КҮГӘРЧЕН
Кечкенәләр өчен әдәбият тудыру — зур эш.
Баланың психологиясен, мавыгуларын, телен һәм
шул ук вакытта художник булырга да кирәк. Бәлки
шунлыктандыр, бездә чын мәгънәсендә балалар
әдәбияты булган әдәбият бик читенлек белән туа
(мин биредә балалар исеме белән йөри торган
күләгәләр әдәбиятын яки чыпчык, сыерчык, песи
һәм этләрне алып, аларны белер-белмәс теләсә
ничек кыландыра торган жонглерлыкны телгә
алмыйм).
Мәхмүт Максуд иптәшнең «Күгәрчен» дигән
балалар китабы, әнә шунлыктан, көтеп алынган
күгәрченнәрнең берсе. Рәсемнәре дә матур, буяулар
да бик оста сайланганнар, исеме дә начар түгел —
күк, күгәрчен, канатлар, кояш, һава, йолдызлар,
батыр совет очучылары, мәшһүр Чкалов исеме...
Шулар өстенә тагын эчкерсез балалар дөньясы.
Күпме шигърият, күпме киңлек бар монда!
Ә шулай да китап бик үк шәп чыкмаган.
Әсәрнең эчтәлеге катлаулы түгел. Марат дигән
бер малай күгәрченнәр белән мавыга. Ул арада
безнең җиргә немец илбасарлары киләләр, бөтен
нәрсәгә, саранчалардай, ябырылалар алар, шул
җөмләдән Маратның күгәрчене дә имин калмый.
Оффенбах дигән фашист офицер күгәрченне үзенең
улына дип алмакчы була. Малай бирми. Немец
малайны атып үтерә, күгәрчен очып китә һәм, безнең
кешеләрне юатып, гөрләргә керешә... Менә шул.
Малайның каршылык күрсәтүе китапта бик
өстән, бик ашыгыч язылганны әйтмичә китеп
булмый. Малайда хәвефне алдан сизенеп, алдан
саклык күрү, эчке тревога, борчылу һәм үзенең
күгәрченен яшерү хәйләләренә керешү төсле яклар
(ә бит мондый сизгерлек һәм өлгерлек балаларга ят
нәрсәләр түгел!) күрсәтелсә, малай, һичшиксез,
җанлырак, тулырак килеп чыгар иде. Үзен һәм
үзенең сөекле күгәрченен саклау юлында алдан бер
төрле дә чара күрмичә, малайның, тора тартып,
үлемнең күзенә ташлануын эффект өчен ясалган
коры бер бенгаль уты итеп кенә карарга туры килә.
Үлем, нинди генә булганда да, кызык нәрсә түгел
һәм аны кызыклы, эффектлы бернәрсә, начар мәгъ-
нәсендәге театр уены итеп карауны аклап булмый.
Батырлык турында сөйләгәндә, балаларга Әтәч
Фәхри батырлыгы нидән гыйбарәт булып, чын
батырлык нәрсәдән торганны ачык төшендерергә
кирәк иде.
Китапның теле турында да әйтергә кирәк.
Балалар өчен булган китапның теленә аеруча
әһәмият бирергә кирәк иде. Тел — халыкның иң зур
байлыгы ул. Моны балага алым саен сеңдерергә һәм
язган әсәреңдә бу байлыкны күрсәтергә кирәк.
Хәлбуки, китапта тел чатаклыклары, теге яки бу
аңга төгәл туры килми торгап әйтемнәр,
шигырьләрендә вәзен, иҗек кытыршылыклары
тулып яталар. Беренче куплетны гына алып карыйк:
Гөрлидер күгәрчен,
Шатлык зур, күрәсең.
Гу-гу-гу...
Гөр-гөр-гөр
Зәңгәр күк саф нинди!
Йолдызлар җемелди...
Җир өсте —
Гөл... гөл... гөл...
«Зәңгәр күк саф нинди!» дигән сүзләргә
караганда, көндезге күк тасвир ителгәне ачыктан-
ачык беленеп тора. Шуңа карамастан, шул урында
ук, имештер, «йолдызлар җемелди». Бу нинди
шаккатыргыч игътибарсызлык инде! Яки менә
табигатьтәге, көнкүрештәге эшләрне, Хадисәләрне
тасвирлаган вакыттагы өзлексезлекне әйтик.
Имештер:
...Мараты җим бирә,
Таң ата, көн килә...
Иң элек «таң ата, көн килә», аннан соң «Мараты
җим бирә» кирәк иде, ә бу башы белән идәндә йөри
булып килеп чыккан. Мондый игътибарсызлыкны
берничек тә гафу итеп булмый, бигрәк тә балалар
китабында. «Кинәнер канатка», «Карайса көннәрем»
кебек әйтемнәрне, шулай ук «Күзләрен акайтты...
бөтенләй таң калып» төсле ошатуларны да уңышлы
дип әйтеп булмый. «Таң калу» — гаҗәпләнү,
соклану — бу сыйфат берәр күңелле хәл, матур
күрелеш алдында гына кузгалырга мөмкин, ә
Максуд иптәш исә немец офицерының җенләнүен
әйтмәкче булганда да «таңга калдыра».
Мондый тел кытыршылыкларын китапның
җаваплы редакторы да карап төзәтә, яки язучыдан
төзәттерә алган булыр иде. А. Гомәр иптәш моны
эшләмәгән.
ГАФИ.