Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕХОВ ОБРАЗЛАРЫНЫҢ ЯШӘҮЧӘНЛЕГЕ

Теге яки бу художникның, язучының иҗтимагый кыйммәте ул тудырган образларның хакыйкатькә төгәл туры килүенә һәм хакыйкатькә хезмәт итүенә турыдан-туры бәйләнгән һәм теге яки бу художникның халык, аңындагы яшәүчәплеге ул тудырган образларның яшәүчәнлеге белән үлчәнә. Антон Павлович Чехов дорфалыкны, пассивлыкны, Пришибеевларны, Беликовларны, Очумелов, Оленька кебек хамелеоннарны, ике йөзле чиновникларны һәрвакыт чыбыркылап, мондый кешеләрнең тискәре характерларыннан җирәнергә чакыру белән бергә, ул, зур художник буларак, тормышның матурлыгын, халыкның көчен, шигъриятне мактап җырлады һәм аның яратып язган геройлары үзләрендә һәрвакыт югары аң, прогресс, нәфислек турындагы моцны алып килделәр. Шул яктан А. П. Чеховның образлары яктылыкка омтылучы халыкларның күңелләрендә үзләренә җылы урын таба алдылар. Ә тискәре типлары халыкны агаһлапдыру коралы булып яшәде, яшиләр.
Пролетар революциянең бөек юлбашчылары теге як
и бу өлкәдәге җитешсезлекләрне ныграк ачып күрсәтү өчен, шулай ук меньшевикларга, либералларга һәм төрле төстәге ышортунистларга каршы көрәштә Чехов образларыннан. аның үткеп теленнән еш кына файдаландылар.
Түбәндә китерелгән материаллар Ле
нинның Чехов әсәрләрен зур кызыксыну белән укуын, гомумән, Чехов иҗатына зур игътибар белән караганлыгын күрсәтәләр.
П. К. Крупская үзенең истәлекләренең берсендә В. И. Ленинның Чехов әсәрләрен сорап язуын әйтә. Ә икенче бер истәлегендә Кремльдә, кызылармеецлар өчен оештырылган концертта, Ленинга Чеховның «Явыз
ниятле кеше» хикәясен сөйләүләре аеруча нык охшавын, шулай ук «Дядя, Ваня» әсәренең МХАТ-тагы куелышы аңа бик нык тәэсир ясавын искә төшереп үтә.
1901 нче елның 20 февралендә М. А. Ульяновага язган хатында Ленин: «Чеховның «Өч кыз туган» дигән пьесасы нинд
иерәк нәрсә? Карадыгызмы? Ничек дип таптыгыз? Мин газеталарда отзывлар укыдым» дигән сүзләрне яза. Шулай ук Ленинның 1916 елның 11 апрелендә Цюрихтан язган хатында да Чехов хатларын сорап язган сүзләрне укыйбыз. Ленинның больницадан (1918 ел, август) китаплар соратып язган запискасында да без Чехов әсәрләренең исемнәреп очратабыз.
Ленинның Чехов әсәрләре белән бик нык кызыксынганлыгын 1917—1918 һәм 1919 елларда чыккан «Книжная летопись» битләрендә без бигрәк тә ачык күрәбез. «Книжная летоп
ись»нең 1919 ел чыккан саннарын гына алыйк. Ленин үзенә ошаган һәм беренче нәүбәттә укырга теләгәп китаплар исемлеге янына үз кулы беләп аерым билгеләр куеп чыккай. Шушы билгеләр Ленинның Чехов әсәрләре белән ни дәрәҗәдә нык кызыксынуын ачык күрсәтеп торалар. Бу билгеләрдә Ленин Чеховның художестволы әсәрләренә аеруча басым ясый.
Чехов әсәрләрен, бигрәк тә аның кыска хикәяләрен Владимир Ильич яратып укыган. «Книжная летопись» номерларында Ленин ясаган билгеләр моны ачык күрсәтеп торалар.
А. И. Ульяпова-Елизарованың истәлекләренә караганда да, В. И. Лени
н Чехов әсәрләренең бик күбесе белән танышкан һәм аның хикәяләрен бик яратып укый торган булган. А. П. Ульянова-Елизарова үзенең истәлекләрендә «6 нчы номерлы палата» дигән хикәяне укыгач, Ленинның аннан алган рухи халәтен түбәндәге сүзләр белән аңлата:
«А. Чехо
вның шул кышта, журналларның берсендә басылып чыккан «6 нчы номерлы палата» дигән әсәре турында Володя белән сөйләшеп утыруыбыз хәтеремдә калган. Бу хикәянең талантлы язылган хикәя булуын һәм үзендә көчле тәэсир калдыруын сөйләү белән бергә, — Володя Чеховны, гомумән, бик ярата иде, — ул үзенең китаптан алган тәэссоратын түбәндәге сүзләр белән әйтеп бирде: «Кичә кич белән, ул хикәяне укын чыкканнан соң, миңа бөтенләй куркыныч булып китте, мин үземнең бүлмәмдә утырып тора алмадым, урынымнан тордым да, чыгып киттем. Мин үземне, гүяки, 6 нчы номерлы палатага ябылган кебек хис иттем».
Бу сүзләр миңа Володян
ың рухи халәтен ачын күрсәттеләр: Самара аның өчен шул ук «6 нчы номерлы палата»га әйләнгән иде. һәм ул аппап киләсе көздә үк китәргә дип катгый рәвештә карар кылды».
Рус тормышының төрле якларын тулы ачын, аның турында гади һәм кыска ител хикәя кылучы Чеховның үткен теле һәм аерым образлары белән Ленин үзенең эшендә һәрвакыт файдаланып килде. Чеховның тискәре образларын ул большевизм дошманнарына каршы политик көрәштә үткен корал итеп файдаланды. Ленин үзенең «Социал-демократическая душечка» дигән мәкаләсендә, Чеховның «Душечка» исемле хикәясендәге Оленька образын мисал итеп алып, үзләренең фикерләрен адым саси алыштырган меньшевикларның хамелеонлык йөзләрен фаш итте.
Тормышка үзенең һичбер төрле төпле карашы булмаган Оленька образы белән Ленин меньшевик Староверның (А. Н. Потресов
ның) политик тотнаксызлыгыи чагыштырды.
Алыйк Чеховның «Әдәбият укытучысы» исемле хикәясендәге география һәм тарих укытучысы Ипполит Ин
нолитыч образын. Бу — бер кайчан да төпле фикер йөртә белмәгән, сөйләшә башласа, һәр кемгә мәгълүм булган сүзләрне әйтүдән ерак китә алмаган образ.
«...Кыш көне мич ягарга кирәк,
ә җәй көне мич якмасаң да җылы. «Җәй көннәре тәрәзәләрне ачып җибәрсәң дә җылы, ә кыш — ике кат тәрәзә белән дә суык», «кешеләр ашамыйча яши алмаслар иде», «Волга Каспий диңгезгә коя». «Атлар солы һәм печән ашап торалар» — менә шушы сай; акыллы Ипполит Пиполитыч сүзләре белән Ленин Каутскийның
«Социальная революция» дигән брошюрасын каты тәнкыйть итә.
Бөте
нроссия советларының III съездында (1918 ел, январь) сөйләнгән йомгаклау сүзендә В. II. Ленин «демократия» белән «пролетариат диктатурасын» аера алмаучы, һәр нәрсәне дә «марксизм» дип атаучы политик сукырларны тәнкыйтьләгәндә, Чеховның мәгълүм Беликов образын искә алып, шуның Мисалендә тәнкыйтьли.
Шулай ук иптәш Сталин да, ВКП(б) пың XVI съездыңда сөйләгән политик отчетында, уң оппозиция лидерларын фаш иткәндә, Беликов образыннан файдаланды.
«Чеховның мәшһүр герое, грек теле укытучысы, футляр эчендәге кеше Беликов нинди авыру белән авырган булса, болар да шул ук авыру белән авырыйлар. Чеховның «Футляр эчендәге кеше» исемле хикәясе хәтерегездәме? Мәгълүм ки, бу герой һәрвакытта, салкында да, эсседә дә галош, сырган пальто киеп, зонтик тотып йөри торган булган. «Әйтегез әле зинһар, июль аенда, шундый эссе һавада сырган пальто беләп галошның сезгә ни кирәге бар?»
дип сорыйлар икән Беликовтан. «Саклык өчен, — ди икән Беликов, — ул бу килеп чыкмагае дим: кинәт салкынайтып җибәрүе бар, ул чакта иң эшләрсең?» (Барсы да көләләр. Алкышлар.) Ул һәртөрле яңалыктан курка, обыватель тормышына ят булган һәммә нәрсәдән чумадан курыккан кебек курка торган булган. Яңа «столовой ачалар, — Беликов инде тынычсызлана башлый: «Столовойлы булу ул, ихтимал, яхшыдыр да, ләкин карагыз аны, ул-бу килеп чыкмагае». Драма түгәрәге төзиләр, уку өе ачалар, — Беликов тагын тынычсызлана башлый: «Драма түгәрәге, яңа уку өе, — болар нәрсәгә инде? Карагыз аны, ул-бу килен чыкмагае» (Барсы да көләләр).
Уң оппозициянең элекке лидерлары турында да шуны ук әйтергә кирәк. ВТУЗ ларны хуҗалык наркоматлары каравына күчерү тарихын хәтерлисезме? Без барлыгы ике ВТУЗ ны гына ВСПХ каравына бирергә теләгән идек. Әллә ни зур эш түгел кебек. Ләкин без уң тайпылышчылар тарафыннан бик каты каршылыкка очрадык. «
Ике ВТУЗ ны ВСИХ каравына бирергә? Бу нәрсәгә инде? Бераз көтә төшсәк яхшы булмасмы? «Карагыз аны, бу эшегездән ул-бу килен чыкмагае». Хәзер исә бездә ВТУЗ ларның барсы да хуҗалык наркоматларына тапшырылдылар. Бер дә ул-бу булмады — яши бирәбез».
«Уңышлардан баш әйләнү» исемле мәкаләсендә иптәш Сталин, крестьяннарны куркыту юлы белән колхозлаштыруны «Пришибеев «политикасы» дип атады.
«... Колхозларга керергә теләмәгән крестьяннарны гаскәр көче белән куркытып, сугару суыннан һәм промтоварлардан мәхрүм итү белән куркытып
, СССР ның алдынгы районнарын куын җитәргә һәм узып китәргә» маташулар булган иде инде.
Шушы унтер Пришибеев «политикасы» белән, партиянең колхоз төзелеше эшендә иреклеккә җирле үзенчәлекләрне хисапка алуга таянучы политикасы арасында нинди уртаклык булуы мөмкин? Ачык ки, болар арасында һичбер уртаклык юк һәм булуы мөмкин дә түгел».
Самодержавие төзелеше тудырган Приш
ибеевлар моннан бик күп еллар элек яшәгәннәр, ил өстеннән хөкем иткәннәр. Алар дәвере белән безнең чорның арасы бик ерак булса да, Пришибеевлар «традициясе», аларның методлары әле безнең эшебездә дә анда-санда килеп чыккалыйлар. Аларны без партия юлын бозучылар, я исә комсомол аппаратында утырып чиновникка әйләнгән администраторлар йөзендә дә күрәбез.
Әнә шунлыктан, иптәш Сталинның Ивановна язган җавап хатында Пришибеев образы тагын бер тапкыр искә төшерелә:
«Иптәш Иванов, Сезнең «пропагандистлык эшеннән алдылар һәм комсомолда калдырыргамы-юкмы дигән мәсьәләне куйдылар» дигән сүзләрегезгә килсәк, Сезгә мо
ңардан куркырга кирәкми. Әгәр дә BЛKCM обкомындагы кешеләр чыннан да Чеховның унтер-офицер Пришибеевы шикелле булырга телиләр икән, һичшиксез, алар моның белән оттырырлар. Безнең илебездә Пришибеевларны яратмыйлар»**..
Әйе, халыкның алга бару юлын тоткарларга, тормышын чүпләргә, яктылыклы, ачык фикерне томаларга тырышучы — футляр эчендәге кешеләрне, Иришибеевларны безнең илдә сөймиләр. Масаюны, мин-минлекне, кешенең кешелек якларын кимсетүне, кешене түбәнәйтүне безнең илдә дошман күрәләр.
Чехов образлары Л
енин-Сталин тарафыннан Ватанның бәхете һәм азатлыгы өчен көрәш коралы итеп кулланылды. Бүгенге көндә Чеховның исемен иптәш Сталин халык тарафыннан мәңге хөрмәтләнә торган исемнәр рәтенә куйды.
«Бу вөҗдансыз һәм намуссыз кешеләр, хайваннар морален кулла
нып эш итүче кешеләр бөек рус милләтен, Плеханов һәм Ленин, Белинский һәм
 Сталин.
«ВКП(б) ның XVI нчы съездында Үзәк Комитетның политик отчеты», 141 бит. Татгосиздат басмасы, 1939 ел. § Сталин. «Уңышлардан баш әйләнү», 1930 ел.
«Иптәш Ивановның хаты һәм аңа иптәш Сталинның җавабы», 1938 ел.
Чернышевский, Пушкин һәм Толстой, Глинка һәм Чайковский, Горький һәм Чехов, Сеченов һәм Павлов, Репин һәм Суриков, Суворов һәм Кутузов милләтен юк итәргә чакырырга оятсызларча батырчылык итәләр».
Юк, «хайваннар морален кулланып эш птүче»ләр — фашистлар үзләренең кара теләкләренә ирешә алмаслар, чө
нки дөньяга иң якты гуманистик идеяләрне алып килүче халык — безнең совет халкы — аларның дәһшәтле юлына корыч стена булып басты һәм бу стенага бәрелеп аларның башлары ярыла. Антон Павлович Чеховның әсәрләре, бер яктан, тискәре сыйфатлардан һәм эшләрдән халыкны агаһландыручы булып торсалар, икенче яктан, алар бөек кешелеккә, югары прогресска, нәфислеккә чакыручы моңлы авазлар булып яңгырыйлар. Һәм шулай буларак, Антон Павлович Чеховның Россиядәге иҗтимагый үсешкә, кисәкчә алганда, татар халкының иҗтимагый үсешенә дә тәэсире гаять зур булды. Безнең халкыбызны прогресска, халыкара дуслыкка, бигрәк тә бөек рус халкы белән дуслыкка, якты һәм нәфис киләчәк өчен көрәшкә чакыруда безнең әдәби һәм иҗтимагый эшлеклеләребез Чеховтан үзләренә күп кенә җан азыгы алдылар. Сталин. «Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 24 еллыгы».