлык частьларның иң яхшы оештырылуы».
Кайбер журналларда еш кы
на начар тел беләп язылган, начар редакцияләнгән әсәрләр басыла. Кайчакларда язучылар вульгар, әшәке җөмләләрдән файдаланалар. Мәсәлән, В. Финкның «Знамя» журналында басылган «Бәхетсез Франция» дигән романы шундый җөмләләр белән чуарланган:
«Господи! Куда только богоматерь глаза лупила в такую минуту?»
«Где-то я в
идел этот кофейник!» (Сүз кешенең төсе-бите турында бара).
«Мне эта рыженькая приснилась, хороша морковка».
«Скажи, она замужем? Замужем?
Но знаю! Однако, по-моему, водит сеподузцы Мишель!».
«А н
ет ли у тебя там, в умиральне, людей побогаче, которые седлали бы на тот свет?»
«Но когда начальники слишком паседалп ему па нервную систему, он вскидывал голову».
Тылн
ың сугыш көннәрендәге тормышы турында аз язылды. А. Первенцевның «Сыпау» романын. М. Шагинянның күптәп түгел басылып чыккан «Урал оборонада» һәм А. Каравасевның «Утлар» исемле әсәрләрен исәпкә алмаганда, безнең әдәбиятыбыз эшчеләрнең производстводагы геройлыгын бөтенләй диярлек күрсәтмәде, тылда үз-үзләрен аямыйча эшләүче работникларның тулы образларын бирмәде.
Колхоз тематикасы ягыннан эш тагып да начаррак тора. Үзешчәнлек түгәрәкләре өчен язылган бер пәрдәлек һәм шуның өсте
нә түбән сыйфатлы пьесалардан башка, колхозчы крестьяннарның патриотлыгы турында, колхоз строеның көче турында, сугыш вакытында хуҗалыкта хатын-кызның зур роле турында әсәрләр чыкканы юк. Совет язучылары әсәрләрендә яшьләрнең һәм үсмерләрнең производстводагы хезмәте, яшь буынга тәрбия бирү проблемасы чагылдырылмаган.
Ачыктан-ачык
, зарарлы әсәрләргә каршы гына көрәшеп калмыйча, күңелсез, тупас язылган һәм укучыларда бернинди хис, бернинди фикер тудырмый торган әсәрләргә каршы да кискен көрәш ачарга кирәк. Явыз дошманга каршы көрәштә халыкның рухани һәм әхлак көчләрен ныгыта торган чын художестволы әсәрләр генә безнең журналларда һәм китапларда үзләренә урын табарга тиешләр.
Әдәби тәнкыйть матур әдәбиятка зур булышлык күрсәтергә тиеш. Кызганычка каршы, ул әле хәзергә совет әдәбиятының пдеялелег
е өчен, аның художество сыйфатлары өчен йомшак көрәш алып бара. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәби тәнкыйть һәм библиография турында»гы карарында (1940 нчы ел, ноябрь) тәнкыйтьнең ташландык хәлдә икәнлеге һәм совет әдәбиятының формалашуына тәэсир ясамавы әйтелгән иде. Безнең әдәбиятыбызның иң яхшы әсәрләре халык арасында әле аз популярлаштырыла икән, ә М. Зощенко повесте һәм П. Сельвинский шигырьләре кебек нәфислеккә каршы килә торган, зарарлы әсәрләр кискен төстә гаепләнмиләр икән, димәк, безнең тәнкыйтебез әле бүгенге көнне идея ягыннан түбән тора дип әйтергә туры килә.
Әдәби журналларда басыла торгап тәнкыйть мәкаләләре әле еш кына гомуми төстә һәм өстен генә язылган булалар. Художество әсәрләрен тикшерү күп вакыт формаль характерда бара, бу эш идея-политик эчтәлектә
н аерып карала. Журнал редакцияләре совет әдәбиятын үстерүдә һәм хезмәт ияләрен тәрбияләүдә әдәби тәнкыйтьнең гаять зур роле булуына бәя биреп җиткермиләр.
Әдәби тәнкыйть художество әсәрендә булга
н бөтен алдынгылыкны, бөтен яңалыкны ачарга һәм халыкның рухани йөзен бозып күрсәтә торган, зарар кптерә торган нәрсәләрне фаш итәргә тиеш. Рус тәнкыйте классиклары — Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов, Писарев — художество әсәренә тирән эстетик анализ ясауны иҗтимагый тормышның әһәмиятле проблемаларын кую белән, демократик принципларны яклау белән бергә бәйлиләр иде. Мәсәлән, Тургеневның 60 нчы еллардагы иҗтимагый җанлылык шартларында чыккан «Накануне» романына анализ ясаган чакта, Добролюбов шул замандагы төп мәсьәләне «Чын көн кайчан килер соң?» дигәп мәсьәләне куйды һәм халыкның күтәрелүе турында, Россиянең иҗтимагый-идея торышы турында сөйләде.
Әдәби тәнкыйть идея пропагандасы коралы, халыкны рухани тәрбияләү коралы булырга т
иеш. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәби тәнкыйть һәм библиография турында»гы карарында тәнкыйтьчеләрнең язучылардан аерылып яшәүләре яраксыз бер як итеп табылды. Шул нигездә Совет Язучылары Союзы янындагы тәнкыйтьчеләр секциясе һәм «Литературный критик» журналы бетерелде.
Аңларга кирәк
әдәби тәнкыйть тар белгечләрнең частный эше түгел, бәлки барлык совет язучыларыпың гомуми эше. Элекке вакытларда безнең иң яхшы язучыларыбыз тәнкыйть мәкаләләре белой дә чыгалар иде. Пушкин күренекле тәнкыйтьче, «Современник» журналының редакторы һәм рус әдәбияты көчләрен җыючы булды. Тургенев шул замандагы әдәби һәм иҗтимагый күренешләргә берничә тапкырлар кагылып үтте. Гончаров үзенең «Миллион терзаний» дигән атаклы мәкаләсендә Грибоедовның «Горе от ума» комедиясенә тиңдәшсез тәнкыйть анализы ясады, Некрасов аңа кадәр икенче дәрәҗәдә дип саналып килгән даһи шагыйрь Тютчевка тиешле бәяне бирде һәм аны беренче класс шагыйрьләр дәрәҗәсенә күтәрде. Некрасов 30 ел буена бик һәйбәт редактор һәм әдәби көчләрне бик яхшы оештыручы булып килде. Щедрин, Короленко, М. Горький үз иҗатларының бөтеп чоры буена бик яхшы әдәби тәнкыйтьчеләр һәм ялкынлы публицистлар булдылар.
Без
нең совет язучыларының һәм хәтта аларның иң күренеклеләренең дә тәнкыйть фикерләре белән бөтенләй диярлек чыкмаулары гаҗәп түгелмени? Безнең язучыларыбызның совет әдәбиятын тәнкыйть итү мәсьәләләре буенча әйткән фикерләре бигрәк тә файдалы булыр иде. Күренекле сүз мастерларының үз
иҗатларына анализ ясауга һәм аны ачуга багышланган мәкаләләр б
елән чыгулары да халык өчен һәм язучылар әчеп бик әһәмиятле булыр иде. Горькийның әдәби-тәнкыйть зачеткаларын язучыларның һәм укучыларның ничек яхшы каршы алганлыкларын гына искә алу да җитә. Язучының һәрбер зур әсәре иҗтимагый тормыш күренешләрен типлаштыручы дөрес һәм дәртле кешелек документы бит.
Совет язучылары алдында сугыш вакытында безнең халкыбызда бара торган үзгәрешләрне күрсәтү, омтылышның һәм характер ныклыгының
ничек тәрбияләнүен, гади кешеләрнең сугыш вакытындагы авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңеп ничек итеп батырлыклар эшләүләрен, геройлар булып әверелүләрен күрсәтү бурычы тора.
Хәзерге совет әдәбиятының күп әсәрләре артык акыл сатучан, артык ра
ционал, аларда кешенең әхлак тормышын күрсәтү юк. Язучы күп вакыт үз геройларының эчке кичерешләрен күрсәтә белми, аларның эшләгән эшләре нигезсез булып күренә. Мондый әсәрләр укучыны тәэсирләндермиләр һәм ышандырмыйлар.
Безнең язучылар әле яшь кешенең—«безнең зама
н герое»ның характерлы образын биргәннәре юк. Совет кешесенең кайбер аерым сыйфатлары — ватанга бирелгәнлек, нык торучанлык, батырлык, көрәштә фидакарьлек сыйфатларын без Тихонов, Симонов, Антокольский, Алигер әсәрләрендә табабыз. Ләкин Ватан сугышы чорындагы совет әдәбияты әле Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» дигән романындагы Павел Корчагин кебек тулы образ биргәне юк. Мәсәлән. А. Твардовский поэмасының герое Василий Теркинда, хәзерге заман тудырган сыйфатларга караганда, үткән заман тудырган сыйфатлар күбрәк. Анда Лпза Чайкина, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов кебек безнең заман геройларына хас булгап югары идеялелек юк. Социалистик реализм методы нигезендәге әсәрләр тудыручы совет язучыларының бурычы — бөек чорның бөтен хаклыгын чагылдыру, хәзерге заман сугышчысын яки эшчесен бөтен конкретлыгы белән күрсәтү.
Безнең заман кешеләрен тагы
н да тирәнтенрәк күрсәтергә кирәк. Совет әдәбиятында оборонада үлгәнче торучы сугышчылар образлары кайда бар? 1943 нче елның көзендә һәм кышыма, тылдан аерылып, юлсыз җирләрдән күп йөзләрчә километрлар һөҗүмгә барган геройлар кайда? Күп миллионлы совет халкы массасының сугыш көйләрендәге куәтле күтәрелешеп язучылар әле һаман да чыгылдырмаганнар. Совет патриотларының тылдагы эшенә, эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенциянең хезмәтенә, хатын-кызлар һәм яшьләр хезмәтенә халыкларның юлбашчысын иптәш Сталин иң югары бәяпе бпрде. Ләкин безнең әдәбиятыбыз әле тыл геройларын, аларпың кыенлыкларга каршы үз-үзләреп аямыйча көрәшүләрен, ватан бәхете өчен аларның тулысынча бирелеп эшләүләрен җитәрлек күрсәткәне юк. Шулай ук безнең әдәбиятыбыз Саратов колхозчысы Ферапонт Головатый башлап җибәргән чын патриотлык хәрәкәтен дә чагылдырмады. Аннан соң, мәсәлән, «Красный богатырь» эшчесе иптәш Овчинниковның ятим балаларны тәрбиягә алуы шикелле шундый яхшы хәрәкәт тә әдәбиятта гәүдәләнмәде. Ә бу хәрәкәт совет халкының сизгерлеген һәм кешелекле икәнлеген, аның югары политик (ачлылыгын күрсәтә бит).
Күп вакыт язучылар совет кешеләрендә ватанга мәхәббәт белән шәхси кешелек хисләренең бик нык бергә бәйләнгәнлеген күрмиләр. Революциягә кадәр иң алдынгы кешеләрдә генә булган бу сыйфат социалистик дәүләттә массовый күренеш булып әверелде. Без дошманны Кызыл Армиянең техника белән бик яхшы коралланган булуы һәм аның югары хәрби культурасы, тылыбызның җимерелмәс куәте аркасында гына түгел, бәлки совет кешеләренең яңа сыйфатлары аркасында да җиңдек. Безнең халкыбыз үзенең хак эшенә тирәнтен ышануы белән, ватанга карата тарихта тиңдәше булмаган мәхәббәте белән бөтен дөньяны таңга калдырды. Моның сере совет патриотлыгында. Социалистик җәмгыятьтә аерым шәхес коллективка бирелгәнлек рухында тәрбияләнә. Кеше үзенең бәхетен гомуми бәхеткә каршы китереп куймый, ул бер ук вакытта гомуми интереслар белән дә, үз интереслары белән дә яши.
Белинский, әсәргә анализ ясаганда төп таләп аның рухын һәм идеясен ачу, дигән иде. Бездә сугыш вакытында чыккан күп кенә әсәрләрдә нәкъ менә безнең көрәшебезнең идея мотивлары күрсәтелмәгән. Ә художество әсәре бары тик югары идеяле булганда гына,
үзенең бөтен эчтәлеге белән изге максатларга хезмәт итәргә чакырганда гына, яшәүчән һәм камил була ала.
Совет әдәбияты халыкны большевиклар партиясе идеяләре рухында, ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияли, һәрбер матур әдәбият әсәре укучыларны үзләренең бөтен фикерләре, җаннары һәм йөрәкләре белән халыкка хезмәт итәргә чакырырга тиеш. Язучы
ның бурычы — гадел көрәшебез максатына ирешү юлында очырагап барлык киртәләрне ватып, өзлексез алга барырга теләүне тудыру.