Шигърият
МӘХӘББӘТ ХАТЫ
☆
Сагынып, елап,
«Киттең, — дип, — ерак
Татлап таң-иртән...»
Кичен утырып,
Сагыш тутырып,
Хат язма, иркәм.
Күзеңнән яшең
Түкмә, сердәшем,
Алай сагынма.
Айлы төннәрне
Күрербез әле
Бергә тагын да.
Борчылма, җаным,
Ярадан каным
Җиргә тамар, дип,
Сөйгәнең шунда
Сугыш юлында
Үлем табар, дип.
Әгәр:—Ул үлгән,
Үлгән, күмелгән
Ерак, кабергә, —
Дисәләр сиңа,
Ышанма, Ниса.
Ышанма бер дә!
Кайтырмын менә
Туган җиремә
Давыллар тынгач.
Бәгърем син анда,
Чулпанлы танда.
Миңа ишек ач.
Ишек ач миңа,
Җылы куеныңа
Тартып ал сөеп:
— Сагындым сине —
Батыр егетне.
Сагындым... —
Диеп.
Менә шул чакта
Синең кочакта
Күңелсез булмас,
Шатлыктан анда
Бер еласаң да
Урынсыз булмас!