ХАЛЫК ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА А. П. ЧЕХОВ ФИКЕРЛӘРЕ
“Мин рус халкын тилмереп яраттым, аның телен, аның иҗатын яраттым”. (“Юлда” хикәясеннән).
“Рус тормышы нинди бай, нинди күп төрле, их, нинди бай! Беләсеңме, мин үзебезнең гаять бөек тантана алдында яшәгәнлегебезгә көн саен тирәнрәк ышана барам һәм, шул вакытка кадәр яшәп, үзем дә шунда катнашасым килә.” (“Өч ел” повестеннан).
“Кешене ихтирам итү нинди ләззәт ул.” (Чеховның куен дәфтәреннән)
“Кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, экраны да, фикере дә.” (Дядя Ваняидан)
Инсафлы (юньле) бул! Урлаганны үзеңнеке димә, бер үк әйберне берьюлы ике басмада бастырма, үзеңне Курочкин димә, Курочкинны үзең дип күрсәтмә, чит телдән алынганны оригинал димә һәм башкалар. Гомумән, ун фарызны истә тот.
Укымастан, тәнкыйть итмәгез.
Журналистларның үзара кайнашулары беркайчан да журналистларны яхшырак итмәде; алар тик вакыт һәм газеталарның урынын гына алдылар, беркайчан да, бернәрсәне дә исбат итмәделәр.
... Язганда истә тотылсын: ваклык (тәфсил), хәтта иң кызыклысы булса да, дикъкатьне ялыктыра.