ШИГЫРЬЛӘР
МОСТАФА НОГМАН
*
ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ
Шунда зинһар таң, илчесе —
Зөһрә йолдызым,
Нурың белән назла аны
Кадерләп үзен.
Сагынганда үз Зөһрәсен
Сиңа карасын,
Сүрелдерсен күңелендәге
Сагыш ярасын.
Аның җиңеп кайтуын мин
Бик көтеп калам.
Аның өчен йөрәгем белән
Мин бергә янам.
Таң йолдызы, маяк бул син
Яуда иркәмә.
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә.
Таң йолдызы, маяк бул син
Яуда иркәмә.
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә.
Сөя иде ул мине саф
Кайнар дәрт белән.
Назлый идем мин дә аны
Шат йөрәк белән.
Бик күп айлар миннән башка
Гомер итсә дә,
Яу тормышы, туп тавышына
Ул күнексә дә,
Һәр иртәсен мин иркәсен
Сагына торгандыр;
Рәхәт үткән гомерен искә
Ала торгандыр.
1944 ел,
ЭЛЬ-ГАБИТ
ЖӘЙГЕ ЖИЛЛӘР
Таң атканда өмет өзмә,
Чыгармы кояш, диеп.
Үзе кайтыр, бәлки, көзгә,
Дошман яуларын җиңеп».
КАРЕЛ ЯЗЫ
Кошлар сайрый сынык ботакларда
Кояш уйный июль күгендә.
Ак ландышлар күренә баткакларда,
Миләүшәләр ата күңелдә.
Көйгән ылысларны үбә җилләр,
Су кызара Су күлендә.
Якты яңа тормыш шытып килә
Янган авылларның көлендә.
Олы юллар ташый гаскәр белән,
Көнбатышка илтеп ташкынын.
Без атлыйбыз данлы частьлар белән,
Җиңү өчен алга ашкынып.
Җылы җилләр исә, көннәр аяз,
Кояш төшми
Карел күгеннән
Июль азагында туган бу яз
Бәйрәм булыр инде күңелгә.
Июль, 1944.
Хәрәкәттәге Армия.
ХӘЙ МАНСУД
Җәйге җилләр, иреклесез,
Көньякларга очыгыз,
Иркәмә сәлам илтегез,
Зифа билен кочыгыз.
Пышылдагыз колагына.
Шомырт чәчләрен сыйпап:
«Дускаең сине сагына,
Мәхәббәтеңә сусап.
Кулыма алдым колхоз башакларын
Алар: тере көмеш кебек, авыр,
Алтын төсле, матур, сарылар.
Керфекләрен ачсам, аннан коела
Энҗе кебек елтыр тарылар.
Сокланып карыйм мин башакларга
Йөзем балкый, күңлем ачыла.
Без ил өчен үстек дигән төсле
Дулкынлана чиксез басулар.
Хәрәкәттәге Армия.