ОНЫТМА СИН АНЫ!
АБДУЛЛА ӘХМӘТ
(Очерк)
Сугышка керер алдыннан, гвардия өлкән сержанты Шамиль Шакирҗановка хат китереп бирделәр. Ул, конвертка күз төшерү белән үк, хатның әтисеннән икәнен белде һәм тиз генә конвертны ача башладык Шамиль иң элек үзенә таныш һәм бик якын булган кешенең рәсемен күрде. Кара костюм кигән, киң чуар галстук таккан яшь егет рәсеме иде бу. Аның акыллы, җитди кара күзләре нәкъ Шамильгә карап торалар кебек иде. Шамиль Шакирҗанов абыйсының рәсеменә бик озак карап торды. Абыйсы Искәндәрне күз алдына китерү аңа үзләренең сугышка кадәр булган бәхетле, күңелле тормышларын хәтерләтте. Шуннан ул рәсем астындагы язуны укый башлады. Язуны укыган саен, Шамильнең кара күзләренә ачы яшь тыгыла барды. Рәсем астында болай дип язылган иде: «Улым Шамиль, бу рәсемне сакла, бу Ватаныбыз өчен корбан булган Искәндәр абыең рәсеме. Ул үзенең истребителе белән фашистларның ике самолетын бәреп төшергән һәм шунда үзе дә һәлак булган. Онытма син аны. Сакла аның рәсемен. Атаң Хәсән Шакирҗанов».
Шамиль ерактан килгән кадерле хатны укып та бетерә алмады, аны чакырып алдылар...
Шакирҗанов үзенең миномет расчетын бик тиз аякка бастырды һәм сугышчыларына һөҗүм бурычларын аңлатты.
Җәйге таң тынлыгын артиллериянең дәһшәтле тавышы бозды. Дистәләрчә орудиеләрнең гөрселдәүләренә Шакирҗановның минометы да кушылды. Артиллерия уты вакытында җир тетрәде, дошманның оялары күккә очты. Фрицларның окоплары үзләренә кабер булып әверелде. Исән калганнары кояш батышына таба кача башладылар. Немецларның тимер чыбык киртәләренең көле күккә очты, үзләрендә үлем яшереп саклаган мина кырлары зарарсызлапдырылды. Пехота, кыю саперлар арчыган юлдан, фашистлар өстенә ташланды. Шакирҗановның минометчылары пехотадан калышмадылар. Көтелмәгәндә ясалган бу көчле ударга каршы тора алмыйча, дошман Г. шәһәрен ташлап чыкты.
Ләкин немецлар, шәһәрдән чыгу белән, уңайлы бер биеклектә оборона оештырып өлгерделәр. Резервларын китереп, контратакага ташландылар. Сугыш яңадан кабынып китте. Гитлерчылар, Шакирҗановның минометын камап алмакчы булып, төрле яктан басым ясап карадылар. Шакпрҗановчылар, бик нык каршылык күрсәтеп, сугышчылар, фашистлар өстенә өзлексез миналар яуды. Кыю егетләр расчеты гитлерчыларның бик күбесен теге дөньяга озатты. Шакирҗановчыларның үзләренә зур һәлакәт китерүен сизгән дошман алар өстенә туктаусыз снарядлар, миналар яудырырга тотынды. Миномет расчетының командиры комсомолец Шакирҗанов, куакларга поса-поса, үзләренә таба килүче немец автоматчыларын күреп алды. Бу вакыт егетнең күз алдына әнә шулай үрмәләп килүче Гитлер еланнары тарафыннан үтерелгән абыйсы Искәндәр килеп басты. Абыйсының рәсеме астына язылган «Онытма син аны» дигән сүзләр исенә төште. Ул, тагын да ярсый төшеп, сугыша башлады. Расчетына команда биргәндә:
— Абыем өчен, абыйларыбыз өчен! — дип кычкырды ул.
Шакирҗановчылар кпмегәннән-кимеде. Иң элек миналар биреп торучы егет сафтан чыкты. Аның эшен Шамиль үзе башкарырга тотынды. Мина коручы да аяктай егылды. Шакирҗанов бу эшне дә үз өстенә алды. Дошманның уты көчәйгәннән-көчәйде. Әле монда, әле тегендә миналар төшеп ярыла башлады. Колак төбеннән сызгырып өзлексез пулялар очты. Шакирҗанов минометы янында бер үзе калды. Алай да бу егет сугыш кырыннад китмәде. Гитлерчылар өстенә мина яудыруында дәвам итте.
Кыю егетне пуля да алмый, диләр, дөрес ахрысы. Шамиль Шакирҗанов, бер бүген генә түгел, ә сугышның башыннан бирле ут эчендә йөрсә дә, аңа һичбер пуля тигәне, бер генә бер металл кисәгенең дә кагылганы булмады.
— Син, Шамиль, броньга төренгән кеше ахыры, — диләр аның турында иптәшләре.
Ул үзенең сугыш бәхете турында, күп кенә вакыйгалар турында сөйли.
Шулай бервакыт, оборонада торган чакта, Шакирҗанов 4—5 минутка гына минометы ягыннан бер читкә китә, нәкъ шул вакыт дошман ягыннан очып килгән бер мина нәкь Шакирҗанов торган җиргә төшеп ярыла һәм аның әйберләр сала торган капчыгын пыр туздыра.
— Ничек соң син бер үзең сугышны дәвам иттерә алдын? — дигән сорауга, Шамиль бер дә исе китми генә:
— Мина җитәрлек булган вакытта, минометчыга дошман куркыныч түгел ул, — ди.
Сугыш тына. Шашкан гитлерчылар, үз каннарына үзләре батып, үз үләксәләрен үзләре таптап, чигенергә мәҗбүр булалар. Әнә шул вакытны өлкән сержант Шамиль Шакирҗановны полк командиры майор Демченко янына чакыралар. Шамиль, сугыш өермәсе эчендә тузанланып, керләнеп беткән, дары исе сеңгән пилоткасын күзенәрәк төшереп кия дә, командир янына китә.
Шакирҗанов аннан аерым бер күтәренкелек белән кайтып керде. Минометчылар гвардеец Шамильнең «Батырлык өчен» медале һәм "Отличный минометчы» билгесе янында кояшта ялтырап торган Дан орденын да күргәч, бердәм рәвештә сикерешеп тордылар. Берсеннән берсе узышып, командирларының кулың кысарга ашыктылар...
Шамиль ерак Архангельскидагы газиз әнисенә, кадерле әтисенә хат язу өчен кулына карандаш алды...
Көннәрнең берендә, Архангельск шәһәре, Пионер урамының 29 нчы йортына Шакирҗановка берьюлы ике хат китереп бирделәр. Аның өч почмаклысы сугыш кырындагы Шамильдән, ә икенчесе исә гвардеец егетнең командиры Демченкодан иде. Хат килү исләп апа кулындагы чиләген дә онытып, йөгереп килде.
Ой, бу апалар! Алар шундый нечкә күңелле, шундый яхшы күңелле кешеләр дә соң! Алар бит дөньяда балалары өчен генә яшиләр, балалар бәхете дип кенә кыштырдап йөриләр. Шамильнең карт анасы Нурсәйдә ана да «бала» сүзен тәсбих урынында йөртә. Барыбызның да аналары кебек үк, Нурсәйдә ана да башына берәр кайгы килсә, шунда ук кайнар яшьләрен агыза башлый. Хәтта берәр шатлык булса да карт ананың күзе яшьләнә.
Искәндәрен югалту кайгысын онытып бетерә алмый йөргәндә, соңгы ике хат Шакирҗановлар семьясына зур шатлык алып килде. Командование картларны дан орденына лаек булган данлыклы бала үстерүләре белән тәбрик иткән иде.
Хәсән абзыйның да, Нурсәйдә апаның да йөзләрендә шатлык нурлары балкыды. Бу вакыт аларның җыерчыклы йөзләрендә җитез лачыннары — Искәндәрләре, батыр минометчы Шамильләре белән горурлану күренә иде.
Ана белән ата Шамильдән килгән рәсемне карый башладылар. Сугышка кадәр кино-механик булып эшләгән ябыграк, ләкин ыспай егетләре — Шамильнең хәзер беркадәр үзгәрүен күрделәр алар. Шамиль хәзер, сугышта өч ел йөреп, бер кадәр олыгайган, тазарган иде. Аның күкрәгендәге Дан ордены, «Батырлык өчен» медале, гвардия һәм «отличный минометчы» билгеләре бу яшь егеткә аерым бер матурлык биреп торалар иде.
Картлар, рәсемне кулдан-кулга йөртеп, бик озак карап тордылар.
Белоруссия.