МИҢЛЕКАМАЛ
Пьеса. 5 пәрдәдә, 8 картинада.
Катнашучылар:
Миңлекамал, колхоз председателе. 38—40 яшьләрдә.
Гыйльмансз, райком секретаре.
Маһинур, колхозчы хатын, соңра бригадир.
Әхгләдулла, башта гади колхозчы, соңыннан агротехник. Карт.
Хуҗа, бай колхоз .председателе.
Хаҗи, колхозчы карт.
Нәфига, Маһинурның каен анасы. Карчык.
Кылый Хәлим, I
Мәймүнә, I колхозчылар.
Нәкыя, I
Талип, умартачы карт.
Мәхмүт, Маһинурның улы—15-16 яшьләрдә.
Ходайбирдин, район орлык лабораториясе мөдире.
Гайни, колхозчы хатын. Яшь. Ирләр киемендә йөри.
Еенәра, орлык лабораториясендә эшләүче Мәфтуха, лаборанткалар.
Назирев, райкомның агитация-пропаганда бүлеге мөдире.
Зөбәйдә, укытучы-агитатор.
Нәсимә, хисапчы.
Биби, Миңлекамалның апасы. Карчык.
Хәерниса, колхоз правлсниесендә дежурный.
Миңлеәхмәт.
Маһинурның кечкенә балалары.
Галия, Гыйльмановның техник секретаре.
Тимергали, Гайнинең ире. Фронттан кыска вакытка кайткан командир.
Вакыйга Бөек Ватан сугышы чорында, Татарстанның артта калган районнарыннан берсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Гыйльманов кабинеты.
Гыйльманов (ишектән берәүне озатып кала). Менә шулай. Булдыра алмастай кеше булсаң, андый эшне тапшырмаган да булыр идек. Хуш... хуш... (Йөренә.) Фу! Кызык гадәт бездә, валлаһи. Берәр кешене берәр җаваплы эшкә куя башладыңмы, көт тә тор: әлбәттә, риза түгел. Күп вакытта, күңеленнән риза булганы да шулай бит әле аның. Шайтан белсен нәрсә. Хәтта үзем дә бит... Әйе... Ә киресенчә булса, нинди шәп булыр иде. Әйтик, шушында хәзер, авыр хәлдә булган колхозның үз эчеәп берәү килеп, мине колхоз председателе птүегезне сорыйм дисә, могъжиза булыр иде бу, ә? Икеләнер идек әле. Гаеп санар идек. Ә бит, күңелендә шундый теләге булган кешеләрнең булуы мөмкин. Мөмкин генә түгел, тиеш, әйе, тиеш. Сугышта бар бит. Әйтик, командир сафтан чыкты. Табыла бит шунда, берәү тота да үзен командир дин игълан итә. Команда бирә башлый. Табыла теләүчеләр... Ә биредә нигә? (Телефон шалтырый. Гыйльманов трубканы ала. Урынына утыра.)
Алло... да... да... райком секретаре, әйе, мин — Гыйльманов... Чәчүгә?., бүгеннән хәзер хәлдә булган колхозлар унөч... унөч... түгел, ун...өч... әйе, әйе, «тринадцать». Мин дә күп димим. Фактта булганны гына әйтәм. Ә? Нәрсә?... Чиктән тыш авыр хәлдә булган өч колхоз бар. Әйе, өч. Три. Авыр, авыр... Андыйлары уналты, әйе — уналты... Алай дип булмый, тагын утыздан артык колхоз бар бит әле... Шулай... Әйе, өч. Берсе бүгеннән мохтаҗ, әйе. Калган икесенең хәзергә ярап торыр күрәсең. Әйе, хәзергә дим. Лаеклы кеше табылу белән аларына да... лаеклы кеше... лаеклы дим... подходящий кеше. Әйе. Ә?... Что? Минзәлә. Не мешай ради бога... Ә, әйе. «Яшел алан» колхозы, «Яшел алан», Яшел... Зеленый, әйе, бүгеннән. Җир тишегеннән булса да табарга туры килер. Җир тишегеннән дим... Җир тишегеннән... (Читкә.) Тфу, каян әйттёы соң мондый сүзне, русча да әйтерлек түгел ичмасам: (Телефонга.) Ярар, әһәмиятле сүз түгел... әһәмиятле сүз түгел дим. Не важна. Ничек булса да председатель табарга туры килер, дим. Әйе. Билгеле, сездән сорамыйм да бит... Зур колхоз... Әйе, «Яшел алан»... Ә? Сезнең белән хәл кыласы мәсьәләләр? Бар, бар. Беренче мәсьәлә — райондагы хезмәткәрләргә... Ә? Что? Минзәлә, ради бога, дим... Казан. (Трубчага эрә.) Казан. Казан. Кем бу? Почта? Казанны бирегез, сөйләшеп бетмәдек. Алаймы? (Трубканы куя, үз алдына.) Өч... унөч... уналты... «Яшел алан»... Әйе, югарыдан булган җитәкчелек бүгенгә шушының белән тәмам. Су юллары төшмичә торып, Казан кешеләренең нурлы йөзләрен күрү бу районнарда сирәк очрый торган бәхет булыр инде ул. Хоть ичмасам шушы телефонны гына... (Телефонны борып, трубканы ала.) Почта. Әхмәдине бирегез... Әхмәдиме? Бу Гыйльманов сөйли. Исәнмесез. Әхмәди, син әй, минем дәрәҗәне күтәрәсең бит болай булса. Әйе. әйе. Синең, элемтә эшең яхшы оештыруың аркасында, обком белән хәл кыла торган мәсьәләләрне үземә генә хәл кылырга туры килә... Кемнән соң? Миннәнме?... Ә бит, безнең район өчен Минзәлә дә. Мамадыш та. Казан да җавап бирми ...Юк, синнән ул, Әхмәди, синнән. Ярар, минем янга керерсең. (Трубчаны куя. Көйли.)
Казан каласы да гынай, ай таш кала...
(Өстәлдә яткан, папканы ача.) Миңлекамал Сәфәргалиева. 1905. Хатын-кыз. Татар. Игенчеләр. Урта хәлле. Член. 7 еллык мәктәп. Булмаган. Тормаган. Алмаган. Өч бала. Юк... Юк... да... (Өстәлдән күзен алып.) Да. Шәүлә.
Томанлы шәүлә. Анкета. «Үз гомеремдә бик күп анкеталар тутырдым... «теләгәнчә алдан утырдым» дигәнме Такташ агагыз? Шаян шагыйрь:
«Үзе матур.
Үзе сөйкемле.
Үзе усал
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...»
Әйе, усал, «мин алдап утырдым, ди, ә син, җүләр. — ди миңа, — мин алдаганга ышанып утырдың. (Тагын укый.) Үз хуҗалыгында... укытучы... гади колхозчы, ат караучы... сыер савучы... кырчылык бригадасында... тукта, тукта. Укытучы? Аннан соң ат караучы? (Папкадагы кәгазьләрне актара.) Характеристика: «Актив. Яхшы. Үз өстендә эшли, үсә...» Үсә? Укытучылыктан ат караучылыкка күтәрелгән. (Башын селки — папкадагы кәгазьләрне тагын актара.) Тәрҗемәи хәл... 1905. Игенчеләр, так... так... шулай, шул ук. (Уйланып.) Шәүлә. (Папканы ябып читкә куя. Икенче папканы ала, актара.) Шәүлә. (Беренче папка өстенә куя. Вченче һәм дүртенче папкаларны алып, шулай ук теге папкалар өстенә куя. Яңадан беренче папканы ала. Актара. Көйли.)
«Күп калаларгалай баш кала...» Әйе. Мпнлекамал Сәфәргалиева, диләр. Шәп диләр... 10 к анкеталар белән сөйләшеп эш чыкмый. (Звонок бирә. Ишектә Галия күренә.) Иртәнге алтыга мада ат хәзерләсеннәр?
Г а л и я. Яхшы.
Г ы й л ь м а н о в. Пазнров кайтмадымы? Галия. Яңа гына кайтып төште, диделәр. Г ы й л ь м а н о в. Миңа чакырыгыз.
Галия. Яхшы... менә үзе килде.
Назиров (ишектән башын тыгып). Мөмкинме?
Г ы й л ь м а п о в. Кер, кер. Галия, Миңлекамал Сәфәргалиеваны табыгыз әле. Иртәгә кич минем янга килсен.
Галия. Яхшы. (Югала.)
Назиров (кереп). Исәнмесез. (Күрешәләр.)
Г ы и л ь м а н о в. Я, кайда булдың?
Н а з и р о в. «Тирән Тамакта» булдым.
Г ы й л ь м а н о в. Я?
Н а з и р о в. Һаман шул, начар. Бигрәк тә атлары авыр хәлдә.
Г ы й л ь м а н о в. Нәрсәләр эшли алдый соң?
Н а з и р о в. Кырда — кар астында югалып яткан бер салам скерте табын бирдем. Алар сабан тәгәрмәче табын бирдем...
Г ы й л ь м а н о в. Кетле табалдыңмы соң?
Н а з и р о в. Кеше мәсьәләсендә читен. Пн кирәкле кешеләре таралып беткән. Плотниклары да, тимерчеләре дә икенче райрпда эшләп йөри ди. Тагын бер унбишләп кешеләро шулай...
Г ы й л ь м а н о в. Ә колхозда калганнары арасында?
Н а з и р о в. Авыр.
Г ы й л ь м а н о в. Колхозга барып, бер кеше дә таба алмадыңмы, ә?
Н а з и р о в. Да...
Г ы й л ь м а н о в. Сабан тәгәрмәчләрен кайдан таптың?
Н а з и р о в. Бәләкәй арбаларга кидереп бетергәннәр.
Г ы й л ь м а н о в. Бәләкәй арбалар тәгәрмәчсез калдымы?
Н а з и р о в. Билгеле.
Г ы й л ь м а н о в. Бәләкәй арба да кирәк нәрсә бит.
Н а з и р о в. Кирәк булса, агачтай ясасын. Сабан бозып бәләкәй арба ясау — нәрсә була инде ул.
Г ы й л ь м а н о в. Менә шул-шул, бу хәлнең дөрес түгеллеген беләбез. Ә үзебез бәләкәй арбага кидерелгәп сабан тәгәрмәче урынында тәгәрибез. Менә син — райкомның агитация-пропаганда бүлеге мөдире. Ә үзең. Бер көнне колхоз тимерчесе эшен башкарып, икенче көйне ат караучы хезмәтен үтәп йөрисең Ул да кирәк эш. Ләкин, бүген бәләкәй арбага караганда сабан колхоз өчен кирәгерәк бит... Йөзләрчә, меңнәрчә колхоз кешеләренең йөрәкләрендә: уяулы-йокылы хәлдә йөргән хисләрне — бүгенге көндә уянырга тиешле хисләрне уятырга кирәк сиңа, агитатор. Менә шул вакытта ул сигез пар сабан тәгәрмәчен син түгел, алар үзләре табарлар. 8 итеп кенә түгел, йөз дә сигез итеп табарлар... Инде шуны әйт: Миңлекамал Сәфәргалиеваны беләсеңме?
Назиров. Беләм.
Г ы й л ь м а н о в. Ничек?
Н а з и р о в. Деловой хатын. Ләкин...
Г ы й л ь м а н о в. Ләкине ниндиерәк инде аның?
Н а з и р о в (бармаклары белән өстәлгә барабанлап). Капризный нәрсә.
Г ы й л ь м а н о в. Тагын?
Н а з и р о в. Самокритиканы яратып бетми торган гадәте бар.
Г ы й л ь м а н о в. Тагы?
Назиров. Тагы... юкка гына «Җенле Камал» димәгәннәрдер инде үзен.
Г ы й л ь м а н о в. «Җенле Камал»? Шундый кушаматы да бармыни әле аның?
Н а з и р о в. Әйе. Халык арасында «Җенле Камал» дип тә йөртәләр.
Миңлекамал 45
Г ы й л ь м а п о в. Җенле Камал? Э үзен эшлекле кеше дисең?
П а з и р о в. Әйе. Ансын тартын алып булмый, эшлекле кеше.
Г ы й л ь м а п о в. Хәзер нишли ул?
Пазиров. Хәзергә ни райзода түгел, ни үз колхозында түгел...
Г ы й яь м а п о в. Әйе... аның турында байтак ишеттем. Беләсеңме, председатель итеп тәкъдим итәргә уйлыйм мин аны.
Назиров. Кайда?
Г ы й л ь м а н о в. Үз колхозына, «Яшел алай»га.
Пазиров, Айһай, аның белән... Хәер...
Галия (ишектән башын тыгып). Мөмкинме?
Г ы й л ь м а и о в. Сабыр. Нәрсә бар?
Галия. Миңлекамал апа үзе килгән.
Г ы й л ь м а н о в. Миңлекамал Сәфәргалиевамы?
Галия. Әйе. Кертергә мөмкинме?
Г ы й л ь м а н о в. Әз генә сабыр итсен. Үзем чакырырмын. Ябыгыз ишекне. (Ишек ябыла.) Я, я...
Назиров. Хәер... белмим... тагы... үзегез беләсез..
Г ы й л ь м а н о в. Ничек була инде ул, Назиров, «үзегез беләсез?» Биредә елдан артык эшләгән син белмисең дә, бирегә килеп эшли башлавыма әле бер атна да тулмаган мин беләм?
Назиров. Бәлки, шуның өчеи дә җибәрелгәнсездер бирегә.
Г ы й л ь м а н о в. Алай, алай. Зур сүз әйттең шикелле син, Назиров. Әйе. Исәпләп әйткән булсаң, зур сүз әйттең син. Риза түгелме син миннән?
Н а з и р о в. Ничек? Алай диеп әйтергә башыма да килгән юк. Мин шуны әйтергә телим: Районыбыз артта, үзегез беләсез. Шушы районда эшләгән кеше булгач, димәк, мин дә эшли белмәгәнмен.
Г ы й л ь м а н о в. Дөрес.
Назиров. Шулай булгач? Әлбәттә, үзегез яхшырак беләсез.
Г ы й л ь м а н о в. Эшли белмәвегезнең төп сере нәрсәгә кайтып кала соң? Шул турыда үзегезгә хисап бирдегезме?
Назиров. Үз башыма фикер йөртү җитмәгән миндә. Дөресрәге үз фикеремне яклау җитмәгән. Саттаров ничек дисә, шуңа кул куеп килгәнбез. Ә менә, безнең бәхетсезлеккә каршы, Саттаров әйткәннәрнең барсы да дөрес булып чыкмаган.
Г ы й л ь м а н о в. Ә хәзер, Гыйльманов ничек дисә, шуңа кул куеп торырга хәзер, әйе?
Назиров. Ә?
Г ы й л ь м а н о в. Ә Mин инде бер кешене табын урынына куйдым дип уйлаган идем. Синең турыда шулай уйлаган идем, Назиров.
Н а з и р о в (катгый карарга килеп). Иптәш Гыйльманов, Миңлекамалны «Яшел аланга» председатель итеп куюга мин каршы түгел. Сезнең фикергә ияреп кенә әйтмим, Саттаров вакытында әйтергә кыймый йөргән Фикеремне иреккә чыгарып әйтәм: Миңлекамал Сәфәргалиева теләсә нинди эшне башкарып чыгарлык булдыклы кеше.
Г ы й л ь м а нов. Ә капризы?
Назиров. Капризы... Капризы бары да үзенеке түгел аның. Аның күбесе Саттаров капризы булган. Ә Миңлекамал, миңа караганда кыюрак кеше булган. Шул гына. Аның турында бик күп... Хотя, ул аларны үзе сөйләр, сүзгә дә оста ул. Шунсын гына әйтим: матур сөйләсә дә, тырнак карасы кадәр дә ялган булмас аның сүзендә. Ул яктан ышандыра алам.
Гыйльманов. Ансы да яхшы. Гомумән, аның турында ишеткән саен фикерем ныгый бара. Лаеклы кеше дип ышанам. Тик үзен ризаландырыр өчен тарткалашырга туры килер микән?
Назиров. Ансы булмый инде ул...
Г ы й л ь м а н о в. Ярый. Назиров, хәзергә шуның белән бетереп торыйк.
Назиров. Хуш хәзергә. (Чыга.)
Г ы й л ь м а н о в (уйланып). Күндерербез. Райком күндерә алмаган кеше булганы юк әле. (Урыныннан торып киерелә, идән буенча йөренә, көзгегә карап ала. Көйли.)
Атадип ла бала ай яшь кала...
(Сәгатенә карап ала, яңадан урынына килеп утыра. Звонок бирә, ишектә Галия күренә.) Сәфәргалиеваны кертегез. Миңлекамал керә. Яхшы Пальтодан. Иңенә төшерелгән мамык шәл. Чәчен уртадан аерып тараган. Колакларында ай алкалар.
Аякларында җыйнак кара пима.
М и ң л е к а м а л. Исәнмесез, иптәш Гыйльманов.
Г ы й л ь м а н о в. Исәпчесез, иптәш Сәфәргалиева. (Күрешәләр.) Утырыгыз.
М п ң л е к а м а л. Рәхмәт. (Утыра.)
Г ы й л ь м а н о в. Тыңлыйм.
Миңлекамал. «Яшел алан» колхозын беләсездер, иптәш Гыйльмапов?
Г ы й л ь м а н о в. Беләм, бик беләм. Андый колхозлар районда өчәү генә бит.
М и ң л е к а м а л. Белсәгез, Mин шул колхоздан.
Г ы й л ь м а п о в. Беләм.
М п ц л е к а м а л. Партия члены.
Г ы й л ь м а нов. Беләм.
М и ң л е к а м а л. Беләсез? Димәк, минем белән кызыксынгансыз.
Г ы й л ь м а н о в. Әлбәттә. Ләкин, белеп бетердем дип әйтә алмыйм әле.
М и ң л е кама л. Табигый. Аның өчен вакыт кирәк, эштә күрү кирәк.
Г ы й л ь м а н о в. Эшегез турында «Яшел алан» бераз күрсәтмиме соң?
М и ң л е к а м а л Күрсәтми.
Г ы й л ь м а п о в. Теге яки бу коммунистның эшчәнлек сыйфатын ул эшләгән учреждениенең яки колхозның экономик-политик хәленә карап үлчәү дөрес түгел дисезме?
М и ң л е к а м а л. Дөрес дим.
Г ы й л ь м а н о в. Шулай булгач?
Миңлекамал. Ләкин, мин «Яшел алан» да эшләмәдем. Эшләтмәделәр. Менә хәзер эшләргә телим.
Гыйльманов. Бик яхшы. Кем комачаулый соң?
М и ң л е к а м а л. Хәзер андый кеше юк бугай инде. Андыйларны алдылар, һәм аларны нәкъ менә шуның өчен, миңа эшләргә комачаулаган өчен алдылар дип уйлыйм. Шуңа дәртем почмакланып китте шикелле.
Г ы й л ь м а н о в. Бик яхшы. Андый дәртегез булгач, бик яхшы. Нәкъ шуны белгән шикелле, мин сезгә бик зур бер эш тапшырырга хәзерләнеп торам да.
Миңлек а м а л. Гафу итегез. Ул эшне башка берәүгә калдырыгыз. Үзем теләгән эшне эшлисем килә минем.
Г ы й л ь м а н о в. Нишләргә телисез соң сез?
М и ң л е к а м а л. Мин теләгән эш, практикада сорап ала торган эш түгел. Сезгә сәер тоелыр дип куркам.
Г ы й л ь м а и о в. Сорап карагыз.
М и ң л е к а м а л. Мине «Яшел алан» колхозына председатель итеп куюыгызны сорыйм. Г ы й л ь м а н о в гаҗәпләнгән кыяфәттә аңар туп-туры карап тора да елмаеп куя.
Сез көләсез? Әйттем бит, сәер тоелыр дип.
Г ы й л ь м а п о в Юк. юк. мип сездәп түгел... гаҗәпләнмим мин... Ләкин, председательне колхозның гомуми җыелышы сайлый бит әле. Халык ни әйтер?
Миңлекамал. Бу мәсьәләдә райкомның, бигрәк тә анын беренче секретаренең нинди урын тотуын беләм мин. Райком секретаре ни әйтер? Миңа менә шунсы әһәмиятле. Ә халык турында — мине бала чагымнан белгән авылдашларым турында... Әгәр дә халык мине сайлыйсы килмәсә, авылымнан түгел, районымнан ук чыгып качам. Берәүгә дә үпкәләмим.
Г ы й л ь м а н о в. Ә ни өчен именно председатель?
М и ң л е к а м а л. Бүгенге көндә үз авылымның шушындый хурлыкка төшүен күтәрә алмыйм. Мондый түгел иде безнең авыл, алып чыгасым килә шуны олы юлга.
Г ы й л ь м а н о в. Ә соң сез хәзерге шартларда председатель булуның ни дәрәҗәдә авыр булуы турында уйлыйсызмы? Бигрәк тә «Яшел алан»да?
М и ң л е к а м а л. Уйлыйм.
Г ы й л ь м а н о в. Соң?
М и ң л е к а м а л. Бүредән куркып урманга бармый тормыйлар бит.
Г ы й л ь м а н о в. Тормыш шартларыгыз ничек? Аптырамыйсызмы?
М и ң л е к а м а л. Ярыйсы. Нәрсәгә аптырыйм?
Г ы й л ь м а н о в. Материаль яктан?
Миңлек а м а л Тамагым тук, өстем ялангач түгел.
Гыйльман ов (шаянрак тонга күчеп) Карап, карап торам да, сез бик җитди кеше булып чыктыгыз.
Миңлекамал. Бала түгел, балалар анасы.
Г ы й л ь м а н о в. Авырга ала торган гадәтегез булмаса, мин сезгә бер сорау бирер идем.
Миңле к а м а л. Алай алдан кисәтеп куйгач, әле ул сорау гына да булгач, рәхим итегез.
Г ы й л ь м а н о в. Халык арасында сезнең бер кушаматыгыз бар диләр, үзегезгә билгелеме шул?
М иңле к а мал. «Җенле Камал» дип әйтәләр, башкасын белмим тагын...
Г ы й л ь м а н о в (көлеп). Ул кушамат сезне кимсетми?
Миңлекамал. Юк. Җенле Камал булмасам, председатель буласым килә дип, райкомга килер идеммени.
Г ы й л ь м а н о в. Ни өчен андый кушамат тактылар сезгә?
М и ң л е к а м а л. Тарихы озын инде аның. Вакытыгызны алырмын дип куркам.
Г ы й л ь м а н о в. Зарар юк.
Миңлекамал. Ун еллар бар инде аңа. Әле колхозлар яңарак төзелгән чак иде. Мин укытучы идем. Махсус белем булганга түгел, болай гына... Ирем партия оешмасында секретарь иде. Колхоз өчен бөтен көче белән тырышып йөрде. Үзегез беләсез, ул елларда колхоз өчен көрәш каты булды бит. Үтерделәр
мескенне. Ә мин аны... (дулкынлана) ярата идем. Бапгга аның артыннан үзем үләргә уйладым... Белмим, нинди тойгылар киңәш биргәндер, укытучылыкны ташладым да рядовой колхозчы булып эшли башладым. Аның колхозны яклап йөргәнлеге никадәр дөрес булганлыгын, аның хак эш өчен үлгәнлеген бөтен авыл халкына күрсәтеп бирәсем килде. Иң авыр, иң мәшәкатьле эшне сорадым. Ат караучы итеп куйдылар үземне. Бер ел эшләдем, атларым менә дигән булды. Дөнья «чаклы ашлык, байлык бирделәр үземә. Мактадылар...
Г ы й л ь м а н о в. Әйбәт, әйбәт. Шуннан?
М и ң л е к а м а л. Шунда ышанырга теләмәүчеләр дә табылды. Имеш, диләр, ана эшләсә дә, эшләмәсә дә хезмәт көне язылган, алай гына булмый ул да фәлән... Куегыз икенче эшкә, дидем. Сыер фермасына куйдылар. Тагы дөнья чаклы байлык алдым.
Г ы и л ь м а н о в. Шуннан?
Миңле к а м а л. Көнләшүчеләр тагын табылды. Кырчылык бригадасында андый мөмкинлекләр юк, имеш. Кырчылык бригадасына күчтем. Тагын дөнья хәтле хезмәт көннәре эшләдем. Байлыкны кая куеп бетерергә белгән юк. Аптырадылар. Шунда берсе әйтеп ташлады: «Миңлекамал түгелдер бу. Җенле Камалдыр диде. — Җеннәре булышадыр аңа», диде. Шулай итеп «Җенле Камал» булып калдым.
Г ы й л ь м а н о в (сокланып). Чынлап та. Җенле Камал дип әйтерлек булган икән шул. Ә соң сугыш башлангач, ничек промах бирдегез?
М и ң л е к а м а л. Соңгы елларда үз колхозыбызда түгел идем инде. Ирем үлгәч, партиягә дә кергән идем. Күтәрербез дигән булып, икенче бер авыл советына председатель итеп куйдылар үземне. Бик артта калган совет иде.
Г ы й л ь м а н о в. Ул ягы белән таныштым, тик сезнең бер выговорыгыз да булган, шуны аңлый алмадым.
Миңле к а м а л. Кайберәүләргә туры әйтүем килешмәде. Шуның нәтиҗәсендә дип аңладым. Билгеле, башка сылтау таптылар.
Г ы й л ь м а н о в. Нинди сылтау?
М иңле к а м а л (көлеп). Кызыгы өчен генә әйтмәсәң инде аны....
Г ы й л ь м а н о в. Алай кызык та булгач, әйтегез.
М и ң л е к а м а л. Малаемны сөннәткә биргән өчен, диделәр.
Г ы й л ь м а н о в. Нишләп алай булып чыкты соң?
М и ң л е к а м а л. Андый нәрсә уемда да юк иде. Малаем биш яшькә җиткәч, үзе тынгы бирми башлады. Иптәшләре арасында мыскыл итәләр икән тегене. Әйдә, кимсенеп йөрмәсен дидем дә... шул. Өстәвенә әни дә һаман рәнҗеп килә иде үземә.
Г ы й л ь м а н о в (көлеп). Чыплап та, күчү чорының бер кызык күренеше икән шул бу... Ә хәзерге семья хәлегез ничек?
М и ң л е к а м а л. Анам исән, өч балам. Олысын әнә шул — миңа выговор бирдертүче малай, Йосыф исемле. Хәзер танковый училище дә. Ирем фронтта.
Г ы й л ь м а н о в. Икенче иптәшегез була инде?
М и ң л е к а м а л. Әйе, беренче иптәшем үлгәч, әни икенче кешегә биргән иде үземне.
Г ы й л ь м а н о в. Әниегез бирде?
М и ң л е к а м а л. Әйе. Дөресрәге үзем таныштым, әнидән соратып алдырдым.
Г ы й л ь м а н о в. Әниегез бирергә теләмәсә, нишләр идегез?
М и ң л е к а м а л. Бармас идем. Бу мәсьәләдә әниләр сизгеррәк дип карыйм мин. Шушы карашым икесендә дә акланды. Гомумән халкыбызның күп кенә иске гадәт-җолаларына хөрмәт белән карыйм, теләсәгез ни әйтегез.
Гыйльманов. Ихтимал, сез хаклыдыр. Анысы шәхси эшегез... Әйе, соңгы хәлләрегез белән мин шактый таныштым инде.
Миңле к а м а л. Ә сез миңа нинди зур эш тапмакчы идегез соң?
Г ы й л ь м а н о в. Нәкъ шул үзегез сораган эшне сезгә тәкъдим итмәкче идем: «Яшел алан» колхозына председатель итәргә иде.
Миңлек а м а л. Булмас ла, шаярасыздыр?
Г ы й л ь м а н о в. Чынлап әйтәм.
М и ң л е к а м а л. Соң шулай булгач, нигә шул кадәр озак ялындырасыз? Мин инде сезне, миңа ышанычсыз карыйсыз икән дип, шикләнә башлаган идем.
Г ы й л ь м а н о в. Ышанып бетәргә әле дә тулы хакым юк.
М и ң л е к а мал. Эш күрсәтер әлбәттә.
Г ы й л ь м а н о в. Яхшы. Ләкин авыр булыр. Бернинди скидка булмас, белегез.
М и ң л е к а м а л. Сорамыйм, ләкин шартым бар.
Г ы й л ь м а н о в. Нинди шарт?
М и ң л е к а м а л. Кимендә шушы елның азагына кадәр судка бирештән булмасын. Шулай ук урынымнан да алмаска.
Г ы й л ь м а н о в. Бусы инде бераз җитдилектән чыгып китте.
М и ң л е к а м а л. Чынлап әйтәм: чебешне көз җиткәч санарга булсын.
Г ы й л ь м а н о в. Көз җиткәнче санарлык чебешең калмый торган булса?
М и ң л е к а м а л. Алай була торган булса, мин үзем дә калмам.
Г ы й л ь м а н о в. Самокритиканы бер дә яратмый диләр шул сезне.
М и ң л е к а м а л. Яратмыйм.
Г ы й л ь м а н о в. Бусы шәп түгел.
М н ң л е к а м а л. Шәп булмаса булмас. Гыйльметдин шикелле, үземне тәнкыйть иткәнгә рәхәтләнеп утыра алмыйм инде мин.
Г ы й л ь м а н о в. Нинди Гыйльметдин?
Миңлек а м а л. Бездә бер Гыйльметдин бар. Ике сүзнең берендә, самокритиканы яратам мин, дип кенә тора, самокритикага эреп китәм, ди. Һаман критиковать итәләр үзен. Файдасы күренми. Алай эреп китә торган булгач, рәхәтләнеп тик утыра күрәсең. Критика бит инде ул кешегә рәхәтлек бирер өчен ясала торган нәрсә түгел?
Гыйльманов (көлеп). Ярый. Чынлап та, сүзгә оста икәнсез.
М и ң л е к а м а л. Эшлекле кеше күп сөйләми диләр шул. Ләкин ул ирләргә карата әйтелгән. Мин хатын кеше шул инде. Ирләргә ошарга да теләмим.
Гыйльманов. Ярый. Мин сезне аңладым. Кыскасы: сезнең булгач-булгач, чын хуҗа буласыгыз килә. Шулай булдырырга тырышырмын. Ләкин, аерым кешене партиядән өстен итеп куя алмыйбыз. Белегез, контрольсез булмас.
М и ң л е к а м ал. Анысына сүзем юк.
Г ы й л ь м а н о в. Калганын эштә күрербез. Соравыгыз тиз канәгатьләндерелер. Иртәгә булмаса, берсекөнгә «Яшел алан»га барып чыгармын.
М и ң л е к а м а л. Ярый, хушыгыз. Әйбәт сөйләшүегез өчен рәхмәт.
Г ы й л ь м а н о в. Хушыгыз, Миңлекамал иптәш.
М и ң л е к а м а л чыга.
(Гыйльманов идән буе йөренә. Уйланып). Менә сиңа Җепле Камал... Ярый. Хәерле булсын. Күңел кушканча эшләп, моңарчы хур булганым юк иде әле... (Каланча сәгать икене суга. Гыйльманов сәгатенә карый. Телефон трубкасын ала.) Пожар каланчасын бирегез. (Пауза.) Кем бу? Ә? Кара әле, кем, Фәйзулла абзый, районыбызның артта калган район икәнен сәгать саен бөтен авылга белдереп тормасагыз да ярар, дим. Аңламыйсың? Хәзер сәгать өч туларга биш минут, ә син яңа икене сугасың. Әйе, Гыйльманов. Бүген генә төзәттегез? Нинди сәгатькә карап төзәттегез? Кем соң ул Мөхәммәтша карт? Сәгать төзәтүче? Ярар моннан соң аның сәгатенә карап төзәтмәгез. Хәзерме, хәзер өч туларга дүрт минут. Әйе, райком сәгатенә карап төзәтегез. Казан сәгатенә. Мәскәү сәгатенә... (Трубканы куя. Сәгать өчне суга.) Арттырып та җибәрде. (Көлеп башын селкеп куя. Көйли)...
ПӘРДӘ.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Маһинурның өе. Ярлы, ләкин җыйнаклык, чисталык күзгә бәрелеп тора. Каршыда, уң кулда ап-ак мич. Курчак өе төсле итеп җыештырылган, төрле чәчәкле кәгазьләр, рәсемнәр, плакатлар ябыштырылган кечкенә мич башы күренә. Мич башында кечкенә кызчык Нәфисә белән М и ң н е ә х м ә т язышып утыралар.. Нәфисә карчык җырлый- җырлый сәкегә оек бәйли.
Н ә ф и г а (җырлый).
Иртәнчәккәй торып тышка чыксам,
Агач башкайлары шеш кебек.
Улым белән бергә утырганнар
Йокыларда күргән төш кебек...
Нәфисә. Абый, куян ясап бир инде...
М и ң л е ә х м ә т. Тагы каләмгә тотынган.
Очын бетерәсең бит. Ә бу кәгазьне каян алдың әле? (Чепелдәтеп суга.) Тимә икенче!
Нәфисә (еламсырап). Әби, кара әле Миңлеәхмәт абыйны...
Н ә ф и г а. Миңлеәхмәт, чыра китер әле миңа, улым, кабыргаңны санап җибәрим әле.
М и ң л е ә х м ә т. Үзе бит, әби. Мин аңа тияммени?
Мәхмүт керә.
М ә х м ү т. Нәрсә бүлешәләр айда? Кая әле мин аларны! Нәрсә бар? Кайсыгыз аза? Мәктәптә утырганыгызны оныттыгызмыни?
М и ң н е ә х м ә т. Зөбәйдә ананы күрдеме әле, абый?
М ә х м ү т. Күрдем. «Молодец, тырышкансың, арифметикадан да, ана теленнән дә «отлично», ди.
М и ц л с ә х м ә т. Әйттем бит мин сиңа.
М ә х м ү т. Давай, малай, тырыш, тырыш. Әптериләрнең борынына суксаң...
Нәфига. Мәхмүт улым, утын ярдыңмы?
М ә х м ү т. Ярдым. Теге әти яралмаган караманы да ярдым. (Әбигә күрсәтми генә тәмәке терә.)
Нәфига. Муртайгандыр шул ипде.
Мәхмүт. Бер дә муртаймаган. Рәтен белгәнгә ярыла ул.
Нәфига. Кертеп тә бирсәң, яхшы булыр иде, улым.
Мәхмүт. Ансы ир-ат эше түгел инде. Кертерсез әле. Эш бар. (Мич алдында актарына, ут эзли, үз алдына.) Бу ут эзләнү бәләсеннән котылам инде. (Мич эченә үрелеп тәмәке кабыза. Буш чиләк алып, тәмәкесен яшергән хәлдә, ишеккә таба бара.)
Шәфига. Кая барасың улым, чиләк тотып?
Мәхмүт. Ә... су кертеп куйыйм дим. Суыгыз беткән икән.
Нәфига. Ай рәхмәт төшкөре. Бар, улым, бар.
Мәхмүт. Ярый, (балаларга.) Карагыз, кояш басмыйча кузгаласы булмагыз. Әби, тыңламасалар, үземә әйтерсең. (Чыгып китә.)
Нәфига (көлеп). Әй, бала-чага. Ир-ат дигән була үзе. Күңеленә килсә тагы, әйткәнне дә көтми. Әйтеп су керттереп буламы аңардан. Ир-ат шул инде, вакытына күрә. Тәмәкесен яшергән була тагын. Ансы өчен дә рәхмәт инде. Санга санамыйча, күз алдыңда беркетеп торса да, ни әйтә алыр идең... Ир-ат булгач, һичшик...
Капчык күтәреп Г а й н и керә. Ул баштанаяк ирләр киемендә.
Г а й н и. Нихәл, Нәфига әби?
Нәфига. Шөкер әле, нәрсә алып килдең, Гайни?
Г а й н и. Сезгә ризык. Киленең юлда очрады да, салып җибәрде.
Нәфига. Рәхмәт төшкере, ярый инде. (Урыныннан торып, капчыкны бүлмәгә кертмәкче була, көче җитми.) Шушында кертеп тә куй инде, кызым, көчем җитми.
Г а и н и (шаярып). Ашап та бирмимме тагы? (Капчыкны җиңеллек белән бүлмәгә кертеп куя.) Булды.
Нәфига. Көч тә бар үзеңдә, илаһем. Әллә бу ирләрчә киенеп йөрегәч, хатын-кызның да көче арта микән?
Г а й н и. Шулай булмыйча теге.
Нәфига. Бигрәк уздырып җибәрәсең инде, Гайни. Бөтенләй хатын-кыз төсең калмаган. Бер дә килешми инде. Сөйләшүләрең үк ирләрчә.
Гайни. Шулай булмасаң, атны тыңлатып булмый бит, әби. Ирләр әшәке телгә өйрәтеп бетергән үзләрен. Сүгенмәсәң, санга да санамыйлар. Болай йөрегәч, пратның да. Үзе төшми үземә.
Нәфига. Төшә. Үз күңелеңдә булмаса...
Гайни. Әйе. Ир-ат күзе төшүдән сакласын ходай, дигән.
Нәфига. Тимергалиең кайтып керсә, җүләр. Шушы кыяфәтең белән ничек каршы алырсың? Нишләрсең?
Гайни. Кайтсын иде әле, нишләргә кирәген белер идек, сездән сорап тормас идек... ярый хуш.
Н ә ф и г a. Maһинур килеп үзе кайда калды соң?
Гайни. Хәзер кайтып җитә. (Чыгып китә.у
Нәфига (көлеп, үз алдына). Шәйтан! Бу сугыш дигәнең, илаһем, хатын-кызны да бозып бетерә. Кайчан бетәр. (Мич алдында самовар тирәсендә урала.)
М ә й м ү н ә керә.
Мәймүнә. Исәнме, Нәфига әби?
Нәфига. Әйдүк, шөкер әле. Үзең исән саумы? (Ризасызлык чырае белән яңадан оек бәйләргә тотына.)
Мәймүнә. Дөбердәтеп. (Ялт-йолт каранып, идән буе йөренә. Мич башына карап.) Бу килбәтсезләр нишләп утыра монда?
М и ң л е ә х м ә т. Сип үзең килбәтсез!
М ә й м ү н ә. Абау, теле! (Нәфигага борылып.) Маһинур кайтмадымы икән дип кергән идем.
Нәфига. Кайтмады шул әле.
М ә й м ү н ә (каранып). Теге Гайни нәрсә кертеп чыкты ул сезгә?
Нәфига. Маһинур салып җибәргән лә...
М ә й м ү н ә. Шулаймыни. Нәрсә? Күпме? Нәфига. Гәрәеңнән ул-бу ишетелмиме?
Мәймүнә. Күптән череп беткәндер инде ул мәхлук.
Нәфига. Алай димә, дивана. Өметсез шәйтан ди.
Мәймүнә. Өмет тә итмим, исем дә китми. Башым сау булса, ир табылыр әле... Кемгә бәйлисең моны?
Нәфига. Сугыштагыларыбызга дим. Кайсысына насыйп булса да, җылы тәнендә тузсын дпп утырам,
М у й м ү н ә. Утырасың инде син дә җүләрләнеп, үз балаларыгызның кияренә юк.
Нәфига. Синнән барып сорамыйлар бит, Мәймүнә. Юкны лыгырдап утырганчы, берәр хәбәр сөйлә ичмасам. Сугыш бетми микән?
Мәймүнә. Бетәме соң, җүләр.
Нәфига. Безнекеләр Германны куа икән дип куандырып торалар бит әле бу арада.
Мәймүнә. Бер кеше исән кайтачак түгел бу сугыштан.
Нәфига. Өметсез шайтан ди. Алай булмас әле ул. Андый явызлыкларга ходай тәгалә түзeп тора алмас, мөфти дә бәддога кылган ди бит ярман мәлгунга.
М ә й м ү н ә. Казанга килеп җиткәндә шул инде...
Ишектән М аһ и н у р кплеп керә, кулында төенчек.
Маһинур, һаман җыен юкны лыгырдау өстендә икән әле бу.
Мәймүнә. Абау!
Маһинур (аңа игътибар итмичә, төенчеген җуеп). Нихәл, әни, исән генә тордыгызмы?
Нәфига. Ай ходаем, самовар да куеп өлгермәдем. Шөкер килеп, шөкер. Өшеп тә беткәнсеңдер инде. (Маһинурга чишенергә булыша.)
М а һ и н у р. Өшү кая, җанып төштем.
М ә й м ү п ә. Нихәл, Маһппур, ниләр кубардың?
Маһинур (аңа игътибар итмичә). Гайни кердеме?
Нәфига. Кереп чыкты.
Маһинур. Һу, кайта-кайта җайларым калматы. Әле дә Гайни очрады әле. Кая, балалар нишли?
Нәфига. Исәннәр. Аллага шөкер. (Мич башына карап.) Әнә бәләкәе йоклап та киткән икән. Монысы бөтенләй мөкиббән киткән, атасы кайтып керсә дә башын күтәрмәс, илаһем. Хисап чыгара ахыры.
Маһинур (мич башына килеп). Нишләп утырасыз, күгәрченкәйләрем?
М и ң л е ә х м ә т. Хәзер әни, бер генә мәсьәлә...
Маһинур. Укы гөлем, укы. (Йоклаган баласын сөя.) И, гөлкәем, сагынып беттем илаһым. (Кире борылып.) Хат юкмы?
Нәфига. Син киткәннән бирле юк әле, килен.
Маһинур. Бигрәк озаклады, ходаем. Кая, самовар куеп җибәрик.
Нәфига. Хәзер, килен, хәзер. Тамагың кибеп беткәндер инде... Кая булды соң бу Мәхмүт?
М а һ и н у р. Утыр, әни, утыр. Үзем зарармын. (Самоварын селкә. Каранып.) Ак чиләк кайда соң? Су юк икән.
Нәфига. Мәхмүт су кертәм дип чыгып киткән иде. Әллә кая гына булды.
М а һ и н у р. Берәрсе белән мавыгып киткәндер. Кая, сөт чиләге белән генә алып керим.
Н ә ф и г а (мич башына каплап куйган чиләкне ала). Ай әттәгенәсе, кая булды соң ул бала?... (Маһинур чиләкне Нәфига нулыннан алып, чыгып китә. Нәфига, мич алдында уралып кала.)
М ә й м ү н ә. Юлы уңганга ошый әле моның, шактый он тамызган нәгъләт. Төенчегендә нәрсә бар икән тагын (Капшана.)
Н ә ф и г а. Тпкшеренмәсәнә, Мәймүнә. (Төенчекне алып куя.)
М ә й м ү н ә. Абау, алтыны йоктыр әле ул кадәр.
Нәфига. Янымны көйдердең ләбаса. Мәкәрҗәгә барган купес түгел бит ул. Берәү аптыраганнан, ә син... Бар кеше дә синең кебек сату итеп йөрми бит.
М ә й м ү н ә. Абау, нигә кадалдың соң миңа шул кадәр? Сиңа килдеммени мин.
Нәфига. Җанымны көйдереп йөрмә дим. Әнә килеп кайтты, йомышыңны йомышла да... эшсез йөргән кешене яратмыйм мин.
М ә й м ү н ә. Өеңдә торып калыр дип куркасыңмы әллә?
Маһинур су алып керә, самовар куя башлый.
Нәфига. Килеп, әнә Мәймүнәнең синдә йомыш бар икән.
М а һ ин у р. Шулаймыни, Мәймүнә? Нинди йомышың төште ул кадәр?
Мәймүнә. Нинди хәбәрләр ишетеп кайтты икән, дип кердем. Кара әле, Маһинур, немес Казанга килеп җиткән икән, диләр. Шул турыда ишетмәдеңме?
М а һ и н у р. Адәм ышанмастай сүзне, чын булса да сөйләмә, диләр инде ансы, Мәймүнә.
М ә й м ү п ә. Ярапланнары көн саен килеп тора ди бит, ярты Казанны җимереп беткән ди инде. Хан мәчете ике тапкыр ауган ди.
М а һ и н у р. Тузга язмаганны сөйләп йөрмә зинһар. Фронт хәлләре турында бик куанычлы хәбәрләр ишеттем әле мин. Без генә ул монда, утырауда яткан шикелле, берни ишетмичә, җыеп гайбәткә ышанып утырабыз икән. Тегермән елга буендагы авылларны күргәч, үз авылыбызга ачуларым чыгып, шартлардан булдым, билләһи. Өйләренә барып керсәң, чыгасың килмәс. Өсләре дә бөтен, тамаклары да тук, хөкүмәт каршында да йөзләре ак. Ә безнең авылныкылар шунда... ачуым да килмәгәе... уйлан карасаң бары да үзебездән. Барыбыз да адәм төсле эшләгән булсак, бу көнгә кала идекмени?
Мәймүнә, һәркем кулыннан килгәнчә тырышкандыр инде.
М а һ и н у р. Тырышты пычагым. Менә син үзең, күпме хезмәт көнең булды?
М ә й м ү н ә. Син бик күп хезмәт көне эшләдең дә бит, миннән артык җирең булмады. Аллага шөкер, хезмәт көнем булмаса да, читкә чыгып ялланып йөрмим әле.
М а һ и н у р (кызып). Оятсыз син. Мәймүнә, менә шул синең аркаңда минем алты йөздән артык хезмәт көнем чөйгә эленеп калды да.
М ә й м ү н ә. Абау, колхоз бирмәгәнгә нишләп мин гаепле булыйм. Колхоз дигән булып яхшы атланып йөрүеңә төкерделәр әнә.
М а һ и н у р. Исеңдә тот, Мәймүнә. Безнекеләр җиңеп кайткач, бүгенге эшебез өчен барыбызга да кызарырга туры килер килүен. Әмма ләкин шул көндә кеше күзенә күренерлегеңне калдырмаячакмын. Гомер буенча кая керер җиреңне таба алмый хур булырсың.
М ә й м ү н ә. Сугыш беткәйдә колхоз да булырмы әле. Үзең шул көнгә калма.
Маһинур. Ә ә ә... син шулаймыни әле. Колхоз бетүен көтеп йөрисеңме? Совет бетәр дип уйлыйсыңмы? Немецны көтәсеңме? Чык! Күземә күренмә, себерке!
Мәймүнә. Абау! Кем сиңа алай ди. Курыкма, кумасаң да бу котсыз өеңдә каласым юк.
М а һ и н у р (җилләнеп, мич алдына бара, кулына табагач ала). Чык, башыңны сугып ярмас борын.
М ә й м ү н ә. Абау! Менә икенче Җенле Камал! (Тиз генә чыга да ишектән башын тыгып.) Үзеңне куып чыгарыр көп килмәсен.
М а һ и н у р. Ах, дошман, себерке! Гитлер токымы! (Ишеккә ташлана, Мәймүнә югала.)
Г ы й л ь м а но в керә.
Маһинур Табагач күтәргән хәлдә тукталып кала.
Г ы й л ь м а н о в. Чү, чү, килен! Нигә бу кадәр ачуландың?
М а һ и н у р (ачу белән табагачын мич алдына ыргытып, ярсуын баса алмыйча сөйләнә). Каһәр суккыры, җир бит! (Тәрәзәгә йодрык күрсәтеп.) Күрсәтермен әле мин сиңа, себерке... Җенле Камал имеш, Җенле Камал кебек кеше була алсаң әле...
Нәфига. Чү инде, килен чү! Кеше бар бит...
М а һ и н у р. Мин юкта аяк бастырма шул җир битне!
Г ы й л ь м а н о в (елмаеп). Ай-һай, Маһинур! Маһинурмы син? Бик усал ахры син?
Маһинур. Сиңа кем кирәк соң?
Г ы й л ь м а н о в. Маһинур Халитова кирәк.
М а һ и н у р. Әйдүк, рәхим ит.
Нәфига. Утырып тор, улым.
Г ы й л ь м а н о в. Рәхмәт. Кем ул бу тикле ачуыңны китерде?
М а һ и н у р Бер адәм актыгы шунда. Үзең кайдан буласың соң?
Г ы й л ь м а н о в. Районнан мин.
М а һ и н у р. Районнан? Берәр начар хәбәр бармы әллә?
Г ы й л ь м а н о в (елмаеп). Юк. Бернинди дә начар хәбәр юк, хәлегезне белеп чыгыйм дип кенә кердем.
М а һ и н у р. Районнан булсаң, колхозның хәлен белү яхшырак булыр иде, безнең хәлебез колхоз хәленә карап йөри.
Г ы й л ь м а н о в. Колхозның хәлен беләм. Аның хәле сезнең кулда. Я, балаларың исән-саумы? Мәхмүтең. Миңлеәхмәтең, нәни кызын... Кем... Нәфисәң? Кайдалар соң алар?
М а һ и н у р. Кем соң син? Каян беләсең аларның барын да?
Г ы й л ь м а н о в. Райком секретаре булам мин. Фамилиям Гьгйльманов.
М а һ и н у р (гаҗәпләнеп). Райком секретаре? Гыйльманов? (Уңайсызланып.) Кая соң яулыгым. (Яулыгын алып бәйли, Нәфига төзәтенә.)
Г ы й л ь м а н о в. Зарар юк, зарар юк, тартынмагыз.
М а һ и н у р. Җыеп шундый үләт аркасында кеше белән кешечә сөйләшергә онытып бетәбез ннде.
Г ы й л ь м а н о в. Зарар юк. Чын кеше булган кеше үзенең кешелеген беркайчан да югалтмый. Я, хәлең ничек соң? Бик аптырамыйсызмы?
М а һ и н у р. Ничек дип кенә әйтим инде, иптәш Гыйльманов. Бүтән кешегә булса, әйтергә дә хурланыр идем, райком секретаре булгач, сиңа дөресен сөйлим. Хәлебез бигрәк алама. Миңлеәхмәтемнең аягына юк, салкынырак көннәрдә мәктәптә дә йөри алмый. Шулай да тырыша. Башын да күтәрми, укып утыра. Өйдә утырып калган көннәрендә дә «отлично» алып килә, мескен. Әнә әле дә, мин кайтып кергәч тә башып күтәрмәде, күгәрченем.
Г ы й льманов. Һа... молодец! Кая ул егет. (Миңлеәхмәт янына килеп.) Нихәл, егет, эшләр ничек бара?
М и ң л е ә х м ә т. Хәзер, абый, хәзер, тукта, бер мәсьәлә һаман чыгып бетәлми әле.
Г ы й л ь м а н о в. Кая, нинди авыр мәсьәлә икән ул? Бәлки без аны бергәләп...
Миңлеәхмәт. Юк, үзем. Кирәкми, хәзер.
Г ы й л ь м а н о в. Яхшы, яхшы, үзең булгач, бик яхшы. (Кире борыла.) Принципиальный малай күренә бу...
М а һ и н у р. Кием-салымы бер хәл иде әле. Менә ашарга җитмәве бик аяктан ега. Умачлык онга интегәбез бит. Җитмәсә сыерыбызның да ташлаткан чагы. Куй инде, бөтенләй аяктан екты бу сугыш.
Г ы й л ь м а н о в. Әйе. Сугыш бик күп авырлыклар тудырды. Шулай да, сезнең бу хәлгә төшүегезгә сугыш кына гаепле түгел.
М а һ п н у р. Апысып пшеттек.
Г ы й л ь м а н о в. Ничек ишеттегез?
М а һ и н у р. Сугыш вакытында сугыштагыча эшләргә кирәк... Шулаймы?.
Г ы й льмано в. Шулай. Эш нәрсәдә соң?
М а һ м н у р. Синеңчә нәрсәдә соң?
Г ы й л ь м а н о в. Сугыштагыча эшлисезме соң?
Маһинур. Ничек була соң ул сугыштагыча эшләү?
Г ы й л ь м а н о в. Сугыштагыча эшләүме? Хәзер әйтәм. Әйтик, менә бер туп, туп янында 6-7 кеше. Шушы 6-7 кешегә мондый бурыч куелган: менә бу жирдән дошман үзенең машиналары белән чикне үтеп, безнең якка чыгарга омтыла. Дошманны, нинди генә көч белән килсә дә, ярты көн буенча туктатып торырга кирәк. Туп янындагылар эшли башлый. Берсе дошманны күзәтеп, кая атарга кирәклекне күрсәтеп тора, берсе снаряд китереп тора, берсе корып тора, берсе төзәп атып тора, берсе тагы шунда булыша. Туп гөрләп ата, дошман танклары якын килә алмый. Эшләр шәп бара... Шәп бит инде болай булгач?
М а һ и н у р. Шәп ди, ярый.
Г ы й л ь м а н о в. Ә менә шунда кинәт туп янына дошман снаряды килеп төште дә ярылды. Биш-алты кеше берьюлы сафтан чыкты, берсе генә торып калды. Ул да әле бөтен кеше түгел, яралы. Бер кем булышмый моңа. Ә дошман килә, үкереп килә. Үткәрмәскә кирәк бит. Бурыч шулай куелган. Җиде кешегә куелган бурыч, ә монда бер генә кеше. Ул да бөтен түгел. Нишли?
Маһинур. Нишлисең инде, мескен...
Г ы й л ь м а н о в. Бер дә мескен түгел, бер үзе сугыша; үзе күзәтә, үзе снаряд китерә, үзе кора, үзе төзи, үзе ата, үзе тупны борып йөртә. Дошман үтә алмый. Ярдәм килеп җиткәнче түзә егет. Өстәвенә минут саен өстендә газраил кизәнеп тора бит әле.
М а һ и н у р. Ул кадәре үк булып бетә алмас инде. Шулай да...
Г ы й л ь мано в. Бар шул. Мопдый фактлар бар гына түгел, бик күп. Ерак барасы да түгел, әнә Калини районы егете Илдар Маннапов, ишетмәдеңмени?
М а һ и н у р. Ишеткән идек бугай шул.
Г ы й льмано в. Колхозда да менә шулай эшләү соралган вакытлар була. Бер кешегә 3-4 кеше өчен эшләргә туры килә. Анда да сугыштагыча ук булып бетә алмый әле ул. Я, менә шулай эшләгәнегез бармы?
Маһинур. Бар бугай.
Г ы й л ь м а н о в. Юктыр, Маһинур. Шулай эшләсәгез, бу хәлгә төшмәс идегез.
М а һ и н у р. Менә шулай дип үзәккә тиясез шул. Урак өстендә көненә өч норма урдым. Алты йөздән артык хезмәт көнем чөйгә эленеп тора әнә. Эшләмәгәнгә утырталармыни аны?
Г ы й л ь м а н о в. Шулай ук мени?
М а һ и н у р. Шулай шул. Мин, җүләр, бер катлы, ике кеше өчен дә эшлим, өч кеше өчен дә эшлим. Ә менә сез үзегез сугыштагыча эшләмисез;
Г ы й л ь м а н о в. Безнең ничек эшләгән күренеп бетми бит сезгә?
Маһинур. Күрелми шул. Сугыштагыча дисез сез. Сугыштагыча булгач, сугыштагыча булсын: нигә менә Мәймүнәне атып үтермисез?
Г ы й л ь м а н о в. Нинди Мәймүнә? Ни өчен?
М а һ и н у р. Сугышта тәртип бик нык куелган диләр. Берәү приказны үтәмәсә, командиры аны атып үтерә ала ди. Берәү яхшы сугышса, приказны яхшы үтәсә — ордеп бирәләр, медаль тагалар. Ә бездә монда хезмәт көне минимумын да тутырмаган Мәймүнәләр, каныңа тоз салып, күкрәк киереп йөриләр. Өй сүккән булалар шуларны, әй тиргәгән булалар, әй җанаган булалар... Хезмәт көнен кисү белән куркыткан булалар тагы. Төкерәләр аңа Мәймүнәләр көләләр генә... Кылый Хәлиме тагы шул Мәймүнә белән себерелүдән бушамый. Ат суюдан башканы белми. Колхозны атсыз калдырып баралар бит инде... Нигә атып үтермисез шундыйларны? Сугыштагыча булгач, сугыштагыча булсын, командирлар бит сез.
Г ы й л ь м а н о в. Каты әйтәсең икән син. Маһинур. Әйе, беләм. Яңа председатель кирәк
сезгә. Эшлекле председатель. Бармы шундый кешегез?
М а һ и н у р. Белмим шул, бу кадәрегә килеп җиткән эшне рәтли алырлык кеше табылыр микән бездә.
Г ы й л ь м а н о в. Бар сезнең андый кешегез.
М а һ и н у р. Кем ул?
Г ы й л ь м а н о в. Менә син.
М а һ и н у р (куркынып). Әстәгфирулла, тәүбә, кит аннан, алла сакласын. Зинһар әйтә күрмә. Өч көйдә башымны ашарлар.
Г ы й л ь м а п о в. Кемнәр?
М а һ и н у р. Шул ук Мәймүнәләр...
Г ы й л ь м а н о в. Атып үтерерсең.
Маһинур. Сөйли күрмә юкны. Балаларым болай да ярты ятим.
Нәфига. Бер телеңә баш була алмагач, шулай була ул.
М а һ и н у р. Әйттем исә, кайттым, ни кушсагыз шуны эшлим. Моннан соң бер сүз әйтмәм, теләсә нишләсеннәр.
Г ы й л ь м а н о в. Сынаттың, Маһинур. Сугышта болай түгел бит. Кирәк булганда, рядовой солдат командирлыкны үз өстснә алудан курыкмый.
Маһинур. Куркак мин, ул якка бөтенләй куян...
Г ы й л ь м а н о в (көлеп). Курыкма, сынар өчен генә әйткән идем, сынаттың, сынаттың.
Маһинур. Уф, тәмам котымны качырдың.
Г ы й л ь м а н о в. Шулай да кем бар соң сездә эшлекле председатель булырлык?
Маһинур. Белмим шул, үзебездә табылыр микән.
Г ы й л ь м а и о в. Ә мин беләм.
М а һ и н у р. Кем ул?
Г ы й л ь м а н о в. Миңлекамал.
М а һ и н у р. Миңлекамал? Ул булса, бик ярар иде дә, районга алырлар бит аны, бездә тотмаслар... (Куанып.) Ни... чынлап та... ул председатель булса...
Г ы й л ь м а н о в. Ансы сезнең кулда. Ә ул да синең кебек курыкмас микән?
Маһинур. Белмим шул, курыкмас дпп уйлыйм. Укымышы да бар. Законны да белә торган кеше инде ул. Курыкмас, курыкмас.
Г ы й л ь м а н о в. Алайса, син кул куясың?
М а һ и н у р. Әгәр дә Миңлекамал председатель булса, өч кеше өчен түгел, биш кеше очен эшләргә ризамын. Эшләгән кешенең кадерен белә торган кеше ул. Әй... ул булса...
Г ы й л ь м а н о в. Ярый, миңа китәргә вакыт... Тик, Маһинур, бик каты әйттең бит әле син миңа, бәгырьгә үткәрдең. Синең бөкрең дә үзең кебек каты әйтә икән. Аптырашта калдырдыгыз әле сез мине.
Маһинур. Бәкер? Син аны беләсеңмени? Кайда ул?
Н ә ф и г а (елый ук башлый). Әллә улымнан бер-бер хәбәр бармы?
Гыйльманов (куен кесәсеннән хат чыгарып). Хат алдым мин аңардан. Шунда менә сезнең хәлле белеп чыгуымны да үтенгән. Үзем исән-сау, дошманны куабыз, ди.
Маһинур (тәмам җанланып, кунакчылланып китә). Тукта әле тукта, сал әле өстеңне, чәй эчик әле.
Г ы й л ь м а н о в. Чәй?
Маһинур. Килгән кунакны чәй эчерми җибәрергә теге.
Г ы й л ь м а н о в. Минем алда гына бер кунакны табагач белән озаттың түгелме соң?
Маһинур. Кунагына күрә сые... Берәүгә таба ашы, берәүгә табагач, дигәндәй... Чәй ypыны хәзерләнеп бетә, Гыйльманов өске киемен сала, Нәфига алып элә. Маһинур ишектән кереп, чыгып йөри, бал, май кертә. Матур итеп пешерелгән йомыры күмәчләр кертә. Шомыртлы майлар, каклар чыгара. Самоварда йомырка пешереп ала.
Уз әле!
Гыйльманов сәке йөзегенә аягын салындырып утыра.
Әни, түргә син мен инде.
Н ә ф и г а түргә менеп утыра, Маһинур үзе Г ы й л ь м а н о в к а каршы сәке йөзлегенә менеп, аяк бөкләп утыра, чәй ясый башлый.
Нәфига. Җитеш, улым, менә маеннан, шомыртлы маеннан җитеш.
М а һ и н у р. Яратсаң әнә как сал.
Г ы й л ь м а н о в. Болай булгач, синең хәл бик зарланырлык күренми бит, Маһинур.
М а һ и н у р. Зарланудан түгел, райком булгач, дөресен әйтим дидем инде.
Г ы й л ь м а н о в. Дөресен? Ә соң бу күмәчләр? Бу майлар... бу сыйлар?... Бер умачлык онга тилмерү шушылай буламыни?
М а һ и н у р (гаҗәпләнгән тавыш белән сузып). Айй... әллә нидә бер килгән кадерле кунакны хөрмәт итәрлек тә рәтең калмаса... Аллам сакласын. Дус бар, дошман бар дигәндәй, булмас, аллам сакласын. Ач торсам, торам, кунакка куярлык сыйдан өзелмим. Сер бирәмме соң? Ачка үлсәм дә, әстәгфирулла тәүбә, чоланымда маем белән балымны, чәй янына куярлык таба күмәчемне калдырып үләрмен. Аллам сакласын, ачка үлгән дип әй-тергә урын калдырмам. Хурланмыйча.
Г ы й л ь м а н о в (сокланып). Болай булса, була, Маһинур. Сезнең кебекләр белән колхозны өзеклектән чыгарып була. Егет йөрәкле икәнсең. Сер бирмә.
М а һ и н у р. Карале, Бәкергә хат яза-нитә калсаң, бер үк зарланды дип яза күрмә, бик шәп тора диген, борчылып йөри күрмәсен. Малаең отлично диген... Тик менә олы улым гына... әйе, шуны килештереп кенә әйт әле үзенә, өйгә, хат язганда бераз Мәхмүтнең колагына төшерсен. Анасын тыңларга кушсын. Тыңлатып булмый шайтан малайны, үзен ир-ат дигән булып, бөтен нәрсәгә баш булырга азаплана. Баш була белсә, син әйттең иде ансы, бала акылы чыгып бетмәгән үзеннән...
Г ы й л ь м а и о в (чынаягын каплап, урыныннан тора). Ярый, кунак итүегез өчен рәхмәт.
М а һ и н у р. Әй... нигә бер дә ашамадың. Тукта әле, ясыйм әле.
Н ә ф и г а. Һии, бигрәк тиз торасың, улым, утыр, утыр.
Г ы й л ь м а н о в (киенә). Рәхмәт, артык вакытым юк. Ярый, Маһинур, моңарчы сер бирмәвең өчен сиңа чын күңелемнән рәхмәт. Моннан сон да бирешмә. Хәзергә әллә ни вәгъдә итмим. Хәлегезне яхшыртуда кулымнан килгән чараны күрергә тырышырмын. Райсоветның да исенә төшерермен (Мич башына килеп) я, егет, мәсьәлә чыктымы?
Миңлеәхмәт. Булды, абый, менә, нәкъ җавабындагыча.
Гыйльманов (дәфтәрне алып карап, малайны башыннан сыйпый). Молодец! Тырыш! Моннан соң мәктәпкә бармый калмассың. Кием бирдертермен. Хушыгыз. (Чыгып китә.)
Миңлеәхмәт (кычкырып кала). Рәхмәт, абый.
Нәфига. Бигрәк ягымлы кеше. Бер дә зур начальник димәссең.
Мәхмүт килеп керә. Дәртләнгән, җанланган. Кулында зажигалка.
Мәхмүт. Әни, кара әле. (Зажигалка кабызып җибәрә.)
Маһинур. Тукта, исәнлек-саулык сораш ичмасам, җүнсез, нәрсә бу?
М ә х м ү т. Ут! Мәңге бетми торган шырпы.
Нәфига. Мәхмүт улым, кая суың?
Мәхмүт. Ут булгач су нигә ул?
Н ә ф и г а. Чиләгең кайда соң?
Мәхмүт. Оныт инде ул чиләгеңне, әби.
Маһинур. Тукта әле, кайдан алдың бу нәстә кәеңне?
М ә х м ү т. Чиләккә алыштырып алдым. Бушка килде инде. Бер тиен өстәү бирмәдем. Менә бит. (Зажигалканы яндырып чүрсәтә.)
М а һ и н у р. Хәзер кире илтеп бир. Алып кайт чиләкне. Тиз бул!
Мәхмүт (тыныч кына). Булмый инде, әни, очты инде чиләк.
М а һ и н у р. Ничек очты? Кемгә бирдең?
М ә х м ү т. Казаннан килгән бер абыйга биреп җибәрдем.
М а һ и н у р. Ялганлама. Казаннан килсәләр, чиләк алырга килмиләр монда.
М ә х м ү т. Колхоздан бал алып китте ул. Савыты юк иде. Шуңа чиләк кирәк булды.
М а һ и н у р. Кем соң ул үзе?
М ә х м ү т. Фукыс күрсәтүче.
М а һ и н у р (өметсезлек чүрсәтеп кулын селкеп). Кайчан бетәр бу фукыс күрсәтүләр? Баламыни инде син? (Мич алдында (актарынырга тотына. Мәхмүт зажигалкасын боргалап азаплана. Маһинур чыра тотып, Мәхмүткә борыла.) Кая, яндыр әле шул нәстәкәеңне, мичкә ягып җибәрим.
М ә х м ү т (мактанулы тон белән, зажигалкасын чыгарып). Ә ә... менә, әйттем бит. Бу булмаса, күмер соскысы тотып, авыл буена чыгып китәр идең әле. Мәңгелек шырпы бит бу. Чиләк бәясенә торамыни ул. Утырттым фукыс күрсәтүчене. Бер дә бирәсе килмәгән иде дә... (Зажигалканы чагылдыра, кабынмый.) Тукта әле, бензины бетте ахры... (Кат-кат чагылдыра, кабынмый.) Әллә ташы бетте инде... (Чагылдыра чабынмый.)
М а һ и н у р (кулындагы чырасы белән Мәхмүтне кыйный башлый). Менә сиңа мәңгелек шырпы, аңгыра бәрән!
М ә х м ү т. Тукта әле, шаярма әле, әни.
Маһинур. Бик шаярып торам синең белән. (Мич алдыннан күмер соскычын алып.) Мә, бер кулыңа мәңгелек шырпыңны, икенче кулыңа шушы соскычны тот та, теләсәң ут табып кайт.
М ә х м ү т. Тукта әле, әни, шаярма әле, хәзер. (Зажигалканы чагылдыра, янмый.)
Маһинур. Тиз бул, тот!
Мәхмүт (соскычны алып). Мин ул жуликлы! (Чыгып китә.)
М а һ и н у р. Тотарсың инде фукыс күрсәтүченең коерыгын... Җыен каһәр суккыры, каян гына килеп чыга сугыш вакытында? Тотарлар әле.
ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.
ПКЕПЧЕ КАРТИНА
Район орлык лабораториясе. Гади авыл өенә җайлаштырылган...
М ә ф т у х a өстәлгә карап, халыкка арты белән утырган хәлдә, орлык сата (чисталыгын тикшереп) утыра. Уң яктагы ян өстәлгә каршы, халыкка яны белән, Венера басып тора. Орлык тишелдерелгән тарелканы тикшерә. Сул якта күп шүрлекле шкаф. Шүрлекләрдә бик күп, тыгыз итеп тутырылган төрле зурлыктагы тарелкалар, һәр тарелка өстенә кечкенә-кечкенә кәгазь кисәкләре кадап куелган. Өстәлләрдә аптека үлчәүләре, өсләренә кәгазь ябыштырылган бик күп бутылкалар, төрле
җирдә өсләренә кәгазь ябыштырылган төрле төстә кечкенә-кечкенә капчыклар өелеп ята.
Венера (бераз паузадан соң, кулындагы тарелкасын өстәлгә куеп, киерелә). Уф, туйдым бу энә белән кое казудан! Мәфтуха, Мәфтуха дим.
Мәфтуха (урыныннан кузгалмыйча). Бүлдермә әле, Венера. Ялгыштырасың. (Кычкырып саный.) Сигез, тугыз...
Венера. Шуны гына әйт: бүген ничәсе?
М ә ф т у х а. Тугыз... Тугыз... Унҗидесе. Ун, унбер.
Венера. Нишләп унҗидесе булсын, кичә генә унбише иде бит?
Мәфтуха. Унҗидесе инде, бүлдермә зинһар... Унҗидесе, унҗиде... унсигез (Санап китә) унтугыз, егерме... (Эчтән саный башлый.)
Венера. Бигрәк инде син, Мәфтуха. Башыңны да күтәрмисең, әзерәк аркаңны турайтып ал. Бөкерең чыгар. Кыз килеш бөкерең чыга башласа, нинди егетнең күзе төшәр үзеңә? Мәфтуха дим. Ял көнне ничәсе була соң синеңчә?
М ә ф т у ха (санавыннан аерылмыйча). 48 е дим бит инде... 48, 48, 49, 50... (Эчтән саный башлый).
Вепера. Шашасың бит инде, Мәфтуха.
Мәфтуха (ачуланып). Тфу! Тәки ялгыштырдың ахыры. Бүлдермә зинһар. (Яңадан санарга тотына.)
Венера (үз алдына). Каян монда килеп каптым. Баштарак кызык кебек иде. Бу чаклы эшләргә булгач мин аны... җанлырак урын сайлый алмадым шул. Вакытлы эш дигән булып, җәйгә чыкканча ярар дигән булып, килеп каптым. (Дуамал хәрәкәт белән өстәлдән тарелкасын алып, шкафка куя, башка тарелкаларны алып караган арада тарелкаларга кадалган ике кагазьне төшереп җибәрә. Аларны идәннән иелеп алып урыннарына куймаучы була да аптырап кала.) Фу, кайсы кайдан төште соң бу чүйләрнең? (Кәгазьләрдәге язуларны укып.) «Яшел Галап» — бодай... «Куш тирәк» бодай... Кайсысы кайсыннан соң? (Мәфтухага күрсәтмәскә тырышып, тиз-тиз генә ике язуны ике тарелкага кадый.) Бетте китте, кем тикшереп тора соң аны... Уф! Я инде, Мәфтуха, бөтенләй мөкиббән киттең бит.
Мәфтуха (кәгазьгә язып, урыныннан тора). Я, ни әйтәсең?
Венера. Ни әйтим, бераз аркаңны турайтып ал, дим.
Мәфтуха. Ни чаклы эш өелеп ятканны беләсең бит.
Вепера. Уй дигән нәрсә бер дә юк мәллә синдә?
Мәфтуха. Нинди уй турыпда әйтәсең соң син?
Вепера. Беләсеңме, Мәфтуха, минем сөясем килә.
Мәфтуха. Җә, уй булдымыни инде шушы?
Вепера. Нәрсә соң ул? Нигә мине һаман борчый соң ул?
Мәфтуха. Сөям дисәң, бәлки аңлар идем, сөясем килә дигән сүзне аңламыйм мин.
Венера. Романнар укыганың юктыр шул синең. Менә мин ни кадәр китап укыдым. Мәхәббәт турында, сөю турында язмаган бер генә китап та очратмадым. 16 —17 яшьлек кыз турында телгә алындымы — ул инде обязательно сөя, сөешә. Менә миңа 18 яшь, ә мин әле берәүне дә сөйгәнем юк. Сөясем килә. Нинди дә булса, берәр егет кешене сөясем килә. Ә син... син бит инде 18 дә генә дә түгел, 20 белән барасың, бер дә сөясең килмиме?
Мәфтуха. Һич.
Венера. Романнар укыганың юктыр шул синең.
Мәфтуха. Аңардан түгел. Районда торсам да, әдәби китапларны синнән аз укымаганмындыр.
Венера. Татарча китаплар гына укыгансыңдыр син.
Мәфтуха. Татарчаларны да укыдым. Шулай ук, рус классикларыннан да мин укымаган язучы калмады. Дөнья классикларының да русчага тәрҗемә ителгәннәрен бик күп укыдым.
В е е е р а. Соң шулай булгач, ничек синең бер дә сөясең килми? Йөрәгең юктыр синең, кит, кыз түгел син алайса.
М ә ф т у х а. Йөрәгем дә бар, ир кеше дә түгелмен. Эш анда түгел.
Венера. Нәрсәдә соң?
М ә ф т у х а. Мин суям. Шул гына.
Вене ра (гаҗәпләнеп). Сөясең? Ничек сөясен? Кемне сөясец?
М ә ф т у х а. Бер егетне сөям, үлеп сөям.
Венера. Ул да сине сөяме?
М ә ф ту ха. Сөя.
Венера. Кайда соң ул? Кем ул? Ничек мин аны бер дә күрмим?
Мәфтуха. Фронтта.
Венера. Фронтта а а... Фронтта булгач ничек сөясең аны?
М ә ф т у х а. Янымда чагындагыга караганда да артыграк сөям мин аны хәзер.
Венера (күңелсезләнеп). Болай булгач, син дә китаптагы кызлар кебек булып чыктың. Бер мин... Кайда соң минем мәхәббәтем? Ник килми ул?.
Мәфтуха. Заявление бир.
Венера. Кемгә? Нәрсә дип?
М ә ф т у ха. Заявлениене үзеңнән өлкәнрәк дәрәҗәле кешегә бирәсең инде аны. Әнә, лаборатория мөдиренә — Гыйльметтин абыйга бир: «Сөясем килә, нишлим?» диген.
Венера (көлеп). Аңа бирсәң, үзен тәкъдим итә ул.
Мәфтуха. Үзен сөй.
Венера. Ничек сөясең аны? Бердән — олы, икенчедән — чатан, өченчедән — хатыны-балалары бар, дүртенчедән...
М ә ф т у х а. Ачуың килмәсен, Венера, җитте, мин саныйм.
Венера. Саный бир. (Күңелсез генә тарелкасын алып, бер куя, бер тота, нидер әйтергә җыена.)
Тыш якта ат туктаткан тавыш ишетелә. Венера кинәт бик бирелгән кыяфәттә эшкә тотына. Тынлык. Бераздан дөбер-шатыр аяк тавышлары чыгарып, ишекне каты ачып, Г а й н и килеп керә. Кулында чыбыркы.
Г а й н и (туктап бераз карап торганнан ссң). Исәнмесез, чибәр туташлар?
М ә ф т у х а (тиз генә борылып карап алып). Исәнмесез. (Эшен дәвам итә)
Гайни. Кайсыгыз зав?
М ә ф т у х а. Венера, сөйләшегез зипһар, мпн эштән аерыла алмыйм.
Вепера (кинәт борыла да, елмаеп урыныннан тора). Гафу итегез, иптәш, эштәй аерылырга ярамый безгә, сезгә кем кирәк?
Г а й н и. Зав.
Венера. Иптәш Ходайбирдин эш белән киткән иде шул, ннгә кирәк иде?
Г а й н и. Билгеле инде, чәй эчеп утырырга килмәдем. Безнең орлык турында результатыгызны алырга килдем. Үзең карап бирәсеңме әллә?
Венера. Аны зав кына бирә шул, көтегез бераз.
Гайни. Әзер микән соң, көтүдән файда чыгармы?
Венера. Сез кайсы колхоздан?
Г а й н и. «Яшел алан».
Вепера. «Яшел алан»? Эм... Исемегез ничек?
Гайни. Аида минем исем язылмагандыр. Не важно.
Вепера. Юк, мпн болай гына, беләсем килеп... Таныш буласым килеп келә сорыйм.
Гайни. Алай дисәң, пожалуйста: исемем Гайни.
Вепера (елмаеп, кыйланып). Гайнулладыр инде, я Гайнеттиндер.
Г а й н и. Ничектер инде ансы: үзем белгәннән бирле Гайни дип йөриләр.
Венера. Гайни генә дигәч, әлбәттә, матуррак.
Гайни (тавышын күтәрә төшеп). Әзер микән, мин әйтәм, орлык турында. Тагын керәсе җирләр бар.
Венера. Айһай, бик кызу икәнсез сез, Гайни иптәш, «Яшел алан» дисезме әле?
Гайни. Әйе.
Вепера. «Яшел алан» Ай-һай, әзер түгелдер әле ул. (Шкафка барып тарелкалар арасыннан эзләнергә тотына.)
Гайни (үз алдына). Менә кайда җыйганнар икәи столовойдагы тәлинкәләрне.
Венера (бер тарелканы карап, кире урынына куя. Гайнигә борылып). Бодай орлыгыгызның нәтиҗәсе әзер түгел әле. Тишелеше өметсез күренә. Башкаларын әйтә алмыйм, көтегез, иптәш Ходайбирдин бәлки сезгә телдән генә әйтеп җибәрә торыр...
Гайни. Ай-һай сузасыз икән, егетләр. Карагыз аны, Миңлекамал апа үзе килсә, утка бастырыр бит.
Винера (мыскыл итеп). Миңлекамал апа имеш! Үзең егет кеше, үзең ниндидер апаца әйтермен дип куркытасың. Оялмыйсыцдамы?
Г а й н и. Синең белән минем кебек егетләрне биетә торган апа ул.
Венера. Минем кебек егет булгач...
Гайни (тәрәзәдән карап атына кычкыра.) Tpyy! Күзең тонган хайван! (Ашыгыч кына.) Ярый, давыгыз килгәч кереп әйләнермен, әзерләп куегыз. (Ашыгып чыгып китә. Тышта атына кычкырган тавыш ишетелә, сызгырып җибәрә.)
Венера (үз алдына). Нинди чибәр егет. Ә үзе тупас. Әллә ирләр бары да шундый була микән? Мәфтуха, бер генә минутка, Мәфтуха.
Мәфтуха (язып куеп). Я.
В е н е р а. Бу егет ошыймы сиңа?
Мәфтуха. Рәтләп күрмәдем күрүен, шулай да бер дә рәтен-чиратьш тапмадым. Андый хатын-кыз кыяфәтле егетләрне яратмыйм мин.
Венера. Киресенчә. Ниндидер шәһәр чырае бар аның йөзендә.
Мәфтуха. Белмим, рәтле егет булса, сугыш вакытында монда йөрмәс иде ул. Чирләшкәдер берәр.
Венера. Сиңа инде, үзең берәүне сөйгәч, башкалар күзенә дә күренми.
М ә ф т у х а. Бетте, башка сүз кушма. Дәшмим.
Тышта ишек тавышы, аяк тавышы ишетелә. В е н е р а да эшкә утыра. X о д а й б и р д и н керә.
Ходайбирдин (уң якта торган өстәл янына сүзсез генә килеп утыра. өстәл өстендә яткан кәгазьләрне караштыргалап куя). Берничә минутка эшегезне куеп торыгыз әле, иптәшләр. Әйтәсе сүзләр бар. Бигрәк тә сезгә, иптәш Котбетдинова.
Венера (үпкәләберәк). Ну, Гыйльметтин абый, каян исегезгә төште тагын ул Китбетдинова. «Венера» дип кенә дәшергә сөйләшкән идек бит инде.
Ходайбирдпп. Венерасы, Венера, иптәш Котбетдинова. Ләкин, бүген мин сезнең белән чынлабрак сөйләшергә телим. Җитәр! Иптәш Гыйльманов янында булдым. Безнең турыда жалоба өстенә жалоба икән анда. Ну кирәкне бирде соң үзе дә. Үзегез беләсез, самокритиканы нинди ярата торган кеше бит инде мин, шулай да җан тиргә төшерде. Шунда, мин сиңа әйтим, Райсовет председателе. Авыл советы председательләре тагын... (Тавышын күтәреп) Менә шул: бездә, өч кенә кеше булуга карамастан, дисциплина юк. Эшкә күңел бирү дигән нәрсә, игътибар дигән нәрсә юк. Ә безнең эштә ул һава белән су шикелле кирәк. Эшебезнең әһәмиятен аңламыйбыз. Безнең сүзебез һәр колхоз өчен закон икән искә алмыйбыз. Дөресен әйтим: Мәфтуха Галимова иптәшкә сүз әйтерлегсм юк, тырыша. Ә иптәш Котбетдинова...
В е н е р а. Тагын...
X о д а й б и р д и н. Әйе, иптәш Котбетдинова... Әйе... Нәрсә әйтә идем әле... әйе... җавапсыз карый. Безобразие җавапсыз. Безнең эштә җинаять бу! Зур җинаять! Самокритиканы яратмый. Менә шул. Чәчү көннәре җитеп килә, ә без әле бер кат анализ ясап бетмәгән. Болай барсак, кайчан бетерербез? Менә шул, көне-төне баш күтәрми эшләргә! Рәхим шәфкать көтмәгез, өлгертергә! Точно, дөрес, төгәл, нәтиҗәләр бирергә. Тырышсак, кулыбызда бөтен мөмкинлекләр бар. Иртәгә өлкән лаборантыбыз да булачак. Бетте. Давайти.
Мәфтуха. Күптән шулай кирәк иде, иптәш Ходайбирдин.
Ходайбирдин. Бик дөрес. Әйт, әйт, самокритиканы яратам мин. Күптән кирәк иде. Минем йомшаклык булды. Закон.
Мәфтуха (сәгатенә карап). Мин ашап чыгам, иптәш Ходайбирдин, вакыт.
Ходайбирдин. Барыгыз.
Мәфтуха чыга.
Иптәш Котбетдинова, нигә сез дә вакытында ашап килмисез?
Венера. Һаман Котбетдинова. Әллә шулай дип дәшергә Гыйльманов үзе куштымы. (Кыланып, күзләрен сирпеп карый.) Бөтенләй үзегезгә ошамыйсыз сез бүген.
X о д а й б и р д и н. Шулай карамагыз зинһар, Венера. Шушы карашыгыз белән башымны ашыйсыз бит инде. Каян үз яныма алдым соң мин сезне. Ни бер рәхәтләндерерлек җылы сүз әйтмисез. Ни шул сихерле карашыгызны ташламыйсыз. Болай да тиле-миле күңелемне котыртып тик йөрисез шунда. Үзегезгә каты бәрелә алмаганымны белеп алдыгыз да, файдаланыпмы-файдаланасыз.
Венера. Каты бәрелә алмый имеш. Әле генә минем исемгә карата шундый йомшак сүзләр әйттегез бит, мамык кебек, ангор мамыгы диярсең.
Ходайбирдин. Мәфтуха алдында тырыштым инде. Каты әйтә алган булсам, бик яхшы. Мәфтуха да яратмый безне. Ул да бераз җиткергән булырга кирәк, бер сүз әйтер хәл юк, хаклы.
Венера. Әйтегез, әйт. Алай хаклы да булгач, үзем генә калганда да тиргәгез.
X о д а й б и р д и н (ялынулы тавыш белән). Нигә болай сез, Венера Тырышып кына, бирелеп кенә эшләсәгез, читенмени соң сезгә?
Венера (үпкәле иркәләнеп). Әни һаман хат саен колагыма тукып язып тора: он рәтли алмассыңмы, каз рәтли алмассыңмы, ди. Маен, башкасын дигәндәй...
X о д а й б и р д и н. Җае чыкканда рәтләгер. Тукта әле, хәзер монда Хуҗа абзый керер.
«Өмет» колхозы председателе. Бай колхоз. Әнә аңардан эш чыкса чыга инде. Аларның орлыгының эше беткән бугай. (Папкадан актарып, берничә кәгазьне өскә алып куя.) Әйе. Менә алар. Күрәсеңме, орлыклары да менә дигән. Искиткеч бай колхоз. Танклар колоннасы төзүгә генә миллионга якын акча керттеләр. Хуҗа абзый бер үзе илле мең бирде. Гәрәй дигән колхозчысы үз амбарыннан гына да алтмыш пот икмәк төяп җибәрде бит...
Тышта ат кешнәгән тавыш ишетелә.
Әнә, үзе килде. Бай колхозның айгыры ук бүтәпчә кешнәп килә. (Ишектән каршы чыга, арты белән кире керә.) Әйдә, Хуҗа абзый, әйдүк, рәхим ит.
Хуҗа керә. Кара толыптан, кечкенә, чандыр гәүдәле, кәҗә сакаллы карт. Юаш кына сөйләшә.
Хуҗа. Исәнмесез?
Венера. Исәнмесез, Хуҗа абзый, әйдүк. (Кыланып, ярарга тырышып күрешә.) Сау гына йөрисеңме?
Хуҗа. Әкренләп кенә йөреп ятабыз шунда. Аллага шөкер дип әйтимме соң?
Ходайбирдин. Әйт, әйт. Сиңа ни әйтсәң дә килешә. Хуҗа абзый бит син, әйе менә дигән хуҗа. Бай хуҗа.
Хуҗа, һи, таптың бай. Хуҗа булып бетеп булмый шул. Шуңа эчем әрнеп йөри. Ни хәтле байлыгыбыз хуҗасыз әрәм булып ята. Венера сүз кушарга омтылып-омтылып куя да, җай таба алмыйча, эшенә утыра.
Ходайбирдин. Ничек хуҗасыз булсын? Сезнең колхозда әрәм булган байлык юк инде ул, Хуҗа абзый.
Хуҗа. Менә син, агроном булсаң да, күрмисең әрәм булган байлыкны, ә мин күрәм. Шуңа эчем әрнеп йөри. Әйтик, үткән җәйдә ничәмә гектар карабодаебызның балы гына да җилгә китеп әрәм булды. Ә ул тугай болынлыгындагы чәчәкләрнең балын кая куясың? Умарталыгыбыз булса, ул баллар бүген безнең тәнәннәрдә булыр иде бит. Чәебез дә тәмлерәк булыр иде, тормышыбыз да ямьлерәк булыр иде. Хөкүмәткә дә өлеш чыгарыр идек. Менә бу ел, алла теләсә дип әйтимме соң, булдырам, юлга салам дип йөрим.
Ходайбирдин. Һәй, бал дисең син, икмәге җитмәгән колхозлар да бар бит әле бездә.
Хуҗа. Алдыйлар белән чагыштырып мыскыл итмә син мине. Әйе. Миллионер колхозларны күрсәт син миңа, миллионер... Бездәге файдаланылмый яткан байлыклар алай гына мени? Миллионга гына сыямени ул? Уйлап, уйлап карый торгач, хыялга бирелеп китом, кайчакны, хи хи хи... Агроном итеп кенә әйтим әле үзеңә, мондый бер хыял йөри әле минем башта: бу ел дип әйтмим, киләсе елга дип тә әйтмим, сүзем ялган булмасын очен, үз гомеремдә дип әйтәм,—бөтен районыбыз өстенә төшкән хөкүмәт заданиесен бер үзем каплап шаккатырырга кызыгам. Нигә? Валлаһи дип әйтимме соң, безнең җирдә мөмкин эш саныйм мин моны. Бер үзем дигәч тә, үзем генә түгел, колхозны әйтәм инде ансы?
Ходай бир дип (көлеп җибәрә). Хыялның киң булган яхшы, Хуҗа абзый.
X у җ а. Көләсең тагы. Сиңа агроном итеп әйтәләр, һи агрономмыни син? Минем хәтле дә белмисең син җир эшен... Ачуланма тагын...
X о д а й б и р д и н. Әйт, әйт.. Самокритиканы яратам мин. Бигрәк тә синең кебек кеше критика ясаса, бөтенләй эреп китәм.
X у җ а. Кая, безнең орлыклар ничек? Нәтиҗәләрегез минем үзем ясаган нәтиҗәләр белән туры килә микән.
X о д а й б и р д ин. Менә, рәхим ит. Орлыкларыгыз менә дигән. Кул куеп алыгыз.
Хуҗа (кәгазьләрне карап). Алай, алай. Туры килә, дөрес тикшергәнсез... Тукта, бу бодай арасына биш бөртек арыш каян килеп кысылган соң?
Ходайбирдин. Зарарсыз.
Хуҗа. Зарарсызы зарарсыз. Арыш болай үзе яхшы ашлык ул. Ә бодай арасына килеп кысылса, чүп дим мин аны. Ярый, китер. (Кул куя.) Хуш, сау булыгыз. Күп сөйләнеп ташладым.
X о д а й б и р д и н (Хуҗаны ишек төбенәрәк тартып, акрын тавыш белән). Хуҗа абзый, синдә бер зур үтенеч бар иде.
X у җ а (акрын). Я, я...
Ходайбирдин. Үзең беләсең, эшебез күп, кешебез аз...
Хуҗа. Нәрсә кирәк? Күпме? Кемгә?
Ходайбирдин. Тукта әле син, Хуҗа абзый, аңлатып бетим инде.
Хуҗа. Аңлыйм бугай инде, он сорыйсыңмы? Маймы?
Ходайбирдин. Сорамаган да булыр идем. Бу арада көн-төн эшләргә туры килә. Менә бу кызыбызның тормышы авыррак. Шәһәрдән килгән кеше, үзенең бакчасы да булмады. Шуңа берәр пот бодай оны белән бер-ике кило май арттыра алмассыңмы?
Хуҗа. Һем... бу кызга дисеңме. (Венераны башыннан аягына кадәр карап чыга.)
Ходайбирдин. Шуңа шул.
Хуҗа. Ярый. Яхшы гомуми җыелышка әйтеп карармын.
Ходайбирдин. Нинди гомуми җыелыш инде? Нигә кирәк ул?
X у җ а. Колхоз байлыгының һәр граммына колхозчылар хуҗа бит. Беләсең.
X о д а й б и р д и н. Аңа гына көчең җитә лә инде.
Хуҗа. Тегесенә булса бер хәл иде, монысына булгач... Гомуми җыелышка әйтеп карармын әнә. Әйе.
X о д а й б и р д п п. Зинһар кирәкми. Гомуми җыелышка чыгарып хур итә күрмә.
X у җ а. Алай дисәң, ихтыярың, үземнән генә булмый.
X о д а й б и р д и н. Ну инде, Хуҗа абзый, шундый гына нәрсәне дә...
Хуҗа. Шундый гынадан җыела бит ул, Гыйлметдин энем, беләсең. Үпкәләштән булмасын. Менә, җәйгә, алла теләсә дип әйтимме соң, чияләп, балан, карлыганлап чәй эчәргә килерсез. Хуш, сау булыгыз!
Ходай бир дип (күңелсез). Хуш!
Венера (гәүдәсе белән борылып). Хушыгыз, Хуҗа абзый.
Хуҗа китә.
Ходайбирднн (әйләнеп торып, башын уңга-сулга чайкап куя. Үз алдына сөйли). Нинди саранлык... Юк, саранлык кына түгел бу — принцип. Тегесенә, имеш, бер хәл, ә бусына... Кайчан тагын өлгергән диген...
Венера. Җайлый алдыгызмы?
Ходайбирднн. Җайларсың тиз генә андый картларны.
Венера. Димәк?
X о д а й б и р д и н. Зарар юк. Рәтен табарбыз. «Өмет» колхозы гына димәгән.
Венера. Бирегә «Яшел алан» колхозыннан да берәү килгән иде. Ул колхозның хәле ничегрәк?
Ходайбирдин (кулын селкеп). Өметсез колхоз ул. Аларның орлыгы тикшерелеп өлгерде микән соң? (Кәгазьләр арасыннан карана, шкафка бара, Венера да булыша.)
Тыш яктан ат туктаткан тавыш ишетелә.
Бәрелеп-сугылып Гайни килеп керә.
Гайни. Булдымы?
Ходайбирдин. Кайдан?
Гайни. «Яшел алан».
X о д а й б и р д и н. Ә... «Яшел алан»? Сезгә хәзергә нәтиҗәне язып биреп торырга туры килми. Тишелү проценты җитми. Алыштыру ягын карагыз. Тизрәк дип әйттеләр, диген.
Г а й п п. Алаймы? Һы! Ярый. (Китә башлый.)
X о д а й б и р д и н. Тукта әле...
Г а й н и. Я, тиз генә, эшем ашыгыч...
Венера (кыланып, кашларын сикертеп, күзләрен сирпеп карап). Бигрәк кабалан егет сез. Кая шул кадәр ашыгасыз? Җылыныгыз әзерәк.
Г а й н и (Венерага туры карап). Бер дә ир кеше күргәнең юкмы әллә синең, кызый? Бигрәк хикмәтле карыйсың.
Венера. Бу нинди тупаслык инде тагы?
Гайни. Солыдан бодайны ничек аерасың икән син?
Венера (үпкәле, шелтәле тавыш белән). Иптәш Ходайбирдин...
Ходайбирдин (Гайнигә күз кысып). Я, я, бәйләнмә инде син аңа.
Гайни. Беттеме?
Ходайбирдин. Бетте, болай булгач, шулай диген.
Гайни (Венерага каш сикертеп елмаеп). Хуш, туташ! Бер дә серкәң су күтәрми икән. Ачуланма, килешербез әле. (Чыгып китә. Сызгырып ат куганы ишетелә. Венера тәрәзәдән карап, елмаеп кала.)
В е н е р а. Нинди чая егет, ә үзе нинди тупас. Нигә алай ди ул миңа?
Ходайбирдин. Сез, Венера, авыл кешеләрен танып бетә алмыйсыз әле, белмисез, белмисез...
Венера. Белмим дисәм, белермен, килешербер әле, диде бит ул.
Ходайбирдин. Килешерсез, әлбәттә, Ләкин...
Венера (кыланып карап). Ләкинме? (Каш астыннан карап елмая.)
Ходайбирдин. Әйе. Ләкин...
Венера (читкә). Көнли, картлач...
ПӘРДӘ.
(Ахыры киләсе санда)