Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЬКИЙ ҺӘМ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ


Советлар Союзы халыкларының үзара дуслыгын ныгыту өчен бөек көрәштә Алексей Максимович Горькийның хезмәтләре гаять зур. Халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы өчен көрәш юлында Горький кадәр энтузиазм, энергия, тирән фикер, мәхәббәт һәм ачу, ныклык белән эшләгән башка язучының дөньяда булганы да юк әле.
Советлар иленең кардәш халыклары семьясында Горький тигез хокуклы халыкларның
иң беренчесе итеп бөек рус халкын саный. Халыкның иң тирән катлавыннан чыккан Горький рус халкын классик язучыларның барсыннан да яхшырак белә. Ул туган халкының бөек шатлыгы алдында баш ия, шушы халык иҗат иткән фольклорга, халык сәнгатенә, рус теленең нәфислегенә соклана. Рус халкы тарихында милли азатлык өчен көрәш юлында гәүдәләнгән героизм һәм патриотизм үрнәкләренә Горький тирән хөрмәт белән карый. Нижегород кешесе Мининның фидакарьлеге турында, халыкның 1812 елгы Ватан сугышындагы роле турында ул горурланып яза. Рус милли характерының бөек сыйфатлары турында ул патриот-революционерның көчле энтузиазмысы белән яза. Рус халкының горур рәвештә азатлык сөюе аның революцион хәрәкәтендә гәүдәләнгәнен исендә нык тотканы хәлепдә, Горький рус халкының горурлыгы турында Ленин белән уртак карашта тора.
Гор
ький рус культурасының энтузиасты, ул рус культурасының бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен бик яхшы белә иде. Ленин кебек ул да Толстойның чиксез олы даһилыгын сизә. Яшь язучыларга ул армый-талмыйча: «Пушкиннан өйрәнегез!» дип кабатлап килә. Рус әдәбиятының художество осталыгына, идея кыйммәтләренә, азатлыкка илтә торган әһәмиятенә багышланган лекцияләр укый, Горький 1909 елда Капри утыравында рус эшчеләренә бөтен бер курс үткәрә.
Ләкин Горький рус халкын илнең бүтән кардәш халыкларыннан бер дә аермый. Ул башка халыкларның рус халкы белә
н бергә изелеп килүләрен, рус халкы белән бергә кулга кул тотынышып азатлык өчен көрәшүләрен белә. Горький рус халкының көчләренә ышанганы кебек үк, кардәш халыкларның иҗат көчләренә дә ышана. Ул, төрле милләтләрнең Советлар Союзында башланган бөек төзелешендә илнең барлык халыкларының да өлкән агалары — бөек рус халкы культура өлкәсендә яулап алган барлык казанышларны үзләштерүләрен тели иде.
Эшчәнлеге әле башланган гына чагында ук инде Горький самодержавие
ирекнең дошманы, халыкларның явыз дошманы дигән катгый нәтиҗәгә килә һәм үзенең бөтен политик эшчәнлеген царизмга каршы рәхимсез көрәшкә багышлый. Буржуаз рус җәмгыятендә Горький рус шовинизмы, зоологик милләтчелек. бөек державачылык сыйфатларын барсын да бик сизгер күрә килә. Милләтчелеккә каршы көрәштә Горький Ленинда һәм Сталинда зур терәк таба. 1913 елда Ленин Горькийга болай дип яза: Милләтчелеккә килсәк, аның белән җитдиерәк шөгыльләнергә кирәклек турында мин Сезгә тулысынча кушылам... Бездә бер бик гүзәл грузин бу мәсьәләгә утырды һәм «Просвещение» өчен зур мәкалә яза». Ленин бу хатында П. Б. Сталинны һәм аның «Милли мәсьәлә һәм социал-демократия» дигән мәкаләсен күздә тота.
Милли мәсьәләне Горький б
ик күптәннән үк инде социализм белән, революция белән бәйләп килә. 1912 елда ул болай дип яза: «Без, социалистлар, бөтен дөнья туганнарча яшәргә тиеш дип чыныннан ышанган кешеләр, социализм юлында комсыз һәм ахмак кешеләрнең караңгы һәм нык стена булып басуы мөмкин булган расалар дошманлыгы үсүгә булышуларына юл куярга тиешме?» Горький халыкларның хокукларын яклау буенча интернационал лига төзү турында яза, «рус хөкүмәтенең Персиядә көч кулланып эш итүе рус халкы әчеп милли яктан зарарлы» икәнлеген матбугатта белдереп чыга. Горькийның 1916 елда Москвада украин җәмәгатьчелек эшлеклеләре алдындагы рече бик әһәмиятле (бу речь үз вакытында матбугатка чыгарыла алмый һәм соңыннан да Горький әсәрләре җыентыгына кертелми кала). Горькийның бу речендә без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Украинаның хезмәт иясе халкы хәзер бөек драма кичерә. Патшаның палачлары аңарга телен, әдәбиятын, иҗатын үстерергә ирек бирмиләр. Патша хөкүмәте, изелә торган башка халыкларга карата эшләгәне кебек, украиннарга карата эшли торган бу явызлыкка исем табып булмый». «Бу халык бары тик революциядән соң гына бөек киләчәгенә ирешер».
Бөек Октябрь Социалистик Революциясеннән соң Горький
ның хезмәтләре гаять зур һәм күп төрле булды. Ләкин алар арасында азат ителгән кардәш халыкларның яңа тормыш төзүләренә катнашуына карата аның эшләнгәннәре аерым урында тора. Горький болай дип яза. «Белорус грузинның, төрекнең һәм башка халыкларның кем икәнлекләрен, һәм башка халыклар украинецның, белорусның, үзбәкнең, татарның кем икәнлекләрен белергә тиешләр». Горький армый-талмый болай дип кабатлый: «Социалистик Советлар Союзының эшчеләре белән крестьяннары үзләренең икенче телдә сөйләшә торган күршеләрен яхшы белергә тиешләр. Максатның бер булуы: дәүләт тормышының яңа формаларын тудыру аларга шулай булырга куша». Горький Советлар Союзы буйлата Мурманскийдан Ереванга кадәр — йөреп чыга һәм аннан соң милли республикаларда һәм өлкәләрдә күргәннәре турындагы, аларның уңышлары турындагы тирән уйлануларын матбугатта игълан итә. Ул «Паши достижения», «СССР на стройке» журналларын оештыра һәм аларда төрле милли республикаларда барган төзелешләрне киң яктырта.
«Совет әдәбияты бер рус телендәге әдәбият кына түгел ул, — дип яза Горький.—
Ул — Бөтенсоюз әдәбияты! Әгәр дә бездә элек гигант Пушкин булган икән, бу әле әрмәцнәр, грузин- пар, татарлар, украпппар һәм башка милләтләр әдәбият, музыка, живопись, зодчество буенча бөек осталар бирергә сәләтсез дигән сүз түгел». Монда Горькийның фикерләре И. В. Сталинның «... азат ителеп совет үсеш юлына тартылган европалы түгел халыкларның чыннан да алдынгы культураны, чыннан да алдынгы цивилизацияне алга этәрүгә сәләтле булулары һәм бу эштә европалылардан бер дә ким түгел икәнлекләре» («Октябрь революциясенең халыкара характеры», 1927) турындагы карашлары белән бер.
Горький кардәш халыкларның халык поэзиясен рус язучыларның барсыннан да яхшырак белә — ул аларның бер өлеше белән китаплар аркылы танышса, Идел буе, Каспий далалары, Кавказ, Кырым, Украина, Бессарабия халыклары белән турыдан-туры очрашу аркылы белә. Горький милләтләр фольклорының энҗеләрен: җырларны, әкиятләрне мәхәббәт беләп хәтеренә беркетеп җыя бара һәм соңыннан аларны үзенең художество иҗатында чагылдыра. Шулай, мәсәлән, Урта Азиянең тарихи риваятьләреннән Горький Сәмәркандның поэтик легендаларының бөтен бер циклын иҗат итә; пленга төшкән Улын эзләп, каршылыкларны геройларча җиңеп чыккан ана турындагы легенда алар арасында иң гүзәле. Мәхәббәт белән ялкынланып яна торган йөрәге кешеләрнең караңгы юлын яктырткан героик Данко образын иҗат итү өчен дә Горький шили фольклордан мотивлар ала. Бессарабиянең Валаха фольклоры Горькийга ике гүзәл шигырьгә һәм «Кыз белән үлем» поэмасына мотив бирә.
Яшүсмер чагыннан ук украинга халкы тормышына, украина халык поэзиясенә якын торган, украин телен белгән Горький украин әдәбиятын өйрәнә, Шевченконың даһилыгы алдында баш ия, данлыклы украин язучысы М. Коцюбинский белән дуслаша һәм аның зур ярдәмчесе була. Русның алдынгы җәмәгатьчелегендә әле бер кем дә белорусе әдәбиятын белмәгән иске заманда, Горький белорусе шагыйрьләреннән Янка Купала белән Якуб Колаеның яшь талантларын күреп ала һәм матбугат битләрендә аларга ярдәм итә. 1901 елда Горький еврей әдипләренең хикәяләре җыентыгын чыгару белән мавыга һәм: «Бик кызыктыргыч нәрсә булачак!
Еврей язучылары арасында нинди гүзәл егетләр бар», дип белдерә.
1891-1892 елларда Горький Тифлиста яшь грузин язучылары беләп, шул җөмләдән көчле талантлы Е. Иипошв
или беләп якынлаша. 1905 елгы революция вакытында һәлак булган Шпо Читадзе белән бергә Горький ул замандагы атаклы грузин актеры А. Мосхишвилинең — бигрәк тә Шпилернең «Юлбасарлар»ындагы уены белән мавыга, һәм менә гаҗәп бер факт: Тифлис тимер юлы мастерскойларының эшчесе, 23 яшьлек. Алексей Пешков, грузин әдәби яшьләре түгәрәкләрендә Шиллерның эстетик трактатын тема итен алып, доклад ясый.
Шәхси аралашуларында, аерым кешеләргә язган хатларында Горький яшь милли язучы алдына кыю яңа проблема куя. Украинаның башлап язучысы А
нтон Шабленко 1900 елда Горькийга үзенең шигырьләрен җибәрә. Горький шунда ук аңарга җавап яза: «Мин үзем — маляр цехы цеховое, күмәчче, тимерче ярдәмчесе һ. б. булганга күрә, шигырь язарга ярата торган эшче егетнең мине ничек кызыктыруын Сез аңласагыз кирәк», ди ул. Икенче хатында Горький болай ди: «Прозада Сездә күзәтүчәнлек һәм самимилык күп. Самимилык ул яхшы язу өчен иң кирәк чара. Мин, эшче буларак, үземнең Сезгә, эшчегә — языгыз дип әйтә алуыма шатмын. Үзегез күргәнне, хис иткәнне кыска итеп, гади итеп языгыз. Безнең егетләрнең ничек азап чигүен, аларга яктыга юл табуның нинди кыен икәнлеген языгыз».
«Коммунист Таджикста
на» газетасының редакциясе һәм аның эшче хәбәрчеләре 1930 елда Сталинабадтан газеталар җибәргәч, Горький аларга зур хат яза: «Моннан берничә еллар элек рус басып алучы, чит кеше булган ерактагы җирдән, таныш булмаган крайдан акыллы социалистик газета килүе, иптәшләр, нинди зур горурлык һәм бәхет ул! Хәзер ул Таҗикстанда, Якутиядә... һәм бар җирдә дә, Советлар Союзының барлык урыннарында да, социалистик культураны башлап җибәрүче һәм үткәрүче...» — ди Горький.
Элек, революциягә кадәр рус әдәбиятында булганы кебек, совет чорында да Горький кайда гы
на күрсә дә һәм аларның кайда булуын көтсә дә милләтчелек калдыкларына, милли чикләнүчәнлеккә каршы көрәшә. Мәсәлән, милли язучыларга: «фольклорыгызны җыегыз, аны эшләгез», дип кайнар киңәш биргәне хәлендә, шул ук вакытта ул болай дип тә өйрәтә: «Фольклор материалыннан контрреволюцион һәм тар милләтчелек максатлары белән файдаланырга азапланган күп сандагы омтылышларга аеруча сизгер карашта булырга кирәк; алар фольклор темаларының кешелек дөньясы өчен уртак булган — интернационал темаларын югалтуга һәм бозуга илтәләр».
Төрле милләтләрнең Фольклорларын җыю һәм өйр
әнү эшендә Горькийның роле гаять зур. Милли республикалардагы әдәби берләшмәләр Горький йогынтысы астында үзләренең Фольклорын җыю өчен экспедицияләр оештыралар, фольклор текстлары тупланган дистәләрчә һәм йөзләрчә томнар басыла; халык эпосының халык массалары эчендә гасырлар буенча яшеренеп яткап бөек хәзинәләре: «Манас» «Җангарияда», «Алпамыш» язмаларда һәм тикшеренүләрдә яктыртылалар һәм барлык совет һәм дөнья культурасының милкенә әйләнәләр; яшь милли язучылар, Аптей үзенең анасы- җиргә таянгандай, фольклорга таянып көч алалар.
Горькийның милли әдәбиятларга йогынтысы гаять зур. Көчле реализмы, укучыларны үзенә ияртә торган геро
ик романтизмы, теленең, образларының, мотивларының, жанрларының бөтен байлыгы Горькийпы яшь совет милли әдәбиятлары өчен иң якын һәм иң туган кеше итте. Горький искиткеч күп тәрҗемә ителгән язучы: ул СССР халыкларының 65 сенец теленә тәрҗемә ителгән һәм 1917 елдан бирле кырык миллион экземпляр басылып таратылган. 1932 елгы юбилей көннәрендә дә, язучыларның 1934 елдагы Бөтенсоюз съездында да, Горькийның һәлак булуы еллыгының матәм көннәрендә дә язучылар үзләренең әсәрләрендә Горькийның файдалы һәм көчле йогынтысы турында сөйлиләр.
Совет әдәбиятына нигез с
алган бу бөек язучының оештыру эш чәйлегенең тәрбия ягыннан гаять көчле чара булганлыгы турында әйтмәсәк. Горькийның милли әдәбиятларга йогынтысына характеристикада бик зур буш урын калыр иде. Революциягә кадәр үк Горький үзе редакцияләп чыгара торган журналларда милли әдәби-художество әсәрләре тәрҗемәләрен һәм милли әдәбиятлар буенча тәнкыйть мәкаләләре-обзорлар басып килә. 1916—1917 еллар да ул әрмән, латыш, фин әдәбиятлары буенча өч үрнәк антология бастыра.
1934 елда, язучыларның Горький җитәкчелегендә үткәрелгән Бөтенсоюз съездына, Союзның төрле почмакларыннан гаять күн санда төрле милләт делегатлары җыелалар.
Анда 52 милләт вәкиле катнаша: докладларга һәм речьләрдә 23 милли әдәбиятка характеристика бирелә: 60 ка якын оратор чыгыш ясый. Съездда милли әдәбиятлар Советлар иле алдына смотрга басалар һәм илебез ул чакта кардәш халыкларның әдәбиятлары үсешенең гүзәл һәм якты күренешен искиткеч туды төсендә күрә һәм Горькийның «милли әдәбиятлар атасы», рәвешендәге әһәмиятенә бөтен ачыклыгы белән төшенә.
Язучыларга өйрәтүчеләре нинди кадерле булганлыгы 1936 елда матбугат битләрен тутырган кайгы уртаклашуга багышланган шиг
ъри әсәрләрдә бик ачык гәүдәләнде. Казахстанның бөек халык шагыйре Жамбул, Дагстанның халык шагыйре Сөләйман Стальский, Тажкнстан шагыйре Касим Лаһути, Азербайджан шагыйре Самед Вургун, үзбәк шагыйрьләре Хәмит Алимҗан, Шәйхи Задә һәм башка бик күп шагыйрьләр Горькийның һәлак булуы өчен кайгыралар. Мондый поэтик кайгы белдерүләрнең күплегендә Горький белән беркем дә тиңләшә алмый.
Болар барсы да — иске рус әдәбияты бернәрсә белән дә чагыштырыла алмый торган гаять зур һәм гадәттән тыш бернәрсә. Гор
ькийның эше — ул герой фидакарьлык. Ә ул фидакарьлеккә жавап төсенддә совет милли әдәбиятларының шулай ук элек күренмәгән, ишетелмәгән һәм Көнбатышта да, Көнчыгышта да үзенә ошашы булмаган искиткеч зур хәрәкәте күтәрелә.
Бары тик бер нәрсәне алдап әйтеп куярга кирәк. Кардәш республикалар язучылары Пушкиннан да. Толстойда
н да һәм дөнья классикларыннан да өйрәнгәннәр. Алар үзләренең туган чишмәләренә — фольклорга, араларында Руставели, Низами, Нәваи һәм сүз сәнгатенең башка бөек осталары балкый торган бөек бабаларына таянганнар. Горький үзе милли сәнгать һәм культура эшлеклеләреннән бөтен дөнья традицияләрен һәм милли традицияләрне тирәннән үзләштерүне таләп итә һәм бу таләбенең үтәлгәнен күргәндә үзен бәхетле саный. Горький эчке ягыннан көчле үзенчәлекле булган әдәбиятның традицияне уңышлы үзләштерә алуына һәм аны үзенчәлекле милли иҗатта гәүдәләндерә алуына бик нык ышана.
Совет әдәбиятына нигез салган бу б
өек язучы шул ук вакытта әдәбият белән сәнгать — алар милли культураның сугышчан Фронтның бары тик аерым участоклары гына, ә ул үзе тоташтан бер бөтен итеп алганда — кардәш халыкларпыц ару-талуны белми торган армиясенең коралларының берәве генә, дип уйлый һәм шулай дип өйрәтә дә. Совет социалистик культураның бөек көрәшчесе һәм төзүчесе, бу культураның явыз дошманнар белән әйләндерелеп алынганы хәлдә төзелгәнен һәм ул дошманнарга каршы оборонага хәзерләнергә кирәклеген бер генә минутка да онытмый.
Советлар Союзы
ның кардәш халыкларының берләшүләре һәм дуслыгы ут белән сыналган һәм, бөек юлбашчыбыз И. В. Сталинның зирәк сүзләре белән әйткәндә, гитлерчы чирүләргә каршы барган сугышлар «СССР халыклары семьясын үзенең Кызыл Армиясенә, үзенең Кызыл Флотына үз-үзен аямастан ярдәм итә торган какшамас бердәм лагерьга әйләндергән» бөек Ватан сугышы көннәрендә Горькийның фидакарьлегенең тирән мәгънәсенә, аның тарихи эшләренең бөеклегенә без тагын да һәм көннән-көн яхшырак төшенәбез.