Логотип Казан Утлары
Очерк

МӘҢГЕЛЕК ДАН


1944 нче елның июнь ае иде. Мин Кандалакша
шәһәреннән, юлда очрага
н автомашинага утырып,
передово
йга киттем. Әйләнә-тирәдә күз куәте җитә
алган бөтен урында, урман һәм ак түбәле таулар
тезмәсе. Таулар бик биек, болытлар аларның
түбәләренә сыдырылып үтәләр: кайчакта таулар белән
ак болытларны аеруы да кыен: гүя алар берсе берсенә
тоташып киткәннәр.
Түбәндә, тау итәкләрендә, уйсу җирләрдә, нарат,
чыршы урманы эчендә күксел пәрдә кебек күксел
томан йөзә. Ара-тирә, шул күксел томан эченнән,
таулардан ыргылып төшкән шарламалар, ерганаклар
ялтырап китә. Ләкин күз аларга тукталырга өлгерми,
машина кырт итеп борыла һәм бөтенләй икенче
юнәлешкә таба тәгәри башлый.
Карап ачылган тау битләрендә искиткеч дәрәҗәдә
күп булып, эреле-ваклы ташлар ята. Ташларның кайсы
берсе авыл өйләреннән дә зуррак, коточкыч
биеклекнең нәкъ кырыенда ниндидер бер могьҗиза
белән асылынып торалар һәм менә-менә ишелеп өскә
төшәрләр шикелле тоела.
Май-июн
ь! Без бу айларны чәчәкләр ае итеп,
болыннарда үләннәрнең, басуларда игеннәрнең
шаулап үсеп торган чаклары итеп күз алдыбызга
китерергә өйрәнгән идек. Монда, ерак төньякта,
манзара икенче төрле. Монда май-июнь аенда, урыны-
урыны белән, икешәр метр тирәнлектә кар ята. Кар.
көзгедәй чагылып
, кояш нурларында ялтырый.
Ялтырау шундый көчле, карга карасаң күзләр һичнәр-
сә күрми башлыйлар. Шуңа күрә теләсәң, теләмәгән дә
яшел күзлек кияргә кирәк.
Без бик озак барабыз. Машина әле тау астына
ыргылып төшә, әле бөтен көче белән улый-улый
икенче тизлектә тауга күтәрелә. Минут саен диярлек
юл чатында каз муенына ошаган билгеләр күренә —
алар юлның я уңга, я сулга борылуын белдерәләр.
Вакыт соң инде, төнге икеләр.
Ә тышта һаман
якты. Кын-кызыл кояш тау түбәләремә тияр-т
имәс
балкып тора. Соңыннан ул тау артына төшеп, әзрәк
югала. Тик үзе югалса да
, нурлары барыбер калалар.
Алар түбәннән югары таба ыргылып, тау түбәләрен
алсу нурга манчыйлар. Офык буе әллә нинди сихри
бер төскә керә, болытлар әкиятләрдәге сәмруг ко-
шының алтын капатысымап балкыйлар. Ул да булмый,
кояш, нурлы кояш, яңадан күтәрелә башлый.
Машинадан төшкәч, уннарча километр җәяү
үтәргә туры килде. Шулай да барасы җиргә җитеп
булмады. Ифрат арылган иде. Шлагбаум янында
махсус «җылыну пунктына» керен, берничә сәгать ял
итеп алдык.
Икенче көн дә юлда үтте. Тик кич белән генә
передовойга якынлаша башладык. Монда да таулар
һәм урман. Тик ак тау түбәләрендә бик еш кара
чокырлар күренә. Болар авиабомбалар һәм ерактан
атылган снарядлар ярылган урыннар. Немецлар
әледә
н-әле атып торалар: тирә-якны яңгыратып
пулеметлар такылдый, батареялар бәрәләр, һич тә
көтмәгәндә, кайдандыр тау араларыннан самолетлар
килеп чыгалар да
, берничә секундтан тагын югалалар.
Подразделениесенә килгәч, мин элекке
танышларымны очраттым. Бик шатланып каршы
алдылар: солдатлар киң күңелле кешеләр бит. Бигрәк
тә старшина Мөхетдин Галләмовны күрүемә
шатландым. Киң җилкәле, таза гәүдәле
, әзрәк шадра
һәм мөлаем йөзле бу егет беренче очрашуда ук ми
ндә
даглы тәэсир калдырган иде. Бу юлы ара тагын да
якынлашты.
Исәнлек-саулык сорашканнан соң:
— Кад
актан хатлар аласыңмы?—дидем.
— Алам, килгәләп тора. Тормышлар начар түгел
дип язалар. Мал-туарның иминлеге, игеннәрнең
торышы әйбәт диләр.
Мөхетдин сөйләшергә дә, тыңларга да,
укырга да ярата торган кеше. Мин аңа «Совет
әдәбияты»ның үзем белән алып килгән үткә
н елгы 11
нче номерын бирдем.
— Бик зур бүләк инде бу безгә, иптәш
лейтенант,—диде старшина журналны кулына
алып. — Биредә татарча бөтенләй бер нәрсә юк бит.
Ә укыйсы килә. Татарча газета алсам, башыннан
ахырына кадәр өч-дүрт тапкыр укыйм. Ана телендә
укыйсың да, күңел ачылып китә, нәкъ Зөя
суларында коенган төсле буласың.
Сүз иярә сүз чыгып, иске дусларны телгә
алганда, сүз арасында Нургали Хәсбиуллинның
исеме дә чагылды. Хәсбиуллинның каһарманлык
күрсәтеп һәлак булуын, үлгәннән соң аны II дәрәҗә
Ватан сугышы ордены белән бүләкләүләрен мин
ишеткән идем инде. Шулай да бу турыда тулырак
белергә теләп старшина Галләмовтан Хәсбиуллин
турында сөйләвен үтендем. Старшина кыстатмады.
Дөрләп янган тимер мич каршысына чүгәләп,
тәмәке кабызды да
, плащ палатка белән ябылган
тәбәнәк сәкегә утырып, сөйли башлады.
— Хәсбиуллин Нургали
Әтнә районы, Иске
Юлба авылы егете иде, — диде старшина.— Аның
үткерлеге, аның гайрәтлелеге сөйләп бетерерлек тә
түгел!
Ә үзе бөтенләй яшь — 22 нче елгы гына иде.
Элек комсомолец иде, соңыннан коммунист булды.
Безнең частьта иң беренче «тел»не китерүче дә
ул булды. Беренче «тел» дигәч тә, гади «тел» дип
уйлый күрмәгез. Ул «тел» безнең өчен могҗизадан
ким булмады.
Кырык беренче елны күз алдыгызга китерегез.
Без Карелиягә килеп төшкәндә, кар яуган иде инде.
Тылда да
, монда килгәч тә финнар турында
куркыныч хәлләрне күп ишеттек. Аларны
, имеш,
чаңгыда һич куып җитәр хәл юк
, ә пычак белән алар
егерме метрдан кешенең күзенә чәнчәләр.
Бу йөгәнсез сүзләр нәтиҗәсендә бездә финнар
турында әллә нинди көрәкне өшетә торган караш
туды. Финны плен алу мөмкин булмаган бер эш
шикелле каралды. Аннары шунысын да әйтергә кирәк,
ул чагында бездә осталык та
, тәҗрибә дә аз иде әле.
Хәзер эш бөтенләй башкача бит
, хәзер инде әллә
нинди хикмәтләргә өйрәнеп беттек. «Тел» алырга
приказ булдымы, җир астыннан булса да табып
китерәбез. Бер ел эчендә аз да түгел, күп тә түгел 72
«тел» алып кайттык! Ләкин баягы сүземне дәвам итәм.
беренче «тел
»не алу безнең өчен гомергә
онтылмаслык бер вакыйга булып калды. Дөресен
әйткәндә, эш «тел» алуның кыенлыгында да түгел, ә
бүтән нәрсәдә. Ул «бүтән нәрсәне» б
ез үзебезчә:
«курку чире» дип атадык. Нормаль хәлдә сугыша баш-
лар өчен, иң элек үзебезнең күңелдәге әлеге
каһәрләнгән, «курку чирен» җи
ңәргә кирәк иде.
Үзебезне гади бер нәрсәгә: батыр егетләргә киртә юк
,
финнарны җиңәргә, плен алырга мөмкин,
маннергеймчыларның пычаклары, чаңгылары
куркыныч түгел икәнлеккә ышандырырга кирәк иде.
Менә хәлләр шундый чакта «тел» алырга дигән
приказ булды. Разведка командиры, бер группа
разведчикларны сайлап алып, «тел» алырга җибәрде.
Бу группада Хәсбиуллин да бар иде. Мин аны китәр
алды
ннан күрдем:
— Я, Мөхетдин дус, хуш! Мин барырга булдым,
— диде ул гадәтенчә көлемсерәп, — финнарны бик
хәтәр дип сөйлиләр сөйләвен. Хәтәр булганнарына
күрә беренче булып барам да. Мәми авызларның
кулларын күтәртүдә минем өчен кызык аз.
Менә алар киттеләр. Ышанырсызмы, юкмы, алар
киткәч берәү бер йокламады. Землянкаларда көлү дә,
җыр да бетте. Хәтта кычкырып сөйләшмибез дә.
Балтасын суга төшергән балта остасы кебек башны
түбән салып йөрибез.
Бер көн үтә, ике көн үтә. Безнең егетләр юк.
Борчылабыз, тынычсызланабыз.
Ахырда, өченче көн китте дигәндә
, безнең
көтәрлек тәкатебез тәмам беткән минутта, егетләребез
кайтып җиттеләр. Үзләре генә түгел, дәү бер сары
финны да эләктереп кайттылар. Бөтенебез дә
маинергеймчыны карарга чыктык. Фин башын иеп,
бөрешеп, калтыранып тора һәм ара-тирә маңгай
астыннан карап, безгә ачулы караш ташлый.
— Кайсыгыз бу җәнлекне эләктерде.
Ничек
эләктерде? — дип сорыйбыз, аптыратабыз раз-
ведчикларны. Егетләребезнең авызлары колакларына
җиткән. Бар да көләләр, шатлар.
— Менә Хәсбиуллин аны траншеядан сөйрәп
чыгарды. — диләр. — Эһ итәргә дә бирмәде
,
бөтәрләде, дә салды үзен.
Без маннергеймчы белән мәшгул
ь булган арада,
сугышчыларның берсе аны баштан аяк җентекләп
карап чыкты да:
— Тфу
, нәгъләт, ике аяклы бер фетнә икән! Ә без
аны иблис дип йөргәнбез!—диде. Без барыбыз да
көлеп җибәрдек. Шул көлү белән безнең күңелләрдәге
«курку чире» дә юкка чыкты.
Менә шундый егет иде ул Нургали Хәсбиуллин.
Оборонада торган чакта беришчеләрнең берсе булып
үч хисабын ачты. 23 Фашистны үтерде.
Шулай көннәр үтте. Нургалинең даны үскәннән
үсте. Аның турында газеталарда яза башладылар.
Бердә бер көнне без тагын разведкага чыгып
киттек. Бик кыен булды бу юлы. Дөрес, без куелган
бурычны тулысынча үтәдек, финнарның гарнизонын
тар-мар иттек, «тел» алдык. Ләкин бу сугышта без
үзебезнең иң яхшы
, иң тәвәккәл дусларыбызның
берсен — Нургали Хәсбиуллинны югалттык. Ул
батырларча
, актык сулышына кадәр сугышты. Без аны
һич кайчан онытмабыз. Менә ул минем күз каршымда
басып тора шикелле: шат, көләч. Менә җилкәмә
кулын салыр да:
— Я, якташ, киттекме разведкага, фин урлап
кайтырбыз! — дип әйтер шикелле.
Ничек булды дии сорыйсызмы? Болай булды ул
вакыйга. Хәсбиуллин һәм аның берничә иптәше
тыльный дозорда иделәр. Кинәт кырык бишләп фин
килеп чыга. “Егетләр ядрога ераграк китәргә
мөмкинлек бирү өчен, ярсып килгән
маннергеймчыларга каршы давыллы ут ачалар.
Финнар шунда ук төрлесе төрле якка тарала һәм агач
артларына посып, автоматлардан
, пулеметлардан бәрә
башлыйлар. Ләкин безнекеләр, тамырланып үскән
имән шикелле, нык торалар. Бер адым чигенмиләр.
Алар берәм-берәм яраланалар, кайберләре үлә, ләкин
исәп булганнары чигенү турында һич тә уйламыйлар.
Бигрәк тә Хәсбиуллин батыр сугыша. Үткер күзле,
оста атучы Нургали күренгән бер Финны ега да сала,
ега да сала. Ләкин бандитлар күбәү була. Алар теләсә
генә ничек булса да безнекеләрне тереләй алырга
уйлыйлар.
Хәсбиуллин
, патроннарын әрәм итмәс өчен,
сайлап-сайлап ата. Аңа бик кыен була. Ак кар
өстеннән шуышын килүче ак халатлы ман-
нергеймчылар начар күренә. Өстәвенә кояш нурлары
анын күзләренә төшәләр. Кар җемелди.
Финнар якынрак килә төшкәч, Хәсбиуллин аларга
гранаталар ыргыта, аннары тагын ата, тагын
гранаталар ыргыта.
Ул яралана. Кан аның күзләрен томалый.
Хәсбиуллин бу минутта тынып кала бугай. Акфпнкар
урыннарыннан торып йөгерен килә башлыйлар. Карда
без аларның эзләрен күрдек. Соңыннан Хәсбнуллин
автоматтан ут ача булса кирәк, финнар яңадан
ятканнар. Өчесе бөгәрләнеп төшкәннәр, үлгәннәр.
Шул чакта Хәсбиуллин икенче тапкыр яраланган дип
уйлыйм, чөнки финнар яңадан аяк үрә торып йөгерә
башлаганнар. Шушы соңгы минутта Хәсбиуллинның
иреннәре:
— Үләм, ләкин бирелмим!—дип пышылдаганнар.
Әйе, ул һәлак була, ләкин бирелми. Маннергеймчылар
аның өстенә ташланган секундта ул үзен дә,
дошманнарын да танкка каршы граната белән
шартлата...
Галләмов, куллары белән башын кысып, берничә
секунд сүзсез тора. Аннары, йомарланган кулын
кискен хәрәкәт белән тезенә бәрә дә, әрнүле тавыш
белән:
— Эх, кичектек без ул чакта. Бер ун минутка
кичектек. Без хәтта граната шартлавын да үз күзебез
белән күрдек!
Мондагы маннергеймчыларның берсе дә
исән
калмады. Ләкин Хәсбиуллинның һәр тамчы каны
өчен шул хәтле фашист башын өзсәң дә аз бит!
Мин сезгә Нургалинең актык сүзләрен әйттем. Аларны,

әлбәттә, үзем ишетмәдем. Ләкин ул сүзләрнең
дөреслегенә ышанам. Чөнки Нургали мәрхүм исән
чакта һәрвакыт әйтә торган иде: «Үлсәм үләрмен, әмма
дошманыма тере килеш бирелмәм. Көчсез калып
яшәгәнче, көчәнеп изәрмен дошманны!» — ди торган
иде.
Хәзер, әгәр тыңласагыз, Хәсбиуллин белән соң
мәртәбә ничек саубуллашуыбызны, а
ңа ничек хөрмәт
күрсәтүебезне сөйлим.
Мин мәрхүмгә яңа гимнастерка, яңа чалбар
киерттем.
Йөзен-башын әйбәтләп юып, башын ак
марля белән урадым. Соңыннан офицерлар аның
табутын күтәреп, су буендагы ташлыкка, яңа казылган
кабер янына алып киттеләр. Кабер алдында ярым
боҗра булып Хәсбиуллин хезмәт иткән батальон
тезелгән иде. Мин дә алгы сафның флангасына
бастым.

Һавада ниндидер моңсу һәм тантаналы тынлык.
Зөбәрҗәттәй күктә кояш балкый. Агач башларына
кунган яңа яуган кар бөртекләре исәпсез-хисапсыз
җәүһәр кисәкләре кебек җемелдиләр. Шундый матур
көн, шундый матур урман! Гүя табигать үзенең батыр
баласы, тугрылыклы улы белән саубуллашыр өчен
махсус рәвештә шулай бизәнгән.
Менә табут янына полковник килеп, бер
аягы белән җиргә тезләнде һәм геройның күкрәгенә
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены беркетте.
— Хуш, сугышчан дустыбыз! Хуш, герой! — диде
полковник. — Син Ватанның тугрылыклы улы
булдың. Дошманнарга каршы көрәштә курку белмәдең
син. Батырларча, актык тамчы каныңача сугыштың
син. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен
сугышта корбан булдың син! Мәңгелек дан сиңа, еф-
рейтор Нургали Хәсбиуллин! Синең өчен без үч
алырбыз!
Без, автоматларыбызны югары күтәреп, өч тапкыр
салют бирдек. Аннары табут әкрен-әкрен генә кабергә
төшерелде. Полковник, бер уч туфрак алып, кабергә
сипте. Аның артыннан башка офицерлар да,

учлары белан туфрак алып, кабергә сиптеләр...
Менә кашлакта яңа кабер өеме хасыйл булды.
Аның өстендә кызыл йолдызлы матур чардуган. Анда
каһарман йоклый...
Шулай итеп, без сугышчан дустыбыз белән
мәңгегә саубуллаштык. Ул безнең арада юк инде.
Ләкин даны мәңге яшәячәк. Аның турында халкыбыз
җырлар чыгарыр, сылу кызлар аның кабренә чәчәкләр
утыртырлар, сызылып таңнар аткан чагында аның баш
очындагы зифа наратта сандугачлар сайрарлар.
Әгәр дә Хәсбиуллин үлде дисәләр, мин һич кайчан
ышанмам. Җисме булмаса да, ул һаман безнең янда, ул
безнең белән разведкага йөри, кыю һөҗүмнәргә
катнаша. Аның якты образы безгә:—дуслар, батыр
сугышыгыз, газиз Ватаныбызны азат итегез, мәлгун
фашистларның берсен калдырмый бетерегез! — дип
әйтә шикелле.
Галимов сөйләүдән туктады. Тышта: —
— Коралга!—дигән кискен команда ишетелде.
Карелия фронты.