Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

САМАТ ШАКИР
*
АНЫҢ МОҢЫ
Әкият кебек серле шаулау,

...Кыз тора көлеп.
Күкрәкләре калку аның,

Күзләре сөрем.
Нәфис кенә иреннәре
Нидер сөйлиләр...
«Гөльчәчәгем
, бәгырькәем
Монда кил!..» диләр.
I
Күк белән тоташкан диңгез.
Тирбәнә көймә.
Фашист корабын батыры
п

Ул кайтып килә.
Шаулы диңгезнең өстендә

Яшь капитан Гай,

Еракта, таулар артында,

Сөйгәне һәм ай.
Еракта — таулар артында

Янып тора ай.
Ә монда — зәңгәр диңгездә

Яшь капитан Гай.
Су асты көймәсе һаман

Тирбәлеп бара,

Су өстенә ай үзеннән

Тасмалар сала.
Яшь капитан айга карап

Нидер уйлана.
Күз йөртә ул тирә-якка,

Никтер моңая.

 

ФАТИХ КӘРИМ
I
ӨМЕТ
Искә алып, әрнеп сагынырлык

 Үткән матур көннәр күп күбен:

Кара чәчем кардай агаргач та

Онытылмас хәл күрдем мин бүген.
Язгы к
ичтә шаулап бозлар ага.
Ярларына сыймый к
иң елга:

Бозлар аша кичеп киң елганы.

Килеп керлек без бер авылга.
Ярты авыл янын күмерләнгән.
Кешеләре, белмим
, тереме.
Янмый калган ялгыз, өйләрдән дә

Аңкып тора кайгы сөреме.
Кайда халык, ан
ың хакын даулап,

Күпне немец мадьяр үтердек,

Сөйгән халык кайда, без бит аңа

Азатлык һәм шатлык китердек.
Авыл урамында шомлы тынлык,

Бөтенләйгә тормыш дүнгәнме,

Ник җырламый язгы кичтә бер кыз,

Нигә искә алмый сөйгәнен.
Тик сыерчык — язның фәрештәсе,

Кунган да ул көйгән тирәккә,

Җырлый ярсып, канатлары белән

Бер ашкыну җилпи йөрәккә.
Ашкынулы адым көче белән
Терелдереп җайсыз урамны;
Үч яшене итеп алып барабыз без

Антлар бирен алган коралны.
Без барабыз, менә, безгә каршы

Ак яулыгын болгап кем килә,—

Хәсрәтенә шатлык чәчәк сипкән

Сабыйларча үкси һәм көлә;
Гүя аның калку күкрәгенә
Килеп кунган өмет йолдызы,
Каршыбызда тора бәхет көтеп

Күзе талган белорус кызы.
Күпме көткән бит ул күз яше
нең

Куанудан бер көн тамасын;

Күкрәгенә кулын салып сулый

Без китергән язның һавасын.
Янып алсулана
иреннәре,

Кулын суза килгән ягына:

«Ниләр генә әйтим, әй, туганнар,

Ашыгыгыз халык янына.
Бер сарайга җыйды авыл халкын

Утта яндырырга, дип дошман;

Халык сыкрый анда, үлем көтә,

Өмет өзеп фани тормыштан.
М
ин ыпдырдан карап тордым качып,

Дошман өлгермәде, ашыкты:

Ут чорнады үзен, каушады ул,

Халык белми тик бу шатлыкны.
Өлгермәде дошман яндырырга,

Тупларыгыз яуды юлына;
Сезнең ядрәләрнең яшене сукты

Утлы кисәү тоткан кулына.
Ашыгыгыз, әйдә, м
инем арттан»

Дияргә ул бары өлгерә;
Борыла да, чәчеп сирп
иирпи,

Ак яулыгын болгап йөгерә.
Нинди көчләр тыя алсын бу чак

Ут буасын ерган агымны.

Омтылабыз без дә, йөрәкләрнең

Тибешенә тиңләп адымны.
Тукталабыз барын таш сарайга,

Бикле аның тимер ишеге;

Чыннан дамы бире тутырганнар

Авылдагы бөтен кешене.
Чиләк бел
ән бизәп, каплы шырпы

Торып калган ишек төбендә;
Без кичексәк, сөремләнгән ялкы
н

Дөрләр иде авыл күгендә;
Я
нар иде дошман яккан утта

Акылларын җуеп аналар;
Уйлап кына кара, нинди дәһшәт,

Утта янар иде балалар.
Шу
ндый сыкрау каплар иде җирне,

Гамьсез йөзәр иде ай гына...
Юк,
Хәтта айның, хәтта йолдызларның

Яше тамар иде кайгыдан.
Таш сарай тын, т
имер ишек бикле,

Аркылыга такта кагылган,

Бу тактага йөрәк яргыч бер сүз

«Яндырырга!» диеп язылган.
Безгә ачык: бары көч һәм корал

Айкап ташлый коллык тәхетен,

Көч һәм корал нурлы кояш итә

Дошман томалаган бәхетне.
Ялкы
нлана ачу, кайный нәфрәт,

Шинельләрнең җиңен сызганып,

Һәм балталар белән каерабыз

Ишектәге михнәт йозагын.
Каерабыз, авызын ача йозак,

Теше сынган арслансыман;

Артка чигә куркып караңгылык,

Ава ишек аяк астына.
Кешеләргә төшә көн яктысы,

Алар нәрсә өмет итәләр,—

 Дымлы җиргә тырнакларын батрып,

Бу кешеләр үлем көтәләр.
Сарай тулы халык: картлар
, яшьләр,

Йөзе җыерчыклы сабыйлар;
Сабыйлар да монда гомерләрен

Сулыш саны белән саныйлар.
Иреннәре кипкән янып, әр
неп

Һәм сагынып, заргып сулаудан,

Күңелләре ләкин таплашмаган

Түбәнсенеп «шәфкать» сораудан;
Утыралар каш астыннан карап,

Бу сыйфат хас илем халкына:

Коллык упкынына төшмәгәннәр

Вөҗдан сатып яшәү хакына.
Ава ишек, төшә көн яктысы.
Тик ишекне кемнәр ватканын

Белми халык... белми, бәхетенең
Кочагына кире кайтканын;
Шуңар ахры, горур караш белән,

Бөтенесе артка авышып,

Текәләләр ишек яктысына,

Колаксыйлар безнең тавышны:
Ә кыз һама
н хисләр ташкынында,

Әйтә алмый сүзен... күзенә

Тулышкан яшь кайнар эзен сала

Аның сула язган йөзенә.
Күзен йомып, башын күтәрә кыз,

Ятлый гүя әйтер сүзләрен;
Озы
н керфекләре тирбәнешә.
Кинәт шатлык бөрки күзләре:
«Кайрып ыргытыгыз кайгыгызны,

Безнекеләр килде — яз килде!»

Бу сүзләре сулган яфракларга
Җылы яңгыр булып
сибелде.
— Безнекеләр?
— Әйе, безнекеләр!
Кычкыра кыз бөтен көченә,

Һәм колачын җәеп ташлана ул

Дулкынланган халык эченә.
Күзнең көче җ
итми һәр кешенең

Куануын аерым карарга,

Шарлавыктай гөрләп тар ишектән

Ургылалар безнең арага.
Еллар буе хәсрәт уты йоты
п

Саргаешкан халык тын ала;
Шатлык д
иңгезенең ярлары юк,

Бу диңгездә дулкын кузгала.
Сизгер күзләр сискәнәләр кинәт.
Текәләләр — безнең каршыда

Шәрә тәнгә иске толып кигән

Бер карт тора, аның башында
Бүреге юк, керләнгән ак чәче
Киң кашларын каплый таркалып;

Нәкъ сөяккә калган күкрәгенә
Пәрдә булып төшкән сакалы:

Ике кулын сузган — калтырана,

Күктә түгел аның уйлары;
Сөйкемле карт кочакларга тел
и

Үзен азат иткән улларын;
— Гомрем булса
, бетеп хисләремне

Тырышырмын сезгә язарга;
Сез
, улларым, чиксез рәхмәтемне
Тапшырыгыз: зинһар, аңарга.
— Кемгә, бабай?
— Кемгә димсез....
— Әйе.
Тирә-якка талгын күз сала.
Ак чәчләрен сыйпап, тамак кыра.
Ул бер ж
итди, изге төс ала:
— Тапшырыгыз чиксез рәхмәтемне.
Хаклык, бәхет даулап ватанга.
Коллык жәллатен
нән безне коткаручы

Сталинга — бөек атага.
— Сталинга...
Куанудан елау
Кочаклашу, мактау, кавышу...
Канатларын җилпи
, язгы күктә

Сталинга рәхмәт тавышы.
Бу минутта уйлар илне ка
плый.

Искә төшә авыр үткәннәр;

Окоп төпләрендә ялкын йотып

Хыял белән җиңү көткәннәр;

Урманнарда, җил-яңгырлы төндә

Якын иптәшләрне күмүләр:

Ил язмышы кыл өстендә чакта

Җиңү өчен җирне үбүләр, —

Күз алдыннан үтә бөтенесе

Берсен берсе алга этәреп;

Җиңү ләззәтендә йөзә күңел

Бөтен җилкәннәрен күтәреп.

Корал тотып халык бәхте өчен

Көрәшүнең якты шатлыгын

Бөтен көче белән мактый күңел,

Бизи аны кояш аклыгы.
IV—VI 1944