Логотип Казан Утлары
Очерк

ИҖАДИ ҮСЕШ ЮЛЫ

Татар дәүләт опера һәм балет театрына быел 5 ел тулды. Татар операсы, әлбәттә, кинәт кенә барлыкка килмәде. Аңа хәзерлек драма театры сәхнәсендә куелган музыкаль пьесалар рамкасы эчендә үк башланган иде инде. Халык йөрәгендә сакланган моңнарны, халык күңелендәге дәртле, шатлыклы тойгыларны саф музыка авазлары аркылы сөйлән бирә алу осталыгына ирешкән һәм татар сәнгате өлкәсендә беренче башлап музыкаль хезмәт күрсәтә башлаган Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Мансур Мозаффаровлар тарафыннан эшләнгән халык көйләре, шулай ук иҗат ителгән оригинал әсәрләр татар операсына нигез ташлары булып яттылар. Композиторларыбыз белән бер рәттән, татар хезмәт ияләренә танылган җырчыларыннан А. Измайлова. Г. Сөләйманова, М. Рахмангулова, Г. Кайбицкая, И. Рахматуллина, С. Садыйкова, С. Айдаров, Ф. Маннанов һ. б. кебек иптәшләрнең иҗатлары татар операсының үсүенә этәргеч булдылар.
В. Виноградов
, Габәшиләрнең татар операсын  тудырырга омтылулары, башлангыч хезмәтләре, «Сания», «Эшче» опералары, һичшиксез, татар музыкасы тарихында эзсез калмадылар.
Сания»
, «Эшче» опералары өстендә эшләү композиторларның кимчелекләре — татар операсы өчен ниндидер аерым, татарга гына гармония эзләп чикләнүләрендә, музыкаль характерларны тиешле дәрәҗәдә тулы итеп бирә алмаулары булды.
Ләкин, нинди генә авырлыклар булмасын, нинди генә каршылыклар очрамасын, опера тудыру теләге татар совет сәнгате дөньясында коры бер хыял булып кына калмады. Партия һәм хөкүмәтебезнең кайгыртуы, татар халкының музыканы сөюе
, музыка культурасына сусау, ниһаять, опера театрына үсеп китү өчен киң юл ачты.
ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты һәм Татарстан Совнаркомы 1933 нче елда татар опера театры тудыру юнәлешендә конкрет чаралар билгелән махсус карар чыгардылар. Бу — эшкә зур этәргеч бирде. Москва дәүләт консерваториясе* каршындагы татар опера студиясенең оештырылуы һәм шул студиядә татар операсы өчен квалификацияле милли кадрлар хәзерләнә башлавы — опера культурасын тирәнрәк үзләштерү чоры булды. Уку дәверендә, татар тамашачыларына таныш булган музыка көчләре белән бергә
, Казан музыка мәктәбеннән һәм үзешчән түгәрәкләрдән сайлап алынган яшь кичләр дә опера сәнгате культурасын үзләштерүдә зур сәләтлелек һәм тырышлык күрсәтеп, матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
Башкаручы көчләр белән бергә, Москва Дәүләт Консерваториясе студентлары Нәҗип Җиһанов
, Мансур Мозаффаров һәм шул ук консерваториянең татар студиясе купыларыннан Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Фәрит Яруллин һәм башкалар, үзләренең музыкаль белемнәрен арттырып, опера культурасы байлыкларын үзләштереп, татар телендә яңа опералар тудыруда беренче иҗат эшләре белән үзләрен тулысынча аклый алдылар.
Муса Җәл
ил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Максуд кебек шагыйрьләр, либреттолар язып, опера театрының репертуарын
тудыру юлында аңа якыннан торып булыштылар.
Ниһаять
, Москва дәүләт консерваториясенең күренекле музыка белгечләре мәктәбендә тәрбияләнгән кадрларыбыз, татар опера театрын башлап җибәрерлек көчле коллектив булып, Казанга кайттылар.
Менә шуларның барыннан соң
, 1939 нчы елның 17 нче июнендә, шагыйрь Әхмәт Фәйзи либреттосына композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылган «Качкын» операсы белән Татар дәүләт опера һәм балет театрының пәрдәсе ачылды. Бу — татар халкының культуралы өлкәсендәге зур уңышы һәм мактанычы булган Факт.
РСФСР ның атказанган сәнгать
эшлеклесс Нәҗип Җиһанов уку дәверендә үк инде җыр һәм инструментлар өчен бер-бер артлы язылган әсәрләр аша квартет, соната, сонатина, фуго һәм симфония шикелле катлаулы оригинал музыка полотналары иҗат итте. Москва дәүләт консерваториясендә системалы рәвештә алынган музыка теориясен гамәлдә тормышка ашыра алганлыгын матур эш үрнәкләре белән күрсәтеп бирде.
Җ
иһановның иҗади хезмәте — татар музыкамын рус һәм Европа музыкасы культурасы белән баетуда, татар музыкасында симфония, опера кебек, эре, катлаулы әсәрләр тудыруда аеруча якты һәм үзенчәлекле булып күренде.
«Качкын» һәм «
Ирек» операларына төп төма итеп татар халкының азатлык өчен көрәшүе алына. Беренчесендә азатлык өчен көрәш стихия рәвешендә күрсәтелсә, икенчесе инде «Качкын»дагы көрәш идеясенең логик дәвамы һәм оешкан бер формасы булып төгәлләнә. Чөнки «Ирек»тәге татар халкының азатлык өчен булган көрәше, оешкан төс алып, Бөек Октябрь Революциясенә килеп тоташа.
Бу әсәрләрнен аерым кимчелекләре булуга да карамастан
, композиторның беренче тәҗрибәләре буларак, «Качкын», «Ирек» операларының барлыкка килүе — татар совет музыкасының үсеп баруын күрсәткән факторлар булып торалар.
Ләкин бу ике операда билгеле бер үсү житешсезлекләре булмыйча
мөмкин түгел иде һәм алар үзләрен сиздерделәр дә. Автор үзенең беренче тәҗрибәсе булган бу операларында характерлар тудыру һәм вакыйгаларны сөйләп бирү белән артыграк мавыгып киткән. Шуның аркасында музыкада гади тыңлаучыга якын булган җылылык, моңлылык сизелми, музыкасы халык йөрәгенә тулысы белән барып җитмәделәр, либреттоларның (Ә. Фәйзи, З. Сафин) идея-эчтәлек ягы тулы ачылып җитмәве белән бергә, либреттоларның үзләре дә схематизмнан котыла алмадылар.
Җ
иһановның өченче эше («Алтынчәч» операсы), беренче хезмәтләрендәге кимчелекләрдән арынып, сафланып, сыйфат ягыннан югары осталыкка ия булып иҗат ителде.
Хәтта опера тыңлауда тәҗрибәләре аз булган татар тамашачылары да, Җиһ
ановның башлангыч иҗат йөзен аңламаган аерым кешеләр дә, композиторның өченче иҗат хезмәтен «Алтынчәч» операсын тыңлаганнан соң,
— Гаҗәеп көчле әсәр! — дигән хаклы сүзне әйтергә мәҗбүр булдылар.
«Алтынчәч» либреттосы шагыйрь Муса Җәлилнең оста каләме тарафыннан образлы итеп, зур тел байлыгы һәм драматургии төзеклек белән иҗат ителгән. Ә композитор исә, шушы шигъри әсәрдән, андагы халык, иҗаты хәзинәсен дөрес үзләштереп, зур опера әсәре тудырган.
«Алты
нчәч» операсы — татар халкының мөкатьдәс теләкләрен, изге хисләрен ягыш туган ил өчен көрәш идеясен, символик образлар аша сурәтләгән зур монументаль музыка әсәре. Бу операда тугап ил хөрлеге өчен көрәшүче батыр татар халкының апалары (Тугзак), уллары (Җик мәргән) һәм кызлары (Алтынчәч) аркылы татар халкының азатлык сөюе, иҗтимагый моңы, патриотик тойгылары, аның милли хисләре, милли рухы белән бергә бәйләнеп, зур осталык белән җырлана.
Тугзак, Алтынчәч, Җик һ. б. партияларның ария, дуэт, триолары, хор, ансамбльләр һәм балет өчен язылган музыкалар художество һәм техника ягы
ннан югары сыйфатта иҗат ителгәннәр. Табигатьне тасвирлауда, татар халкының көчле характерлы музыкаль образларын тудыруда композитор халык моңнарының методик алымнарыннан һәм музыкаль орнаментларыннан иҗади төстә киң Файдаланган һәм аны симфоник планда үстереп биргән.
Операның музыкасында халык көйләре органик рәвештә үзләштерелгән. Шуның
өчен «Алтынчәч» музыкасы халыкчыл аһәң болай яңгырый да, Җиһановның бу хезмәтендә без аның иҗатының алым, стиль үзенчәлеген, оригиналлыгын күрәбез. Үзенең киң колачлы музыкаль фантазиясендә Җиһанов гаять та садә, яңа һәм киң катлаулы тыңлаучылар массасының һәммәсе өчен дә җан азыгы була алырлык әсәр тудыра алды, һичшиксез, «Алтынчәч» операсы авторның да, шулай ук опера театрының да зур иҗат хезмәте булып, татар музыка үсеше тарихында хөрмәтле урынын алды.
Техник т
өзелеше ягыннан катлаулы булган «Алтынчәч» операсын тамашачыга җиткерүдә театр коллективы үзенең иҗади көчлелеген күрсәтә алды. Бигрәк тә артистлардан да зур осталык, сораган Тугзак, Алтынчәч, Җик һ. б. образларының партиялары М. Рахманкулова, Г. Кайбицкая, Ш. Котдусова, Ф. Насретдинов, И. Даутовлар тарафыннан тулылык белән башкарылдылар.
Артистка Мәрьям Рахманкулова Тугзак ролен халык көченең символы итеп гәүдәләндерде, халыкка шәфкать, ә дошманга нәфрәт белән тулгап җылы күңелле а
на итеп, күзләре чукылса да, аяк табаннары туракланса да, горурлыгын югалтмаган, тулы характер итеп тәмамланган музыкаль образ тудыра алды.
Артистка Галия Кайбицкая белән Шәфика Котдусовалар башкаруында кояш нурыдай саф йөрәкле табигать баласы, халык кызы Алтынчәч партиясыны
ң вокаль яктан зур көч салынып эшләнгәнлеген, уен ягыннан бай алымнар белән иҗат ителгәнлеген ачык әйтә алабыз.
Туган илнең бәйсезлеге өчен көрәш кочагына ташлана һәм ялкынлы йөрәк белән сөя белүче Җик мәргән образын үтәүче Фәхри Насретдинов белой Нияз Даутов тавышларының көчле эмоциональ байлыклары, тигез уеннары шулай ук зур югары баһәгә лаеклылар.
Ватан өчен, халык өчен авыр көрәш көннәрендә
И. Җиһанов, татар композиторлары арасында беренче булып, татар халкыпыц данлыклы улларының геройларын чагылдырган, Ватанга мәхәббәт хисләре уята торган патриотик «Ильдар» операсын язды. «Ильдар» операсы совет халкының фашизмны тар-мар итүгә юнәлдерелгән изге хисләрен, мөкатдәс теләкләрен музыка теле белән ачык итеп әйтеп биргән опера әсәре. Милли мелодияләрнең матурлыгы һәм байлыгы, халык характерлары иң реалистик буяуда сурәтләнүе белән характерлы булган «Ильдар» операсы да композиторның уңышлы иҗат казанышларының бербе.
Татар музыка үсешендә зур гы
на урын тоткан, югары музыка культурасына ия булган композитор Мансур Мозаффаров, халык иҗатыннан файдаланып, халыкка якын булган “Галиябану» драмасы мотивларына зур опера язды. Халыкның җыр иҗаты стилендә язылган «Галиябану» операсының, уңышлы Рифатлары белән бергә, җитешсезлекләре дә юк түгел. «Галиябану»ның музыкасында халыкчанлыкны саклау, халык моңнарын уңышлы файдалану сизелсә дә, халык иҗатыннан дөрес иҗади метод белән файдаланылмаганлыгын әйтәсе килә. Халык йөрәгенә нык керен утырган «Галиябану»ның үз көен, гомумән, халык көйләрен иҗади төстә файдаланудан читкә тайпылып, турыдан-туры операга күчерү юлы белән эшләнгән.
Бу кимчелекләр татар совет операсының үсү чорында килеп чыккан эзләнү кимчелекләре. Ләкин бу кимчелекләргә карамастан, «Галиябану» операсы театр репертуарының башлангыч чорындагы зур гы
на бер баскычы булып санала.
Нигездә җыр һәм романслар язучы булын танылган, бу өлкәдә күп кенә әсәрләр бире
п, татар музыка фондын баеткан композитор Җәүдәт Фәйзи татар музыка сәнгате тарихына яңа жанр кертүдә уңышлы тәҗрибә ясады. Хәбибулла Ибраһимовныц «Башмагым» драмасының сюжетына таянып. Г. Гыйззәт тарафыннан эшләнгән либретто буенча оперетта язды, һәм бу әсәр композиторның зур уңышы булды. Бу хезмәтендә Җ. Фәйзи татар халкының бай музыкаль фольклорыннан киң күләмдә файдалана алган. Әсәрдәге көйләр үзенең ягымлылыгы, йомшаклыгы аркасында тамашачыларга тиз барып җитәләр. Галимҗан куплетлары. Себер бае Гафурның: «Гафу чорт, ялгыштым»ы, Җиһан карчык, Вафа җырлары, серенада, вальс, балет, һәм хор өчен язылган көйләр — шул кадәр төгәл һәм оста иҗат ителгәннәр, аларда милли рамка белән чикләнү дә һәм ясалма төстә чиктән тыш европалаштыруга сизелми.
«Башмагым» опереттасы һәм соңгы елларда язылган музыкаль әсәрләре белән Җәүдәт Фәйзи үзенең киң иҗади колачлы, халыкка аңлаешлы һәм фикер батырлыгына ия булга
н иҗат йөзен массага яхшы таныта алды. «Башмагым», «Хуҗа Насретдин», «Акчарлаклар» һәм башка әсәрләрдә булган музыкаль фикерләрнең байлыгы, тойгыларның кайнарлыгы, мелодияләрнең ягымлылыгы, музыкаль лирикасы Җ. Фәйзи тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрне халыкка якын итәләр, яраттыралар.
Милли репертуар өстепдә эшләү беләп бергә, рус һәм көнбатыш Европа классик опералар өстендә үткәрелгән җитди иҗат эше дә, кыскача гына булса да, тукталуны сорый. Римский-Корсаков, Даргомыжский, Бизе, Верди һәм башкаларның опералары милли кадрларыбызның вокаль моторлыклары үсүгә, һичшиксез бик зур ярдәм итте.
Милли һәм классик әсәрләрдә художество
ягыннан төгәлләнгән образлар тудырып
, Чайковский,
Римский-Корсаков, Даргомыжский,
Лизе кебек классикларның әсәрләрен үзләштереп,
тамашачыларга җиткерә алырлык, осталыкка ия
булган талантлы җырчыларыбыз, биючеләребез
,
дирижерларыбыз, хор һәм оркестр артистларыбыз
көчле бер коллектив булып тупланды.
Ягымлы тавышлары һәм гүзәл уеннары бел
ән
Мәрьям Рахманкулова, Асия Измайлова, Галия
Ка
йбицкая, Фәхри Насретдинов кебек
республиканың халык һәм атказанган артистлары
опера гамашачыларының гомуми ихтирамын һ
әм
мәхәббәтен яулап алдылар.
Атказанган сәнгать эшлеклеее
Ильяс Әүхәдиев
һәм Җәләл С
адриҗиһановларның үлчәмле музыкаль
хәрәкәтлә
нүчән кулларының дирижер, тында
симфоник оркестрның тавышы
, куәтле бер агым белән
ташып, төгәл тигезлектә яңгырауга ирештеләр. Һәр
постановка да тулылана, ачыклана һәм фантазиясе
киная барган Гай Таһировны
ң балетмейстрлык
осталыгы. Гавриловны
хөрмәтләрлек зәүкы, иҗади
эзләнүләре нәтиҗәсендә режиссерлык хезмәтенең
матур гына үрнәкләрен тудыра алган Сафинның
режиссерлык «милләтлелеге — татар опера сәнгатенең
үсүенә зур этәргеч ясый алдылар. Аерым кадрлар
үзләренең ягымлы һәм гүзәл уеннары белән Татарстан
тамашачыларының гомуми ихтирамын һәм
мәхәббәтен яулап алдылар һәм опер сәнгатен
үстерүдә күренекле хезмәтләре өчен хөкүмәтнең
хөрмәтле исемнәрен алуга лаек булдылар.
Кыска гына вакыт эчендә өметле үсештә
торган яшь кадрларыбыз хәзер инде аерым
партияларның уңышлы хәл итүче иҗат көчләр булып
җитештеләр. Алар татар операларында да, шулай ук
классик операларда да художество ягыннан көчле
эшләнгән Алтынчәч, Сәрвәр, Галиябану (Котдусова):
Җиһан карчык, Галимә, Бикә (Зәбирова); Галимҗан.
Җик мәргән, Хәлил (Әлмиев); Аблай, Исмәгыйль,
Гремин (Бичурин); Булат, Зарецкий (Галкин), Кармен,
Сузуки, Княгиня, Дуняша (Булатова) образларын
бирделәр.
Милли кадрлар белән бергә, укуның беренче
көннәреннән үк опера театрын төзүдә актив
катнашучы һәм хәзерге көйдә татар һәм рус
телләрендә бара торган операларның барсына да
диярлек катнашып килүче рус солистларыннан Т.
Ростовцев, А. Артемьев,  Пустоветов. И.
Рудаков, Т. Пустоветова. Т. Пиотровская,

Т. Лисин һәм башкалар татар совет
музыкасын үстерүдә зур булышлык күрсәттеләр.
Бу ел — татар опера һәм балет театры өчен үсү
елы, иҗат елы булды. Бу бишьеллык бәйрәм театр
работникларының гына түгел, бәлки
республикабыздагы барлык хезмәт ияләренең,
Ленин — Сталин милли политикасының эчтәлеге
белән социалистик. Форма белән милли
культураның җиңүе бәйрәме. Бөек Ватан сугышы
көннәрендә бу бәйрәмнең әһәмияте аеруча зур, ул
социалистик культураның сугыш көннәрендә чәчәк
атуын күрсәтә.

Ләкин бу уңышлар белән генә чикләнергә
ярамый. Театр коллективының иҗат көчләрен тагын
да үстерергә, рус классикасы үрнәкләреннән тагын да
ныграк өйрәнергә, милли оригинал әсәрләр
тудырырга һәм ул әсәрләрне үтәү мастерлыгын югары
дәрәҗәгә күтәрергә, музыка үсешен алга җибәрү
өлкәсендә нык эшләргә кирәк.
Уңышлыклар белән бергә, опера театрының кү
п
кенә һәм җитди генә кимчелекләре барлыгын да
онытмаска кирәк. Яңа либретто әсәрләренең акрын
язылулары, кайбер либреттоларның (Әхмәт Фәйзи —
«Зөлхәбирә») эчтәлек ягыннан ялгыш булуларына,
карамастан, кабул ителеп, кирәкмәгәнгә зүр к
өч куелу
Фактлары композиторлар һәм либретточылар
арасында зур идея-политик эш
нең көчәйтелүен
сорыйлар. Хор һәм балет составын ирләр тавышы
белән тулыландыру, оркестр өчен
җитешмәгән күп
кенә инструментларда уйнаучы музыкантлар
җитештерү һәм
милли кадрлар арасында бас, баритон
тавышларына ия булган солистлар туплау җитди
хәзерлек алып баруны таләп итәләр.
Опера сәнгатенең куәтле үсеше артыннан аерым
көчләребез иярә алмыйлар. Шу
ның аркасында үсеп
барган композиторлык культурасы, опера
рамкасыннан чыгы
п, үзләренең иҗатларын булган
кадрларга карата гына, аларны
ң үти алу
мөмкинлегеннән чыгы
п кына эш итү сизелми.
Мондый ялгышка, үсүне комачаулый торган хәлгә
һнч тә юл куелмаска тиеш.
Кадрлар мәсьәләсендәге җитешсезлек татар
операсының үсешенә җитди киртә булып тора.
Шунлыктан, халык эчендә булган талантларны эзлә
п
табу һәм аларны тәрбияләү, укыту юлы белән театрны
яңа көчләр белән баету — театр коллективы
алдындагы төп бурычланың берсе булып тора.
Без, Татар Дәүләт опера һәм балет театры
коллективыннан үзе
нең иҗат юлында халкыбызның
рухи байлыгын, куәтен һәм патриотик көчен
күрсәткән югары дәрәҗәле яңа музыкаль әсәрләр
тудыруын көтәбез һәм шуңа сәләтле булуына
ышанабыз.
Н. Җиһанов тарафыннан язылып ята
торган «Түләк батыр», Җәүдәт Фәйзинең
«Акчарлаклар»ы, Заһид Хәбибулл
инның «Кара
йозләр»е, Юд
инның «Фәридә»се театрның
репертуар портфелендә яткан «Шүрәле», «Фатих»
кебек балет әсәрләре, Мозафаров һәм Сәйдәшев
тарафыннан иҗат
ителә торган яңа әсәрләр опера
театрының яңа казанышлары булып чәчәк атырга
тиешләр.
Партиябезнең, хөкүмәтебезнең ышанычын
намуслы иҗат хезмәте белән аклау — компо-
зиторларыбызны, язучыларыбыз
ның, җырчы-
ларыбыз
ның, хор, балет, оркестр, дирижер һәм
режиссерларның мактаулы бурычлары.
Бөек Ватан сугышы чорында татар музыка
культурасының үсеше, камилләшә баруы, рухани
көчләрнең тагын да киң җәелүе безнең аеруча зур һәм
бик урынлы горурлык тудырган уңышыбыз.