ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ АТАСЫ
(Галиәсгар Камалның үлүенә 11 ел тулу уңае белән)
Галиәсгар ага Камалның үлүенә быел унбер ел тулды. Үзенең күп кырлы эшчәнлеге белән татарда җәмәгатьчелек фикеренең алга китүенә көчле этәргеч ясаган бу өлкән язучыны үзебезнең әдәби даирәбездән югалтуны без ул чагында да тирән бер моң белән кичергән идек, бу юксыну хисе әле хәзер дә безнең йөрәктән китмәгән. Чөнки һәрбер зур һәм әһәмиятле кеше шулай булганы кебек, Галиәсгар ага Камал да үз эшендә башка берәү белән алмашынмый торган, алмаштырырга мөмкин булмаган фигура иде.
Шулай ук һәрбер зур һәм әһәмиятле кешегә хас булган төп сыйфат — халыкка хезмәт юлында фидакарьләрчә эшләү сыйфаты — Галиәсгар ага Камалның да төп сыйфаты булды. Драматургмы ул, артистмы, каррикатуристмы, көндәлек газеталар өчен үткен-үткен куплетлар, фельетоннар язучымы — кем генә булмасын, кайда гына булмасын — Галиәсгар ага Камал татар халкының иҗтимагый тормышын уңайлы жайга салу өчен тырышучы, халыкны агарту, алга җибәрү юлында эшләүче киң эрудицияле әдәби-иҗтимагый эшлекле булып калды. Бу изге юлда ул бәхетлеләрнең берсе булды, чөнки аның кулында могъҗизалы корал — үткен сүз бар иде. Шушы корал белән осталарча идарә итә белүе аркасында, ул татар тормышының тискәре якларыннан көлә белгәне төсле, үзе уңай дип тапкан кешеләрне ярата, яклый да белде. Галиәсгар Камалны коры тәнкыйтьләүче, җәмгыять авыруларын теркәп баручы, күләгәле якларны гына күреп, шуларны гына күрсәтүче, кыскасы, мещанлык күгенең тәбәнәклеген, мещанлыкның сүрәнлеген җырлаучы дип кенә булмый. Дөрес, ул үзенең әсәрләрендә татар мещаннарының чикләнгәнлеген, аларнын дүрт стена арасында пыскып ята торган көлке якларын рәхимсез рәвештә фаш итте, ләкин, шуның белән бергә, ул өметле, киләчәк өчен ышанычлы кешеләрне дә төсмерли белде. Аның бу мәхәббәте, күбесенчә, гади кешеләр, хезмәт кешеләре, «кара эштән» курыкмаучы «кара халык» — асрау кызлар, ярлы приказчиклар ягында булды. Бай кызларының эшлексезлеген ул әнә шулар аркылы тәнкыйть иттерде. Шуның белән бергә аның хәтта мондый гади күңелле, сөйкемле геройлары булмаган, тоташ көлүгә, тоташ каһкаһәгә багышланган әсәрләре дә төбендә язучының яхшырак тормыш турындагы моңлы хыялын алын килүләре белән үзләренә әсир итәләр, укучыга-тамашачыга җан җылылыгы бирәләр.
Барыбызга да бик таныш булган «Беренче театр» комедиясен алып карыйк. Биредә инде барсы да «иске фикерле Казан бае, башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән» Хәмзә байның үз тирәсендә чуалып, аның кубызына биеп килгән кешеләр — Хәмзәнең кызлары, кияүләре тупланганнар. Хәтта асрау кыз фигурасы да бу әсәрдә бер яклырак итеп, кислота урынына киез ката күтәреп кайта торган көлке бер кыз итеп сурәтләнгән. Бер караганда автор биредә артык рәхимсез кылана төсле, үзенең уңай фикерен әйтү өчен, нинди дә булса берәр башлангычта яктылык, нуры табу өчен биредә ул артык тырышмаган кебек. Мещаннар оясы — мещаннар оясы, таяк тыкма, үзләренчә мыжгый ята бирсеннәр, дип калдырган төсле. Ләкин алай түгел. Галиәсгар Камал, гуманист художник буларак, кешеләр белән алай уйный алмый, уйнарга теләми. Ул бу кешеләр арасында дифференциация ясый, урыныннан кузгалырга хәзер торган кешеләрне сайлап алып, шулар аркылы урыннарыннан кубарга теләмәүче кешеләргә йогынты ясата һәм бу уртак Фронтның кечкенә генә уңышы өчен дә балалар күк шатлана белә.
Mенә Хәмзә байның кияве Вәли хатынын театрга барырга димли. Тегесе әле алай, әле болай дип каршы төшә, мең төрле каршылык килеп чыга. Вак, әһәмиятсез, чүп каршылыклар болар. Ләкин бу беренче карашка һәм безнең карашка гына шулай. Ул вак каршылыклар үзләренең күплекләре һәм татар җәмгыятендә җәйгән күп еллык тамырлары белән билгеле бер системага, нык стенага чәпегәннәр. Шуңа күрә Вәлинең, әнә шул вак каршылыкларны җиңеп, Хәмзә бай өйрәткән «өйдән чыкма!» «театр уены — харам!» дигән нәсихәттә тәрбияләнгән Гафифәне театрга алып китүе һәм өйдән чыгып китү алдыннан шатланып сөйләгән сүзләре бик тә аңлаешлы.
«... Уф алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап). Яңадан тагын бер-бер нәрсә тапкан булып чыга күрмәсен, ә юк икән. (Ишекне яба.) Киенә икән, ахырында мең бәла белән көчкә җиңдем. Бу үзенә күрә инде, кечкенә генә, бармак башы кадәр генә булса да, бер революция булды. Ярый, ни булса да булды, минем максатым булды».
Һәм, җәмгыятьтә яңа, якты башлангычлар тарафдары буларак, Галиәсгар ага Камалның да Хәмзә бай колачыннан кешеләрне тартып алу көрәшендә максаты булды. Җәмгыятьтәге яңару рухы, мең төрле каршылыкларны җиңеп, үзенең эшен эшләде, яшьләр театрга киттеләр, Хәмзә бай, кәләпүше урынына өстәлдәге савытны киеп, коерыгы пешкән мәче кебек, арлы-бирле сикергәләп өйдә калды.
Дөрес, иҗатының беренче чорында Галиәсгар Камал буржуаз җәмгыятьтә булган черек якларның тамырлары кайда, нәрсәдә булганны бөтен тирәнлеге белән ачарлык дәрәҗәгә күтәрелә алмады. Аның-мәхәббәте «асрау кызлар», хезмәт белән яшәүче кешеләр ягында булып, ул үзе һәрбер яңалыкны, һәрбер прогрессив күренешне кул чабып каршы алса да, эксплоатациягә корылган буржуаз җәмгыятьтә киң халык массаларын бөтен яктан тулы канәгатьләндерүче чын прогрессның мөмкин түгеллеген ул аңлый алмады. Татар җәмгыятендәге бәлале күренешләрнең сәбәпләрен ул, бигрәк тә иҗатының беренче чорында, тар, шәхси яклардан эзләде. Бу яктан караганда, аның 19 нчы йөзнең ахырында ук языла башлап, соңыннан, 1907 нче елда, яңартылган «Бәхетсез егет» драмасы аеруча характерлы. Татар буржуасының «адашкан улы» Закирның фаҗигасың аңлатырга тырышканда. Г. Камал бу фаҗиганы, күбесенчә, Закирның шәхси фаҗигасы итеп аңлата. Эксплоатациянең көчен мөмкин чаклы озак карак сузу, шул җәмгыятьнең «бүре кануннары»н мәңгеләштерергә тырышу өчен һәр искелеккә теше-тырнагы белән ябышып яткан кадимче Кәрим байларның бала тәрбиясенә игътибарсыз караулары, балаларын үзләре яшәгән җайга салып үстерергә тырышулары, ә балаларның исә, моңа буйсынасы килмичә, икенче юлдан, дөресрәге, юлсыз җирдән китеп саташулары һәм шул фонда килеп тугай фаҗига әсәрдә эчү аркасында килеп чыккан шәхси фаҗига төсендәрәк итеп кенә күрсәтелә. Моны әсәрнең бөтен барышы һәм, шул исәптән, Закирның соңгы, үлем алды монологы белән исбат итәргә була.
«...Закир (өстәл янына килеп бер бутылканы тотып). Бу эшләр, бу бәлаләр бар да сезнең аркагызда килде. (Ачу белән идәнгә ыргытып бәрә. Икенчесен кулына алып). Сез нәҗесләрнең шомлыгы аркасында мондый бәхетсезлекләргә очрадым. Сез минем күзгә Гайнине матур итеп күрсәттегез. (Бәреп вата:) Ах! Бетте башым! (Урындыкка лап итеп утыра. Терсәкләре беләп өстәлгә таяна. Башын ике кулы эченә ала, камил өметсезлек белән.) И, алла! Уф! Бары да үз гөнаһым шомлыгы. Әгәр өемдә генә ятсам, начар эшләргә катнашмаган булсам, ата-анамның биргән үгет-нәсихәтләрен тотсам, мондый бәлаләргә дучар булмаган булыр идем».
Күрәсез, имештер, бөтен бәла Закирның үзендә. Бу инде сүз арасында гына әйтелә торган әһәмиятсез бер реплика түгел, бу аянычлы тормышка револьвер белән нокта кую алдыннан ясалган фәлсәфи бер йомгак. Әнә шулай итеп, татар тормышының үзенә күрә «Аталар һәм балалар» каршылыгы, социал карашлар каршылыгы итеп каралырга тиеш булгап драматик коллизия тиешле булган киң һәм зарур нәтиҗәгә килеп терәлми. Биредә без Галиәсгар Камалның иҗтимагый диапозонының әле ул чаклы киңәеп җитмәгәнлеген күрәбез. Бу нәрсә аның башка әсәрләрендә дә, шулай ук әлеге «Бәхетсез егет» әсәрендәге Сәгыйть Сабитов Фамилияле Уфа байларына артык күперенке бәя бирүендә дә билгеле бер дәрәҗәдә чагылып китми калмаган.
Ләкин художникның художниклыгы, шулай буларак, аның логик категорияләр белән эш итүче галимнән аерымлыгы шунда ки, художник теге яки бу фәлсәфи йомгакны ясаудан элек, образлар, картиналар аркылы тормышны чагылдырып бирә, аның фәлсәфи йомгагы әнә шуннан соң, шул художество хакыйкатенең эзлекле сөземтәсе төсендә килеп чыга. Әгәр Галиәсгар ага Камал үзенең кайбер, бигрәк тә иҗатының башлангыч чорындагы әсәрләрендә, үзенең кайбер фәлсәфи йомгакларында билгеле бер тарлык күрсәткән икән, аның каравы ул, югарыда әйткәнебезчә, татар җәмгыятенең дөрес чынбарлыгын хакыйкатькә тәңгәл туры килә торган итеп, искиткеч тулы чагылдырды, татар мещаннарының тупас, караңгы якларын фаш итеп, халыкның киләчәге турында уйлады, бу киләчәкне үзенең акыл нуры белән нурларга тырышты.
Галиәсгар Камал эшләгән, аның иҗаты чәчәк аткан чир аеруча кискен үзенчәлекләргә ия елгы революция ялкыны белән күтәрелеп, шушы куәтле хәрәкәткә кушылып, яки шуңа теләктәшлек күрсәтеп килгән татар укымышлыларының байтагы. 1907-11 елгы кара реакциянең беренче кыравы төшү белән үк, мөртәтлеккә бирелгән бер заманда, һәрбер якты фикерле кешенең артында, күләгә теле, шымчы ияреп ияргәндә. Ишми ишаннар тырышып-тырышып ташыганда, менә шундый шомлы һәм караңгы бер вакытта, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхмәтов, Шәриф Камал төсле демократ язучылар, үзләренең мәсләкләрен югалтмыйча, халыкта хезмәт итеп килделәр, ачы сатира әсәрләре аркылы татар буржуасының пычрак якларын ачып күрсәттеләр, буржуазиянең тәлинкәсен ялау хисабына вөҗданын саткан мйртәт җаннарны рәхимсез рәвештә фаш иттеләр, журналлар чыгарып, халыкны белемгә, культуралы, намуслы булырга ипләделәр. Алар бу демократик эшләрендә алдынгы рус интеллигенциясенең тәҗрибәсен искә алып эшләделәр».
Ямашов төсле татар большевиклары аларга арга терәге булды. Йөзне кая юнәлтергә белми калган минутларда алар большевиклар партиясе күтәргән идеяләр яктылыгына килделәр.
Татар театрын башлан җибәрүчеләрнең берсе ул булып, анын репертуарын хәзерләште.
Югарыда әйткәнебезчә, Галиәсгар ага Камал — кем генә булмасын, кайда гына булмасын — һәрвакыт халык ягында. Ул һәрвакыт якты, кешелекле якларны яклаучы, тәрәккыятькә комачаулый торган якларны тәнкыйтьләүче, алар белән көрәшүче. Шуның өчен аны татар халкының ялкынлы демократы дип атау та бик урынлы.
Ул һәм аның якын көрәштәшләре хыял иткән якты демократик карашларның тулысы белән җиңүләре һәм ныгып китүләре бары тик Бөек Октябрь Социалистик Революциясе нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Әнә шуңа күрә дә Галиәсгар ага Камал революциянең беренче көннәреннән үк, һичбер икеләнүсез, аны хуплап каршы алды, аны җырларга һәм аның авыр эшләренә булышырга кереште. Ул, хәтта жанр үзенчәлеге белән дә исәпләшеп тормыйча, революциянең көн тәртибендә торган темаларга кыска-кыска шигырьләр, ялкынлы лозунглар яза башлады. Революциянең беренче көннәреннән башлан ук совет матбугатында актив катнашып, гомеренең соңгы көннәренә чаклы шул эшеннән тукталмады. Аны шулай ук татар эмигрантларының мәкерле котлаулары да алган юлыннан яздыра алмады, Эчкерсез, эшче-крестьяннар эшенә тугрылыклы, үзенең демократик карашларында эзлекле, кристал йөрәкле бу кеше, совет иле художнигы, Казан улы, халык улы, бераз бөкерәя төшкән гәүдәсен салмак кына чайкап, калын кашлары астына качкан үткен күзләре белән тирә-якны күзәтеп, яшьләрнең эшләренә сокланып, әле хәзер дә безнең урамнарда йөридер төсле, һәр хәлдә ул үлде дигән фикер белән һич тә килешәсе килми.
Чөнки тарихын ерак-ераклардап ала торган бай татар әдәбиятында Галиәсгар Камалның матур-матур китаплары бар...
Чөнки якты акыллы татар демократлары арасында Галиәсгар Камалның хыянәтне белмәс, эшлекле, үзенчәлекле һәм садә образы бар.
Чөнки татар совет әдәбиятын, халыкларның тарихи эшләренә һәм көрәшләренә, әдәбиятларына һәм тормыш тәҗрибәләренә таянып үсеп килә торган бүгенге совет әдәбиятын яна биеклекләргә күтәрүче бүгенге әдәби көчләр — Г. Камалларның лаеклы варислары бар.
Бүген безнең әнә шундый тарихи шәхесләребезне искә алу аеруча рәхәт. Чөнки Гитлер аларны бетерергә уйлаган иде, Кызыл Армиянең ударлары астында Гитлер һәм гитлерчы шакаллар бетәләр, ә халыклар һәм аларның культуралары кала.