ЯЛКЫНЛЫ
Үзенең сөекле Ватаны өчен немец вәхшиләренә
каршы керешеп, изге сугышта корбан булган батыр
Рөстәмнең көндәлек дәфтәреннән, аның абыйсы
Мәрлән түбәндәге сүзләрне укый: Дулкыннар таш
кыяга бәреләләр дә, вак энҗеләргә изелеп, көндез
булса — кояш, төнлә булса — ай каршыла бөркеләләр,
һәр тамчы балкып кабына да, кояшны, айны, зәңгәр
күкне, яр буйларының, диңгезнең матурлыгын үзендә
нәни күләмдә чагылдырып, берничә секунд һавада
очып бара, яши, аннары яңадан диңгез стихиясенә
кайтып кушыла. Шул ук тамчы инде мәңгегә яңадан
кабатланмас...
Табигать стихиясе дә мәңге дулкынлана. Шул
дулкыннар арасыннан кеше туып чыга. Ул да
мәңгелектән аерылып чыккан бер тамчы түгелме? Аңа
да бит, дөньяның гүзәллеген чагылдырып үтү, бәхет
хисләрен кичерү өчен, бер йодрык кадәр йөрәк, 50 —
60 еллык гомер бирелә... Ә мәңгелек каршында бу —
бер секунд белән барыбер түгелмени?
Мәңге яшәп булмагач, кешегә алтмышта яки
егермедә, яки хәтта биш яшьтә үлү — барыбер
түгелмени?
Юк, барыбер түгел! Кеше дөньяның гүзәллеген
йөрәгендә чагылдырып үтә торган тамчы гына түгел,
ул, барыннан да элек, иҗат көче. Ул үзе үлә, ә иҗаты
кала, яши, мәңгелеккә бара. Кеше үзенең иҗатында
мәңгелек, менә — кешенең мәгънәсе!»
Менә безнең илнең сугышчысы нинди фәлсәфә
йөртә. Ул аны күңелендә генә йөртмичә, үзенең
көндәлек дәфтәренә язып куя. Ул аны, үзе үлә калса,
башкалар укысыннар, дип шулай эшли. Ул үз
фикеренең дөреслегенә ышанганга күрә, аны меңнәр-
йөз меңнәрчә кешеләрнең күтәреп алачагын белгәнгә
күрә, шулай эшли. Кешелек дөньясын тар-мар итәргә
теләүче варварларга каршы йөрәкләрдә үч ялкыны
кабына, ул лавага әверелеп, дошман өстенә ташый.
* Хатип Госман повесте. Редакторы Гази Кашшаф, Татгосиздат басмасы, 1943 ел.
Фронтовик язучы Хатип Госман бүгенге
сугышчыларның уйларын, тойгыларын дөрес аңлап
эш итә һәм әсәрнең төп геройлары булган ике бер
туган егет — Рөстәм һәм Мәрданнәр аша бүгенге
Ватан сугышы эпизодларын сурәтли.
Әсәрдә иң матур һәм көчле урын — Рөстәмнең
немец тылына разведкага баруы һәм иптәшләрен анда
алып барып, дошманнарлы җиңүләре. Ул бик матур
һәм кызыклы эпизодлардан тора. Ләкин шуннан соң
андый матур урыннар очрамый һәм әсәрнең үсүе дә
шуның белән бетә.
Шуның белән бергә, автор, Рөстәмнең уйлары һәм
кичерешләре аша, матур-матур фикерләр дә әйтә.
Яшәү һәм кешелек турында барыбызның да башында
йөри торган фикерләр алар. Автор шуларны җыйнак
калыпка салып, матур сүзләр аша бизәкләп биргән.
Язучының көче бигрәк тә әнә шул фикерләрне
җыйнаклап бирүдә күренә, һәм алар әсәрнең күп
өлешен биләп торалар. Шуның аркасында повесть
артык публицистик төс алып китә. Дөрес, ул урыннар,
вакыты-вакыты белән пафос дәрәҗәсенә күтәрелеп
яңгырыйлар һәм укучыны рухландырып җибәрәләр.
Бу, әлбәттә, уңышлы як. Ләкин әсәрне, күбесенчә,
публицистикага корырга тырышу, шуның белән генә
мавыгып китеп кеше образларын аз күрсәтү, хәзерге
техника сугышының үзен, аның баталь картиналарын
өстән-өстән генә чагылдыру, әсәрнең йомшак ягы
булып тора.
Әсәр сюжет ягыннан сузынкы һәм таркау булып
чыккан. Автор, кешеләрдән бигрәк, табигать
күренешләрен сыйфатлый, ләкин хәзерге сугышның
барыштан да элек техника сугышы булуын аз
чагылдыра. Бу сугышның чиктән тыш авыр
шартларын — дәһшәтен аз чагылдыра. Сугышта адым
саен очрый торган катлаулы каршылыклар бик аз
күренә, кешеләр ничектер бик җиңел көрәшәләр
сыман тоела. Гомумән, әсәр эзлекле каршылыклар
аша үсеп, төенләнеп чишелә торган формада
язылмаган. Анда — газета укып баручыларның
барсына да таныш булган хәлләр, вакыйгалар гына
тезелеп баралар. Ул мәгълүм бер
фабулага буйсындырылмаган
— хроникаль рәвештә ага да ага торган әсәр. Билгеле
бер нык композициягә калыпланмаганлыктан, аның
башлануы да, очлануы да юк. Соңгы вакытта безнең
әдәбиятта мондый әсәрләр күренгәли башлады.
Әсәрнең идея-поитик ягы турында уйлау белән бер
рәттәп, аның форма төзелешенең төгәллеге турында
да нык уйлый башларга бик вакыт.
Хәзерге сугышның югары техникага нигезләнеп
коралланган сугыш булуы да әсәрдә аз чагыла. Әллә
нидә бер берничә танкның шуышуын һәм берничә
самолетның очып китүен искә алмасак, әсәрдә бу
турыда берни дә әйтелми. Бигрәк тә иң соңгы техника
белән баштан аяк коралланган дошман армиясенә
каршы куелган безнең техника көчен — җиңеп баручы
Кызыл Армиябезнең көчен күреп булмый.
Рөстәм сугышка кыш авырларында гына килә һәм
яз көне һәлак була. Аның абзасы Мәрдән аңа
карагайда карт сугышчы. Шулай булуга да
карамастан, автор, ни өчендер, Мәрдәннең сугышчан
сыйфатларына аз әһәмият бпреп, аны күрсәтмичә,
Рөстәмне генә алгы планга чыгара, Мәрдән Рөстәмнең
тормышын саклаучы гына — аңа кисәтүләр ясаучы
булып кына кала. Рөстәм исә, киресенчә, сугышка
килеп керүе белән үк, гадәттән тыш геройлыклар
күрсәтергә керешә. Автор тора-бара аның
геройлыкларын шул кадәр үстереп җибәрә ки, ул,
автоматында дискалары беткән хәлдә, приклад белән
сугып берничә фрицны дөмектерә, гранаталары бетүгә
карамастан, немецлар ыргыткан биш-алты гранатаны
алып, аларны дошманнар өстенә кире ыргытырга өл-
герә, шул шартларда бер взвод дошман гаскәренә
каршы тора ала һәм бу маҗараларның барсыннан да
ничектер исән кала. Ул әле бу тикле оста сугышчы
булырлык күнегүләрне үтмәгән. Әсәрдә күрсәтелүгә
караганда, ул әле андый ук сугышчы булырга
өлгермәгән бит!
Хатип Госман иптәштә төсләрне күрү, табигать
күренешләрен матур сурәтләү сәләте шактый югары
булса да, кешеләрнең портретларын бирүе йомшак.
Хәтта Рөстәм белән Мәрдәкне дә, характер буларак,
бөтен тулылыгы белән җанлы образлар итеп күз
алдына китерү кыен.
Әлбәттә әсәр фронт тормышы шартларында
язылган. Язучы иптәшкә бу әсәрне язып чыгар өчен
күп кыенлыкларны җиңеп эш итәргә туры килгән,
шуңа күрә мондый кимчелекләрне булдырмау өчен
җентекләп эшләргә мөмкинлекләр дә булмагандыр.
Ләкин китапның редакторы да әсәрдәге
кимчелекләрне бетерү буенча аз эшләгән.
Шуларга карамастан, «Ялкынлы йөрәк» повесте
Фронт көндәлеген чагылдырган әсәр булу ягыннан
билгеле дәрәҗәдә әһәмияткә ия булып тора.