Логотип Казан Утлары
Очерк

МИНОМЕТЧЫ НУРЕТДИНОВ

ГАМИР НАСРЫЙ

«Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез».
Г. Тука
й
Халык шагыйре Габдулла Тукай татар халкының сугыштагы батырлыгы, хезмәттәге тырышлыгы турыңда әнә шулай җырлады. Сугыш мәйданында юлбарстай көрәшүче татар солдатын күргән саен, мәрхүм Тукайның әнә шул шигъри юлларын кат-кат укыйсы, барлык халыкларга ишетелерлек итеп кычкырын җырлыйсы килә.
Татарстанда туып
, Кудаш авылының сиртмәле коесыннан су эчен үскән егет ул үзе. Аны Ватан сугышына яңа Нисмән районы колхозчылары озаттылар.
— Тыныч тормышыбызның тынычлыгын җимергән явыз дошманны аяусыз кыйна! — диделәр аңа колхозчылар.
«Яңа куак» колхозында үзенең сөйгән кызын — шомырттай кара күзле, кара чәчле, түгәрәк алсу йөзле Зөләйхасын калдырып китте ул.
— Көтәрмен, зарыгы
п-зарыгып көтәрмен. Китүемнең кадрен бары тик син генә белерсең, — диде аңа Зөләйхасы саубуллашканда.
1911 нче елның көзендә татар егете Галим Нуретдннов Ленинград Фронтына килә. Нева елгасы читендә оборонага урнашкан укны полкта минометчы
булып хезмәт итә башлый. Кулына алган һәрбер эшне җиренә җиткерергә яратучан егет үзенә тапшырылган Дәһшәтле сугыш коралын күңел куеп өйрәнә һәм кыска гына вакыт эчендә оста атучы минометчы булу дәрәҗәсенә ирешә.
Нева елгасының аргы ягына урнашкан Немец пулеметчылары безнең алгы позицияләргә ут ачалар. Галим үзенең минометы белән дошманга җавап кайтара.
Ут эченнән атылып чыккан коерыклы миналар, ачы итеп сызгыра-сызгыра, елга өстеннән очын үтәләр дә, дошманның ут нокталары өстенә төшеп, гөрселдәп ярылалар. Исмен пулеметлары атуларыннан кинәт туктыйлар. Минометчы Галим, дусларына карап, шатлыклы елмая.
— Бәйрәм ашы — кара каршы, — ди ул.
Күрәсең
, Галим Нуретдиновның ачы сызгырырга гадәтләнгән усал минометы немецларга бик үк ошап җитми. Совет минометчылары позициясе өстенә өзлексез дошман снарядлары ява башлый. Галимнең биленә снаряд китеге килеп тия. Ләкин батыр солдат бирешми. Биленең ачынып суллануына, ярасыннан бер туктаусыз кан агуына карамастан, ул дошман ягына бер-бер артлы миналар яудыра бирә. Артиллерия канонадасы басылганнан соң, иптәшләре аны госпитальгә җибәрергә телиләр, әмма түзем егет үзенең сугышчан постын ташлау турында башына да китерми. Медицина пунктына барып, җәрәхәтен бәйләтә дә, яңадан Фронт дуслары янына әйләнеп кайта.
Галим
Нуретдиновның сугышчан тормышы көннән-көн сокланырлык вакыйгалар белән бизәлә. Гөлбакчаның яме — чәчәкләрнең матурлыгында булса, солдатның күркәмлеге — аның батырлыгында һәм тапкырлыгында. Солдат өчен батырлыктан да гүзәлрәк матурлыкның булуы мөмкинме соң!
...Кап-караңгы көзге төндә өч немец разведчигы Нева елгасы аша безнең якка чыга. Алар, көймәләрен яр читендәге агачка бәйләп куялар да
, яшеренә-яшеренә безнең минометчылар позициясенә таба юнәләләр. Усал ният белән йөрүче юлбасарларның хәрәкәтләрен күзәтеп торган Галич Нуретдинов немецларны тереләй кулга төшерүне үз алдына бурыч итеп куя. Ул дошманның берееп мылтык түтәсе белән сугып башын миңгерәүләтә, икенчесенең кулындагы автоматын бәреп төшерә, ә өченчесе инде куркуыннан ихтыярсыз кулларын күтәрә. Кыю татар солдаты немец разведчигын тереләй плен ала.
...Бер төркем совет разведчиклары, караңгы төшү белән, көймәгә төяле
п, Нева елгасы аша дошман тылына юнәләләр. Күп тә үтми, су өстендә дошманның яктырткыч ракеталары уйный башлый. Немецлар безнекеләр өстенә пулеметлардан ут яңгыры яудыра башлыйлар. Дошманның минометлары телгә килә. Көймә тирәсендә өзлексез миналар шартлый. Дошманның бер минасы көймә янында ук ярылып, көймәне йөз түбән каплый. Совет разведкачылары. котылгысыз үлемнән качарга теләп, су өстенә сибеләләр. Сугышчыларның һәлакәтле язмышларын күреп торган Галим Нуретдинов яшен тизлеге белән яр кырыендагы салга ташлана. Куркуның нәрсә икәнен оныткан батыр егет, сал белән йөзеп, дошман уты астына барып керә һәм совет сугышчыларын котылгысыз үлемнән коткара.
Туып-үскән иленең азатлыгын яулап ут эченә керүче солдат күңелендәге рухани көчләрнен бөеклеген анлату өчен н
икадәр тирән һәм мәгънәле фикерләр кирәк. Үзенең һәм халкының бәхетен даулап дошман өере өстенә юлбарыстай ыргылучы солдат йөрәгендәге хисләрнең изгелеген тасвир итү өчен ничаклы нәфис һәм гүзәл сүзләр язарга кирәк!
Татарстан егете Гал
им Нуретдинов полкның атаклы минометчысы һәм батыр, кыю солдаты булып таныла. Сугышчылар аның осталыгына һәм тапкырлыгына сокланалар, командирлар алын батырлыгы турында тирән канәгатьләнү белән сөйлиләр.
...Менә Нуретдинов хезмәт итә торгап полк һөҗүмгә күчә. Совет сугышчылары, Нева елгас
ын кичеп, дошман оборонасын җимерәләр. Минометчы Нуретдинов бу сугышта зур осталык һәм батырлык күрсәтә. Каты җәрәхәтләнүенә дә карамастан, һушын югалтканчы, дошман явы өстенә ут яудыруын дәвам итә һәм һөҗүм итүче бүлекчәнең алга китүенә зур булышлык күрсәтә.
Берничә ай госпитальдә дәваланганнан соң
, ул тагын фронтка кайта. Взвод командиры Абдулханов аны үзенең туганы шикелле итеп каршылый.
— Кара
аны, якташ, сынатма, — ди аңа лейтенант Абдулханов, — татар халкының данына тап төшерәсе булма!
Галим үзенең командирын беренче күрүдән үк бөтен күңеле белән ярата. «Мондый командир өче
н үлсәң дә үкенечле түгел», дип уйлый ул. Киң күңелле, ачык чырайлы, җитез хәрәкәтле командир һәркем белән уртак телдә сөйли белә, һәр кешенең йөрәгенә ачкыч таба. Менә шуңа күрә дә сугышчылар аңа зур ихтирам белән карыйлар.
Бер вакыт Абдулха
нов взводы һөҗүм сугышларында катнаша. Аңа П. авылын немецлардан әрчү бурычы йөкләтелә. Авыл өчен башланып киткән каты сугышларда Галим Нуретдинов иң беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә. Урам сугышлары вакытында лейтенант Абдулханов немецлар чолганышына эләгә.
— Я үләргә, я командирны дошма
н тырнагыннан тартып алырга!
Галим шушы сүзләр белән, уксыман атылып, дошман солдатлары өстенә ташлана. Ул, гранаталар ыргытып, штык белән айкап, унга якын немецны дөмектерә. Батыр егет, шулай
итеп, үзенең командирын үлемнән саклап кала һәм үзе дә исән-сау килеш сугыш кырыннан чыга.
Авылны немецлардан тазартканнан соң, лейтенант Абдулха
нов үзенең көчле куллары белән Галимне кысып-кысып кочаклый.
— Молодец, якташ! — ди аңа взвод командиры һәм авыр кулларын Галим
нең иңбашына салып, озак итеп аның күзләренә карай тора...
Ватан өче
н булган дәһшәтле көрәшләрдә Галим Нуретдинов үз башыннан гаять күп авырлыклар кичерде. Сугыш кырларында дүрт тапкыр яраланды ул. Ләкин дошман угы аның көчен сындыра алмады. Ул, бәһадир сыман, һаман дошман явы өстенә ыргылды һәм һәрбер сугышта батырлык күрсәтте.
Совет хөкүмәте Галим Нуретдиновның сугышчан хезмәтләренә югары бәя бирде һәм аны беренче дәрәҗә Ватан сугышы орд
ены белән бүләкләде.
Хәрәкәттәге Армия