Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ


СТАЛИНГРАД
Син күтәрелдең биеккә

Дошманга чәчеп зәһәр.
Яшә яшьлек ялкынында

Яшенле, яшьле шәһәр...


КҮТӘРИК БОКАЛЛАРНЫ
Үттек утлы давылларны,

Кичтек зур елгаларны.

Ягез, дуслар, бергәләшеп,

Күтәрик бокалларны.
Яуды ялкын, сырды салкын,

Югалтмадык даннарны.
Җиңүчеләр шәрәфенә

Күтәрик бокалларны.
Окопларда без сагындык

Безне көткән ярларны.

Гүзәл сөю шәрәфенә

Күтәрик бокалларны.
Тулсын бәхтебез, түләтсен

Безнең түккән каннарны.

Бөек яшәү шәрәфенә

Күтәрик бокалларны.
Кайный, кайный тулсын шәрап,

Иркәләсеп җаннарны.
Йолдызлар беләп чәкәшеп,

Күтәрик бокалларны.
Килер бөр кө
н: картайдык — дип,

Сыйпарбыз сакалларны.
Без яшь әле. Яшьлек өчен

Күтәрик бокалларны.
Җир йөзендәге даннардан

Данлырак синең даның.

Туачак барлык таңнардан

Ямьлерәк туар таңың.
Сүнмәс синең ал таңың һәм

Сүрелмәс кайнар даның;

Һәм җылытыр һәм балкытыр

Киләчәген дөньяның.
Синең бөек Иделеңнең

Ялкынланып ярсуы

Мәңгелеккә азат итте

Днепрны һәм Дон суын.
Илне таптарга, буарга
Ябырылган урдалар

Синең көчле кизәнешеңнән

Бүген дә кырылалар.
Пәһлуан кебек бастың син —

Яраңны төзәтәсе;
Дәһшәтле исемең белән дә

Дошманны тетрәтәсең.
Син җиңүче. Батырлыгың

Тарихта күрелмәгән.
Юлбашчының корыч исме

Тикмәгә бирелмәгән.
Мин дәртемне илгә бирдем

Гайрәтем җиткән кадәр.

Мин җанымнан бизәр идем

Илне сөймәсәм, әгәр.
Җен кебек йөзеп чыктым мин

Җәһәннәм елгаларын.
Җил кебек өзеп чыктым мин

Ут-ялкын боҗраларын.
Яуды туплар һәм ядрәләр

Кайнар каным түктем мин.

Иделдән Карпатка кадәр

Кан тамызып үттем мин.
Кайгыны мин татып беләм —

Мин дөнья күргән кеше;

Мин дәһшәтле үлем белән

Янәшә йөргән кеше.
Мин өметкә тез чүгәмен:

Күңлемнең бозы эрер.

Җиңү тәмен, яшәү ямен

Мин белмәсәм, кем белер?..
1944

* *
*
Шәһәрне без кинәт камап алдык,

Җир тетрәттек. Дошман җиңелде...
Күкрәк к
иереп иркен сулыш алдык,

Безнең өскә нурлар сибелде.
Кинәт дө
нья йөзе чәчәк атты,

Гүя ишек ачтык ямьгә без;
Гүя шунда яшьлек дә үрен тапты

Бу сүзләрне язган бәндәгез...

Ике тәүлек тыңгы белмәдек без;
Ике тәүлек йокы күрмәдек;
Ут эченнән барган ут шикелле
Шуыша-шуыша алга үрләдек.
1944

КАЗАН ЕГЕТЕ
Зәңгәр күкне ямьсезләтеп

Чолгап алган болытлар.

Идел буен яңгыратып

Гөрселдәп ярыла туплар.
Әче төтен, куе төтен

Керфекләргә урала.

Якташ егет, Казан егете

Сугыш кырына бара.
Ул бара ташлап әнкәсен,

Туып үскән каласын.

Җилкәсенә винтовкасын

Һәм юл капчыгын асып.
Ул бара газиз анасы

Тоткын булмасын өчен.

Ул бара сөйгән каласын

Кыргын кырмасын өчен,
Исә җилләр, шиңә гөлләр,

Дулкынлана елгалар.
Ул бара җирдә, ә күктә...

Күктә оча торналар.
Иделне төтен каплаган,

Дулкын ярларга бәрә.

Якташ егет, Казан егете

Алдынгы булып бара.
Әнкәсе көтә баласын,

Юлдан күзен алмыйча.
Кайтыр — дип көтә апасы,

Төннәрен йокламыйча.
Туздыра җ
ил кыр тузанын,

Яфракларны уйната.
Якташ егет, Казан егете.
Донец буенда ята,
Без барабыз еракларга,

Җырлар гөрлиләр кырда.

Якташ егет, Казан егете

Гәүдәләнә шул җырда.
Җилфер-җилфер килә байрак,

Казан калды еракта.
Газиз ана җәфаланма,

Улың безнең йөрәктә.
Дошман кермәс шәһәреңә,

Кырылмас безнең йортлар.
Неман буйларында и
нде

Гөрселдәп ярыла туплар.
1944


САРЫ ЯФРАК
Ташлап киттең алдыма си
н

Кош теледәй хат кына...
Юк
, хат түгел, алдама син,

Ул сары яфрак кына.
Ирексездән шул яфракны
Алырга мәҗбүр булам:
— Автоматны, автоматны

Бирегез! — дип, кычкырам.
Шул яфракка үлгәп чакта

Кемдер тамызган канып;
Ми
н укыдым шул яфракта

Соңгы сүзләрен аның...
Йөрәк өзгеч сүзләр язган
Ул йөрәк каны белән...

Ул үлем толып каплаган

Мөбарәк җаны белән.
Онытмыйм м
ин ул сүзләрне,
Түш кесәмдә ул яфрак:

Дошманнарны мин эзәрлим —

Минем кулда автомат...
Ул ята янган сабакка.

Түмгәккә банили терәп.

Ул ята җирне кочаклап,

Ятка бирмәскә теләп.
Күктә уйный аҗаганнар.

Күкне каплый болытлар.

Дон буйларын яңгыpaтып

Гөрселдәп ярыла туплар.
Утны ярып без барабыз,

Барабыз еракларга,

Бәхтебезне, иркебезне,

Илебезне сакларга:
Җилкәем си
н кайда йөрдең,

Кайсы яклардан килдең,

Ниләр күрдең, ниләр белдең,

Нинди серләр китердең?...
Әллә с
ин җиһан гиздеңме

Океан ярларында,

Әллә син гөлләр өздеңме

Гөлйөзем багларында?...
Әллә ми
еем Илкәемдә

Йөрдеңме син, җилкәем?
Әллә милем гөлкәемә
Гөл бирдеңме, җилкәем?...
Мәрҗән кебек саф күңелемә

Әллә ял китердеңме,

Әллә дөнъявый шөгълемә

Игътибар китердеңме?...
Син кинәт ке
нә ярсынып

Юлыңны дәвам иттең;

Белмим нәрсәдән тарсынып

Бер сүз әйтмичә киттең...
1944