ГӨЛЧӘЧӘК ҺӘМ САНДУГАЧ
Д. АППАКОВА
(Әкият)
Кышлакның иң читен дә ялгыз бер өй торган. Бу өйдә, үзенең кечкенә кызы Хәлимә белән. Мәрьям апа дигән бер апа яшәгән. Аларның ишек алларында, арык буенда тезелешеп, гөлчәчәк куаклары үскәннәр. Кечкенә Хәлимә чәчкәләрне бик ярата торган булган, иртәсен дә шунда, кичен дә шунда чуала икән. Хәлимә, әлеге гөлләрнең кызыл яфракларын җыя икән дә, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Әмма хуш исле була икән дә соң Хәлимәнең ул чәе!
Юаныч та булгач, хуш исле чәй дә биргәч, ана белән кыз әлеге куакларны бик кадерләгәннәр. Көз килсә, адарны камышлар белән салкын кыштан яшереп куя торган булганнар. Камышларга төрелгән куаклар, салкынга бирешмичә, кышны исән-сау, хәвефсез-хәтәрсез чыга бирәләр икән.
Көннәрдән бер көнне, ана белән кыз, яңа йортка күчмәкче булып, сандыкларын ташый башлаганнар.
— Әнкәй! Безнең гөлчәчәкләребез каламени? — дип әнкәсеннән сорап куйган Хәлимә.
— Без күчәсе яңа йортның алдында гөлчәчәкләр тагын да күбрәк булса да, боларын да, ятим итеп, монда калдырмабыз, үзебез белән бергә күчерербез. Тәрәзә алдында гөлләр ни чаклы күп булса, шул чаклы ямьле ул, — дип җавап биргән әнкәсе.
Ләкин алар ваграк куакларны, тамырлары белән казып, күчерә алсалар да, арадан берсенә — иң зур куакка — көчләре җитмәгән.
— Кызым, монысы калсын инде. Казый торгач, тамырларын харап итеп ташлавыбыз бар. Ул инде чыныккан куак, суыкка бирешерлек түгел, шунда, үз урынында тик үсә бирсен, — дигән әнкәсе кызына.
Кыз, карт куакны үзен генә калдырырга кызганса да, көче җитмәгәч, нишләсен. Шулай итеп алар, җимерек өйләре алдында карт гөлчәчәк куагын ялгыз калдырып, китеп тә барганнар.
Зур куак, авыр сулап:
— Мин әле бөтенләй үк ялгыз түгел. Минем янда иске өй белән балчык коймалар калды. Андый-мондый хәл була калса, алар мине якларлар, — дпп үзен-үзе юата икән.
Ләкин коры юану гына булгап шул бу. Көз — салкып җил, кыш — рәхимсез суык алып килгән.
Зур куак, куркуыннан калтыранып:
— Зинһар, акырынырак кыланыгыз. Мин карт кеше, сынып китүем бар, — дип көзге җилгә ялварып караган.
Бу сүзләргә көзге җилнең әллә ни исе китмәгән, һаман үз эшен белгән: дулаган, сызгырган, ыжгырган, әллә кайлардан, таулар, диңгезләр артыннан куе болыт көтүләре куып китергән дә, ялгыз куак өстепә эре-эре тамчыларны шыбырдатырга да тотынган.
Ә төнлә белән каты суык китереп бәргән. Куакның барлык ботаклары бозланып, пыяла шарлар шикелле, чукланып-чукланып катып калганнар.
Куак, йөрәгенә салкын үтүен сизеп:
— Үлемем тушыдыр ахыры инде! — дип, нәүмизләнен, уйлап куйган.
Иртәгесен күкне калын болытлар каплап алганнар да, күбәләк-күбәләк карлар яварга тотынган, мескен карт куак, күз ачып йомганчы, ап-ак кар белән күмелеп калган.
Көн артыннан көн узган, атна, ай, берничә ай узып киткән, яз килгән. Җир яшәреп калган, агачлар чәчкәләргә күмелгәннәр, көмеш төсле җидә агачы да, сап-сары гөлләреп чыгарып, дөньяга хуш исләрен бөркергә тотынган.
Балчык өйләрнең тигез түбәләре, юл буйлары, арык читләре кып-кызыл мәк чәчәкләре
белән күмелеп калганнар. Тау кабыргаларында янып торган кызалаклар балкыган. Язны тәбрикләп, кошлар да җырлап җибәргәннәр.
Мондый матур бәйрәмнән сандугач та бер читтә калмаган. Таң алларыннан һәм чыклы иртәләрдә «чут! чут!» итеп, гөлләрне мактап, сайрап тора башлаган.
Тик зур куак кына, язны тәбрикләп, елмая алмаган. Ул, кышкы суыктан чирләгән булганлыктан, кара янып, ялангач көенчә, тереклектән мәхрүм булып, боегып утырган да утырган. Тик кайдадыр, бик тирәндә, тамырларның ерак очларында зәгыйфь кенә тормыш җылысы саклап асырый икәе ул.
Ничектер бер көнне, Мәрьям апа, үзенең кызы Хәлимә белән, аның яныннан узып барышлый, Хәлимәнең күзләре әлеге зур куакка төшеп киткән дә, ул, аны кызгануыннан чак кына елап җибәрмичә:
— Әнкәй! Әнкәй! Безнең гөлчәчәгебез корыган бит, — дип әнкәсенә сарылган.
— Ай, харап булган шул!—дигәп әнкәсе. — Янында агып тора торгап арыгы да кибеп беткән икән ичмасам. Аны тазартып, су җибәрергә кирәк. Бәлки шуннан соң куагыбыз да яшәреп китәр.
— Чынлап та, әнкәй! Әй, чәчәк атып җибәрсен әле!
Ана беләп кыз арыкны тазартканнар, буасын ачып, аңа саф су агызып җибәргәннәр, аннары үзләре кайтып киткәннәр.
Бәхет өстенә бәхет, нәкъ шул кичне сандугач очып килгән дә, зур куакның корыган ботагына кунып, аны-моны уйламыйча, сайрый башлаган. Таңга чаклы сайраган, матур итеп сайраган, дөньяны яратып сайраган:
— Гер-гер-герияль. Чүт-чүт-чүт-ти-тьвә. Сәлам сиңа, яз! Сагынганыңны белдем. Mин килдем, мин килдем. Кәви-кәви! Фи-фи — пит-ти-тияр-яр.
Аның җыры һаман көчәйгән, һаман үсә барган.
— Ах! Яшәү нинди күңелле. Мин иртә белән Хәлимә дигән кызчыкның өр яңа бакчасында сайрадым. Әкият, әкият! Нинди ямьле аның ул бакчасы. Яңа йортларның зур-зур тәрәзәләре, гөлләргә карап, көлеп торалар. Аларда яшәү нинди шатлыклы! — дигән төсле сайраган сандугач.
Бу җырчы кошның җыры шундый саф, шундый тәэсирле булган ки, аның җырын тыңлаганнан соң, хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да, беленер-беленмәс кенә булып, тетрәп киткән, тамырларына рәхимле дым йөгергәнен сизгәп.
— Мин кызның әнисен күрдем. Аның йөзе, ай кебек, якты. Яңакларындагы җыерчыклары да күренми. Ул ел саен шулай яшәрә бара. Аның күзләре яңадан кабынып киттеләр, кояш нурлары, шәфкатьле язгы нурлар шулай терелтте апы. Әйе! Әйе! Яхшы тормыш кешене яшәртә. Ах! Гөл-гөл-гөлия-ияр-яр. Яшәү нинди шатлыклы! — дип, сузып-сузып, җырлаган да җырлаган сандугач.
Зур куак кинәт ботакларын селкеп куйган. Моны сандугач үзе дә сизгән кебек булган, әйе, әйе, аның карт күкрәвендә нәрсәдер шартлагансыман булып тоелгaн. Сандугач, аз гына тынып тыңлап торган да, яңадан сайрарга тотынган. Аның саф тавышы зәңгәр күкләргә күтәрелгән, йокыдагы кешеләрне уяткан, җпрнсн иртәсен үзенә бер ямь белән ямьләндереп торган.
— Әйе, әйе! Яшәү нинди рәхәт! — дип, аңа кушылып, кешеләр дә җырлап җибәргәннәр.
Чынлап та, кинәт зур куакның тамырларына дым йөгергәнен сизгән кечкенә Хәлимә арыкны тикмәгә генә ачмаган бит. Ботакларда бөреләр күренә башлаган, күбәйгәннәр, тулганнар, ә үзләре барсы да яшәү, яшәү бөреләре, булганнар.
Ә сандугач сайраган да сайраган. Сайрый торгач, арып, керфекләрен йомган һәм ул юка керфекләрен яңадан ачып җибәргәндә, карт куак, яшәреп, матур яшел яфракларга күмелеп утыра торган булган.
Менә, яфракларны иркәләп, таң җиле исеп куйган. Менә, күк йөзенә сыек алсулык таралган. Әнә, кояшның беренче нурлары, зур
куакның тормышка яңадан кайтуың котлап, иң элек аның өстенә ябырылганнар. Куакка җан кереп, ул үзенең олы гәүдәсе белән кояшка таба үрелә башлаган. Бөреләр шартлап ярылганнар, ботаклар кызыл чәчкәгә күмелгәннәр.
Сандугач, йокысыннан уянган да, гаҗәпсенеп, сызгырып җибәргән.
— Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин катча аларны ничек күрмәдем икән соң?
Зур куак аңа:
— Жырың белән миңа җан бирүче син үзең бит, — димәкче булган икән дә, тик кыюлыгы гына җитеп бетмәгән. Аннан соң бит, әгәр алай дип әйткән булса, сандугачны куандырам дип, Хәлимәне бер якта калдырган булыр иде — арыкны ачучы, карт тамырларга дым җибәрүче кеше кем? Кечкенә Хәлимә бит.
Чәчкәләрнең хуш исенә исереп, сандугач шул тикле йомшак, шул тикле дәртле сайран җибәргән ки, куак үзенең бу яңа дөньясына үзе дә сокланып бетә алмаган.
Сандугач сайраган-сайраган да, пырылдап очып та киткән.
Менә бер заман зур куак янына әнкәсе белән Хәлимә килеп туктаган.
Кыз:
— Әнкәй! Кара әле! Куагыбыз чәчәк аткан бит безнең, — дип кул чабып кычкырып җибәргән. — Арыкка су җибәрүебез бик яхшы булды, әнкәй. Чәчкәләре элеккегә караганда да матуррак.
— Әйе шул. Яхшы эш, хезмәт беркайчан да әрәм булмый ул, — дигән әнкәсе һәм чәчәкләр арасыннан берсен, иң матурын өзеп алган да, кызының чәченә кадап куйган.