Логотип Казан Утлары
Роман

РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ


(Хыялый роман)
«САУБУЛ, КАЗАН!»
Рөстәм куркуга төште, ләкин ул, ничек кенә курык­масын, үзенең күренмәс кеше булуын онытмаган иде әле. Моннан, бу усал кеше кулыннан котылу өчен, аңа хәзер бер генә юл кала: ул да булса — хәйлә. Рөстәм өстәл өстендә яткан пробиркаларны, күзгә чагылган пыяла савытларны алды һәм аларны үзендә булган бөтен көч-куәт белән таш идәнгә ыргытты. Алар чың­гылдап-зыңгылдап чәлпәрәмә килделәр. Бу юлы инде Матвей Кузьмич үзе курыкты. Аның иреннәре кара янып чыктылар, тез буыннары калтырый башладылар. Ул Рөстәмнең һөҗүм итүен көтте, я йөзгә кислота си­бәр, я берәр нәрсә белән башка кундырыр дип уйлады. Шуңа күрә почмакка барып посты, ике учы белән йөзен каплады. Ләкин һөҗүм булмады, бары тик тимер рә­шәткәле тәрәзә форточкасының ачылып ябылуы гына күренде.

Шуннан соң бүлмәдә тынлык урнашты. Чәче коел­ган кеше, йөзен каплаган хәлдә, язу өстәле янына кил­де. Бу шук малай чыгып китмәгәндер, кайда да булса мине сагалап, җай көтеп посып тора торгандыр дип, як-якка каранды. Аннары, үзен тынычландырырга те­ләп, юри кычкырып уйларга кереште: «Газ турында әйтүемне чынга алды, шаярып әйткәнне аңламады. Ә мин аңа ярдәм итә ала идем». Аның уенча, Рөстәм, бу сүзләрне ишеткәч, атылып чыгып сөйләшә башларга тиеш иде. Ләкин бүлмә тып-тын, әйләнә-тирәдә шылт иткән тавыш та ишетелмәде.

Унбиш-егерме минут вакыт узды. «Ничек булды соң бу? Мин төш күрдемме әллә?» — дип уйлады Матвей Кузьмич. Ул барып ишекне ачты һәм бүлмәдән чыгып әйләнеп керде. Нәкъ шул вакытта тагын көтелмәгән хәл булды. Матвей Кузьмич, хәлсезләнеп, урындыкка утыр­ды. Ул үзенең колак төбендә Рөстәмнең тавышын ишет­те, тавыш акрын булса да, әйтелгән сүзләр көчле һәм ачы иделәр: «Яхшы тыңлагыз, бүгенге вакыйганы бе­рәүгә дә  сөйләмәгез.   Юкса,   мин  сезне  кых  итәрмен».

Кешеләрне таный алу, аера белү — нинди авыр. Әтисе Рөстәмгә: «Кеше булып үс, улым!» — дия иде, аңа бөек кешеләрнең бала чаклары турында китаплар табып китерә һәм укый иде. Идел буенда үскән Володя Ульянов, Уржум малае Сергей Костриковлар гомердә дә Рөстәмнең күз алдыннан китмәсләр, Пушкинның лицейдагы чагы, Тукайның ятимлектә кулдан кулга күчеп йөрүләре, Эдисонның кыйналып чукраклануы, газета сатып йөреп тамак туйдыруы — бөтенесе дә хә­тердә. Алар турында язылган китапларны укыганда, Рөстәмнең татлы елаганы да, рәхәт көлгәне дә бар. Балалыкларын   төрлесе   төрле   итеп   кичергән   ул   олы кешеләр Рөстәмнең иң якын дуслары, сердәшләре бу­лып киттеләр, һәм аның үзенең дә алар кебек үк яхшы буласы килде.

«Ә менә Матвей Кузьмич шикелле начар кешеләрне нишләтергә?»—дип уйлады Рөстәм. Ул ишек төбендә ярты сәгать чамасы посып торуына, алдакчы галимнең сүзләренә ышанып, атылып чыкмавына куанды. Бу ва­кыт ул телефон будкасы яныннан узып бара иде, кереп шалтыратырга булды.

— 0-35-46. Кем бу? Яков абый, мин сез әйткән га­лимне күрә алмадым. Инде эзләп тә йөрмим. Ник ди­сезме? Каба яздым мин, Матвей Кузьмич дигән алдакчы галим мине куркытып әллә нишләтмәкче булды. Бел­мим. Фамилиясен белмим. Үзен сез әйткән галим дип атады. Э-э! Үтерәм дип куркытты! Э-э! Кирәкми. Бар­мыйм. Вокзалга китәм. Хәзер китәм. Э-э! Әйе, сез әйт­кән Б. белән бергә эшли. Хушыгыз.

Өлкән начальник белән сөйләшү Рөстәмне катгый бер карарга китерде: ул бүген үк, хәзер үк китәргә бул­ды. Барлык радиолар, барлык газеталар, Ватан өстендә куркыныч шәүлә йөри, дип кычкырып торалар. Күзгә күренмәс Рөстәм шушындый дәһшәтле көннәрдә Ка­занда яшәсенме? Фашистларга каршы көрәшер өчен фронтка китмәсенме? Китә ул, китә. Рөстәм элек «фа­шист» сүзен аңлап җиткерми иде, ул бары тик аның ниндидер әшәке сүз икәнен генә аңлый иде. Сугыш Рөс­тәмгә «фашист» сүзенең мәгънәсен ачты. «Фашист» дип әйткәндә, ул бомбага тотылган калаларны, яндырылган авылларны, бишекләрдә үтерелгән күкрәк балаларын, үзе яратып укыган китапларның учакларда яндырылу­ларын күрде.

Караңгы төшкән иде инде. Рөстәм, дөнья хәсрәтен бер ялгызы күтәреп баргандай, башын түбән иеп, авыр атлап, вокзалга таба юнәлде. Вокзал үзе дә, аның ал­дындагы бакча да, тротуарлар да халык белән тулы иде. Рөстәм тонык ай нурлары астында шуларны күзә­теп йөрде. Менә балалы семьялар. Алар каядыр күчеп баралар. Эшкәме? Әллә бомбага тотылган шәһәрләр­дән күчеп киләләрме? Бәлки, шулайдыр да.

«Менә шул инде ул сугыш...»—дип уйлады Рөстәм. Әнә дүрт-биш яшьлек кыз бала, башын ташка куеп, курчагын кочаклап, татлы йокыга талган. Аның белән янәшә алты-җиде яшьлек ир бала капчыкка тотынып тора. Аны йокы изә: ул күзләрен йома, башы капчык өстенә  авып  төшә.  «йоклама,   Фәрит,   йоклама,  бәгырем»,— дип, аның янына бер хатын йөгереп килә. «Йок­лама, капчыгыңны алдырырсың. Озакламый билет бирә башлыйлар»,— дип, хатын янә каядыр чабып китә.

Рөстәм, шулардай күзләрен ала алмыйча, бик озак карап тора, малайның капчыгын саклаша. Төне буе ул шулай йөреп чыкты. Таң алдында кешеләрнең Мәскәү поезды кайчан була дип үзара сөйләшүләре, соңра че­моданнар күтәреп, берсен берсе этә-төртә вагоннарга сибелүләре аны да ашыктырдылар. Рөстәм пассажир­лар арасында үзенә таныш Яков Михайловичны — өл­кән начальникны — күрде һәм, шуңа куанып, ул кергән вагонга керде. Бу — йомшак урыннар вагоны иде.

Рөстәм, пассажирларга комачауламас өчен, кеше аз­рак йөргән тәрәзә янына килеп басты. Озакламый поезд кузгалды. Рөстәм тәрәзә аша күреп һәм ишетеп торды — озатучыларның кулларында яулыклар җилфердәделәр, кайсыдыр: «Исән-сау йөреп кайт!» — дип кычкырды, кемдер елап җибәрде. Яшь кенә бер кыз, нишләп мине ташлап калдырасың дигәндәй, әллә әтисен, әллә абый­сын, әллә бүтән берәр якын кешесен куып җитәргә те­ләгән кебек, поезд белән янәшә чабып барды. Рөстәм, тәрәзә аша сузылып, аңа кул изәде, кулы күренмәүне хәтерләп, кемнеңдер фуражкасын алды һәм шуны селки башлады. Фуражканың вагон янында һавада йөзеп баруы кызны туктап калырга мәжбүр итте. «Могҗиза­лы» фуражканы пагонда баручыларның да кайберләре күрделәр. Фуражка шаккатып басып торган иясенең башына яңадан килеп утыргач, кешеләр гаҗәпкә кал­дылар, фуражка иясе турында, безнең вагонда күз буу­чы артист, гипнотезер, иллюзионист бара, дип сөйләшә башладылар.

Рөстәм тәрәзә янында иде әле. Ул Кремльне күрде һәм авыз эченнән: «Сау бул, Казан!»—диде. Мәктәп­тә ятланган шигырь искә төште һәм ишетелер-ишетелмәс тавыш белән шуны көйләргә тотынды:

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем.

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем;

Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз —

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.


ПОЕЗДДА
Юлда Рөстәм үзен бик тыйнак тотты, шуңа күрә аның белән поездда укучының исен китәрерлек бер­нәрсә дә булмады диярлек. Яков Михайлович дүртенче купега урнашты һәм, поезд кузгалгач та, сул як өске койкага менеп ятты. Рөстәмнең аны күрәсе, аның белән сөйләшәсе килә иде. Чәче коелган кеше хакында да, Богдановны күрә алмыйча китүе турында да аңа сөй­лисе бар иде.

Рөстәм ерак юлга, озын сәфәргә чыкты, ләкин ул үзе белән кием-салым да, ризык-фәлән дә алмады. Әм­ма алар бик кирәк икән. Дөрес, тамагын ул бик тиз һәм бик җиңел туйдыра ала; берәр купега яки вагонга кереп ашап чыгу аның өчен ни дә тормый. Ләкин ан­дый эшкә Рөстәмнең күңеле бармый, кеше әйберен рөхсәтсез алуга ул караклык дип карый. Яков Михай­лович аны, һичшиксез, ашатыр иде. Хәер, ашау турында кайгырмаска да мөмкин: Рөстәмнең түземлеге зур. Ме­нә йокыны нишләтергә? Йокы миңгерәтә. Вагон тәгәр­мәчләре дә, үч иткәндәй, «бәлли-бәлли итәр бу» дигән сыман, тирбәлдереп баралар, башны түбән идертәләр. Вагонда берәр җиргә ятып алу түгел, утырыр урын да юк. Урыны бар барын, ләкин куркыныч: пассажирларның әле берсе, әле икенчесе, Рөстәм янына килеп басып, тәрәзәдән авыл-шәһәрләрне, кыр-болыннарны күзәтеп баралар, я икәү-өчәү киләләр дә сөйләшә башлыйлар. Әйтерсең лә башка сөйләшер урын юк үзләренә.

Станцияләрнең берсендә Рөстәм, черем итеп алыр­га урын тапмаммы дип, күрше вагонга кереп караган иде. Ләкин кая! Халык монда, кырмыска оясыдай, мыж кайный: утырып торырга да урын юк. Поезд кузгалып киткәнгә һәм үз вагонына бу як ишек бикле булганга, Рөстәм егерме-утыз километр араны тамбурда барырга мәҗбүр булды. Ике вагон арасында, менә төшеп кит­тем, төшеп киттем дигәндәй, ычкыныр хәлдә тагылып барган бер үсмер баланы күрде. Рөстәм аңа арты белән борылды, колакка татарча җыр ишетелде. Күтәрелеп караган иде — вагон түбәсендә кешеләр күренделәр, шуларның берсе җырлый икән:

Сандугачлар өзелеп сайрый Җәйге ямьле вакытта; Җәйге ямьле вакытларда Без ятабыз окопта.

Рөстәм йомшак вагонга кайтып кергәндә, Яков Ми­хайлович купеда ашап-зчеп утыра иде. Бүтән пасса­жирлар кайсы кая таралышканнар, тагын бары тик полковник кына калган, ул да йотлыгып китап укый. Рөстәмнең  эчәсе  килгән   иде,   шуңа   күрә ул  иң элек өстәлгә сузылды һәм салып куелган стакан чәйне эчте, икра ягылган икмәк кисәген алып ашый башлады. Яков Михайлович, буш стаканны күргәч, полковникка кара­ды. «Кай арада эчтем соң? Эчмәгән булсам — ник буш?» — дип уйлады, икра ягылган икмәкне дә таба алмагач, аңлады булса кирәк:

Рустам, Рустам, Рустамчик, Рустам — мальчик с пальчик...— дип җырлаган булып кыланды.

Рөстәм бу җырга нинди мәгънә салынганны тиз аң­лады. Ул кәгазьгә нидер сызгалады да аны начальник алдына куйды. Анда: «Сыйлавыгыз өчен рәхмәт. Минем йоклыйсым килә — кайда ятыйм?» — дип язылган иде. Яков Михайлович, ашау-эчүен бүлеп, өске койкада сөйләнә-сөйләнә урын хәзерләде, койкадан фуражка­сын, ременен алып куйды. Рөстәмгә аңлатыр өчен янә җырларга кереште:

Йоклау өчен шәп урын, шәп урын...

Полковник, китаптан башын күтәреп, Яков Михай­ловичка эндәште:

—  Искитәрлек   тавыш!   Көен   дә   үзегез   чыгарды гызмы?

—  Көлмәгез, иптәш полковник... Кәефле чагымда телгә ни килсә, шуны җырлау гадәте бар минем. Чәй эчәргә теләмисезме? Рәхим итегез!

—  Рәхмәт, мин эчтем инде. Ялгышмасам, сез йок­ларга да яратасыз: чәегезне эчеп бетермәс борын ук ятарга урын хәзерләп куйдыгыз.

—  Әйе шул. Эш аркасында онытылып калган йокы­ларны чыгармакчы булам.

—  Ул яктан мин бәхетсез: юлда мин начар йок­лыйм. Юлга мин бер кочак китап күтәреп чыгам.

—  Миңа да шунда берәр кызыклы китап табыл­масмы?

—  Менә сайлагыз,— дип, полковник китаплар ят­кан урынга ишарә ясады.

Бераздан инде начальник та китапка чумган, анда тасвир ителгән вакыйгалар өермәсенә кереп, әйләнә-тирәсен оныткан иде. Аның кулында атаклы галим-академик Павлов тормышын хикәя иткән китап иде. Бу вакыт Рөстәм изрәп йоклый иде инде. Күрәсең, ул бик арыган, гырылдый башлады.

—  Сезме шулай гырылдыйсыз?

Полковникның бу соравы начальникны сискәндереп җибәрде.

—  Ә нәрсә? — диде ул.

—   Купеда кемдер гырылдый дим...

—  Кем булсын — мин, әлбәттә,— дип, начальник «гаепне» үз өстенә алды һәм, Рөстәм янына менеп ятып, үзе дә борын сызгыртып гырылдый башлады.

Полковник бсрын сызгыртуны күңелле музыкага санамады булса кирәк, китабын күтәреп коридорга чыкты.

Рөстәм йокы арасында Яков Михайловичка сыенды, аның куенына ук керде. Начальник бу минутта: «Ник мин аны күрмим, күрсәм — үбәр идем үзен»,—дип уйлады.

Рөстәм соң гына уянды.

—  Акрын, улым, акрын!—дип, начальник мендәр­гә пышылдады.— Сөйләшәсең килсә, площадкага чы­гыйк.

—  Әйдә,— дип,   шулай  ук  акрын   тавыш   ишетелде. Площадкада алардан башка берәү дә юк иде.

—  Инде җәфа да чигә башладыңмы? Их, син! — Начальник бу сүзләрне җылы итеп, Рөстәмне кызган­ган сыман әйтте.

—  Ялгызлык йөдәтә,— дигән тавыш ишетелде.— Менә сез теләсә кем белән сөйләшә аласыз. Ә мин гел ялгыз.

—  Өметсезләнмә, улым. Сездә, татарларда «Өмет­сез — шайтан» дигән мәкаль бар. Өметсезлек — көч­сезлек галәмәте. Ә син көчле. Мин синең урыныңда булсам, башымны югары күтәреп, гел көлеп кенә йө­рер идем.

—  Мин беренче адымнан ук сөрлектем. Алдакчы кешегә барып каптым.

—  Теге Матвей Кузьмичны әйтәсеңме?

—  Әйе.

—  Сүзне шуннан башлыйсы калган икән. Синең сөр­легүең аның үзенең «сөрлегүенә» сәбәп булган. Ул кеше безгә дошман булып чыкты.

—  Чынлапмы? — Рөстәм начальникның муенына са­рылды.— Мин аны үзем дә шулай дип уйлаган идем. Юкса алдан хәйләләр корып маташмас иде. Синең янда миңа шундый рәхәт, Яков абый.

—  Мин сине күрмим, Рөстәм. Бары тик акыллы сүз­ләреңне генә ишетәм. Тыңла әле син мине. Мин синең зур эшләр башкарасыңны сизәм. Шуңа күрә синең белән сөйләшкәндә, үземне зур кеше, дәү кеше белән сөйләшәм дип хис итәм. Менә нәрсә, акыллым. Озак­ламый без Мәскәүгә җитәбез. Безгә анда аерылышырга туры килер. Ихтимал, бүтән очрашмабыз да. Киңәшем­не тыңла, сүзләремне исеңдә тот... Тыңлыйсыңмы син мине?

—  Тыңлыйм, тыңлыйм, Яков абый...

—  Синең өчен, минем өчен дөньяда Ватаннан да изге нәрсә юк. Ватан ул — безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, укыган мәктәбебез, бергә уйнап үскән дус-ишләребез. Ватан ул — Пушкин, Тукай җырлары, Идел һәм Днепр елгалары, шаулап торган Брянск, Тамбов урманнары, түбәләре күккә сузылган Эльбрус, Казбек таулары, вагон тәрәзәсеннән күренгән менә бу болыннар, бакчалар, авыл-шэһәрләр — бөтенесе дә безнең Ватаныбыз. Шулар булмаса, яшәүнең кызыгы да юк. Ни генә эшләсәң дә: авырлык күрсәң дә, шатлык татысаң да, Ватан өчен яшәвеңне онытма. Киң күкрәк­ле, гади рухлы бул. Кешенең көче үзенә ышануда. Кү­ңелеңне нечкәртмә. Батыр бул, гайрәт ор! Сугыш ар­касында михнәт чиккән кешеләр малына тимә, андый кешеләрне рәнҗетмә. Ләкин ач йөрмә, боекма. Тагын ни диим, акыллым? Мин сугышта булган кеше. Су­гыш— бик хәтәр урын. Үзеңне сакла. Миңа хат яз. Әти-әниеңне ташлама, мин ишеткән хәбәрләрне алар да ишетә торырлар. Аңладыңмы мине, Рөстәм?

—  Аңладым, Яков абый, аңладым.

Начальник кесә фонарен чыгарды — вагон площад-касы ярым яктырып китте.

—  Кирәкми, сүндер,—диде Рөстәм.—Күзләрне авырттыра.

Фонарь сүнүгә, Рөстәм дәвам итте:

—  Хәтерлисеңме, Яков абый, син миңа ант иткән идең? Инде син минем антымны тыңла. Син сөйләгән, син аңлаткан изге Ватаныма һичкайчан һәм һичкайда хыянәт кылмаска ант итәм. Моның киресен эшләсәм, бу сүзләрне әйткән телем корысын. Илем өчен, халкым өчен гайрәтле булырга ант итәм. Кеше күзенә күренми­чә йөрүемне фәкать изге эш өчен генә файдаланырга ант итәм.

—   Рәхмәт, акыллым!..

Шуннан соң алар, купега кереп, икәү бер койкага менеп яттылар. Яткан килеш кенә бераз ашап алдылар. Йокы үзеннән-үзе әллә кая качты, таралды. Чәченә кырау төшкән бала җанлы начальник һәм үзен зурлар ча хис иткән нәни Рөстәм таңга хәтле колактан колак­ка серләшеп, сөйләшеп яттылар.

Иртәгесен Рөстәм, Яков Михайловичка ял итәргә комачауламас өчен, күрше вагоннарга кереп йөрде. Кеше күзенә күренмәс булганнан бирле ул үз-үзен өйрә­нергә гадәтләнде. Бәлки, әнә шул сәбәптәндер, Рөстәм бик нык бирелеп көзгегә караган иде, ләкин анда ул үзенең ике күзен генә күрде. Саклык өчен ул кепка­сын басыбрак киде. «Тагын нинди хикмәтләрем бар икән?»—дип уйланып йөргәндә, авылча киенгән карт белән карчыкка юлыкты. Бу хәл Муромга җитәрәк кеч­кенә бер станциядә булды. Карт белән карчык әллә узып барышлый туктаганнар, әллә, кемне дә булса озата килеп, поезд киткәнне көтәләр, бер читтә ни ту­рындадыр сөйләшеп торалар иде. Эче пошып йөргән Рөстәм ал арның сүзләренә колак салды.

—  Петроларга   похоронный   килгән,— диде   карчык.

—  Ишеттем. Кешеләр зур эш өчен башларын сала­лар, Настасья. Күренмәс бүрек булса, Семкага киде­рер идем дә әйтер идем: «Мә, улым, ки дә бар, Гитлер-ның башын өзеп, атаң-анаң алдына китереп куй», дияр идем.

—  Гитлерны үтергән кешеләр әүлиягә саналырга тиешләр инде.

Поезд кычкырткан тавыш ишетелде — Рөстәм ва­гонга ашыкты. Ул кергәндә, Яков Михайлович уянма­ган иде әле. Янәшә купеда шау-шу бар кебек тоелды — Рөстәм шунда керде. Монда өч кеше сыйланып утыра иде. Өстәл һәм аның янәшәсендәге чемодан өсте мул күренде. Мин ашаганнан боларга әллә ни зарар килмәс дип, безнең нәни каһарманыбыз да туйганчы сыйланып утырды.

Алда Мәскәү күренде. Кешеләр поезддан төшәргә әзерләнә башладылар. Рөстәмнең әзерләнәсе юк иде. Ул алдан төште. Вагоннан чыккач, начальникны югалт­кан иде, аны вокзал мәйданында табып куанды, янына йөгереп барып:

—  Сау бул, Яков абый! — диде.

—  Аерылышабызмыни, Рөстәм?

—  Әйе.— Бу тавыш бик моңлы ишетелде.

—  Шулай да син миңа кереп чык әле.— Начальник блокнотын чыгарды.— Менә минем адресым. Шушы өч-дүрт көн эчендә иртәнге 10 га чаклы мин һәрвакыт өйдә булырмын. Керерсеңме?

—  Керермен,— дип, Рөстәм Яков Михайловичны кочаклап үпте дә тын калды.

Начальник ишетелер-ишетелмәс кенә:

—  Рөстәм! Рөстәм! Улым! — дип кычкырып карады. Узып баручылардан берәүнең:

—  Улыгыз югалдымы? Шәһәр радиосына хәбәр итегез. Табылыр,— диюе аны кузгалып китәргә мәҗ­бүр итте.

АНЫ КҮРСӘҢ ИДЕ...
Рус һәм татар өчен дә, грузин һәм казакъ өчен дә, үзбәк һәм белорус өчен дә — кадерле син. Синең урам­нарыңда йөргән чакта без Киев, Баку урамнарын са­гынабыз, чөнки синдә үзебезнең туган авыл, калаларыбызның ямен күрәбез.

Казан яки Уфа урамнарында йөргәндә сине сагынабыз. Синең мәһабәт завод-фабрикаларыңны күрәсебез, чәчәккә күмелгән паркларыңда татлы һава сулыйсыбыз, данлы фән-гыйлем йортлары белән мактанасыбыз, театрларыңда утырып сихерлә­нәсебез, Горький урамың буйлап, Кызыл мәйданың аша горурланып узасыбыз, карт Кремль диварларыңа тын калып карап торасыбыз килә.

Син безнең Шәүкә­тебез һәм куәтебез. Сәгадәтебезнең якты чагылышы, Хәятыбызның сүнмәс нуры син, Мәскәү! Синдә безнең туганнарыбыз һәм дусларыбыз яшиләр. Дуслык, туган­лык шәһәре син, Мәскәү! Рөстәмне дә, минем нәни ка­һарманымны да, үзеңнең кочагыңа ал... Күрсен ул си­не... Синнән көч-дәрт алсын. Сиңа ул изге теләкләр белән килде. Сиңа дошман һөҗүм иткән чакта, ул си­не сакларга Рәүф исемле кардәшен җибәрде, әбисе: «Ярабби, саклый күр Мәскәвебезне!» — дип дога кыл­ды. Рәүф синең өчен корбан булды. Рөстәмгә аның ка­берен күрсәт, ул да, Рәүф шикелле үк, батыр булсын...

Рөстәм начальник яныннан борылып киткәч тә, кая барырга белмичә, халык төркеменә кушылып, мәйдан аркылы чыкты һәм җир асты юлына — метрога эләк­те. Андагы байлыкка, матурлыкка хәйран калды. Ул, бер вагоннан икенче вагонга сокланып күчеп йөри йөри, шәһәрнең үзәк урамнарына килеп чыкты һәм, өзлек­сез хәрәкәткә гаҗәпләнеп, метро станциясе янында басып торды. Бу — сул якта Кремль манаралары кү­ренгән, уңда  Горький урамы сузылып киткән Охотный ряд иде. Рөстәм, сул кулда күренгән югарылыкка ме­неп, «Москва» гостиницасы колонналарының берсенә сөялде. Аның күз алдыннан бер һәм ике катлы трол­лейбуслар, төрле-төрле автомашиналар, чуар, ләкин нәфис киенгән кешеләр уздылар. Бу Совнарком йорты иде. Безнең нәни каһарманыбыз шуларның бөтенесе­нә дә сокланып карап торды, ничаклы караса да, ка­рап туймады. Ул, Ленин музее яныннан үтеп, Кызыл мәйданга керде. Кергәч, кая карарга белмәде, аның күзләре югалдылар; көндезге кояш нурлары астында ялтырап торган мәйдан ташлары да, Кремль диварла­ры буйлап утыртылган япь-яшь чыршы агачлары да, әллә ничә манаралы җыйнак чиркәү дә — барысы берь­юлы күренделәр. Кинәт бу әйберләр югалып, күзләр кара мәрмәр таштвн салынган һәм гүяки тынлыкка чумган мавзолейга төштеләр. Рөстәм кабер янына кил­де; башын түбән иеп басып торды һәм, авыр сулап, алга таба китеп барды.

Кремль капкасын керүгә, ул, әллә нәрсәне хәтергә төшергәндәй, елмаеп куйды һәм ашыга-ашыга Кремль эченә керде. Капка янында сакчылар торалар иде, лә­кин Рөстәмне туктаткан кеше булмады. Ул бу минут­та нәрсә эшләвенә хисап бирерлек хәлдә түгел иде. Уй­лар, фикерләр берсе арты берсе йөгерделәр, нәни ка­һарманыбызның тәнен эсселе-суыклы иттеләр. Хәзер ул татлы тойгылар диңгезендә йөзә иде...

Һавада асылынып торган күзләр

Бу ике көн эчендә Рөстәм башыннан берсе-берсеннән кызыграк тоелган бик күп хәлләр кичте. Шулай, Кремльдән чыгып барганда, ул капка янында торган бер җиңел машинаны күрде дә, ишеге ачык булудан файдаланып, шунда кереп утырды. Машина аны әллә кая еракка, шәһәр артына алып китте. Янәшә утырган генерал юл буе ниндидер кәгазьләр һәм хәрби карта­лар белән мавыкты, ә Рөстәм Мәскәүне күзәтте. Алар аэродромда булдылар, зур-зур биналарга кереп чык­тылар һәм карт кына бер галимне котлау мәҗлесенә катнаштылар. Рөстәм белән утырып килгән генералны һәр җирдә олуглап каршыладылар. Рөстәм дә аның белән бергә котлау мәҗлесенә катнашты һәм туйган­чы сыйланып утырды.

Кремльгә   кайтып   кергәндә,   кичке   сәгать   җиделәр булган иде инде. Генерал күздән югалды. Рөстәм та­гын ялгыз калды һәм Охотный ряд чатында, Совнар­ком йорты белән янәшә бинага — Колонналы залга керде. Чөнки һәйбәт киенгән кызлар, хатыннар һәм ирләр шунда ашыгалар иде. Халык кая барса — Рөстәм дә шунда барды, халык белән бергә ул залда утырды. Монда ул концерт тыңлады, исемнәре радиода яңгы­раган һәм әнкәсе сокланып сөйләгән мәшһүр җырчы­ларны күрде. Аны аерата сихерләгән нәрсә —үзе бе­лән бер яшьләр чамасындагы ир баланың скрипкада уйнавы булды. Кайтып, Өтер Вәлигә сөйлисе иде шуларны дип уйлады Рөстәм.

Ул концерттан соң да залда калды һәм төнне шун­дагы йомшак кәнәфиләрнең берсендә уздырды. Мин аның залдан озак чыга алмыйча борчылып йөрүен, иртә белән бинаны җыештырырга килгән хезмәткәр ха­тыннарның һавада асылынып торган күзләрне күреп: «Нәрсә бу да ни бу?» — дип куркытуларын язып тор­мыйм. Андый вакыйгаларның барысын да яза баш­ласаң, кәгазь җитмәс. Безне кызыксындырган һәм ки­ләчәктә әһәмияте зур булган төп вакыйгага тизрәк җитәсем килә.

«Һавада асылынып торган күзләр могҗизасы»ннан соң Рөстәм Яков Михайловичны эзләп тапты. Ул аның белән очрашуның беренче минутында, күзләрен учы белән каплап:

—  Син мине күрәсеңме? — дип сорады.

—   Юк,— диде начальник. Рөстәм күзләрдән кулын алды.

—  Ә хәзер?

Начальник утырган урыныннан сикереп торды.

—  Мин һавада йөргән ике чем-кара күз күрәм. Си­нең күзләрме бу, Рөстәм?

—  Әйе, минем күзләр, Яков абый.

Күзләр бер югалдылар, бер күренделәр, бер югары күтәрелделәр, бер түбән төштеләр.

—  Әйт, Яков абый, ни бу, иске хәлемә кайта баш­лавыммы әллә? Миңа хәзер урамда йөрүе дә хәтәр. Миннән кешеләр куркалар. Мин кояштан курыккан кеше  шикелле күзләремне каплап йөрергә мәҗбүриен.

—  Кайгырма, Рөстәм,— диде Яков Михайлович.— Хәзер мин сине бик зур бер галим янына алып барам. Ул безгә бөтенесен дә аңлатып бирер. Ризамы?

—  Кем соң ул? Тагын берәр бәлагә очрамаммы?

—  Очрамассың.    Без    бара    торган    галим — үсемлекләр патшасы академик Караваев. Профессор Бог­данов миңа аның турында әллә ниләр сөйләп бетерде. Дөньяда ул белмәгән үсемлек бик аз булыр, имеш. Аның, имеш, үзе уйлап тапкан, үзе тәрбияләп үстер­гән йөзләрчә өр-яңа үсемлеге бар. Үзе химия белән фи­зиканы да бик яхшы белә, имеш. һәрхәлдә, аның белән очрашу безгә зарар итмәс дип уйлыйм.

— Киттек, алайса...

Карт галим аларны төрле-төрле гөлләр, чәчәкләр, үсемлекләр белән тулган, хуш ис аңкып торган лабо­раториядә кабул итте. Күрәсең, Яков Михайлович ал­дан сөйләшеп куйган: академик аларны, хуш килә­сез, мин сезне көттем, дип, үзенең кабинетына алып керде.

Миңа Рөстәм Асадуллин вакыйгасы уңае белән Яков Михайловичны берничә мәртәбә күрергә туры килде. Минем аның белән Рөстәм турында төннәр бу­енча сөйләшеп утырганым бар. Рөстәмне ул үз бала­сын яраткан кебек ярата иде... «Иде» дим. Чөнки мин бу юлларны язып утырганда, Яков Михайлович... хәер, анысы турында соңыннан, нәүбәт җиткәч тасвир итәр­мен.

Мин Яков Михайлович «Язмалары» белән таныш­тым һәм анда академик Караваев белән очрашуга ба­гышланган берничә сәхифә таптым. Хикәянең табигый дөрес агылышын бозмастан, хәзер мин шул «Язмалар­дан» беренче күчермәне биреп үтәм. Дәфтәр тышында «Я. М. П. язмалары» диелгән. Начальникның фами­лиясе Подгорный иде, шуңа күрә «Я. М. П.» хәрефлә­ренең Яков Михайлович Подгорный сүзләренең баш хәрефләре икәнлекләренә шигем юк. Мин дә «Я. М. П. язмалары» дип алам.

ҺАВАДА АСЫЛЫНЫП ТОРГАН КҮЗЛӘР
(Бу ике к
өн эчендә Рөстәм башыннан берсе берсеннән кызыграк тоелган бик күп хәл кичте. Машина аны әллә кая еракка алып китте. Янәшә утырган генерал юл буе ниндидер кәгазьләр һәм хәрби карталар беләп мавыкты, ә Рөстәм Москваны күзәтте. Алар аэродромда булдылар, зур-зур биналарга кереп чыктылар һәм карт кына бер галимне котлау мәҗлесенә катнаштылар. Рөстәм белән утырып килгән генералны һәр җирдә олуглап каршыладылар. Рөстәм дә аның белән бергә котлау мәҗелссснә катнашты һәм туйганчы сыйланып утырды.
Кремльгә кайтып кергәндә, кичке сәгать җиделәр булган иде инде. Генерал күздән югалды. Р
өстәм тагын ялгыз калды һәм Охотным ряд чатында, Совнарком йорты белән янәшә бинага — Чайковский залына керде. Чөнки һәйбәт киенгән кызлар, хатыннар һәм ирләр шунда ашыгалар иде. Халык кая барса — Рөстәм дә шунда барды, халык белән бергә ул да залда утырды. Монда ул концерт тыңлады, исемнәре радиода яңраган һәм әнкәсе сокланып сөйләгән мәшһүр җырчыларны күрде. Аны аерата сихерләгән нәрсә — үзе белән бер яшьләр чамасындагы ир баланың скрипкада уйнавы булды. «Кайтып Өтер Вәлигә сөйлисе иде шуларны!» дип уйлады Рөстәм.
Ул концертта
н соң да залда калды һәм төнне шундагы йомшак кәнәфиләрнең берсендә уздырды. Мин аның залдан озак чыга алмыйча борчылып йөрүен, иртә белән бинаны җыештырырга килгән хезмәткәр хатыннарның һавада асылынып торган күзләрне күреп «нәрсә бу да, ни бу?» дип куркытуларын язып тормыйм. Андый вакыйгаларның барсын да яза башласаң, кәгазь җитмәс. Безне кызыксындырган һәм киләчәктә әһәмияте зур булган тел вакыйгага тизрәк җитәсем килә.
«
Һавада асылынып торган күзләр могҗизасы»ннан соң Рөстәм Яков Михайловичлы эзләп тапты. Ул аның белән очрашуның беренче минутында, күзләрен учы белән каплап:
— Син мине күрәсеңме?—дип сорады.
— Юк, — диде начальник.
Рөстәм күзләрдән кулын алды.
Ә хәзер?
Начальник утырган урыныннан сикереп торды.
— Мин һавада йөргән ике чем-кара күз күрәм. Синең күзләрме бу, Рөстәм?
Әйе, минем күзләр, Яков абый.
Күзләр бер югалдылар, бер күренделәр, бер югары күтәрелделәр, бер түбән төштеләр.
— Әйт, Яков абый, ни бу, иске хәлемә кайта башлавыммы әллә? Миңа хәзер урамда йөрүе дә хәтәр. Миннән кешеләр куркалар. Мин кояштан курыккан кеше шикелле күзләремне каплап йөрергә мәҗбүрмен.
— Кайгырма, Р
өстәм, — диде Яков Михайлович.— Хәзер мин сине бик зур бер галим янына алып барам. Ул безгә бөтенесен дә аңлатып бирер. Ризамы?
— Кем соң ул? Тагын берәр бәлагә очрамаммы?
— Очрамассың. Без бара торган галим — үсемлекләр патшасы — академик Караваев. Профессор Богданов миңа аның турында әллә ниләр сөйләп бетерде. Дөньяда ул белмәгән үсемлек бик аз булыр имеш. Аның, имеш, үзе уйлап тапкан, үзе тәрбияләп үстергән йөзләрчә өр яңа үсемлеге бар. Үзе химия белә
н физиканы да бик яхшы белә имеш, һәр хәлдә, аның белән очрашу безгә зарар итмәс дпп уйлыйм.
— Киттек алайса...
Карт галим аларны төрле, төрле гөлләр, чәчәкләр, үсемлекләр беләп тулга
н, хуш ис аңкытып торган лабораториядә кабул итте. Күрәсең Яков Михайлович алдап сөйләшеп куйган: академик аларны «Хуш киләсез, мин сезне көттем» дип, үзенең кабинетына алып керде.
Миңа Рөстәм Асадуллин вакыйгасы уңае белә
н Яков Михайловичны берничә мәртәбә күрергә туры килде. Минем аның белән Рөстәм турында төннәр буенча сөйләшеп утырганым бар. Рөстәмне ул үз баласын яраткан кебек ярата иде... «Иде» дим. Чөнки мин бу юлларны язып утырганда, Яков Михайлович... Хәер, ансы турында соңыннан, нәүбәт җиткәч тасвир итәрмен.
Мин Яков Михайлович «язмалары» беләп таныштым һәм айда академик Караваев белән очрашуга багышланган берничә сәхифә таптым. Хикәянең табигый дөрес агышып бозмастан
, хәзер мин шул «язмалардан» беренче күчермәне ясап үтәм. Дәфтәрнең тышында «Я. М. язмалары» диелгән. Начальникның фамилиясе Подгорный иде. шуңа күрә «Я. М. П.» хәрефләренең Яков Михайлович Подгорный сүзләренең баш хәрефләре икәнлекләрендә шлем юк. Мин дә «Я. М. П. язмалары» дип алам.
«Я. М. П. ЯЗМАЛАР
ЫННАН 1 НЧЕ КҮЧЕРМӘ
«Бу татар малае (русча «татарчонок» диелгән) ми­не бөтенләй табигатьче итә, ахрысы. Ник дисәң, кичә, Рөстәм кабинетымнан чыгып киткәч тә, мин табигать буенча бер кочак китап күтәреп кайттым. Их, безнең дә балачагыбыз булды, без дә мәктәптә укыдык дип йөрибез шунда. Балачагыбызда кирәкле китапларны безнең кул астыбызга куя белмәгәннәр. Яшь чакта Ми­чуриннар, Бербанклар, Павловлар турында укыйсы иде.

Башта  мин бер кочак китапның кайсына тотынырга, кайсын укый башларга белмичә аптырап тордым. Балалар шикелле, рәсемлесен, кызыклысын эзләдем һәм Американың мәшһүр бакчачысы Лютер Бербанк хакындагы китапка ябыштым. Иң элек рәсеменә карап тордым. Чәчәк аткан чия агачлары янында төшкән ул. Өстендә һәйбәт нәфис костюм, кулында җимеш һәм гөлләр. Шуннан соң мин, китапта тасвир ителгәнчә, сихерле бакчаның үзенә кереп киттем. Ни генә юк бу бакчада! Бербанк белән очрашкан ватандашыбыз ака­демик Вавилов та аны «сихерле бакча» дип атый. Чын­лап та, менә (мәңгелек дип уйларсың!) гигант карама агачы. Ә асылда аңа бары унбиш кенә яшь. Монысы нәрсә тагын? «Король чикләвеге» дип аталган гигант чикләвек агачы. Ничек үскәннәр болар? Бербанк алар­ны ике токым үсемлекне бергә кушу нәтиҗәсендә ки­тереп чыгарган.

Мин үземне хәзер лаләләр аллеясында итеп хис кылам. Гигант лаләләр белән беррәттән нәп-нәни, кәр­лә лаләләр күрәм. Йодрыктан зур, симез һәм татлы кара җимеш, кытай алмасыдай эре, ләкин хуш исле чия ашагандай булам. Бербанкның «кояш җиләгенә» хәйран калам. Кеше дигәнең табигать белән ни генә эшләми. Лютер Бербанк, бер үсемлекне икенче үсем­лек белән кушып үстерү нәтиҗәсендә, дөньяга мең ике йөз алтмыш яңа үсемлек иҗат иткән. Роза җәй көне чәчәк ата. Ә Бербанк розасы ел буе чәчәктән тукта­мый. Көнбагыш гадәттә айга, кояшка карап үсә. Шуңа күрә кошлар аның орлыкларын чукыйлар. Ә Бербанк җирбагыш үстерә. Аның көнбагышы җиргә карап, җир­гә иелеп үсә. Аның бер алмагачында әллә ничә сорт алма бар. Чөнки ул бер алмагачка төрле токым ал­магачларының тармакларын тоташтырган.

Теге татар малае ашаган үлән дә әнә шулай үскән, моңарчы безгә мәгълүм булмаган үлән түгел иде ми­кән? Табигатьтә бит кеше кулы катышмыйча да то­кымнарның кушылуы һәм шуның нәтиҗәсендә яңа бу­ын үсемлекләрнең тууы мөмкин.

Шуннан соң мин атаклы галим Климент Аркадье­вич Тимирязев һәм «табигатьне үзгәртеп коручы» Иван Владимирович Мичурин турындагы китапларны укыр­га керештем. Мичурин бакчасы мине аерата соклан­дырды. Монда мин үрнәкләре бөтен дөньяга таралган яңа төр чияләр һәм чиядәй татлы, чиядәй эре миләш күрдем, шизандре дигән яңа лимон исен сиздем, чия һәм  груша кушымталарыннан туган яңа җимеш ашагандай, телемне йота яздым, бадамга охшаган шәфта­лулар, шәфталуга охшаган бадамнар, яңа төр вино­градлар һәм өрекләр таптым.

Икенче тапкыр очрашуыбызда әлеге малай миңа ашаган үләннең исемен атады. Ул абага чәчәкләре ашаган икән.

Мин шул ук китаплардан хәзерге ташкүмернең бо­рынгы абагалардан булуын белдем. Ләкин мин аба­ганың чәчәк атуы турында бер генә китаптан да мәгъ­лүмат таба алмадым. Әмма менә нәрсә таптым. Көн­нәрдән беркөнне Тимирязевка ап-ак таплар төшкән юкә яфраклары китергәннәр һәм:

—  Ни бу, Климент Аркадьевич, чир йокканмы әл­лә? — дип сораганнар.

Тимирязев елмаеп:

—  Юк, дусларым, чир түгел, шикәр бу, шикәр...— дип җазап биргән һәм яфракларның эссе көннәрдә дымны парга әйләндерүләре нәтиҗәсендә яфрак эчен­дә   шикәр   кристаллаша   башлый  дип   аңлатма  ясаган.

Рөстәм ашаган «энҗе чәчәкләр» дә шул шикәр түгел микән дим.

Сугышны тәмам иткәч тә, һәвәскәр булып булса да, бакчачылык эшенә керешәм. Файдалы да, күңелле дә. Розаларны без гадәттә кечкенә үсемлекләр итеп күрергә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән ул. Америка бакчачысы Джордж Скупер чәчәкләре күм-күк, чем-кара, бер ягы ал, икенче ягы ак булган, биеклеге сигез-ун метрга җиткән розалар үстергән. Нарат диярсең. Ә каек? Каен агачын бит мин үтмәс пычкы белән тураганым, начар балта белән ярганым һәм кискәнем бар. Безнең Ерак Көнчыгышта исә балта түгел, пуля да ала алмаган, тимердәй каты, ләкин гади агачтан җиңел каен үсә икән. Шалкандай өрелеп үскән агачлар барын исемә дә китер­гәнем юк иде минем. Ә менә моңа ни диярсең. Үткән гасырны бер шәһәр халкы җәй көне борыннары шешүгә зарлана башлаганнар. Алай иткәннәр, болай иткәннәр, ләкин сергә һич төшенә алмаганнар. Июль җиттеме — бәла: күзләрдән яшь китә башлый, ә борыннар шалкан хәтле булалар. Шулай да галимнәр моның хикмәтен аңлаганнар. Шәһгр башлыгы әмере буенча бу каланың урамнарына әчтерхан чикләвеге токымыннан кыргый чикләвек агачлары утыртылган булган икән. Июльдә чикләвек чәчәк ата һәм шуның исе яшь китүгә, борын шешүгә сәбәп була икән. Галимнәр бу шәһәр кеше­ләренә:

—   Борыннарыгызны кызгансагыз, урамнарыгыздан кыргый чикләвек агачларын йолкып ташлагыз! — дип әйткәннәр. Алып ташлаганнар шул.

Әмма табигатьне аз беләбез дә соң без. Кукуйо ди­гән кондыз әйләнә-тирәне лампадай яктырта. Моның сере нәрсәдә? Ул кондыз янында караңгы төнне китап укып була. Рөстәм: «Мин чәчәкләр ашаганда, урман яктырып китте»,— дип сөйләгән иде. Ялтыравыклы кортлар, кондызлар килеп чыккан вакыт түгел иде микән? һәрхәлдә, ул төнне без белеп җитмәгән таби­гатьнең чираттагы «могҗиза»сы булгандыр дип уйлыйм.

Бүген Чарльз Дарвинны укырга керешәм. Аның турында бераз беләм белүен, ләкин җитәрлек түгел. Үсемлек — үсемлек инде ул. Ләкин Дарвин үсемлекне ит ашарга өйрәткән. Кеше ышанмаслык хәл бит бу. Рөстәм мәсьәләсе дә әнә шулай тора. Аның вакыйга­сын кемгә булса сөйләсәң: «Кит аннан, ахмак, андый эш буламы?» — дип шаркылдап көләр иде. Ә менә ака­демик Александр Павлович Караваев көлмәде.

Мин аның белән башта үзем генә очрашкан идем, соңра әлеге малай белән икәү бардык. Безнең алда Лев Толстойга охшаган, зур гәүдәле, ап-ак сакаллы мәһабәт карт басып тора иде. Аның сөйкемле тыныч күз карашы, ашыкмыйча әйтелгән ягымлы сүзләре очрашуыбызның беренче минутында ук безне иске та­нышлар шикелле тартынмыйча ипләп сөйләшергә мәҗ­бүр итте.

Караваев янында мин үземнең балачагымны хәтер­ләдем. Көмеш чәчле, ачык чырайлы бабаем бар иде минем. Мин көннәр буенча аның янында була идем һәм һич туймый идем. Академик Караваевны да без көннәр, төннәр буенча тыңларга, аның яныннан кит­мәскә риза идек.

Рөстәмнең күренмәс кеше булуына ул гаҗәпләнмә­де, табигать кызык ул, аңардан бөтенесен дә көтәргә мөмкин дип, бик тыныч карады.

—   Галимнәр,— диде Александр Павлович,— әй­берләрне кеше күзенә күренмәс итә торган буяу табу өстендә күптәннән эшлиләр. Мәсәлән, самолетлар яки бүтән әйберләр өчен шундый буяу тапканда начар бул­мас иде. Мин үзем — сугыш дошманы. Кеше дөньяга сугышып үләр өчен түгел, яшәр өчен, җимерер өчен түгел, төзер өчен, иҗат итәр өчен туа. Ләкин фашист­лар бар чакта, сугыш котылгысыз, һәм аларга кар­шы сугышны мин изге сугышка хисаплыйм.

Александр Павлович, тирән сулыш алып, дәшми торды һәм бераздан дәвам итте:

—  Ни өчен мин сезне, сез мине күрәсез? Ни өчен без менә бу әйберне күрәбез? Ә караңгыда ничек? Ка­раңгыда без, күзләрен югалткан бәхетсез адәм шикел­ле, һичнәрсә күрмибез. Чөнки анда яктылык булмый. Димәк, кешеләрнең дә, әйберләрнең дә безнең күзгә күренмәүләренә яктылык сәбәп. Ник? Чөнки безнең күзләребезгә күренгән барлык әйберләр һәм без үзебез дә яктылык нурларын чагылдырабыз. Шул нурларның чагылышы безгә әйберләрнең күренүе була. Дикъ­кать итәсездер: оста фотограф рәсемгә төшергән чакта, төшерәсе әйбереннән бигрәк, утка, яктылыкка игъти­бар итә. Ә бу малай яктылык нурларын чагылдырмас хәлгә килгән. Ул, караңгы бүлмәдәге әйбер шикелле, яктыртылмыйча кала.

—  Ә киемнәре, Александр Павлович, киемнәре ник күренмиләр соң? — дидем мин.

—  Кеше таласалар, өйгә угрылар керсә,— диде ака­демик,— урланган әйберне табар өчен ярдәмгә өйрә­телгән эт китерәләр. Эт, башын җиргә иеп, исни-исни кайчан биш-алты километр араны уза һәм угрыларны чабуларыннан эләктерә. Мин менә шул юлдан качтым, мине менә моннан эзләгез дип, карак качып барган юлында билгеләр калдырамы әллә? Сез юк диярсез. Ә мин: әйе, калдыра, дим. Йөгерә-йөгерә качкан карак аяк киеме аша җирдә үзенең дымын, шул дымның исен калдыра. Яле, акыллым,— Александр Павлович малай­га таба борылды,— менә минем эшләпәмне киеп кара әле.

—  Булды, кидем,— диде Рөстәм. Академик рәхәтленеп көлде һәм:

—  Күрәсезме, ә? — дип эндәште.

Мин һавада асылынып торган эшләпә күрдем. Академик дәвам итте:

—  Рөстәм тәнендәге аны күренмәс иткән состав аның киемнәренә дә сеңгән. Берәр көн киеп йөрсә, ми­нем эшләпәм дә күренми башлар. Белмим, нишләргә уйлыйсыңдыр, акыллым,— бу сүзләрне Александр Пав­лович Рөстәмгә, дөресрәге, һавада асылынып торган эшләпәгә карап әйтте.— Ләкин нәрсә эшләсәң дә, эш­ләпә вакыйгасын исеңнән чыгарма.

—  Ә күзләре, күзләре нишләп күренәләр соң? — дип сорадым мин.

—  Күзләре күренмәсә,  ул сукыр  булыр  иде,— диде Александр Павлович,— ул чагында малай үзе дә безне күрә алмас иде. Аның күзләре яктылык чагылдыралар. Сез игътибар итмәгәнсез, аның күзләре элек тә күрен­гән булырга тиешләр.

Рөстәм монда да үзен бик тыйнак тотты, әдәпсез кчланмады. Сүзгә үзенә сорау бирелгәндә генә кат­нашты.

Абага чәчәкләре турында академик ашыгыч җавап бирергә уңайсызланды, кабат керүемне үтенде. Чыгып китәр алдыннан Рөстәм:

—  Мин озаккамы шулай йөрермен? Күренер хәлгә бер кайтырмынмы? — дип сорады.

—  Нигә ашыгасың? — диде академик.

—  Ашыкмыйм... Шулай да әткәй-әнкәйгә кайтып кү­ренәсем килә.

Академик уйга калды, аның йөзе җитди төс алды. Ул болай диде:

—  Бу соравыңа, акыллым, җавап бирүе кыен. Ми­немчә, син күренмичә бик озак йөрерсең әле. Озак кү­ренми йөрү өчен, минем фикеремчә, гади күзгә күренми торган ультрафиолет нурлардан сакланырга кирәк. Аларның сиңа тәэсир итүләре мөмкин.

Профессор Богдановка рәхмәт. Академик Караваевка мөрәҗәгать итәргә ул киңәш бирде. Мин үзем генә утырып ике-өч ел эчендә ала алмаган белемне Александр Павлович белән ике тапкыр очрашудан алдым.

Ихтимал, бу миңа көндәлек эшем җинаятьче элемент­лар белән очрашудан торганга, аларның эшләрен тикшереп йөреп, башым катканга шулай тоелгандыр, һәрхачдә, без бабакаебыз яныннан рухланып чыктык. Рөстәмгә үгет-нәсихәт йөзеннән булырга кирәк, ул сүз арасында гаять тирән мәгънәле берничә фикер әйтте. Язып алырга уңайсыз иде. Гостиницага кайткач, Рөстәм үзе искә төшерде. Менә ул фикерләр:

—  Эш, хезмәт юлында өс-башың пычранса да, ха­лык сине пакька санар.

—  Кешенең дошманы — нәфес. Нәфесне чылбырда тотарга кирәк. Нәфес бер ычкынса — аның чиге юк. Кешене ул һәлакәткә алып бара.

—  Дөньяда бик күп капчыклар бар. Шулар арасын­да иң зарарлысы — корсак. Комсыз кешенең корсагы бервакытта да тулы булмый. Көче җитсә, ул бу кап­чыкка бөтен дөнья малын тутырыр иде».

«Я. М. П. ЯЗМАЛАРЫ»ННАН 2 НЧЕ КҮЧЕРМӘ
«Белергә   мөмкин   булган   барлык   мәсьәләләр   бе­ленде. Рөстәм:

—  Яков абый, җитәр, байтак йөрдем инде мин. Ки­тәм,— диде.

Мин:

—  Кая?—дип сорадым.

—  Кая булсын? — Фронтка! — диде ул.

Мин аның җавап тавышында тыл маҗараларыннан туйганлыгын, төшенкелеккә бирелүен сиздем. Шуңа кү­рә соравыма ачыклык кертергә ашыктым:

—  Фронтка икәнен беләм. Кайсы фронтка дип со­рыйм мин?

Ул җавап бирә алмады. Рөстәм генә түгел, алдан хәзерлеге булмаган олы кеше дә бу сорауга тиз генә җавап бирә алмас иде.

Без Рөстәм белән «Москва» гостиницасында сөйлә­шеп утырганда, немецлар безгә каршы яңа җәйге һө­җүм башладылар. Мәскәү шәһәрен турыдан-туры ала алмагач һәм Мәскәү янында бик каты кыйналгач, алар бүтән юл эзләргә керештеләр, көчләрен Көньяк-Көнбатыш юнәлешкә тупладылар. Мәскәүне уратып алу мак­саты белән Сталинградка таба хәрәкәт итә башла­дылар.

Мин рус кешесе, мин Идел буе кешесе. Мин бөтен җаным-тәнем белән илемә тоташкан. Аннан мине итлә­рем, тамырларым белән генә куптарып алып була. Рөстәм маҗаралары белән мавыгып, тыштан көлеп йөрсәм дә, йөрәгем сызлый минем. Мин бер генә минут­ка да Ватанымның язмышы кыл өстендә икәнлекне истән чыгармыйм. Әйе, җиңүгә, җиңүебезгә ышанычым нык минем, ләкин мин дәһшәт никадәр көчле икәнлекне дә беләм. Дошман быелгы җәйге һөҗүм вакытында без­гә каршы 179 немец дивизиясен, 22 румын, 14 фин, 10 итальян, 13 венгр, 1 словак, 1 испан — барлыгы 240 дивизия, икенче төрле әйтсәк, өч миллионнан артык яхшы коралланган солдат ташлады. Рөстәм дә моны сизә, һәм мин аның фронтка ашкынуын аңлыйм. Бу кеч­кенә малайда татар халкына хас булган батырлык, үз­ләренчә әйтсәк, тәвәккәллек һәм Ватанны җаны-тәне, теше-тырнагы белән яклау сыйфатлары бар.

Мин аңа фронт хәлләрен аңлатып бирдем. Ул аз гы­на уйлап торды да:

—  Мин Сталинградны сакларга китәм,—диде.

Мин аны юлга әзерли башладым. Фронттан алып кайткан бүләк-пистолетым бар иде, шуны аңа бирдем. Малаемның күзләрендә чаткылар күренде. Ул мине кочты, үпте, шатлыгыннан сикерә-сикерә биергә тотын­ды. Моны мин аның күзләреннән белдем, чөнки күзлә­ре дә, ут яктысында уйнаган күбәләкләр шикелле, очынып-очынып бииләр, шаяралар иде.

Кинәт ул җитди тавыш белән:

—  Ант итеп әйтәм, Яков абый, мин үтерәчәк берен­че ун фриц синең исемеңнән үтереләчәк,— диде.

Бу сүзләрдән соң миңа рәхәт булып китте, йөрәгем­дә татлы җылылык сиздем. Ләкин шул ук вакытта уңай­сызландым да:

—  Теләсә кем исеменнән үтерелсеннәр, тик күбрәк үтерелсеннәр генә! — дидем.

Менә шайтан... һич тик ятмаган бит. Мин аңа писто­лет хикмәтләрен күрсәтә башлаган идем, ул, яле, Яков абый, дип, коралны кулымнан алды һәм, күз ачып йом­ганчы, сүтеп һәм җыеп бирде. Мәктәптә өйрәттеләр, дигән була. Беләбез, энекәш, бик яхшы беләбез: чүлмә­гең начар эшләсә һәм үзең тыкшынып йөрмәсәң, өйрәтү генә җитми. Чүлмәк — чүлмәк инде ул, чүлмәкнең үзен генә алганда ватылуы мөмкин, тәрбия кирәк. Тәрбия­нең әһәмияте бик зур. Кемдер миңа: «Бала — язылма­ган кәгазь. Аңа теләсә нәрсә язарга мөмкин. Файдалы сүзләр язсаң, аны кулдан кулга йөртерләр, ә пычрат­саң— чистартуы бик кыен»,— дигән иде. Рөстәмгә дө­рес юнәлеш бирә белгәннәр. Пычратмаганнар аны.

Немецча-русча сүзлек алып кайтып бирдем үзенә. Сүзлекне миңа тоттырды да: «Тикшереп кара әле»,— диде.  Карадым — әллә ни  түгел,  шулай да  күп белә.

Күңеле булсын дип, Рөстәмне мин вокзалга маши­нада озаттым. Саубуллашу минутларын язып тормыйм. Сугышка китүе дә, озатуы да җиңел түгел. Ә Рөстәм кебек, күзгә күренмәгән, тәнеңә, күңелеңә кереп ур­нашкан баланы озатуы бигрәк тә авыр. Ул Сталинград­ка китәргә торган гвардеецлар эшелонына урнашты. Юл күңеллерәк булсын өчен, мин аңа кухня тирәсендә еш­рак булгаларга киңәш бирдем.

Казанга кайтып, яңадан эшкә чумгач, әлеге вакый­галар зиһен томаны белән капланып каядыр артка чи­генә башлагач, Рөстәмнән хат килеп төште. Әмма куан­дырды да соң егет. Мин яңадан аның ут уйнатып торган чем-кара күзләрен күргәндәй булдым.

Менә ул хат:

«Яков абый!

Озак язмый торуым өчен кичерүеңне сорыйм. Писто­лет хакын түләми торып язасым килмәде. Инде түлә­гәнгә хисаплыйк, чөнки синең исемеңне әйтеп, бүген унынчы фрицны капут иттем. Син үзең беләсең, миңа очраган бер немец белән пычранырга ярамый. Мин сай­лап эш кылам. Синең исәпкә язылган әлеге ун фрицның унавы да офицерлар иде. Күрдеңме абзаңны! Бу мак­тана дип уйлама тагын...

Безнең хәл җайланырга тора. Ләкин мин бүтән эшкә күчәм. Хатым озак килми торса — хафаланма, барыбер исән дип уйла. Әткәй-әнкәйгә һәм әбекәйгә кинаяләп булса да сәламне тапшыр. Борчылмасыннар. Расад.»

Кара син аны, исем дә тапкан үзенә: Расад, янәсе — Рөстәм Асадуллин.

Уңышлык телим үзеңә, акыллым... зур үс, таза бул, бәхетле бул!»
(АХЫРЫ КИЛӘСЕ САНДА)